Логотип Казан Утлары
Публицистика

Василий Васильевич Радлов җәнапләренең илле еллык (1859—1909) бәйрәме


Гыйлем һәм мәгърифәт әһеаләре. нинди мәмләкәткә, нинли халык һәм мәзһәбкә нисбәтле булсалар да. мөхтәрәм тотылалар, хезмәтләре тәкъдир ителә. Бу исә кешелекнен мөкатдәс бурычы Шәриф Разый хәзрәтләренең бөек галим һәм шөһрәтле остаз булганы күп кешеләргә мәгълүм. Менә бу мөхтәрәм зат. үзенен
замандашы Әбү Исхак Ибраһим әс-Саибине мактаган. 90 биттән гыйбарәт «Касыйләи Далийә» әсәрен ижат иткән Халык мона гаҗәпләнеп «изге пәйгамбәр хәзрәтләренен баласы булган хәлдә бер мәжүсине болаи мактавын дәрәжәнә лаекмы’■>—дигән. Шәриф хәзрәтләре «мәжүсине түгел, бәлки гыйлем һәм камиллекне мактадым!»—дип жавап биргән Мөселманнарда гыйлем һәм яхшы сыйфатлылык, әдәп һәм тәрбия бөек дәрәжәләргә җиткән дәверләрдә гадәтләр һәм мөгамәлә шул рәвештә иде. Шәриф белән Саиби вакыйгасын без фәкать мисал өчен яздык.
Мәшһүр сәяхәтче һәм Шәрык галимнәреннән Василий Васильевич Радлов жәнапләренен гыйлемгә хезмәт итә башлавына быел маинын 14 нче көнендә илле ел тулды. Алман гаиләсендә туган Радлов Германия университетларында төрле телләр буенча белем алганнан сон Шәрык телләрен өйрәнү максаты белән Рус иягә 1858 елла килеп. Барнаул шәһәрендә мөгаллим итеп билгеләнгән 50 ел тоташтан каләм белән китап, уку белән укыту юлында йөрү аз бер эш түгел. Шунын өчен Русиялә булган гыйлем һәм әдәбият әһелләре мона ялкәр. мәгърифәт юлында рәхмәт чиккән кешенең хезмәтләренә беркадәр булса да бүләк булсын өчен 14 нче май көнендә шөһрәтле төстә бер юбилей ясадылар. Еракта булганнар исә бу бәйрәм белән тәбрик иттеләр һәм хиссиятләрен белдерделәр Русиядә нәшер ителә торган төрки-татар газеталар белән бергә «Шура» журналы да Радлов жәнапләренен 50 еллык юбилее белән тәбрикләп, бигрәк тә. төрки халыкларга бәйле кыйммәтле ачышлары өчен ихтирамын юллый
Радлов жәнапләре 1837 нче елда дөньяга килгән Көнбатыш телләреннән башка дөньяда булган төрки телләрнең һәрберсен, чирмеш һәм чуаш телләрен яхшы белә, болар хакында язган әсәрләрен бүгенге әдипләр, тел галимнәре кулланалар Үзе бүген дә Петербург музеенда мөдир һәм Академиядә әгъза буларак Петербург шәһәрендә тора.
Радловнын гөрки халыклар өчен кылган хезмәте һич онытылмаячак хезмәг- ләрдән. Төркиләр мәдәнияттән мәхрүм бер кавем булганга бөтен эшләре гауга һәм сугышу, шәһәр һәм авылларны яндырудан гыйбарәт булган дип танылган бер заманда Радлов жәнапләре тарафыннан табылып укылган Орхон язулары төркиләрнең гыйлемле һәм мәдәни бер халык булганлыгын исбат итте
Петербург профессорларыннан берсенең хосусый бер хатыннан (риза булытт- булмаячагын белмәгәнгә профессорның исемен искә алырга кыюлыгым җитмәде) Радловка бәйле җөмләләрен бу урында изарга тиешле күрдек Профессор жәнапләре озын бер бәхәснең ахырында бодай ди «мина ачык мәгълүм ки. бүгендә Орхон вә уйгур язуларын белүче бер төрки кешесе дә юк Кызганыч ки. Петербургта укучы төрки студентлар Ислам дине таралганчыга кадәр төркиләрдә булган Орхон һәм уйгур язуларын өйрәнүгә тиешле игътибар бирмиләр Тарихи һәм географик сәбәпләргә күрә гөрки телләрен тикшерүчеләр—рус мөстәшрикълары (шәркый пе галимнәр) Боларның башында дөньяда беренче урынны алган хөрмәтле Радлов тора. Бу зат инде олыгайды Әгәр төрки яшьләре (госманлылар, казакъ һәм татарлар, казандылар) үз милләттәшләренә җиткерү нияте белән бу мохтәрәхг картнын төркилеккә бәйле гыйлемнәреннән файдаланып калмасалар— зур хәсрәт булыр Академия әгъзасы Василии Васильевич Радлов жәнапләре ин боек порколот галимнәрдән. Төрки нәселләрен һәм телләрен тикшерү өлкәсендә бу заманнарга кадәр Радлов мәртәбәсендә берәр кеше булганлыгы мәгълүм түгел» Менә Радлов хакында университет галиме шундый шэһадәт бир.»
Радлов жәнапләренен үз кавем һәм кабиләбез хакындагы хезмәтләрен тәкъдир итү ин ләззәтле бурычыбыз Шулай ук. моның белән бәрабәр, бу юбилей яшьләребезнең күңелләренә төрки халыкларны, борышы төрки ялкарләрен. гөрки телен тикшерү гайрәтен хәрәкәт иттерәчәге лә зур омегләребезиен берсе Хак сөбханә вә тәгалә хәзрәтләре насыйп итсен!
(«Шура» журналы 1909 М 10 -305—306 битыр)