Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәңгелек яз

Шатлыгыннан бүген апрель көлә, Көлү тавышы — һәрбер инештә. Карлар түгел, җирнең җаны эри, — Апрель ана шундый килешкән!
Апрель булып, илгә Тукай килә,— Үлгән җаннар, каннар яңара.
Яз аенда кем соң хыялланмый Тукай кебек яшәп янарга!
Апрель булып, җиргә шатлык килә. Яз уяна һәрбер күңелдә.
Күзен ача агач бөреләре, — Чәчәкләргә илем күмелә.
Апрель булып, җиргә Тукай килә, Мәңгелек яз җиргә китерә.
Шул язларны йөрәкләргә салын, Киләчәккә безгә илтергә!