Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӘВАМЧАНЛЫК


«Без гаять киеренке, кискен еллар кичердек һәм кичерүдә дәвам итәбез. Жәмгыять җил-давылда актарылган диңгез кебек шаулап, гүләп, дулап алды. Татар халкынын һәрвакыт йөрәк төпкелендә йөрткән олы хыялы куәтле аваз булып мәйданнарга бәреп чыкты, парламент залларын гетрәгге, дәүләт карарларына күчте, дөнья халыкларынын теленә керде. Без үзебезнең яшәү ихтыяры тыелгысыз милләт
икәнлегебезне раслыйбыз, дәгьваларыбызнын гадел, юлларыбызнын өметле булуына иманыбызны ныгыта барабыз». Ашкынулы дәрте, киләчәккә якты карашы, халыкның омтылыш көченә ышанычы белән бу юллар азатлык өчен көрәш елларында мөнбәр тоткан, ачлык мәйданында утырган милләтпәрвәр көрәшчеләр авазын хәтерләтә.
Әмма юк шул! Чорыбызга мондый төгәл һәм кырыс бәя карап торуга ифрат тыныч, хәтта тышкы дөнья матавыкларына битараф күренгән, үз фәненнән башканы (ягъни Кол Галинең «Кыйссаи Йосыфоыннан бүтәнне) белергә дә теләмәгән, филология фәннәре докторы профессор Нурмөхәммәт Хисамов каләменнән чыккан «Жан авазы» мәкаләсендә бирелгән икән. Ни кызганыч, каләмдәшләребезнен рухи дөньясы, йөрәк тибеше, тормыш юлы, үткәне, холкы, киләчәге турында аларның юбилейлары якынлашкан көннәрдә генә искә төшерә, уйлана башлыйбыз шул.
Пөхтә киенеп, атлаган адымынын, мәҗбүри
рәвештә «әййе* дип башлап җибәрелгән һәр җөмләсенең кадерен, тәмен белеп, «ак кар бөртекләре» кунса да. бөдрәлеген югалтмаган чәчләре як-якка таралмасын дигәндәй гәүдәсен уктай туры тотарга тырышкан Нурмөхәммәт Хисамов та «җитмешчеләр» сафына кереп бара икән.
Татарстанның бер читенә урнашкан гап-гади, ишле татар гаиләсендә дөньяга килгән Нурмөхәммәт, бәлки, башкалардан атаклы умартачы улы, тумыштан шигъри җанлы булуы өстенә. рәсем ясауга маһирлеге. белем бирердәй мәдрәсә эзләп берсеннән икенчесенә күченеп йөргән элеккеге зыялыларыбыз мисле, төрле мәктәпләрдә укуы (әүвәл туган авылы Мунчәли. аннан Яшел Үзән, ниһаять, Чүпрәле мәктәпләре) белән аерылып торгандыр, һәр адәми затка теге яки бу юнәлештә үсү өчен табигатьтән орлык салына, диләр. Табигый талант ачылып китсен өчен дөрес юнәлешеңне, күнеленә, рухына якын өлкәне табу һ. б. алшартлар булуы лязим. Шулар өстенә яшь кеше туктаусыз белем эстәргә, ялкаулык шаукымына бирелмичә, үзен кызганмыйча эшләргә тиеш.
Урта мәктәпне ифрат унышлы тәмамлаганнан сон, шагыйрьлек хыялы Нурмөхәммәтне шөһрәтле Казан дәүләт дарелфөнүненең татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә Мәктәп партасыннан студент эскәмиясенә күчеп утыргач.
анын өметләренә Пегас канатлары куелгандай була. Җитмәсә якташы—лирик шигырьләр, поэмалар авторы, бигрәк тә татар поэзиясенә сонетлар бәйләме алып килгән Ш. Мөдәррис—аны иҗатка дәртләндереп тора «Дуслык» күмәк җыентыгында, хиссиятенә өмет нуры иңдереп, бер көлтә шигырьләре басылып чыга. Тәнкыйть өлкәсендә үзен сынау нияте исә эзләнүчән егетне киләчәкнен җитди галиме Хужи Мәхмүтов һәм гаияр тәнкыйтьчесе Фәрваз Миннулиннар җитәкләгән әләби гүгәрәккә алып килә, аудиторияләрдән тулай торак бүлмәләренә күчкән, кан басымы күтәрелгәнче дәвам иткән бәхәсләр анын рухани һәм гамәли язмышын билгеләүдә хәлиткеч булып китәләр.
Тизлән анын шигырьләр мәҗмугасы дөнья күрә, вакытлы матбугатта дл Хисамов имзасы еш очрый Кыска лирик шигырьләрдән, дүртьюллыклардан торган әсәрләрендә яшь шагыйрь замандашынын дөньядагы урыны, әдәп-әхлак кагыйдәләре, кешеләрне якынайткан дуслык җепләре турында ихластан уйлана. Ә чын шигырь исә ихласлык чишмәсеннән генә ургылып чыга ала.
Әдәбият фәне белгеченә ул көннәрдә генә ихтыяҗ табылмагач, янәдән журналист гәжрибәсе ярдәмгә килә. 1965—1969 елларда Н Хисамов—Казанда «Жинү байрагы» исемле күн тиражлы завод газетасы мөхәррире 1969 елда аны -искә төшерәләр- һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать (ул заманда тарих) институтына эшкә чакыралар: әлеге фәнни оешмада ул кече фәнни хезмәткәрдән башлап директор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Яшь галимнең бөтен барльлын. рухи куәсем. дәртен татар-болгар шигьриятенен безгә килеп җиткән тәүге үрләреннән берсе, татар халкынын фал китабы, изге дәфтәр дәрәҗәсендә йорткән Кол Галинсн «Кыйссаи Йосыф» поэмасы били Бу даһи әсәр анын икенче мәхәббәтенә, юллашына, күнел юанычына, шатлыгы-кайгысына әверелә. Галимнсн XIII гасыр дастанына тугрылыгы, сабитлыгы. Кол Галинсн шигъри һәм инсани ачышларына мөкиббәнлеге сонрак башка шагыйрьләр иҗатын бәяләүдә дә символ -бизмән, ачкыч булып китә
Иждди гомерләрен бер автор мирасын өйрәнүгә багышлаган ике фән докторын гына белем. Нурмөхәммәт Хисамов шуларнын берсе Хәзерге фән дөньясында Хисамов дигәч, Кол Галинен даһи әсәре күз алдына килеп баса. «Кыйссаи Йосыф» поэмасы телгә алынуга Нурмөхәммәтнең олпат гәүдәсе шәиләнә Зиһенләп карагы) 1979 елда Мәскәүнен абруйлы «Наука* нәшрияты аша анын «Кыйсса-и Иусуф» Кул Али: «Анализ источников сюжета и авторского творчсства» исемле күләмле (254 б.) монографиясе җәмәгатьчелеккә ирешә һәм ул юмумсоюз матбугатында уңай бәя ала. Хезмәт гурынла «Совстская тюркология». «Обшествснные науки в СССР Литсратуроведение», «Вопросы литературы». «Казан утлары» журналларында Ә. Нәҗип. А. Кичиков. И Шкарлат. И Нуруллин. N1 Госмаиов кебек олы гилимнәрнен сөенеп, беришссенсн хәтта исләре китеп язылган мәкаләләре урын ала
1980 елнын апрелендә Мәскәүдә. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты каршындагы ГЫЙЛЬМИ советта Н. Хисамов Кол Галинсн «Кыйссаи Йосыф» әсәренә багышланган хезмәте нигезендә кандидатлык диссертациясе яклый Таләпчән башкала галимнәренең фәнни эшне хуплавынын вәкаләтле нигсзләмәсс элегрәк дөнья күргән китабы була.
Фәннәр кандидаты булып, өлкән фәнни хезмәткәр дәрәҗәсен алгач га. Н Хисамов Кол Гали идкяренә игътибарын киметми «Кыйссаи Йосыф» нын гирән серләрен, илаһи матурлыгын жәһәг кенә ачып бирү мөмкин булмаган иксег-чиксег фикер вә хис дәрьясы икәнлеген галим лнлыи. шигъри йөрәге белән сиземли Эзләнүләрнең саллы нәтиҗәсе буларак. 1984 елда Н Хисамов -Бөек н тышлы әсәр» китабын (336 б.) татар укучысына тәкъдим итә Анын бу хезмәтенә ин инәл фәнни бөяне Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге мурсаты. филология фәннәре докторы Н. Юзиев биреп калдырган -Н Хисамовнын теоретик фикерләве кин колачлы, кыю. тәвәккәл диясе килә. Анын үзәккә бер сюжетмын, конкрет Йосыф сюжег ымын эшкәртелү тарихын алуы гаять уны гачы нәтиждтәргә китергән»
2001 елла галиммен «Сюжет Йусуфа н Зулейхи в тюркө татарской поээии ХШ- XV вв (Проблема версий)» исемле монографиясе дөнья күрә Н Хисамовнын бу юнәлештәге фәнни эзләнүләренә язучы Г Ахунов. профессор Ф Гадимудлнн.
фольклорчы галимнәр X. Мәхмүтов, И. Надиров, шагыйрь Ә. Рәшитовлар уңай бәя бирә. Рәссам Нәҗип Нәккаш-Исмәгыйль үзенең мәкаләсенә «Галимнең уңышы, укучынын куанычы» дип мәгънәле исем бирә.
Н Хисамов урта гасыр төрки-татар шигърияте үсешенә багышланган докторлык диссертациясен шул ук Дөнья әдәбияты институтында 1996 елда яклый. Ин югары фәнни дәрәҗәгә ирешкәч тә. галим дастанны өйрәнүдән һәм пропагандалаудан туктамый. Кол Гали әсәренен әхлакый-фәлсәфи тирәнлегенә, рухани дөньясына үтеп керү юлларын эзли, ишарә-кинаяләрдә татар халкына хас милли сыйфатларны күреп, шигъри энҗеләрне күтәреп ала. Алдагы елларда Йосыф китабын ул хәзерге әдәби телгә тәрҗемә итә. Аны Татарстан китап нәшрияты да. «Раннур» да (берсе— 100 мен. икенчесе 50 мен тираж белән) бастырып чыгаралар Бу китап халыкнын азатлыкка омтылышы уянган, үзен аңлау өчен үткәнен, нигезләрен барлавы дәвам иткән 1989-2000 елларга туры килә. Рухи сусауны канәгатьләндерү ихтыяҗы вакытына туры килгән әлеге әсәрне хәзер инде көндез шәм яндырып эзләсәк дә таба алмыйсын. Ижади эзләнүләр яна нәтиҗәсе дә озак көттерми: 1991 елда «Мирас», журналында (№ 6-7) Н Хисамовнын «Йосыф-Зөләйха» исемле драмасы басыла.
Кол Гали поэмасы турында чит ил, Мәскәү. Петербург галимнәре дә күп яздылар Анын сюжет һәм мотивларына таянып, шагыйрь Р Харис иҗат иткән либреттога нигезтәнгән батет 2006 елда Рәсәйнең ин олы премиясенә лаек булгач, бу әсәрне беразга читтәрәк калдырып торырлар дип уйласак, бик нык ялгышырбыз. Бу көннәрдә генә Татарстан китап нәшрияты Н Хисамовнын «Кол Гали һәм төрки «Йосыфнамә» (ХШ-ХУ йөзләр)» исемле бик нәзакәтле бизәлгән милли орнаментлы китабын (207 б.) бастырып чыгарды. Махсус сөйләшүгә лаеклы бу хезмәт бөтен төрки дөньяның әдәбият белемендә яңа сүз буларак кабул ителер дип уйлыйм.
Борынгы дәвердә, хәтта аннан соңрак туган әсәрләрнең күбесе безгә килеп җитмәгән, ә халык «Йосыфнамә»не зилзилә-давылларга, җимергеч сугышларга бирмичә буыннан-буынга. авызлан-авызга тапшыра. Тәүге фәнни тикшеренүләрендә үк Н. Хисамов шундый нәтиҗәгә килә: тумыштан даһи Кол Гали гарәп-фарсы классик поэзиясен, ислам фәлсәфәсен, анын гаделлеккә, яхшылык кылуга өндәвен күнеленә сеңдереп, үз чорының дөнья, яшәеш моделен, төрле катлау кешеләренең рухына муафыйкъ әсәр тудыра алган. Читтән иңгән традицияләргә таянып кына һәр тарафтан камил, шигъри өслүбе нәфис әсәр языла алмый. Димәк, фольклор әсәрләре, халыкнын җыр. мәкаль-әйтем байлыгы белән беррәттән, Кол Галигә чаклы ук. татар язма поэзиясе шактый озын үсеш чорын узып, профессиональ дәрәҗәгә ирешкән булырга тиеш. Табигый ки. Кол Гали кебек бөек затны биргән халык үзе лә шактый югары иҗтимагый, сәяси, икътисади үсеш баскычында торган дип фараз кылырга нигез бар Үзенә лаеклы тирәлектә генә бөек шәхесләр туа һәм туган халкының дәртен, көчен, ихтыярын, яшәүгә, киләчәккә омтылышын гәүдәләндергән әсәрен ижат итә ала. Н. Хисамов фикереңчә, Кол Гали төрки әдәбиятлар арасында Йосыф темасына таянып, беренче булып мөстәкыйль әсәр ижат итә һәм хәзергәчә аның дастаны алдынгылыкны ычкындырмый. Бу поэма үзәгендә яткан инсани фикерләр, самими хисләр төрле чор һәм буын татар кешесенең зәвегын һәм рухын канәгатьләндерә килә. Икенче яктан. Кол Гали дастаны халкыбызның үткәнен, әхлакый эзләнүләрен аңлауда ышанычлы юлдаш дәрәҗәсендә тора Ягъни татар-болгарнын холкы, дөньяга карашы, яшәешне бәяләү үзенчәлекләре, гаделлеккә, сафлыкка омтылышы, балаларның аталарына тугрылыгы (Йосыф—Йагькуб) хәзергәчә актуальлеген югалтмаган.
Кол Галине сүз сәнгатебезнең алтын баганасы, җаннарга һәрдаим яктылык нуры сирпеп торган якты йолдызы дип санаса да. галим—борынгы һәм урта гасыр татар әдәбиятын бер бөтен һәм олуг мирас итеп өйрәнү, бәяләү тарафдары, шул ерак еллар мәдәниятенең ана жаны-тәне белән бирелгән ялкынлы яклаучысы. «Татар әдәбияты тарихын бәян итүдәге кимчелекләргә килгәндә исә. барыннан да элек, сәнгатьчә үсешнең дәверләренә фәнни игътибарның гадел булмаган нисбәте ризасызлык уята,—дип әрнсп-рәнжеп яза ул «Янача фикерләү һәм татар әдәбияты тарихы концепциясе» исемле мәкаләсендә.—Мәсәлән, ун гасырлык (УШ-ХУШ йөзләр) үсешкә бер том бирелсә. 70 еллык совет дәверенә өч том багышланган»
Әлбәттә, совет чоры таләпләренә буйсынып, әләби мирас нигезлә сыйнфыйлык, дус-дошман күзлегеннән бәяләнгән хезмәттә башкача бүленеш була да алмаган. XX гасыр әдәбиятыбыз баи һәм мул. ә борынгынын бик күп ялкярләрс безгә килеп житмәгән дип. галим белән сүз көрәштереп булыр иде Хикмәт анда түгел. Борынгы һәм урта гасыр әдәбиятыбызда татар халкынын хәтер һәм рух чагылышын, һәрберебезгә якын, кадерле балачак һәм үсмерлек дәверләрен күргән Н Хисамов биредә патриот кына түгел, ул ун гасырлык татар әдәбиятын фәнни, гамәли өирәнүнен методологиясен тәкъдим итә. «Шигърият ижтимагый-инсани мәсьәләләрнен куелышы җәһәтеннән дә. сәнгатьчә үсеш ягыннан ла Кол Гали ирешкән биеклектән кузгалып китә»,—ди автор «XIV йөз татар шигъриятендә кеше идеалы» мәкаләсендә һәм шул фикерен Котб. Хәрәзми, Кятиб һәм Сәйф Сарай кебек шагыирыәр иҗатында иҗтимагый-фәлсәфи мотивлар үсешендә раслый Берсен икенчесе тулыландыра килгән «Двенаднать столетии татарской литературы». «Борынгы әдәбиятыбыз». «Урга гасыр тагар әдәбиятын өйрәнүнен принципиаль мәсьәләләре». «Урга гасыр тагар әдәбиятында үзара багланышлар». «Урга гасыр төрки шигърияте үсешендә болгар- татар һәм госманлы төрек әдәбиятлары (Сәнгатьчә фикерләүнен уртак нәтиҗәләре)*. «Әдәби мирас һәм милләт бердәмлеге* кебек мәкаләләрендә гали миен борынгы һәм урга гасыр гатар сүз сәнгатен өйрәнүнен фәнни концепциясе тирәнрәк ачыла, һәр җөмләсендә авгор татар шигьриятенсн милли җирлектә, үз сурәтле фикерләү байлыгына таянып үсүенә басым ясый.
Кол Галидән сон сүз сәнгатенә төрки-татар поэзиясе бир1ән якалык, халкыбызның шигъри юлдашы—Г. Тукай булды Боек шагыйребез иҗатын өйрәнүгә, сәнгатьчә фикерләү үзенчәлекләрен, рухагги бөеклеген ачуга Н Хисамов унга якын мәкаләсен багышлый Анын «Тукай—яна гасыр шигъриятенә нигез салучы». «Некоторые трудности в постижении лирики Тукай». «Тукайның шигъри фикерләвендә шәркый сурәтләр». «Тукай һәм Аурупа шигърияте» -Тукай шигъриятендә һожү*. «Тукайга якынаю» кебек шагыйрь мирасына чиксез ихтирам, даһилегс каршында баш иеп. бер тын белән язылган мәкалә-чыгышлары шул хакта сөйли Тукай ижатына югары бәя шагыйрь үзе исән чакта ук башлана һәм төрле буын галимнәре, язучылары тарафыннан ләвам итгерслә «Н Хисамов бу өлкәдә нинди яна сүз әйтә алды сон?» дигән сораунын тууы табигый Галиммен Тукай шигъриятен бәяләүдә үз концепцияләре бар Беренчеләп, боек шагыйребез татар поэзиясснсн Кол Галиләр кабызган шигъри ут-эстафетасын кабул итә һәм чор таләпләремнән чыгып, поэзиямен иҗтимагый аһәнен күтәрә, фәлсәфи әхлакый нигезен тирәнәйтә Икенчедән. Тукай тазар поэзиясен милли мәнфәгатьләргә, халык ишәешемә, тормышына якынайта Өченчедән, нәфис аһәңле, нечкә, сниср тоемлы шагыйрь гатар теленеп бай һәм сыгылмалы көчеггә. ритмик байлыгына таянып, шигырь төзелешенә реформа ясый, шәкел калыпллрыиьш төрле һәм сыйфат ш булырга тиешлеген раслым Татар поэзиясе тарихында «иң көчле шигъри мәктән, һичшиксез. Тукай мәктәбе ул. Унлаган һәм унлаган яшь шагыйрьләрне» төрле басмаларда дөнья күргән шигырьләренә күз салсак. Тукай ритмнары, ана хас мотив һәм аһәннәр ярылып ятканын тоемларга мөмкин».- ди галим «Тукай—яна гасыр шигъриятенә нигез салучы» мәкаләсендә, һәм бу фикерен Тукан шигъри мәктәбеннән күтәрелгән күп санлы мисаллар белән ләлиын
Кол Гали «оныклары*Тукаи. Дәрдемәнд. Туфан. Г Афзал. Ш Гадиен. Ә Баян, бигрәк тә I’ Фәйзуллин белән Р Харис шигъриятләре турында нечкә ыпскълы. энә күзеннән чыккан күзәтүләргә бай мәкаләләрендә Н Хисамов мәнгелек хакыйкатьләр һәм кыйммәтләр дәвамлылыгы турында уйлана. Аерым алганда, вакыт ягыннан ин соңгы «Хәтер сагында» дип аталган күләмле, күп еллык ижали этләнүләрен эченә алган (2004 ел. 556 б ) җыентыгына да югарыла аталган шагыйрьләр ижагы турында әтрафлы мәкаләләрен урнаштыра Хосусан. «Тирән хакыйкатьләр дөньясы» мәкаләсендә ул түбәндәгечә яза «Равил Фәй зх иим анын бәгърен милләтенең тегелеп чәрдәкләнеп, чәчелеп бетүе отгәли У 1 канемегиәгс аңлы, намуслы замандашына Морзе әлифбасы аша борчылу хәбәре җиткерә Гадәттән тыш гомумиләштерелгәп серле гыйбарәләр Мәгәр сорауларнын хәвефле куелышында, сыйдырышты серле төшенчәләрдә ил. милләт язмышы абайлама
Дәрдемәндчә колачлы инләү. күренеш төгәллеге һәм тирән борчылу.. Тик шулай да. Р Фәйзуллин—«фәлән мәктәп» шагыйре түгел Дөресрәге, хәзер ул үзе мәктәп»
* Ренат Харис исемен телгә алуга, күп гасырлык традицияләргә тоташкан татар шигъриятенең иҗтимагый, әхлакый, рухани йөген иңнәренә нык салган буын күз алдына килеп баса».—дип яза Н. Хисамов «Янам, яктыртам, җылытам» исемле мәкаләсендә.
Берәүләр әдәбиятта искене, үткәнне кире кагу аша гына янаны раслап була дип ялгышсалар, икенчеләре янаны бары тик элгәрләрнең вакыт басымына бирешмәгән, матурлыгы уңмаган йолаларына таянып, шуларны үстереп кенә алга этәреп була, дип саныйлар. Изгелек кылу, милләтемне, туган телеңне ярату, кемгәдер ярдәм кулын сузуны яшәү мәгънәсе, табигый ихтыяҗ дәрәҗәсенә күтәрү һәр заман сүз сәнгатенең үзәгендә яткан. Шундый бөек идеалларга омтылып яшәгән кеше генә Раббыга якыная бара, инсани яшәү рәвешенә, мәнгелек мөкәммәл әхлак тәртипләренә буйсына, рәхимле яшәеш ярларына килеп чыга. Мәнгелек әхлакый- иҗтимагый кыйммәтләр. Кол Гали каһарманнарына хас Аллаһ Тәгаләдән иңгән нур (нур фәлсәфәсе Көнчыгыш шигъриятенең алтын баганасы), гасырлар катламы караңгылыгын үтеп, безнен көннәр поэзиясенә эзләнүләр рухы, халык, табигать белән бердәмлек тойгысы иңдерә, дәвамлылыкмы үсеш чыганагы дәрәҗәсенә күтәрә (Кол Гали—Тукай—хәзерге татар шигърияте). «Әдәбият—милләтнең хәтерен уяту чарасы- дигән фикер Н Хисамовның иҗаты буйлап чаң кагып уза. «Әдәбиятта,— ди ул «Хәтер сагы» мәкаләсендә,—хәтернең эчтәлеген мирас тәшкил итә. Безнен бөек әдәби мирасыбыз халкыбызның Ауразия киңлекләрендә. Шәрекъ белән Гареб арасында лаеклы урын биләгәнлеген, кешелек дөньясы өчен гаять кыйммәтле һәм гыйбрәтле фикри проблемалар күтәргәнен искә төшереп тора. Аңардагы югалмас гамәл һәм гакыл формулалары бүгенге яшәү көрәше очен дә әһәмиятле».
Тел. әдәбият һәм сәнгать институты директоры булып эшләгән дәвердә Н Хисамов Тукай. Дәрдемәнд. Такташ. Туфан кебек бөекләребезнен юбилейларына багышланган фәнни конференцияләрне оештыруга, уздыруга үз өлешен кертте, еш кына әтрафлы кереш сүзләре белән тиешле фәнни дәрәҗәне билгеләде.
Минемчә. Нурмөхәммәт барыннан канәгать булып яши торган кин күңелле кеше, башкаларнын уңышы, бәхете өчен шатлана белә. Директор булып эшләгән елларда хезмәткәрләренең китапларын бастырып чыгару, яшәү шартларын яхшырту турында чын күнелдән кайгыртып, хуҗаларның бусагаларын шактый шомартты. Фольклорчы Хуҗи Мәхмүтовны. буйдак егет 3 Мөхәммәтшинне шәһәр үзәгенә, олы сәнгаткярләр генә яши торган йортка күчерүгә ирешкәч, балаларча куанып йөргәне хәтердә Әйтерсенлә, үзе яна фатир алган! Бәлки, анынбу җаваплы эшендә, җитәкчелек тәҗрибәсе азрак булу сәбәпле, җитешсеэлекләре. һәр гамәлне ашыкмыйча, җиренә җиткереп башкарырга омтылуы аркасында хаталары да булгандыр. Әмма анын үз вазифаларын яратып, теләп башкаруы бәхәссез иле
Н. Хисамовлар гаиләсен бизи торган янә бер сыйфатка тукталмыйча булдыра алмыйм Нурмөхәммәт әфәнде белән Фәһимә ханым, фәннәренә, иҗтимагый эшләренә хилафлык китермичә, берсеннән-берсе талантлы өч ир-егет тәрбияләп үстерәләр. (Сүз унаенла: татар язучыларыннан милләт горурлыгы булырлык өчәр малай тәрбияләгән ике язучыны гына беләм: Аяз Гыйләжев һәм Нурмөхәммәт Хисамов. кызлар үстерү җәһәтеннән Әмир Мәхмүдов беренчелекне бирми кебек.) Күрәсен. ун гасырга якын элегрәк язылган (бәлки, әйтелгәндер) әсәр авторы Кол Гали шәхесе, иҗаты, анда тәкъдим ителгән әдәп-әхлак кануннары, яшәеш кагыйдәләре белән якыннан танышып, «аралашып» яшәү Хисамовларнын үз гаилә тормышының да итагатьле, мәгънәле, нәтиҗәле булуын тәэмин иткәндер дип уйларга нигез бар. Тулаем алганда. Н. Хисамовнын фәнни һәм тәнкыйди хезмәтләре туган халкынын мирасын саклау, тарихын дөрес бәяләү, поэзиябезнең эчке жегәрен. матурлыгын, сурәтләү чаралары байлыгын ачуга багышланган. Ул яшь фәнни алмаш әзерләүгә җитди игътибар бирә (анын җитәкчелегендә унга якын фән кандидатлары һәм докторлары пәйда булды), шул ук вакьта үзе дә яшьләрчә дәрт, илһам белән ижади һәм гыйльми эзләнүләрен дәвам итә Ана исәнлек, рухи хөрлек телик!