ЯФРАКЛАР БАЛЕТ БИЮЕ БАШКАРА


Без анын өендә—тыйнак, тыныч, аулак бер бүлмәдә сөйләшеп утырабыз. Инде сиксән яшен ваклап килүче бу кешенен күзләрендә әле дә булса романтика очкыннары төсмерләнә, кул хәрәкәтләрендә яшьлек елларындагы җиңел талпынышлар үзен сиздереп куя. Еллар үтә торгач гәүдәгә шактый тулышкандыр, атбәттә, әмма бәдәне нык-таза күренә. Минем каршыда—заманында ничә еллар буе сәхнә тоткан, узган гасырның егерме-утызынчы елларында тамашачы күңеленә канатлы биюче буларак кереп калган, гомеренең иң матур елларын татар бию сәнгатенә, балетка багышлаган Гай Хаҗи улы Таһиров утыра.
Әңгәмә корып утыруыбызның бер мәлендә күз кырыем белән генә тәрәзәгә караш ташадым. Ике сары яфрак, бер-берсе белән куыша-куыша, тәрәзәнең дым-
лы пыяласына килеп ябыш- кан иде Ике күзен мөлдерә- теп, гүя тыштан көз карый.
Әйе, ишегалдында—1985 елнын октябре хакимлек иткән гади бер көн иде бу.
Беренче татар балеты «Шүрәле»не язган. Ватан су- гышы кырларында хәбәрсез югалган композиторыбыз Фәриг Яруллин турында ро- ман-хроника язар өчен ма- териаллар туплап йөргән ча- гым Мәскәүдә бергәләп уку- лары. «Шүрәле» балетын сәхнәләштерүдә дәртләнеп эшләүләре дисеңме—алар, икесе дә, якыннан аралашып яшәгәннәр, ижат утында бергәләп дөрләгәннәр...
Әңгәмәбез озак дәвам итте Арасында хатлар, фотосурәтләр, либреттолар, кайбер партитуралар белән дә танышып өлгерәбез. (Жәяләр эчендә булса да әйтеп китик гомеренен сонгы елларын түгәрәкләп килгәндә Г Таһиров «Шүрәле» балетының 141 битлек партитурасын композиторның энесе Мирсәет Яруллинга үз куллары белән тапшыра.)
Гай ага Таһировнын озын-озак итеп сөйләгәннәреннән үткәндәге байтак сәхифәләрне күзалларга мөмкин булды.
Совет чорында зур сәнгатькә килүчеләрнең күбесенә хас булганча, яшүсмер егет хезмәт биографиясен гади эшче буларак башлап җибәрә. Яшьтән үк бию белән мавыга, эшчеләр клубындагы үзешчән түгәрәкләргә иөри Татар театры техникумы практиканты буларак, 1925 елда Татар дәүләт академия театры карамагына җибәрелә. Өч-дүрт елдан сон ул инде ныклап биюче солист дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә
1930 ел татар сәнгате тарихындагы гаять зур вакыйга—«Сания» операсынын сәхнәгә менүе Монын өчен күпме илһам, күпме ижади көчләр сарыф ителгәнен күз алдына китерү кыен түгел дер. Операның куелышы унаеннан «Кызыл Татарстан» газетасы Салих Сәйдәшевнен дирижерлыгын, яшь балетмейстер Гай Таһиров
эшчәнлеген сезондагы зур унышларнын берсе дип бәяләп чыга.
Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы карары белән 1938 елны Казан-
да Татар дәүләт опера театры оеша Директор Зыя Бермилеев имзасы белән берен-
че приказлар күренә башлый Әдәби бүлекне Муса Жәлил җитәкли Мәскәүнен
Зур Театр хореография училищесын тәмамлап чыккан Гаи Таһиров театрнын баш
балетмейстеры итеп
билгеләнә.
Опера театры
икән, ижат коллек-
тивының кочен һәм
сәләтен раслау очен
анын репертуарында
балетнын күренүе дә
мәжбүри бер нәрсә.
Шулай итеп, «Шүрә-
ле» балеты һәм аны
сәхнәләштерү мәшә-
катьләре көн тәрти-
бенә килеп баса.
Балетмейстер
Гай Таһировнын
• Шүрәле» балетына
кушылып китү тари-
хы үзенә бер кызык-
лы Ул, Мәскәүдә
яшәп яткан Әхмәт шШүраяе» багетыннан бер күренеш.
Фәйзи белән Фәрит
Яруллинның зур әсәргә тотынуларын бөтенләй дә белмичә, шулай ук .Шүрәле*
әкияте сюжетыннан файдаланып, 1938 елда ук инде балалар очен бер пәрдәле, икс
картиналы балетка либретто язарга керешә.
Озак га үтми, Гай Таһиров исеменә Мәскәүдән көтелмәгән бер хат килеп төшә
•Мәскәү. 9 II 1939
Хөрмәтле коллегам Гай!
Сезне •Шүрәле» дигән бер пәрдәле балетка либретто язу бет ән мәшгуль икән дип
ишеттем
Бу хатны язарга мәҗбүр иткән нәреә шул бу ны шатынрь Әхмәт Фән ти әлеге
темага өч пәрдәле балет очен менә дигән либретто язды, ә композитор Яруллми беренче
пәрдәесн язып бетереп, икенчесен тәмамлап килә Анын му зыкасы, биюне һәм яңгырашны
күзлә тотканда, мактап кына да бетерә торган түгел.
Балетка хас нечкәлекләрне яхшы белүегез очен хөрмәт иткәнлектән. Сезне Әхмәт
Фәйзи белән Яруллнн эшләгән һәм гамәлгә ашырып килә торган геманы кабатлаудан
коткармакчы булам, инәдә киген. бу коллектив зиген тәмамлаган дәвердә ана
хореографик характеристикалар һәм лә хронометраж хгәсьәштәрендә Сезнең ярдәм
игүегезне үтенмәкче булам
Үз фикерегезне мина якагыз иде
Изге теләктә калам.
Литннский Генрих Ильич.
Адресым...»
Профессор Литннский ягыштагы дәлилләр шактый саллы һәм кин колачлы күренә балет—оч пәрдәле,
биш күренешле, прологлы зур спектакль, уннарча бит партитурага салынган тулы бер хезмәт, анын музыкасы
гына да ике сә1лтыән артыкка сузылачак икән Хатлар аша хәбәрләшкәннән сон. Таһиров. хореография
өлешен үз өстене алу шарты белән, бергәләшеп эшләргә рнталык бирә
Гай Таһировнын үз куллары белән язган истәлегендә түбәндәге юллар да бар:
«Фәрит Яруллин белән минем Казанда ныклап аралашып яшәвем сугыш аяды
елларында булды...
Горурлыгыбыз булган «Шүрәле» балеты жинел тумады. Анын либреттосының өч
варианты һәм Фәрит кулы белән язылган ноталар— карала мазарны н аерым
кисәкләре саклана. Димәк, ул өч тапкыр я надан эшләгән. Никадәр көч. түземлелек,
фидакарьлек кирәк мона!»
Ләкин ашкынулы өметләр чынга ашмый балет моңнарын канлы симфония— 1941 елда башланган
сугышның снаряд һәм бомбалар шартлавы каплап китә!
Бары тик 1945 елның 12 мартында гына Казан тамашачылары, ниһаять. «Шүрәле» балетының
беренче куелышын карау бәхетенә ирешәләр. Танылган балетмейстер Л Жуков белән берлектә. Гай
Таһиров сугышчы-композиторнын моңнарын, әйтер сүзен халыкка җиткерүдә гаять зур тырышлык
куялар.
Гаи Таһировнын сәхнә эшчәнлеген күз алдына китерү өчен, кыскалык җәһәтеннән, өч кенә санны
атап китик булмаса. Татар дәүләт академия театрында куелган 37 сәхнә әсәре, опера һәм балет
театрындагы 35 спектакль. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендәге 70 ләп бию-композиция—боларнын
һәммәсе дә анын исеме, иҗади хезмәте белән бәйле. Бу шәхеснең Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип
Жиһанов, Муса Жәлил. Әхмәт Фәйзи һ. б. күренекле кешеләр белән аралашып яшәве дә безгә күп нәрсә
турында сөйли.
Инде килеп, анын 1984 елны Казанда басылып чыккан «Татарские танцы» (рус телендә) дигән
китабы хакында берничә сүз. Кыйммәте вә яңалыгы күзгә бәрелеп торган искиткеч зур. саллы хезмәт!
Болар—үзебезнең җыр һәм бию ансамбле, шулай ук И Моисеев җитәкләгән СССР халыклары биюенең
дәүләт академия ансамбле репертуарына кергән 15 бию язмасы. Төсле рәсемнәр, ноталар, аңлатманы
текстлар белән бирелгән ул. Жөмләдән. кайберләре: «Рәйхан». «Зәңгәр шәл*. «Самавыр белән бию». «Кияү
каршы алу» һ. б. Боларнын һәммәсендә фантазия, очыш, очкын, халык биюләренең нечкәлекләрен белү
ярылып ята. Рәссам Т. Хаҗиәхмәтов тарафыннан ясалган читек, калфак, түбәтәй, хәситә, беләзек үрнәкләре
китапның эчтәлеген тагын да тулыландыра, баета.
1985 елнын матур бер көзендә әнә шулай очрашкан идек. Әңгәмә соңында Гай ага мине, карышып
торсам да. озата чыкты Аяк астыбызда көзге яфраклар ниндидер якты мон. монсулык белән кыштырдый.
Үзләре генә белгән телдә алар нидер әйтергә тели шикелле. Биектәге каен очларыннан бөтерелә-бөтерелә
әле һаман да берәм-берәмләп тә. парлап-парлап та алтынсу яфраклар коела,
— Күрәсенме. яфраклар балет биюе башкара. ..—диде Гай ага, әле һаман да үзенен үткәннәреннән
аерылып бетә алмыйча, күрәмсең.
Балет—Ходай тарафыннан бирелгән могҗизалы манзара, фәрештәләр биюе Анын кайтавазы хәтта
табигать фасылларында да өр-яна төсмерләр белән кабатлана икән... Минем ачышым шул иде.

Реклама