ҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ХИКӘЯЛӘР


Әти кайтты...
Әйләнгечрәк булса да, өйләренә арткы тыкрыктан кайтты Сөмбел
Урамнан барса, кем дә булса очрар, сораштырыр дип курыкты Битләре уттай
кызышты, йөрәге сулкылдап типте. Йөгерергә тырышса да. аяклары никтер
тыңламады Әтисе кайту хәбәрен ана тәнәфескә чыккач Хатирә апа җиткерде
Мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли ул, Сөмбелләрнең күршесендә тора
Сөмбелнең әнисен яратып бетерми, кж-юкта. әйткәләшеп алалар Бу юлы
ниндидер яшерен елмаю яткан иде аның йөзендә.
Кызый бәрәңге сабакларын аралый-аралый атлады Үзе әнисен уйлады
Әтиләренең капка ачып керер көнен бергәләп көтте бит атар Әнисенең
елый-елый күз яшьләре кипте бугай инде
Әтисенең чыгып киткән көне әлегедәй күз атдынла Сөмбел нен "Кабат бу
йортка әйләнеп кайтмам, көтмәгез дә, эзләмәгез дә!"—диде Әнисенен
чираттагы “буран"ыннан сон әйтте Әтисе эчеп кайткан көннәрдә мондый
“буран” булмыйча калмый иде Андый чакта әбиләре дә мыштым гына йөри,
малаен да, киленен дә якламый Сөмбел дә кайсы хаклы икәнлеген гәгаен
генә әйтә алмый Күрше Хатирә апа белән әрепләшкәндә әбисенен "Ирләр
эчми тормый, сабыр булырга кирәк иде".-дигәнен генә ишетеп калды
беркөнне Ә ник эчми тормый? Әтисе әйбәт булганда, әнисе дә гел елмаеп
кына йөри бит. уен-көлке генә сөйләшә Әбисенен дә сүзе бетеп тормый Инде
әтиләре эчеп кайттымы, йортка шыксызлык инә. Андый чакларда күзе
күрмәгән, колагы ишетмәгән җирләргә чыгып качасы килә Сөмбелнең Елдан
арткан иде инде чыгып киткәненә Кайлллыгын да белдермәле Әнисе елады
да елады. Әбисе ашау-эчүдән калды Күрми үләрмен инде, дип борчылды
Тыныч кына яшәсәтәр дә. араларында җылылык бетә баруын сизә иде
Сөмбел
“Әти кайткан Минем әти кайткан " Өй эчендәге шатлыклы ыгы- зыгыны күз
алдына китерде кыз. "Тизрәк Тизрәк Күнелс ашкына, йөрәге ашкына Бөтен
нәрсә үз урынына утырачагына, бик тә, бик тә рәхәт тормыш башланачагына
ышана
Баскычны атлап түгел, очып узды Минут та үтмәс, әтисенсн кочагына
атылыр Берни сорашмас Тик нәрсә сон әле бу'’
Әнисе тәрәзәгә карап баскан, йөзе күренми. Әбисе җайсыз итеп урындык
читенә килеп төртелгән. Сулыгып, бөрешеп киткән шикелле. Ә өстә л артындагы
озын эскәмиядә әтисе белән таныш булмаган ниндидер бер апа утыра. Өй эчен җан
өшеткеч үлем тынлыгы баскан.
—Кил, кызым, күрешик. Менә, алан белән дә исәнләш.
Сөмбел кымшана да алмады. Дөньяның асты-өскә килгәндәй тоелды.
—Күрешик. Тагын кайчан очрашырбыз? Без озакка түгел бит. Менә,
ризалыгыгызны алырга гына кайттык.
Йөрәгенен бозга әйләнә баруын сизде Сөмбел. Ризалык сорап кына эретеп
булса икән аны. Өлкәннәр хыянәтен шулай ансат кына кичереп булса икән...
Мин аңа бәхет телим
Әнә, ул бүген дә елмаеп, балкып килеп керде. Дөньядагы бар шатлыкны, бар
сөенечне үзенә җыйнап алган диярсен. Төз, горур басып партасына узды, ипләп
кенә букчасын ачты, китап-дәфтәрләрен таратып салды. Янәшәсендәге кызларга
нидер дәште, көлешеп алдылар. Ул да булмады, яннарына безнең күрше малае
Әмир килеп төртелде. Алар уйный-шаяра сөйләшә башлагач, түзмәдем:
“Кыланчык!”—дип пышылдадым. Әкрен генә әйтсәм дә, тавышым ысылдап,
зәһәрләнеп чыкканын үзем дә сиздем. Партадашым Галия дә аптырап карады.
—Кыланса да, аңа килешеп тора,—диде.
Бусы мине бөтенләй чыгырымнан чыгарды. Ник аңа килешә, безгә—юк? Матур
булганы өченме? Бит урталарын чокырайтып елмая белгәне өченме? Әйбәт
укыганы, укытучылар алдында ялагайлана белгәне өченме? Әтисе ниндидер
начальник бугай әле тагын, шуңа узынадыр. Әнә, миннән бер карыш та читкә
атламаган Әмиренә чаклы анын тирәсендә бөтерелә башлады бит.
Башымны әллә ниткән томан уратып алгандай булды, күз кабакларым
авырайды. . Күралмыйм мин ул Әминәне!
—Көнләшү—яман гадәт, чирләп китүеңдә ихтимал,—дип, Галия янә бер
чәнечтереп алды.
Бусы урыныма утырткандай итте. Бетте. Булды. Шушы минуттан башлап,
Әминәне белмим дә, күрмим дә. Галия сизәрлек булгач, чыннан да, адәм көлкесенә
калуым бар. Тик кыланып йөрсен шунда. Миңа димәгәе. . Безнең мәктәпкә быел
гына килеп керде әле, кемлеген белеп бетергәч, шаккатудан туктарлар.
Шулай уйласам да, көне буе үземә дә, Әминәгә дә үчегеп йөрдем. Һәр алган
"бишле”се эчемне пошырды. Укытучы абыйлар белән аеруча чытлыкланып
сөйләшә кебек тоелды, үзенең начальник кызы икәнлеген сиз дерәсе килә
торгандыр, дип уйладым.
Өйгә кайткач та үз-үземне кая куярга белмәдем. Дәү әнинең: “Ни булды?
Авырып китгенме әллә?”—дигәненә мыгырданып кына җавап бирдем. Табынга да
утырмадым, бүлмәмә кереп бикләндем.
Авырып киттем шул...
Икенче көнне класста кизү тору чиратым иде. Тәнәфестә бөтенесе дә чыгып
беткәч, Әминәнен китап-дәфтәрләрен идәнгә чәчтем дә өстенә менеп таптадым.
Ялгыш төшеп китеп, кемдер күрмичә узган, дип уйласын. Туздырсын әле
дөньяларын...
Анысы да мин көткәнчә булмады. Идәндәге тамашаны күрүгә, Әминәнен йөзенә
күләгә кунды, әмма ул берәүгә дә берни дәшмәде. Сүзсез генә әйберләрен
букчасына җыеп тутырды.
Сонгы дәрес бетүгә, класстан ин беренче булып мин чыгып киттем. Киенү
бүлмәсендә Әминәнен пәлтәсен эзләп таптым. Элгеч бавын тартып өзеп 182
идәнгә төшереп җибәрдем. Күземә ак-кара күренми иде. атылып чыгып
барганда Әмиргә килеп төртелдем
—Мишәйтләп торма!—дип ысылдадым.—Әнә. Әминән көтеп тора, шунын
тирәсендә боргалан!—дидем.
Әмир сызгырып ук җибәрде:
—Фью! Әллә Әминәдән көнләшә инде!
Тагын шул сүз! Булды Бетте Үземне кулга алырга кирәк.
Әминә белән елмайган булып саубуллаштым. Шулай да сизгәндер,
күзләремдәге зәһәрлекне, эчемдә кату булып утырган ачуны сизми
калмагандыр.
Ник ачуланам? Ник көнләшәм? Үземне кулга алу чарасын белмим
Иртән Әминәнен дәрестә юклыгын иң беренче мин абайлап алдым
Икенче, өченче көннәрне дә күренмәде. Инде мин канатланам, мин очынам
Шулай да шатлыгымны сиздермәскә тырышам. Класс җитәкчесе көн азагында
Әмир белән мине үз янына дәшеп алды
—Әминә сезнен урам башында тора бит. кереп чыгыгыз, ни булды икән0
Эчемдә ут уйнаса да. йөземә чыгармаска тырышып, "ярар”, дип пышылдадым
Әминәләргә кайтышлый ук кагылырга булдык Минем һич аякларым
тартмый, шул ук вакытта Әмирнен дә үзен генә җибәрәсем килми.
Ишекне Әминә үзе ачты. Елмаймый, йөзе дә сулыгып казган кебек
—Хәзер ярый инде, врач та яна гына чыгып китте әзе.—диде Нәрсә ярый?
Кем ярый? Уйларым бүтәндә иде. анын әйткәннәренә бераз торгач кына
төшенеп җиттем. Әнисе күптәннән урын өстендә ята икән анын Әминә
мәктәпкә киткәндә янына күрше карчыгы кереп тора икән Сонгы вакытларда
хәле аеруча начарланып киткән Әминә, якынрак булсын дип. безнен мәктәпкә
күчкән.
—Ә әтисн?— дип сораганымны сизми дә калдым
—Зур түрә бит минем әти. Авыру әнине карап ятасы килмәде, китте
Күптәннән безнен белән тормый инде ул.
Өйгә кайтып вак-төяк эшләремне карадым да. дәреслекләремне
кочаклап, кабат Әминәләргә чаптым Әнисе янында үзем утырып торырмын,
ул ял итеп алыр. Аннары дәресләрне карарбыз
...Көнләшәм мин аннан, бөтен барлыгым белән көнләшәм. Эче тулы
сагыш була торып, балкып елмая алуыннан конләшәм Тормыш каһәрләвенә
карамастан, башкаларга ачулана, рәнҗи белмәвеннән көнләшәм
Мин анын бик бәхетле булуын телим
Редакциядән:
Бу көннәрдә каләмдәшебезнең юбилее. Аны ихластан тәбрик
игәбез, сәламәтлек, я ни ижатунышлары телибез

Реклама