ЕЛАННАР ӘФСЕНЛӘҮЧЕ


РОМАН
Каян барлыкка килә сон бу ханнар*” Иран һәм Туранга аларнын нинди мөнәсәбәтләре бар*’ Элегрәк кем белгән аларны? Бирегә кем чакырган да кем сайлап куйган? Алла белсен. Җитмәсә әле узләрен хөрмәт ит.
Эш менәболай була. Боек карагруһчы, хакдинлеләр хапифе көнчыгыштагы бай Хорасан һәм Елга аръягы вилаятләрен югалту белән риза булмый, азе күптән түгел генә ислам динен кабул иткән төрекләрне хак динне торек- иран хор фикерлелегеннән якларга котырта Ашыгыч төстә «пәйгамбәр сүзләре» уйлап табыла «-Көнчыгышта минем төрек дип аталган гаскәрләрем бар, кайсы да булса халыкка ачуым килсә, мин аларга каршы шуларны җибәрәм». Ә тегеләргә шул гына кирәк тә—күптәннән кызыга инде азар кояшлы коньяк лалаларнын икмәге белән базына.
Ярый сон. һәркайда галимнәрне юк итеп, азар хак динне унышлы якладылар. Әнә шул чакта даны чыга да инде явыз Мәхмүт Газнәвинен Әмма хак диннән үзенә дә эләгә аны «яклаучылар»дан. Сәлҗукнын оныгы солтан Тугрылбәк. көнбатышка таба барып. Баглазны камый, коты очкан хазиф аңа буйсынырга мәжбүр була. Нәкъ менә торек мәкалендәгечә килеп чыга беткә ачу итеп тун утка ташлана
Ләкин явыз Мәхмүтгән сон Хорасанны сазжук-горекмәннәр басып ала Елга аръягына башка күчмә торек кабиләләре—караханилар күчеп утыра. Һәм. әлбәтгә инде, тегеләр белән болар арасында дошманлык уты кабына, аны хәгта аларны аерып торучы мул сулы Жәйхун1 да сүндерә алмый
Тугрылбәк үлеп, аны Алыпарслан алыштырганда Гомәргә унбиш яшь була Елга аръягында хәзер Шәмселмөлек Насыйр хакимлек изә Ишетелгәнчә, ул әле дә күчмә тормыш гадәтләрен югалтмаган, далаларда йөри, фәкать кышын гына Бохара янындагы торагында яши Хан үз сутышчыларынын төнгә Бохарада калмауларын нык тикшереп тора, чөнки аларнын үз-үзләрен тотышларына борчыла, дип сөйлиләр. Өстәвенә, ул—төзүче. Бохарада күтт яна бина төзеткән
Димәк, жирне туктаусыз газап, анда ныклы зур дәүләт тозеп булмаячагына ышанган, дип уйларга кирәк Биккүнеллебу Йолдызлар һәм саннар белән 1>.зы булганы өчен безненбашны кисмәсләр дип ышаныйк Хәер, карарбыз әле
Кайнар жил йокы ктггергеч тавышы белән дивар ярыктарынла йөри, күптән сүнгән учактагы көлне әкрен генә тарата Корый башлаган агачнын ту занлы яфраклары уртасында ялгыз кош сызгыра Корыган канау төбендә вак ком буразнасы жил көче белән кузгалып-кузгалып куя. әкрен генә хәрәкәт итә
' Җойхуи Лмудирьм .[анамы. Һашы у.пан санда
Монда кайчандыр авыл булган. Монда кайчандыр кемдер көлгән, кемдер елаган, кемнеңдер кайнар пышылдавы һәм ыңгырашуы ишетелгән. Гомәрнең аяк астында ялтыравыклы зәңгәр чүлмәк ватыгы чытырдады. Бу йортларда яшәүчеләр матурлыкны аңлаганнар, күрәсең, югыйсә алар чынаякларын ялтыратмаслар, диварларын ачык төстәге чәчәкләр белән бизәмәсләр иде. Тирән ярыклар белән яргаланган, кояшка һәм җилгә ачык бу диварларга карап тору сәер һәм куркыныч—чибәр хатыннын котырган үтерүче тарафыннан актарылып ташланган эченә карап тору белән бер.
Ул хатынның ымсындыручы—матур, ачык елмаюы ачык капка аралыгыңда, түбә ярыкларында, буш киштәләрдә әле дә булса сакланадыр кебек.
Елан, ташбака эзләре. Баш сөяге. Әнә икенчесе. Ярым тузанга баткан сөякләр. Вакытлар үтү белән, алар бөтенләй кибәрләр, тузанга әверелерләр һәм ком- балчык белән кушылырлар. Кышкы яңгырларда жебеп. хәрабәләр тигезләнер, һәм авыл урынында тыгызланган, тигезләнгән калкулык кына калыр.
Чүлмәк ясаучылар балчыкны менә шундый калкулыклардан алалар. Һәм шәрабне. ин аек бер китап сөюченең баш сөягеннән яки кайчандыр сәлҗук угыннан һәлак булган авыл кызының таз сөягеннән ясалган касәдән эчәләр.
Кояш яндырган хәрабәләр арасында Гомәр яшен суккандай катып басып торды. Бөтен җир йөзендә шундый хәрабәләр күпме дә. аларда күпме кешенең баш сөяге аунап ята! Нәрсә хакына! Әлбәттә, изге дин хакына. Хакыйкать, ягъни дөреслек хакына. Әй-е. кыйммәткәрәк төшә шул ул бичара кешелек дөньясына!
—Әй!— дип кычкырды Гомәргә кәрван башлыгы. —Монда кил, җимерекләр арасында адашып йөрмә. Үзенне чүлнен явыз рухы—кеше ашаучы гүлнең алып китүен телисеңме әллә?
—Монда булып киткән кешеләрдән сон түлләргә эш калмаган инде.— дип кайгылы гына көлемсерәде Гомәр.
—Хәрабәләр—аларнын яраткан урыны. Күп алар монда.
—Димәк, озакламый кеше бетә. Гүлләр кешеләргә караганда күбрәк. Хәзер кешеләр дә түлләрдән яхшырак түгел бит.
—Нишләп?
—Киттек, киттек—бөтен җирдә хәрабә. .
—Аллаһыга табын, тинтәк!
Хорасанлы өч кеше бергә яшәгән. Алар лампа чыгымын исәпләп чыгарганнар һәм аны тигез бүлеп тотарга булганнар. Әмма берсе нигәдер ут мае өчен түләүдән баш тарткан. Шуннан сон теге икесе лампаны яндырганда моның күзләрен яулык белән бәйләп куялар да. сүндереп, йокларга ятканда гына чишәләр икән...
Әмир Әлҗаһизнын «Әлбухал китабы»ндагы Басра гарәбенең данлыклы Хорасан саранлыгыннан көлүен тасвирлаган бу күренеш юлда барганда Гомәрнең хәтеренә берничә тапкыр төште.
Тукталышларда һәркем аерым ашады, бер-берсенен ризыгы белән уртаклашу булмады. Ә бу—гарәпләр һәм төрекләр очен күз алдына да китерә алмаслык хәл. Кәрванга тауларда кушылып. Гомәр белән бер арбада баручы да шулай эшләде. Төенен ачканда куллары калтырый, үзе. кинәт кенә кулыннан төенчеген тартып алып, эссе чүлдә эзсез югала күрмәсеннәр, дигәндәй, куркып, агарынып, шикләнеп, күз кырые белән генә Гомәргә карый
Юк. Гомәр анын итенә, икмәгенә, кыздырылган тавыгына, тутырмасы һәм базыгына да кызыкмый Ул тыныч кына үзенен арпадан пешерелгән, киптерелгән ипиен ашый да тозлырак кое суы эчеп куя
Әмма юлдашын һаман нидер борчыды.
—Беләсеңме нәрсә.— дип ачуланып әйтте ул ана Серахс янында —Син мин ашаганда йә читкә борылып тор. йә өч фельс түлә.
—Ни өчен?
ю
—Ис өчен' Карап торганын өчен'
Гомәр анын тонык усат күхтәренә карады Шаяртамы0 Юк. чынлап әйтә —Ала-ай!— дип гажәпләнде Гомәр. —Син, мөгаен, атаклы сараннар шәһәре Мәрвадандыр? Безнен Нишапурда юк мондыйлар
—Ә син Нишапурданмыни0— дип җанланып китте юлчы —Сездә бер йөк шалкан күпме тора0
—Бер йок шалкан? —Гомәр аптырап калды Анын беркайчан ла шалкан, җитмәсә әле йөге белән сатып алганы булмады —Белмим —Һм Ә бер кәрзин йөзем0 —Э-э... анысын да белмим —Алай икән. Ә бер батман арпа?
—Белмим.
—Ә анар0 —Белмим —Хөрмә?
—Белмим!!!
—Тоз?
—Белмим!!! Нигә дип бәиләнлен әле син. әрекмәннен әрекмәне—тигәнәк0 — Һәм Гомәр. үз гадәтенчә, анын муен тамырына берне кундырып алды Юлчы, авыру кеше кебек калтыранып, үзенен авыр тоенен эләктерде дә абына-сөртенә кәрван башлыгы янына йөгерде —Ай, эшләр харап! Харап!
—Ни булды0 —Башлык карт дулкынлануыннан карлыгып ук калды Минем белән бергә баручы егет үзен Нишаггурныкы ди, ә үзе андагы бәяләрне дә белми
—Ә-ә... —Башлык тынычлана төште —Шуннан ни булган0 —Минемчә, ул—карак, йә булмаса дошман шымчысы Каян да булса Чиннан1, йә Румнандыр;
—Теленә ни килсә—шуны такылдама!—дип ачуланды аны кәрванчы —Ул чыннан да Нишапурныкы. Мин анын әтисен беләм. абруйлы, билгеле кеше —Шулаймыни?
•Сизгер» юлчынын кәефе төште Әмма баштагы уеннан—куркыныч дошманны тоттыру һәм бәлкем әле бүләк тә алу уеннан кайту жинел түгел иде ана. Бераз уйланып торгач, —ул үзен уйлый ала дип исәпли иде —болан диде: —Нишапурныкы. дисезме? Ялган
— Мин аны беләм. дим бит сина
—Син дә алдыйсын' Син аны яшереп калмакчы Ничек инде ул алай үзе Нишапурда яши. үзе андагы бәяләрне белми?!
—Ә ни өчен белергә тиеш ул аларны. тинтәк0— дип кьмып ук китте кәрван башлыгы —Базар хезмәтчесеме әллә ул? Китап кешесе ул! Тапкан кемнән сорарга! Күктә ничә йолдыз бар. дип сорасан. әйткән булыр иде Ә шалкан, суган, кишернең күпме торганын каян белсен ди ул?' Кит моннан'
— Барыбер болай гына калдырмыйм мин моны.— дип мыгырданды фаш игүче, табак башын инбашы аша борып — Мавәрәннәһергә барып җиткәч, кирәкле кешесенә җиткерәм.
—Кеше булсан. кыйнама безнен җаныбызны, бар кит Юкса мин сине таяк белән кыйнатып, чәнечкеле әрәмәлеккә ыргытырга кушам
Кәрван башлыгы белән чын күнеддән саубуллашып, анын аша туганнарына сатам тапшырып һәм исән-сау Бохара кәрванына кушылгач, Гомәр тыйнак кына яна юлдашларына мөрәҗәгать итте *
Чин К
—Әй. мөселманнар! Башта ук әйтеп куям: мин—Нишапурдан Сәмәркандка барам. Мина егерме ике яшь. Буйдак. Исәп-хисапны һәм астрономияне беләм. Әмма пәйгамбәр исеме белән үтенәм: Нишапурда йомырка, шалкан, борчак күпме тора, дип сорамагыз миннән. Хәзер үк әйтеп куям: белмим. Белмим— һәм вәссәлам! Сатып та ашадым, сатмадым да. Әгәр инде бик теләсәгез, әйтәм: бер йөк шаткан. хәтта бер арба көмеш бездә фәкать бакыр бер фельс тора.
Шуннан сон ул каһкаһә белән уйлады: «Хәзер бөтен вак-төяк сәүдәгәр халкы арзанга гына көмеш сатып алырга Нишапурга агылачак. Иә булмаса, шул хакта бөтен Туранга сөрән салачак. Һәм кем дә булса берәү тиз генә баю нияте белән юлга чыгачак. Баегыз, тинтәкләр, баегыз!
Әмма шаярту файдага булды. Бәяләр турында сорап бүтән аптыратмадылар. Шулай да бөтен юл буе юлдашлары өчен йолдызларга карап күрәзәчелек итәргә туры килде. Анын каравы, Аллага шөкер, монын өчен ашаттылар- эчерттеләр. югыйсә акчасы беткән иде. Бөтенесе юл өчен түләүгә китте.
Әйе, Гомәргә инде—22, финики алфавитына—2350. Аристарх 1300 ел элек үлгән. Александрия китапханәсе аннан сон 182 ел үткәч янган. Джордано Бруноны учакта 530 елдан сон яндырачаклар.
—Саксаул?— диде кәрванны озата баручы шикләнеп кенә.
—Әйе, шул бугай. Корыган ике ботагы бергә кушылган, ә вак ботакларын җил сындырып бетергән. Күрче, моннан караганда шәрә хатынны хәтерләтә. Дөньяда нинди генә гажәеп нәрсәләр юк!..
Мәрвадан Жәйхунга барганда булды әлеге хәл. Туранда ин куркыныч урыннарның берсе бу. Гомәр кәрван башлыгы янына Бохара турында сораштырырга дип килгән иде. Ишәккә атланып кәрван юлыннан башлык белән янәшә атлаганда ком өеме өстендә кешегә охшаган бер кара шәүлә күрделәр.
—Бәлкем ул борынгы кыргыйлар балбалыдыр?— дип гаҗәпләнеп әйтте Гомәр —Биредә, коры комлыкта, беркайчан да авыл булмаган урында...
Чүл әкәмәтен яхшырак күрү өчен ул, ишелә барган комга бата-бата, калкулыкка менеп китте.
Кара ботак кечкенә шәрә хатынга шул кадәр охшаган, әйтерсең лә, күзләрен йомып, башын игән дә кәрванның җиз кыңгыраулары тавышын тыңлый. Хәтта чәчләре дә бар—куе, калын Күрәсен, бер диндары сарык тиресе элеп киткәндер. Гадәттә шулай эшлиләр Юл буендагы куакларга әллә нәрсәләр эленгән. Җирле әрвахларга бүләк...
Һәм шул чак. Фирүзгән юлында булган кебек үк, Гомәрнен башы шаулый, аяклары калтырый башлады. Күкрәгеннән тамагына авыр кара таш килеп, тын юлын каплады. Корыган агач, сулыш алды, бер аягыннан икенчесенә басты һәм күзләрен ачты. Гомәр монын бернинди дә тырпаеп торган корыган агач түгеллеген, ә нәкъ менә кечкенә шәрә хатын икәнлеген күрде.
—Син... кем?— дип шаккатып, башка ни дип тә әйтергә белмичә сорады Гомәр фарсыча. Көтелмәгән бу хәлдән ул чак егылып китмәде.
Кашларына, бакыр төсеңдәге җилкәсенә төшеп, ялтырап торган кара бөдрә чәчләре, бала кулы зурлыгындагы бакыр имчәкләр һәм пешкән чия кебек куе-кызыл имчәк башлары. Тар борынының очы аз гына күтәренке. Өске ирене елмайгандай калкыбрак тора.
Кысык, искиткеч якты зәңгәр күзләрдә бернинди җавап юк. Әйтерсен лә. ниндидер болыттан эре ике янгыр тамчысы аерылып, зынлавык очышы вакытында күкнен бөтен зәнгәрлеген үзенә алган да, як-якка керфекләр чәчрәтеп, мәҗүси алиһәнең бакыр йөзенә килеп төшкән күзләр әнә шулай барлыкка килгән!
—Кем син?—дип кабатлады Гомәрбу юлы гарәпчә Үзен акылдан шашкан кешедәй хис итте ул. Каһәр суккан Нишалурдагы борчылулар, барыннан да бигрәк Фәйрүзә өчен кайгыру нәтижәседер. күрәсең Шәрә хатын, берни дә анламыйча. янадан аякларын атмаштырып басты Озын, төз балтырлары юан. катын, әмма ана ишәкнеке кебек кыска кара ион баскан. Гомумән дә ион белән капланган ул: ион—тыгыз ботларында касыгында, кечерәк кенә түгәрәк корсагында, күкрәк уентыгында, куркып күтәрелгән кулларында. Ә шулай да борынгы Элладаның аучы атиһәсе кебек гүзәл. Кайнар жлл Гомәргә кипкән тирнен. тынчу мәгарәнең әчкелтем исен һәм кешесез зур чүлнен тозлы исен, ин борынгы заман тормышы исен атып килде
—Син кем?— дип бу юлы төрекчә сорады ул тагын һәм ирексездән ана кулын сузды Башкача булдыра алмый, ана тартыла иле
Куркынган карашта ул үзе белән кызыксынунын бик кечкенә мизгелен абайлады. Хатын, үткен азау тешләрен ыржайтып, карлыккан тавыш белән кычкырып җибәрде, кинәт кенә борылды һәм түбәнгә атылды.
Анын гадәттән тыш куе һәм ат койрыгыдай озын чәче, йөгергәндә чайкалып, сирәк ион үскән тар һәм сыгылмалы аркасына бәрелә Гажәп гәрчә дала кыргыеның аяк табаннары комда батмыйча йөрергә яраклашкан дөя табаннары кебек киң түгел, ә ун яшьлек кызныкы булуга карамастан, җил дулкыннар ясаган йомшак комда эзләре бөтенләй дә калмый диярлек, бары тик очып барганда жинслчә кагылып киткән кебек кенә.
—Аргамак белән дә куып житеп булмый инде аны хәзер,— диде дөя куучы төрек. Мөгаен, күпне күргән кешедер.
—Ул... күземә генә күрендеме сондип мыгырданды Гомәр. әлеге карачкы ерактаг ы ком оеме артында югалгач.
—Юк. мин дә күрдем. «Нас-нас» ул. Бик сирәк очрый Кыргый чүл хатын-кызы. Ишеткәнем бар идеме?
—Әйе. Тик әкияттер дип уйлаган идем.
— Менә хәзер үз күзләрен белән күрден инде. Син, туганкай, онытырга тырыш анын турында Юкса гомерен буе эзәрлекләр үзеннс
Әйтүе генә ансат ул. онытырга тырыш, дип. Хисләр һәм кичерешләр белән кием-салым кебек эш итә алса икән ул кеше дигәнен! Теләсән— кидең, теләсәң—салдын
Хатын-кызга искитмәле охшаган бу жан ияләре кайда яши икән? Коры чокырларның сөзәк ярларында! ы мәгарәләрдәме? Чүлдә күп алар. Әллә сон Бәдхызнын чишмәләр!ә бай пестә' әрәмәлекләреннән килгәнме ’ Моннан гуры көньякка барсан. күпмедер вакыттан сон аның бай. яшел калкулыкларына килен чыгасын.
Күпме сер яшеренгән чүлдә! Һәм гомумән җир йөзендә! Кайдадыр салкын тауларда һәм тынчу, дымлы урманнарда яшәүче кырыли кешеләр турында күп ишетте Гомәр Әмма шау-шулы чиста шәһәрдән чыг ып киткәч үк диярлек йөнтәс кыргый хатынны очратырмын дип уена да китермәде
Ул—акылы буенча һәм гос кыяфәте белән кеше түгел, тик кыргый җанвар да түгел инде Монлы кыңгыраулар чакырып кнтср1әндср әле аны. Әллә йөксез генә алдан баручы дөя-нарнын осгендәге чуклы адяпмамы. йә булмаса анын йөгәнендәге ачык-сары чачакмы? Димәк, анын карангы данында алеге мон һәм төсне кабул итә алырдай нәрсәдер бар. Димәк, әнә каян килеп чыга икән юлчыларны ерак чүлләрдә көтеп торучы искитмәле чибәр пәриләр турындагы риваятьләр.
Нигә качып кигге сон ул? Гомәр дә хәзер үк ияреп китәр иде Алар белән мәгарәләрдә кунып, ташбакалар һәм таулардагы әче җимешләрне ашап, ерткыч
жанвар кебек яшәр иде. Утны да белмәсеннәр, үзләреннән жәйран исе дә килсен, ди. Анын каравы аларда борчак һәм шалкан бәясен кеше бәясеннән мен тапкыр артыграк күргән мескен эшмәкәрләр юктыр. Тыштан чиста һәм шома, эчтән йөрәгенә йон үскән тинтәк канунчылар һәм хак дин өчен көрәшүчеләр дә юктыр.
Хыялмы? Базар янәшәсендәге тыкрыкта яшәүче, тотып, капшап, тиешле акчан булса, берне түгел икене дә сатып алып була торган хатын түгел инде бу.
Гомәр чыннан да авырды. Бохарага барып җиткәнчегә кадәр дәшмәде. Жәйхунны угеп. кәрван Бохарага килеп кергәч тә шәһәрне карарга китмәде Ул кәрван-сарайнын юка аслыгында:
—Кем син? Кайда син? Жавап бир!— дип ялварып ятты.
Еракта, сыек зәңгәр томан эчендә, борыны белән зәнгәрсу-яшел дулкыннарны яручы баһадир кораб кебек Сәмәрканд күренә. Ул. әйтерсен лә. бөдрә әрәмәлекләр һәм бакчалар, уңдырышлы басулар диңгезендә йөзә.
Капка янында бакыр акча түләп. Гомәр базарга эләкте. Казый Әбутаһирны нәкъ менә шушында табачак ул. Сәмәрканд Нишапурдан зуррак, халкы да күбрәк. Шәһәр шау-шуы. калагын тондырып, Гомәрне җиргә сеңдерде. Ят-чилтән килгән күпме кеше монда?! Греклар, яһүд. әрмән, чегәннәр. Каян килгәннәр алар? Их. язмыш! Аны ике төрле хис биләде: бу шанлы калага килеп эләгүдән туган шатлык һәм алда торган билгесеэлектән. сынаулардан курку хисе.
Шунда ук. кинәт кенә күкрәкне эчтән яндырып алучы сагыш. Туган йортны, ерактагы туганнарны һәм, әлбәлтә, мәңгегә югалткан Фәйрүзәне сагыну. Әллә кыргый хатыннымы? Ул аны колакка ятышсыз < Нас-нас» урынына Зәнге-Сәхра—Чүл Кынгыравы дип атады.
Гомәр очраган кешеләрдән Әбутаһир Алакнын кайда яшәгәнлеген сорарга ашыкмады. Кыймады. Юл тузаны, хәерче киеме белән ничек күренсен инде ул баш казыйга? Башта мунча керергә инде әллә? Һәм Гомәр. тәбәнәк гөмбәлләр өстеннән чыгып торган төтенне күреп, мунчага килте. Ләкин анда барып җитә алмады, китаплар рәтендә тукталып калды. Йә Хода, күпме китап! Их. акча булса...
—•Дәва китабы»,— дигән тавышын ишетте ул китап сатучының. —Даһи Әбугалисинанын гыйльми хезмәте. —«Дәва китабы» —Сатучы артык кычкырмый, тирә-ягына күз ташлап әйтә—Әбугалисина үзе турында базарда кычкыра торган кеше түгел.
Кибет янына сабыр, акыллы карашлы, бик үк купшы булмаган, әмма чиста киенгән кешеләр җыелды. Китап сөючеләр.
—Дәва китабы»...
—Нәрсәдән дәвалый?— дип сорады шаян бер юаны. Анын биредә ят кеше икәңлеге күренеп тора.
—Жанны ялгыш фарахлаулардан. — дип коры гына җавап бирде ябык кеше. —Бирәңлектән кабарган корсакны дәвалый алмый Эчен авыртса. «Табиблык кануннары» н укы.
—Ә?! Эч авыртмый анысы, җан авырта. Аңа нәкъ менә рухи дәва җитми. Күпме тора?
—Өч дирһәм дип бәяләдем. Кем күбрәк бирә9 Тик тавышланмагыз, туганнар. Базарда әхлак сакчысы мөхтәсиб йөри.
•Әбугали монда да тыелган икән,— дип күңелсезләнеп уйлады яшь Хәйям. —Әгәр кешене акылы өчен үз ватанында эзәрлеклиләр икән инде, ул чакта нәрсә сон ул ватан?
Ул Әбугалисинанын Бохарадан икәнен белә, әлбәлтә. ә бит Сәмәрканд анын белән бер илдә.
—Өч ярымны бирәм,— лиде төркемдәгеләрдән берәү —Дүрт ярым,— дип арттырды башкасы.
Гомәр бөрешеп калды. Анын бөтенесе дүрт даникы. ягъни өчтән ике дирһәме калды. Ул акчага китап алу турында уйлап та булмый. Еласан да —Кем күбрәк бирә?
Тынлык. Дүрт дирһәм тур акча инде ул. Ана берничә көн ачыкмыйча яшәп була. Күбрәк бирүче булмас, ахры.
—Дүрт дирһәм—бер. дүрт дирһәм—ике. дүрт дирһәм —Биш!
—Сатылды'
Көнләшү һәм ачу кабарды
Жанына рухи дәва кирәк булган теге тәбәнәк, ертык халатлы, яланаяклы юан кеше, түгәрәк иренен тәкәббер генә бүрттереп, авыр китапны зур ал яулыкка төрде һәм. борынын күтәреп, күңелләре сүрелгән көндәшләре арасыннан чыгып китте. Китапсыз калганнар, йөрәкләре сыкраса да. ана юл бирделәр. Кыйммәтле китаплар алырга хәленнән килгәч, дәрәҗәле кешедер, күрәсен. Ерттык хататтан булса да. Кием-салымга акча жәлли торган бер сарандыр
Барысыннан да артта басып торган Гомәр яныннан үткәндә бәхетле сатып алучы анын күзләрендә яшь күрде һәм әдәпле генә елмайды. Кәефе кырылган Гомәр, мунча турында онытып, ботенләй дә башка якка китеп барды
Аһ, бай булса иде ул... Омма бай кеше, гадәттәгечә, акчасын юкка әрәм итә: күп ашауга, кием-салымга. Келәм, кыйммәтле савыт-саба сатып ата. ә китаплар турыннан битараф кына үтеп китә. Нигә кирәк алар ана? Хәерчедә дә китап кайгысы түгел, исәбе—корсакны ни белән булса да тутыру Алайса, кем ала сон китапны? Галим-голәма белән биш дирһәмне беркайдан да таба алмаган шәкертме? Димәк, кешеләр китапны юкка гына яза.’ Әрәм хезмәтме ’ И. мескен язучы! Кәгазь өстендә иртәдән алып кичкә кадәр бөгелеп утырып, бөкре чыгарып, сукыр калып, колакларында күк күкрәгәнче, барлык буыннарын сызлаганчы зшләгг, ул тиле үз китабы белән дөньянын аегын өскә кигерергә уйлыйдыр, мөгаен. Ә ул—беркемгә дә кирәкмәс, кирәк кешенсн кулы җитмәс китап, базар рәтләрендә тузан җыеп ята
Китапны, гадәттә, бүләккә өмет итеп, күренекле кешегә—ханга, шаһка, бүтән бер гүрәгә багышлыйлар Омма китапны урнаштыруга караганда аны язу күпкә җиңелрәк! Боек «Шаһнамә»сен иҗат итүгә егерме биш ел гомерен биргән Фирдәүси танылуны шундый озак көтә, солтан бүләкләре төялгән кәрван инде Туска бер капкадан килен керын пакьтә икенче капкадан җиргә индерү өчен шагыйрьнең мәетен .егып чыгалар
Ипи пешерүче булу яхшырак Һичьюгы ачтан үлмисен. Кем һәм нәрсәгә дип уйлап тапкан ул язу-сызуны'1 Бәла геггәбит ул. бигрәк тә язу-сызучының үзенә.
Колак салмак исә хикмәткә, аңга—
Үгез саумак белән бер. дустым, аңла!
Исәрлән, сал башыңны гел юләргә.
Акыл биг берни гормыи бу заманда
—Әй. дус'- дип дәште кемдер Гомәргә. Караса кадерле китапны зләкгергәи теге юан кеше Күрәм, син б\ китапны бик гә алырга теләгән илен бугай' дип мөлаем гына сорады ул.
-Әйе. Күптәннән хыялланам Тик күзгә чалынмады
Алайса, мә ат' Юан агы госнсн су шы.
Китегезме! Минем фәкать дүрт даникым бар.
Бир аларны мина' Ашарга җитәр Иртәдән бирле ач мин Ә китапны букчана сал
Гомәр аптырап калды:
—Ничек инде...
—Китапны сина бирәм. Ниемә кирәк ул мина? Мин бит укый белмим.
—Укый белмисен? Алайса ник сон...
-Сатып алдыммы? Менә син кибет алдында басып тордын Үзеннен вак- төяк бакырларын белән син беркемгә дә кирәкмисен. Ә мин. беркемгә дә кирәкмәс бер бәндә, базарга йөрим һәм күрәм: китап рәтләре янында абруйлы кешеләр басып тора. Мин аларга кирәкмим, алар мина төкермиләр дә. чөнки мин ангыра. ахмак, ә алар—укымышлы. Карыйм, күрәм: артык бер дирһәм өчен калтыраналар. Үзләре—галим, үзләре—карун. Каяле. мәйтәм, шаккатырыйм, борыннарына чиртим әле үзләренең, акылга утыртыйм шул көчекләрне. Һәм утырттым да. Бүген хужадан унбиш көнлек эшем өчен аттан биш дирһәмемне чыгардым да салдым. Шәп бит. ә? —Ул үз эшеннән канәгать калып, рәхәтләнеп көдде. —'Уйласан, ахмаклык инде дә Без—хәерчеләргә мондый кылтаю бик үк килешеп бетми анысы. Ярый инде. Бир әле. дускай, дүрт даникынны. Әйдә хәрчәүханәгә киттек. Син ерактан кмлгәнсен бугай, ачыккансыңдыр да әле. Әйдә, сыйлыйм үзеңне. Исемен кем?
—Гомәр.
—Умар?— дип сорады сәмәркандлы үзенчә. —Ә мин Галиҗаффар. Беркатлы кеше мин. Тазалыгыма карама. Нишләп тазарамдыр—үзем дә белмим инде, югыйсә коры көлчәдә генә яшим. Бүген—җомга. Хужам ял итәргә җибәрде Казыйларның казые Әбутаһирның хезмәтчесе, каравылчысы мин.
—Ә?! Мина нәкъ менә шунда барырга кирәк тә инде!
-Ай-яй! Туганымы әллә?
—Юк. Ана хезмәт итәчәкмен.
—Кем булып?
—Әлегә белмим.
—Әйдә, атып барам.
Күркәм кыяфәтле, зур гәүдәле Әбутаһир шәех Нәзирнен хатын укыганнан сон Гомәргә ягымлы елмайды һәм хезмәтчесе Галижаффарга әйтте:
— Мунчага алып бар. минем искергәнрәк киемнәремне кидерт, әйбәтләп ашат һәм йоклат. Сораштырып бимазаламаска. —Аннары Гомәргә карап әйтте: —Ә синең белән, улыкаем, иртәгә сөйләшербез, хәзергә мин ашыгам. Акчан юк инде, әлбәттә? Менә әлегә вак-төяккә ун дирһәм. Ял ит.
Ул китте.
— Мә үзеннен дүрт дирһәм белән ике даникынны.— дип. Гомәр Галижаффарга китабы өчен артыгы белән түләде.
—Кирәкми.
—Ал. ал!
—Рәхмәт. Яхшы егет икәнсең.
Ят калада, ят кешеләр арасында Гомәр үзен уңайсыз тойды. Әйбәтләп юынып, тамагын туйдырса да. барыбер йоклый алмый ятты. Кунакны такылдавы белән борчымаска кушылса да. алар барыбер Галижаффарнын кечкенә бер чоланында очрашып, гәп кордылар.
—Әбутаһир ниндиерәк кеше?— дип сорады Гомәр. Кем йортында яшәп, кемгә хезмәт итәсенне белергә кирәк бит. туры килсә, әлбәттә.
—Ниндиерәк? Кушаматы юкка гына Алак түгел бит анын. Алак ул гарәпчә. э-э... кыйммәтле дигән сүз. шулаймы? Анысын син яхшырак беләсен. Син гыйлемле. Ул яхшы күңелле, юмарт, сүкми дә. кыйнамый да. Әйбәт ашата, түли. Шәһәргә дә чыгара. Әйбәт кебек инде.
— Ничек ул «кебек инде»?
—Ә чынлыкта ничек икәнен кем белә анын. Эчтән нинди икәнен, күңелендә. уенда ни барлыгын? Бер вакыйганы сөйлим әле үзенә. Бабамнан ишеткән идем Укый-яза белмәсә дә. ул әллә нинди хәлләр турында белә,
аларны кон саен сөйли иле Әйбәтләбрәк утыр ла тынла
Безнен Сәмәрканлта эчкерсез, хыялый, ышанучан бер егет яшәгән • Минем кебек икән.—дип көлемсерәп уйлап куйды Гомәр. —Мин лә бит сарык бәтие кебек: хыялый, ышанучан. беркатлы»
—Кояш баер алдыннан ул сал кынча һавала йөреп керергә чыккан,— дип ләвам иттерде Галижаффар —Яныннан гына монарчы күз күрмәгән чибәр кыз үтеп бара икән. Егеткә караган да йөрәкне яндырырлык итеп көлемсерәгән Тегесе акылыннан шаша язган Кыз артыннан киткән бу Куып житкән дә әйткән:
—Безнен шәһәргә каян килеп чыктын син'.’ Синен белән бер генә тапкыр булса да очрашып булмыймы, чибәркәй?— дигән.
Кыз әйткән:
—Андый теләген булгач, ник очрашмаска.” Тик мин монда яшәмим, мин— ерак даладагы калкулыклар итәгендәге авылдан Курыкмасан. энгер-менгер төшкәндә кил. юлда кәгеп торырмын —Килермен.
Кыз күзлән югалган.
Егет хәнжәр, акча алган да. дәртләнәп. теге авыл ягына чыга торган капкага килгән Капка янында кайчандыр үзе белән бер мәдрәсәдә укыган элеккеге танышын очраткан
— Кая ашыгасын болай?— дип сораган танышы Карашы аглә нинди сәер үзенең. Әмма гыйшык утында янган егет моны абайламаган
—Уңыш, дустым, уныш' Калкулыкта яшәүче гүзат кыз белән очрашырга барам
—Әйдә бергә киттек. Мин шунда яшим.
—Бик яхшы. Киттек
Авылга киткәннәр болар Карыйлар: юлда нидер күренә.
Кыз!
-Хикәяте озынрак бугай.— дип уйлады Гомәр. —әмма кызык Мавыктыргыч итеп сөйли. Бу Галижаффарнын табигый сатәтенә белем дә остәсән икән! Шәех Нәзирнеке кебек чын. югары белем»
—Дустыңны ла үзен белән ал,— ди кыз —Аның да күнелен табар нәрсәләр булыр.
Авыл читендәге кечерәк кенә балчык ой Монда инде барысы ла әзер кыздырылган ит. тәм-том. шәраб Кыз кунакны кочаклый Тырнаклары озын. тар. Кысып үбә Егет бөтенләй эреп китә
Син хәзергә ял ит. шәраб эч.— ли ана кы з Кин янбашлары ишеккә чак сыя. ә биле шундый нечкә—ике учка сыярлык —Мин лус кызымны алып киләм.
Аллага шөкер, егет колакка сак. Кыз ишек янында теге дустына пышылдый:
—Син аны исергәнче эчерергә, хәнҗәрен алырга тырыш. Сеңлем белән кайткач, суярбы з, сыйланырбыз. Ул яшь. таза, ите бик тәмле, йомшактыр Егетанын иреннәрен чәпелдөтеп куюын ишетә Менә сина мә' Кая килеп эләкте ул?
Ул шундук айнып китә, сикереп тора ла. хәнжәрен селтәп, ишеккә атыла. -Син кая?— дип кычкыра кзнышы әллә нинди ят. үзгә тавыш белән Китмә инде, чибәрем'— дип ынгыраша кыз —Якын киләсе булма! -Егет караңгылыкка атылып чыга һәм. сыеныр урын эзләп, авыл уртасындагы утка таба китә Бер капка төбендә кулына фонарь тоткан мөлаем йөзле карчыкны күрә Ни булды, балакаем'’ дип сорый ул.
Ти зрәк качыр мине, әбекәй' 2
2. .к у,, н з
17
Әби аны ишегалдына алып керә, зур тут агачы төбендәге келәмгә утырта. Картын чакыра. Егет үз башыннан кичкәннәрне сөйли.
—Тиле.— дип кызганып әйтә карт. —Ул кыз—убырлы, кеше ашаучы гүл. Синен танышын—анын абыйсы. Ул да убыр. Колакка сак булуын коткарган сине. Ят. ял ит. сина монда берәү дә тимәс. Иртән өенә илтеп куярмын.
Кунак, тынычланып, йокыга китә башлый, һәм кинәт йокы аралаш баскычта сөйләшкәнне ишетә:
—Ашыгырга ярамый. Куркытырбыз. Катырак йоклап китсен, шуннан соң гына тотынырбыз. Пычагын әзерме?
—Аһ, күптәннән ашаганым юк кеше ите!
Кая инде ул йоклау! Егет тегеләрнең өйгә кереп киткәнен көтә дә, киртә аша сикереп, далага чаба.
Юлда аны бер жайдак куып җитә:
—Түлләрдән качасыңмы? Каһәр суккыры авыл! Үзем дә көчкә котылдым. Әйдә, атлан тизрәк минем артка, шәһәр капкасына кадәр алып барырмын. Алла сакласын, җыйнаулашып куа чыкмагайлары.
Акча түләргә вәгъдә биреп, егет атка атлана. Жайдак, атын юлдан читкә борып, бөтен көчкә коры дала буйлап ерактагы утка таба чаптыра башлый.
—Кая алып барасын син мине?— дип кычкыра куркуга калган егет.
—Тавышланма!—дип ысылдый серле җайдак һәм янып торган сары күзле кара иозен ана таба бора. —Бездән качмакчы булдыңмы? Юк инде, телисеңме- юкмы. без сине кыздырып ашаячакбыз. Безгә алтын кирәкми! — һәм аны йонлы куллары белән кочаклап ала.
Шулчак егет яшерен уйлар белән: «Бу авылдан коткарчы!»— дип Аллага ялварып, хәнҗәре белән кара йөзле җайдакның аркасына кадый. Кадый да сикерә. Күкерт исе чыгарып, яман төтен тарала. Ат белән җайдак, кыргыйларча үкереп, төнге караңгылыкка кереп югалалар.
Маҗаралар эзләүчебез, арып-талчыгып. таң атканда гына шәһәр капкасы янына кайтып җитә. Бу төнне анын чәче агарган. Шуннан соң ул таныш булмаган кызлар белән очрашуга йөрми башлаган.
Гомәр гайре табигый хикәятләрне яратмый. Балачагында төннәрен ишектән дә. тәрәзәдән дә кергән йөнтәс, кызыл авызлы кара җеннәрне төшендә күреп күп курыкты ул. Алар аның балачак шатлыкларын агуладылар. Бәлкем анын балачактан ук ышанычы югалуы да әнә шул тәмуг газаплары һәм шайтаннар турындагы тозсыз әкиятләрдәндер әле.
—Очраган бер кешедән—чибәр кызлардан, дуслардан, мөлаем күршеләрдән, юлдашларыннан—кеше ашаучы гүлләр түгелме бу, дип шикләнә башласан, дөньяда ничек яшәмәк кирәк?— диде Гомәр карлыккан тавыш белән.
—Барысыннан да шикләнергә ярамый анысы.— диде Галижаффар. —әмма сакланырга кирәк. Шуны исендә тот: унның берсе яки әле өчнең берсе— барыбер кеше ашаучы убыр.
Күксел шонкар көннен кара каргасын, куркытып, көнбатышка куды. Анын артыннан якты тан фазаны канатларын кагу белән үк, Әбутаһир Алак Гомәр Хәйямны үзенә чакыртты. Ул аны келәмнәр җәелгән иркен айванда1 бик җылы каршы алды һәм кайнар көлчәләр, бал. май куелган тәбәнәк өстәл янына дәште.
Күзләренә чыгып торган яңак сөягенә караганда, хуҗа кеше—төрек. Әмма күренеп тора: җирле телдә—дарича яхшы сөйләшә.
—Кем, нәрсә, ни өчен, дип сорап тормыйм. Нәзирнен хатында барчасы
1 Ливан 1ерраса
язылган. Бер генә соравым бар син. улым. Сәмәрканлта ни белән шөгыльләнергә теләр идең?
«Ни белән?— дип уйлады Гомәр —Йә Хода, теләсә ни белән, тик чит илдә ачка үләргә генә язмасын Аннары кире Нишапурга кайту өчен бераз юллык эшлисе иде».
—Мин мәдрәсәдә кечкенә балаларны укыта атыр идем Яисә күчереп язучы була алам Язуым матур минем
—0! —Күркәм казый елмайды Гомәр унайсыгзанып калды Колачын шулай артык кин җәйдеме, анын теләге гамәлгә ашмаслык, хәтта мәгънәсез үкмени?! Ойе, әлбәттә, монда үзләренен укымышлы кешеләре лә күптер Ярый сон. ишегалды себерергә дә ризамын Бирсәләр
—Әгәр дә көчле фил була торып та. аннан зур гранит кисәкләре, авыр бүрәнәләр ташыттырмыйча. бср-ике бәйләм корычыбык ташьптырган кешегә син ни әйтер илен, улым? Ягъни филдән ишәк эшен эшләттерүче га-' Ә югыйсә бит ишәк тә күп күтәрә
—Акыллы эшләми, дияр идем.
— Кара әле мина: акылсыз кешегә охшаганмынмы мин?
—Аллам сакласын! Юк!
—Шул-шул! Мин тамак туйдыру өчен генә түгел, күнелсн теләгән эшне күздә тотам Үзеннен ин изге хыялынны әйт
—Трактат!— дип канатланып әйтте Гомәр — Гыйлъме хисабта бик күп билгесез, бәхәсле нәрсәләр жыеллы. Нишапурда кайберләрең эшли башлаган идем дә.
—Эшләп бетерергә бирмәделәрме? Улым' Бу жирдә сугышчан томаналык дулкыны купты. Әмма караханилылар сәлҗукларга караганда иртәрәк акылга килделәр Фәнне юк итү—авыр һәм ерак юлга чыкканда күзләреңне чукып алу белән бер Аша. улым
— Мин тыңлыйм.
—Аша һәм тында. Шулай итеп, хәзер без галим-голәмага әйбәт караштабыз Чөнки әлеге карангы елларның авыр нәтиҗәләреннән хәзер дә котылып бетә алганыбыз юк. Мина милек, төзелеш, җир мәсьәләләре буенча күлләрчә катлаулы эшләрне тикшерергә туры килә Явызлык кин таралды, һәркаида алдашу, урлашу, әмма без боларга каршы берни дә эшли алмыйбыз, чөнки саннарда буталып беттек. Казна малын урлаучылар шуннан файдаланалар да. О. алар арасында шундый шомарганнары бар' Күз алдында ачык, төгәл, тулы математика буенча җитәкче кулланма булмый торып, .парны фаш итү ифрат кыен. Ә каян аласын ул кулланманы'’ Аша. туганым
— Рәхмәт
—Безнең заманда чын галим—сирәк күренеш һәм зур байлык. Аны сакларга, тиешенчә файдаланырга кирәк Хакан Шәмселмөлек тә шулай уйлый Узган ел ул миңа болай диде
«Аллаһы кушып, без бу гүзәл илгә хуҗа булганбыз икән инде, без аны үз кулларыбызда тотарга тиеш. Шуна күрә ана яраклашырга, яшәү рәвеше, тәртипләренә, гореф-гадәтләренә яраклашырга кирәк Биредә борынгы, акыллы, оста халык яши. Анын белеме зур Үзен осгеннән хакимлек иткән халыктан акылсызрак булырга ярамый Дөресме? Шуна күр,* лә эшкә биредәге галимнәрне тартырга, адардан өйрәнер!ә кирәк Юкса биредә яшәп китә алмабыз без 0 алар бездән башка юкка чыкмаслар Атарга бездән өйрәнер нәрсә юк С арык көтәргә өйрәнергәме? Моны алар үзләре дә белә Сугышырга гына булса инде Ье» мактана ала торган бердәнбер нәрсә шулдыр, мөгаен •
Әле Орхан һәм Жәнүкәй далаларында кара дин вакытларында ук төрекләрмен
үз язулары булган. Югары Кытай казанышларыннан да йез чөермәгәннәр. СОНР3* та. Жидеелгада христиан-несторианнар аша грек, сүрия һәм согдиана фәнен үзләштергәннәр. Әбунасыйр Фараби бөек фикер иясе, Отрар төреге булган.
Әмма дә бит хәзер без монда, бөтен эш-мәшәкатьләребез шушында.
Баласуганда минем Йосыф Хасхөҗиб исемле дустым бар. Ул ханга үгет- нәсихәт итеп «Кудатку-билик» дигән китабын язды. Узган ел тәмамлады Бик тә акыллы кеше. Әмма математик түгел. Яз үзеннен трактатыңны! Син моны минем гозерем дип исәплә. Мин синен китабыңны үзебезнең данлы каганыбызга бүләк итәрмен. Эшен дәвамында кирәкле бар нәрсә белән тәэмин ителерсен. Аны тәмамлагач, тиешенчә бүләкләнерсең. Ризамы?
Йөзе качкан Гомәр иреннәрен кыймылдатты, тик бер сүз дә әйтә алмады. Дулкынланудан тамагына төер утырды.
Ә бит, төрекләрдә юләрлек күп, акыл аз, дигәннәр иде. Имеш, аларның акылы сай, ялкау акыл, аларда барысы да өстән-өстән, якынча, килделе- киттеле генә, имеш. Чеп-чи ялтан! Булдыклы, анлы халык. Төгәл фәннәрне үзләштерсә, ерак китәчәк.
—Әй, Юныс!— дип әкрен генә дәште Әбутаһир.
Хезмәтче, күрәсен. якында гына булгандыр, шундук айван баскычы янына килеп житте.
—Бу кеше, —казый жинелчә генә Гомәргә баш иеп куйды, —минем кадерле кунагым. Анын турында бөтенесен кайгыртуны сиңа йөклим. Тәрәзәләре айванга чыккан зур бүлмәне бир аңа. Якты һәм җиләс булсын. Уңайлы өстәл, иң яхшы Һинд кәндиле куй. Бер үтенечен дә кире какмаска! Ишетәсеңме? Берсен дә—ашау-эчү мәсьәләсендә дә, үзен тәрбияләү мәсьәләсендә дә. Берни белән дә аптыратма, борчыма. Ишегалдында тыныч булсын. Аңлашылдымы?
Юныс ярарга тырышып әйтте:
—Анлашылды. хуҗам, барысы да эшләнер.
—Кичә Әбутаһир үзенен иске халатын кигән Гомәргә карады.
—Кыяфәтен әллә нинди. . боек, ятимнәрнеке кебек. Балачагында курыккан идеңме әллә? Катырак бул! Син галимнең бөек исеменә лаек рәвештә киенергә тиеш,— диде казый кырыс кына. —Әйбәт, әмма тыйнак, артык күзгә бәрелеп тормаслык итеп Шәех кебек. Менә сиңа ике йөз дирһәм—эшен өчен түләнәчәк бүләк исәбеннән булыр. —Гомәргә чигүле янчык тоттырды.
Юныснын тонык күзләре ялтырап китте. Әйтерсең лә, бу акчалар анын кулына керә язды. Хуҗа ана күз карашы белән генә китәргә боерды һәм, Гомәр белән генә калгач, чын күңеленнән болай диде:
—Улым! Мин киң күнелле һәм юмарт кеше, әмма бүләгемне теләсә кемгә таратмыйм. Мин хәер-садака өләшүче җебегән түгел. Аңладыңмы? Бу—алыш- биреш. Ачыктан-ачык әйтүем өчен гафу ит. әмма шуны исендә тот: элеккеге дустымның шәкертләре күп булды. Күбесе булдыксыз—аларны мин белергә дә теләмим. Мина синен башын, зиһенен кирәк. Минем өстә торучы хакимнәр өчен һәм, димәк ки, үземнең дә уңышым өчен кирәк. Чөнки синең хакта мин кайгыртам. Син мина намуслы һәм тугрылыклы хезмәтен белән түләргә тиеш. Ике-өч көн ял ит. Сәмәркандны карап йөр. Гатфар мәхәлләсенә бар. данлыклы кипарисларга карап хозурлан—алар бездә әйбәт үсә. Аннары эшенә утыр. Тырышлыгыңны күрсәм, бөтен бәхетсезлекләрдән яклармын. Ә инде хатын-кыз мәсьәләсенә килсәк, аларын үзен табарсың. Сау бул!
«Кадерле кунак... мактаулы коллыкка төште бугай,»— дип көлемсерәп уйлап куйды Гомәр —Йә, ярый ла! Галиҗаффар әйткәндәй, казый кире уйламасын гына.
Аһ, иртәсе дә иртәсе! Менә иртә, ичмасам! Уйга да килмәгән нинди бәхет!
Гомәр бу хәлдән башын ук югалтты дип уйларга ярамый анысы. Әлбәттә, беренче мәлне башы әйләнеп китге-китүен. йөрәге дөп-дөп типте, колагы шаулады Әмма яшь Гомәр үзенен ниндидер бөек унышка ирешәчәгенә тиз күнекте. Шулай булырга тиеш тә! Эш менә нәрсәдә Сәләтле кеше үзенен сәләтлелеген һәрдаим сизеп-тоеп тора. Фарахтау сәләтенә ия булган кеше үзенен бу сәләтен һәрвакыт яхшы белә. Гомәр үз стихиясенә эләкте
Зур елгада жәтмәгә эләгеп, ни өчендер тынчу буада тотылганнан сон пычрак канау аша янадан үз елгасынын салкынча саф суына чумган балыкны күз алдыгызга китерсәгез—Гомәр шул хәлдә иде
Ишегалдында, биниһая зур ябатдаш астында, әле салкынча энгер-менгер Эмма кайдадыр хатын-кыз ягында инде уянган бала-чага тавышы ишетелә Гомәр гыныч. Күнеле белән тыныч Анда күңел көрлеге Зиһене искитмәле ачык Язачак ул трактатын' Язачак!
—Өч дирһәм!— дип пышылдады ана Юныс ишегалдында —Ә?— диде Юныснын мәшәкатьләреннән бөтенләй ерак Гомәр. аңламыйча. —Синнән өч дирһәм
—Ә, алай икән —Шатлыгыннан Гомәр унны бирде —Алгебра, альмукабала —дип ачу белән мыгырдашты Юныс Баш хезмәтче үзе базарда йөри, ә анын тинтәк уйларынын карак шакалы яшь Гомәр Хәйим тирәсендә әйләнә. —Без дә укыдык ул мәдрәсә дигәннәрендә. Беләбез дөньяда алгебрадан да тинтәгрәк фән юк Бактын исә. ул кадерле икән, ә? Мин аны карарга-тәрбияләргә тиеш! Юк инде Бөкрәеп утырсын шунда үзенен томанлы томаннары өстендә, ә мин аларны кире кагачакмын Әллә мин анардан томанаракмы? Мин укый-яза белмимме? Ул ате майкасы да кипмәгән вакытында ук шундый нәрсәләрне үхтәштергән икән. мин. буй җиткән, тәҗрибәле, акыллы егет, зһ дигәнче үзләштерәм биг аларны! Яз. кадерлем! Я з үзтрактатынны Вакыты җиткәч, мәсхәрә итәчәкмен мин сине Бармы алгебра турында берәр нәрсә?— дип сорады ул китаплар рәтендә -Мөхәммәд әл-Хорәзминен «Алгебра вә альмукабала китабы»,— дип жавап кайтарды ана сатучыларның берсе.
—Нәкъ мина кирәге! Күпме? Дүрг дирһәм? Аһ' Ярый, бир монда! Китапны култык астына кыстырып, чәйханәгә юл алды Ана себерке сатып алган Галижаффар очрады.
—0!— дип гаҗәпләнде Галижаффар. —Күрәм: китап алгансын Нисмә кирәк ул си на?
—Сабыр ит,— дип зәһәрләнеп әйгге Юныс. —күрсәтәм әле мин синен галим дустына.
— Күрсәтәсең? Ни өчен?
—Яратмыйм мин аны'
—Нишләп?
—Сон. шундый булганы очен
—Нинди?
—Сон. мондый түгел инде, шундый булганы очен -Аңлашыла!— дип көлемсерәде Жаффар -Эмма киңәшем шул: тимә ана Чынлап та ул мондый түгел. Тимә!
Юк. болай гына калдырмыйм мин аны ул исән чакта. —Юныс китабы белән лапаска кереп китте
Китапны күргәч, аңа киез җәелгән сәкедән шундук урын бирделәр Әһә! Бездә. Көнчыгышта, гади халык укымышчыларны хөрмәт итә икән Анын каравы, әйтүларенчә. кояш баешындагы кайсыдыр бер илдә, әллә инде Румда. әллә Русьта, акыллы булган кешене томаналар бик гә җәберлиләр икән Алгебра, альмукабала Мин аннан ахмагракмы әллә’ Мин укый-яза белмимме әллә?
Ул түземсезлек белән китапны ачты, битләрен актарды Йә Хода. Саннар. Билгеләр! Һм... Йә, ярый Төшенербез. Менә, мәсәлән.. «Э-э. квадратка керә, э... квадрат кубка керә... Э-э... шуннан инде котылгысыз төстә квадрат белән кубны үз эченә алган тигезләмә теге нәрсәне һәм квадратны эченә алган тигезләмәгә тигез». Э-э... нәрсәне анлата сон бу? _
Китапны ачу белән актарып озак утырды Юныс. Әмма файдасыз. Үткер тимер белән суксан, ин каты урам ташында да эз кала. Әмма Юныснын мие ин каты таштан да катырак иде. Шунлыктан китапта сурәтләнгән бер генә очлы почмак та анда эз калдыра алмады. Юныс гашиш тутырылган төребкә сорап алды, тик аны суырганнан сон башы тагын да ныграк шаулый башлады.
Бу шайтан саннарынын рәтен бик яхшы белеп кенә калмыйча, ә бәлки аларны кире кага яки дәлилли ала торган кешегә булган ачуыннан баш хезмәтче хәтта калтырана ук башлады.
— Беренче мәгълүматлардан башларга кирәк икән бит Мәдрәсәгә математик Зөбәер янына керим әле. дигән карарга килде Юныс. Хәтта хужа да берничә тапкыр ярдәм сорап мөрәжәгать итте аңа. Хак анысы, калган алты дирһәмне бирергә туры киләчәк, әмма белем эстәү өчен нинди генә корбанга бармассың!
Алгебра, алгебра! Альмукабала!
Яз, әйдә, яз үзеңнең трактатыңны!
Сәгате сугар...
Таза гәүдәле Зөбәер Юныснын килүенә бик шат.
—Хөрмәтле казыйлар казые чакырдымы мине? Хәзер...
—Ашыкма,— диде баш хезмәтче коры гына. —Хөрмәтле казыйлар казые синен хезмәтенә башка мохтаҗ булмас. Хәзер аның өендә үз математигы бар. Үтә дә сәләтле яшь егет.
—Яшь егет? —Зөбәер куркуга ук канды. —Сәләтле? —Шундук хәлсезләнеп, таза арт ягы белән киезгә утырды. —Нинди сазлыктан килеп чыккан сон ул?
—Н и шапурн ы кыннан.
—Каһәр суккыры! —Зөбәер сикереп торды, хөҗрә эчендә йөренә башлады Анын зур корсагы, як-якка селкенеп, сарыкнын койрык мае кебек чайкалды. —Әкрен генә, тыныч кына, кайгы белми генә яши идек. Каян килә безнен башка шундый сәләтлеләр? Инде бөтенесен себереп түккән идек югыйсә. Димәк, мин кулга керәсе акчамны югалтам булып чыгамы? Синен әфәнден мина бүтән мөрәжәгать итмәячәкме?
—Итмәячәк,— дип раслады Юныс. —Ул хәзер акчасын яна ярдәмчесенә чәчә. Бүген иртә белән ике йөз дирһәм бирде ул аңа.
—Йә Хода! Исеме кем сон анын?
—Гомәр Хәйям.
—Ишеткәнем юк.
—Ишетмәсән, ишет
—Хәйям, Хәйям... Сәер исем! Гарәпчә «хайма»—чатыр дигәннән.
—Яисә «хәйф»—елан.
— Шунысы дөресрәктер Нишләргә сон? —Зөбәер аптырап Юныска карады. —Ниндидер яшь кенә бер килмешәкнең безнен икмәкне тартып алуына юл куярга ярамый бит инде.
—Өстәвенә әле ул казый өчен алгебрадан фәнни трактат язачак,— дип агу өстәде рәхимсез Юныс.
—0' Хәбәрләрен берсеннән-берсе хәтәр! Ул безнен башка җитәчәк. Нишләргә сон, ә?
—Мин монда, өйрәнергә, ана каршы чыгарга уйлыйм. —Юныс китабын күрсәтте.
—Синме?!—диде Зөбәер. —Йә Аллам! —Ул шундый итеп кычкырып көлә
башлады, бу тавыш чак кына анын үзенен эчен, ә хезмәтчесенең колак пәрдәсен шартлатмады
—Кадерлекәем!— диде ул. —Ин яхшысы—тотына күрмә! Сон инде Мин алгебра белән гомерем буе шөгыльләнәм. атай да кайчакларда шундый аптырашта калам, башны диварга бәрердәй булам
—Алайса ниемә кирәк сон мина бу китап?— дип боегып әйтте Юныс Кая куйыйм мин аны?
—Калдыр Мөхәммәд әл-Хорәзми? Күз салырмын Кулга эләккәне юк иде.
Хезмәтче алдады:
—Мин аны алты дирһәмгә сатып алдым.
—Яхшы. Түләрмен. Кайчан да булса —Ул янадан киезгә утырды — Бәлкем, аны мәдрәсәгә чакырып, сынап карап, бөтен җыен белән үзен оятка калдырыргадыр? — Зобәсручы белән маңгаен ышкып куйды. —Юк. куркыныч Әгәр чыннан да гыйлемле икән, үзебезне оятка калдыруы ихтимал Ботен илгә мәсхәрә итәр' Мәсхәрә, мәсхәрә. Карале'— дип сикереп торды Зобәер —Син сизмәдеңме, берәр кимчелеге, юньсез гадәте юкмы анын’’
—Егерме ике яшендәме?
—Кем белә бит! Исеңә төшер, егерме ике яшендә син нинди кабахәт иден! Ә бәлкем ул ирләрне яратучы яки эчкечедер?
—Охшамаган Хәтта гашиш та тартмый, хәсис!
— Кызганыч! Көтик. Кайчан килде дисен әле?
—Кичә.
— Ярый, сабыр игик Әгәр анын эчендә шайтан оялаган икән, озакламый сиздерәчәк ул үзен Ә син күзәт Ботен Туранга күпертерлек берәр гаебен күзәт Йә булмаса тозакка үзен үк тартып кертергә тырыш Хатын-кызларсыз яшәмидер бит? Кызынны биреп тор Анын белән булсын да. мине көчләде, гыйффәтемне алды, дип тавыш-гауга куптарсын
— Барып чыкмас, дускай Анын гыйффәте әллә кайчан алынган инде
—Сон. анысы гына комачауламас...
—Тукта! Мине зинданга тыкмакчы буласынмы’ Яклаучысы кем икәнлеген оньптынмы әллә'’
—Әй-е-е.— дип авыр сулады Зобәер —Казыйларның казые Урам каравылчысы түгел. Йә. ярын, кайгырма, ни дә булса уйлап табарбыз ате Барыбер башына җи гәчәкбе з без анын
—Сон?
Чыгырыннан чыгарырбыз, шикләнмә! Беренче тапкыр гына түгел лә'
Алгебра, алгебра, алгебра!
Альмукабала.
Яз. әйдә, яз үзеннен трактатыңны.
Гомәр ни-нәрсә ашаганын-эчкәнен белми ашап-эчте Юныс ни бирә тавыкмы, каткан ипиме, әллә әче тормамы—шуны кабул итте Ризыкны кулына алуы була, башында яна фикер туа. яисә искесе ачыклана, үзенен гәпле рәвешен ала. Ашау турында онытып. Гомәр зш өстәде янына ашыга, кулына каләмен аза. Чынбарлык белән төш арасындагы аерма сиздерми генә юкка чыга.
Гомәр учы белән бизен сыпырып куйды, уч төбенә куе маи сыланды Янлкларда. ияк астында, ирен өстендә—йон Чәчен тузгытып куйды каты, пычрак
Җигәр! Бодай ярамый. Шәраб, мәсәлән, файдалы, әмма зарары файдасыннан күбрәк, шуна күрә чамасын белеп эчәргә кирәк Эш тә шулай
Артыгын тырышып, өзлексән. берни дә эшли алмыйсын. Җилләнеп алырга, ял итәргә вакыт
Ул кайдадыр бакчада, хужалык биналары артында, авыр итеп туктаусыз суккан тавыш ишетте. Гомәрнен элегрәк тә иртазәрен ишеткәне булды бу тавышны, әмма эшенә бирелеп, артык игътибар итмәде. Ә менә хәзер, эшен тәмамлагач, әле еш, әле сирәк, әле ачык, әле тонык, ниндидер аңлашылмаган тупас шыгырдаулы әлеге тавыш, әйтерсен лә, ярык агач торба аша чыгып, нәкъ анын казакларыңда яңгырый. Шайтан! Әйтелде бит инде тавышланмаска дип!
Бүлмәсеннән ачулы чыгып. Гомәр ишегалды аша бакчага керде. Һәм бераз суына төште. Бакчада сазкынча. Кара инде, көз җиткән! Агачларда яфраклар коела. Алар чегән яулыгы бөркәнгән кебек. Нинди генә төсләр юк монда, ачык-сары. яшелле-сарылы, кызыл, җирәнсу-коңгырт, соры-зәнгәр. Әмма өрек яфракларының төсе барысыннан да ачыграк, матуррак: куе кызыл, куе шәмәхә, ачык кызыл, сары. Бигрәк тә менә хәзер, дым кагылган, салкын һава белән өретелгән өрек агачы сүнә баручы кояш астында бераз гына ялтырап күренә.
Бакчада давыл булганмы әллә? Ул сирәкләнгән, шәрәләнгән, төрле урында төпләр аунап ята.
—Язга чыккач, бакчаны яңартабыз,— диде Галиҗаффар, елмаеп. —Авыру карт чикләвек агачлары барысы да диярлек корыган. Чистартырга кирәк.
Базарда кычкыралар:
— Ведар тукымасы! Әмир һәм вәзирләрнең хыялы. Кыш җитә. Кемгә ведар тукымасы кирәк?
Чапкан атнын талагы кебек, Гомәрнен йөрәге жу итеп китте. Әмирләргә, дәрәҗәле вәзирләргә теләсә нинди хыялны үтәү җинел. Ә ярлы яшь галимгә?
Данлыклы тукыма! Әлеге искиткеч тукыманы Сәмәркандтан ике фәрсәх1 ераклыктагы Ведар авылында эшлиләр. Гаҗәеп тукыма. Матур, саргылтрак төсмердә, йомшак, шул ук вакытта тыгыз—кайбер якларда юкка гына Хорасан парчасы дип йөрмиләр шул. Әмма кызганыч, анын өчен бик кыйммәт. Ведар киҗе-мамык тукымасыннан тегелгән күлмәк өчен икедән алып ун алтын динарга кадәр түләргә кирәк.
Ярый, берни эшләр хәл юк. Булыр әле. Вакыты җиткәч, безнең дә ведар тукымасыннан тегелгән киемебез булыр. Һәм яхшырагы да. Әлегә, бу кышта, киләсе һәм өченче кышта да, тупас, арзан постаудан тегелгән чапаннан да йөрербез.
—Хәзәрдән килгән кунаклар!— диде сулышына ут капкандай берәү. — Базарнын иң почмагында—Хәзәрдән килгән кунаклар.
Ярын, барып карарга кирәк. Көзен, салкыннар башланыр алдыннан, Согда белән Хорасанда ин көтеп алынган кунак—Хәзәр сәүдәгәре. Ул Окуз дәрьясы Хәзәр диңгезенә койган урыннардан арзанлы балык алып килә. Әмма аның төп байлыгы—кеш һәм ас, ләтчә, көзән, төлке, сусар тиреләре. Ул шулай ук шәм һәм уклар, балык җилеме, балык теше, гамбәр, каен тузы, иләнгән тире. бал. славян кол хатын-кызлары алып килә. Боларнын барысы да— Болгардан. Ару-талуны белмәс хәзәрләр анда зур кәрваннар белән еш баралар.
Дәрәҗәле сатып алучылар арасында бераз йөргәннән сон. Гомәр өйгә кайтырга булды. Кондыз тиресеннән тегелгән бүрек тә, ак тәнле славян кызын да сатып ала алмый ул. Булыр әле. Күнеле рәнҗүдән иреннәре калтырады. Жанны кыймас өчен ин яхшысы—базарга йөрмәү. Чәнчелеп китсеннәр лә шул тиреләре белән!
Кайткач, Гомәр йөзе ачык кызны күрде. Асрауга болай йөрү гаеп ителми. Ул җыештыру эше белән мәшгуль. Гади, матур йөз. Нәрсәсе беләндер аз
фг|рсох ераклык ү 1чәве
г ына Фәйрүзәне искә төшерә. Фәйрүзә белән ниндидер охшашлык булганга күрә игътибар итте дә инде ул ана. Аһ. Фәйрүзә' Бөтен гомере буе эзәрлекләр микәнни ул аны° Мөгаен. Фәйрүзә яшьлегендә шушындый ук гади, сөйкемле булгандыр. Әйе. шулай иде Ул хәтерли.
Әмма Фәйрүзә эрерәк, тазарак гәүдәле иде. ә бу—бигрәк бәләкәй Б\е ла кечкенә, авызы да. борыны да; куллары, аяклары—бөтенләй базаларныкы кебек. Тик күзләре генә зур. атгынсу-кокгырт. ниндидер үзенчәлекле. Карашы ла олыларныкы кебек—житди. Ничектер авыру да кебек әле Менә хәзер кычкырып җибәрер сыман Шунлыктан анын ничә яшьтә икәнен белү дә читен: әллә унике, әллә унсигез үк инде
Гомәр белгән барлык хатыннар барысы да аннан өлкәнрәк иде Шуна күрә иртә олыгайды, күрәсен
— Исемен кем синен?
—Рәйхан.
..Бик аргык карышмады Ахрысы, үзе дә анын күнсленә хуш килгәндер. Ул аны кинәт төртеп җибәрде
—Алтын бирсәк, тонлә янына киләм
—Алтын? Нәрсәгә ул алтын?— дип сорады 1'омәр. гаҗәпләнеп
— Ничек инле. нәрсәгә?- дип аптырады тегесе, үз чиратында. — Һәрвакыт кирәк булачак. Кызганасынмы'* Әллә акчан юкмы ’
—Акча бар. Кызганыч та түгел.— дип кыенсыныбрак әИзте Гомәр — I ик
«Өсте-башы бөтен, гамагы тук. яшәргә урыны бар Нәрсәгә кирәк икән ана акча? Табигый комсыхзыгын канәгатьләндерергәме? һәм ничек, күпмегә бәһаләргә үзендә кайный башлаган хисләр өерен? Азарны динар белән үлчәп булмый бит »
— Беләсенме. мин моңарчы гел мәхәббәткә мәхәббәт белән түләдем Аны акчага сатып алып булганлыгын белмәдем Хәзер инде белермен
Рәйхан ана үзснсн якты, гадәти булмаган күгзәре белән теказде. «Алтын күзле албасты.— дип уйлады Гомәр. янадан дәртләнә башлап —Юк. җибәрмим мин сине. Алтын беләнме? Алырсың*
Мин.. йолым өчен җыярга телим —Ул елый башлады -Коллыктан котылып өйгә Ходжентка кайтырга
Әнә ничек икән! Гомәрнен йөзе караңгыланды, үзе бокрәиде. арып, сәкегә утырды Әйе. тормышнын бит азе бу ягы да бар Яхшы, сакларга унайлырак булсын өчен ул үз дирһәмнәренең бер өлешен динарларга алыштырды Угы I биш көмеш тәнкәне бер алтынга. Гомәр теге чәчтараш алдагандыр дип шикләнде, әлбәттә. Ярый, ни булса, шул булган. Үлмәбез азе
Мин сина биш алтын бирәм,— диде ул ачулы төстә. —Ә төнлә килмәсән дә була.
Әмма Рәйхан килде
Озын, газаплы төннән сон ул шулай да күтәренке күнел белән торды Рәйхан инде юк Күренеп торган урында, үзенен исәп-хисаплар белән тузы естаз өстендә ул кичә карангыла ана биргән биш тәнкәсен күрде
Авырып киттеңме агзә° диде Әбутаһир, анын кабарган иреннәренә карап
—Өшетеп тора, калтырата.— диде Гомәр. ки зарып Булгалый Казый аңлагандай елмайды Сазамэтлекне сакларга кирәк Калтыраудан хуш исле базнзик—рәйханның файдасы күп .лиләр Базкем. барырсың*
Барам Һичсүзсез барам
—Ярый, хәерле юл. — Казыйның йөзе кырыс, житди, ә күзләрендә—яшерен көлү...
—Мохтар бу. минем язу-сызу эшләремне башкаручы.— дип таныштырды казый озын, ябык, ак йөзле үсмер белән. —Игенчеләр токымыннан. Ярыйсы математик Жир эшләрен дә яхшы белә—сина мондагы эшләр турында сөйләр.
Көз. Кечкенә сугару каналларында су юк инде. Зурларында ул хәрәкәтсез, чиста, пыяла кебек өслеге коелган яфраклар белән капланган. Күк тә пыяла сыман, җил дә—пыяла. Буш бакчаларда—әкрен тавыш. Соңгы яфраклар оча. Аларнын жинелчә кыштырдауларында, —шәрә ботакларда, салкынча һавада, —кайгы, уйчанлык. Бу вакытта бакчаларда ни өчендер күңелсез, сагышлы.
һәм. күрәсен, шушы сагыштандыр, жир үлчәүче асылмалы букчасыннан сыбызга1 алды, Гомәрнен иреннәренә карады һәм аны Мохтарга сузды.
Моңлы яңгыравыклы тавыш куе салкын һавада еракка таралды. Әйтерсең лә, кешеләр оныткан юл кычкырып җибәрде, булачак салкыннардан куркып, жимеш агачларының нечкә ботаклары шыңшыды, әле күптән түгел, җәен, бакчада йөгерешеп йөрүче балаларның көлүе елауга әверелде. Юк. чыдап булмый. Сыбызга түбән калтыравыклы ынгырашу белән туктап калды. Авыр сулап, Мохтар аны жир үлчәүчегә бирде. Гомәр аңа рәхмәт әйтеп баш иде.
Аттан төшәргә иде дә. аны үз иркенә куеп, коры яфракларны кыштырдата- кыштырдата, кешесез зур бакчаларның кызыктыргыч, серле ерак почмакларына кереп китәсе иде. Ин тыныч, юлдан ерак бер урында чатыр корып, шунда яшисе иде. Үзен генә. Юк, Рәйхан белән. Алма ашап. Йоклап. Беркемне дә күрмичә. Баш арыды.
Ашалар0 Гомәр үзенен беркатлы хыялыннан көлеп куйды. Юк алар. Уныш җыелган. Алып китеп бетергәннәр. Ул агачларга үткен караш ташлады һәм бер ботакның ин югары очында онытылган бер эре ачык-яшел алма күрде Бөтен бакчага бердәнбер. Менә табыш!
Ул аттан сикереп төште, җимешле ботакларны терәтеп куя торган кәкре озын таяк күтәреп, теге алманы алырга тырышты. Тик таяк кыска булып чыкты. Аны ташлап, коры жир кисәге алды, ыргытты—тими үтте! Икенчесе дә тимәде! Мохтар түзмәде, ана кушылды.
Әмма үзсүзле алма һич кенә дә төшәргә теләмәде. Шау-шу, көлеш китте. Гомәр исә авыру иреннәрен кызык итеп бүлтәйтеп көлде: «гю-гю-гю!» Шушы тавыш кына да башкаларны рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр итте. Жир үлчәүчеләр белән бергә казыйлар казыен озата баручы сакчы яшьләрне кызганды: өзәңгеләренә басып, тәкәббер алманы сөңге очы белән бәреп төшерде.
Шат күнел белән, битләре алсуланып, янадан атларга атландылар.
—Кимер,— дип, Гомәр, теге алманы Мохтарга сузып.
—Ә үзен?
—Минем алмага бик исем китми.
—Минем дә. Сенлемә бирермен. Рәхмәт. —Мохтар алманы куенына яшерде
Гомәр үзенен сенлесен исенә төшерде. Анын елыйсы килде. Әти- ән ил әреннән хәбәр һаман да юк.
«Бөтенләй балалар гына әле,— дип уйлады күнеле нечкәргән Әбутаһир. — Шушы үсмерләрнең Сәмәркандта ин яхшы математиклар икәненә ышанасы да килми. Атлаһынын кодрәте зур! Бөек акыл яктылыгын кем башына иңдерергә кирәклеген ул белә».
Ары киттеләр.
—Көнләшерлек. —Гомәр агачлар арасында ботаклар, коры яфрак җыеп йөрүче диһканга2 ымлап күрсәтте. —Файдалы хезмәт. Гел саф һавада
1 Сыб
Тегесе аларга ачулы гына карады, теләмичә генә тырмасын ташлады һәм. агачтай катып, аларны сәламләп иелде. Бу анын дәрәжате юлчыларга хөрмәт күрсәтүе булып санала, әмма чынлыкта ул. кинәт кенә йөгереп килеп, башы белән синен йөзеңне канга батырырга әзерләнгән сугыш чукмарын хәтертәгә иде.
—Көнләшерлек берни дә юк,— диде Мохтар кырыс кына. —Хезмәтеннән ана бернинди дә файда юк. Саф һавага өстәп ана ате тагын икмәк тә кирәк. Яна пешкәне булмаса. катканы булса да. Күрәсеңме, ничек бетерешкән ул!
— Шундый бакчан була торып та
—Бәла дә шунда шул. бакча бүтәннеке. Бакча да. тирә-яктагы басулар да. Жүфти-гаунын нәрсә икәнен беләсеңме син?
—Сукачы бер жәйдә ике үгез белән эшкәртә ата торган җирме?— диде Гомәр. бик үк ышанып бетмичә
—Әйе Йә Хода' Нинди берәмлекләр кулланабыз бит. ә? Суны тегермәнгә күпме кирәк булганча үлчибез, йөкне—ишәк күпме күтәргәнчә, ераклыкны— тавыш, алымнар белән, озынлыкны—терсәк, карыш белән Шунысы гажәп. без әле нидер эшләгән булабыз. Гади хатыкка. һөнәр кешеләренә, тыйнак осталарга рәхмәт. Аларнын аек башына, зирәклегенә, төгәл күз үлчәменә, сизгер кулларына рәхмәт Юкса бик төзер идең дә Жүфти-гаунын нәрсәгә тигез икәнен кем әйтә ала?
—Төрек кышлугына,— диде Гомәр. исенә төшереп
—Ә кышлуг?
—Белмим.
— Беркем дә белми. Буталчыклык! Синен кебек галим булсам, мин ин элек гомерлеккә барлык үлчәүләрне—авырлык, күләм, өслек, аралык үлчәүләрен төгәл билгеләр идем Явыз ниятлсләргә юлны ябар өчен
Яшь елан туя белми.
Ул үзенең убырлыгын басар өчен бернинди каршылык атдында ла туктап калмый. Гомәр аек акылы һәм ачык йорәге белән кешелек гыйлеменең, кешелек хисләренең бөтен дөньясын колачлап алырга тырышты Күнелендә Фәйрүзәнең, ә хәзер инде Рәйханның урын алуы да шуннан микән әллә’’ Ә нигә шуннан булмаска ди?
Ул үзләре арасындагы мөнәсәбәттә, арыгач эчә торган чиста шәраб кебек үк. гаепкә алырлык нәрсә күрмәде Алар ана файдага гына Ул таза кеше. Ул эч авыртуы, теш сызлавы кебек нәрсәләрне моңарчы белмәде һәм гомере буе белмәс тә.
—Син ник биш гәнкәне алмадың?— диде Гомәр. чиста шәраб сатып. Рәйхан үз исемен аклап, тәмле базилик исен таратып, анын янына тагын килгәч.
— Биш тәңкә? Әй! -Рәйхан ваемсыз гына кулын селтәде. — Йолымга барыбер җитми би г ул. Аннары син мине оялтгын. Минем дә мәхәббәткә мәхәббәт белән түлисем килә. 0 аннары ни булса шул булыр
—Аһ син. алтын күзле албасты! —Ул аны каты итеп үзенә кыегы
Бу кызын аңа комачаулар дип юкка гына борчылды Гомәр. Киресенчә! Рәйхан анык тормышын тулыландырды, яңартты гына Хәзер ул тигез генә, акыллап шашарлык киеренкелексез эшләде, тоткынлык миеннән ханвани эшсезлек арасында бәргәләнми башлады. Бөтенесе үз урынына утырды Рәйхан бар. Авыр хезмәткә бүләккә бер чәркә кичке шәраб бар Аларда тынычлык, ышанычлылык, түземлелек
Мохтар көн саен диярлек килде Ашау-эчу. тормыш-көнкүреш турында онытып, алар сәгатьләр буе тузанлы такта өстендә циркуль, линейка белән ипләделәр Кайчакларда кишәрлекләр үлчәргә шәһәр читенә чыктылар Очма
Гомәр хәнакага, дәрвишләр янына бүтән бармады. Галижаффар белән анын әшнәләре йөрсен әнә
Түземлелек түземлелек белән, әмма ару үзенекен итә. Тимер булып тимер дә туза—сына. Кыш үтте. Әгәр Гомәрдән анын ничек булуын салкынмы, карлымы, юешме, корымы икәнен сорасалар, ул җавап бирә алмас иде. Ул сизмәде аны. Язны да игътибарсыз үткәреп җибәрде.
һәм менә бервакыт, гадәттән тыш эссе жәй башында чәче-башы тузган, агарып калган Гомәр анын хәлен белергә кергән казый Алак белән Мохтарга линейкасын һәм циркулен болгады:
—Өченче баскыч тигезләмәләренме? Аларны шушы уенчыклар белән чишәргәме? Юк! Фәкать тиешенчә сайлап алынган конус кисемнәр белән генә. Конус кисемнәр! —Үз-үзен бөтенләй онытыл, сугыш чукмарыдай, ул казыйның күкрәк турыннан эләктереп алды.
—Килешәм, туганкай, килешәм! —Казый шаярту катыш куркып артка чигенде. —Кем каршы килә? Без ул каһәр төшкере тигезләмәләр белән күп газапландык инде.
—Менә. —Гомәр Мохтарга сызым сузды.
—Конус кисемнәр белән?— дип аптырап иреннәрен тешләде, тирләп чыккан маңгаен сөртте Мохтар. —Дөрес. Башкача була да алмый. Котлыйм! Син бу хакта беренче булып әйттең. Дөньяда беренче булып.
Европада Декарт шул ук нәтиҗәгә килгәнче 566 ел, Ванцель шуны ук исбат иткәнче 200 ел үтәчәк әле.
Гомәр исенә килде, кызып китүе өчен оялды.
—Шулаймыни?— дип сорады ул аптырап һәм шатланып әйтте: —Әйе, чынлап та! Тик... Ничек элегрәк башыгызга килмәгән бу фикер? Шундый гади генә...
—Сине көттек. Ачыш ел саен ясалмый ул.
—Әйе, әйе, әлбәттә...
Ун-унбиш көннән ул ишегалдына чыгар һәм, казыйдан да кыенсынып тормыйча, ниндидер битарафлык белән Галиҗаффарга әйтер:
—Шәраб ясаучыга йөгер, зур бер кувшин шәраб алып кайт. Ин яхшысын! Мәҗлес ясыйбыз!
Өянке төбендәге сәке янына авыру кеше кебек килер, аркасына сузылып ятыр, кулларын баш астына куяр, газаплы ынгырашып, башын селкер.
—Ни булды сиңа?— дип борчылып сорар Әбутаһир.
—Мин трактатымны тәмамладым!
Алгебра, алгебра. Альмукабала
Гомәр. тор! Гомәр
Ишегалдындагы тавышка уянып, яшь математик, әле айнып та җитмичә, айванга чыкты һәм җан-фәрманга сугышучы Галижаффар белән Юныска карады. Сүгенеп, алар тирәсендә Алак мәш килә.
—Ул синен трактатыңны урлады! —Галижаффар ачу белән хезмәтченең күлмәген умырып төшерде, җиргә язылган кәгазь кисәкләре чәчелде — Иртәдән бирле күзәттем мин аны Син йокладың, бүлмәнә кереп, трактатыңны урлады! Куенына яшерде, каһәр суккыры!
Хезмәтче ерткычларча каранып, кинәт җиргә иелде, тиз генә кәгазьләрне җыйды һәм читкә атылды. Капка төбендә—сакчы. Күсе кебек өзек-өзек чыелдап, ул ишегалдында әрле-бирле чаба башлады. Күзләрендә ачу да, хәтта курку да юк, тик нигәдер тонык, аңлашылмый торган ярсулык һәм кабалану гына.
Галижаффар куып тотам дигәндә генә Юныс җәйге аш-су әзерләү урынына керде һәм кулъязманы ачык учакка ташлады
Ялкын югары үрләде.
Утыннан аермачы буларак, кәгазь тавышсыз-нисез генә яна. Әмма ачык аңлаешлы юллар белән бизәкләнгән әлеге кәгазь битләреннән күккә ниндидер тавышсыз-тынсыз. әмма коточкыч үкенү күтәрелде' Барча кеше күз алдында Әбутаһирнын исәпләре һәм чыгымнары төтен белән көлгә әверелде Жирсеэ диһканнарнын өметләре, аларнын балаларының ягымлы сөйләшүләре Гомәр Хәйямнын өметләре. Галижаффарнын яхшырак яшәүгә булган ышанычы —Тураклыйм! —Акылдан шашкан кешенекедәй күзләрен ялтыратып. Галижаффар кулына балта алды һәм анын белән җинаятьчегә кизәнде Һәм Ходай шаһит казый аны җилкәсеннән ныклап тотып алмаса. тураклый да иле
—Хезмәтен харап булды!— дип елады Галижаффар. балтасын ташлап — Күпме көч. күпме вакыт
—Харап булмады.— дип авыз ачып иснәнде йокысыннан айнып җитмәгән Гомәр —Ул караламаны урлап якты Трактат—биктә, сандыкта —Ә? —Юныс тораташтай катты
Ачу-нәфрәт Гомәрнен күкрәгенә һәм башына кайнар дулкын булып китереп бәрде Һәм ул. ярсып, тегенен каршысына китте
—Әйдә. Сөякләреңне чәрдәклим хәзер Мә' —Һәм Юныснын алгы тешләре юк. Канга батып, ул тезләренә егылды Аяк белән-мә' —Юныс ишегалдының кытыршы ташлары өстенә аулы —Җитәр, үтерәсен бит'— дип акырды Алак
Галижаффар белән икәүләп алар ерткычка әверелгән егетне корбаныннан чак аердылар.
Ботен тәне белән калтыранып, тыны кысылып
-Гомәр Хәйнмны озак оныта алмассын әле син. эттән туган'- диде Гомәр Әбутаһир анын җилкәсеннән сыпырды
—Тынычлан, туганым, тынычлан Үзем хәл итәм мин анын эшен -Әй'— дип кычкырды ул капка янында тавышсыз-нисез карап торган сакчыларга —Зинданга ябып куегыз үзен!
-Кирәкми.— диде Гомәр. тын алып Шунысы җитәр Өенә илтеп куйсыннар
Казый гаҗәпләнеп сорады:
—Кызганасынмы?
—Кызганам —Гомәр күз яшен сөртте —Мин бүтән бервакытта да кешене
кыйнамаячакмын
-Аһ. улыкаем! Кыйнарсын Юкса, таптаячаклар Ярый, синенчә булсын. Әй. бу тилене хатыны янына илтеп куегыз. Ул бүтән бу йортта эшләми Әйдә. Гомәр. мина синен белән сөйләшергә кирәк Иреннәре агарган, куллары калтырый
Гомәр уйлап куйды: күпме генә куәтле булмасын, казыйларның казые әлеге* искитмәле рәхимсез дөньяда бөтенләй көчсез яклаучысы з һәм анда үзе генә бернәрсәне дә хач игә алмый. Гомәрнен трактаты да ана. мөгаен.
берни бирмәс. _ _
-Сөйләшү ни турыда?— дип кырыс кына сорады I омәр Тормыш тагын нинди капкын корып куйган ана? Хәзер ул беркемгә дә һәм бернигә дә
ышанмый _ . _ с __________
Хә зер белсрссн.— диде Алак серле генә Бик мөһим сөйләшү Бик зур
сөйләшү _
Ярый сон. Киттек Гомәр авырттырып бармакларын ныклап >ды - Минем базарга, китаплар рәтенә, төпләүчегә барын киләсем б.зр иле 1ә
Ачдаһы хакы өчен дип әйтәм. йөрмә. Өйдән чыкма Куркыныч Кем белә аларны Кулъязмаңны хәзер ук мина бир Күчереп язучыларны ла.
төпләүчеләрне дә монда, үз өемә чакырырмын, шушында ук. күз алдында бөтенесен эшләрләр дә.
Утырдылар. «Хәзер ул мине шаккатырачак».
Казый сак кына әйтте:
—Улым, Сәмәрканд туйдырмадымы әле сине?
«Ул мине куарга тели!» —Гомәргә эсселе-суыклы булып китте. — Кулъязмамны тартып алачак та урамга куып чыгарачак. Рәйхан аркасында. Анын байлыгы, бәлкем, мәхәббәттер. Их, нигә минем башыма бәйләнде ул кыз! Әгәр казый трактат өчен түләүдән баш тартса, кая барам инде мин? Нинди тормыш инде бу, ә?! Үз-үзем булырга кайчан ирек бирерләр дә, кайчан үз дигәнемчә эшли башлармын?»
—Сәмәрканд—гүзәл шәһәр,— диде Гомәр дә сак кына. —Ул беркайчан да беркемне дә туйдыра атмый.
Казый әкрен, әмма катгый итеп әйтте:
—Ә шулай да сина аны калдырып китәргә туры киләчәк! Бик тиздән. Шушы көннәрдә.
—Ни өчен? Монда нәрсәм белән ярамадым?
—Ярадын. Бик яхшы ярадың! Шуның өчен китәсендә.
—Бу ничек була инде? Аңламыйм .
Казый һаман сузды, ашыкмады, күрәсең, менә хәзер Гомәрнен бик тә нык шатлык хисләре атылып чыгуын көтәдер. Анын түземсезлегеннән кызык табып, җинаятьчене гафу иткән кебек, тантанаты төстә һәм мәрхәмәтлелек күрсәткәндәй әйтергә булды.
—Хан Шәмселмөлек Насыйр галиҗәнапләре сине үз янына, Бохарага сорый!
Әмма бу Гомәрдә бары гаҗәпләнү генә тудырды:
—Нигә?
—Анын сараена яхшы математик, галим әңгәмәдәш, катлаулы хәлләрдә эчкерсез кинәшче кирәк.
—Минем турыда каян белә ул?
—Белә,— дип көлемсерәде Әбутаһир.
Күрәсен, Гомәр турында каханга ул үзе язгандыр. Шуңа ошаган.
—Мин сарайдамы'’! —Гомәрнен иңбашлары бөкрәеп аска иелде, әйтерсең лә, аларга авыр йөк бастырдылар, ә ул анын астыннан ни эшләргә белмичә карана. —Булдыра алырмын микән? Математикада, әйтик, ничек тә ерып чыгармын Әмма сарайда хәйләләргә, ярарга тырышырга, хәкимнен барлык гамәлләрен хуплап кына торырга кирәк, диләр бит. Миннән булмас.
—Бала-чага! —Казыйның ачуы чыкты. —Телисенме-теләмисенме, барасын— бетте-китте! Каханнын вәкиле шәһәр хакиме сараенда көтә. Өстәвенә, — Алак маңгай астыннан гына кысык күзләре белән Гомәргә карады, —ул үзе белән менә дигән сакчылар алган. —Аннары мыскыллы кыяфәт чыгарып мыгырданды. —Күр инде, нинди тәкәббер Башка берәү булса, шатлыгыннан елар иде! Ниндидер мескен Зобәер мондый бәхет турында хыяллана да алмый. Булды! Әкрен генә әзерлән. Иртәгә трактатың өчен исәп-хисапны өзәрмен. Ичмасам, рәхмәт әйт, кадерсез.
Гомәр боек кына әйтте:
—Рәхмәт! Ходай сезгә гел игелекле булсын...
—Китәсен икән, диләр? —Ул аның янына өскә, түбәгә күтәрелде. Чөнки аста артык эссе булганлыктан, Гомәр төнгә шунда менеп урнашкан иде Бу юлы Рәйхан, —онытканмы, әллә теләмәгәнме,—юынмаган, базилик яфраклары белән чайканмаган. Шуна аннан хезмәтчедән килгән кебек тузан, тир. төтен исләре килә иде.
Сөйлиләрмени иңле9
Безнен хатын-кызлар ягында синен китүенә барысы да кайгыра. Кече капкадагы ярыктан карап, гел сокланалар иде җыйнак, тыныч, уйчан. Казый да синен аркада мәрхәмәтлегә әверелде —Син дә кызганасынмы9
—Мин? —Ул анын коры, усал, кискен көлүен ишетте —Мина сон нәрсә9 Мин ирексез, ә син ирекле кеше, кая телисен, шунда барасын. Ә мин үз анамны күрүдән дә мәхрүм —Ул елый башлады —Йә инде, кирәкми —Ул анын янына утырды
—Син' — Рәйхан кисәк кенә ана ташланды, бал&зарныкыдай жинел куллары белән ана суккалый башлады. —Каян килеп чыктын син минем башка9 Төштәге кебек кенә яши идем шунда тыныч кына, берни уйламыйча, берни турында да хыялланмыйча... Түздем Син минем җанымны актарып ташладын. Йөрәгемдәге йолдызны уяттын инде хәзер ташлап китәсен. Хәзер нишләргә инде9 Мин бит элеккечә яши алмыйм Менә монда яна — Ул учы белән күкрәген тотты —Их! Агу эчәр идем агу Тик кызганыч, туганнарны күрми үлү кызганыч
—Тынычлан, Рәйхан, үзенне кулга ал,— дип мыгырданды Гомәр. ни эшләргә белмичә —Мин иреклемени? Мин дә кол Үз белемнәремнең колы Күккә кара әле әнә. Ярар, котырма инде, кара! Менә шулай Коньякта, таулар остсндә. офыктан биектә гаҗәеп ачык йолдызларны күрәсеңме? Әл- Хавва ул, Еланнар әфсенләүче. Көнбагыш илләрендә аны Еланнар хуҗасы диләр. Кара әле. Әгәр зур йолдызларны үзара сызыклар белән тоташтырсаң, очлы башлы һәм нәзек аяклы кеше барлыкка килә Ул кулларында бик ор, усалланып боргаланучы елан тотып тора. Почмактырак бөтен фигурадагы искитмәле киеренкелекне күр син. Аргык көчәнүдән аяктары калтырый Бөтен көченә кысып, искиткеч зур томаналык һәм карагруһчылык кобрасы белән көрәшә бит ул. Бер генә мизгелгә тынычланса, кулларын йомшартса, кобра ычкынып китәчәк тә. ботен коточкыч үлем агуын ана чәчәчәк Һәм һәрвакыт шулай. Ул анын белән гомере буе сугышырга мәҗбүр Нәкъ менә шулай—Елан йөртүче дип түгел. Елан белән сугышучы. Еланнар әфсенләүче дип атарга ла инде аны Аклыйсынмы9
Күрдеме ул берәр нәрсә, акладым ы-юкмы—Ходай белә, әмма Рәйхан, ничектер сәер гынып калып, әкрен генә киемнәрен салды да. тирән сулап, ана елышты. Алтын күзләре нәкъ менә шул ерактагы, бик еракта! ы Йолды злар кебек җемелдәде Алар төнге күктә, буй җитмәс йолдызлыклар арасында анын сонгы көненә кадәр, вакыт үткән саен һаман иктырак җемелдәрләр
Көнчелек, тәкәбберлек, яшерен һәм ачыктан-ачык пычрак гайбәт, арттан килеп кадау—болар Гомәр Хәинм күнеленә яга атамы сон * Изге Бохарала яшәгәндә нәкъ менә шунын очен болай дип я зды да ул Риза козгын ла бит сөяк-санактан Ә син һаман ашыйсын ят табактан.
Түбән җаннар сыеннан мен кат артык Үк-н хезмәттә тапкан бер сынык нан
Зур гаш текә кыяда йөз ел ята Янгыр да юа алмын, җил дә өреп төшерә алмый Әмма бервакыт җирнен эчендә нидер кузгала, һәм таш. селкенеп, һичбер начарлык турында уйламыйча, бер яшел үзәнлектән икенчесенә әкрен генә баручы ялгы 1 юлчынын башына килеп төшә
—Исфаханга җибәрәсезме?!— дип сорады Гомәр. —Обсерватория төзергә! Йә Хода! Бу бит минем эш. Низамелмөлек тә шундамы?! Уртак тел табарбыз без анын белән!
Кахан усал гына әйтте:
—Монда безнен үзебезгә дә кирәк астрономнар. Әллә без үзебез дә адашмадыкмы ике календарь арасында? —Үпкәләп, өстәде. —Тәкәббер дә инде Маликшаһ! һавалы. Илче итеп күрекле, түрә бер кешене түгел, ә, көлеп, ниндидер бер йолкышны җибәргән бит. О күкләр! Нинди хәлгә төштек бит!
—Каханнын йөрәге минем сүзләремә рәнҗемәсен, әмма бу хакта элегрәк уйларга иде.
«Мондый бәндә беркайда да озак яши алмас,— дип уйлады кахан, ачуы килеп. —Туранда да. Иранда да. Исфаханда да, Хамаданда да. Артык туры. Үзеннән калдырмый йөртә торган линейка кебек. Һәм дорфа. Әмма дә ләкин икәү генә калгач минем турыда чын дөресен әйтүен үзем сорадым бит».— дип исенә төшерде кахан.
—Сез әйбәт башладыгыз, падишаһ. Зур корылмалар төзедегез. Дош-маннарыгызны кире кактыгыз. Авылларыгыз һәм шәһәрләрегез кешеләрен төрле кысрыклаулардан якладыгыз. Әмма, ачы хакыйкать өчен гафу итегез, бушкуык сүз осталарыгыз, ялагайларыгыз, аңгыраларыгыз: «бөек», «кояш йөзле», «чагыштыргысыз» дип сезнен башыгызны әйләндерделәр һәм сез, күңелегезгә авыр алмагыз, ялкауландыгыз. Шунлыктан Маликшаһ табаны астына эләгүегезне сизми дә калдыгыз
Келәм өстендә юан аякларын бөкләп, авыр бөкрәеп утырган хәлендә һәм имән бармагы белән сул итегенең кәкре очына суккалап, кахан тирмәнен бөкләнгән япма итәге астыннан җәйге станга карады. Инде олы яшьтә, кырыс, дала җилендә йөзе каралып беткән бу кеше, Гомәрнен гаҗәпләнүенә каршы, бүген үсмерләрчә тыныч, уйчан, кайгылы иде.
Якынларак кына, дөя чәнечкесе үскән комлы инкүлек артында, иске манара, дивар калдыклары сакланган уйсу калкулык китә. Варахша дип атала бу җирләр.
—Маликшаһнын бик яхшы вәзире бар,— диде Шәмселмөлек. —Дәүләт акылы үзендә. Ә минем ялагайлар илне талыйлар, мине харап итәләр. Маликшаһ ясакка озак риза булып тормаячак, килеп, мәмләкәтебезне галап китәчәк. Жизгәнсунын Тугрыл Карахан Йосыфы миннән Фирганәне тартып алды. Тагын да ерактарак. Төркстанда. ниндидер каракытайлар пәйда булган (ул чакта Төркстан дип Кашгарны, Алтай һәм Монголияне атаганнар). Йә, Хода! Безнен белән ни булыр? Сизәм: иксез-чиксез бәлаләр киләчәк... —Ул Гомәргә борылды, анын якасыннан эләктерде һәм төрекләрчә кайнар ярсу белән кычкырды: —Кал! Миндә вәзир будырсын, Маликшаһтагы якташын кебек. Әллә син булдыра алмыйсынмы?
—Мин? —Гомәр анын юан кулын сак кына якасыннан ычкындырды, аны читкә этәрде. —Тәҗрибәм юк, әмма, өйрәнеп, мөгаен булдыра алыр идем. Теләсәм булдырыр идем. Әмма мин. ачуланмагыз, галиҗәнап, теләмим.
—Ә ни өчен?
—Ни күнелемә ятмый. Мин математик. Һәм шагыйрь. Һәркем үзе булдыра алганны эшләргә тиеш. Бары тик шуны гына.
—«Телим, теләмим!» Талымчан кеше син. Үзең теләгәнчә генә яшәргә ярамый.
—Ә ничек яшәргә сон?
—Аллаһы кушканча!
—Мин Аллаһы кушканча яшим дә инде!— дип кызып китте галим,—
Үзенчә булу, ягъни Ходай сине ничек булдырган, шулай яшәү гөнаһмыни ' Бөтен нәрсә Алла кулында, дип әйтелгән бит'
Гомәр балачагында еш кына ачык зәнгәр һәм ак чынаяк кирпечләр белән тышланган, төнге күкне, йолдыхтарны гәүдәләндергән бик тә зур бинаны төшендә күрә иде. ул искитмәле зур мәрмәр бассеиннын үтә күрен мазе зәнгәр суында ничек булса шулай ялтырап, мәһабәт булып чагыла, анын артында, ак алебастр рәшәткә өстендә, салкынча тут агачларынын куе. яшел тимгелле кәүсәләре каралып күренә
Зәнгәр бассеИн янындагы атеге зәнгәр Йолдыз бина матур төшләрдәгечә, нәкъ мираж кебек килеп басты.
Ә башкалар—таза. тук. укый-яза белүче, рухлары азат кешеләр—кырларда һәм остаханәләрдә жырлап эшләячәкләр Күп газаплар күргән әлеге жиргә яна тормыш алып килергә фәкать фән генә сәләтле
—Йоз динар да оч фельс! Шәп каршылыйлар монда кунакларны Итсез торекмән төрекмән түгел! Ә безгә кысыр тары өйрәсе ашаталар Гомәр килүчеләрне еракта, стан читендәге аерым чатырда тапты Кыйммәтле парчалан тегелгән киемле яшь кешене күргәч, бу бик күрекле кешедер, дип уйладылар һәм сикерешеп тордылар, нык иелеп, сәламләделәр —Кайс ы гы з башл ык?
—Сезне хөрмәт итүче хезмәтчегез.— дип алга чыкты озын, урга яшьләрдәге, буй-буйлы озын чапан кигән сугышчы. —Ни боерасыз, әфәндем ’
—Ә-ә!— дип гажәпләндерде Гомәр —Мин сине беләм Торекмән аптырап калды, артка чигенде
—Мин... сез...— дип кыенсынып мьпырланлы ул. - кайда да булса очрашуыбы зны хәтерләмим
-Очраштык! Уналты ел элек Фирүзгән юлында Син кынык нәселеннән Ораз. Зур кеше булсам, сине онытмавымны сорааын Менә мин шундый кеше хәзер! һәм сине онытмадым
-Йә Хода! - Горекмән кинәт хәлсезләнде Ул Гомәрненаякларына егылды, башын анын и текләренә куйды - Кызганыгы з' Зинһар, җәзаларга к\ шмаг ы» Аңгыралыгым аркасында
—Тор! Безнен Әхмәтне суйганда бердә мондый юаш кеше гүгел идек син Орш авырлык белән генә аягына басты, күтләрен күтәрмичә, буйсынпшны белдереп, кулларын жәиле
—Син алырга килгән галим мин инде ул.- диде Гомәр. тегене тәмам аптырашта калдырып
«Бетм!— дип уйлады Ораз - Бетм, үлдем мин. каһәр суксын үземне —Юлга җыенырга... боерасызмы?
—Юк әле.— диде Гомәр
Зәнгәр Нишапур. Чәчәкле Баге-Санг Кайгылы Мохәммад карт Туганнар. Исфаханга барганда аларны күреп чыга алыр ндс у з
Әйдә минем болан, бера з йорсп килик, шде Гомәр тыныч кына Ора з. куркуыннан ик-ягына каранып, аны танымыйча һәм инде танып, анын янәшәсендә атлады
„ү, башыма кызганганмын икән Шул чакта Фирүзгән юлында «ашый бетергән булсам, хәзер бернинди мәшәкать калмас, күптән инде бөтенесе онытылыр иде».
— Йә. Хорасанла ниләр бар?
һаман элеккечә Байлар байый, хәерчеләр тагын да ныграк хәерче 1әнә И\ сагыш! Күтенсүнгвнкебек щ» ю юк меитаф учактагы пыскып я гкан күмерлән ялкын дөрләп кит кән кебек кара төтен бу лып өскә калыкты
3. .к у • м а
Хәтта шушы башкисәр Ораз да Гомәргә күз яшьләрен китерерлек якын булып тоелды Чонки ул кинәт шундый тупас һәм күзгә күренеп, тере һәм сау-сәламәт килеш, якты күзләре, көчле тавышы белән туп-туры анын балачагыннан калкып чыкты.
«Исфаханга кайтканда үтерергә кирәк. Ә солтанга: юлда авырып үлде, диярбез. Дусларым сатмас әле. Әллә—кем белә? Сатулары да ихтимал».
—Бар. кайт. — Гомәр карамыйча гына ана бер алтын бирде. —Тәкә сатып алып суй да. кыздырып, дусларынны сыйла, һәм аларны юлга чыгарга әзерлә, һәр мизгел юлга чыгарга әзер булып торыгыз. Китәмме мин сезнен белән, юкмы—сиңа монда ятудан файда юк.
«Э! Анын миндә эше юк. Үз кайгысы да башыннан ашкан. Үч алмас микәнни? Ярый, күз күрер әле».
Ул юлда төрекмәннәрне туйганчы ашатты, тукталышлар вакытында, зур белемлелеге белән масаймыйча, чын күңеленнән җир турында, анда яшәүче халыклар, планеталар һәм йолдызлар, әйберләрнең үзенчәлекләре турында сөйләде, кыскасы, үз кешегә әверелде. Һәм Оразнын шикләнү ташы арасыннан чыккан яшел ышаныч сабагында алсу хөрмәт гөле чәчәк атты.
—Боек Тәңрем! Ул тотып калган минем кулымны. Ул чакта сиңа тигән булсам, нинди акыллы башны харап иткән булыр идем! Уйларга да куркыныч хәтта, йөз динар да өч фельс...
—Рәхмәт. Тик шулай да ничә акыллы башка тидең син?
— Күп. Хәзер аңлыйм: юкка тигәнмен. Солтанга яхшы ана. Ә мин ничек ач-ялангач булсам, хәзер дә шулай. Кем иренми, шул куа тегендә-монда. Энекәшем сугышта һәлак булды. Ни гаебе бар иде энекәшемнең? Унтугыз яшендә бит...
Жәйхун.
Юлдашларын шаяртмакчы булып, Гомәр ялтырап яткан су өстенә тонык караш ташлады да муенын җыерды.
—Утырмыйм мин көймәгә.
—Куркасынмы9— дип сорады Ораз. гаҗәпләнеп.—Менә сиңа кирәк булса! Монда ел саен егерме мен кеше йөзеп чыга, берәүнең дә батканы юк. Утыр.
Елга өстендә төрекмәннәр хәйләле генә күз караштылар да шагыйрьне шаяртмакчы булдылар:
—Батучыга салам да бүрәнә, диләр, дөресме шул?
—Дөрес. Батучысы кандала булса.
—Берәүнең кызы көчле агымга егылып төшкән. Әтисе ана: «Мин сине тартып чыгарырдай кеше тапканчы урыныннан кузгалмый тор!»—дип кычкырган, ди.
Хәвеф-хәтәрсез генә икенче ярга чыктылар. Төрекмәннәр:
—Чынлап та курыктыңмыни?— дип сорадылар. —Их, галим! Димәк, башлы булсан да. бик ук батырлардан түгел икәнсең, ә?
-Батып үлү куркыныч түгел анысы,—дип тыныч кына җавап бирде Гомәр. —Килер буыннарның: «Шундый-шундый сукбай шагыйрь, хөр фикер иясе фәлән елны Җәйхунда батып үлгән»,—дип әйтүләре куркыныч. Оят!
—Ә нигә оят?
—Шагыйрьгә елгада тончыгып үлүгә караганда хәрчәүханәдә шәраб эчеп үлү килешәрәк.
Торекмәннәр рәхәтләнеп көлде. Тик Оразга гына ошамады бу. Ул Гомәрне читкәрәк алып китте:
—Үз-үзенә алай бәла якма,— диде ачулы гына.—Кешеләрне белмисенме әллә? Син шаяртып әйтерсең, ә алар чынга алырлар, дөньяга таратып, гомерлеккә даныңны сатарлар.
—Әй!—Гомәр исе китмичә генә кулын селтәде.—Шагыйрь гайбәт
таратучылар турында уйлап яши алмый. Үз акылын. үз йөрәген тынлап яшәгәнгә шагыйрь дә инде ул.
—Уйламыйча сөйләгән сүзләренә үкенерсен әле бер —Күрербез
Әмма барыбер шаярту бушка булмады Шуннан сон Гомәр яна танышларын яхшырак белде Алар эссе кояш астында шайтан таягынын ачык чәчәкләре кебек ачылдылар. Үзләренә беркем тимәгәндә, беркем кыйнарга, тотарга, ватарга мәжбүр итмәгәндә, төрекмәннәр шат күнелле. игелекле, дуслыкка тугрылыклы халык икән. Кешене үзе теләмәгәнне эшләргә мәжбүр итмәсәләр, жир йөзендә күптән тынычлык булыр иде. мөгаен
Тау артында— Нишапур. Ул тиздән туганнарын күрер. Ниһаять, азарга ярдәм итә алыр Аннары—Исфахан Күнелгә яткан эш Исфаханда ул Бочарада эшли алмаганнарны да эшләр.
—Әтиен?— дип кабатлап сорады таныш түгел карт —Кемнен әтисе'' Аһ. синеке! Кайда ул. дисеңме? Әтиен юк инде синен
«Үлдемени?» —Елганы кичкән вакытта очлы ташка бәрелеп ертылган тыгы з күннән чыккан һава кебек. Гомәрнен йөрәгеннән авыртулы сыкрау бәреп чыкты, шул мизгелдә яшьлек шатлыгы үтеп китте, һәм ул. бөтенләй бушап, карт алдында башын иеп басып торды
Искитмәле пычрак, укмашып беткән ак чәчле, сәләмә киемле карт остаханә ишеге янында тишкәләнеп беткән чыптада утыра һәм буш күлләре белән каядыр карый иде Кем ул. ни өчен биредә утыра? Баге-Сангтан Мохәммәл түгелме сон бу?
Гомәр аны яхшылабрак күрер өчен иелде һәм җирәнеп кире тайпылды борынга черек ис килеп бәрелде. Юк. Мохәммәл түгел.
«Остаханәгә керим, шунда бөтенесен белермен»
—Гомәр!
Анын муенына кырыс йөзле бер карчык ташланды. Гомәр башта уалаганча буарга түгел, кочакларга. Ул бик кыенлык белән генә анын у з әнисе икәнен таныды Менә нинди хәлгә төшкән ул! Нибарысы дүрт ел эчендә Хәерчемен бер көне өч конгә тора, дип белми әйтмәгәннәр шул Шуннан башланды Кычкырыш, күз яше. үксү
—Әтигә ни булды?
-Ничек’ Син анын белән исәнләш мәленме ни Менә бит ул әнше җирәнеп кенә исе анкып торган картка ымлап күрсәтте Ә тегесе бар нәрсәгә битараф кыяфәттә җирдә утыра иде- -Хәзер ул суфыи
Гомәр катып калды
Элеккегә караганда өч тапкыр ябыккан Ибраһим селкенә-селкенә улый
—0 Аллаһ! Мин шәригатьне өйрәндем һәм Ходайга бер баскычка якынайдым Үз ихтыярымнан ваз кичеп, кодрәтле Ходай кулында юучы кулындагы мәеткә әверелеп, икенче баскычка-гарикатка күчтем V,«ер мим өченче баскычны марифатны үгәм Мин инде ин югары хакыйкатьне аклауга
якын, ул мине яктырта инде
«Үтәли яктырта*, дип ачынып уйлады Гомәр
Мин инде игелек һәм явыэдыкнын теге ягында! Ходам мин синен йозеннән бишкә берни дә күрмим Ф.ии фн-дла! Мин дүртенме баскымны хакыйкатьне күрәм Миндәге барлык фанилык сүнә, мин Аллаһыга кушыйм, якты мәңгелеккә чумам'
Ул тынып калды, кү зләрсн Номлы һәм. чыннан да. ниндидер томанлыкка, баткаклыкка, бушлыкка чумып, үзен мәңгелек рәхәтлектә итеп тоядыр
и
Йокладымы? Юк. фанатлык күп сүзле. Аны берничек тә туктата алмыйсын. Бәлки үлем генә туктатыр. Күзләрен ачмыйча һәм көчле селкенеп. Ибраһим кычкыра:
—Минем күңелемдә уй юк! Сөйлим, әмма минем сөйләмем юк! Күрәм, тик күрү сәләтем юк. Ишетәм, ләкин ишетү сәләтем юк. Ашыйм, тик тәмне тоймыйм! Хәрәкәтем дә юк минем, тынычлыгым да, шатлыгым да, кайгым да юк. Фәкать Алла гына... Фәкать Алла!!!
—Әти! Нишләттеләр сине, әти? —Күз яшьләренә тыгылып, Гомәр инде күптән кипкән ботаклы агачны алган кебек картны җирдән күтәрде һәм, аннан килгән искә түзеп, битеннән үбә башлады: —Кулларыма күтәреп, хәзер мин сине мунчага алып барам! Шундук җанланып китәрсен син. Чиста кием алып кил әле.
Әтисе усал итеп кулын селтәде: янәсе, булышма, барыбер файдасы юк.
Улы аны сак кына чыптага төшерде.
—Уян, әти! Мин күп итеп акча алып кайттым. Хәзер бөтенесе башкача булачак. Моннан сон ачыкмаячаксыз.
Анын каравы сенлесе Гөлмохтар сөендерде Гомәрне. Мондый сөйкемле, акыллы, ягымлы, матур итеп сөйләшүче кызны анын әле күргәне юк иде. Әмма шунысы кызганыч, шунысы бәгырьне телгәли—ул бик ябык, юынмаган, сәләмә киемнән иде.
—Аны, анын язмышын кайгырт!— дип карангы йөз белән әйтте әнисе. Алар Гомәр акчасына мул итеп алынган ризыкларны ашаганнан сон өчәүләп чоланда утыралар иде. —Синен атаңа инде берни дә кирәкми. Ул бүген булмаса иртәгә... Аллаһысы белән кушылачак. Акча бирмә аңа, әрәмтамак остазына илтәчәк. Мина калдыр. Безне иктадан коткара алсан, остаханәне минем исемгә яздыр. Ишетәсеңме?
—Ишетәм. Шулай эшләрмен, әни. Фәйрүзә турында берәр нәрсә белмисеңме?
—Юк! Каһәр генә төшсен үзенә!
—Ә Мөхәммәд карт ничек?
—Үлде. Каһәр...
—Ә Баге-Сангтагы йорт ничек?
—Бикләнгән килеш! Каһәр...
Авыр сулап. Гомәр әкрен генә ишегалдына чыкты. Әвеслектә, чүпрәк- чапрак өемендә Ибраһим төшендә ыңгыраша иде. Гомәр күккә карады.
«Ни өчен? Һәр адымымда коточкыч газапларга очрап тору өчен бу җирдә нинди ярамаган эш эшләдем сон мин? 0, күкләр! Кодрәтемнән килсә, сине җимереп, башка белән алыштырыр идем. Тагын нәрсәләр әзерләп куйдын син мина? Нәрсәләр?»— дип акылдан язар дәрәҗәгә җиткән ачу белән сорады ул салкын күктән, гәрчә анын дәшмәсен белсә дә.
Ахыры киләсе санда

Реклама