Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘРҖАНИ—ФӘЕЗХАНОВ ХЕЗМӘТТӘШЛЕГЕ: ЯҢА ФАКТЛАР


Татар тарихчысы. Шәрык белгече, тел галиме, педагог һәм каллиграф Хөсәен Фәезханов (1828—1866)—милли тарихыбызның чиксез галәме күгендә иң якты йолдызларның берсе. Фани дөньядан яшьли киткән зирәк акыл иясенең фәнни эшчәнлеге даими игътибар үзәгендә булган. Фәезхановнын тормышы һәм эшчәнлеге Шиһабетдин Мәржани. Владимир Вельяминов-Зернов, Ризаэтдин Фәхретдин. Әхмәтзәки Вәлиди. Галимжан Ибраһимов. Габдрахман Сәгъди, Флера Сафиуллина. Миркасыйм Госманов кебек мәшһүр галимнәр тарафыннан өйрәнелеп югары бәяләнгән.
Фәезхановнын фәнни мирасы шактый тикшерелгән булса да. хезмәтләре бергә тупланып монарчы матбугатта басылып чыкканы юк иде. Ә соңгы елларда гына табылган, татар тарихына багышланган хезмәтләре галимнәр өчен дә бөтенләй билгесез иде Ниһаять. Фәезхановнын гыйльми әсәрләрен һәм хатларын, шулай ук ана бәйле башка материалларны бергә туплаган 700 битле җыентыгы дөнья күрде («Җыен» нәшрияты. 2006). Галимнен мирасын җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә милли тарихыбыз һәм тарих фәне өчен кызыклы яңалыклар ачылды Мәкаләбездә шуларга кыскача тукталып үтәбез.
Хөсәен Фәезхановнын татар милли мәгарифе тарихы һәм мәдрәсәләрне реформалаштыру турындагы -Ислахы мәдарис» һәм «Рисалэ». татар тарихын өйрәнүгә багышланган -Казан тарихы» һәм «Касимский ханлыгы-. Болгар чоры эпиграфик истәлекләреннән 25 эпитафияне тасвирлаган хезмәтләре фәнгә билгеле Фәезханов кулъязмалары барысы да үз вакытында Шиһабетдин Мәрҗаиинең шәхси китапханәсендә сакланганнар.
Мәржанинен вафатыннан сон. васыяте буенча балаларына мирас итеп калдырылган китапханәсенең язмышы катлаулы булган. Шиһабетдин хәзрәтнең гаять бай китапханәсе 1920 нче елда янгында юкка чыккан дигән хәбәрләр дә бар. авыр елларда күпмедер читкә дә киткәнлеге мәгълүм. Мәсәлән. Ш. Мәржанинен улы Борһанетдин гаиләсе 1931-1932 елларда Сәмәркандкә киткән вакытында китапханәнең бер өлешен үзләре белән алган Борһанетдиннен кызы Разия ул язмалардан кайберләрен 1969-1970 елларда Казанга кире кайтарткан. Бу хәзинәдәге ике кулъязманы, ягъни Хөсәен Фәезхановнын «Ислахы мәдарис» һәм «Рисалэ» исемле хезмәтләрен Мәржани оныклары Даниял Әмирханов белән Наҗия Ильясова 1986 елда тарихчы галим Миркасыйм Госмановка тапшыралар. Хәзерге вакытта Казан дәүләт университетының Фәнни китапханәсендә саклана торган бу кулъязмалар фән өчен аеруча мөһим табышлардан булды Чөнки алар Мәржани китапханәсе белән бергә янгында юкка чыкканнар дип исәпләнәләр иле.
Мәржани оныклары белән аралашуыбыз нәтиҗәсендә Хөсәен Фәезхановнын башка кыйммәтле истәлекләрен дә табарга насыйп булды. Даниял Әмирхановларда сакланган, монарчы фән даирәсендә билгесез кулъязмалар белән беренче мәртәбә
1997 елнын декабрендә таныштым. Болар—Разия Әмирханова Сәмәркандтәге туганнарыннан кайтарткан. Мәржани китапханәсенә нисбәтле кулъязмалар иде Д Әмирханов үхзәренен гаилә архивларында сакланган әлеге кыйммәтле мирасны
1998 елда Татарстан Милли китапханәсенә тапшырды. Бу тупламда Шиһабетдин Мәржанинен үз кулъязмалары, хатлар, китапханәсендәге китаплар исемлегенең бер өлеше. Хөсәен Фәезхановнын үз кулы белән язылган тарихи хезмәтләре, башка мөһим документлар бар иде Алар хакында монарчы тәфсилләбрәк язган идек (Мәржани китапханәсе фәнни-библиографик жыенгык / Төз Р Мәрданов — Казан: Милли китап. 2004.—122 б.).
Фәезханов әсәрләренең остазы китапханәсенә килеп эләгүләре очраклы түгел.
Чөнки Фәезхановнын вафатыннан сон ук Шиһабетдин хәзрәт уртак танышларыннан берсенә-Кәлимулла исемле затка бу мәсьәләдә махсус хат белән мөрәжәгагъ иткән Хатта мондый юллар бар: «...анын һәртөрле җыентыклары һәм китаплары булса кирәк иде. Безгә кулай китаплары булган хәлдә, әгәр сатарга ихтыяр кылсалар, без, бәлки, алыр идек Хосусан, кешеләр тормышына, тарихлар һәм дөнья хатләренә мөнәсәбәтле җыентыклары булса, безгә зарур иде Мөмкин булса, тизлек белән мәрхүмнән калган китапларның исемнәрен язып, тәфсилле исемлек ясап, баягы китапны һәм шуна мөнәсәбәтле аерым кәгазьләрдә булган язмаларны да безгә җибәрерсез»
Фәезхановнын Казан һәм Касыйм ханлыкларына багышлап язылган, шулай ук Болгар дәверендәге 25 таш турындагы хезмәтләренең Д.Әмирхановларда сакланган текстлары фән өчен билгесез иде Әлеге мөһим табыш хакында беренче хәбәрне 2002 елда бирдек (Казан утлары —№ З.—Б. 125-137) Чордаш галимнәребездән тарих фәннәре кандидаты Фәрит Шәкүров шул ук елла чыккан тарихи хезмәтендә бу фәнни яңалыкны беренче булып җитди бәяләде
Гомумән, Фәезхановнын мондый эчтәлектәге аерым тарихи хезмәтләр язганлыгы турында фәнни җәмәгатьчелек бик аз хәбәрдар иде. Мәсәлән. 1863 елда Чокан Вәлихановка язган хатында ул «Бу җәй көнендә гомумән төрек вә татар тарихын, хосусан «Казан тарихы»н бик кыска (около 10 листов) итеп җыеп бастырырга теләем Бу хосуста һәм Сезнен ярдәменезне сорарга кирәк булыр» дигән Остазы Шиһабетдин Мәржанигә 1864 елнын март аенда юллаган бер хатында да гомуми генә бер ишарә белән бу турыда белдереп үткән. Кәлимуллага язган хатында Ш.Мәрҗани бу уңайдан « Болгар вә Казан хакында мәкаләсе булса кирәк «дигән бер җөмлә язганлыгы мәгълүм иде. Тарихчы Газиз Гобәйдуллин «Мәржанинен көтепханәсенлә материаллар арасында Хөсәен Фәезханов каләме белән язылган, тарихка даир (караган) байтак язулар бар» дип искәрткән Ризаэтдин Фәхретдин исә Хөсәен Фәезхановнын «тарих хакында һәм Русия мәдрәсәләре турысында язган әсәрләре үзенең вафатыннан сон юкка чыгуы сөйләнә» дип язган Галим Миркасыйм Госманов та Фәезхановнын Болгар һәм Казан ханлыкларына багышланган хезмәтләре безнең көннәргәчә сакланып калмаганнар дип язган иле Фәезхановнын тарихи әсәрләре хакында болардан башка мәгълүмат булмады Археограф Сәет Вахилинсн «Безнең юл* журналында 1929 елда чыккан «Мәрҗани когепханәсе һәм анын сонгы язмышы» мәкаләсендә китапханәнең янгында юкка чыгуы турындагы хәбәрдә фән әһелләренең эзләнүләрен күпмедер чикләгән булса кирәк Алай да кызыксынучылар булган Укытучы, тарихчы Шамил Сафнн Мәрҗани китапханәсен совет хакимлеге елларында максатчан эзләгән һәм бер өлешен тапкан Бу хакта аның үзе даганнарыннан (Казан утлары. —1982.—№ 4 Б 171) һәм Д.Әмирханов безгә сөйләгәннәрдән ачык билгеле. Дөрес. Фәезханов кулъязмаларын Мәржанинсхс дип бутап. Сафин ялгыш нәтиҗәләр ясаган (Сон Татария -1986 —Юсент).
Фәезхановнын Казан һәм Касыйм ханлыклары тарихына. Болгар чоры эпиграфикасына караган аерым оч дәфтәре бергә тегелгән җыенгык рәвешендә сакланганнар. Бу кулъязмаларда төзәтмәләр һәм өстәмәләр булуы галим тарафыннан аларнын ахыргача эшкәртелеп бетмичә, каралама хәленләрәк калганлыкларын күрсәтә. Ә текстларның бөтен түгеллегенә килгәндә, аларнын соңгы битләре Фәезхановнын вафатыннан сон җуелганнардыр һәм оч дәфтәрнсн кушылып тегелүе лә сонрак булганга ошый
Автор бу хезмәтләрендә тарихи чыганакларның төрләренә һәм әһәмиятләренә киң тукталган. Хөсәен Фәезханов Казан тарихы буенча үзе туплаган мәгълүматларны язып, «газиз карендәшләремә тәкъдим кылырга кыючылык иттем һәм бу мәсьәләнен ишеген ачтым. Заманыбыз галимнәреннән бу китапчыкта булган ялгышларымны төзәтеп, минем хезмәтемнең кадерен белүләрен вә хакны исбат итеп, халыкны хагадан коткаруларын өмет шәм Әгәр бу китапчыгым, үзе күн хаталы булса ла. хакыйкать ачылуга сәбәп булса һәм кемнән булса да дөреслек беленсә, мин шуны гына да бәхеткә санармын» дип яза Фәезхановнын бу юлларыннан аңлашылганча, ул үзен тагар тарихын фәнни нигездә оирәнертә керешүче тагар галимнәренең беренчесе дип исәпләгән. Кызганыч ки. накытсыт
үлеме һ.б сәбәпләр аркасында хезмәтләре дөнья күрмичә һәм заманында үз исеме белән фәнни әйләнешкә кермичә калган.
Әлбәттә, башлангыч чорда Х.Фәезхановнын тарихи карашлары формалашуга остазы Ш Мәржанинен зур йогынтысы булган. Ләкин Петербургка киткәч Фәезхановнын тарихи мәсьәләләрдә остазына үзе күбрәк тәэсир иткәнлеге мәгълүм. Фәезхановнын Мәржанигә язган. «Шура» журналында 1916 елда басылып чыккан хатларыннан да азеге тәэсир ачык күренә. X Фәезханов Мәржанинен тарихчы булуына зур йогынты ясавы турында чордаш ике галимнен: Ризаэтдин Фәхретдин һәм Газиз Гобәйдуллинның язып калдырган фикерләре бик әһәмиятле һәм гаҗәп дәрәжәдә охшаш. Күрәсең, Мәржанн белән Фәезханов мөгамәләләре һәм хезмәттәшлеге хакында XX гасыр башы тарихчылары арасында уртак бер фикер урнашкан булган. Совет дәвере галимнәреннән М.Госманов. М.Йосыпов һ.б да бу фикерне куәтләделәр.
Мәржани белән шәкерте Хөсәен тарих мәсьәләләрендә үзара даими фикерләшеп һәм ярдәмләшеп торганнар Фәезхановнын «Казан тарихы» хезмәтендәге кайбер карашлары 1860 һәм 1863 елларда остазына язган хатларында да чагылыш тапкан.
Ин мөһиме шунда ки. Фәезхановнын сонгы табылган тарихи хезмәтләре җәмәгатьчелек өчен бөтенләй үк билгесез калмаганнар икән. Ул язган «Казан тарихы», «Касимский ханлыгы», «Борынгы Болгар ташлары»1 хезмәтләренең текстлары һәм алардагы фикерләр күренекле татар тарихчысы Ш Мәржанинен «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» әсәре аша татар халкына тулаем диярлек ирешкән булган. Мәрҗани һәм Фәезханов хезмәттәшлегенә бәйле, фәнни яналык дип алдарак әйткән сүзебез дә шушы.
Шәкертенең үлеменнән сон. анын татар тарихы буенча язган әсәрләре бөтенләй югалып калмасын дигән изге нияттән, Мәрҗани үзенең «Мөстәфадел-әхбар...» китабына Фәезхановнын текстларын керткән. Бу мәсьәлә—ике галимнең хезмәтләрен чагыштырып тикшергәч ачыкланды. X Фәезхановнын тарихи әсәрләре Мәрҗани китабының төрле өлешләрендә аерым-аерым өзекләр хәлендә дә, тоташ текст буларак та уңышлы һәм урынлы файдаланылган Кайбер җөмләләрдәге сүзләр үзгәртелгән булса ла (күпчелек очракта гади төрки-татар сүзләре гарәп һәм фарсы гыйбарәләре белән алыштырылган), Фәезханов кулъязмасындагыча калган җөмләләр дә аз түгел. Әлбәттә, мона карап төп фикерләр үзгәрмәгән. Фәезхановнын кайбер җөмләләре «Мөстәфадел-әхбар...»да берничәшәр урында кабатланган очраклар ла бар. Мәсьәлә аңлаешлырак һәм дәлилле булсын өчен кинрәк шәрехләп, кайбер мисалларга тукталыйк Фәезханов хезмәтләрен Шиһабетдин Мәржанинен беренче кыйсем «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабы (1885 елгы басмасы) белән чагыштырып, кыскача күзәтү ясап үтик.
Хөсәен Фәезхановнын «Казан тарихы» хезмәтендәге «Бу хосуста кяфи вә кяфил булган вә шул гасырларда шул ук жирнсн голәмасы тасниф кыйлган сахих вә мөфассаль тарих табылмасмы дип көтеп торсак, Аллаһу әгъләм, көтеп алмамыз шикле» җөмләсендәге төп мәгънә сакланып «Мөстәфадел-әхбар. »нын 7 битендә үзгәртелебрәк һәм баетылып «Имли тәварихе биляд вә вәкаигы әсляфымыз хосусында голәмаи мөтәкалдимин әсәреннән сахих вә мөфассаль вә шамил вә мөхассаль бәйане вафи вә максудка кяфи булган тарих китабын көтеп торсак, валлаһы әгъләм. мөяссәр улмас» рәвешендә басылган. Ә шул ук «Мөстәфадел-әхбар...» китабында Казан ханлыгы тарихы тасвирланган урында (119 биттә) бу җөмлә «Бу хосуста шул гасыр голәмасы тасниф кылган сахих вә мөфассаль, максудка кяфи булган тарих китабын көтеп торсак, валлаһы әгъләм, ул мөяссәр булмас» дип бирелгән һәм бу очракта аерма тагын да азрак икәнлеге күренә. Фәезханов хезмәтеннән алынган өзек Мәрҗани китабының 7 битендә башланып 8 битнең яртысына кадәр, тел җәһәтеннән берникадәр үзгәртелеп дәвам иткән. Сүзебезне раслау өчен текстнын бу өлешеннән мисалга тагын бер җөмләне алыйк Фәезхановтагы «Фаразан, анлай тарих бер вакыт язылган булса да. ул заманда басма сәнәгате булмаганнан нөсхәләре таралмай калып, Казан мәмләкәтенең башына килгән бәлаләр вә белеклекләр
Автор кулъязмасында бу хетмэтнен исеме күрсәтелмәгән «Борынгы Болгар ташлары» дигән шартлы атама безиен тарафтан куелды.
арасында югалган булса кирәк» җөмләсе «Мөстәфалел-әхбар -да •Вә бил-фараз андасн эшләр сал ир улса да. ул заманда сәнагате табагатьләре улчадыгыннан нөсхәләре тәкәссср тапмай вә мөнтәшир улмай. Болгар вә Казан чәчләкәтечез өстснә килгән бәла вә фетнәләр арасында тәләф вә заигъ уллымы» рәвешендә язылган Шул ук җөмлә китагшын 120 битендә Казан ханлыгын тасвирлаганда да кабатланган Ләкин анда «...Болгар вә Казан мәмләкәтемез» диелмичә, бары тик «Казан мәмләкәтемез» дип кенә бирелгән
«Мөстәфадел-әхбар . »нын 23 битендә чирмешләрнең «чуаш» сүзен «мөселман» мәгънәсендә кулланулары—татарларнын «урыс» сүзен «христиан» сүзе белән тәнгәлләштерүләре кебек үк күренеш булганлыгы турындагы җөмләләр Фәезхановнын «Борынгы Болгар ташлары» хезмәтендә бар Анын борынгы ташъязмалар турындагы шул ук хезмәтенең бер өлеше «Мөстәфалел-әхбар • китабында (27 битнең астан дүртенче юлыннан алып 29 битнең башына—5 юлга кадәр) урын алган Фәезханов текстындагы • Хужасан дигән чуаш авылы бар. имеш (Минем заныма күрә. Хужасан Хуҗахәсән булмак кирәк) Шул авылнын телләре хәзергәчә татарча, имеш Әмма кием вә гадәтләре чуашча. хәтта риваять кыйлалар. моннан 80 сәнә кадәр мокаддәм анларнын авылларында иске мәежед тә бар икән Имеш, хәзер христиан булмышлар» өзеге «Мөстәфадел-әхбар »да •Хуҗахәсәннән тәхрифдер Хужасан дигән бер чуаш карьясе вар. лнеаннары ару төрки имеш Әмма либас вә гадәтләре чуашча. Хәзерлә исмән тәнассыр иткәннәр Шул әтрафта улан татарларнын әкъваленә бинаән. сиксән-туксан сәнә мокаддәм шул карьянен ташланган иске мәсҗсдс бар икән» рәвешендә басылган. Бу өзектәге борынгы ташлар тасвирламалары, Шонгаты Өсте дигән урындагы болгар кабер ташларын рус авылына алып китеп чиркәү нигезенә салулары турында карт моәзин сөйләгән хатирәләр дә Фәезханов кулъязмасыннан алынганнар
Болгар чоры зашларында очрый торган «алышу ире» һәм «яу ире» гыйбарәләренә бәйле «Мөстәфадел-әхбар »нын 65 битендә язылган фикерләр дә X Фәезхановнын 1863 елда рус телендә чыккан «Три надгробных Булгарских надписи» мәкаләсендә әйтелгән була.
X.Фәезхановнын «Казан тарихы» хезмәте «Мөстәфадел-әхбар »нын 119-128 битләренә тулаем кереп урнашкан Фәезхановнын •Казан ханлыгы моннан оч дүрт йөз ел элгәре бик мәшһүр внлаятләрдән булса да. вә бу заман нар ла Рус ия мәмләкәтендәге татар таифәсенсн ма биһил-нфтихары вә мәркәзе гыйлем иә тәмәдленс исә дә, анын әхвалс каднмәсе гомумән, вә анда падишаһлык иткән ханнарның тарихы хосусан, безнен таифәмезгә бу замангача мәжһүлият пәрдәсе астындадыр* җөмләләре «Мөстәфадел-әхбар. * әсәрендә «Казан мәмләкәте бу тарихтан дүрт йөз сәнә мокаддәмдә бик мәшһүр мәмләкәтләрдән улыб. хәзерге заманымы та безнен татар таифәсенсн ма биһиз ифтнхары вә мәркәзе гыйлем вә дәүләте тәмәдленс исә дә. гыйльме тарих вә әййамен-наска галәме рәгъбәтзәреннән һич вакыт әхваль вә вәкаигыары бәйан вә забыт ител мәй. әхбаре каднмәсе гомумән вә анда улан мөлүк вә голәма вә әкябире хаким вә саир әхвалс кәнди таифәмезгә вә гайрсләргә бер лә мәгълүм улмай. бил-көллиятән мәжһүлият ситрәсе тәхтендә калган• рәвешендә бирелгән Бу мисал да әйтелгән фикерләребезне куәтли
Иске Казанның кайсы урында булганлыгы хакында. Әтнә. Күәм. Киме һ б авылларның исемнәре килеп чыгышы турындагы фикерләр дә «Мостәфадсл эхбар »дл Фәезханов кулъязмасындагы җөмләләр белән бирелгән Хөсәен Фәезхановнын «Казан тарихы» әсәренеп соңгы билләре сакланмаганлыктан. «Мөстәфадел-әхбар • китабында 129-135 битләрдәге Казан ханлыгы тарихының ахыргы өлеше белән анын ни дәрәҗәдә тәңгәл килү-килмәве турында кистереп берни дә әйтеп булмый.
X Фәезхановнын «Касимский чанлыгы* хезмәгс дә «Мосгәфодел әх<мр »нын 140 148 битләрендә тулысы белән урын алган Ике текстны чагыштыру өчен бер ләмләтә
Китанвын 1989 елгы басмасында бу сүзләр «ар I». п.ркн», ягыш тулаем, саф татар торкичә диген м« Тау ятына ар (удмурт) халкынып Лериннди моногәТ шп чыганакта, ягыш ф.ямхатш текстындагы ям
рки» дин ялгыш бире лгән Ч« доресрәк Текстта сүз барган Тулмаган ШУ МЙУК Мәраини
генә игътибар итик Фәезхановтагы «...рус чарлары Казанны алырга карар бирсәләр, ул сурәттә әгәр Казанны аламыз дип рус гаскәре белән вә рус чарынын исеменнән йөрсәләр, татарлар никадәр аз булсалар да. шөжагате затияләре вә хәмияте линияләре сәбәпле, каннарының бер тамчысы калгынча вә ахыр сулышка чаклы гайрәт итеп сугышсалар кирәк. Ул сурәттә Казанны алмак мөшкел булыр» җөмләсе «Мостәфадел- әхбар. » китабының 144 битендә «Русия гаскәре уз падишаһлары исеменнән йөрсәләр иде. ул тәкъдирдә Казан татарлары никадәр аз булсалар да. шөжагате затия вә хәмияте линияләре сәбәпле каннарының бер катрәсе калганча вә ахры нәфескә чаклы сугышсалар кирәк иде. Ул сурәгтә Казанны алмак гаять мөшкел улыр иде» рәвешендә урын алган. Фәезхановнын бу хезмәтенең Нурдәүләт хан чорын тасвирлаганнан сонгы ахыргы битләре сакланмаган. Шуна күрә «Мөстәфадел-әхбар..»нын 148-150 битләрендә Касыйм ханлыгы турындагы бүлекнең ахыргы өлеше Фәезханов текстына мөнәсәбәте турында ни дә булса әйтергә читен.
Сүзебезне дәлилләү өчен монда тагын да күпләп мисаллар язу һәм өлешләп текстларын күчерүгә артык ихтыяж юк дип, шушылар белән чикләнәбез.
Фәезхановнын «Казан тарихы» хезмәтенең «Казанның әхвале Кадимәсенә даир берничә сүз» бүлегендә болгар халкының килеп чыгуы мәсьәләсе уңаеннан «Бу хосуста Болгар хакындагы мөхәрраратымызда (язмабызда) тәфсил иткәнмез, теләгән кеше анда карасын» дип язган. Бу сүзләрдән X.Фәезхановнын Болгар дәүләте турында да хезмәт язганлыгы ачыклана. Кызганычка каршы, анын тексты хәзергә табылмады. «Хәзергә» дибез, чөнки бер заман табылу ихтималын да кире кагып булмый X.Фәезхановнын башка тарихи хезмәтләре, югарыда язылганча, «Мөстәфадел-әхбар . »да урын алганнар икән. Болгар турындагы хезмәте дә Ш.Мәржани тарафыннан кулланылган булуы мөмкин дип уйлыйбыз.
Шиһабетдин Мәржанинен «Мөстәфадел-әхбар...» китабына Фәезхановнын тарихи хезмәтләре кертелгәнлеге мәсьәләсен хәзерге көн карашларынча гына бәяләп, сәерсенергә кирәкми. Әлеге очракта бер галимнең икенче галим иҗатына кул сузуы турында һич тә сүз була алмый. Безнен уебызча, бу турыда артык сүз куерту бөтенләй урынсыз һәм кирәксез. Чөнки Мөржани һәм Фәезхановнын остаз- шәкерт буларак мөнәсәбәтләре гаять дәрәжәдә эчкерсез, шулай ук тарих мәсьәләсендәге карашлары уртак, бер-берсенә йогынтылары һәм мөгамәләләре дә ихласлы булган Фәезхановнын Мәржанигә язган күп санлы хатларыннан күренүенчә һәм галимнәр язуынча да, алар арасында уртак максатка хезмәт итү өчен үзенчәлекле мөнәсәбәтләр урнашкан Ягъни, остазы Шиһабетдин хәзрәтнен фәнни эшчәнлегенә шәкерте Хөсәен даими рәвештә тугрылыклы ярдәм иткән Кулъязма һәм сирәк басма китапларнын аерым урыннарыннан өземтәләр күчереп җибәреп тә. сирәк хезмәтләрне табышуда да һәрчак остазынын ышанычы, таянычы булган. Бу уңайдан Мәржанинен тормыш юлын җентекләп өйрәнгән Ш.Шәрәф сүзләре дә әһәмиятле: «Хөсәен әфәнденең Мәржани хәзрәтләренә дә күп хезмәтләре булган. Петербургта тордыгында (яшәгәндә) Казан вә Болгар тарихына даир байтак нәрсатәр һәм дә Шәрык телләренә махсус көтепханәдән бик күп нәрсәләр күчереп җибәргән Күргән, ишеткән китаплары хакында мәгълүмат биреп торган. «Вафиятел- әсляф»ка дәреж өчен интихаб итеп (сайлап) язып җибәргән кәгазьләреннән без күргәне генә ике йөз бит микъдарында булыр3». Ш.Шәрәфнен «без күргәне» диюе Мәржани биографиясен язу өчен галимнең китапханәсен өйрәнгән чагында күргән язмалар күздә тотыла. Бу да, шәкерте булышлыгыннан Ш.Мәржанинен кин файдаланганлыгын һәм үз хезмәтләрендә кулланып барганлыгын раслый. Шуна күрә. Фәезханов вафат булганнан сон анын әсәрләрен остазы үзенә алдырып, «Мөстәфадел-әхбар...» китабына керткән икән, моны бары тик икесе арасында электән урнашкан гыйльми хезмәттәшлекнең дәвамы дип кабул итәргә кирәк.