КҮПТӘНГЕ ДУСКА ХАТ


(АЯЗ ГЫЙПӘҖЕВНЕҢ ЯКТЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНА)
Кадерле Аяз Мирсәетович'
Менә инде берничә ел Сезнең белән күрешеп сөйләшә алганыбыз юк. ә бит элегрәк очрашулар һәм телефон аша сөйләшеп торулар көн саен була торган иле Хәзер башка заманнар, каберегез янына барам да, янәшә басып истәлек-хатирәләргә күмелам! Язмышмын безне шулай бик тиз һәм каигылы-фажигале рәвештә аеруы бик кызганыч
Ә бит барысы ла Восстание урамында, безнен йортта очрашудан башланган иде. Казан университетының тарих факультетында бергә укучы улларыбыз Саша һәм Искәндәр таныштырды безне Сез Нәкыя ханым Илһамовна белән безгә килеп кердегез, шунда без дусларча чәй эчү барышында Казандагы 1918 елларнын жәй- көз айлары турында бергәләшеп кигап язарга ниятләгән идек, ул чорда илдә Гражданнар сугышы бара, шәһәр йә кызыллар кулына, йә Учреднтельнос собранис яклыларга күчә Безне ул чорның аерым кешеләре, бигрәк тә ЧКла хезмәт итүчеләрнең башкаларның язмышлары белән уйнаулары, шул властьтан исерүләре кызыксындырган иде Мине Казан ЧКсы архивыннан табып алган бер документ шаккатырды. Башка гомерләргә «хужа» 19 яшьлек бер чекист, яргы битлек кенә сорау алудан сон, 50 яшьлек йорт хуҗасына, аны-моны уйлап тормастан. шундый хөкем чыгара: «Совет властена файдалы була алмаячак Атарга!» һәм теге кешене атып үтерәләр. Шундый тизлек һәм жинеллек белән шуңа охшаш карарлар чыгарылуы Сезне дә тетрәндергән иде
Без иске Казан урамнарында йори башладык, үземнен элегрәк экскурсовод булып эшләгәнемне хәтерләп. Сезгә Привокзальный (хәзерге Чернышсвский) урамы. Болак, Гоголь һәм злек губерна ЧКсы урнашкан Толстой урамнары турында сөйләдем. Без бергәләп Зур Проломный (хәзерге Бауман) урамындагы Банкмын идарәчесе Мансур Галимовган 1918 елда республика алтын запасы тотылган саклагычны күрсәтүен үтендек, комуччылар аны шуннан гояп алын чыгып китәләр бит инде. Ул алтыннар 1920 елда тына һәм яртылаш урланып кына кайтып керә Тар гына баскычтан төшкәч, галәмәт зур корыч сейф тора, аны 1913 елда Бер тинда ясаганнар. Ул безгә көчле тәэсир итте. 1918 елмын 6 августында бу подвал берничә сәгатькә бөтенләй саклаусыз калгач, биредәге байлыкнын нигә шулай аз гына талануын да акладык.
Аннары без шул чордагы Казан тормышы турында ромам-чроника яза башладык Романдагы бик күп вакыйгалар документларга нигезләнгән иле. кешеләрнең, башлыча тагаен шәхесләрнең образлары шул заманмын жыелма образлары булып, кылган гамәлләрен төрле документлардан, истәлекләрдән, торлс тикшеренүләрдән дә җыйган идек
.. _ ... . ..... г.... ...... ..,,лм.«т,-Епигии тни- ши м ШИМПМ
Д» ... ..............
Иҗади эшебезне бодай оештырдык без мин сюжет сызызын билгелим м. аншры аны и катлап тикшереп чыгабыз. Сез мина текстнын беренче вариантын
кәгазы татарча Сезнен .
вакыйг
соңгы текстны язам
Без бу романны рус телендә дә, татар телендә дә бастырып чыгардык, аерым өлешләрен кисәкләп-кисәкләп «Казан утлары» журналында да бастырдык, роман күпмедер вакытка ин яратып укыла торган әсәргә әйләнде. Жирле чекистларның аерым тәнкыйть сүзләренә дә карамастан. Дәүләт иминлеге комитетының (КГБ) әдәби премияләре конкурсына җибәрелгән роман, гажәпләнүебезгә каршы, безгә лауреат медальләре ирештерде Мактау грамоталары һәм «Зорький» фотоаппаратлары белән дә бүләкләделәр але үзебезне Ул бүләкләр хакында без фикер атышып тормадык, болар безгә ижат эшебезне тыныч-имин дәвам итү момкинлеге бирер дигән мәгънәдә карашып кына алдык.
Шуннан сон без сугыш кырын ташлап качкан Петроград эшче полкының һәр унынчы сугышчысы 1918 елның августында атып үтерелүгә багышланган «■Реввоенсовет» дигән пьеса яздык, еш кына хаксыз булган хөкем карарларын башкарган чекист палачы турында, анын психологик язмышы турында «Идел» журналында «Мостафа» дигән повесть бастырдык.
Без Сезнен белән илебезнең дистәләрчә еллар дәвамында мәжбүр итү һәм көчләү шартларында яшәгәнен ишетеп кенә белмәдек, моны үз күзебез белән күреп тордык Без бу шартларны тудырган, кадерләп саклаган һәм барлык «җинаятьчел боерыкларны» үтәгән затларны аңларга тырыштык. Без икебез бергәләп сәяси корбаннарга карата булган репрессияләрне күрсәтеп документаль киносценарий яздык. Евгения Гинзбург. Галимҗан Ибраһимов, Василий Слепков, Кәрим Тинчурин. Хәсән Туфан һәм күп кенә башкаларның «жинаять эшләре» турында сөйләп бирергә теләдек, шунда ук аларның палачларын да күрсәгмәкче идек. Ни өчендер Казан телевидениесе аны кабул итмәде, шулай булса да мин ул сценарийны һаман саклыйм әле. Без Сезнен белән 1919-1920 елларда Казанда булып үткән вакыйгалар турында «Убыр» («Оборотень») дип исемләнгән бик мавыктыргыч фильм ижат итәргә дә теләк белдергән идек. Әмма жирле телевидение моны да хупламады.
Ин мөһиме—без. һәркайсыбыз аерым-аерым эшләсәк тә, ижади хезмәттәшлекне дәвам итә килдек.
2004 елда Казан университеты үзенен 200 еллык юбилеен бәйрәм итге. Шул вакытта бу борынгы уку йортынын хезмәткәрләре һәм аны тәмамлаучыларга багышланган күптомлы био-библиографик сүзлек әзерләнә башлады. Сез төрле хәлләр аркасында университетны тәмамлап чыга алмый калсагыз да, мин Сезнең хакта очерк язуны намус эшем дип санадым. Бу энциклопедик басмага әзерләнгән башка мәкаләләр шикелле үк, очерк кыска гына язылган иде. Мин аны әзерләгән чакта зур кызыксыну белән Сезнең университет архивында сакланып калган «эш»егезне укып чыктым Ниндидер монсу гаҗизлек хисе белән Сезнен хакта Казандагы КГБ идарәсе архивындагы тикшерү «эше»н дә карап алдым
Сезнен студентлык елларыгыз хакындагы материаллар 69 биттән тора икән. Ул 1945 елнын 28 июлендә ачылган да 1957 елнын 28 октябрендә ябылган. Әлеге 12 ел эчендә Сезнен белән нинди хәлләр булган сон? Үзегез язган автобиографиядән күренгәнчә. Сез Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә 1928 елнын 17 гыйнварында тугансыз. 1930 елда Сезнен әти-әниләрегез эшкә Югары Баграж мәктәбенә күчеп килгәннәр. Сез шунда башлангыч мәктәпне, 1945 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлагансыз. Сакланып калган өлгергәнлек аттестатыгызда 12 бишле. 3 дүртле һәм бары тик физикадан гына өчле билгесе тора.
Шул елны ук. 1945 елнын августыннан Сез, унҗиде яшьлек егет—Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Сезнен зачет кенәгәсендә курсның I семестры өчен имтиханнар тапшыруыгыз турында да мәгълүматлар бар. Сез бик авыр-ярлы яшәгәнсез, декан исеменә язган гаризагызда үзегезне матди хәлегез бик начар булу сәбәпле уку өчен түләүдән азат итүләрен сорагансыз «Туганнарым ягыннан ярдәм ала алмыйм, стипендия минем өчен яшәвемнең бердәнбер чарасы», — дип язгансыз. Үзем дә 1950 елда студент булганлыктан, туганнарыннан ярдәм ала алмаучыларнын ничек интеккәннәрен белә идем.
Беренче курсны Сез тәмамлый алмагансыз, 2 семестрда укуга йөрмәвегез аркасында университеттан чыгарылгансыз Соңрак Сез университеттан китүгә
авыруыгыз сәбәпле булды дип язгансыз, аннары башка сәбәпләр лә күрсәтелә 1949 елнын 14 июнендә сорау алган вакытта Сез ТАССР Дәүләт иминлеге министрлыгы оперуполномоченные лейтенант Михеевка университетның тулай торагында (Чернышевский. хәзерге Кремль урамы. 4 нче йорт) 20 студент белән бер бүлмәдә яшәгәнегез турында сөйләгәнсез. Алар арасында күп укыган, белдекле студент- филолог Александр Кузнецов аерылып торган. Ул дини эчтәлекле шигырьләр ә Сез лирик шигырьләр язу белән мавыккансыз Ул Сезгә Мережковскийны һәм башка ярымтыелган әсәрләрне укырга кинәш иткән Сез анын йогынтысында булуыгызны, икәүләп университетны ташлап чыгарга теләвегезне әйткәнсез Чөнки уку кешеләрнең тормышын яхшырта алмый дип уйлагансыз (Кузнецов 1941-1943 елларда фашистлар басып алган җирләрдә яшәгән, шунын өчен эзәрлекләнгән Сез исә шул чордагы татар авылы тормышын, аннары 1946-1947 елгы ачлык елларын күреп үскәнсез). Кузнецов университеттан 1946 елнын гыйнвар аенла. ә Сез июньдә китеп баргансыз. Сез өегезгә кайтып, бераз уйланып йөргәннән сон. 1947 елнын апреленнән Зәй комсомол райкомында кадрлар һәм оештыру бүлеге мөдире булып эшли башлагансыз. Шул чорда авылларга демобилизацияләнгән солдатлар кайта башлый. Сез бигрәк тә Гурий Тавлин белән дуслашып киткәнсез Ул исә сугыш елларында Көнчыгыш Европа илләрендә булган, андагы крестьяннарның безнекеләргә караганда яхшырак яшәгәнлекләрен күреп кайткан
1954 елнын 8 сентябрендә сорау алу вакьпында Сез Тавлин армиядән кайткан чорда чит илләрдәге тормыш турында бернәрсә дә белмәвегез, әмма ул сөйләгәннәр белән килешүегез турында әйткәнсез, ләкин ул ла. Сез дә хакимият белән көрәшергә беркайчан да өндәмәвегезне искәрткәнсез Шулай да һәр икегезнең лә авыр тормыш шартларыннан канәгать булмавыгызны раслагансыз.
1948 елны Сез университетка яңадан керү өчен 1лрнза биргәнсез һәм шул ук факультетның беренче курсына кабул ителгәнсез Бик яхшы укыгансыз 1949 елнын 16 сентябрендә ректор исеменә гаризагызда барлык фәннәрдән дә «бик яхшы* билгеләренә укуыгызны күрсәтеп, үзегезгә югары стипендия билгеләүләрен сорагансыз. Сезгә югары стипендия биргәннәр, әмма икенче курсны укып бетерә алмагансыз. 1950 елнын 7 апрелендә шул ук «дәресләргә йөрмәгән өчен» дигән билгеләмә белән янә университеттан чыгарылгансыз Бер яктан караганда, бу чыннан да шулай: Сез дөрестән дә укырга йөрми башлагансыз, әмма монын сәбәбе Ссзнсн язмышыгызда фажигалс борылыш булу аркасында килеп чыга
Сезнең 25363 нче тикшерү эшегез меннәрчә шундый ук эшләрдән аерылып тормый Шул ук кат-кат сорау алу беркетмәләре, үзегез шикелле үк бичаралар белән күзы-күз очраштырулар, гадел хөкемгә ышаныч, бу хәлләр тизлән бетсен дип күрсәтелгән гаепләүләр белән килешү Башыннан ахырына каләр оештырылган бу провокацион гаепләүләргә дучар булучылар, башкарган гамәлләрендә бернинди җинаять составы да булмау сәбәпле, күптән акланган инде Аларны совег хакимияте исеменнән хөкем иткәннәр, соныннан шул ук хакимият бу гаепләүләрнең «на- кыйгаларнмн янача ачылуы сәбәпле», хата икәнлеген таныган Бернинди дә «янача ачылган вакыйгалар* булмаган, хакимият кенә алышынган, гаепсезләрне Г^ЛАГган азат итү чоры башланган Акланганнарның күбесенең язмышы сындырылган, аларны бер гаепсез килеш ни өчен сон адәм актыклары, жәмгыятыген төшеп калган мәхлуклары дип санаганнар? Ни кызганыч, аларнын кайберләре үз язмышларын кешелексез, тоталитар режим сындырганлыгын айларга теләмичә, бер-берләрен гаепли башлый, бахетссалеккә дучар ителгән үз иптәшләрен әхлакый-мораль яктан гаепләүне таләп игә.
Немец философы Георг Гегель «чынбарлыкта булган һәрнәрсә акыллы» тигән Кемнәр өчен акыллы? Көчләү ирексезләүне, дәүләт террорын хакимиятне үз кулларында саклап калу өчен үз халкын илсологнк яктан аңгырайтуны х>п күргән ПМП..ӘММ үякнмиятс өченме? Ә бу террормын миллионнарча корбаннарына
лләг кешеләре, шул исәптән күпменләгән татар. 1.1 Р
милләт
Сәяси эзәрлекләү корбаннарын аклау комиссиясендә эшләгәндә мин йөзләрчә эш белән таныштым, күпләрнең тикшерү-сорау алу вакытында физик һәм психологик газаплаулардан ничек тә булса котылырга, исән казырга омтылганын аңладым. Шунын өчен генә булса да, алар кылмаган гамәлләрен дә таныганнар, тикшерүче аздан әзерләп куйган сорау алу беркетмәләренә кул куйганнар, киләчәктә хезмәттәшлек итәргә ризалык биргәннәр Бары тик бик азлары гына тикшерүченең •вербовкага бирелми» дигән нәтижәсенә ирешкән. Соңрак, аклау чорында алар кагыйдә буларак үзләренең башта сөйләгән сүзләреннән ваз кичкәннәр, тикшерүченең бик каты басым ясавын әйткәннәр.
Сезнең һәм иптәшләрегезнен эшләре белән танышканда, миндә сез барыгыз да бер тикшерү провокациясе корбаннары булгансыз дигән тәэсир калды. Хәер, һәммәсен дә тәртип белән сөйлик әле. Сез 1950 елның 20 мартында кулга алынгансыз. Сезне лейтенант Михеев кулга азган. Ул һәм аның ярдәмчеләре Сез яшәгән Бехтеров урамы. 15 нче йорт 7 нче квартирда тентү үткәргәннәр. Тентү вакытында пүнәтәй сыйфатында Сезнең белән бергә яшәгән курсташыгыз Нил Юзиев карап торган Ана Сезнен студент китапханәсендәге 47 китапны сакларга дип тапшырганнар.
Сездән элек тә сорау алгалаганнар. Башта мин Сезне Җирле чекистлар аерым шик астында тотмаганнардыр. аларны күбрәк Сезнен сабакташларыгыз, инде сугышны кичергән, күпне күргән өлкәнрәк иптәшләрегез кызыксындыргандыр дип уйлаган идем Янәсе, алар мавыгучан. хыялга бай. кызыксынучан яшь егеттән башка студентлар турында мәгълүмат алырга теләгәннәр. Әмма Сезнен белән бергә «советка каршы агитациялә» гаепләнеп кулга алынган Г Тавлин белән М Рәфмйковның тикшерү эшләре белән танышкач. Сезне кулга алу азарны кулга алуга караганда җентекләбрәк әзерләнгәнен аңлагач, ул фикеремнән кире кайттым, чекистларның төп максаты, әлеге «чекист операциясенең» үзәге Сез икәнлеккә инандым.
Казандагы татар студентлары арасыннан «советка каршы оешма эзләп табу» чекистлар өчен гадәти һәм күнегелгән бер эш булган, күрәсең: алар булачак корбаннарын чакыртып азганнар да хезмәттәшлек итәргә, «операциягә» катнашырга тәкъдим ясаганнар—«советка каршы» сөйләгез, ә аннары әңгәмәдәшегезнең үзен ничек тотышы турында безгә хәбәр итәрсез, дигәннәр. Шулай тупланган компроматны аларнын үзләрен үк кулга алганда гаепләү өчен кулланганнар. Тавлин белән Рәфыйков сугыш кичергән кешеләр, ә Сез әле яшь, аларныкы кебек тормыш тәжрибәгез дә юк, шуңа күрә бу «операцияне» әзерләүчеләр сезне «эшкәртү»— жинелрәк. тиешле сорауларга җавап алу тизрәк булыр дип уйлаганнардыр. Алдан ук әйтеп куям—Сезне һәм иптәшләрегезне «советка каршы оешма» оештыруда гаепләп. Сезне шул оешманың башлыгы итәргә тырышулары барып чыкмаган.
Сезгә каршы компромат җыю планы әле 1949 елда ук гамәлгә ашырыла башлый Сорау алу өчен Михеевка студентлар Наил Ганиев, Хәйбрахман Мөхәммәдиев, Бәһрам Хәйруллиннар чакыртыла Алар 1945 елда сезнен белән бергә студентлар тулай торагында яшәгәннәр Барысы да Сезнен белән таныш икәнлекләрен әйткәннәр, әмма советка каршы шигырьзәр укыганыгызны хәтерләмәгәннәр. 1950 елның 23 гыйнварында Гурий Тавлин кулга алына. Икенче көнне сорау алу вакытында ул 1946 елда авылда Сезнен белән танышуы турында сөйли Сезнең йогынтыгыз аркасында «советка каршы карашларыгызны» да уртаклаша башлавын әйтә.
Сезнен кулга алынуыгыз турыдан-туры тарих-филология факультетының өченче курс студенты Зөммәрә Тумашеванын республика дәүләт иминлеге министрына язган гаризасына нигехләнгән булган. Ул болай дип белдергән: «ВЛКСМ әгъзасы һәм совет гражданкасы буларак, сезгә түбәндәгеләрне хәбәр итүне үземнең бурычым лип саныйм 1948 елның көзендә мин КДУнын 1 нче курс студенты Гыйләжев Аяз белән таныштым Гыйләжев А. Казан педагогия студенты Тавлин Г белән дус иде Күптән түгел Гыйләжев мина Тавлин Г.нын дәүләт иминлеге органнары тарафыннан куна алынганлыгын әйтте I мартта Гыйләжев бик борчулы иле, бу мине кызыксындырды «Нәрсә булды?»—дип сорадым Гыйләжев шуннан аңа каядыр барырга кирәклеген әйтте, «үземне энә өстендә кебек хис итәм».- диде. Мин моның Таатин эше белән бәйле түгелме икәнлеген сорадым. Гыйләжев раслап жавап бирде Ниһаять, мине бер читкә алып китеп, Гыйләжев болай лип сөйләде
Элек ул да Тавлин шикелле үк советка каршы кеше булган. Хәзер ул үзенен карашларын үзгәрткән, әмма элекке гаебе өчен авыр хак түләргә туры киләчәк икән: дәүләт иминлеге органнары ана. советка каршы кеше булып кыланып, шпионнар оешмасын ачу бурычын йөкләгәннәр Гыйләжев мина бу эшнең бик газаплы булуыннан зарланды, бөтен вакытын алуын әйтте, эшнен асылын белмәгән хәлдә галәмәт зур механизмның бер шөребе кебек эшләргә туры киләчәк, диле Бу эше өчен ул ышаныч та казана азмый, аз гына бүләк-фәләне дә тәтеми икән Гыйләжев үзе сөйләгәннәрне беркемгә дә әйтмәскә кушты, юкса конспирацияне бозган өчен аны каты жәза көтәчәк икән. *
Бу гариза бик тә әләккә, доноска охшаган Ләкин бу очракта Сезнен ышанучанлыгыгыз гажәпләндерә. моны бары тик Сезнен гажизлегегез. гасабилануыгыз яки нишләргә белмәвегез белән генә анлатып була Ә бәлки Сез әлеге кыздан шикләнеп, анын карашларыгыз үзгәргәнлеген хәбәр итүен теләгәнсездер9 Монын урынына гаепләү маддәләрегез арткан гына 58-10. 1нче өлеш—«советка каршы агитация» һәм 58-11 —«советка каршы оешма төзергә ниятләү» дигән маддәләргә 121 нче маодә—«ачарга тиеш булмаган мәгълүматларны ачу» дигәне дә өстәлгән.
Мәҗит Рәфыйков Сез бер атна сак астында утыргач. 1950 елнын мартында кулга алынган. Аннан алда, 28 мартта Сездән, анын турында нәрсәләр беләсез, дип сораганнар. Сез таныш икәнегезне әйткәнсез, мөнәсәбәтләрегез «иптәшләрчә генә» булганлыгын, икс арада шәхси исәп-хисап юклыгын белдергәнсез Сүзләрегезне раслап: «Рәфыйков үзен Ватаннын чын патриоты итеп тозты һәм бер төрле дә советка каршы уйдырмалар сөйләмәде».—дигәнсез. Сонрак Сез икегез дә тәнкыйть рухындагы бер сөйләшүегезне исегезгә төшергәнсез Аны төрлечә шәрехләп булыр иде. әмма тикшерүче ана гаепләүгә туры килә торган эчтәлек кенә салган Сез Рәфыйков белән студентларча гына тамак ялгап азгач, йөреп керергә чыккансьн Әдәбият турында фикер алышкансыз, аннары Рәфыйков хан улы турында бер легенда сөйләгән. Хан үзенен улына үткен алтын уклы жәя бүләк иткән, жәинс һәрвакыт—иңендә, укларны исә кында сакларга кушкан Әмма хан улы жәя белән укларны каядыр куйган да оныткан Исенә төшереп алып караса, жәя дә. кын ла яраксызга әйләнгән, бары тик алтын уклар гына сакланып калганнар Нәтижә шул уклар белән жәя һәрвакыт янда булырга һәм халыкка кирәк чакта агарга шеш Сез шул чакта Рәфыйковка колхозчыларның авыр тормышы турында әйткәнсез һәм тук яшәү өчен, мөгаен. Америкадагы кебек фермерлар булу кирәктер, дигәнсез
Рәфыйков сорау алулар вакытында үзен кискенрәк һәм ачыграк тота Ул үзенен дәүләт иминлеге органнары белән 1944 елдан ук хезмәттәшлек итүен таный. 1950 елнын 29 маенда сорау алганда Сезнен белән лейтенант Михесв кушуы буенча танышканлыгын әйтә. Сезне советка каршы сөйләшүләргә махсус котыртуын да яшерми. «Шул рәвешле.- ди ул. -Михеев өйрәткәнчә 1949 елнын ноябрендә Гыйләжев белән сөйләшкәндә мин үземне советка каршы кеше итеп күрсәттем, ана теләктәшлек белдердем һәм Гыйләжевка алга таба да советка каршы сөйләшүләр өчен шартлар тудырдым» Кыскасы, ул яшь иптәшен һәртөрле котыртып юра
Әлбәттә, ул чордагы сорау алу беркетмәләренә тәнкыйть белән карарга кирәк Мина тикшерүченең, гаепләнүчедән сорау алып га тормыйча уз кулы белән тутырган беркетмәләре белән дә очрашырга туры килде. Еш кына тикшерүче ку тга алынган кешенен сөйләгәннәрен язып барганда анын «бер танышым белән
сөйләштем» дигән сүзләренә «советка каршы сүзләр сөйләштек» дип өсти торган булган. Шулай да Сезнен эшегездәге беркетмәләрне һәм Тавлин белән Рәфыйковтан сорау алу беркетмәләрен укып өйрәнеп чыккач, мин жинсл сулап куйдым Сез аларга карага гаделрәк һәм дөресрәк тоткансыз үзегезне Мин мона игътибарны тагын тунын өчен дә юнәлтам. 90 нчы елларда алар тарафыннан Сезне. 19>0 елда үзен лаеклы тотмады, дип гаепләү омтьиышы да булды Шул чагышта I атарстан Язучылары берлеге идарәсе Рафаэль Мостафин җитәкчелегендә комиссия төзеде Ул комиссия лә. мин караган материаллар белән танышып чакканнан сон хирнын бәхетсез язмышында Сезнен гаебегез юк. дигән нәгижәгә килде Өчегез дә язучылар булып киткәнсез, ләкин Сез алар арасында талантлырак булгансыз
1950 слнын 28 октябрендә СССР Дәүләт иминлеге министрлыгы каршындагы Махсус кинәшмә Сезне 7 елга хезмәт белән төзәтү лагерена ябарга дигән карар чыгара 1950 елның 30 ноябрендә Сезне этап белән Казаннан Караганда өлкәсенең Долинское авылындагы 9 нчы лагерьга озаталар. Ул лагерь (Карлаг) 1931 елдан 1959 елга кадәр эшли. Сез анда чагында лагерь башлыклары полковниклар В М Маевский белән 3. П Волков була. 1951 елның гыйнварына лагерьда 45675 тоткын булып, аларнын яртысы диярлек сәяси маддәләр белән хөкем ителгән. Тавлин белән Рәфыйкоалар да лагерьга җибәреләләр.
Контрреволюцион җинаятьләре өчен хөкем ителеп. СССР Эчке эшләр министрлыгы лагерьларында, колонияләрендә, төрмәләрендә һәм сөргеннәрдә тотылган кешеләрнең эшләрен яңадан карау буенча Үзәк комиссиянең карары белән 1955 елнын 13 февралендә Сезнең эшегез туктатыла, һәм 1955 елның 6 июлендә Сез азат ителәсез. Шул вакытта ук Тавлин белән Рәфыйков та аклана һәм азат ителә.
Сез туган якларыгызга кайтып. Югары Баграж авылы клубына мөдир булып урнашасыз Шул ук вакытта үзегезне университетның тарих-филология факультетына читтән торып уку өчен 2 нче курска кабул итүләрен үтенеп гариза бирәсез. 1956 елнын февралендә татар әдәбияты кафедрасы мөдире X. Г. Госманов тәкъдиме белән Сезне көндезге укуга күчерәләр, отличник буларак, югары стипендия ала башлыйсыз, пенсионер улы булганга уку өчен түләүдән дә азат итәләр. Ләкин бу юлы да университет студенты булып озак йөри алмыйсыз. Профессиональ язучы булырга ниятләп. 1957 елнын октябрендә Мәскәүгә китеп барасыз һәм Югары әдәби курсларга укырга керәсез, аны шәп кенә тәмамлап га чыгасыз.
Сез үзегезнен жәфа чигеп йөргән елларыгызны искә алырга яратмый идегез. Сезне һәрвакыт яңа сюжетлар кызыксындыра иде. моның матур бер нәтиҗәсе дүрт томлык әсәрләрегез (Казан. 1993-1994) булды. Сез бик күп дәрәҗәле әдәби премияләр алдыгыз, пьесаларыгыз илнең күп кенә театрларында куелды. 1993 елда Сез Татарстан Республикасының халык язучысы исеменә лаек булдыгыз.
Сез 75 яшегездә, язучы, кеше һәм гражданин буларак, даныгызның иң югары ноктасында бу фани дөньядан китеп бардыгыз. 2002 елнын 13 марты иде бу Сез Тавлин белән Рәфыйковтан озаграк яшәдегез. 1990 елларның яңа меңъеллыкка аяк басалган сонгы халык язучысы булдыгыз. Мин Сезнең белән соңгы тапкыр Сез инде каты авырган чакта сөйләшеп утырдым Нәкыя Илһамовнаның. улларыгызнын, оныкларыгызнын нинди зур игътибар белән кайгыртуларын күрдем. Авыруыгыз Сезне төшенкелеккә салмады. Сез күтәренке күңелле булырга тырыштыгыз Шулай да физик авыруыгыздан тыш Сезне илдәге вәзгыять тә борчый, жәмгыятьнен Сез теләгәнчә үк булмавы кәефегезне кыра иде шикелле.
Ышаныгыз, бу хатны тәмамлавы бик кыен мина. Без озак еллар бергә булдык. Сезгә беркайчан да жавап алынмаячак хат язарга туры килер дип кем уйлаган! Хәер. Аллаһынын кодрәте киң. бәлки төштә булса да ул миңа Сездән хәбәр китерер әле
Марс Шабаев тәрҗемәсе.
Редакциядән
Куп еллар үткәч мәсьәләгә яналан әйләнеп кайтуыбызның сәбәбе шулг булачак әдипләрне хөкем итү вакыйгасы һаман әле төрлечә шәрехләнеп килә Тикшерү материалларын өйрәнгән авторның ошбу язмасы 57 ел элек булган хәлләргә аныклык өсти, аларнын аерым фаҗигаләр суммасы гына түгел, гомум, уртак фаҗига булуын ачып сала.
1950 елгы хәлләр «Сүнмәс утлар балкышы» дигән китабыбызда да чагылдырылды Мәсьәләне махсус өйрәнгән Рафаэль Мостафин язган «Аныклагыч мэгълүмат-та (384 бит) татар студентлары өстенә төшкән җәбернен асыл сәбәбе дә. аларны пычрату-гаепләү системасы да аермачык күрсәтеп бирелә Дүртенче студент та була эле анда •Аныклагыч мәгълүматта анын соклангыч ныклык фидакарьлеге дә бәян ителә

Реклама