МӘЧЕТ БҮРӘНӘСЕ

Кеше хәтере, диләр Ә менә агачларнын да хәтере барлыгын белә микән сон алар? Юктыр, мөгаен. Чөнки тормыш-яшәешнсң мен .төрле мәшәкатьләре арасында көн саен әвәрә килгән адәм
баласының бу хакта уйланырга вакыты, ай-һай, кала микән?
Ә табигать — искиткеч сизгер һәм хәтерле. Күкләр кодрәте аңа әнә шундый сыйфатларны да бүләк иткән. Таза орлык туфракта тамыр җибәрсә, гөлләрдә яки агач ботагында гөлт итеп яшел яфрак кабынса, ябалдашлары этешми- төртешмичә генә күккә, кояшка үрелсә — Ходай боларны үзенен илаһи коче белән тәгаенләп, дәртләндереп тора, аларга үзенен шәфкатен юллый Яшисе дә яшисе! Бар тереклек әнә шундый сулыш белән алгы көннәренә ашкына, ел фасылларын кичеп чыгар өчен үзендә көч һәм мая туплый.
Кешеләргә маңгай күзе генә түгел, күнел күзе дә бирелгән. Ул соклана, гаҗәпләнә, ярата яки нәфрәтләнә белә, тел ачкычлары ярдәмендә уен уйдырып сала Тапкыр сүзле берәү «түгәрәк имәнем» дип ничек матур әйткән әнә! Безнен Янык урманындагы бер аланда да булган андый түгәрәк имән Агачларнын бөтен сере, хәтере, яшәеше — еллар боҗрасы рәвешендә балдак балдак булып кәүсәсенә уелган. Аларны «сүтеп» карасан, — үзе бер гыйбрәтле кыйсса. Жөмләдән, шул тарихнын сәхифәләрен вакыт төпкелләреннән актарып алыйк булмаса...
Беренче божра
Тупырдап торган тап-таза, йомры-алтынсу имән чикләвеге көздән үк бик бәрәкәтле туфракка килеп эләкте Юргандай калын кар астында салкын кышны хәвеф-хәтәрсез генә кичеп чыкканнан сон, язгы-ягымлы бер дулкын эндәште ана: «• Уян, бала, уяныр чагың җитеп килә синен». Турыдан-туры җавап бирерлек хале булмаса да, ул эчке бер аваз белән әле үзе татып та өлгермәгән таныш түгел дөньяга беренче сәламен җиткерергә ашыкты. Ә аннары! Язнын ягымлы-йомшак куллары, бик-биектән шифалы нурларын юмарт өләшүче Кояш һәм әйләнә-тирә мәгыйшәте аны үзенен сусыл, назлы, яшькелт кочагына бөтереп алды.
Барысы да — хәтерендә. . Ул туфрак катыш иске яфрак белән томаланган дымсу урман жиренен сутларын эчте, көчәйде; бүртә-кабарына торгач, үзе дә сизмәстән, ялтыравыклы конгырт кабыгын салып ташлады. Борнап чыккан кечкенә-нәзек үсентесе өскә, кояшка таба атылды. Югарыга баккан нәни-
яшькелт яфраклары тирә-юньдәге илаһи матурлыкка тан калды, күкнен тинсез зәңгәрлегенә ашкынды.
Хәзергә арыш сабагыдай бер генә кылдан торган гөнаһсыз, яшь имән кәлшәсен алда башланмаган өр-яна олы тормыш көтеп тора иде
Өченче божра
Урман эчендәге зур агачларны шаулатып, кышын һәм жәен дә вакыт жиле исте, әнә шулар ышыгында япъ-яшь имәнкәи өченче яшенә буын утыртып та өлгерде. Ул инде чибәрләнде, як-ягына сыгылмалы канатлар җибәрде, үзәк тамырын ныгыту гамәленә кереште. Монын өчен кирәкле бар нәрсә дә бар иде: Жил. Кояш. Янгыр. Илаһи табигать гармониясе Кәүсәр суыдай иртәнге чыклар коендырганда яшисе килү теләге бигрәк тә көчәя барды анын.
Шулай гап-гади көннәрнең берсендә беренче тапкыр курку тойгысы биләп алды аны. Вакыйга исә болайрак булды
Яшәр өчен кешеләр җәйләрен ягар утын, мал-туарына печән әзерләү белән мәшгуль икән. Әле тоныкланып, ныгып кына килгән яшь имән янәшәсенә берзаманны җигүле ат белән икәү килеп туктамасынмы! Ике кеше дигәнен берсе аларнын утыз-кырык яшьләр тирәсендәге ат хуҗасы, икенчесе анын улы — жиде-сигез яшьләр чамасындагы малай иде Әтисенең өстендә — каптырмасыз юка камзул, чүпрәк кәпәч, ә инде улынын башында касмаклана төшкән иске кара кәләпүш.
Шушы тирәдәге ачык бер аланлыкта клевер һәм яфраклы сусыл үләннәр бик мулдан үсә иде шул Атны жиңелчә тугарып, аландагы куе печәнне һәйбәтләп кенә чапканның сонында аны япьле сәнәк белән арба төбенә төяп тә салдылар. Бар да әзер булгач, урман юлына туры кереп борылыр өчен, хуҗа кеше атынын сыртына каеш чыбыркысын төшереп алды' Йә Ходаем, менә шул чакта, тимер хутлы арбанын каерылып бер борылган мәлендә, анын дегетле тәгәрмәче имән үсентесе тамыр җибәргән аулаграк почмакка килеп чыкмасынмы! Шунысын яхшы хәтерли: нәкъ менә шул чакта анын оч яшьлек зифа буе һич уйламаган җирдән арба күчәре белән тәгәрмәч арасына килде дә кысылды. Тәгәрмәч битараф кына узды да китте, ә ул күчәрдәге тәмсез дегеткә буялган хәлдә, ярый әле исән-имин килеш кире үз урынына кайтарылып төште
Бу - аның исән калуы иде. Тан сулары, аннары икенче көнне иртән шаулап яуган шифалы-жылы янгыр яшь үсентенен бөтен авырткан җирләрен шифалады, акырын.«ап дегет ефәкләреннән аралады. Анын бик тә яшисе килә иде. Киләчәк көннәр, еллар өчен дип. Ходай аны саклап калды, яшәргә фатихасын бирде шикелле
Унынчы божра
Кышын имән йокыга чума, карлы-буранлы көннәрне бик томанлы итеп, йокы аралаш кына хәтерли Яэлар-жәйләр җиттеме, ул тагын яшәү кочагына чтылл дөньянын барлык тас һәм авазларын үченә йота-сендерә бара ' Җиләк вакытын ай гкән дә юк. печән өсте җитте исә. урман юлында һәм ешлыкларда кешеләр һаман саен күбрәк күзгә чалына. Чалгы чүкегән, чалгы янаган авазлар канатлы кош сыман кыйгачлап, офыкларга чаклы күтәрелеп менә дә каядыр еракка - урманнар артына китеп югала
Көннәрнең берендә яшь имән үсеп утырган азанлыкка тагын җигүле ат килен туктады Атны тугарып, таза бер усак агачына арканлап куйдылар да
ике ир кеше печән чабарга кереште. Чалгылары чаж да чож килә, үлән арасында яшен булып уйнаклый. Малай кеше кулындагы таяк белән алар артыннан печән пакусларын кабартып йөри.
Ял иткән араларнын берсендә малай әллә ничек кенә яшь имән каршысына килеп туктады. Анын таза яфраклы ботакларын тотып-тотып карады, чебиләгән куллары белән кәүсәсен селкеткәндәй итте. Имәнкәй моны ни дип аңларга да белмәде. Ул арада малай янәшәдәге куаклар күләгәсенә кырын яткан өлкәннәр янына килеп сүз башлады:
- Әти. әти. дим. мина әнә теге имән агачы бик ошады.
- Бик әйбәт, дуслашып калыгыз.
- Күрше Шакиржан үзенен чыбыркысы белән көн саен диярлек мактана Син мина каеш чыбыркы үреп бирәм дигән идең.
- Әйткәнмен икән, булыр. Беләсең ич, үрәсе каеш тасмалары, кипшерә
торсын дип. чормага элеп куелган.
- Мин анын кипкәнен түземсезлек белән көтәм... Әтием, ә менә теге имән куагын чыбыркы сабына кисеп алыйк әле. Өйгә кайткач, мин аны бик матурлап шомартыр идем. Көнләшүдән Шакиржанның ике күзе ут булсын
әле менә...
- Чү. улым! Мондый эшне уйлап эшләргә кирәк. Безнен урманда имәннәр сирәк очрый. Үссен, яшәсен ул... Анын гомеренә кизәнмик. Чыбыркы сабына ин кулае — өрәнге агачы. Алар әрсез, алар урман тулы...
Ниндидер күзгә күренмәс көчләрме, әллә өлкән кешенең миһербанлыгы, зирәклеге булдымы, язмыш дигәнен бу юлы да имәннең гомерен һәлакәттән йолып калды. Ул. эчке бер куаныч белән дерелдәп, инде куәт жәеп килгән тамырлары белән урман туфрагына тагын да ныграк елышты.
Утызынчы боҗра
Еллар әкерен генә уза тора Әле кайчан гына ялтыр кабыкка төренеп утырган имәннең кәүсәсендә акырынлап еллар чалымы — таза-кытыршы көрән кайрылар барлыкка килде.
Шулай утызынчы яше белән талпынып-яшәп ятканда, жәйләрнен берендә, бик гыйбрәтле халнен шаһите булды имән. Кешеләрнең кулында ат һәм арба дигән нәрсә бар Урманга, гадәттә, һаман да шуңа утырып менәләр Күкрәген жялләргә куеп, ин очтагы ябалдашлары белән болытларга тияр- тимәс булып тын гына, салмак кына яшәп яткан имән катына көннәрнен берендә җигүле ат белән янә ике кеше килеп туктады. Килеш-кыяфәтләренә караганда болай бер дә начар, имансыз кешегә охшамаган үзләре. Кулында дилбегә тотканы арбадан ялт кына сикереп төште дә иптәш егетенә җиргә төшәргә булышты. Яшь кенә булса да. бу егет нигәдер чатан, агач аяклы иде. Аягына ни булган анын — аңламассың...
Күләгәлерәк урынны саплап, җиргә ашъяулык җәеп, табын хәстәрләделәр. Кургашын болыт төсендәге шешәгә бәрелеп стаканнар чылтырады. Аннары тозга манып яшел суган, пешкән йомырка ашарга керештеләр. Телләре ачылып, ничектер тавышлары да көрәеп китте. Сөйләшеп утыруларына колак сала торгач, сүзләреннән азмы-күпме шул аңлашылды: кайдадыр җиде диңгез артында ике ил арасында бик каты сугыш барган икән! Елга булып кан коелган, менәрләп-менәрләп гөнаһсыз җаннар кыелган... Әлеге сөйләшүдә «япун* лигән сүз бик еш яңгыраса да. түгәрәк имән бу сүзнен мәгънәсенә берничек тә төшенә алмады.
«Тормышта, кешеләр арасында да урмандагы мәнгелек тәртипне, туганлыкны у рнаштырасы иде ул! Төрле төстә, төрле яшьтә, төрле кыяфәттә булуларына карамастан, агачларның беркайчан сугышканы яисә чәкәләшкәне
юк. Агач ул, берәр сәбәп белән ауса да, иптәшенен кочагына барып ава. Алар беркайчан да үпкәләшмиләр, төртешмиләр, берсен-берсе рәнҗетмиләр •
Әгәр теле булса, имән әнә шундый сүзләрне әйтә алган булыр иде бу минутларда
Дилбегәче егет, ниндидер сылтау белән, кинәт кенә урыныннан кубарылды да, якындагы ешлык арасына кереп югалды.
Шулвакыт чатан аяклы егет, гәүдәсе белән бераз читкәрәк янтая төшеп утырган җиреннән аксый-аксый кузгалды. Янәшәсендәрәк яткан киндер букчасыннан бау сыманрак нәрсә тартып чыгарды да аны имәннен кеше биеклегеннән өстәрәк яткан ботагына аркылы ташлады! Авыз эченнән үзе нидер сөйләнә. . Менә бау кисәгеннән адәм башы сыярлык итеп элмәк ясап та өлгерде. Нишләргә, ни кылырга жыена бу?
Гажәеп бер җитезлек, үҗәтлек белән төеннәрне бәйләп бетергәннән сон кап-кара чәчле башкаен әнә шул элмәккә тыгып азаплана Чү! Түгәрәк бау кисәге тап-таза муенына төшеп тә ятты лабаса... Аңлашылды: үз-үзенә кул салырга, гомеренең ин матур чагын өзәргә җыена
Имәннен бәхетсез ботагы адәм гәүдәсенең авырлыгыннан кинәт куырылып килде, утыз боҗралы кәүсәсе төптән шыгырдады. Мизгел! Мизгел генә түгел, күктә йөзеп барган ак болытлар да бер мәлгә туктап калды шикелле Бау тозагында сынар аягы җирдән аерылган егетнең авыр гәүдәсе тыпырчына..
Коткарасы, гөнаһсыз егетне бу һәлакәттән ничек тә коткарасы иде! Менә шушы мәрхәмәтле уй имәннен кан тамырларын дәррәү хәрәкәткә китерде, ботакка таба куалады. Вакытны әрәм итмичә ничек тә урталай сынарга, сынарга, яфраклары калтырап торган ябалдашы белән җиргә — үләннәр өстенә егылып төшәргә! Бер ботагын югалтканнан гына дөнья кителмәс
Тагын бер кат тстрәп-каерылып көчәнүе кая. имәннен уе-теләге чынга ашты: баулары-ние белән ботак гөрселдәп җиргә ауган иде..
Бәхеткә күрә, нәкъ шул чакта иптәше куаклык арасыннан атылып та чыкты! Кулларын һавада болгый-болгый ачуланып, җикеренеп шундук юлдашы кулындагы элмәкле бауга ташланды:
—Син нәрсә, ахмак?!. Акылдан яздын мәлле'1 Шундый юләрлеккә баралар димени?
— Туганым. . Аяксыз, гарип килеш мин хәзер кемгә кирәк? Агам белән бергәләп печән чапкан аланда дөньядан китим дигән идем
— Моселман бәндәгә мордар китү гөнаһ эш санала, шуны беләсеңме?
— Туганым, син мине аңлыйсынмы?.. Аяксыз килеш мин хәзер ничек итеп кызлар янына барыйм ди? Бар да бегге. минем гомерем тогаш газапка
әверелеп бара... _
— Ташла! Үзеңне кулга ал. Урыс-япун сугышында иптәшләрен әнә чебен урынына кырылды, дисең ич. О син исән, башын сау.
_ Әйе УЛ япун дигәннәре бик яман икән Кораблары белән әллә каян
гына килеп чыгалар да туптан агалар. Порт-Артур дигәннәрен йөз илле кон буена сакладык Менә шунда өзделәр дә инде минем аяк .................................... Их. браГ
Куз яшьләренә батып елаучы бу чаган егет - малай чакта әле кайчан п ша пакуслар әйләндергән, чыбыркы сабы ясау турында хыялланган, хәзер инде егерме тупа г яшен гугырыи килгән егеттер дип уена да кертеп карамады имән Ул барга кешеләр тормышындагы фаҗигале хәлләргә эчтән тетрәнеп, гажәпләнеп калган иде ул чакта.
Кырык тугызынчы боҗра
Чибәрлекләре яшьлек дәрте ташып торган бер кыз белән бер егет гүгәрәк имән янына килеп туктадылар. Ин әүпатс егет берьяк инсәсе белән имән
кәүсәсенә сөялде, кыз исә йомшак-нәфис куллары белән аның кытыршы кабыкларын сыйпагандай итте. Сөйләшүләре күнелле генә башланып китсә дә. бераздан алар икесе дә кинәттән ничектер җитдиләнеп, моңсуланып калды Сөйләшүләре исә болайрак дәвам итте:
—Мин сине... Әйтер сүзләр таба алмыйм Мин сине ошатамын, Гөлчәчәк!
—Әйтмә шулай, оялтасын бит, Мәхмүт...
— Бер-береннән күпме шулай оялып яшәргә мөмкин? Минем сина өйләнәсем килә...
— Чү! Чит-ятлар ишетә күрмәсен... Безнен арада сыйнфый киртәләр ята Мин бит мулла кызы, әтиемнең сүзеннән чыга алмыймын...
— Гатият муллага хөрмәтем зур. Ярлы баласы булсам да. ул мине аңлар лимен Сорап барсам, ничек тә хәлемә керми калмас әле.
— Әтиемнен бик тә мәшәкатьле чагы бу арада. Ак патшадан мәчет салдырырга рөхсәт сорап йөргән көннәре. Ашау-эчүен дә онытты. Әле күрше авылга старостага чаба, әле ат белән кантонга чыгып китә...
— Ишеткәнем булды. Халык өчен жан тырышып йөрүе аның. Изге эш бу, азагы ун булсын!
— Үзем дә шуны теләп йөрим.
Егет янадан тора салып әйтә куйды:
— Ишетәсеңме, сонгы чиктә мин сине барыбер урлап китәчәкмен Тәкъдиребез шундый...
— Бик кыен хәлгә куясын син мине, Мәхмүт...
— Ә мина бик жинел диеп уйлыйсыңмы? Сине уйлап төн катыш күнел сызлап чыга...
— Мин дә гел борчылам шул. Безнен арада нидер булыр шикелле...
— Нәрсә булсын, бөтенесе үзебездән тора.
— Мәхәббәт-фаҗига булырга тиеш, дигәннәр. Бу безгә дә кагыла микәнни?..
— Нәрсә, үз кулыбыз белән фаҗига ясап торырга без дуракмени? Күңелен яхшы синен Синең хакка мин барысын да эшләргә әзер.
— Әйттем ич инде, минем язмыш хәл ителеп ята. Күрше авылның кулак малае Мөбәрәкжан безнен өйгә яучы җибәргән. Үзләренең утарында туй итәргә җыеналар, дигән хәбәр дә колакка чалынды.
— Юк, ул түгел, сина мин өйләнәчәкмен! Ишеткәнен бармы, өйләнәсе егет куш йөрәкле була, диләр.
— Әйе. әбиемнән ишеткәнем бар.
— Менә шул. Әгәр Мөбәрәкҗан чынлап торып үзенекен куа башласа, мин сине хәтта анын туеннан урлап китәчәкмен!
— Урлап кына мине кая куярсын икән?
— Нишләргә икәнен яхшы уйладым... Әткәй әнә җиде бөкресе чыкканчы байларга бил бөксә дә, әллә ни мантый алмады. Урал-мәгьдән якларына чыгып китәчәкбез...
— Әй. Мәхмүт, куркам мин чит җирләргә чыгып китәргә.
— Илдә чыпчык үлмәс, дигәннәр. Китәсе икән — китәрбез! Килештекме9
Икесе дә беркавым тын калдылар. Егетнен очкынлы күзләре каядыр еракка
таба төбәлгән иде. Кыз исә ут кочагына эләккән күбәләк сыман талпына, газаплы уйлар эчендә йөзә шикелле. Егет белән кыз урман юлы буйлап китеп тә бардылар Кызнын чәчәкле ситса күлмәге отыры кечерәя барды да үлән-яфраклар эргәсендә эреп югалды..
Бу мәхәббәткә сокланудан имәннен эче-тышы яктырып китте, яфракларыннан көмеш нур тамды.
Кай арада болытлар җыелып өлгергән диген — менә шуннан сон урман өсләрендә галәмәт күренеш пәйда булды. Тыгыз-салкынча жил агач башларын
шаулатты, дымык яңгыр исе һаваны тутырды. Чү! Күкләрне тутырып, ялтыр кылычларын айкап, кинәттән яшен яшьнәве кая. ниндидер бер көч имәннен күкрәген яндырып төште. Утлы-кайнар яшенташ иде бу. Шөкер, кояш чыгыш ягындагы кайрыларының бер өлешен сыдырып төшерде дә жир асты тамырларынын берсеннән жир астына китеп тә югалды үзе..
Исән-аман хәлендәге имән яралы күкрәген шыбырдап яуган янгыр кочагына, дымлы җилләргә каршы куйды.
Илле өченче боҗра
Билгеле бер тәртиптә кышларны — язлар, язларны җәйләр һаман алыштыра килде.
Менә бүген дә табигатьтә көләч, ягымлы җәй тантанасы. Кояш үзенең бихисап нурлары белән бар табигатьне истирәхәттә коендыра Бал кортларыннан уздырып, каты гүләп, һавага төклетура күтәрелә. Агач башларын талгын гына шаулатып, вакыт жиле исә.
Шундый көннәрнең берсендә авылнын балта-пычкы тоткан ирләре имән каршына килеп тукталды
— Тәрәзә асты ниргәсенә менә дигән бүрәнә булачак! — дип соклануын белдерде араларыннан берсе.
Баш-башындагы сапларыннан тарта-тарта, имәннен төпкел өлешенә пычкы белән аяусыз рәвештә кереп тә киттеләр, менәтерә. Ни-нәрсә икәнен абайламый да калды имәнебез, бары тик ничәмә-ничә еллар буе түшәлгән нечкә боҗраларының бер сызыктан киселә-өзелә баруын гына тойды Кечкенә ак йолдызчыклар булып, үлән арасына пычкы чүбе коелганын да аермачык күреп торды ул.
Шушы минуттан башлап илле өченче боҗра вакыт киңлегендә мәңгелеккә туктап калды. Ул инде, үзе дә абайлап бетермәстән, өр-яна бер дөньяга күчеп бара иде.
...Аны үзе ише бүрәнәләр янына кайтарып аудардылар. Биредә, авыл читендәге калкурак бер урыңда, лиләр гөрләп тора иде. Берәүләр агач каезлый, икенчеләр почмакларын үлчи- үлчи бүрәнә башларын кисә Чарт та чорт итеп балта асларыннан йомычка кисәкләре оча. Авыл өстенә мул булып йомычка, агач исе таралган.
Кәҗә сакаллы, камзул һәм җилән кигән Гатият мулла бу эшләрнең уртасында кайный. Иркәләргә теләгәндәй итеп, үзенең артыш таягы белән кабыгы төшерелгән бүрәнәләргә кагылып-сугылып китә. Куанычыннан сөйләнел тә алгалый үзе:
__ Иншалла, мәчетебез аякка баса. Аллаһыбызга тагын да ныграк
якынаячакбыз. Ходайнын рәхмәте белән инде тубэсснә ай куярга да насыйп өйләсен...
Ул көн дә килеп житә: агач манаранын очына, алтынсу нурларын сибә- сибө галижанөб Ай менеп кунаклый! Халык күп җыйналган. Сокланалар, шаулашалар үзләренең мекиббәнлеген белдереп кайсылары мәчет эчендә, кайсылары яшел чирәм өстендә озын-озаклап дога кылалар Малай-шалайлар исә чирәмгә сибелгән конфетларны чалбар кесәсенең түрәнәрәк яшерә.
Ниһаять авыл мәчетле булды. Бүгеннән алып безнен түгәрәк имән яна беп әверелештә - хәзер инде мәчет бүрәнәсе рәвешендә яши һем сулын башлады Мәчет үзс кешеләр белән тәмам якынайды, аларнын ихлас уй- тсләкл эрен кылган догаларын һәр күзәнәгенә сеңдерергә тырышты. Ләкин еллар бик 'тә болганчык, болгавыр, гади халык хәтта үзе ла тиз генә
аңламаслык бер вәзгыятьтә иде шул.
Мәчеткә кереп мөнәжәтләр укыган Нәсимә абыстайның сүзләре дә мәчет диварына оран шикеллерәк килеп кагылды:
Табынында ашы булыр.
Күзләрендә яше булыр.
Тамган бере ачы булыр, —
Шундый заман җитәр, имди
Бу ирләрдән гайрәт китәр.
Хатыннардан хәят кәтәр.
Табыныннан тәгам китәр, —
Шундый заман житәр. имди...
Кинәттән давыл кубарылды, илдә зил-зилә купты! Нинди генә үзгәрешләр кичермәде бу заман. Ак патша очты, инкыйлап дип сөйләделәр. Илдә кызыл йолдызлы совет власте урнашты. Яна хакимият яна тәртипләрне алга сөрә башлады
Монын җиле, шаукымы көннәрнең берендә мәчеткә дә килеп кагылды Замананын шушы ава-түнә килгән елларында Борчак Сәлиме дигән адәм аеруча активлык күрсәтте һәм авыл советы рәисе кәнәфиенә менеп кунаклады Кушаматының тарихы болайрак икән Малай чакта шулай аның борынына, уйнаганда микән, сынар борчак бөртеге кереп калган. Борын эчендә дым җитәрлек, бүртә берзаманны борында теге борчак! Алай итәләр, болай итәләр, ниһаять, имче карчык ярдәме белән котыла Сәлим бу җәфадан. Әмма «борчак» кушаматы мәңгелеккә ябышып кала үзенә.
Яна кәнәфигә менеп утыргач та Борчак Сәлименең иң яраткан сүзләре һаваны тетрәтә башлый:
— Сәвиткә каршы сөйләмәгез! Әйткәнне эшләгез! Ә бу зур нәрсә! Налуг түлисеңме? Калхузга керәсеңме1’ Аллаһыдан ваз кичтеңме9 һәм башкалар Анын өчен болар барысы да — «зур нәрсә». Кемдер юанып, кемдер куанып, кемнәрдер нәфрәтләнеп яна тормышка ияләнмәктә...
Гатият мулла үз тормышында ин авыр көннәрен кичерә. Чөнки динне кысу башланды. Аллаһыга нәләт ташлыйлар, мөэмин мөселманлыкнын тамырына балта чабарга җыеналар Бу совет власте дигәннәре патша заманыннан да яманрак булыр микәнни9
Беркөн шулай Борчак Сәлиме көн уртасында мәчеткә килеп керә дә яп- ялангач фикерләрен ачып сала:
— Мәчетнең манарасын кисәргә, бетте-китте! Өстән шулай кушалар. Халык өчен клуб ясарбыз Клуб!
Мәчет хуҗасының күмердәй чем-кара кашлары ачудан шундук өчпочмакланып килде:
— Син нәрсә, ахмак, телен белән һава кыйныйсың, мөртәт! Аллаһ йортына тел-теш тидерергә ни хакын бар9
Гатият мулла әнә шулай дип өздереп җавап бирә юлдан язган дәһригә Ләкин Борчак Сәлименең мона әллә ни исе китми. Үзенен яраннарын ияртеп алып килә дә балта-пычкы тотып мәчет манарасы эргәсенә юнәлә. Һавадан төшкәндәй, ике милиционер кисәге халык арасында бөтерелә, тырыша-тырыша аларны буйсынырга өнди
— Кагылмагыз1 — дип кычкыра Гатият мулла дәһри адәм затларына. Әмма ;'нын бу газаплы авазын җилләр йолкып ала да Рәсәй киңлекләренә куалый. Ниндидер бушлык хасил түгелме соң? Юк. бушлык түгел бу, һава сон чиккәчә киеренкелек белән сугарылган, жаннарнын исә ук-җәядәй тартылган чагы.
Мулланың каигылы-хәлсез куллары күкләр хозурына таба сузыла. Ул күңелендә ярсып яралган сүзләрен әйтеп калырга ашыга:
— Менә шушы сакалым белән ант итәм. динебезгә кизәнде икән, совет власте озак яшәмәстер. Халыкка, кояшка каршы эштер бу!
Авыл өстендә, китеп баручы торналар тавышыдай, ыңгырашкан сәер аваз яңгырый. Бау белән арканланган манара шималь якка таба авыша... Манаранын дөбердәп җиргә ауган, очындагы алтынсу Айнын исә бәрәнге буразнасына төшеп югалган чагы бу
Йөрәк өянәгеннән күкрәген кысып тоткан Гатият мулла сонгы сүзләрен әйтеп калырга өлгерә:
Авылдашлар... Аллаһынын исемен телдән дә. күнелдән дә беркайчан чыгармагыз! Тәнемне көч ташлап чыкканда да мин сезне онытмамын..
Икенче конне көтмәгәндә авылны мәхшәр басты. Озаклап, коеп-коеп дуамал эре янгыр яуганнан сон урамнардан шаулап су ташкыны акты, ул югары очның бүрәнәләрен авылнын түбән очына хәтле тәгәрәтеп агызган иде. Хәтта аркандагы бозауларга хәтле ташкын эчендә тыпырчынган, дип сөйләделәр Табигатьнең дәһриләрдән үч алуы дип аңлатырга тырышканнар моны.
Болар барысы да — мәчет бүрәнәсенең хәтерендә Борчак Сәлиме максатына иреште — авыл читендә хәзер клуб гөрләп тора әнә. Пионерлар, комсомоллар, авыл яшьләре гөр килә анда: гармунга кушылып җырлыйлар, бииләр, спектакль кую белән дә мәш киләләр Әмма да ләкин активист Сәлимнен гомере бик тә аянычлы төгагләнде Гөнаһлы эшләре өчен Аллаһынын каргышы төштеме, әллә теге борчак дигәненең зәхмәте булдымы икән, борыны череп үлде, бичаракай.
Галәмдә янәдән күп сулар акты, күп жилләр исте. Тормыш сәхнәсенә яна заман, яна кешеләр килде. Ходанын рәхмәте белән халык янадан дингә, иманга кайта башлады. Колхоз рәисе. Гатият мулланың икенче буын оныгы Бикмөхәммәт. бабасы рухына багышлап, авылда өр-яна мәчет тергезергә ният салды.
Иске клубны сүтеп ташладылар, чөнки хәйран гына какшаган һәм коргаксыган иде ул. Менә шул чакта балта осталары клуб тәрәзәсе ниргәсенә яткан бүрәнәнең тазалыгыннан хәйран калып: «Бу бит яна төзеләчәк мәчет бурасына бер дигән булачак». — дип тел шартлатып сөйләделәр
Уйлаганнары рас килде. Чөнки фасыл арты фасыл кабатлана торган жил- бураннар. кар-янгырлар шаукымы имән бүрәнәнең тазалыгына, ныклыгына тамчы да зыян-зәүрәг салмаган иде.
Яңа мәчет ачу тантанасына халык ташкындай агылып килгән иде Казаннан махсус чакыртылган яшь мулла, кайбер хөтбәләрне укыганнан сон. иске-яна мәчет бүрәнәсенә үзенең игътибарын ташларга да онытмады «Рабби әнзилинн мунэалөм мүбәрәкә-үв-вә әнтә хәйруль минзилини»
Аңлаешлы итеп безнен телгә авыштырсак, монын асыл мәгънәсе болай дигәнне аңлата иле «Әй. Раббым! Мине мөбарәк урынга урнаштыр Син бит урнаштыручыларның ин хәерлссе».
Шулай итеп, шаулы елларны кичә-кичә. мәчет бүрәнәсе үзенен изге урынына кабат әйләнеп кайтты. Амин
2006 ел.

Реклама