ФӘННИЛЕК — МИЛЛИ МӘГАРИФНЕҢ НИГЕЗЕ


Мәгариф ул гомумкешелек культурасының бер тармагы гына түгел Югары дәрәҗәдәге мәгариф системасы (тирән белемнәр стандарты, тиешле мат- ди-техник база, сәләтле һәм тотрыклы кадрлар, алдынгы педагогик технология һ. б ) булган илнең икътисады да югары, халыкның тормыш, культура-өхлак дәрәҗәсе дә тиешенчә, милләтләр дә тату
Мәгариф системасы башкарган чараларда җәмгыятьтәге икътисади багланышлар да, сәяси интеграциялөү процесслары да. мәдәни үсеш юнәлешләре дә фокуста җыелган кебек очрашалар Шуларны истә тотып уку йортлары яшьләргә дөрес хезмәт тәрбиясе, тирән белемнәр бирергә, төрле халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырырга, башка халыклар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләргә тиеш
Россия Федерациясе — күп милләтле дәүләт Аның мәгариф системасы да унитар принципта корыла алмый Һәр халыкның үзенең мәгариф системасы була Анда халыкның милли үзенчәлекләре дә, тарихи үткән юлы да, гореф- гадәтләре дә, этнопедагогик һәм этнопсихологик үзенчәлекләре дә исәпкә алынырга тиеш. Мәгариф үсешен тәэмин итү өчен төзелгән концепциядә болар исәпкә алына.
Мәгариф системасына реформа башланган 1990 нчы елларда милли идеологиягә нигезләнгән мәгарифне үстерү концепциясе булмау бу эшне катлауландырды Демократияләшү юнәлешендә барган үзгәрешләр, милләтләрнең үзаңы үсү, мөстәкыйльлеккә омтылу күренешләре милли мәктәпнең теоре- тик-методологик нигезләрен эшләүне көн тәртибенә куйды Бу чорга Россия Федерациясендә дә Татарстанда да мәгариф үсешенә юнәлеш бирерлек концепция юк иде Заман таләбе нигезендә бу документлар булдырылды Хәзер шул процессның этапларын карап китик
Элекке СССР һәм хәзерге Россия Федерациясе күләмендә бу эш түбәндәгечә барды Совет мәктәбе белем бирү системасында милли мәктәпне мөстәкыйль уку йорты тибы итеп раслаган беренче норматив документлар 1918 елда чыкты Анда милли мәктәпкә түбәндәге билгеләмә бирелгән «Россия Республикасында милли мәктәп дип азчылык халыкка хезмәт күрсәтүче мәктәп атала Күпчелек мәктәпләрдән ул теле белән аерылып тора Милли мәктәптә укыту ана телендә алып барыла Ана теле белән беррөттөн. милли әдәбият һәм ул халыкның тарихы өйрәнелә Азчылык халык укый торган милли мәктәпләрдә бу өлкәдә күпчелекне тәшкил иткән халыкның телен өйрәнү
мәҗбүри» (Возрождение народов Российской Федерации и формирование национальных систем образования. Вып. 1-3. — М . 1992-93 ).
Совет властеның башлангыч 15 елында мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендәге сәясәт төрле милләтләрне үстерү юнәлешендә барды Моңа кадәр уз телендә укый-яза белмәгән 40 этноска әлифба булдырылды, барлык милләтләр өчен башлангыч мәктәпләр эшләде милли мәктәпләр өчен укытучы кадрлар хәзерләү оештырылды.
1929 нчы елда Россия Федерациясендә 85 педучилищеда һәм 8 пединститутта милли кадрлар хәзерләнде Моннан тыш тагын 24 пединститутта милли мәктәпләр өчен укытучылар хәзерли торган аерым төркемнәр эшләде
Утызынчы елларның икенче яртысыннан илдә шактый үзгәрешләр башланды Индустриаль үзәкләр барлыкка килү, шәһәрләрнең үсүе, авыл халкының промышленность үзәкләренә күчүе, армиядәге реформа, андагы команда теленең рус телендә генә алып барылуы һ б сәбәпләр рус теленең кулланылу сферасын киңәйтте Бу хәлләр милли мәктәпләргә дә үзгәрешләр кертте 1938 нче елның 13 нче мартында СССР хөкүмәтенең -Милли республикалар һәм өлкәләр мәктәпләрендә рус телен мәҗбүри укытуны кертү- турындагы карары чыкты Карар СССРдагы рус булмаган 71 миллион халыкка кагылды
Бу карарны хөкүмәтнең мәгариф өлкәсендәге яңа идеологик доктринасы башлану дип әйтергә була Аның төп максаты алга таба илдә милли беришле (бертөрле) җәмгыять төзү иде
1958 елда чыккан мәктәп турындагы закон милли мәктәпләр тормышын тамырдан үзгәрткән хәлиткеч документларның берсе булды. Бу вакытта СССРда милли мәктәпләрдә 94.7 миллион укучы белем ала иде Закон нигезендә ата-аналарга балаларын укыту өчен мәктәпне үзләренә сайлап алырга хокук бирелде. Рус теленең кулланылу сферасының көннөн-көн үсүен күреп торган ата-аналар. әлбәттә, үзләренең балаларын рус мәктәпләренә бирә башладылар Милли мәктәпләр әкренләп кимеде, аларның күбесе ана теле укытыла торган рус мәктәпләренә өйләнде Төмән, Чилөбе, Свердловск, Пермь. Ульяновск. Куйбышев һ б өлкәләрдәге йөзләгән татар мәктәпләре шушындый язмышка дучар булды
Закондагы үзгәрешләрне коммунизм төзүдәге алда торган яңа бурычлар белән аңлатырга тырыштылар, ләкин прагматик максат ачык билгеләнде милли үзенчәлекләре булмаган җәмгыять төзү Бу максат 1960 нчы елларда тагын да конкретлашты яңа җәмгыять күпмилләтлелектән котыла, яңа җәмгыятьтә бер генә милләт — -совет халкы- гына булачак, алар социалистик идеологиягә буйсыначак, рус телендә сөйләшәчәк
1966 елда союз күләмендә Мәгариф министрлыгы оеша. Ул үзенең эшен милли мәктәпләрне кысрыклаудан һәм мәгариф системасын руслаштырудан башлый 1968 елдан 1980 елга кадәр КПСС Үзәк Комитетының һәм СССР Министрлар Советының дүрт карары чыга Болар барысы да милли мәктәпләрдә рус теленең ролен киңәйтүгә юнәлдерелделәр Югары уку йортларында ана телендә белем бирү кискен тәнкыйтьләнде Мәгарифнең барлык буыннарында унитар система хакимлеге башлана
Казан дәүләт педагогия институтында 1950-60 нчы елларда белем алган кешеләр хәтерлиләрдер, ул елларда һәр факультетта параллель ике бүлек эшләде рус бүлеге һәм татар төркемнәре Физика-математика факультетында ул елларда саф татар телендә безгә белем һәм тәрбия биргән укытучыла- рыбыз хәзер дө күз алдында математиклардан профессор М Әлмөхөммөтов, доцентлар К Йосыпов, К. Юнысов. Б Газизов. физиклардан фән кандидатлары, доцентлар Г Кудашев. Ш Таҗетдинов М Галиев, С. Зиннөтов һ. б Бу укытучылар әзерләгән белгечләр СССРның бик күп өлкәләренә эшкә китәләр иде
Алга таба пединститутта татар бүлекләре ябылдылар.
1950 нче еллар ахырыннан башлап милли мәктәпләр миллилек сыйфатын бетерә башлады Югары классларда, аннан 5-8 классларда, алга таба башлангыч мәктәпләрдә дө укыту рус теленә күчте, ана теле укыту теленнән уку
предметы дәрәҗәсенә әйләнде Рус теле милләтләр арасындагы аралашу теленнән икенче ана теле статусына кучте 1974-75 нче уку елында милли мәктәпләрнең уку планында ана теле һәм әдәбиятына атнага 39 сәгать, ө рус теле һәм әдәбиятына 70 сәгать вакыт бирелгән иде Милли мәктәпләрдә рус теле һәм әдәбиятын укытканда класстагы укучылар 15 кешедән артмый торган төркемнәргә бүленде, укытучыларның хезмәт хакларына 15% өстәмә түләнде СССРның барлык регионнарында да мәктәптә укытыла торган фәннәр бер үк программа нигезендә укытылды Фәннәрнең эчтәлеге сыйнфый һәм пролетар кыйммәтләр идеологиясе белән сугарылган иде
1958 елгы мәктәп турындагы закон кабул ителгәнче Россия Федерациясе мәктәпләрендә укулар 46 телдә алып барылды Сиксәненче еллар уртасына бу сан 18 гө генә калды Татар һәм башкорт мәктәпләре тулы урта белемне ана телендә бирсәләр, тува һәм якут мәктәпләрендә ана телендә уку 7-8 класска кадәр, чуаш, мари мәктәпләре башлангыч классларда гына, ө калган 12 телдәге милли мәктәпләрдә ана телендә уку ике-өч елдан артмады
Ана телендә укытыла торган милли мәктәп рус телендә укытыла торган милли мәктәпкә өйләнде Гадөти рус мәктәбеннән аның аермасы шунда — мондый мәктәпләрдә атнага берничә сәгать ана теле дәресе керә Татарстан мәктәпләре өчен дә бу бик табигый күренешкә өйләнде Казанда гына да мәсәлән, бу чорда утыздан артык татар мәктәбе ябылды, милли мәктәпләрдән 2 генә мәктәп калды Бауман районының 35 нче һәм Совет районының 106 нчы мәктәбе. Аларда барлык фәннәр дә рус телендә укытылды, татар теле укыту предметы гына булып калды Мәктәпләрнең исемнәре -рус телендә укытыла торган милли татар мәктөбе-нө өйләнде Кызыграк яңгырый, әлбәттә
Мәгариф эшендәге мондый юнәлеш үзенең нәтиҗәләрен дә бирде берничә буын мәктәп баласы туган теленнән һәм мәдәниятеннән, милли традицияләреннән читләштерелде, чит телдә тәрбияләнде Милләтләрнең ана теле кысрыкланды. җәмгыятьтә кулланылышта бер генә тел калды
Милли республикаларда милли мәктәпләр кимегәннән кими барды Ул республикаларда яшәүче руслар андагы җирле халыкның телен өйрәнүдән «котылдылар» Җирле халыкның теле кухняда гына файдаланырга ярый торган тел булып калды
Марксистик идеология буенча милләтләр, ахыр чиктә берләшеп бер генә төрле халыкка әверелергә тиеш. Ләкин, классиклар фикеренчө. билгеле бер шартта гына милләтләрнең экономикасы һәм мәдәнияте чәчәк аткан очракта КПСС идеологлары бу чорны көтеп тормаска булдылар, бердәм совет халкын төзүне ашыктырдылар Ләкин бу кешелек җәмгыятенең үсеш законнарына тулысынча каршы килә Табигать тудырган үсемлекләр һәм хайваннар дөньясында һәрбер җан иясе — табигатьнең күпьеллык иҗат нәтиҗәсе Шуңа күрә дө үсемлекләр һәм хайваннар дөньясындагы һәр генетик төрне саклау өчен күп көч куела, законнар чыгарыла Шуның кебек үк. һәр халыкның, кечкенә генә этносның да теле, мәдәнияте, үзаңы, менталитеты кешелек дөньясының иҗаты, байлыгы дип саналырга хаклы. Аерым этнос-халыкның мәдәнияте — ул бөтен халык байлыгы Бу байлыкны сакларга, үстерергә кирәк Моны аңламыйча күп милләтле дәүләт төзеп булмый
СССРның таркалуы, тоталитар партия-совет системасының җимерелүе демократияләшү элементларына юл ачты халыкларның үзаңы уянуга ярдәм итте. Милли мәгарифнең кирәклеге көн тәртибенә килеп басты милли мәгариф системасы унитар дәүләт таләпләрен генә түгел, ө халыкларның, милләтләрнең теләкләрен дө канәгатьләндерергә тиеш, милли мәктәпләр яңадан торгызылырга. уку ана телендә алып барылырга белемнәр эчтәлегендә милли мәдәният тарихи мөгьлүмат тиешенчә урын алырга тиеш
Таләпләр урынлы булса да. кызганычка каршы, бу чорда милли мәгарифне үстерүнең, фәнни яңартуның төпле концепциясе һәм Россия хөкүмәтенең моны эшләргә теләге дө булмады Кайбер инициатив төркемнәрнең Россия Федерациясендә милли мәгарифне җайга салуны күз алдында тоткан программалар һ б төр документлар тәкъдим итүен күрсәтеп үтәргә кирәк Шуларның
берничөсенө тукталыйк.
1 РСФСР мәгариф министрлыгы 1990 елның 22 февралендә «РСФСР- ның милли (рус булмаган) уку йортлары программасын» кабул итте. Ул 1990- 1995 елларга исәпләнгән иде Ләкин программа милли мәктәпләрнең яңадан тууы һәм үсүе өчен бернинди дә чаралар тәкъдим итми, милли мәктәпләргә яңа шартларда косметик ремонт үткәрүне генә күздә тота. Милли мәктәпнең статусы элеккечә кала бирә: уку рус телендә алып барыла торган милли мәктәп
2 СССР Педагогия фәннәре академиясенең авторлар группасы милли мәктәпләрнең яңа моделен тәкъдим итте Авторлар мәгариф системасында белем стандарты инвариант һәм вариантлы өлешләрдән торырга тиеш дип исәпли Инвариант өлеше барлык типтагы гомуми урта белем бирүче уку йортлары өчен дә мәҗбүри Ул белем стандартының гомумсоюз компоненты дип атала. Вариантлы өлешләргә аерым республикалар һәм мәктәп компонентлары керә Авторлар фикере буенча, аерым республикаларда (мәсәлән Татарстанда) уку йортлары өчен уку планы төзегәндә болар исәпкә алынырга тиеш Татарстанда милли мәгарифне үстерү концепциясен һәм программасын әзерләгәндә без моны исәпкә алдык. Уку планнарында -Татарстан һәм татар халкы тарихы». -Татарстан географиясе», -Татарстанның экономикасы Татарстанның экологиясе- һ. б үзенчәлекле уку предметлары кертелде Бердәм уку планы урынына күп төрле уку планнары барлыкка килде Һәр мәктәпкә үзенә туры килгән уку планын сайлап алырга мөмкинлек бирелде
Милли мәктәпнең бу моделен тәкъдим итүче авторлар укыту-төрбия процессында милли традицияләрнең, этнопедагогика һәм этнопсихологиянең дә роленә игътибар бирергә тәкъдим иттеләр.
3 1989 елда СССР Фәннәр академиясе -Мәктәп- исемле Бөтенсоюз фәнни- тикшеренү коллективы оештырган иде Алар да милли мәктәпне үстерүнең яңа вариантын тәкъдим иттеләр Авторлар фикеренчө мәгариф системасында төп буын булып башлангыч мәктәп тора Башлангыч классларда һәр милләт үз баласын үз ана телендә укыта ала. тәрбиядә милли мәдәният исәпкә алына, аннары укыту һәм тәрбия гомум Россия җирлегенә һәм дөнья культурасы дәрәҗәсенә күтәрелә.
Милли мәгарифне үстерү юлында өч принцип тормышка ашырыла
— Милли мәктәп милли мәдәнияткә таяна, укучыда милли үзаң формалаштыра.
— Милли мәдәният башка халыкларның мәдәнияте белән баетыла;
— Милли мәктәпнең белем стандарты цивилизацияле илләрнең белем стандарты белән төңгөллөштерелө
Бу концепциянең милли мәктәпләр өчен уңай яклары күп иде Шуңа күрә ул РСФСР мәгариф министрлыгының коллегиясендә (1991 елның марты) уңай бөя алды Ләкин концепциянең җитешсезлеге дә бар иде Күрсәтелгән принципларга нигезләнгән программалар, технологияләр булмау бу концепцияне тиешенчә тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде
Татарстанда да 90 нчы еллар башында милли мәгарифне торгызуга омтылыш зур иде Ләкин бу эшне башлап җибәрергә теоретик белемнәребез юк дәрәҗәсендә булды Татар мәктәбен яңадан торгызу, үстерүнең теоретик-методологик проблемаларын тирөнтен өйрәнергә, аның концепциясен яңадан тудырырга туры килде
Татар мәгарифен үстерү концепциясе 1991 елда Татарстан мәгариф министрлыгы коллегиясендә кабул ителде Концепциядә татар мәгарифенең халык һәм дәүләтнең күп баскычлы тәрбия системасы булуы, аның милли традицияләргә, дөнья педагогикасының алдынгы тәҗрибәсенә таянуы ассы- зыклана укыту һәм тәрбиядә ана теленең роленә, дөнья мәдәниятен өйрәнүдә рус теленең әһәмиятенә басым ясала (Концепция развития татарского про- свещения // Панорама. №8. 1991).
Татар милли мәгарифен үстерү принциплары «укыту һәм тәрбия процессы төрки халыклар, көнчыгыш һәм ислам культурасына таяна, шуның белән
беррөттөн. дөнья илләренең, беренче чиратта көнбатыш дәүләтләренең алдынгы педагогик тәҗрибәсенә таяна» диелә
Безнең концепциянең шушы принцибы Россия Федерациясенең мәгариф концепциясе төзү идеологларына ошап бетмәде Ничек инде ул Татарстанда татар мәктәбендә христиан дине кануннарына түгел, ислам кыйммәтләренә табыналар7 Ләкин татар мәгарифен үстерү концепциясен бу нигездә төзүнең сәбәпләре һәркемгә ачык Тоталитар дәүләт системасының унитар мәгариф системасы эчтәлеге белән дә милләтләрне рухи канәгатьләндерү ягыннан да гамәлгә яраксыз иде Милли мәктәпне яңа шартларда торгызу һәм үстерү өчен икенче идеология кирәк булды Татар халкының борынгыдан килгән тәрбия кануннары бар Төрки халыкларның үзләренә генә хас үзенчәлекле традицияләре бар Көнчыгыш һәм ислам культурасы күп гасырлар буе укыту һәм тәрбия эшендә уңышлы файдаланылган
Югарыда күрсәтелгән принцип татар милли мәгарифен үстерү концепциясенең нигезен тәшкил итәргә тиешлеге аңлашыла булса кирәк
Татар мәгарифен үстерү концепциясе Татарстаннан читтә яшәүче татарларны да күздә тотып төзелде
Концепциянең безнең Республикада киң фронт белән гамәлгә ашырылуының сәбәбе шунда, бу эш концепция төзү белән генә тукталмады, ө концепцияне тормышка ашыруның конкрет программасы төзелде һәм аның үтәлеше мәгариф министрлыгы, район һәм шәһәр мәгариф бүлекләре тарафыннан даими контрольдә булды
Татар мәгарифен үстерү программасындагы кайбер чараларны искә төшерү урынлы булыр Иң беренче чиратта татар теленең дәрәҗәсен, ролен күтәрү чаралары күрелде, аның иң үтемле һәм нәтиҗәле юлы итеп балалар бакчасында тәрбияләнгән балалардан алып урта мәктәпләрдә укучы һәр сыйныф баласына да татар теле һәм әдәбияты мәҗбүри дөрес итеп кертелде 1991 елның 1 сентябреннән бу эш гамәлгә керде
Балаларны татар мәктәбендә ана телендә укытуга күчерү чаралары түбәндәгеләр иде:
а) татар гимназияләре, лицейлары ачу Махсус уку планы буенча белем бирә торган бу тип уку йортларының гадөти урта мәктәпләрдән өстенлекләре күп иде Шуңа күрә гимназияләрдә укырга теләүчеләр дө күп булды Шәһәрләрдә, район үзәкләрендә шактый санда лицей һәм гимназияләр ачылды;
б) лицей һәм гимназияләрдә укырга барлык балаларның да хәзерлекләре җитмәскә мөмкин Мондый очракта алар татар мәктәпләрендә укый алалар
в) тулысынча татар мәктәбе оештыру мөмкинлеге булмаганда рус мәктәбендә I класстан башлап татар класслары ачу
г) рус мәктәпләрен татар мәктәбенә өйләндерүнең тагын бер юлы тәкъдим ителде Бу шәһәр шартларында микрорайоннарда балаларны бер мәктәптән икенчесенә күчерү уңайсыз булган очракта эшләнде Рус мәктәбенең I классына татар балалары гына алына, башка классларда укулар рус телендә дәвам итә Киләсе елга тагын I класска татар балалары алына Шулай итеп 10 елдан рус мәктәбе татар мәктәбенә әйләндерелә
Республикада барлык балаларга да татар теле керү һәм татарча укыта торган уку йортларының саны арту укытучы кадрларны күпләп хәзерләү кирәклеген китереп чыгарды Шул уңайдан яңа шартларда эшләүче педагогик кадрларны хәзерләүнең яңа концепциясе төзелде
Программаны үтәүнең конкрет чараларыннан районнардагы һәм шәһәрләрдәге мәгариф бүлекләре мөдирләренең милли мәгариф буенча ярдәмчеләре урта мәктәп директорларының милли мәгариф буенча ярдәмчеләрен билгеләүне дө санарга кирәк Программаны үтәүдә аларның файдасы күп булды
Милли мәктәпнең күтәрелеше халыкның этнос буларак үсүенә китерде Чыннан да этник күтәрелеш белән милли мәктәп арасында турыдан-туры бәйләнеш бар Беренчедән этник культура элементлары милли мәктәп үсе
шенең нигезен тәшкил итә Икенчедән, милли мәктәп халыкның этник үсешен тормышка ашыручы магистраль юл ул.
Милли мәктәп этносның милли культурасын формалаштыра, дидек Ләкин милли мәктәпнең максаты бу гына түгел әле Милли мәктәп этносны соңгы елларда дөньяда барган цивилизацияле үсешкә, мөдөни-социаль-демог- рафик үзгәрешләргә дә хәзерләргә тиеш Ә моның өчен милли мәктәпләрдәге укытуның эчтәлеген уку планнарын бу үзгәрешләргә яраклаштырып үзгәртеп камилләштереп торырга кирәк
Милли мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясенең әһәмияте зур Укучыларны тормышка әзерләү иң мөһим проблемаларның берсе Этносның хезмәткә әзерләү традицияләре исәпкә алынырга тиеш Гомер-гомергө татар халкында агач эшкәртү агач материалы белән корылмаларны бизәү, алтын көмеш белән тире белән эшләү, чигү һ. б юнәлешләрдә эшләү алга киткән булган Болар милли мәктәптә үз урынын алырга тиеш Чөнки онытылып баралар иде Бу уңайдан Ерак көнчыгыш һәм төньяктагы аз санлы халыкларның балаларын хезмәткә әзерләүдә җибәрелгән хаталар гыйбрәтле. Унитар мәктәп систе-масы тәртипләре буенча ул балаларны шәһәрләрдә укыталар, интернатта тоталар аларны хезмәткә әзерләү дә шәһәр шартларына яраклаштырыла иде Мәктәпне тәмамлап өйләренә кайткан бу балалар эшкә керешергә тиеш Ул җирлектә халыкның төп шөгыле болан асрау һәм аучылыктан гыйбарәт Ә балалар әлеге хезмәткә өйрәтелмәгән. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен милли мәктәпләр укучыларны хезмәткә хәзерләүне көчәйтергә тиеш Шуның белән беррәттөн хезмәткә хәзерлөре хәзерге заман икътисадына яраклаштыру да мөһим чараларның берсе Милли мәктәпләрдә укучыларны тормыш өчен түбән квалификацияле эшче кадрлар итеп кенә әзерләү дип аңламаска кирәк, цивилизацияле җәмгыять нинди кадрларга мохтаҗ, шуңа хәзерләнергә кирәк. Хәзерге көндә Япония дәүләте тормышның барлык юнәлешләрендә гүзәл уңышларга ирешкән икөн-моның сәбәбе мәктәптә Япония мәктәпләрендә укучыларга тирән белемнәр дә бирелә тиешенчә хезмәткә әзерлек тә булдырыла
Милли мәгарифне тиешенчә үстерүдә объектив һәм субъектив кыенлыклар да бар федераль һәм милли-региональ дәрәҗәдә милли мәктәпләрнең максаты һәм укучыларга биреләсе белемнәр эчтәлеген килештерүдә каршылыклар бар күп сандагы уку планнарыннан кирәклесен сайлап алу өчен нигезле рекомендацияләр юк дәрәҗәсендә, белем стандартының милли- региональ компоненты тиешенчә эшләнмәгән һ. б
Алга таба эшләнергә тиешле чараларга тагын түбәндәгеләрне өстәр идем
— бүгенге көн һәм алдагы еллар өчен милли мәктәпнең укыту эчтәлеге буенча гомуми теориясен булдыру;
— белем стандартының федераль һәм милли компонентларында милли культура, күршеләр культурасы һәм дөнья культурасы кыйммәтләренең оптималь бәйләнешен булдыру
— милли мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту аларда эшләү өчен хәзерлекле кадрлар хәзерләү
Бу шартларны үтәгәндә милли мәктәпләрнең алда торган бурычларны үтәл чыгуына шикләнмәскә мөмкин

Реклама