Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӨРКИЯДӘН—ИЛГӘ, ИДЕЛГӘ


Исәнме, Истанбул!
1
Исәнме, Истанбул солтаннар каласы! Тагын мин әле бу бер татар баласы...
Доньилар үзгәргән, ә данын һаман шул. Җиңелме, авырмы дан саклау «йок ташу?»
Исәнме. Истанбул! Синең күк томанлы Диңгезләр һавасын эчкәннәр аманмы?..
Даны гел дәүләтле, тарихы тәхетле Шәһәрлә яшәве чыннан да бәхетме?..
Баязит мәчете. Соләйман. Шаһзадә...
Бер дога кылучы булыр бит безгә дә?..
2
Юлдагы һәр ташың алтыша тиң. диләр. Мәрмәрдән коелган коча1ың киң. диләр...
Яулар1а килгәннәр, сине бер күрүгә.
Эснр1ә әйләнеп, даныңа күмелгән.
Мнн сине, Истанбул. җиңәр'ә килмәдем. Тәхеткә утырып, кеш туннар кимәдем.
Мнн монда бары тнк бер игриб. юлаучы. Мнн сиңа йорәгем җибәргән бер яу чы
Цу имм 1 \|’||Ф ЧI 11111 ша/ыи/
исе.члс шшырь китабы /ич Смыйтъ Рмиен тирында ф*нни җыентык аннюры Тпркияда яши Мупа университетында төрки мобияялар укыта
Зәп-зәңгәр гөмбәзгә хыялдай очынган Күгәрчен кебек мин, беркемне борчымам.
Истанбул! Учыңа талчыккан күңелдән. Шигырь күк, мин бүген үзем дә түгеләм...
3
Кәнизәк назлаган солтандай җил исә...
Аһ! Шушы назларга тагын бер җиңелсәм!..
Кем идем үткәндә, көрпә бер киленме? Солтаннар каршымда башларын идеме?
Әллә соң сугышта алынган ганимәт Идемме? Базарда сатылган кол, димәк...
Ханлыкмы, хурлыкмы яшәгән бу җаным, Өметен өзгәч тә, яшәрме ышанып?..
Тузанлы китапта кайсысы минем бит?!
Юк! Миңа бүген дә яшәргә насыйп ит!..
Истанбул! ...Яңгырмы сибәли түбәгә? Яңгырлар астында рөхсәт ит үбәргә
Синең чал йөзеңне, күшеккән кулыңны, Кояштан каралган куркусыз улыңны..
4
Истанбул! Тынгысыз, тетрәнгән заманда Килдем дә катыңа, киталмыйм һаман да...
Югыйсә еракта көткәннәр, Казан бар!.. Анда да бәйрәмнәр, мәчетләр, азан бар!..
Идел-йорт! Бәлки ул синнән дә данлырак, Күңелгә бик якын, кайтырга—бик ерак...
Талчыккан, ачыккан хәтергә ял эзләп, Истанбул, мин сиңа юнәлдем бу көздә!..
Яраннар тибрәлә, җил исә. Җил исә...
Бу кадәр сөюнең сәбәбен бер белсәм!..
Җир тетрәп, хәрабә хәленә килсәң дә, Мин янә дәшәрмен:—Истанбул, исәнме!..
Бадәмнәр чәчәктә... һавада—бал исе...
Яз белән килгәнсең, яз булып кал дисең...
Булмас шул... куйса да күңелләр җилкенеп— Мәңгелек түгел без, йөгәнсез җил кебек.
Җил... җирнең хәтерен яшәткән риваять... Мәҗүси китаптан өзелгән бер «аять*...
Исәр дә. тузгытыр чәчәкләр [алэчен. Очыртыр күкләргә язнын ал әләмен!
Илемнен дәүләтле язларын уздырып. Чулпылар чыңлатып, толымнар ту здырып.
Сүндереп даланын мен еллык у чагын. Имәндәй ирләрнен суытып кочагын.
Иделдән килгәнме? Шу л якка китәме? Сагышлы ирендә мәҗүси жнл тәме...
Чарасыз бадәмнәр бәс кебек чәчәктә: Җил белән китәсе, яз булып килсәк тә...
Син яшәгән ул якта Тауларга карлар яткан...
Ә мин монда тауларга Порнм сагыш «ауларга*:
Агачлар арасыннан Яралы болан сыман
Ялваргандай үземә. Сагыш карый күземә...
...Үзәннәргә таулардан Атыла куе томан.
Эрбетләрнең ылысын Кочын, килә елыйсым...
Учларымда мөлдерәмә күнел.. Түгеләсең килсә әйдә, түгел!
һарчак очларымнан тезләремә (Эссесенә генә түзәрмен лә!).
Тезләремнән аяк очларыма. Җирнең тетрәп тортан кочагына
Түгел, күңел! яшьке.тт күзләремнән Әфлисунлы, жылы көзләренә
Түгел, әйдә, мөлдерәмә күңел!
Чит булса да жнре. шул >к күте!..
... Күңелемнең каннар күлдәвеген Әлсерәгән кояш эчсен бүген!
Күңел бит ул җиргә махсус түгел, Җирне җиңен, күккә күчә күңел...
Луиза Янсуарга
Яшәү дә, сүнү дә—бар да бар!
Өзелгән өметләр азмыни?!
Көз дә бар. кар да бар... Күңелдә һәр заман кояшлы язмыни?..
Җир буйлап йөгергән җаннарның Карашы (ни гаҗәп!) гел күктә.
Күкләргә агылган җаннарны Бу җиргә Күкләрдән кем түккән?!.
Комнарда чагылган шәүләләр Мәңгегә күмелгән йолдызга...
...Күкләрдән ни генә сорарга Су эзләп чүл гизгән бу кызга?!
Бу ни гаҗәп иртә! Кәлтә елан ташта. Башын сузып күккә, нурга күмә тәнен. Кояш юмарт. Кояш һәр көн яңабаштан Килә бу дөньяга, бозып төн матәмен.
Кошлар гаҗәп... кошлар, басып юл читенә, Карап кала арттан, кырын салып башын. Лалә чәчәк аткан... белмим, ничек кенә Шытып чыга алган бәгыреннән ташның...
Ташбакалар чыккан кояш җылысына.
Таш калыпка салып көрпә күңелләрен. ...Эрбет агачының һәрбер ылысыннан Чыклар тама.
Җылы.
Тик җәй түгел әле...
Мугла—Истанбул.
Төркия.