«ЯҢА ЯПУН МӨХБИРЕ» МӘҖМУГАСЫ


Татарда «иртә уамаган—кич уңмас, кич уңмаган—һич уңмас» дигән мәкаль бар Бу афористик фикерне мин шушы язмага карага да кулланыр идем. Монын сәбәпләре дә бар Тәүге мәртәбә бу журнал белән 1990 елда Финляндиядә таныштым. Таныштым дию төгәл булмас, анын барлыгын белдем, аерым саннарын актарып чыктым. Әмма вакыт тар булу сәбәпле, мәҗмуга жентекле танышудан читтә калды. Алга таба исә, вакыт булса да, журнал булмады диярлек. Мәҗмуганың берничә санын гына кулга төшерә алдым Шул сәбәпле, «Яна милли юл». «Казап», «Азат Ватан» журналлары хакындагы язмаларым кебек, махсус мәкалә язылмыйча торды. Башка мәсьәләләргә бәйле рәвештә бары аерым белешмәләр бирү белән генә чикләнергә туры килде. Бу мәкаләдә «Яна япун мөхбире» хакында тулылыкка, бөтенлеккә дәгъва итми. Монын өчен журналның барлык яисә күпчелек саннары белән жентекле танышу зарури Кызганыч ки, бездә хәзергә андый мөмкинлек юк Бары тик аерым фикер-күзәтүләр, мәгълүматлар бирү белән генә чикләнергә мәжбүрбез. Бәлкем, Ходай Тәгалә насыйп итсә, киләчәктә киңрәк мөмкинлекләр туар.
Читтәге башка басмалар кебек. «Яңа япун мөхбире»нен дә язмышы мөһажир татарлар, төгәлрәк әйткәндә. Ерак Шәрыктагы. Япониядәге милләттәшләребез
язмышы белән тыгыз бәйләнешле. Мәгълүм ки, бу төбәкләр безнен халык өчен элек-электән чит түгел.
Татар кавеменең аерым генетик тамырлары хәзерге Кытай, Монголия җирләре белән бәйләнешле булуы да күп нәрсә хакында сөйли. Безнең борынгы әби- бабаларыбыз Алтын Урда, татар мәмләкәтләре чорларында да Ерак Шәрык якларына барып чыккан: сәүдә иткән, төрле иҗтимагый, сәяси, мәдәни Вазыйфалар башкарган. Мондый багланышлар Россия. Советлар Берлеге империяләре дәверендә дә дәвам иткән. 1897-1903 елларда Россия тарафыннан төзелгән «Көнчыгыш Кытай тимер юлы» (Аны еш кына КВЖД дип тә йөртәләр. Ул Чита тирәсеннән башланып. Харбинга килә. Аннан, ике тармакка аерылып. Тын океанга кадәр барып житә.
Озынлыгы—2536 километр). Ерак Шәрыкка урыс- ларның. татарларның күпләп күчүенә дә сәбәпче була. Харбин, Хайлар, Мукден шәһәрләрендә.
Пограничная, Маньчжурия станцияләрендә шактый
гына милләттәшләребез төпләнә, алар тимер юлда, авыл хуҗалыгында, сәүдә системасында эшлиләр. Октябрь инкыйлабыннан соң. аеруча гражданнар сугышы елларында бирегә күченүче татарлар саны тагын да ишәя.
Рус-япон сугышында Россия җиңелгәннән соң, Ерак Шәрыкта Япониянең роле елдан-ел арта бара Чынлыкта Кытай, аеруча Маньчжурия, Корея 1945 елга кадәр Япониянең көчле сәяси йогынтысы астында булалар Шул сәбәпле тоньяк-көнчыгыш Кытайдагы татарлар Япониягә дә барып чыгалар. Харбин, Хайлар. Мукден, Шанхай,
Пусан. Токио. Кобе һәм кайбер башка шәһәрләрдәге милләттәшләребез үзара аралашып торалар, бер төбәктән икенчесенә күчешләр дә күзәтелә
Татар дөньясында Япония белән кызыксыну аеруча рус-япон сугышыннан сон көчәеп китә Мәшһүр рухани, җәмәгать эшлеклесе Габдеррәшид Ибраһичовнын (1857-1944) 1908 елда Япониядә биш айлап булуы. Токиода мәчет салдырырга урын алып йөрүе заманында татар матбугатында зур кызыксыну тудырган. Бу факт хәтта Тукайнын шигырьләренә дә килеп кергән («һинди мәдрәсә салганда. Рәшит—мәчет Токиода». ) Шуна күрә мөһаҗир татарлар өчен Япония бөтенләй белмәгән- ишетмәгән мәмләкәт булмый. Милләггәшләребезнен күпчелеге бирегә сәүдә эшләре белән килә, бераздан алар үз яннарына гаиләләрен, туган-тумачаларын, танышларын алдыра Узган гасырмын 30 нчы елларында Япониядә инде өч меннән артык татар яшәве мәгълүм Аларнын күпчелеге Токио һәм Кобе шәһәрләрендә гомер кичерә.
Ерак Шәрыкнын башка төбәкләрендәге кебек. Япониягә күчеп килгән татарлар да. милли телне, гореф-гадәтләрне, иманны саклау өчен, мәктәп-мәчетләр ачарга, гәҗит-журналлар булдырырга омтылалар Мәсәлән. Токио. Кобе Нагоя калаларында XX йөзмен 20-30 елларында ук берәр мәчет, берәр татар мәктәбе эшләве мәгълүм Гадәттә, милли-дини мәсьәләләр белән мөһажир татарларның үзләре тарафыннан төзелгән «Мәхәлләм исламия* (мөселман мәхәлләсе) җитәкчелек итә. Токиода андый җәмгыять 1925 елдан эшли башлый Анын тәүге рәисе—«япон телен японнар кебек белгән» Габделхәй Корбангали (1892-1972) Ул бер вакытта Токио мәчетенең имамы да булып тора
• Мәхәлләи исламия» гиз арада үзенен нәшриятын оештырып җибәрә Милләттәшебез, үзе дә Ерак Шәрыкта туып-үскән һәм укыган Мәхмүт Таһир (1922. Харбин—26 12 1992. Әнкара) үзенен «Матбагам исламия» исемле мәкаләсендә («Казал» — 1975.—№16 —15-20 б ) бу нәшриятның оештырылуы, хезмәткәрләре (Мохәммәд Алтынбай, Әхмәдулла. Сания. Рәисә. Хужа Әхмәл Ваһап һ.б.) хакында мәгълүматлар бирә һәм анда 1930-1949 елларда басылган шактый I ына китапларның исемлеген урнаштыра, тиражларында күрсәтә Болар арасында «Коръән», «һәфпмк». «Иман шарты». «Мохәммәд галәйһиссәлам тарихы» һәм башка дини басмалар. «Габдулла Тукай мәҗмугасы» (биш томда; тиражы—647). «Татар нәхүе». «Татарча сарыф* шикелле әдәби, педагогик китаплар да бар. Ачар Япониядә генә түгел, дөньяның милләттәшләребез яшәгән башка төбәкләрендә дә таралыш таба Токио китапларын минем Финляндия. Төркия. Эстония татарлары арасында да күргәнем бар. Гарәпчә дини басмалар билгеле бер дәрәҗәдә гарәп мәмләкәтләремә лә ирешә «Яна япун мөхбире» мәҗмугасының туу һәм яшәү тарихы да турыдан- гуры Ерак Шәрык татарларының рухи ихтыяҗлары, айдагы матбагачылар вәзгыяте белән бәйле. Бу татарча журнал Токиодагы «Матбагам исламия*дә гарәп хәрефләре белән басыла. Сирәк-мирәк кенә, тышлыгында, японча, гарәпчә язмалар да күзгә ташлана Мәҗмуга 1931 елда «Япун мөхбире» исеме белән чыга башлый 1932 елда бу атамага «яна» сүзе өегәлә. Әмма мона карап журналның мәсләге, эчтәлеге үзгәрми Шуна күрә «Япон мохбире»н Һәм «Яна япун мөхбире»н икесс-ике мәҗмуга дип карарга ярамый Агар—бер, үзара аерылгысыз керешкән. Мәгълүм ки. Бертиңдә 1928-1939 елларда нәшер ителгән «Яна милли юл» журналы да әүвал -Милли ки» исеме белән чыга Әмма мона карап без аны да аерып, ике мәҗмуга дип йөртмибез. Чынбарлыкка нисбәтән кайбер хосусый үзгәрешләр булса да. анын төп кыйбла*, ы асыл максаты бер—татар халкын туплау, анын асылын саклау, миллн бәйсегтеге. габигый хокуклары өчен көрәш (Бәлкем «Япон мөхбире*нен исеменә үзгәреш керүдә Берлин мәҗмугасының да өлешчә тәэсире бу плидыр''’)
Әйткәнебезчә. «Яма япун мохбире»нен «рәисе*—Габделхәй Корбангали Ул б> Вазыйфаны, нигездә. 1937 елларга кадәр алып бара. Мажмута журналистларының кемнәр булуы тәмам ачыкланмаган. (Бәлкем алар шул ук «Матбагам ислачмя«нсн хезмәткәрләредер!?) Берара анда Рокыя Дәүләткилде да эшләп ала Әмма Г Исхлкый белән Р Корбангали арасында бәхәсләр башлангач, ул мәҗмуга белән хезмәттәшлеген туктата
«Яна япун мөхбире»—уртача форматлы айлык журнал. Күләме төрлечә: 50 биттән артып киткән саннары ла. 30-40 сәхифәлекләре дә бар. Юка. әмма сыйфатлы тышлыкта. Техник ягы уку, файдалану өчен уңайлы. Иллюстратив- күрсәтмә материаллар да бар. Алар арасында Япониядәге. Ерак Шәрыктагы милләттәшләребезнен дини, мәдәни, иҗтимагый тормышына мөнәсәбәтле фотосурәтләр төп урынны атып тора. Мәчет, мәктәп күренешләре, төрле кичәләрнең сурәтләре аеруча еш очрый. Япониянең табигатен, яшәешен чагылдырган фоторәсемнәр дә бар.
«Яна япун мөхбире» хезмәткәрләре мәҗмуганың «гыйльми, әдәби, тиҗари (сәүдәви* 1). сәнагый, икьтисадый, иҗтимагый вә тәрбияви» характерда булуын һәр саннын тышлыгында искәртеп баралар. Әлбәттә, боларнын һәммәсе дә һәр санда чагылыш таба алмый. Әмма, гомумән алганда, журнал үзенең шигаренә, максатына тугры кала. Чыннан да ул—күпкырлы, күптармаклы мәжмуга.
Журнал, әйткәнебезчә, шул илдә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан Токиода нәшер ителә, аңа рәсми хакимият тә билгеле бер күләмдә ярдәм итә. Япония—ул елларда ук күп яктан бик алга киткән ил. Ул үзенең халыкара йогынтысын да төрле юллар һәм чаралар белән көчәйтергә омтыла. Рәсми Токионы аеруча мөселман дөньясы, төрки-татар кавемнәре кызыксындыра. Азарга тәэсирен арттыруда ул гарәп хәрефләре белән нәшер ителүче, мөселман рухлы «Яна япун мөхбире»н дә файдалана.
Журналнын һәр санында Япония тематикасы мөһим урынны били. Мәҗмугада илнен иктисады, мәдәнияте, көнкүреше, халыкара бәйләнешләре хакында, бу халыктагы сакура (чия чәчәге), хризантема бәйрәмнәре турында даими рәвештә материаллар биреп барыла. Аларнын рәсми чыганаклардан алынуы, факт-мәгълүматларга, күзәтүләргә байлыгы күзгә ташланып тора. Япон тормышы, бу илнен яшәеше, гореф-гадәтләре үрнәк, өлге рәвешендә тәкъдим ителә Бу юнәлештә журнал билгеле бер дәрәҗәдә Исмәгыйль Гаспралының «Тәржеман»ындагы традицияләрне дә дәвам иттерә, үстерә. «Яна япун мөхбире»ндәге аерым мәкаләләрдә төрки һәм япон кавемнәре арасындагы охшашлыклар, типологик якынлыклар хакында да сүз алып барыла. Мәсәлән, алман профессоры Эдмонд Тоуманнын хезмәтенә нигезләнеп язылган «Япон-төрк кардәшлеге» (1934 —№21.—5-10 б. Язманың авторы Г.Хайлари) бу ике халык арасындагы лексика, фонетика, музыка һәм гореф- гадәтләр өлкәсендәге аерым охшашлыклар ассызыклана. «Жыр җырлауда һәм моңлы касыйдәләр көйләп укуда да,—диелә анда,—япон белән төрек арасында охшашлык күрү бик жинел. Аурупа халыклары авызларын зур итеп ачып, тулы күкрәк белән кычкырып йырлаган заманда, төрк һәм японлар борын эченнән чыккан моңлы ынгырашу тавышына охшаган бер рәвештә пырлыйлар, шул сәбәпле аурупалыларга ямьсез, төссез кеби күренәләр Япон белән төрк өчен матур, кызыклы булган жыр формасы аурупалылар карашыннан нитешмәгән, чи күренә Японлар да төрк-татарлар кеби аурупалыларнын кычкырып йырлауларына хайван бакыруы дип карыйлар. Тәкъдиргә буйсыну һәр ике милләттә дә көчле булганыны... төрки-татарларда «язмыштан узмыш юк» мәкале шәһадәт итә...» (6-8 б.).
Журнал сәхифәләрендә мөселман дөньясы, анын күренекле шәхесләре,
' Монда һәм алга таба җәяләр эчендәге аңлатмалар X. Миңнегуловныкы — Ред.
1 Мәсәлән, «Японияне үгрәнүнен мөселманнар өчен әһәмияте» мәкаләсендә (1938.-№ 61.-1 ( 6 ) мондый юллар бар «Япония мәмләкәте» вә япон халкы башка Шәрык халыклары кебек саф Шәрык халкы вә Шәрык мәмләкәте булып, үзенең тизлек берлән Аурупа мәдәниятен, мәдәниян матдияне (матди культураны.) кабул итүе вә шуның илә бәрабәр миллият вә гадәтен саклап мәдәниләшкән вә хәзер дөньяда беренче дәүләтләрдән саналган бердәнбер Шәрык мәмләкәте вә Шәрык халкы булуы ягыннан башка Шәрык милләтләренә зур вә кадерле үрнәк вә мисал икәнлеге шөбһәсездер Үз илендә үз телендә җырларга оялып, аурупача, урыс кебек уларга үгрәнергә башлаган булса да. каршысында япаның Шәрык көйләре, япон кое берлән озын-озын японча җырлавын күреп искә төшерә вә монда инде ул аурупача, урысча кой белән җырлауны уңгайсыз бер эшкә, оятка саный башлыйдыр.»
дини бәйрәмнәр һәм чаралар да даими игътибар үзәгендә. Кытайдагы хахтәр. көньяк-көнчыгыш Азиядәге мөһим вакыйгалар да мәҗмугадан читтә катмын
Әмма ничек кенә булмасын. «Яна япун мөхбире»нен үзәгендә—татар тематикасы, анын тарихы, бүгенгесе, гореф-гадәтләре. яшәү рәвеше Бу ягы белән ул «Яна милли юл». «Казап» журналларына билгеле бер дәрәжәдә якынаеп та китә Татар телендә чыгуы, татар авторлары тарафыннан әзерләнүе үзеннән-үзе мәҗмугага милли рух өсти Журналда аеруча мөһажир татарларның яшәеше, алар тормышындагы вакыйга-хәлләр мөһим урынны били Мәсәлән, мәжмуганын бер санында (кызганыч ки. аның елын, санын күрсәткән тышлыгы юк. 1937 елгы булса кирәк) «Польша-Ляһестан төрк- татар мөселманнары* мәкаләсендә (27-28 б.) шундагы татарларнын тарихы, хәзерге хәле хакында кызыклы гына мәгълүматлар бирелә. «Хәзер.-диелә анда.—Польшада 16 мәчет. 19 имам бар Мөфтиләре «Ягькуб әфәнде Шенкеевич (Сенкеевич) хәзрәтләре (журналда анын рәсеме дә бирелгән) хәзер 47 яшьләрендә булып, элек Минск шәһәрендә тәхсыильдән (укудан) сон Петроград гали мөһәндис (югары инженерлык) мәктәбен» бетерә Сугышта офиаер буларак катнаша. Кырым хөкүмәтендә хезмәт итә Берлин университетының шәрык бүлеген тәмамлый, докторлык дәрәҗәсен ала «Мөфти жәнапләре Вильно дарелфөнүнендә гарәпчә, төрекчә вә фарсыча дәресләр бирә» Бу телләрне камил белә. Шулай ук алманча. русча, полякча иркен сөйләшә. Ягькуб әфәнде «Яна япун мөхбире*нен рәисе Габделхәй хәзрәт белән хатлар алыша Шулай ук мәжмуганын бу санында «Мәрхүм Морад әфәнде Мәккәй* дигән язма да (32-36 б ) кызыклы Биредә мәшһүр тарихчы, рухани, публицист Морад Рәмзинен (1854-1934) тормыш юлы. эшчәнлеге бәян ителә Мәгълүм ки. Сарман районы Әлмәт авызында туып. Кышкарла. Бохарада. Пешаварла укыган бу зат гомеренен шактый өлешен Мәккәдә уздыра, суфыйчылыктагы Нәкышбәнли тарафлары буларак таныла, бик күп мәкалә-хезмәтләр яза. «Коръән»не татарчага тәржемә итә
Совет режимын, большевиклар сәясәтен тәнкыйтьләү, илдәге татарларнын милли, дини яктан кысылуларын яктырту Октябрьдән сонгы моһажирлектәгс татар газета-журналларынын күпчелегенә хас. «Яна япун мөхбире» дә моннан чыгарма түгел Мәсәлән, мәжмуганын 1936 елгы 43 нче санында СССРнын Ерак Шәрыкта солыхны бозу сәясәте алып баруы, сугышка әзерләнүе ассызыклана (23 б.).
«Яңа япун мөхбире»нен аерым саннарында Г Исхакыины тәнкыйтьләгән мәкаләләр дә бар Мәгълүм булганча. «Инкыйраз» авторы Ерак Шәрык, шул исәптән Япония, андагы милләттәшләребез белән шактый тыгыз мөнәсәбәтләрдә тора Кайберләре белән ватанда вакытта ук таныш була Аннан соң да үзара хәбәрләшүләр, очрашулар сш күзәтелә Г.Исхакый Кытайда һәм Япониядә тәүге мәртәбә 1919 елда була Шуннан \ I Аурупага китеп бара. Г Исхакый икенче гапкыр Ерак Шәрикка 1933 елнын көзендә килә ЯПОНИЯДӘ, Кытайда өч еллап гомерен уздыра Бу вакыт >чсндө N1 мөһажир татарларны туплау, милли рухта тәрбияләү юнәлешендә мягь актив эшчәнлек алып бара: корылтайлар уздыра, «Милли Байрак* газетасын ише пи. төрле очрашулар оештыра, мәкаләләр бастыра Шушы елларда анын Кытайда. Япониядә «Зөләйха*. «Жан Баевич*. «Дулкын эчендә» һ б әсәрләре сәхнәләштерелә. Әлбәттә, Г Исхакыйнын Ерак Шәрыкшы күпкырна эшчәнлеге шома гына бармый, ул төрле каршылыкларга, хәтта эзәрлекләү 1әргә дә дучар ителә. Мәсәлән. 1934 елнын II февралендә -Токио Илс.т-Урал горк-татарларынын мәдәният җәмгыяте*н оештыру җыелышында бер горкем урыслар Г Исхакыины кыйный башлый. Фаҗигане япон полициясе катнашу гына булдырмый кала Шул ук елны Муклейда, нахак бәла язылып. I Исхакый кулга алына. Аны бу күңелсез хәлдән Төркиянең Япониядәге хәрби атташесы Рөшгү Әрдәлһүн коткарып кала
Г. Исхакый га милләттәшләребез арасындагы каршы көчләрнен башында
Токиодагы «Ислам мәхәлләсе» рәисе. «Яңа япун мөхбире* журналының башлыгы Габделхәй Корбангали тора Шунысын да әйтик: Япониядәге чилләттәшләребезнен дини, милли-мәдәни тормышын оештыруга, китаплар бастыруга бу зат шактый зур өлеш кертә Әмма Г Исхакыи аны сүлпәнлектә, шәхси мәнфәгатьләрен күбрәк кайгыртуда гаепли, анын адресына шактый сатлы тәнкыйть фикерләрен көндәлек тормышта да. матбугат аша да җиткереп тора Г Корбангази исә Г Исхакыйның Идел-Урал идеясен, милли бәйсезлек очен көрәш сәясәтен кабул итми, «. Инкыйраз» авторының Ерак Шәрыкта абруе күтәрелүгә дә көнләшә. Конфронтация көчәйгәннән-көчәя бара, шуның нәтиҗәсендә дә «Яна япун мөхбире» битләрендә Г. Исхакыйны мыскыллаган, нахак бәлаләр яккан материаллар басыла Мәсәлән, бер мәкаләдә (1934 — №21) без мондый юлларны укыйбыз «Милләтемезнен кирәк әфрады (шәхесләре) арасында вә кирәк бер кавеме илә икенче кавеме арасында ун ел буенча камил өлфәт (дуслык) вә бер-берсенә хөрмәт урнашкан иде. Ерак Шәрыкка Гаяз Исхакыйнын килүе мөнәсәбәте илә. аның вә фетнәчеләрнең коткысы берлән көнчелек һәм каршылыклар кузгалып Ерак Шәрыктагы тынычлыгымызга да кара тап төште Аурупада төрле мәмләкәтләрдә сачеп иөрсгән тынычсыхтык вә көнчелек авыруын Гаяз Исхакый Ерак Шәрыкка алып килде » (4 б.). «Инкыйраз» авторының эшчәнлеге белән азмы-күпме таныш булган һәр кешегә бу төр гаепләүләрнең чынбарлыкка туры килмәвен анлау һич кыенлык тудырмый. Ә инде кайберәүләрнен Г. Исхакыйны «совет шпионы». «Мәскәү агенты» дип атаулары гаҗәпләнү генә тудыра.
«Яна япун мөхбире» кайчанга кадәр чыккан сон? Кайберәүләр аны 1937 ел белән чиклиләр. Әмма бу чынбарлыкка туры килми Безнең кулда анын 1938 елнын апрель аенда нәшер ителгән 61 нчс саны бар. Мәхмүт Таһир бу мәҗмуганың, «Милли Байрак» кебек. 1945 елга кадәр нәшер кылынуын искәртә.
Шунысын да әйтик: 1945 елда Япония җиңелгәннән соң, Ерак Шәрыктагы күпчелек моһажир татарлар Төркия. Австралия, Канада. АКШ һәм башка тарафларга качып, күчеп китәләр Шактый өлеше Совет органнары тарафыннан кулга алынып, төрмәләргә утыртыла, сөргеннәргә сөрелә. Габделхәй Корбангали дә. мәсәлән, шундый язмышка дучар ителә. Ул 10 ел гомерен төрмәдә уздыра («Казап» журналы —№9 - 50-51 б.). Зинданда үлеп казучылар да була Хәзерге вакытта Кытайның элек татарлар күпләп яшәгән Харбин. Хайлар. Мукден шәһәрләрендә татарлар юк дәрәҗәсендә. Япониядә гомер кичерүче милләттәшләребез дә хәзер бик аз.
Мәгълүм ки. Ерак Шәрыкта узган гасырның 20-40 нчы елларында дистәләгән газета-журнатлар чыга «Ерак Шәрык» (мәҗмуга, Харбин. 1920- 1922). Ерак Шәрык* (гәҗит. Харбин. 1924-1925), «Шәкертләр таны» (Мукден. 1934-1935). «Мен ел» (Харбин. 1922). «Чаткы» (Харбин. 1932-1933). «Бәйрәм нуры» (Харбин, 1934), «Милли Байрак» (Мукден. 1935-1945) һ.б Боларнын һәммәсенең үз йөзе, куйган максаты бар. Әмма аларнын барчасы да татар телендә, татар укучысына, аны тәрбияләүгә юнәлтелгән. Ерак Шәрыктагы бу басмалар арасында «Яна япун мөхбире»нен дә үз урыны, кылган игелекле эш-гамәлләре бар Әлбәттә, анда «Яңа милли юл>, «Казап». «Азат Ватан» журналларындагы кебек, милләт язмышы бөтен тулылыгында һәм кискенлеге белән куелмаган. Әдәби, әдәби-тәнкыйли материаллар да күзгә бик ташланмый. Әмма шулай да «Яна япун мөхбире»—безнең рухи тарихыбызның бер өлеше Анда иҗтимагый, дини, тарихи, сәяси яктан кызыклы гына факт- чәгьлүматлар бар Аларны тулырак өйрәнү, гыйльми әйләнешкә кертү безнен күзаллауларыбызны тагын да тулыландырачак, зиһенебезне баетачак.
Журнал укучылар игътибарына «Яна япун мөхбире»ндә басылган икс язманы тәкъдим итәбез.
ЯПУНИЯНЕ ҮГРӘНҮНЕҢ МӨСЕЛМАННАР ӨЧЕН ӘҺӘМИЯТЕ1
Япуния мәмләкәте вэ япун халкы башка Шәрык халыклары кебек саф Шәрык халкы вә Шәрык мәмләкәте булып, үзенен тизлек берлән Аурупа мэдэниятен- мәдэнияи маднияне (матди культураны) кабул итүе вә шунын илә бәрабәр миллият вә гадәтен саклап мәдәниләшкән вә хәзер дөньяда беренче дәүләтләрдән саналган бердәнбер Шәрык мәмләкәте вә Шәрык халкы булуы ягыннан башка Шәрык милләтләренә зур вә кадерле үрнәк вә мисал икәнлеге шөбһәсездер
Гаребнен (көнбатышнын) күршесендә вә анын кул астында яшәүче милләтләр низам вә интизамнын (канун-оешканлыкнын). тәртипле вакытында йөрүче төрәннең (поезднын) тәмиз (чиста) вә мөкәммәл вапурнын (пароходның), авылларына кадәр асфальт берлән түшәлгән юллары бар мәмлэкэтнен. эһалидәге (кешеләрдәге) нәзафәт (чисталык) вә нәзакәтнен Гаребтэн башка жирдэ булуына күзе житмидер Шул сәбәпле Шэрыктан (шәрыкка) килүче сәях мәзкүр шэйлэрне (югарыда телгә алынган нәрсәләрне) мөкәммәл сурәттә Япуниядэ күргәннән сонра анын күңелендә вә фикерендә житди бер инкыйлаб (үзгәреш) хасил була
Монда Япуниягә килүче шәрыклылар башлап япун вапурына вә яки төрәненә утырдыкларында андагы тәртип вә интизам вә нәзакәтне һәм бөтен идарәсенең япуннар кулында гына булуын күреп, бу милләтнен истигъдадына (булдыклылыгына) тәхсин вә афәрин укып (мактап һәм хуплап) беренче класс төрәнендә утыручы кимонолы япунга карап күзеннән ихтыярсыз яшь чыгадыр Тәрәкъкыйнын (алга китүнен) киемдә түгел, бәлки башта икәне ихтыярсыз анын башына килеп керә, үзенең дә милли киеме барлыгы, вәләкин ул аны монача кияргә оялып йөрегәне хәтеренә килә Үз илендә үз телендә жырларга оялып, аурупача, урыс кебек уларга үгрәнергэ башлаган булса да. каршысындагы япуннын Шәрык көйләре, япун көе берлән озын-озын япун жырларын жырлавын күреп искә төшерә вә монда инде ул аурупача урысча көй берлән жырлауны унгайсыз бер эшкә, оятка саный башлыйдыр Бинту-беренж (дөге) ашаучы япунны күреп, пылауны искә төшерә Анын тезләнеп утыруын күреп, илдәге гадәтләрен күз алдына китерәдер
Япуния мәмләкәтенең эченә килеп Симунусекидан төрәннән кузгалганда бу тарафка Чин яки Кореядан килүчеләрнең күңелендә гажәеп бер шатлык хисе гүя дөнья читенә кергән кебек күңелдә бер иркенлек вә тынычлык туадыр Бу мәмләкәт кешеләренең бер-берсенә гаять нәзакәтле сәламләшүләре әдәпле Сөхбәтләре (әңгәмәләре) күнелгә хушлык бирәдер
Мәмләкәт шәһәрләренә килгәч, андагы мөкәммәл мәдәният мөкәммәл хәрәкәт әсбабы өчен автомобильләр (10 километрга кадәр жиргэ 50 сэн-автор иск ). шатранж. чатырашы (шахмат тактасы) кебек тулы (тигез) тимер юллары автобуслар вә трамвайлар дөньянын ин мәдәни бер мәмләкәтендә булуны белдерәләр Фэүкылыалэ (гадәттән тыш) тәмиз (чиста) вә комфортлы отельләр вә андагы нәзакәт вә әдәп һәм очызлык (очсызлык), көнлә ике дәфга (мәртәбә) миллионнарча нөсхә чыкмакта улан гәзитэләр вә сонгы вакытта аларны көнлә .1 дәфга чыкмага башлавы вә данәсе бер бочык (ярты) сэнгэ (сэн-акча берәмлеге) сатылуы вә ин түбән эшченең бәйлә ике-өч гэзитә укуы бу мәмлэкэтнен мәдәниятенә хәйранга калдыра торган эшлэреннэндер Шулар арасында егерме сэнлек гыйта (аяк кабы-автор иск ) вә 70 сэнлек киемне киеп, барлыгы бер иен 50 сэнлек элбисәдә (киемдә) дарелфөнүнгә (университетка) йөреп укучыдан меннарчэ япун шәкертләре, су берлән әйләндерелә торган моторлар вэ электриклар (электр станцияләре), бик нәфис нәрсәләр сатып утыра торган гаять кечкенә кибет вэ деканнар (киосклар), ганлэви ысулга куелып 4 5 кешелек эшчедән -тегелеп.
Ьши м.ж.1-1.1 рцяешпий Анреягмн бу ялманып авторы «М Г » мницилллары бг.ади гаю күрсиг.
барлыгын жыйганда миллиардларча маллар чыгара торган япун сәнагате бу мәмләкәтнең нәкадэр табигый вә кулай юл берлән тәрәкъкый итмәктә уллыгын күрсэтмәктәдер.
Япуния үзенен гаиләви хәятыннан. мәктәбеннән, гаскәреннән, әлбисәсеннэн. ашавыннан, нәзафәтеннән (пакьлегеннән), әхлагыннан, мәдәниятеннән, тижарәтеннән (сәүдәсеннән), сәнәгатеннән, тарихыннан Шәрык өчен меннәрчә дәрсе гыйбрәт улан (гыйбрәт үрнәге булган) бер газиз мәмләкәттер.
Япуннар кебек үк башка Шәрык халыклары да тәрәкъкый итмеш улсалар иде. алар да башка Гареб милләтләре илә тигез булырлар иде вә бәни бәшәрнен (адәм балаларының) язмышын Гаребкә тапшырып куймыйча, үзләре дә дөньядагы тигезлек вә солых өчен тавыш чыгарыр вә сүзләрен үткәрерләр иде.
Мәга-тәәссеф (кызганыч ки), алар япуннар дәрәжәсендә мәдәни түгелләр, япуннардан меннәрчә дәрәжә түбән торалар вә шул сәбәпле теләк вә сүзләрен үткәрә вә гамәлгә куя алмыйлар.
Шәрык милләтләренең бәхетсезлегенен башы шул япунлар дәрәжәсенә ирешә алмауда булып, бәхетнең күстәрмәсе (үрнәге) дә-Япуния мәмләкәтендә вә япун милләтендәдер Шул сәбәпле хәзерге көндә Шәрык халыклары вә. хосусан. Шәрыкнын ин зур мәгънәви көченә малик (ия) булган безнен мөселман милләтләре өчен иң мөһим нәрсә: Япуния вә япуннар берлән танышу вә алардан үрнәк вә гыйбрәт алудыр.
(Яңа япун мөхбире —1938—№ 61—3 б.)
Япуниядә җәйге бәйрәмнәр
Япуниядә жәйге бәйрәмнәрдән берсе Танабата яки Хучи матсури. ягъни Йолдыз бәйрәме диелгән бәйрәм булып, июльнең 7 сендә ясаладыр. Бу бәйрәм япуннарнын иске гадәтләреннән калмыш вә бүгенге көндә балалар арасында ясаладыр.
Иске хикәяләргә күрә, йолдызлар дөньясында Кингыю исемле ир йолдызы вә Чукузю исемле кызлар йолдызы булып, сыгырларны (сыерларны) караучы, алардан яхшылап игеннәр сөрдерүче вә сөтләр бирдерүче йолдыз булып, бу йолдыз Йолдызлар елгасы булган (тезелеп күренүче йолдызларны япуннар шулай диләр) Аману Гава әйләнәсендә тора
Чукузю йолдызы эрләү вә тугучыларны (тукучыларны) караучы йолдыз булып, анын атасы йолдызлар падишаһы булмыштыр. диерләр. Бу йолдыз гаять ижтиһадлы (булган, тырыш) вә зирәк булып, матурлык илә йолдызлар арасында урын тотучыдыр Бервакыт бу йолдызлар бер-берсенә гашыйк булганнар Чукузюнын атасы бу кызга Кингыю илә никахланырга рөхсәт биргән вә ике йолдыз бер-берсе илә дустлашып, бер-берсе илә мәшгуль уларак. үз эшләрен, ягъни сыгырны карау вә кием хәзерләү эшләрен ташлаганнар. Мона Чукузюнын атасы ачуланып, боларны бер-берсеннән аерган вә икесен йодызлар елгасының ике тарафына чыгарган Тик елга бер мәртәбә генә күрешергә аларга рөхсәт бирелгән Ләкин Аману Гавада күпер булмау сәбәпле, болар бер-берсе илә елга бер мәртәбә күрешүдән дә гажиз булганнар. Болар еглый башлаганнар Кошлардан бер зур саескан боларнын хәлен сорашкан вә сәбәбен аңлагач, күпер салуга булып канатларын ике тарафка киереп, шул канатлар аркылы йолдызлар елгадан чыгып бер-берсе илә күрешкәннәр Шуны 7 нче июльдә булган, диләр Шул сәбәпле бу көн шул Танабата бәйрәме ясаладыр. Ләкин бу көн ягъмур яуса, саескан ягъмурда чыгып, күпер ясарга яратмаганлыктан. бу бәйрәм ясалмый каладыр.
Бу көн бәйрәм ясаунын сәбәбе Чукузю йолдызы байрак тугуга оста булганлыктан, хатыннарның эше үз мәмләкәтләренә милли байрак тугу икәнен искә төшертү өчен ясаладыр Кингыю йолдызы сыгыр тәрбиясенә оста
Мәкаләнен авторы күрсәтелмәгән X М
булганлыктан, ирлек вазыйфасы—ашарга хәзерләү булганын искә төшерү өчен ясаладыр
Бу бәйрәмдә бамбук агачынын ботакларын жыеп. шуна шигырьләр язылган кәгазьләр бәйлиләр һәм кызлар өчен киемнәр теккәндә киселгән төрле төсле кәгазьләр бәйлиләр вә ирләр өчен сыгыр кебек итеп киселгән кәгазьләр бәйлиләр Балалар бу кич фрукты хәзерләп, йолдыз бәйрәмен ясыйлар Иртәсе көн бу бамбукларны жыеп елгада агызалар Ягъни аларны диңгезгә кадәр бара торган зур агымга кертәләр (Дуслашып, тормышка керүне хәтерләтү өчен)
Янә жәйге бәйрәмнәрнең зурысы -Обун-дыр (•Убун-9) Обун-үлеклэргә дога бәйрәме, рухларны шатландыру бәйрәмедер 1300 елдан бирле-Япуниягә буддизм дине кергәннән бирле бәйрәм ясалып киләдер
Будда мәзһәбенчә. июльнең 13. 14 һәм 15ләрендә үлекләрнең рухлары йортына кайтып киләдер Шул сәбәпле һәр йорт үз үлекләренен рухын каршы алуга хәзерләнәдер 13ендә япуннар кич каберстанга барып, кабергә шәм куялар һәм хуш исле агачлар ягалар Бу рухларны каршы алу мәгънәсендә эшләнәдер: рухларны хөрмәтләп, аларны шатландыралар
Гаиләгә экърибалары (якыннары) чакырылып, вафат булган кардәшләрен искә төшерәләр вә аларнын изгелекләрен яхшы әхлакларын эикер итәләр Вә мәрхүмнэрнен яраткан ашларыннан аш хәзерләп, папасны (руханины) чакырып дога кылдыралар Бу мәжлестә күбрәк мусуби дигән гереч-сандвичлары (бутерброд) ясалып ашаладыр Вә йортны яктыртып чын-чыннан кунак озаткан шәкел биреләдер Кич саламнан яшиклар. кутулар (тартмалар) ясап, эченә аш вә янып торган шәм куеп, шуны елгага агызалар Бу бәйрәмдә хайван ите ашалмый вә балыклар да ашамыйлар Төрле үлән вә үсемлекләр ашала вә дингез вә елга хайваннарына гүя хөрмәт өчен бу фонарьлар вә ашлар җибәреләдер
Обун Япуниядә елнын яртысында булу сәбәпле, бу бәйрәмдә япуннар бер- берсенә кылган ярдәмнәре өчен тэшәккер кылышалар (рәхмәт укыйлар). Һәдияләр (бүләкләр) бирешәләр Ширкәтләр үз халимләренә (хезмәткәрләренә) вә хосусый өйләр хадимләренә тәгътыйль (ял) бирәләр Аларга ярты еллык яхшы хезмәте өчен Һәдияләр бирәләр: вә Обунны хезмәттә булган кешеләр сагынып көтеп алалар вә елнын яртысын зур хатирәләр берлән үткәрәләр
«Бун одуры- 15 июльдә Обуннын ахыргы көнендә рухларны озату өчен шатлык данеслары (биюләре) ясаладыр Бун одуры бик рухлы бер бәйрәм булып монда бөтен япуннар диярлек барабан кагып, шигырьләр вә догалар укып, галэхосус (аеруча) карьяләрдә (авылларда) бу бәйрәмне сагынып каршы алалар вә төрле вилайәтлэрдә төрле шәкел данеслар вә төрле гадәтләр бар Бәгъзе йирдә бу данесларны төн буенча ясыйлар
Япуниядә Бун одуры ясала торган урыннарның ин мәшһүрләре Ннккудан 4 миль кадәр ераклыкта булган Киютаки дигән жирдә ясала торган одуры- данесларлыр. Бу данеслар 1916 нчы ел Тайсу императоры барып караганнан сон тарихи шөһрәт кәсеп итмештер
(Яңа япун мөхбире. 1936 - Л? 43 —4- 7 б)
ТАТАР ТЕЛЕН ФӘННӘН КУАЛАУ
Матбугаттан белгәнебезчә, галимнәребез Татар энциклопедиясенең русча басмада инде өченче томын чыгаруга ирешкәннәр. Ә менә аның татар телендәгесенең әлегә беренче томын да күргән юк. һәм әйтергә кирәк, бу һич кенә дә татар галимнәренең җитәрлек эшләмәвеннән түгел. Киресенчә, энциклопедия төзүнең иң авыр башы татар галимнәре җилкәсенә төшә. Эшнең авырлыгы шунда ки. рус теленнән аермалы буларак, туган телебездә үсемлекләрнең фәнни флористик системага салынган тотрыклы терминологиясе юк. Гасырлардан килгән бу кимчелек «Татар энциклопедия сүзлеге»н өстән генә карап чыкканда да күзгә бәрелеп тора Шунысы яхшы: энциклопедиянең үзен язарга керешкәнче, әлеге сүзлекне тәкъдим итеп, институт галимнәре бик кирәкле эш башкарганнар. Анда очраган кимчелекләрне табып барлаганда, татар телендә исемсез йөрүче күп төрдәге үсемлекләрнең барысына да ук булмаса да, күбесенә алга таба фәнни нигезләнгән үз исемнәрен куеп булачак.
Энциклопедия сүзлеген төзүчеләрнең: «Һәр файдалы тәкъдимне рәхмәт белән кабул итеп, киләчәктә энциклопедия басмаларын әзерләүдә аларны искә алачакбыз»,—дигән мөрәҗәгате үзе үк менә шуңа өметләндерә. Әмма ясаган тәкъдимнәреннән чыннан да файда чыгарлыкмы"’ Башта менә шуны ачыкларга кирәк. Бик тә сай булган белем багажың һәм урам теленнән алынган буш атамаларың белән кыстап бәхәскә тыгылу фәнни коллективның кыйммәтле вакытын ала. туган телебезне дөнья фәне казанышларына каршы куеп, артка, караңгы наданлыкка өстери, файда урынына зыян гына китерә
Бу уңайдан Таһир Сабирҗановнын шушы Энциклопедия сүзлегенә багышлап «Шәһри Казан» газетасында (11.10.2005) басылган «Академикларга ничәле куярга?», дигән мәкаләсе шактый гыйбрәтле: « Мичкәдәге бер стакан дегеткә тап булу, ай- һай. күңелне әрнетә шул», - дип зарланудан башлый ул язмасын, үзе андагы бер генә хатаны да табып күрсәтә алмаса да. Кайсы мичкәдәге, нинди дегет турында сүз бара? — билгесез. Дегет мичкәсеме ул, әллә башкамы? Бәлки бу аның халык мәкалендәге «Бер мичкә балга бер кашык дегет» дигән әйтемне исенә төшереп азаплануыдыр. Алай дисәң, «бал» сүзе монда бөтенләй телгә дә алынмаган.
Халык мәкальләрен теләсә кем шулай үзенчә боргалап үзгәртә башласа, аның эчтәлеге бутала, тәме калмый. Бу турыда үз вакытында Максим Горькийнын да мондыйны «болтливое изврашение народной поговорки», дип. бер кисәткәне бар иде.
Әмма Сабирҗанов язмасында бу «бер стакан дегет» белән еш очрашырга туры килә, һәм ул аны халык мәкале сыйфатында түгел, ә акны кара итеп күрсәтү, башкаларга дегет буяп, үзе чиста булып күренү өчен кулланган. Мәсәлән, «Сыйфат ягыннан ашыгу бәласе бу», - дип сөрән сала ул, Энциклопедия сүзлеген гаепләп. Бусы ни дигән сүз була тагын? «Сыйфат ягыннан ашыгу» - эшнең сыйфат ягына өстенлек бирү дигән сүз буламы? Алай дисәң, нигә ул бәлагә сәбәпче булган? Тукта әле монда куштырнаклар куелган икән ич! Шулай булгач, җөмләне гулысынча укып карыйк: «Ф Вәлиев «Казан утлары»ндагы мәкаләсендә язганча «Сыйфат ягыннан ашыгу, кабалану бәласе бу» - диелгән анда. Күрәбез, «Сыйфат ягыннан ашыгу» дигән гарип сүзтезмәне Сабирҗанов үзе түгел, ә Ф Вәлиев мәкаләсеннән күчереп кенә язган итеп кенә күрсәтә икән. Ә Ф Вәлиевнең, ягъни минем. «Казан утлары» журналындагы мәкаләдә (2005, №6) андый сүзтезмәнен булганы да юк.
Мондый начар уен Т.Сабиржановка нәрсәгә кирәк булган? Бәхәскә алай бербереңне дегеткә буярга ниятләп, мәкерле хәйлә корып кермиләр ич. Бәхәс ул, үз карашыңнан чыгып, хакыйкатьне эзләүдә каршы якка ярдәм итү ниятендә эшләнә торган ин изге һәм ин нәтиҗәле гамәл. Тирән белем, үз фикереңне акыл белән дәлилләү, гаделлек һәм намус җитәрлек булганда гына эзләнә торган хакыйкатькә ирешеп була
Аннан сон, матбугатта андый пычрак технология кулланунын административ җаваплылык йөкли торган гөнаһлы эш икәнен журналист Сабиржанов белергә тиеш иде, ләбаса!
Ә алга таба. Ф Вәлиев язмасындагы фикерләрне кабатлап, сүэгә-сүз ияреп барганда киресенчә, куштырнакларны куярга нигәдер «оныта», һәм шул рәвешчә, ул фикерләрне үзенеке итеп күрсәтә Монысы инде плагиатлык, ягъни әдәби караклык дип атала Һәм әйтергә кирәк, плагиатлык һөнәрен үзләштерүдә ул зур осталыкка ирешкән «Татартеленсн аңлатмалы сүнегендә».—дип яза ул.—«кукуруз— берөйлеләр. ә карабодай—ике өлешлеләр семьялыгыннан» - дигән анлатманы күргәч, аптырап каласын» Бу кадәр оятсыз плагиатлыкка чыннан да аптырап калырлык. Журналист буларак. 20 елдан артык һәрдаим атегс сүнектән файдаланып андагы хаталарны күрмәгән Т Сабиржанов. менә хәзер. Ф Вәлиев мәкаләсендә күреп укыгач, аптырап калган.
Әмма, гади плагиатлык кына булса бер хәл икән. Сабиржанов анын кайсыдыр урынында үз фикере итеп «бер стакан дегет» өсти лә. шунын белән бөтен эшне боза, үсемлекләр терминологиясендә ерып чыккысыз башбаштаклык ясый.
Әйтик, Татар энциклопедия сүнегендә «мальва» дигән үсемлекнең тагарча тәржемәсе «Эт борчагы* дип бирелгән. Бсзнснчә. бу бик күнелсез хәл. чөнки мальваны борчак дип атап куэаклылар семьялыгы белән «гуганлаштыру» фәндә кабул ителгән флористик системаны бозуга китерә. Бу уңайдан Т Сабиржанов га уз фикерен өстәүне кирәк таба; «Татар телендә бер үк үсемлек берничә исемлә йөри»,—дип. мальвага тагы да мәгънәсезрәк үзе белгән исемнәрне санап китә: «Тырнак гөл. мәче борчагы, таяк гөл. песи катламасы, әби күмәче, бояр гөле»
Менә күрегез, мальва сүзе урынына никадәрле татарча исемнәр белә икән бит безнен Сабиржанов!
Кызганыч ки. нәкъ менә шушы «бер үк үсемлекнең берничә исемдә йөрүе» татар теленеп ин авырткан урыны булып тора да инде Анын терминологик яктан оешып, урнашып бетмөгәнлеген курсәтә. Исемнәр күп. а кулланышка яраклысы бөтенләй юк. Менә кайда буталып юкка чыга тагар теле'
Дөрес, халык телендә бер үк үсемлскнен берничә исеме булырга мөмкин, әмма фәнни терминнарны халык атамаларыннан асра белергә кирәк. Фәнни телдә һәр үсемлекнең бинар номенклатурага нигезләнгән бер генә исеме була. Фәнни атамаларның тотрыклы, ышанычлы булуы анын менә шушы бердәмлегенә нигезләнгән
Ә хәзер Т Сабиржановнын моңа карата фикер сөрешенә күз салыйк «Дару үсемлекләре» китабында,—дип яза ул,—башка ыругдаш төрләре белән бугаштырмас очен мальваны «бояр гөле» дип тәржемә итеп, минемчә, бик дөрес эшләгәннәр* Бу җөмләдәге бер-беренә каршы куелган хаталарнын очы кырыс күренми Беренчедән, мальваның үзен «бояр гөле» дип тәрҗемә иткәч, анын гагын нинди ыругдаш төрләре булсын ди? Күрәбез, ыруг һәм төр дигән категорияләр гурын.ы төшенчәсе юк икән бит Сабиржанов әфәнденең' Ыруг исеменең шушы ыругка керүче барлык төрләр өчен уртак исем икәнен дә белми икән ул «Ыругдаш торыр» дигән гыйбарәне да анын Ф Вә тиен язмасында күреп, акламаган килеш кенә күчереп язганы сизелеп гора
Икенчедән, бер «бояр гөле» генә түгел, ә остә санап күрсәткән башка тагарча исемнәрдә мальваның гәржемәсе була алмый, чонкн алнрла ыруг һәм төр исемнәре бирелмәгән Жомләнен сонгы өлеше «Мальваны «бояр гөле дип тәржемә итеп минемчә, бик дөрес ипләгәннәр»—диын урыны аеруча кызыклы. бу сүпәрдә күпме самими беркатлылык һәм чамадан артык гадилек төсмерләнә Үсемлек аталышның дөреслеген Сабиржаноиган. яки Вә1иен1ән һәм башка шуйлый очраклы кеше ыр 1ән сораштырып демократик юл белән билгеләмиләр Аны үсемлекләрнең иерархик классификациясен һәм филогенезын өйрәнүче флорист-систсматиктар билге ти
• Эг* сүзе өстәлеп ясалган үсемлек исемнәре бер «л борчагы» гына түгел Алар санап бетергесез Шу гарнын берсе—«эт җиләге турында Ф Вәлисннсгг «Казан утлары«ндагы мәкаләсендә шактый тәфсилләп язылган Мона карага ла Т.Сабиржяноннын әйтер сүзе бар икән «Энциклопедия сүзлегендә дип яыч. һәр үсемлскнен башкача атап йөртелүче исемнәре лә бирелсә, анласшсыз »л җиләкләре»мә дә чик куелыр иде* Тума әле бу гагы шу г ук «бер ук үсемлеккә берничә исем» КУШЫП фикер бутарга азаплану була түгелме сон Ничек итен чик куелсын ди? «Эг җиләге» үзе дә шул ук «башкача атап йөртелүче иссмнәрнен» берсе була, ләбаса'
Ярый, алга таба укыйк: «Русларның алтын хәзинәсе саналган В.Дальнен «Толковый словарь » китабында бу нәк шулай эшләнгән дә' Ф.Валиевне бик нык аптырашта калдырган «эт жиләге—белодонна»нын В.Даль сүзлегендә «бешенкиа. бешеная ягода. волчья ягода. красавииа. огурник. песьи вишни. сонная одурь. черная псинка, паслен» дигән өстәмә 9 исеме бирелгән» - дип яза Т.Сабиржанов.
Ф Вәлиев язмасындагы «белладонна» сүзенең нәрсә икәнен акламыйча, күчереп язганда ук «беладонна* дип. бер сүздә ике хата җибәргән журналист бу темага тагын нигә кагылган: терминологияне мыскыл итеп укучының башын бугаргамы. әллә үзенен белемсезлеген фаш итү өченме? «Белладонна» дигән андый үсемлек, гомумән дөньяда юк. Чыклыкта, ул «красавка белладонна» дигән үсемлектә анын төр исемен билгеләүче сыйфат буларак кына катнаша. Ә «красавка белладонна» дигәне үзе дә. бездә генә түгел. Россия җирлегендә дә кыргый хәлдә очрамый Дару чималы буларак аны Краснодар якларында культурада (чәчеп) үстерәләр. Фәнни телдә ул «атропа белладонна» (Аггора ЬеПабоппа) дип атала «Белладонна» сүзе итальян телендәге «чибәр туташ» (прекрасная дама) дигән сүз була. Атропин дигән кыйммәтле дару менә шушы Аггора ЬеНабоппа дигән үсемлектән ясала.
В.Дальнен «алтын хәзинәсеннән» алынган 9 өстәмә исемнен дә. укучынын башын бутаудан башка бер әһәмияте дә юк Шулар арасыннан берсен - «волчья ягода» дигәнен алып тикшереп карыйк. В.Даль сүзлегенә ул каян килеп кергән сон? Ул бит бөтекләй башка, «бүреҗиләкчәдәр» семьялыгындагы үсемлек. Руслар хәзер аны В.Даль сүзлегендәгечә архаик-кустар исемдә «волчья ягода» дип түгел, ә фәнни кулланышка җайлап «волчеягодник» дип атап йөртәләр. Бездә сирәк очрый торган, умырзаялар төркемендәге бу кызыклы үсемлек «бүрежиләк - Эарһпе» турында күбрәк язып булыр иде, әмма безнен Т.Сабиржанов язмасындагы башка гыйбрәтле буталчыкларны ачыклап бетерәсе бар.
«Рус телендәге «дикая редька» үсемлеге дә энциклопедиядә ниндидер «сарыбаш» төшенчәсен алган Югыйсә, «Русча-татарча биология атамалары сүзлегендә сарыбашның русча «желтушник» үсемлеген аңлатканы акка кара белән язылган», - дип укыйбыз алга таба.
Энциклопедия кадәр энциклопедиягә гаеп ташлау өчен үсемлекнең төрле сүзлекләрдә «акка кара белән язылган» исемнәрен күреп чагыштыру гына җитми шул. Моның өчен һич югында аны натурада тоскә-биткә танып аера белергә кирәк
«Дикая редька» һәм «желтушник» исемнәре Энциклопедия сүзлегендә бөтенләй язылмаган да Андагы «Тиле торма — к. сарыбаш» дигән тәрҗемәдәге ялгышлыкны «желтушник»нын латинча исеме Егушгшт сүзе аша гына ачыклап булуы турымда Ф.Вәлиевнен язмасында күрсәтелгән. Ә «сарыбаш» төшенчәсе - татар телендә исемсез йөрүче сары чәчәкле барлык үсемлекләрнең дә гомум ургак исеме.
Гап-гади сүзлекләргә дә Коръәнгә ышанган кебек ышанучы Сабиржанов, икенче бер сүзлектә русчасы «скерда» дип аталган үсемлекнең дә «сарыбаш» дигән тәрҗемәсен күргәч, аптырап калган. Ә бит «желтушник- Егуытит»наи башка тагы күпме төрдәге үсемлекләр «сарыбаш» исемендә йөри: «жерушник» (Копрра), «сурепииа» (ВагЬагеа), «рогачка» (Егисавһит), «гулявник»(815утЬпит), «дескурайния» (Ое$сигат1а) һ.б. Хәзергә болар барысы да - «сарыбаш», чөнки татар телендә үз исемнәре юк.
Һәр үсемлекнең исеме артыннан шушы тәртиптә анын латинча исемнәрен язып бару - бу педантлык галәмәте дип уйламагыз. Ул үсемлек аталышының дөреслеген контрольдә тоту өчен куела торган халыкара фәнни кагыйдә таләбе.
Бар белгәне русча-татарча сүзлекләрдәге «акка кара белән язылганны» барлаудан узмаган Сабиржанов. узган гасырда ук чыгарылган төрле сүзлекләрдәге бу кимчелекләрне, ни гажәп. энциклопедия төзүчеләрдән күрә «Мондый буталчыкны бетерәсе урынга Татар энциклопедия сүзлеге көчәйткән генә. Моңарчы татар кулында булган русча-татарча үсемлек атамалары, биология, медицина сүзлекләренә мөрәҗәгать итмәүләре аркасында килеп чыккан серле башваткыч бу!» - дип. энциклопедия төзүче галимнәрне гаепли.
Кара инде син бу татар галимнәрен, татар кулында, ягъни Т.Сабиржанов кулында булган русча-татарча сүзлекләргә дә мөрәҗәгать итмичә, энциклопедия язабыз дигән булып «серле башваткыч» ясап утыралар икән бит'
Энциклопедия төзүче галимнәр ул сүзлекләрне яттан беләләр Алай гына да түгел, бу сүзлекләрне аларнын күбесе үзе төзегән, яки төзүдә катнашкан Эмма
шунысы оар, бу сүнекләр. Сабиржанов уйлаганча, фәннен сонгы казанышы һәм бердән бер белем чыганагы түгел. Аларнын үпәрендә дә хаталар еш очрый, һәм бу һич кенә лә гагар галимнәренең гаебеннән түгел Бу — татар телендә үсемлекләр терминологиясенең гасырлардан килгән кимчелеге
Хәлбуки, фәндә бөек систематик Карл Линнейнын бинар номенклатурасы кабул ителгәннән сон узган оч гасырга якын дәвердә барлык алдынгы телләр флористик систематиканы һәм терминологияне камилләштерүдә гаять зур үсешкә ирешкәннәр Безгә күбрәк таныш булган латин һәм рус телләрендә, мәсатән. һәр үсемлекнең аталышында анын ыруг һәм төр исемнәрен генә түгел, ә флористик системамын кайсы тармагындарак урнашканын да күреп була.
с) безмен гатар телендә исә, кулланыш һәм игътибар җитмәү сәбәпле, үсемлекләр терминологиясе Т Сабиржанов санап күрсәткән «Таяк гөл мәче борчагы, песи катламасы» һ.б. кебек, берни дә аңлатмаган эчтәлексез ике урынлы кушма сүхтәрдән торган кушаматлар хәлендә катып калган.
«Ике урынлы кушма сүзләр» дигән гыйбарәсе никтер аңлашылып җитми» - дип яза Т.Сабиржанов. Ф Вәлиев мәкаләсендәге кимчелекләрне барлап. Моны «анлап җиткерү» өчен ана күренекле тел галиме профессор Ф Ганисвнын кушма сүзләр турындагы хезмәтләре белән танышырга кирәктер Ф Ганиен үзе аны («Ватаным Татарстан», 13.01.1998) «ике сүзле кушма сүз» дип гә атап йөртә Хәер, бу мәсьәлә аерым тикшерүне сорый торган үзе бер зур һәм авыр тема булып тора
Үсемлекләр терминологиясен фәнни нигездә коруда нәкъ менә шушы ике урынлы кушма сүзләр уңайсыз киртә булып тораларда инде. Ике урынлы булулары белән, беренче карашка, алар КЛиннейнын бинар системасындагы аталыш кебек булып күренәләр һәм күпләр шуна алданып, анын буш сүзтезмә икәнен күрми Әмма аерма шунда: КЛиннейнын бинар аталышында флористик системамын сонгы ике буыны - ыруг һәм тор исемнәре бирелсә (әче әрем, кара әрем, тәбәнәк әрем бөдрә мальва, яткын мальва, мавритан мальвасы һ.б ) Сабиржанов санап биргән кушма сүзләрдә исә (таяк гол. мәче борчагы, песи катламасы, әби күмәче һ.б.) ыруг һәм төр лигән төшенчәләрнең исе лә сизелми
«Ике урынлы кушма сүзләр анлаигылып жнтмн» - лигг зарлана Сабиржанов. ә үзенең шул ук кушма сүзләрне кулыннан гошергәне юк Мисал очен анын «Мәгариф» журналында (2004, №10) ирешкән «ачыш-табышларына» күз сатыйк Анда, журналнын тышлыгында таныш булмаган ниндилер бер ят үсемлекнең рәсеме астына «аю баланы» дип язып куелган Фәнни күзлектән караганда көтелмәгән зур ачыш бу' Әле мона кадәр бу үсемлекнең «кызыл балан» дигән бер генә төрен белә идек бит. Баланнын мондый яна торсн каян тапкан диген! Әгәр монда язылганнар хак булса, ягъни анын чыннан да балан икәне исбатланса. аны әле «аю баланы» дин кенә атамаслар иде. Аны әле баланмын бу конгә кадәр билгеле булмаган яна торсн ачкан галнмнен авторлык хокукын рәсмиләштереп, фәнни теллә «У|Ьигпит Баһупамт» дип, ягъни «Сабиржанов баламы» дип агарлар һәм шул исемдә Халыкара каталогка теркәп куярлар иде
Әмма янәшәдә генә анын «буэина черная* дигән русча исеме дә язылган икән Шулай булгач аңлашыла ки. ул балан гүгсл. ә кайдадыр җылы якларда 1ына үсә торган «кара шифан» дигән үсемлек икәнен беләбез «Бер үк үсемлеккә берничә өстәмә исем* эзләүче Т Сабиржанов менә кая барып чыккан үсемлекнең «шифан» лигән гади һәм дөрес исемен «аю баданы»на алмаштырып, терминологиядә ерым чыккысыз бугазчык ясаган Бусы инде «бер стакан дегет»тән артыбрак кшә Бусы инде халыкара кабул ителгән фәнни флористик системаның астын өскә китереп, тагар телен фәннән куалау дигән сүз була.
. 1>ч шна шифан»нын Россия ю үсә торган 5 4 гөре би тге ю Шу мрнын берсен — «бузз1 на черная» дигәнен Т Сабиржанов «аю баланы» дин атаган Калган төрләрен ярый әле. белми торгандыр Белә калса, аларын та шу г ук тәртиптә «бүре баланы» «куян баланы» һәм башка шуның кебек өстәмә яна исемнәр табып куя башласа ми хәл итәрсең.
һәр үсемлекнен исеме артыннан анын латинча атамасын язып бару, инле әйткәнебезчә, халыкара фәнни кагыйдә таләбе Ул туган телдә язылган исеммен дөреслеген контрольдә тота һәм 1атын та әһәмият терәте шу > анда нәрсә гурыгыл сүз барганны барлык милләт вәкилзәрс дә аңласын очен шу гаи зшдәмә Үсемлекләр терминологиясе фәнни нигезгә салынмаган гагар теле очен бу бигрәк гә әһәмиятле
Безнен бәхеткә. Татар энциклопедия сүзлегендә бу кагыйдә дөрес сакланган Үсемлекләр, хайваннар һәм кошлар аталышына кагылышлы һәр очракта аларнын латинча исемнәре бирелеп барган. Бу жәһәтгән. энциклопедия тозүче галимнәрнең эшне фәнни нигездә коруда кыю. ышанычлы адым ясаганнарын унай бәяләргә кирәк.
Россиядә борынгыдан барлык фәннәрне өйрәнү латин телендә алып барылган һәм. шунын тәэсире буларак, рус телендә үсемлекләр терминологиясе зур үсешкә ирешкән Ныклабрак карасан. рус телендәге күп кенә үсемлекләрнең исеме турыдан-туры латиннан тәрҗемә икәнен күрергә була.
Ә нигә сон әле безгә дә шушы юл белән кайбер исемсез үсемлекләргә татарча үз исемнәрен табып урнаштырмаска? Әйтик, рус телендә «череда» дип йөртелгән үсемлек Татар теленен аңлатмалы сүхлегендә «эт тигәнәге» дип. ә Энциклопедия сүзлегендә «эт сырганагы» дип бирелгән. Әлеге атамаларның һәр икесе дә дөреслеккә туры килми. «Череда»нын тигәнәк (репейник) яки сырганак (облепиха) белән бернинди уртаклыгы да юк ич. «Череда»нын латинча исеме «В|беп&» — тәрҗемәдә «икетешле» (двузубец) дигәнне белдерә. Үсемлек орлыгынын формасын һәм аның холык-фигылен (яшәү рәвешен) бик дөрес чагылдыручы исем бу. Менә шуна охшатыбрак, аны «тешләвек» дип атасаң, бер генә ыругның булса да татар телендә мөстәкыйль үз исеме булыр иде.
Русча «пустырник» дигән үсемлекнең татарча «сукыр кычыткан» дип аталып йөрүе дә шулай ук татарнын дөнья фәненнән читтә, терминологик йөгәнсезлектә яшәвен күрсәтә Каян килеп «пустырник» кычыткан булсын ди? Ул бит бөтенләй башка, «иренчәчәклеләр» семьялыгындагы үсемлек. Чәчәклек сабагының охшашлыгыннан чыгып, фәнни телдә аны «Ьеопигих» (Беоп - арыслан һәм 1)гш - койрык), ягни «арысланкойрык» дип атаганнар. Татарча аталыш өчен безгә моннан да кулайрак исемне эзлисе дә юк бит. Тик аны «арыслан койрыгы» дип, ике сүздә түгел, ә фәнни кулланышка җайлап, бер генә сүздә, «арысланкойрык» дип язу дөрес була.
Шушы тәртиптә, латин һәм рус телләре үрнәгендә, безгә дә кайбер үсемлекләргә систематик нигезләнгән үз исемнәрен табып урнаштырып булыр иде дә бит... Әмма, ни кызганыч, татар телендә әлегә моңа ныклы ихтыяҗ да сизелми. Күз алдында булган берничә үсемлекнен өстәмә исемнәрен белсәк, үзебезне бик белемлегә санап, канәгать булып йөрибез. Ә калган йөзләрчә-меңнәрчә төрдәге үсемлекләрнең тагар телендә исемсез йөрүе гамебездә дә юк. Ыруг һәм төр категорияләре турында төшенчәсе лә булмаган Т.Сабиржановнын «галимнәребез баш түбәсе өстендә аҗаган уйнатырга» кизәнеп күсәк болгавы үзе үк бу өлкәдә анархия һәм башбаштаклык хөкем сөргәнне күрсәтә. Әйтерсең. В.Маяковскийның сабыйларга багышлаган «нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар» дигән гади соравын да үзебезгә ачыклый алганыбыз юк кебек.
«Язмабызның башында куелган «Академикларга ничәле куярга?» - дигән сорауга, руслар әйтмешли, «пять с плюсом», дип кистереп жавап бирерлек булсын» дип тәмамлый Т Сабиржанов үзенен гыйбрәтле язмасын Академиклар югарылыгында фикер йөртү һәм аларга бәя кую шифан куагын «балан» дип бутаган Т.Сабиржановнын гына буе җитәрлек эш түгелдер шул. Ә инде «пять с плюсом» дип кистереп» әйтү өчен тел сорап күрше кесәсенә керергә кирәк булса, анда, русларда, акыллы гына тагын бер мәкаль дә бар: «Кажлый сверчок, знай свой шесток!»
 

Реклама