МӘХӘББӘТНЕҢ СОҢГЫ КӨНЕ


өзге жил якында үсеп утырган барбарис куакларының яфракларын
өзә. җимешләрен йолкый да тәүге ап-ак карга ыргыта. Сусыл
күңелендә ниндидер шом уята, беренче кар эреп килгән ала-кола сукмакка кирәкмәгән киеренкелек, аңлашылмаучылык өстиләр сыман. Айрат көзге жилнен салкыныннан бөрешеп куя. Әнә. әле кайчан гына җәйге шаян кыяфәтгәге җил малае ак сакаллы агай дәрәҗәсенә күтәрелгән дә. буй җитмәс каен ботакларына кагылмыйча, паркта үтеп-сүтеп йөргән яшь җилбәзәкләрнең куен кесәсен капшый. Югарырак үрмәләргә әллә теләми, әллә көче җитми Утыргычта урын алган утыз биш-кырык тирәләрендәге Айрат исемле ир- атнын пәлтәсе дә юка. фырт икәне күренеп тора, шуңа күрә анын куенына үрмәләү берни дә тормый җил агайга...
Айрат сәгатенә күз төшереп алды. Әйе, күренергә тиеш инде Лилия. Айрат көтә, бик көтә Лилияне Бүген ул аңа күңелендә йөргән, бергә чакта әйтә алмаган сүзләрнең барысын да әйтер. Гафу сорар. Юкка гына ул «Гафу аллея»сына дәшмәде Лилияне. Барысы, барысы өчен дә кичерүен сорар. Ялынып, тезләнеп сорар. Лилия андый каты күңелле түгел, әлбәттә. Айратны кичерер. Ул хәтта шулай буласын алдан ук сиземләп, белеп килде. Алар Лилия белән инде унбиш ел бергә гомер кичерделәр. Лилия һәрвакыт аны гафу итә иде. Бу үпкәләве дә мәнгелек түгел, үтәр... Шулай да кар өстендәге барбарис җимешләре әллә артык уңган күплеге белән (барбарис уңган елны янгыннар, фаҗигаләр күп була, диләр), әллә җете кызыл төсләре белән Айратны ниндидер шомга салган иде.
...Ниһаять, шактый көттереп, аллеяның икенче башында таныш адымнар шәйләнде. Кара пәлтә ханымнын зифа гәүдәсенә сыланып тора, һичшиксез, бик килешә һәм анын яшен дә шактый киметә иде. «Жүләр инде мин! — Айратнын анында. үзе дә сизмәстән, чын үкенү сызылып үтте. Чыннан да. бу назлы адымнарның ир-ат нәфесеннән читтә кала алмый икәне билгеле. — Ничек элек игътибар итмәгәнмен?!»
Ханым килә-килешкә бер куактан барбарис тәлгәше өзеп алды.
— Айрат. Исәнме. — Ханым янәшәгә утырды. — Карале, быел барбарис бик уңган икән. Кып-кызыл. миләш төсле.
—Әйе шул. бик унган. Сокланып карарлык.
Бераз дәшмичә утырдылар. Лилия кулындагы ботакка мөкиббән киткәндәй, үзалдына тын гына елмая иде. Нинди сөйкемле икән бит анын хатыны! Барбарис тәлгәшләре Лилиянен йөз алсулыгы белән ярышалар сыман Кара кашлар, кара күпәр. Кашларына кадәр төшереп кигән кара беретка. Рафаэль биредә булса, һичшиксез, мондый сылудан сурәт төшерми катмас иде
[мешләр кар өстендә кызыл кан бөртекләренә охшап, Айратнын
-Йә инде. Айрат Син монда мине
юкка гына чакырмагансыңдыр бит "
Айрат сискәнеп китте. Нәрсәдер җавап бирергә кирәк иде. нәрсәдер әйтергә сү) башларга. сөйләргә, сөйләшергә Башкача болаи яшәп бс дмыи Башк гч, Литиянен битарафлыгына ул түтә алмый.
—Лилия... Дөрес эйтэсен, юкка гына сине монла чакырмадым. Бу аллея «Гафу аллеясы, дип атала. Курәсенме дүрт яклы һәйкәлне ” Анда дү рт тетлә «гафу, дип язылган. Әгәр мөмкин булса, мин синнән дөньядагы бартык телләрдә дә гафу сорар идем.
Лилия, күрәсең, бу турыда сиземләгән иле. шуна Аиратнын сүтләренә бер дә исе китмәде Бераз тын торганнан сон. шаян гына көлеп куйды
—Айрат! Син. репертуарымны үзгәрткәнсең Элек өйлә генә гафу сорый иден. Бу юлы паркка ук чакыргансың Берәр нинди юбилей түгелдер бит " — Көлмә, зинһар. Лилия Мин чын күнелдән синнән гафу угенәм Лилиянен тавышы моңсуланып китте —Ә элек юри генә идеме?!
.Алар Лилия белән инде унбиш ел бергә. Унбиш ел ирле-хатынлы булып гомер кичерәләр Яратып ойләнештеләр Берничә ел яратышып гомер иттеләр. Аннан сон бер-бер артлы балалары туды Йокысыз төннәр, аллерг ияле балалар, зш. Бәхетле гаилә тормышын, ике яшьнен арасын боза торган тагы нинди дә булса зуррак мәсьәл&тәр була, дисатәр. Айрат ышанмас иле. Ана балалары туганнан сонгы икс-өч ел чәчләрне агартырлык унбиш елга тиңләште. Арылы ул, гаиләдән гарык булды, вакытсыз өйләнгәнлегенә терсәген тешләрдәй дәрәҗәгә килде Юк. ул бала чүпрәкләрен юуга катышмады. Лилия кебек, авыру баласын күтәреп, хастаханә юлында иормәде. кайтуына ашарга әзер, киемнәре юып үтүкләнгән, чиста иде. Ләкин Лилиянен талчыккан йөзен, бөгәрләнгән халатын, буялмаган тырнакларын күреп, булган гаИрәте кире кайта башлады. Житмәсә. янда бсрссннән-бсрсе чибәр кызлар кайный иде... Ул үзе дә ут кебек кайнар, үгездәй таза иле Беренче мәртәбә хатынына хыянәттән сон күзләрен күтәреп карый алмады Лидия, аптырап «Авырыйсынмы әллә?!* дип. шифалы үлән чәе ясады караватка йомшаграк түшәк жәеп. сабый баладай сөеп яткырды «) ул ана кычкырды да әле хәтта «Туйдырдыгыз! Күрәсем килми беркемне дә'» дип кычкырды. Күңелендә торган ташны алып атасы килә иле Икенче юлы ла шактый авыр булды Ә аннан сон... Лилия үзе гаепле Үз-үзен карамалы, матур итеп киенмәде, тырнакларын, иреннәрен буямады Ә үз-үзен карамаган хатыша кем карасын?! Нишләп әле ана Айрат карарга тиеш” Әнә. телевизордан да шулай сөйлиләр, газета-журналлар да гел шунын турында акыл сата. Хатын-кыз гел үзен карап, матурланып торырга тиеш, югыйсә ир-атнын башкалар янында чуалуы гадәти күренеш икән Әйе. алар ир белән хатын, ләкин бу төзәтерлек хата. Әгәр кирәк булса. Айрат бүген үк ирекле була ала. Бигрәк тә хәзер — Лилия эшләми, өйгә акча атып кайтмый Ә ул. әзме-күпме, хезмәт хакы ала Ә|әр акчалы ир белән яшисе килә икән, иренен капризына түзсен. Шуна күрәсонга кагып кайтулар ешайды көндәлек хәлгә әйләнделәр. Күрәсен, Лидиягә лә яхшы кешеләр жнткерә торганнардыр, бер вакытны Лилия әсәрләнеп бәргәләнә башлады Тон уртасы узганчы фатирнын эчке бусагасы төбендә лифг тавышын тынлап «Кайтмыймы икән?!» дип. елап төн үткәрә иде дә. иртәнге якта шу г >к бусага төбендә Йокыга китә торган булды, бичара Клйчакта Айрат чын күнелдән гафу үтенә иде. Лилия дә таш бәгырьле түге г. ул да аны кичерә иде. Нишлисен, чыннан да балалар кечкенә, еш авырыйлар, авыру бал.» янында ата кеше утырхтыи инде, әлбәттә Лилия хатын-кы г. ул учак терелтүче, йорг - хуҗачыкка жлн өрүче Димәк, йортмын тынычлыгы анардан юра Ә ул сонга калып, арып-талып кайткан ирен сосп каршы атасы урынла
гауга куптара. Ачудан кыйшайган йөзен әллә Айратның бик күрәсе килә
дип уйлыймы икән?!
—Син дә йор, — дип кычкырды Айрат бервакыт. — Үзенә баерак ир-ат тап та, рәхәтләнегез шунда! Ичмаса, тынычланыр иден, мина да тынычлык бирер идең!
Учакка су сиптеләрмени, Лилия тынып калды. Әле генә ярсудан дингездәй кайнаган күзләрендә башта аптырау, аңламау, аннан рәнҗү чагылды.
—Син мина башка ир белән йөр дип әйтәсеңме?!
Айрат дәшмәде. Күнелендәге ачу басылмаган иде әле.
—Син мина башка ир-ат белән йокла дип әйтәсеңме?! Син мине яратмыйсынмыни?!
—Ә син бутама!!! Мин сине яратам, ләкин синең бу җәнҗалларыңны башка ишетә алмыйм! Әгәр мин йөрим икән, нигә сиңа да әзрәк күнел ачмаска!
Айрат башына килгән бу уйдан бик канәгать иде. Әлбәттә, әгәр ул хатынына ирекле мәхәббәткә рөхсәт бирә икән, димәк, үзе дә рәхәтләнеп маҗараларын дәвам итә ала. Ә хатынына кем карар—анысы билгесез, хатынынын әле ирләр каратырлык өс киемнәре дә юк. ирләр белән йөрерлек вакыты да юк. Шуна Айрат бик аптырамады. Тик Лидиянең басып торган җиреннән хәлсезләнеп китүен күреп, йөрәгендә бераз кызгану хисе уйнап алды.
— Йә инде, ул кадәр кайгырган булма. Барлык ир-ат та хатыннарына хыянәт итә, ләкин барысы да. минем кебек, башкалар белән күнел ач дип әйтеп тормый. Кадеремне белмисен.
Лилия тәрәзә янына барып сөялде. Күзләреннән ике бөртек яшь агып төште.
—Айрат, без ник өйләнештек икән?! Нигә балалар үстерәбез?! Күңелләрдән сөю киткәч, кешеләр нишләргә тиеш?! Читкә йөри башлыйлармы?!
Айрат юкка гына хатыннар янында күп чуалмый шул. Бу минутта Лилиягә нәрсә кирәген ул бик яхшы анлады.
—Син нәрсә инде, кадерлем. Мин сине бик яратам, ишетәсеңме?! Мин бит бу сүзләрне көнгә йөз кабатлый алам, бөтен туганнарың, дусларын, әти- әниен алдыңда кабатлыйм! Телисеңме, тәрәзәне ачам да, бөтен дөньяга: «Мин Лилияне яратам!» дип кычкырам! Ләкин син секс белән мәхәббәтне бутыйсын. Ирләр секс ярата, ә мәхәббәтләре барыбер бер генә була.
—Хатыннар да шулаймы?!
Айрат сүз агышының әкрен генә үз җаена керә баруын сиземләде.
—Әлбәттә, шулай, кадерлем. Яшьлек бит һәркемгә дә бер генә килә. Әйдә, бер-беребезгә трагедия ясамыйк, иртәгәдән башка тормыш белән яши башлыйк. Сина да әйбәт, мина да кулай.
Лилия. тәрәзә караңгылыгына кереп югалырга теләгәндәй, маңгаен пыялага терәде, бераз тынып торгач, янадан Айратка борылды. Хатынынын талчыккан йөзендә бу кадәр сүнгән, бу кадәр өметсез, рәнҗүле карашны күргәне юк иде әле Айратның. Бер минутка кыен булып китте, башында «каты бәрелдем инде әллә» дигәнрәк уй чагылып китте.
—Ярар, Айрат. Син дигәнчә булыр. Мин сина башка бер үпкә сүзе дә әйтмәм. Тик өйгә чир алып кайтма.
...Лилия сүзендә торды. Шул төннән башлап, Бариевларнын өендә тынычлык урнашты. Айрат элеккеге гадәтләрен ташламады, әлбәттә. Ләкин ире кунарга кайтмаганда да Лилия күзендә яшь күренмәде. Айрат та ялгышмады: Лилиянен читкә чытып йөрергә вакыты да, мөмкинлеге дә, күрәсен, теләге дә юк иде.
Тормыш үз җае белән акты да акты. Менә балалар да исәйделәр, зурысы
мәктәпкә укырга керде, кечкенәсе дә абыйсы артыннан артык калышмады Өйгә үзләре кайтып-китеп йөри башладылар Аиратнын дөньясы түгәрәк иде. Ул хәтта Лилиянен тавыш куптармавына беркадәр гажәпкә калып, үтенчә «экспериментлар» да оештырып карады
«Эксперимент» дигәне Лилияне үзенен сөяркәсе белән күэгә-күз очраштыру иде. Очраштылар Лилия эшкә урнашканнан сон. ул төшке ашка керә торган кафега Айрат ике мәртәбә сөяркәсе белән килде. Лилия көндәшенә «исәнмесез» диюдән ары китә алмады, әлбәттә, ләкин бу да Айрат өчен көтелмәгән нналык иде. Кара, хатын-кызны да ничек бөгеп була икән' Ничек сындырып була икән! Югыйсә, хатын-кыз дуамал, дәжжал дигән булалар' Шуннан сон Айраг Лилияне хәтта ниндидер бер аерым хис белән хөрмәт итә башлады Кайчакта чираттагы сөяркәсе белән ачуланышса да. салган баштан мон- зарларын Лилиягә сөйли иде, кинәш тә сораганы булды. Гажәп. Лилия бер сүз каршы әйтми тыңларга өйрәнде, күзләрен күтәреп карарга теләмәсә дә. кайчакта кинәш тә биргәләде. Айрат шундый заманча гаиләсе булуга искиткеч шат иде. дус-ишләренә сөйләп, бөтенесе гажәпкә калган иле
. Көннәрдән бер көнне Лилия өйгә сонга катып кайтты Хәтта Айрат та бу вакытта инде өйдә иде. хатынына берәр хат булмады микән, авырып китмәде микән дип. йөрәгенә шом йөгергән иде Сау-сәламәт. күтәренке күнел белән кайткан Лилиягә сораулы карашын тәбәле
— Кинога бардык. Роза белән Бөтен Казан үлеп-бетеп «Йолдыз сугышлары»н карый икән, без дә әйләнеп кайттык әле —Лилиянен жинелчә шарфыннан алгы бүлмәгә затлы сигарет исе анкылы — Арылым
Кинәт Айратның күнел түрендә ниндидер ят хис кымшанып куйды Нәрсә икәнен ул үзе дә аңлый алмады, һич көтмәгәндә ниндидер ачу кузгалгандай булды, ана шикләнү өстәлде
— Кем белән дисен?! Роза беләнме?! Ул тәмәке тарта башладымы атлә”
Лилия өстен алышып тора иде. жинел. шома, кара төстәге затлы ефәктән
эшләнгән эчке күлмәген ялангач тәненә киеп куйды да. Айратка борылды Күзләрендә ниндидер көлемсерәү чагылып китте
— Юк, Роза тәмәке тартмый, син бигрәк инде Безне машинада озатып куйдылар, подъезд алдында сөйләшеп утырдык бераз. Ир-атлар гәмәке тартты шул Шунда сеңгәндер инде ул ис. Син нишләп ятмадың сон ате"
Айратның «Сине коггем» дип әйтәсе килмәде Үзалдына «Кино карадым» диебрәк мыгырдады да. йокы бүлмәсенә кереп яггы Бераздан, юынып. Лилия дә йомшак юрганга төренде, иренә аркасы белән борылды да яту белән йокыга чумды, ә менә Анрагнын күзенә йокы эленмәле. Кин караватта ате уңга борылды, әле сулга авышты, юка юрган астында ате тирләп-иеште, ате салкыннан калтырады. Бу ана таныш түгел хис. шул хис ана тынгылык бирми иде. Күпмедер вакыт хатынының тигез сулышын тыңлап ятканнан сон. анын ягынарак авышты, кулын юрган ачылып киткән урыша куйды Нәзберек ефәк астында тыгыз күкрәкләр шәпләнделәр Тәрәзәдән төшкән тулган ай яктысында кинәт үз кулы ниндидер бер йонлач чит кеше кулы булып күренде, чит ир хатынының йомры күкрәкләрен әвәли сыман гоела башлады Айрат, корт чаккандай, кулын тизрәк тартып алды Йә. Хода элек мондый жүләрлек уена да кереп чыкмый иде. бүген нәрсә булды сон ана?! Хатыны чит ирләр белән машинада утырдым, диде Утырса сон. ул бит ана үк* рөхсәт итте Машинада утырырга гына түгел, теләсә, кемнеңдер сөяркәсе булып йөрергә дә мөмкин, диде Шулай булгач, ни кимерә сон эте анын күнелен?! Нишләп әле ашказанына таш тутыргандай, күкрәге кысыла да сулышы йотыла?!
Шуннан сон Лилиянен сонга калып кайтулары ешайды Айрат ис... киресенчә, нәкъ сәгать алтыда өйлә булырга тырыша, балалары да мондый
в*
үзгәрешкә беркадәр гажәпсенәләр иде. Беркөнне Лидия тан сызылганда гына кайтып керде. Әкрен генә тышкы йозакны ачты, ишекне этеп, эчкә үтте, ут кабызмый гына аш бүлмәсендә плитәгә чәйнекне кайнарга утыртты Айрат ате йокламаган иде. Баштарак « чыкмыйм» дип кыбырсып ятса да түзә атмады, тавышсыз гына басып, хатыны янына чыкты. Лидия тан нурлары яктысында кулларындагы ялтыравык төймәләргә карап мөкиббән киткән. Айрат ут яндырды. Хатынынын кулларындагы кыйммәтле асылташлар жемелдәп куйдылар, ут яктысыннан күхтәрен кысып, Лилия Айратка елмайды.
—Айрат. Уяттыммы? Гафу ит.
Айрат Лилиянен кулындагы муенсага текәлгән иде.
—Нәрсә ул анда синең?!
— Муенса. Матурмы?! Килешәме''!
Килешкәнен Лилия үзе дә белә. Айрат, жавап бирмичә, теш арасыннан диярлек сытып чыгарды.
—Нәрсә, чын асылташлармы?! Бүләк иттеләрме әллә?!
Лилия, беркадәр сынап, Айратнын чытылган йөзенә карады да көлемсерәде.
—Кем бүләк итсен инде мина. Әлбәттә, чын түгел, ясалма. Сатып алдым. Барыбер, матур бит, әйеме?!
Айрат Лилиянен тавышындагы ялганны шунда ук тотып алды. Бүләк ителгән муенса инде, күренеп тора. Айрат үзе дә сөяркәләре янына бүләксез бармый иде. Хәзер генә ир бүләккә тоткан акчаларынын гаилә кесәсеннән чыкканын аклагандай булды. Ә Лилия. киресенчә, гаиләгә алып кайта икән...
Айратнын күңелендә әйтеп бетергесез ачу кабарды. Хатыны ачыктан-ачык ана хыянәт итә иде. Эчтәге ярсуы тавышына бәреп чыкты.
—Алдашмасан да була! Ниндидер бер ухажерын биргән муенсаны күз алдымда селкемә, яме?!
Лилия каршында күзләреннән утлар чәчрәткән ир-атка бердә курыкмыйча
карады.
—Тынычлан, Айрат,—диде ул әкрен генә.—Балаларны уятырсың.
Айратнын эчендә ачу гына түгел, көнчелек кайный иде. Кара син аны, анын сөекле хатыны кемнеңдер түшәге булсын инде! Гарьлеген кая куярсың! Лилиянен бер дә исе китмәде.
—Әйе, Айрат, бу — чын асылташлар. Тик син мина кычкырма, яме! Әллә безнең килешү барлыгын оныттыңмы?! Кем мина «баерак ир-ат тал та, шуның белән уйна» дигән иде?! Син түгелме икән?
Лилия бер минут тын торды. Айрат кул бармакларының йодрыкка җыелуын
чамалады.
— Кайчандыр мина да бик авыр иде. Мин бит түздем, телемне тешләп, яшемне сөртеп булса да, түздем. Син дә түз, Айрат. Бу әле уенның башы гына.
...Әйе, чыннан да, бу әле уенның башы гына булган икән. Сонга таба Лилия жинелчә салган килеш тә кайта башлады, кайчакта бөтенләй кайтмый да калгалады. Эшеннән китте. Хәер, ана хәзер эш кирәк тә түгел иде — хатынның атгын-көмеш муенсалардан, алкалардан, беләзек-иөзекләрдән торган тулы бер хәзинәсе барлыкка килде, Айрат гомердә дә бүләк итә алмый торган кеш туннан йөри башлады, бераздан машина йөртергә укый башлады. Хәзер Лилия иренен эш хакына мохтаҗ түгел иде.
Айрат беренче вакытта жәнжал куптарды, көн саен диярлек Л ил иягә кычкырды, хәтта бер тапкыр кул күтәрүгә кадәр барып җитте. Лилия сүзне кыска тотты, «тагы бер шулай эшләсәң, балаларны алам да, китәм», диде. Әйе, Лилия китәчәк, һичшиксез, китәчәк иде. Айрат, аптырап, хатынына ялынды, «кичер» диде... «Башка бер тапкыр да сина хыянәт итмәмен» диде... «Әйдә, яңадан яши башлыйк* диде... Лилия ул көнне йомшарган сыман
булган иле. ул да иренә башка хыянәт итмәскә вәгьдатәр бирде. Тик икенче көнне үк кунарга кайтмады Айрат үзе дә нәкъ шулай эшли иде ләбаса... Лилия һич кенә дә Айраттан уздырмады да. кимен дә куймады. Ире Лидияне нинди газапларга салган булса, хатын да Айратны шул ук утларда янарга мәжбүр итте.
Сыер дуласа, аттан яман, диләр. Су алган коена төкермә, үзен эчәрсен. диләр. Айрат моны бераздан сон гына аңлады. Эчендә янган утлар аны акылдан язар дәрәҗәгә җиткерделәр. Лидияне ярата иде ул. үлеп ярата иде Күзенә бернинди башка хатын-кыз күренмәс булды. Тик Лилия генә янадан аныкы, бары аныкы гына булсын иде. Тик Лилия генә аны яратып елмайсын иде...
...Кар сарган барбарис ботаклары, юеш карнын авырлыгын күтәрә атмый, сыгылып килгәннәр Хәер, ботаклардан инде тып-тып итеп, тамчылар тама.
— Көзге һава бигрәк тотнаксыз инде, әйеме. Кичә янгыр яуды, бүген — кар.
Кайдадыр укыган шигырь юллары Айратнын хәтеренә килде, күнелендә ургылган ташкынга буйсынып. Лилиянен сүзләренә жавап рәвешендә шигырьне яттан әйтә башлады:
Син башкамы бүген, минме бүтән. Сүзләр—моңсу, йөзләр—ямансу Күзләренә карыйм Иренендә Яшеренгән төксе елмаю Йә. әйт инде, сузма, әйт дөресен. Күтем күрде йөрәк ишетсен!
Хәер, әйтмә. Мин аңладым сине. Тоткарламыйм ..кеше кешесен! Йөрәген бит ауга чыккан икән Котлыйм, котлыйм Димәк, киек бар Әллә нишләп көннәр бодай чуар Кичә янгыр яуды Бүген—кар
Барбарис җимешләренең кызыл ялкыны Лилиянен күзләренә күчкән дә, яшь тамчыларын кайнатып тора Кайнар тамчылар ханымның кү I атмасын яндыралар да яндыралар Агып төшсеннәр иле алар, битен, янакларын чылатып, боздай салкын кулларына тамсыннар иде Лидиягә жинелрәк б\ ияр иле Юк. хәтер инде күзләре шул ике яшь бөртеген дә сыгып чыгара алмый Иреннәре генә пышылдый
—Айрат... Син бу шигырьне хәтерлисенмени'’!
Юк. Айрат хәтерләми Нинди шигырь икәнен лә. нишләп ате анын \ тснен хәтерендә сакланганын да. нишләп бу шигырьнең Лидияне шулкадәр тетрәткәнен дә анламый...
Дәшмисен Айрат Мин бит аны сина атап язган идем Хәтерлисенме, син дус кызым белән чуала башлагач’’! Без әле ул вакытта өйләнешмәгән
"Д Юк Айрат барыбер хәтерләми Нинди дус кьпы булгандыр Лилиянен. нигә Айрат аның белән чуала башлагандыр - белми Э мен» ни очен шигырь шулкадәр озак еллар хәтерендә сакланды икән
—Әй Айрат Миннән да бәхетле кеше юк иде бит кияүгә чыкканда Ал ак туй күлмәге, ак чәчәкләр, биргән иәгмәләр Хәтерлисенме )А11 га тыгыа биргәнне" -Шатлыкта ы. кайгыда да бергә булырбыт. беркайчан да бер беребс тгә хыянәт нтмәбе т. кайгы күрсатмәбет • Нота армиядәгечә Присига
кабул иткән кебек. Ант эчкән кебек. Тик армиядә Ватанга хыянәт иткән өчен үлем жәзасы бирәләр, ә тыныч тормышта хыянәт иткән кешене ирекле мәхәббәт белән яши, диләр...
Айрат сискәнеп китте. Әйе, ул армиядә булды, присяга кабул итте. Ватанга хыянәт итсәм, үлем җәзасына әзермен. диде.. Ә хатынына, яисә иреңә хыянәт итү ул Ватанга хыянәт иткән кебек түгелмени?! Барыбер вәгъдәсен бозган кеше хыянәтче дип атала ләбаса. Хыянәтче дип. Ягъни, предатель... Нигә ул элек бу турыда уйламаган?!
—Гафу ит мине, Лилия. Сонгы тапкыр. Мин элек жүләр булганмын Мин сиңа башка беркайчан да хыянәт итмәмен. Беркайчан да. Мин бит сине бик яратам. Балалар хакына, әйдә, янадан яши башлыйк, Лилия?!
Лилия дәшмәде. Бу сүзләрне ул инде яттан белә иде. Бу сүзләрне ул күп мәртәбәләр ишетте. Ышанды һәм алданды. Тагы ышанды, тагы алданды...
—Беләсенме, Айрат, вакытында май салырга оныткансың икән, сүнгән лампаны гаепләмә. Мин синнән күп еллар буе наз көттем, мәхәббәт көттем. Син элек тә мине яратам ди идең. Мин дә сине яратам. Безгә нәрсә комачаулый сон?! Син мине яратасың, мин—сине. Бер түбә астында яшибез, балалар үстерәбез. Мин—синеке, син—минеке. Бездә ирекле мәхәббәт. Шулай түгелмени?!
Айрат ни әйтергә белмәде. Барысы да шулай иде, барысы да Лилия сөйләгәнчә, дөрес иде. Шул ук вакытта берсе дә дөрес түгел...
—Лилия, мин ялгышканмын. Ирекле мәхәббәт дигәнем—ул азгынлык кына бит. Мин моны аңламаганмын. Кичер мине. Әйдә, ирекле мәхәббәт турында онытыйк. Ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләребезне кайтарыйк.
Лилия ачы көлемсерәде, тавышы күтәрелде.
—Менә ничек сайрый башлады безнен сандугачыбыз... Ә минем күз яшьләрем кая түгелгән?! Ә йокысыз төннәр?! Ә «син акча таба алмыйсын» дигән сүзләрен?! Син үзең дә миннән ким кайгырмыйсын бит, нигә алай гиз генә гафу сорыйсын да, нишләп болай тиз кичерергә әзер әле син?! Тагы ялганларгамы исәбен’1 Нигә мине монда чакырдың?! Кеше күрсен дигәнсеңдер, бәлкем?! Публикага уйныйсыңмы?!
Айрат беренче мәртәбә халык зирәклегенә таң калды—хәтерендә балачактан ялганчы көтүче турындагы әкият янарды. Көтүче бер ялганлый, ике ялганлый, оч ялганлый, дүртенче тапкыр үзен коткарырга бер кеше дә килми... Ул үзе шул көтүчегә охшап калды лабаса.
—Лилия, ни сөйлисен инде син. Мин бит чын күңелдән әйтәм...
—Ә менә мин синен сүзләренә ышана алмыйм. Беләсеңме, мин ничек яшәдем синең белән?! Синен кулларны күрә идем дә, «менә бу куллар башкаларны коча, бу иреннәр башкаларны үбә, бу чәчләрне башкалар назлый» дип тилмерә идем. Шикләнә идем, һәрбер сүзеңнән шикләнә идем. Соңыннан хыянәтен турында аерым-ачык әйткәч, акылдан шашардай булдым. Балаларны алып китәрдәй булдым. Көнләшүдән тәрәзәдән сикерердәй булдым. Ә син минем тилелегемне күреп, рәхәтләнеп газапладың. Хәтерлисенме, көндәшем белән очраштырдың?! Утларда янганда, хәтеремне югалтырдай булып көнләшкәндә син мине үзеннен сөяркән белән очраштырдың. Беләсеңме, мине кем коткарды?! Көндәшемнең ире. Минем иң беренче хыянәтем ул көндәшемнең ире белән булды. Авырмы?! Мина да авыр иде. Ә нәрсә?! Бу бит ирекле мәхәббәт!..
Айрат ни өчен монда Лилияне чакырганын онытты. Чынлап та, нигә сон әле?! Алар хатыны белән бергә яшиләр, бергә йоклыйлар, балалар үстерәләр, бар яклары җитешкән, нишләп болай яраларны актарып йори сон әле Айрат?! Нәрсә кирәк ана?!
Жилнең әчкелтем-тозлы тәме бар икән. Битенә энә белән чәнчиләрмени,
Айрат, әрнешүгә түзә алмый, янакларын кул аркасы белән ышкын Юеш Күрәсен, агачтан тамчы тама
—Син дә мине гафу ит. Айрат Авыр сүзләремнең авырлыгы өчен кичер Мин инде ул сүзләрнен авырлыгын тоймыйм Минем күнелеы каткан Ә синен күнелен йомшак әле, шуна елыйсын. Мин менә елый да алмыйм.
Бераздан синен дә күнелен катар Шунда гына тынычлык табарсын Ирекле мәхәббәт ул — каткан күнелләр мәхәббәте Каткан күнелләр генә мәхәббәттән ирекле була ала.
Барбарис куаклары артына ялтырап торган кап-кара машина шуышып килеп туктады, тавыш бирде
..Барбарис куаклары артына яшеренгән кара машина Лидияне дә үз эченә йомды. Салоннан күнелле музыка тавышы ишетелә иде Кара җирлектә ялтыраган кызыл җимешләр, ак кар кунган ботакларда коелмыйча калган сонгы соргылт яфраклар төсе белән аралашып, ниндидер чуарлык барлыкка китерә. Айрагнын әллә колагында, әллә күнелендә шигырь юллары яңгырый
Әллә нишләп көннәр болай чуар.
Кичә янгыр яулы.
Бүген—кар.

Реклама