АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Күлле Киме
Күлле Киме авылы Әтнә районынла. район үтәге Олы Әтнә авылыннан 15 чакрымда, Коркачык станциясеннән—45, Казан шәһәреннән 86 чакрым ераклыкта урнашкан.
Археологлар Күлле Киме авылы янында ХУ1-ХҮП йөхтәргә мөнәсәбәтле зират булуын ачыклаганнар
XVIII йөзлә Күлле Киме авылында 147 ясаклы татар һәм 2 керәшен татары яшәгәнлеге мәгълүм. А. Артемьен (1866) Күлле Киме авылы турында түбәндәге мәгълүматларны китерә Үртәм суы янындагы бу авылда 148 хуҗалыкта 467 ир-ат һәм 504 хатын-кыз көн иткән һәм анда бер мәчет булган 1898 елгы китапта Күлле Кимедә татарлар яши дип әйтелә. К. П Берстель (1908) авылда 1129 тагар кешесе яшәгәнлеген теркәгән
Н. Борһанова мәгълүматларына караганда. Күлле Киме авылы халкы күршедәге Күәм, Әйшиасты, Үртәм. Казак Үртәме, Жилгелдс. Бактачы. Каенсар авыллары белән бергәләшеп июнь аенын беренче декадасында Калатау җыены үткәргән
Авыллар оешу тарихын өйрәнү өчен шәжәраләрнсн әһәмияте зур «Күлле Киме нәсел шәҗәрәсе* дип аталган шәҗәрәдә сөйләнелгәнчә. Бөерле авылыннан оч бертуган чыгып, өчесе өч авылга нигез салган: Айтуган—Каенсарга. Көнтуган Ары авылына, Иртуган—Күлле Киме авылына төп баба булганнар
«Күлле Киме авылы шәҗәрәсе* 1973 елгы археографик зкспслинии накытынла Татарстан Республикасының Күлле Киме авылында Хәмитова Саимә Хәйретдин кызыннан (1901 елда туган) язып алынды Анын сүзләренә караганда, шәҗәрәне н язма варианты китап рәвешендә булып, шәхес культы елларында югалган Анын күчермәләре булу ихтималы да юк түгел «Язып алынган текст мирасханәлә 99 кол., 1 тасвир, 36 эш берәмлеге булып саклана*, дип яза М Әхмәтжанов
Олылар сөйләве буенча, авыл башта ялгыз карама үсеп утырган җирлә, ягъни иске зират дип йөртелгән төштә, урнашкан булган.
Көннәрдән бер көнне Бөерле дигән гатар авылыннан өч бертуган егет анылнын иске урынына, ягъни урман, су буендагы каравылчы мари йортына килеп чыкканнар Йорт хуҗасы мари аларны күреп шулкадәр курыккан ки. хәтта өеннән чыгып йөгергәндә аягына кия торган итеген лә оныткан Бераздан туктап ХАТ алгач, итеге юклыгын абайлаган һәм яналан килеп тагар егетләреннән «кимсм иу* дип сораган «Кимем, кимсм* дип кабатлаган, ялварган, бирүләрен үтенгән, ли Бу егетләр марига итеген биргәннәрдерме, юкмы—билгесез Әмма шунысы билгеле алар үзләре урнашкан урынны Киме дип атаганнар Тирә юньдә су. күлләр күп булганлыктан, соңыннан күлле сүзен дә өстәп, бу урынны Күлле Киме дип йөртә башлаганнар, ди...
Дма.чы. Башы журначның 2006 сиы 6 санымда
Өч ир туган бер урында озак тора алмаган Ин өлкәне Иртуган Күлле Кимеде яшәп калган Айтуган исемлесе елга-сунын аргы ягына чыгып, үзенә төпләнү өчен каенлыкны сайлаган һәм ана Каенсар исеме биргән Өченче туганнары Иртуган арырак киткән һәм Ары дип аталган авылга нигез салган.
Киме халкы беренче килеп урнашкан шушы урында 300 еллар чамасы яшәгән Ел га-су буендагы жирләр житми башлагач, берничә гаилә хәзерге Киме урынына күченеп килгән. Тора-бара Арыслан. Эшер. Жәгьфәр исемле кешеләрнең йорт- алачыклары янәшәсенә башка гаиләләр дә килеп утыра башлыйлар.
Киме халкы урманнарны кисә-кисә чәчү җирләре хәзерләгән. Сука сукалаган, чәчкән, урган, үз көнен үзе күргән Жирнс жан башына аркан белән үлчәп биргәннәр Мәшкә исемле карт зуррак жир өлеше алу максатыннан кечерәк келәтен Бактачы җиренә илтеп салган һәм жир бүлүче (землемер) белән бер сүздә булып үзенә яхшы жирне эләктереп калган. Шунын өчен бу жир хәзер Мәшкә жире дип йөртелә.
Борынгы бабалар килеп утырганда авыл янында күлләр күп булса да, вакыт узу белән аларнын берсе дә калмаган, хәтта исемнәре дә оньггылып бара...
Авыл урманнан шактый ерак. Авылга берничә чакрымда, үзенә күрә шактый гына тарихы булган, алпавыт урманнары башлана. Бу урман күрше Мари иле республикасында үсә торган катнаш урманга килеп тоташа.
Күлле Киме—тирә-як авыллар арасында ин зыялы, ягъни мәдәниятле авылларнын берсе була. Биредә 1913 елда ук Чар өязенең мәгариф бүлеге инспекторы Гыймран Уразов тырышлыгы белән «Башлангыч рус-татар мәктәбе» (Начальная русско-татарская школа) ачыла. Ул вакытта авылда дин мәктәбе дә була. Бу мәктәптә бары тик ир балалар гына укый.
Киме мәктәбе совет чорында да абруен төшерми, база мәктәп, өйрәнү мәктәбе булып кала Хәзерге көнлә дә Күлле Киме урта мәктәбенең абруен төшермичә, республиканың югары уку йортларында белем эстәүче яшьләр күп.
Авылнын ин тын почмагында, агачлар арасында, ике бина тора. Бу—Күлле Киме участок хастаханәсе Хастаханәдән бераз киткәч, кечкенә генә бинада балалар бакчасы урнашкан Авыл уртасында мәдәният йорты бар, каршында гына мәчет калкып чыккан. Ул авылга ямь, матурлык биреп тора.
Авылда татар халкынын яраткан шагыйре Сибгат Хәким һәм шагыйрә Лена Шагыйрьжан туып-үскән
Күлле Киме авылы мәхәлләсе 1829 елда оешкан.
1848 елда төзелгән мәчег XX гасыр башында ярымҗимерек хәлгә килә.
Авыл халкы яна гыйбадәтханә төзүгә рөхсәт сорап Казан губерна идарәсенә мөрәҗәгать итә һәм 1908 елның 26 апрелендә ризалык ала. Крәстиәннәр, төзеләчәк гыйбадәтханәнең проекты раслануын көтеп тормыйча, мәчет төзелешен башлыйлар Пристав Гладышевнын төзелеш эшләрен тоткарлавына карамастан, мәчет төзелә. 1909 елнын декабрендә губерна идарәсе гаеплеләрне җавапка тартуны таләп итә (мәчет расланмаган проект буенча төзелгән була); төзелеш уставында каралганча, гыйбадәтханәнең 20 сажин аралыктагы тирәлеген чистартырга, корылмалардан арындырырга фәрман бирелә. Әмма бу билгеләнгән вакытта үтәлә алмый, чөнки дүрт гаиләнен йортлары-Х. Насыйбуллин, Ф Әхмәдуллин. Н Ризванов һәм В Ризванонларнын хуҗалыкларын яна урынга күчерергә туры килә. 1910 елнын августында гына проект раслана (бу вакытта мәчет төзелгәнгә бер ел тула!) һәм гыйбадәтханә үз вазифаларына керешә.
1863 елнын июненнән башлап, илле ел дәвамында, Сибгатулла Фазлулла улы Арсланов (туган елы—1838) имам-хатыйб булып тора. 1899 елнын августында, ана ярдәмгә, икенче имам сыйфатында. Апанай мәдрәсәсен тәмамлаган Габдрахман Арсланов (туган вакыты—09 04 1876) билгеләнә. Габдрахман хәзрәт 1916 елнын декабрендә ахун дәрәҗәсен алуга ирешә.
Мәхәлләдә 444 кеше исәпләнгән, мәчет каршында яна ысул белән 92 ир бала укыган, 84 кыз бата Г Арсланоинын хатыны Гарифә абыстайдан дәрестер аттан Авылда С.Хәкимнен муэей-йорты бар. Бер катлы агач йорт Х1Х-ХХ гасырлар чигендә төзелгән Биредә 1911 елнын 4 декабрендә Татарстаннын халык шагыйре. Татарстанның Г. Тукай. Россия Федерациясенең А М Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, татар әдәбиятының классик әсәрләренә әверелгән шигырьләр, поэмалар һәм публицистик хезмәтләр авторы Сибгат Хәким (Сибгат Тажи улы Хәкимов. 1911 — 1986) дөньяга килгән.
Сибгат Хәким үзе турында болай яза Төгәллек өчен аны русча бирәбез «Я крестьянский сын. Мои корни довольно глубоки В рассказах матсри сохранилась память о восьми поколениях нашего рода В далеком начале этого. не прерываюшего до сих пор рода когда-то стоял старик по имени Мэмкэ.
Говорят, наш дед Мэмкэ был размежевателсм. он делил между крестьянами землю. И сейчас еше в деревне ходят рассказы о нем Будто в лалекие голы, когла жители соседнего села при разделе полей прихватили патоску земли нашего Кулле- Киме, сгарик Мэмкэ упал на мсжу и зарыдал, приговаривая «Совсем не останется земли нам... Пусть же не уролится ни один хтак на ваших полях. обидчики. жить вам на черной пустой земле • После этого, рассказывают. будто на полях того села три года ни травинки не было И тогда соседи решили ублаготворить леда Мэмкэ: «Бери, старик. земли, сколько хочсшь бери'»
Помню я и овраг Мэмкэ. Маленьким ходил я с мамой тула на ржанос поте. на жатву. Нет, не было там вдоволь хорошей земли. не могло. конечно. быть и урожая на скудных клочках, доставшихся в свое врсмя и деду Мэмкэ
Крспко люди держались за землю. Из-за нее—раэдоры. кровавые стоткновения И я рос на той земле. играл в ее бороздах И запала она навек в душу мою в образе Заказанья, как какой-то таинственный и грустный угалок. скулный хлебом. вечно томившийся в страхс голод»
Дәвачы килесе саннарда

Реклама