Г. КАМАЛНЫҢ ТАТАР МАТБУГАТЫНДАГЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ


Галиәсгар Камал—XX йөз башы татар згҗтимагыи һәм мәдәни тормышындагы үзәк фигураларның берсе. Актив ижат эшчәнлеген XIX и.н азагында \к башлап җибәргән Камал киңкырлы талант иясе буларак таныла, ягъни берничә Әдәби «толлар»ны берьюлы «иярли», кин мәдәни «яссылык»та эшли. Ул бер үк вакытта нашир-мөхәррир дә, прозаик та, публицист та, драматург та, шагыйрь дә, хәтта рәссам да. Мондый кин колачлы шәхесләр сирәк була
Хәлбуки, Г.Камалнын тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксыну сонгы 15-20 ел эчендә шактый сүрелде кебек. 1979 елда «Галиәсгар Камал турында истәлекләр». 1978-1982 елларда аның өчтомлык әсәрләр җыелмасы басылганнан сон бу юлда артык зур алга китеш күзәтелми Бу күренеш Г Исхакыи, С. Максуди, И Гаспринскии кебек шәхесләрнең алгы планга чыгуы белән лә
бәйле булса кирәк. Совет чорында исемнәрен уңай яктан телгә алырга да ярамаган җәмәгать эшлеклеләренен һәм әдипләрнсн фигылиятс бүгенге чынбарлыкта ниндидер, гайре табигыи
дип әйтерлек, кызыксыну һәм тикшеренү объектына әйләнде. Хәер, безнең тарихка, иҗтимагый тормышка һәрвакыт бер чиктән
икенчесенә ташлану дигән алама сыйфат га хас булды. Ләкин бүгенге язмабызның максаты
бу үзенчәлек турында түгел
Г. Камалга матбугат җене «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен яна гына тәмамлаган чорда кагыла. «Яза башлавым гарихы» дигән истәлекләрендә ул үзе бу хакта болан ди «Керә 1900 ел.. И птәшләр белән бергәләп, юка кәгазь астына копировка кәгазьләре куеп, мәдрәсәдәге хәлфәләрнең җитешмәгән якларыннан көлеп «Телескоп», «Мәнзаратсл-
галәм» дигән газеталар чыгарып, төнлә белән җәмәгать сәкеләренә дә ташлыйбыз» Димәк, сүз яшерен рәвештә таратыла юрган кулъязма газеталар турында бара Патриархаль җәмгыятьтә, мәдрәсә җитәкчелегендә моның кебек эшләр ул чорда зур тәүфыйксызлык, бунтарьлык дип карала. Аның каравы. 20 яшьлек Галиәсгарнын шәкертләр арасында абруе көннән-көн арга бара
Бер-ике ел үткәч, Г Камал Германиядән типография эшенә өйрәнеп кайткан Мәхмүт Алмаев белән якыннан аралаша башлый. «Саран» номерларында торган килеш бу егет белән ул җилем басмадагы «Тәрәкъкый* исемле газета чыгара Әлбәттә, монысы ла укучы тагар яшьләре арасында гарагылып. шакгыи кин янгыраш габи
Шәкертләрдә Камалны, беркадәр остазлары санап, үз итәләр. 1903 елда Казанда укучы яшьләр җилем басма «Рәсемле милли гәзнтә» чыгара башлыйлар һәм почта аркылы татарларның күренекле әһелләренә юллыйлар. Адресатлар арасында Г Исхакыи. Г Камал кебек бунтарь шәхесләрнең булуы игътибарга гаек Бу гаҗәп түгел, чөнки Г Исхакый бу вакытта имле «Тәгаллемдә сәгадәт..... -Кәләпүшче кыз». •Өч хагыи берлә тормыш» кебек әсәрләре белән танылган булса, Г Камашын
«Бәхетсез егет», «Өч бәдбәхет», «Кызганыч бала» әсәрләре халык теленнән төшми.
Мәгълүм булганча, муллалыктан баш тарткан Г Камал, каенатасы Садыйк
хаҗи ярдәме белән 1901 елда «Мәгариф» исемле китап кибете ача. Аннары бу кибет
«Мәгариф көтепханәсе» дип аталып китә. Кибет-көтепханә әдипкә үзенең байтак
ниятләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Дини әдәбият таратудан баш
тартып, ул биредә газета-журналлар, вак хикәятләр, язу-канцелярия әсбаплары
сәүдәсенә керешә. Югарыда телгә алынган «Тәрәкъкый» исемле яшерен газета нәкъ
менә шушы «Мәгариф көтепханәсе» аркылы шәкертләр арасында таратыла.
1905 елда ил-мәмләкәт революция гөрелтесенә күмелә. Шул чорда «Мәгариф
көтепханәсе»нен эш колачы киңәя, күзгә күренеп радикапьләшә. Сул партияләр
(эсерлар һ. б.) чыгарган яшерен әдәбият Г. Камал көтепханәсе аркылы Казанның
бөтен мәдрәсәләренә, бигрәк тә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә таратыла башлый.
Яна вәзгыять шартларында татар җәмәгатьчелеге монарчы рөхсәт ителмәгән милли
матбугат ачу хыялына ирешә. Ниһаять, 1905 елның 29 октябрендә адвокат С Алкин
нәширлегендә Казанда беренче татар газетасы—«Казан мөхбире» чыга башлый. Й.
Акчура, Г. Исхакый, Ф. Туктаров кебек атаклы шәхесләр белән берлектә газетада Г
Камал да языша. Аерым алганда, биредә «Саип» имзасы белән анын «Азатлык»
шигыре басыла (1905, № 8). Анда мондый юллар бар:
Иске коллык кадалсын,
Аның көлен җил алсын.
Азатлык ялгыз калсын.—
Пэк соңарып кэлдия. ..
Ләкин бу газетада язышу гына Г. Камалны канәгатьләндерә алмый. Өстәвенә,
әдипне анын юнәлеше дә бик үк канәгатьләндермәгәнгә охшый. Ул үз мәсләгенә
туры килердәй газета чыгару хәстәренә керешә Ләкин бу җиңел эш булып чыкмый.
1906 елның 1 февралендә Казан мулласы Г Апанаев нәширлегендә һәм
мөхәррирлегендә «Азат» газетасы дөнья күрә Газетаның фактик мөхәррире Г.
Камал булган дисәк, ялгышмабыздыр Биредә анын «Һади» имзасы белән «Безнең
кирәк», «И, мөселман йокламагыл!», «Милләт көймәсе», «Йокыда», «Безем
хәлләр», «Еламаган балага имчәк бирмиләр» кебек, заманы өчен дистәләгән актуаль
шигырьләре, «Г К», «3. Г -ва» «Саип», «Һади» псевдонимнары илә «Дума, дума,
дума», «3 ноябрь манифесты ни бирә?», «Уртаклашу татарның табигатенә
килешәдер», «Хәзрәтләргә ник тиябез?», «Имамнар һәм агайлар» һ. б. чәчмә
әсәрләр, сәяси тәрҗемәләр басыла Ләкин редакциядә мәсләк ягыннан бердәмлек
булмый. Нашир Г Апанаев газетадагы язмаларга бер төрле юнәлеш бирергә
тырышса, Г Камал һәм анын тарафдарлары икенчерәк, радикальрәк курсны кыйбла
итә. Бер үк басмада ун һәм сул, либераль һәм демократик идеяләр бәрелешә.
Мондый чуарлык озак дәвам итә алмый, әлбәттә. 56 саны дөнья күргәннән сон (30
май) Г. Апанаев газетаны үз теләге белән туктата. Бу карарга муллага ике-өч
мәртәбә салынган штрафлар да йогынты ясамый калмый.
«Азат» тукталганчы ук Г Камал үз нәширлегендә һәм мөхәррирлегендә «Азат
халык» газетасы чыгарырга рөхсәт алган була (1906, 2 май). Үз вазифасына
тугрылык саклап, ул «Азат»ка язылган әбүнәчеләргә «Азат халык»ны җибәреп
торырга вәгъдә итә. Бу хакта «Азат халык»ның беренче санында ук (1906, 4 июнь)
«Идарәдән ихтар» (искәртү) басыла. Анда мондый юллар бар: «Нашир вә
мөхәрриренең әмере илә туктатылган «Азат» газетасының мөштәриләренә
мөддәтләре тулганчыга кадәр ошбу «Азат халык» газетасы күндереләчәктер».
Яна газета искесенә караганда күпкә сулрак юнәлеш ала. X. Ямашев, Г
Коләхмәтов һ. б. белән тыгыз хезмәттәшлек кылган Г. Камал «Азат халык»та байтак
радикаль язмалар урнаштыра. Алар арасында «Мәшрутәнең асылы», «Социал-
демократлар нәрсә өйрәтәләр?» дигән кебек социал-демократик характердагы
материаллар була. «Г К » имзасы белән басылган «Революция булганчы
Франциядәге халыкның тормышы ничек булган?» мәкаләсе, исеменнән үк
күренгәнчә, шулай ук шактый радикаль язмалардан «Азат халык»та «Һади»
псевдонимы астында «Вакыт житге» шигыре басыла. Анда мондый юллар бар:
Вакыт җитте урынымы Ман кузгалырга.
Гыйлем, һонэр коралларын кулга алырга.
Милләтемез адашып. катып бетмеш.
Инде кирәк адашканны юлга алырга
Цензура газетага гел кырын карый Шунлыктан аерым саннар ике көнгә хәтле
таратылмый тора. Унбишенче саннын баш мәкаләсе хөкүмәткә каршы юналгән дип
табыла, газета конфискацияләнә. Г Камал хөкемгә тартыла Суд редакторны бер айга
ирегеннән мәхрүм итәргә, гражданский гауптвахтага ябарга хөкем итә Г. Камал бу
карар белән килешми, апелляция бирә, адвокат яллый Нәтижәдә. суд гауптвахга
жәзасын йөз сум штраф белән алыштыра Г Камал. б\ штрафны гүләп, зинданнан
котылып кала. Ләкин «Азат халык» газетасы инде яшәүдән туктый
Бу шартларда әдип шактый унайсыз хәлдә кала һәм. Исмәгыйль Рәмиев
мәгълүматларына караганда, яна газеталар чыгарырга омтылыш ясап карый 1906 елда
ул «Дөнья» һәм «Әл-Бәян» дигән басмаларга рөхсәт алырга тырыша, ләкин хакимият
мона юл куймый Россиядә реакция янапан куәт ала башлагач. Г Камал кебек «күз
уны»нда торган шәхесләргә радикаль матбугат чыгару яисә җитәкләү эшкә ашмастай
хыялга әйләнә Үз исемнәреннән газета-журналлар чыгару Г Исхакый. Ф Әмирхан. Ф
Туктаров кебек үткен каләм ияләренә дә насыйп булмый Шунлыктан алар рәсми
җитәкчелекне «сәяси яктан ышанычлы» саналган мөхәррирләргә бирергә мәжбүр
була, ләкин дилбегәне һәрвакыт үз кулларында тота.
Г Камал икенчерәк юл сайлый. «Азат халык» туктатылгач, ул янадан «Казан
мөхбире» газетасына кереп эшләп карый Ләкин, күрәсең, иларәсенен тоткан юлы
белән килешә алмый, шәхси мөнәсәбәтләрдә дә кытыршылыклар килеп чыга Тизлән
ул бу басмада эшләүдән читләшә.
Олуг максатка корылган шөгыльдән аерылгач, әдип рухи яктан зур гына
ташламага барырга мәжбүр була. Бу хакта «Фикер» газетасында (1906. I октябрь)
«Икене бер. берне юк итү» дигән хәбәрлә түбәндәгеләрне укыйбыз: «Галиәсгар
Камалетдинов тарафыннан нәшер улына торган «Азат халык» гәзитәсе ни
сәбәптәндер туктатылган. Хәзер инде Һади Максулов берлә мәзкүр Галиәсгар әфәнде
икесе берләшеп. «Йолдыз* исемле гәзитә генә чыгарачаклардыр»
Бу хәбәр дөрес булып чыга Г Камал күренекле мәгърифәтче һәм педагог Һади
Максудинын ун юнәлештәге «Йолдыз» газетасына секретарь булып урнаша Социал-
дсмократларнын зур Йогынтысын татыган, аларнын партия программаларына гүрдән
урын биргән әдипнең либераль юнәлеше газетага күчүен өнәмәгән Г Тукай •Дөнья бу.
йа!» дигән шигырендә бу хакта болай ди:
Социал «А зат хилык»ны черносотенный ясап.
Һади абзый мәсләген мәсләк дидерткән дөньядыр
Ләкин Г Камалның бу чорда башка чарасы калмаган, күрәсен Әче телле
шагыйрьнең әдипне бу рәвешле тешләп алуы ике олуг шәхеснен киләчәктәге
хезмәттәшлегенә киртә була алмый 1907 елнын көзендә Жаек катасыннан Казанга
күчеп килгән Тукай Г Камал белән нәкъ менә «Йолдыз* редакциясендә очрашып
ганыша «Һади абзый»ны эзләп килгән шагыйрь, ихтимал ки башга бу гаммага эшкә
урнашырга теләгәндер Ләкин 1907 елнын 3 октябрендә демократик ншыәр органы
«Әл-Ислах» газетасы пәйда булгач, ул «Йолдыз» тирәсендә башка күренми, бәлки Ф
Әмирхан. С Рәмиев. К Бәкср һ б белән «Әл-Ислах»та хезмәттәшлек кыла башлый Бу
газетада Г Камал да «Бер-ике сүз» дигән мәкалә. «Мулла булгач, чибәр җирдән кыз
алым булмый» дигән фельетон белән катнаша, әлеге шәкертләр басмасына зур
теләктәшлек белдерә, уңышлар тели
Г Камал «Йолдыз»да сәркатиплек кылса. «Дөнья» белән «Әл-Бәян» газеталарын
гамәлгә куюда унышсызлыкка тарыса да. яна басма оештыру юнәлешендәге
тырышлыкларын ташламый. 1908 елнын 3 августыннан ул, нашир һәм мөхәррир
сыйфатында. Г Тукай белән берлектә «Яшен» исемле сатирик журнал чыгара баш-
лый. Реакция елларында мондый басмаларны оештыру чагыштырмача җиңелрәк
бирелә, чөнки аларнын эчтәлеге хөкүмәтнең эчке һәм тышкы сәясәтеннән шак-
тый ерак торырга тиеш
була. Шунысы игъти-
барга лаек: бу журнал-
ның редакциясе әдип-
нең үз фатирында ур-
наша. Журналны чыга-
ручысы да, язучысы да,
рәссамы да Г Камал үзе
була. Ул төннәр буе
утырып журнал өчен
карикатуралар ясый,
материалларны тиешле
юмор һәм сатира калы-
бына сала. Әлбәттә,
Г Тукайның шул юнә-
лештәге әсәрләренә
киң урын бирә. Үз яз-
маларына имзаларын
«Яшенче», «Барика»,
«Сагыйка» дип куя.
Ләкин Казан татар
матбугатында күренек-
ле урын били башла-
ган «Яшен» озак яши
алмый, үз чыгымнарын
каплый алмыйча, ун
саны чыккач (1909 ел,
26 июнь) тукталып кала. Бу журнал Г. Камалның үз җитәкчелегендә чыккан бас-
маларның соңгысы була.
«Яшен» тукталгач та ул Тукай белән хезмәттәшлеген дәвам иттерә. 1912 ел
азагына
кадәр, нигездә Тукай бер ялгызы эшләгән «Ялт-йолт» журналына ташка төшерү
өчен карикатуралар эшләп бирә.
«Яшен» журналы тукталгач, Г. Камал яңадан Һади Максуди канаты астына
килеп сыенырга мәжбүр була, ягъни «Йолдыз» газетасында сәркятиплек эшен
яңартып җибәрә. «Йолдыз» битләрендә әдипнең бик күп тезмә һәм чәчмә әсәрләре
дөнья күрә, аларнын байтагына «Яшенче», «Сагыйка», «Г. К.», «Г К» имзалары
хас. Үзләренең әһәмияте ягыннан анын тәнкыйть мәкаләләре аеруча күренекле
урын тота. Тулы имза, ягъни «Г. Камал» исеме белән басылганнары исәбенә
«Габдулла Тукаев шигырьләре». «Помада мәсьәләсе*. «Үги балалар», «Яшь
гомер»,
«Ачлык кушты», «Яна әсәр», «Татарча театр» һ. б. керә. Башка жанрдагы әһәмиятле
язмаларын «Хөсәен әфәнде Ямашевнын женаза мәрасиме», «Иван Николаевич
Харитонов», «Мөселман студентлары» һ. б. тәшкил итә.
1912 елнын 9 октябрендә Беренче Балкан сугышы башлана. Анда бер яктан
Балкан союзы дәүләтләре—Болгария. Греция. Сербия һәм Черногория, икенче
яктан—Төркия сугыша. Ярты ел барган бу мөхарәбә 1913 елның 30 маенда
Төркиянен җиңелүе белән тәмамлана. «Йолдыз» газетасы Г. Камалны Исганбулга
үз хәбәрчесе итеп җибәрә. Ул елда Төркиядә каты суыклар була һәм бертуктаусыз
яңгырлар ява Бик аз акча белән килгән әдип Истанбулда бер фәкыйрь төрекнен
миче-фәләне булмаган чарлагында яши, шундый шартларда үзен җибәргән газетага
хәбәрчелек итә Төркия дәүләтенең эчке хәленә бәйле ике дистәләп мәкаләсе
«Йолдыз»ның 1912 елнын декабрь һәм 1913 елнын январь саннарында басыла.
Берөзлексез яңгырлар, салкын һава һәм, күрәсең, Төркиянен хәрби
I ПОДПИСНЯЯ ЦЬҺП: 5
4 рубля на годъ.
I угарес»: „ЭЫу»1*, Казань.
| Ки551в. Кагап, гббасЬоп
т .ҮоиШоиг*.
■[У1 Оэ^э! -Й
иГ==»И ОЭ*Э* С
ВШШ1И ши тшп и 3* ■ и »епш ипи 41 №. шш -
й №
ЛТелефохг 7-48.
«Йолдыз» газетасы.
уңышсыхзыклары өчен хафалану Г. Камалнын сәламәтлеген нык какшата, көчле нерв
авыруына китерә. 1913 елнын февраленлә «Йолдыз» хәбәрчесе Казанга кайтырга
мәжбүр була. Шәһәрлә атна-ун көн йөргәннән сон. бөтенләй аяк-кулдан калып, нерв
авырулары клиникасына керә Ел ярымнан артык вакыт түшәктә ятканнан сон. Г
Камал, ниһаять, аякка баса һәм үзенен актив ижат эшенә кайта.
1913-1918 елларда Г. Камал, нигездә, драма әсәрләре ижат итү һәм тәржемә белән
шөгыльләнә, ләкин «Йолдыз»дагы сәркятиплек эшен дә ташламый, анда үзенен күп
кенә тәнкыйть мәкаләләрен, чәчмә һәм тезмә әсәрләрен бастыра.
Совет власте елларында. Октябрь революциясенә, большевистик идеяләргә
бирелгән әдип Казанда нәшер ителгән барлык татарча үзәк бас мазарда («Эшче».
«Безнен байрак». «Кызыл көрәшче». «Татарстан*. «Кызыл Татарстан» һ б.) эшли,
анда күбесенчә кызыл идеягә буйсындырылган шигырьләр. Г Камалнын бу чордагы
карашларын Октябрь революциясенең 15 еллыгы унас белән язылган «15 ел» шигыре
шактый ачык чагылдыра:
Җилферди дөнья йөзендә баш имл көчле кызыл байрак, ялтырап
Егылды каплы капита / дөньясы эшче аяк астына калтырап'
Күкләрне күкрәтеп, җирләрне тетрәтеп һөҗүм итте эшче дөньясы'
Мәңгегә, мәңгегә җимрелде каһәр төшкән капитаз-ко.гшк аясы'
Мәгълүм булганча. 1929 елда Г Камалнын 30 еллык хезмәт бәйрәме у наеннан
күп жирләрдән, шул исәптән чит илдәге гатар эмигрантларыннан (Г Исхакый һ б )
котлау хатлары һәм телеграммалары алына Шул уңайдан әдип «Кызыл Татарстан»
газетасында «Редакциягә хат* бастыра Анда ул. аерым алганда, балан дин белдерә
«Ирекле Совет иленен дошманнары, контрреволюнияче татар ак эмиграциясе
тарафыннан жибәрелгән тәбрик телеграммасын—үзем өчен тәбрик түгел, бәлки
хурлык санаганымны әйтеп үтәргә тиеш табам. *
«Татар геатрынын агасы» Г Камал үз үлеме белән дөньядан киткән аз санлы
өлкән буын әдипләрнең берсе булды. Тагын 4-5 ел яшәгән тәкъдирдә ул Сталин
жәһәннәменә озатылучы шәхесләр исемлсгенен алгы сафларында булыр иле Әдипкә
һич югы «халык дошманы» буларак эзәрлекләнгән Һади Максудинын «буржуаз»
«Йолдыз» газетасында сәркатиплеген. Балкан сугышы вакытында Төркиягә хәбәрче
сыйфатында баруын искә төшерерләр иде Бу яктан ул. һичшиксез, бәхтияр шәхес
1960 еллар башынача татар ижтимагый фикеренә багышланган хезмәтләрдә
демократик эшлеклсләр исемлегендә нигездә оч кенә шәхес искә алына килде Г
Тукай. М Гафури. Г Камал, һәрхәлдә. К Фәсиев үзенен 1955 елла басылган «Из
истории татарской передовой обшественной мысли» дигән китабында безгә шушы
шәхесләрне генә демократик язучылар сыйфатында тәкъдим итте, чөнки аларнын
берсенә дә 1937 ел мәхшәренә чаклы яшәргә насыйп булмаган һәм берсе дә «халык
дошманы» исемен алырга өлгермәгән.
Нәгижә ясап шуны әйтергә мөмкин Г Камал, гаягь кинкырлы талант иясе һәм
ижтимагый яктан актив шәхес буларак. XX йөз башы татар мәдәнияте тарихында
күренекле роль уйнады, үзенен ижаты белән аның милли тәрәкъкыятен билгеләүче аз
санлы каләм осталарының берсе булды Б\ хосусият аның татар матбугатын барлыкка
китерү, житәкләү. үстерү буенча каһарман эшчөнлегендә дә әтрафлы чагылыш тапты

Реклама