Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧАТЫРЛАР

Арзанайды сүзләр. Гүя томан,
Гүя рәшә, гүя күләгә...
Э чын шигырь Тукайдагы сыман Тишек үпкә белан түләнә...
Ком шикелле арсез иреннәрдән Нинди сүзлар шытар үлгәндә?
Чын шигырь ул Җәлилдәге кебек Баш бәясе белән түләнә...
Учлап-учлап шигырь иләшәләр, һәрбер кулда купшы гөлләмә.
'<) чын шигырь Туфандагы сыман Сорелүләр белән түләнә.
Хан йортының капкасыннан, шакып. Кемнәр үлемсезлек теләнә?
Чын шигырь ул Мөдәрристәгечә Сукбай гомер белән түләнә.
Соңгы сулыш тиеп ялгыш кына Кәгазьдәге ззне өзгәндә,
Чын шигырьгә әверелә шагыйрь Онытылу дигән үзәндә.
Иелдем суга, йөгерде учларым буйлап, акты бармак арасыннан тын 1ына. тын гына акты күзләрен йомгалап бераз,
әллә кая. ерак диңгез жына.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА (1962) шагыйрь, прозаик, драматур/. публицист, «Уры< кышын озату». «Из». «Ммарз» Һ.6. китамар авторы. Камтда яши
Иелдем суга, уянды хәтере суның: мең ел элек монда төшкән боланның ишетеп гамьсез, кайгысыз авазын, бераз
нечкәрде дә күңелем, мин еладым.
Иелдем суга, кагылды йөземә йомшак, Күрдем анда бер яралы яугирне, - иңрәде яугир, ярдәмме сорады бераз.
колагымда һаман шул өн яңгырый.
Иелдем суга, пышылдап үзенә дәште, аннан күчте, тамырларда гүләде.
Яр өсте төсле көпшәктер җәсәдем, бераз
каплар аны яшел бәбкә үләне.
Ике сәгать инде ява ишелә кар.
Миңа кадәр яуган. Миннән соң да явар...
Итә моңайтадыр? Күңелемә тия...
Тышта берәү йөри — эзлиме дирбия?
Кап-кара ат анда түбән игән башын. Шулай сабыр гына көтәме юлдашын?
Ә иртәнгә таба каршы чыгар томан.
Ат кына тик йончу, камыт тигән сыман.
Ә иртәнгә таба сызгырырлар юллар. Күкрәгемә ятып нигәдер күк елар.
Кап-кара ат чабар ерып куе карны. Үрәчәле чана саламы сап-сары...
Куакларны ап-ак ялкын ялмап алган тышта...
Карт бүредәй! — көчсез, тешсез... — мин дә камалышта. Яктыртам дип, юлны бүлеп, кем учаклар якты?
Язу карасыдай саркый кап-карашы якты.
Карга баткан атлар кешни тавышлары тонык. Күңелемне биләп алды якты караңгылык.
Кышкы төннең керфегендә боз тамчысы әнә Дер-дер килә, әйтерсең лә җаным бәргәләнә.
Утлар яна! Утлар яна! — карга ята корым.
Анда шәүлә... минем сыман үзгә ул, аерым.
Шыпырт аваз — кар астында үлән борын төртә.
Адашкан бер ялгыз йолдыз тәрәзәмә чиртә.
Төшемдә мин бер төш күрдем: Инешкә таба йөгердем.
Чыландым нртәнге чыкка. Әверелдем сыерчыкка.
Очарга дин канат кактым!
Тик канатларымны канаттым.
Табылмалы эзләгәнем.
Аваз салдым, өзгәләндем.
Кемнәр сизде минем сүздән Дөнья бераз үзгәргәнен?
Томшыгым күтскә тигәнче. Ботарлады кара мәче.
Уяндым. Тан ата иде.
Тышта буран. Сәгать җиде.
Хәзер инде төшенәмен: Яшим һаман төшемдә мин...
Аккош күле урманында балан чәчә1енец исе...
Искә төште исерек тон. инде онытылган исем.
Кара-кучкыл болытларның касыгына яшеренгән утлы тамчы чәчрәде дә әверелде күз яшенә.
И яшеннәр камчылады, телгәләде...
Күңел тулып
мин кушылдым шул яшеш ә сулык-сулык. сулык-сулык...
Җ. Саышшнлг Ник сагайта үләннәрнең кыяклары сынган төшләр?.. Суалчандай җиргә сеңә оялчан тын үкенечләр.
Нинди сагыш ләззәте бар ялгышуда, авышуда!
Сискәнү булып түгелә ятим кәккүк тавышы да...
Аны бүлеп аккош чаирый. Шулмы соң бу акку, акку! Янды сөю чатырлары...
Үтте инде... юк инде.
юк...
И-И иңрәде җил. Тәрәзәгә ябышты. Кемнәр аңлый сагынуны. Шушы ялгыз сагышны?
У-у улады ул Яралы үксез бүре.
Төнне ерткан утлы куздай Тәрәздәм күзен күрдем.
А-а ашкынды җил. Аңлыйм мин аның телен... Аш бү лмәсендә тын гына Сулкылдады яшь килен.
Офыктагы ерак эңгерләрнең Дулкыннары сарыла бүзәреп... Кфәк пәрдә, шыпырт дулкынланып. Тәрәзәнең каплый күзләрен.
Күңел төпкелендә яткан хисне Нинди көчләр өскә күтәрде? Саташу лы авыртыну белән Чакыруы сине бу тәннең...
Мәҗүсиләр тартылгандай утка.
Мин ымсынып сиңа төбәләм. Талпына да кинәт янәшәдә Канат җилпи илтыз күбәләк.
Чалкан ятты җир өстенә Киң яланның оланы.
Керфек какты. Өскә бакты. Өстә - Тәңре.
...Елады.
Киң ялан буйлап йөгерде Бер яшь кыз... шундый көяз! Кызыл җиләк тосе иде Ак итәгендә бераз.
Ул күзләрдә ни ишарә? Сөрмәләнгән рәшә тик.
Кайда дус бар?
Кайда соң яр?
Тоташ, тоташ әшнәлек.
Син кара шагыйрь күзенә. — Анда Галәм... һәм үлем...
Тарихи сиңа тартыла Бу борынгы күңелем.
Киң ялан буйлап йөгерде - Чәч тузган, күз томанлы... Йөгерде кыз. йөгерде кыз. Беркем арттан кумады.
Киң ялан буйлап йөгерде... Ул кыз шундый яшь иде — Аста үләннәр йөзләрен Учларына яшерде.
Аһ. син, назга сөмсез хатын! Югалттым бит оятым:
Мәдәни бер катлам булып Аяк астыңда яттым.
Өрфиядәй ап-ак яулык.
Сары күлмәк итәге.
Казанның хан капкасыннан Нурсолтандай үт әле!
Текә тотарсың башыңны, Нәфесең югарыда...
Йөгерә тик җеп буйлап ут Гыйффәтең диварына.
Караңгыда яралганмын. Аннары нурга төрдең. Тәңрем 1—
Бу туң заманда
Ник йомшак бәгырь бирдең?
Карашым сынды тарлыкта. Күрмәгәнемне күрдем. Тәңрем!—
Бу жәһаләтгә
Ник шикчел акыл бирдең?
Кайнады сусыл үләннәр. Атларга мендем, йордем. Тәңрем!—
Тын мазарларда
Ник гамьле хәтер бирдең?
Юллар уралыр бугазга, Югалыр җирдән гүрем, Тәңрем!—
Шуның өченме
Син миңа гомер бирдең?