Логотип Казан Утлары
Хикәя

Акча кодрәте


Без. хәзерге өлкәннәр, бик беләбез: теге Сталин репрессияләре елларында халык дошманы дип табылган кешеләрне төрмәгә ябылудан. Себер китүдән, хәтта чыгарып атылудан да берни дә коткарып кала алмады. Бернинди ялыну- ялварулар, зур түрәләр белән танышлык, кода-кодагыйлык, төрле әшнәлекләр дә. Хәтта Молотов, Калинин кебек бөтен ил белгән һәм хөрмәт иткән җитәкчеләрнең дә хатыннары кулга алынган.
Әмма шул хәтәр, имансыз елларда да төрле хәлләр була иде...
Безнен кечкенә генә Дусым авылында (Әтнә районы бу), аргы якның үр өстендә Каюм исемле бер агай гомер итте. Чын баһадир сынлы, зур башына гел түбәтәй киеп йөргән, куе озын мыегы белән төрек солтанын хәтерләткән, аракы вә тәмәкенең ни икәнен белмәгән бер тәкъва иде Каюм абзый. Гаять тә эшчән, көндехтәрен колхозның тау астындагы тимерчелегендә чүкеч суга, ә төннәрен өендә, мунчасында киез итек баса. Үзе искитмәле юаш, сүгенми, кычкырып сөйләшми, гаять диндар. Ул заманда да, бик астыртын гына булса да, өйләнешкәннәргә никах уку, үлгәннәргә ясин чыгу, йорт нигезенә дога кылу кебек дини йолалар гамәлдә иле. Мондый очракта инде кешеләр шыпырт кына Каюм абзыйны дәшеп ала. Димәк ки, авылыбызның мулласы вазифасын да үтәгән инде ул.
Каюм абзыйның җәмәгате Гайшә апай да ире кебек үк нык бәдәнле, олпат, әмма аннан үзгә буларак, бик ачык, сүзчән һәм кыю хатын иде. Алар заманасы очен ныклы тормышта яшәделәр, йортлары иң иркен һәм матурдан, үр өстендә балкып торды. Һәм шул иркен йортны тутырып балалар үстерделәр. Авылда. Гайшә ирен бик карый икән, аны казан кабартмасыннан өзми икән, дип сөйләделәр.
Сугыш башланып китүгә, әлбәттә инде, гренадирдай Каюм абзыйны да армиягә алдылар Авылдан чыгып киткәндә ул урам башына утырып бик озаклап дога кылды. Әмма китеп тә барды һәм шул китүдән юк та булды Гаиләсенә бер генә хаты-хәбәре дә килмәде Бөтен сугыш буена һәм аннан сон да. Әллә ничә бала әнисе Гайшә апа ирен, бер кәлимә урысча белмәгән, чебенне дә рәнҗетмәгән юаш, күндәм Каюм абзыйны, күптән инде һәлак булганга чыгарып куйган иде.
Шунда, инде сугышлар бетеп тә бер-ике ел үткәч, авылга бик сәер дә, куанычлы-көенечле дә хәбәр килде. Бактын исә Каюм абзый һәлак булмаган] исән икән Ул чолганышта калып немецларга әсир төшкән, бу гөнаһсыз адәмгә хәтта фашистлар да артыгын каныкмаган, концлагерьга илтеп тыкмаган, ул шунда Германиядә, кайдадыр тимерче булып эшләп йоргән Ә менә үзебезнекеләр килеп кергәч, аны шунда ук якасыннан алганнар, син хыянәтче, халык дошманы дип лагерьга ябып куйганнар. Ошбу лагерь Украинада икән, Каюм абзый анда да тимерчелектә чүкеч суга икән.
Боларнын барысын да Гайшә апайга күрше авылның шахтадан кайткан бер кешесе килеп сөйләгән. Ул Каюм абзыйны үз күзләре белән күргән алар лагерь коймасы буенда сөйләшеп торганнар. ’
Шуннан ары Гайшә апай, беләсезме, ни эшләде0 —Минем ирем гөнаһсыз жан Ул кемгә дошманлык кылсын да хыянәт итсен. Булмаганны' Барам шул Украинасына, керәм төрмә түрәләре катына. Әйтәм үземнен сүземне. Алып кайтам иремне' — диде Гайшә апай авыл халкына.
Һәм сыерын, сарыкларын базарга чыгарып сатты, тутан-тумачадан, күрше- күләннән әжәткә аллы, күп итеп акча туплашы Ул вакытта кәгазь акчалар бик эре, кечерәк бер капчык акча тупланды Гайшә апа юлга жыйнатды —Гайшәбикә. йөрмә! Бирерләр сина анда иренне Үзеңне кушып ябып куярлар. Бар йөрүен шул булыр. — диделәр ана
—Барам! Акча дигән нәрсәнен кодрәте җитмәгән нәрсә юк бу дөньяда. Рәтен- чиратын бик беләм мин анын. Алып кайтам Каюмны' — диде Гайшә апай һәм ул. Казаннан ары беркая да чыкмаган надан бер авыл хатыны, җилкәсенә биштәр тулы акча асып, әллә кайдагы Украинага сәфәр чыкты Шуннан ни диярсез?' Барган ул Украинага, эхләп тапкан теге лагерьны Анын начальнигы янына да үтеп керә алган Барлык алып килгән акчаларын өстәлгә чыгарып салган.
—Минем ирем хыянәтче дә. дошман да була ала торган адәм түгел Менә сезгә акча. Бирегез мина иремне! — дигән
Теге начальник төрле хәлләрне күргән адәм булгандыр Авылдан килгән бер татар хатынынын гакылына, кыюлыгына хәйран калып, шактый вакытлар сүзсез торган. Аннары тәвәккәлләп кулын селтәгән.
—Ну апакай! Акча — безгә, ирен — сина Алып кит хәзер үк! — дигән Менә акчанын могҗизасы. Сталин лагерына да үтеп кергән, үз гамәлен кылган ул.
Шулай итеп. Гайшә апай Каюм абзыйны җитәкләп кайтып та керде Бөтен авыл халкы «аһ'* итте бу хәлгә
Аннан сон да әле Каюм абзый белән Гайшә апай озак еллар гомер иттеләр Каюм абзый яңадан тимерчелеккә төште, киез итек басты Мул тормышта яшәделәр. Икесе дә сиксәнне үтеп бакыйга күчтеләр.
Апа ниләр сөйләде
Яшьлегемдә, әле егет чагымда, мин Казан каласында хәрби заводта эшләдем Ошбу завод бомбалар төяп барып дошманнын баш өстен ә ташлый торган очкычлар эшләп чыгара иде. Биниһая зур. кодрәтле очкычлар Бе 1 исә, бәген бер цех халкы, шул очкычларның тәгәрмәчләрен ясадык Бу тәгәрмәчләр үзләре «Беларусь* факторы чаклы, гаялъ катлаулы агрегатлар иде
Калада мин барак сыман йортта, бер апада фатирда тордым Бу аланын исемен атамыйк, аны шул Апа дип кенә йөртик Анын ире юк. кечкенә бер кызы гына бар Үзе ишле яшьләр тирәсендәге, озын буйлы, ябык кына бер хатын, чәче чем кара, йөзе җыйнак, күте җете зәңгәр Заманыма чибәр булган, күрәсен Тик хәзер анын йозенлә тирән генә яра ззе бар. чырае һәрчак караш ы. күз карашы астыртын Кайчак бу күмәрлә дуамаллык, тирән кайгы хәсрәт, тормыштан, а бәлки язмышыннан канәгатьсезлек, ачыну чагылып үтә Аз сүзле усал гына бер хатын Йөргәндә бер аягына яхшы үк аксый гошә Мина - нәрсә? Иргә белән Апа мине чәй күсп ипкә озатып җибәр.., кичен ризыгын әзерләп каршы ала. кайчак кичләрен кинога барып соңарып кайтсам да. сукранмый Торыр урыным бар. фатир хакын түләп киим Апа минем тормышым белән әдләни кызыксынмый, мин дә аныкын сорамыйм Ягъни беп гүбхз астында булса да икебез икс дөньяда яшибез
Әмма ^ай бит инде ул. тора бара бертә яшәгән кешене,, холык- 1
1 вТ
фигыленә, кылган гамәлләренә барыбер игътибар итә башлыйсың. Миңа иң беренче булып беленгәне: Апа бик тә фәкыйрь иде. Ул агач эшкәртү комбинатында ниндидер вак-төяк урында гына эшли, анда хезмәт хакын бик аз түлиләр. Апа аннан көн саен бер сумка йомычка күгәреп кайта, чөнки баракта үзәктән җылыту юк. бүлмәләрне кечкенә мичкә ягып җылытабыз. Аннан килеп бу Апаның бик сәер, анлаешсыз бер танышлыгы бар. Ул безнең заводтагы бер очучы-сынаучы янына барып йөри, ул сынаучы да хатын-кыз икән. Апа шунын квартирын җыештыра, идәннәрен юа, ә тегесе ана моның өчен үзенен өстеннән салган күлмәкләрен, ә кайчак акча да бирә. Ул сынаучыдан Апа еш кына сыйланып, бераз салган килеш тә
кайткалый.
Мине тагын гаҗәпләндергәне шул булды: Апа чират торуны белми иде. Ул замандагы чиратлар! Кала кибетләрендә шикәр, күмәч, сөт кебек ризыкларга су буе була, халык сәгатьләр буена рәткә тезелеп тора. Безнең Апа исә кибет ишеге төбеңдә тәртип саклаган милиция янына килә дә, аларга нидер әйтә, һәм тегеләр аны шунда ук берсүзсез үткәреп җибәрәләр. Бик сәер хәл иде ул.
Берчак исә мин Апанын күп ирләргә дә тәтеми торган йөрәклегенә, усаллыгына тап булдым Ул кайчак шәһәр урамнарына да аягына өйдәге галошын өстерәп чыга иде Барабыз шулай бергәләп каядыр трамвайда. Шунда миннән ерак та түгел басып барган Апа кинәт хәтәр итеп кычкырып җибәрде, янәшәсендәге әзмәвердәй бер адәмнен жиненнән тотып алды, икенче кулына аягыннан салып галошын тотты һәм шул галошы белән тегене кыйный да башлады Ярыпмы яра! Ә теге әзмәвер берни эшли алмый, бер кулы белән башын каплаган Ападан ычкынмак була, ә ул исә аңа ябык гәүдәсенә һич хас булмаган көч белән ябышкан.
—Кесә карагы бу! — дип кычкырды Апа халыкка һәм «Трампарк» тукталышында адәмне җилтерәтеп вагоннан алып га чыкты. Шуннан үтеп барган милиция кулына тапшырды. Вагонга кергәндә аның күзләре ниндидер кыргый бер усаллык белән ялтырыйлар иде.
—Кесәмә кереп бара, бәдбәхет! Минем тиеннәрем кирәк булган аңа. Тотып алдым кулыннан Менә бирсен хәзер җавабын! — диде ул халыкка. Бу хәлгә бөтен вагон тан калды. Ә мин исә куркуда идем Менә нинди хатында фатир торам икән!
Гомумән, инде олыгаеп барган бу хатыннын кайчандыр зур бәхетсезлекләр, фаҗигаләр кичергәне, тормыш аны ныклап кыйнаганы сизелеп тора иде. Ул күпне күргән, әмма анда эчке бер ныклык, гаделлек хисе сакланып калган. Монысы да сизелә. Минем исә анын үткән тормышын беләсем килә башлады. Бер получкадан хатын-кызлар өчен ясалган затлы шәраб алып кайттым. Кичен утырып, нәни генә бәйрәм корып алдык. Мин җай гына башлап җибәрдем:
—Ай-яй, Апа! Йөрәк тә бар икән үзегездә. Ни эшләттегез беркөн трамвайда теге кесә карагын, — дидем.
-Ярый, наныем. Күзеңнән сизәм, синең мине беләсең килә инде. Тынлап тор алайса, — диде ул. Һәм түбәндәгеләрне сөйләде
Сугыш башланганда ул Казандагы зур кибетләрнең берсендә мөдир булган. Алар азык-төлек сатканнар. Билгеле инде, ире шунда ук фронтка китеп барган Мәгълүм ки, сугыш башланып күпмедер вакытлар үтүгә азык-төлеккә, шул исәптән ипигә дә карточка системасы кертелде. Һәм. . тиз арада Апа эшләгән кибет коллективы, андагы кайберәүләрнен мәкерле коткысына бирелеп, җинаять юлына баскан Болар ялган икмәк карточкалары ясап сата башлаганнар' Бик күп бәхетсезләрнең ач калуына сәбәп булган ошбу гамәл җинаятьчеләргә зур табыш, байлык китергән.
Бу шайка әгъзалары тиз арада әкияггәгедәй баеп китәләр. Безнен Апа да күп итеп яхшы киемнәр, затлы туннар, бизәнү әйберләре, алтын-көмеш сатып ала. Ул заман ач халык мондый әйберләрне юк бәягә дә сатып җибәрде
Апа бу әйберләрне үз квартирына гына жыймый, күп танышларына, дусларына да
тарата. Андый-мондый хәл килеп чыкса дип.
Ә хәл килеп чыкмый каламы сон? Мондый ук хәерсезлек җәзасыз торып каламы?
Коннәрдән бер көнне бөтен шайкалары белән тотып алалар базарны Нәкъ менә бергә
жыйназып табыш бүлеп, тәмле ризыклар, кыйммәтле шәраблар белән сыйланып
утырганда
Жәза шул замандагыча кырыс һәм бик тиз була. Шайканын ин актив сигез кешесен,
судсыз-нисез диярлек, чыгарып атазар. Шул исәптән карточказарны ясап утырган
нибары унҗиде яшьлек егетне дә
—Мине, шул кибетнен мөдире булсам да. атмадылар Мин башлап йөрмәдем
Барысын да товар белгече хатын эшләде Шуна күрә, ике нәни базасы булса да, аны ин
беренче азтылар да, — дип сөйләде Апа. — Ә мин исән калдым һәм... тәмуг газапларына
килеп төштем. Таза-таза ирләр сорау азазар. һәр сораган сүзләре саен тимер йодрыклары
белән авызыма китереп сугалар Авызымда бер тешем исән торып казмады. барысы
коелып бетте Икс айга сузылган бу мәхшәрдән сон мине ун елга хөкем иттеләр
Тик төрмәдә дә озак яткырмадылар Бездән, үзем шикелле җинаятьче хатыннардан,
штраф батальоны төзеделәр. Хатын-кыхзар батазьоны. барысы йөз кеше. Кулга мылтык
бирделәр. Өч ай өйрәткәч, сугышка азып киттеләр Кайсыдыр шәһәр янында, аны саклап,
ут эченә кердек. Безнен арттан кулларына автомат тоткан ирләр керде Аларга «Менә
болар сезнен хатыннарыгызны, балаларыгызны ачлыкта калдырган, азар ризыгын
тартып алган имансызлар. Чигенә башласалар. качсалар, атыгыз да үтерегез!» дип әйтеп
куйдылар.
Кердек сугышка, немецлар белән йөзгә-йөз килдек. Исән казуга өмет тотып, ярсып,
үз-үзебезне белештермичә сугыштык Безне күргәч, фашистлар да каушауга төштеләр.
Шул кадәр котырган идек Мин үзем әзмәвердәй бер ирне штыгым белән чәнчеп үтердем.
Тик немецлар бик күп иде Безне кырып салдылар. Минем аягыма арба тәртәсе белән
китереп суккандай булды Бер чокырга авып төштем, әмма исән калдым Без Йөз кешедән
нибарысы оч кеше исән калганбыз
Яралангач, мине үзем киткән төрмәгә кире кайтардылар төрмә больницасына
салдылар. «Син инде гаебеңне канын белән юлын, икенче кат сугышка җибәрмибез,
калган срогыңны төрмәдә утырасын». — диделәр Больницадан терелеп чыктым Ун
аягым аксап калса да. бик тырышып эшләдем. - дип сөйләде Апа Мин тетрәнеп тынлап
утырдым
Тик анын өлешенә тигәннәр монын белән генә дә бетми әле Апага, шушындый
мәхшәрләрдән сон да матурлыгын жуеп бетермәгән яшь хатынга, төрмә начальнигының
күзе төшә. Андый зур түрә каршысында мәхбүс ни кыла алсын? Ниндидер юллар белән
фронттан котылып кала азган бу карсак әрмән кешесеннән анын баласы була. Нәни
кызчыгы тугач, аны тирмәдән азат итәләр Апа Казанга кайта, сәүдәгә инде аны якын да
җибәрмиләр Агач эшкәртү комбинатына, анда да элекке танышлар ярдәмендә, эшкә
урнаша Элеккеге иркен квартиры күптән икенче кешеләр кулына күчкән була Шушы
баракта кон итеп, кызын тәрбияли башлый. Ул арада сугыш бетә, аззым сугыш юлларын
үтеп исән калган ире кайтып төшә Өйдә уйнап йөргән нәни
кызчыкны күрә. , ,
—Хәтерем ялгышмас;., мин фронтка киткәндә безнен ни малаебыз, ни кызыбыз юк
иде. Бу кем баласы? - дип сорый
Апа иреннән берни яшереп тормый Барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп
'ире аны битәрләп бер кәлимә сүз әйтми Заводка Урнаша, әйбәт кенә эшли дә башлый
Тик күп тә үтми, эчүгә сабыша Еш кына кичләрен, ә кайчак төннәрен дә өйгә кайтмый
1вв
—Таныш-белешләремә. элекке дусларыма таратып, яшереп куйган алтын -
көмешләрем. яхшы туннарым бар иде. Шуларнын кайсыларын кире кайтарып та
ала алган идем. Барысын да сатып эчте. Түздем, — дип сөйләде Апа. — Чит
хатыннар белән йөри башлады. Түздем. Хезмәт хакының бер тиенен дә кайтарып
бирмәде. Бер сүз дә әйтмәдем. Әмма берзаман минем дә түземем төкәнде. Бер көнне
кухнәдәге зур пычакны алдым. Аны кайрап, әзер итеп куйдым. Ишек катына
табуре тка илтеп куйдым да, шунда утырып көтә башладым.
Төн урталары үткәч, исерек килеш, ишекне киң ачыл кайтып керде теге.
Ишектән атлап керүенә, башына табуретка белән китереп суктым. Гөрселдәп идәнгә
барып төште. Пычагымны кулыма алып, күкрәгенә менеп утырдым Тик тегене суя
алмый калдым. Кызым чырыйлап кычкырып җибәрде дә. кулыма килеп ябышты.
Ул арада ирем дә һушына килде.
—Иртәгә үк Казаннан чыгып юк буласың. Больше монда әйләнеп кайтмыйсын.
Монда кал сан. шундук үтертәм мин сине. Үзем түгел, дусларыма әйтеп юк итәм.
Минем андый дусларым да бар! — дидем.
Идәннән күтәреп торгыздым. Кулына әйберләре төйнәп салынган чемоданын
тоттырдым, акча бирдем. Ишеккә төртеп күрсәттем. Шуннан бирле, менә ничә ел
инде, минем ул адәмне Казанда күргәнем юк.
Менә шундый кеше мин, наныем. Менә шундый язмыш, — дип сөйләде Апа.
Һәм мин, язучы буларак, монда ниндидер аңлатма биреп, өстәмә ясап торуны
кирәк санамыйм.
Ах ы р з ам ан б у лм ы й ка лд ы
«Казан утлары* журналының былтыргы 4 нче санында чыккан «Тормыш язган
хикәя*сендә («Әмәйгөл әби») Лаеш районыннан Тәфкил Вафин авылларына һава
шары очып килүен бәян итә. Аларда бу хәл әлләни хәвефле вакыйга да булмаган Ә
менә безнең авылда!..
Сугыштан сонгы еллар, бик матур җәйге бер көн Мин, уналты яшьлек егет,
төштән соңгы ялны файдаланып, баз түбәсендә китап укып утырам. Шунда кинәт
кенә урамнан гаять гаугалы итеп, сон дәрәҗәдә куркынган тавыш белән сөрән
салдылар:
—Замана ахыры! Замана ахыры килеп җитте! Югары очка, авыл башына
Әжүз-Мәжүзләр килгән! Алар зиратка кереп киткән!..
Мин, комсомол егет, әлбәттә инде, мондый хорафатлы хәбәргә ышанмадым. Алай
да китабымны куеп урамга чыктым. Ә анда, чын мәхшәр, тамаша! Бездән ике йорт
аша түбән капка төбендә Җиһан әби, Югары күршебез Маһирә әби урамга чытып
басканнар Ак яулыктан, чиста күлмәктән Кулларында Коръән. Шәррән ярып,
монлы сузып шуны укыйлар. Аларнын көйле тавышлары нигәдер гаять шомлы
яңгырый. Ә урам буйлап Югары очка ирләр, хатыннар, малайлар, кызлар йөгерә.
Бик каты куркып акыру- бакыру, ачыргаланып елау авазлары ишетелә. Бу хәлдән
минем дә йөрәк урыннан купты Гомуми ташкынга ияреп Югары очка чаптым.
Анда менсәк, авылнын барча халкы янгын сарае янында, ин алда янгын
дружинасы начальнигы Габдрәшит абый басып тора. Барысы да якындагы зират
ягына текәлгәннәр Ә анда, якты йөзем!. Анда карагач инде бернинди хорафатларга
ышанмаган минем дә баш түбәм кайнарланып чыкты Зиратта агачлар арасында,
үзе ап-ак, үзе кибән чаклы кабарынкы бер нәмәрсә! Туктаусыз хәрәкәтләнә, селкенә,
кабарына.. Карап торырга галәмәт куркыныч
Гадрәшит абый, бик юка. тәбәнәк кенә булса да. йөрәкле кеше иде. Ул сарайга
кереп кулына озын саплы багор тотып чыкты.
—Янына барып карыйк, җәмәгать. Ни-нәрсә булыр икән бу'> Белергә кирәк аны.
— диде.
Шундагы ир-атлар кулларына сәнәк-көрәк. хатыннар тырма ише әйберләр
алдылар. Коралланып киттек шулай. Ин алдан Гадрәшит абый бара Конюшня
яныннан үтеп, зират коймасы буена чыктык Һәркем саклыкта, куркуда. Ә теге
нәмәрсә якынайган саен дәһшәтлерәк, серлерәк күренә. Озынча түгәрәк, биниһая дәү.
кибәннән дә артыктыр, ике күзе дә бар сыман! Үзе янәшә үсеп корыган ике агач
арасына кереп кысылган. Ычкынмак була, яман талпына. Нәкъ Тукай диюе кебек
дулый. Халык зират коймасы буенда тукталды. Эчкә үтәргә беркемнен дә йөрәге
житми. Хә тта Гадрәшит абыйнын да Бераз шулай карап торган идек. Габдрәшит абый
кинәт шаркылдап көлеп җибәрде.
—Бернинди жен-пәри дә. Әжүз-Мәжүзләр дә түгел бу! — диде ул. —Һава шары бу!
Хәрбиләр шары Ниндидер хәрби частьтән ычкынып киткән дә. монда очып килгән.
Жил алып килгәндер инде
Чыннан да. көн бик җилле иде. Ул арада болыннан ат менгән Үти Зиннәте килеп
житге.
—Болын буйлап очып килде ул. Ашытны да сикереп кенә чыкты Мин аны
Мәтрүшкә белән куып та. артыннан житә алмадым. — диде көтүче Инде хәзер халык,
курка-саклана гына булса да. зиратка керде Шар ниндидер баулары белән агач
ботакларына эләккән икән Аны сак кына ычкындырып алдылар, бауларыннан тотып
зираттан алып чыктылар Шунда ул. нәкъ тере әйбер кебек, тотып алганга жене
чыккандай, тагын тартыла, югары ыргыла башлады Таза-таза ирләр аны көчкә тотып
калдылар
—Янгын сараена алып барыйк әле Бәлки түбә астына сыяр Кертеп ябарбыз шунда.
— диде Габдрәшит абый
Ирләр шарны тотып киттеләр. Ул һаман ычкынмак була, үзен тотучыларны
җирдән күтәреп-күтәреп куя иде Аны инде малайлар һәм хатыннар юл буе тырмалар,
таяклар белән кыйнап бардылар. Хаз ык аны һаман ниндидер тере, явыз бер нәрсә
кебек кабул итә иде
Янгын сарае катына җиттек. Сәнәкләр, тырмазар белән кыйный, этә- төртә торгач,
шар ниһаять түбә астына кереп урнашты Аннан куркып Арандагы атлар яман кешни,
тибенә башладылар. Гадрәшит абый исә сарай очырмасына менеп, шар өстенә сикерде
—Хәзер эченнән газын чыгарам Агулы газ булмасын, читкә китегез' — дип хәбәр
салды ул. Кешеләр тагын паникага төшеп, әллә кайларга кадәр йөгереп киттеләр.
Шар исә яман пышылдады, чыжылдады ла. шинә. кечерәя башлады Аннары
тәмам җиргә ишелеп төште, тукыма булып калды Ак төстәге, бик тупас тукыма.
Бернинди начар исе-фәләне чыкмады Габдрәшит абый аны җыеп алды да, арбага
салып куйды Үзе кәнсәләргә. ул замандагы авылда бердәнбер телефоннан Әтнәгә хәбәр
итәргә дин кереп китте
Иртәгесен Әтнәдән ике милиция килде Алар тукыманы арбага салып алып
киттеләр.
Менә шулай итеп безнен авылда чак кына замана ахыры булмыйча каллы
Соңыннан бу мажара вакытындагы хәлләр турында бик кызыкты әйберләр
сөйләделәр. Барый абыйнын янчыкка салып ой матчасына асып куйган киндер
орлыклары булган Замана ахыры җитсә шул орлыкларны алып, өстәлгә таратып
салырга гына кирәк икән Ул орлыклар шундук сикерә башлыйлар кеше шуларга
карап көлә һәм үлемнән котылып кала икән Барый абзый шактый вакыт орлыкларга
карап утырган дип сөйләделәр Маһитап апай исә башы белән түбән базга сикергән.
Печәнлеккә менеп качучылар ла күлл булган
Чын вакыйгалардай гыйбарәт мондый хикәяләрне сездән лә көтәбез.
кадерле укучылар'