ТАТАР РУХЫ


Эй ханиям. ханиям’
Җир китэрдэ ни калыр ?
Җиреннән тайган ил калыр.
Ил китэрдэ ни калыр ''
Ил киткәндә йорт калыр.
Йорт китэрдэ сөт калыр.
А к күкрәктән сот имгән Сүзе тапны тел калыр Тел китэрдэ ни калыр '
Язганнан язган хат калыр;
Бат китэрдэ ни казыр.
Буында типкән кан калыр; Буыннан буын чабылса.
Ул чагында ни казыр?
Йорт урынында яу казыр Яу чапканда ни калыр'
Ялгыз башы каңгыра».
Куйдай булып маңгырап.
Чүл далада тинтерәп.
Дуадактай хан калыр
"Идегәй дастаны". XV гасыр
"Татар Русе"
Татарлар өчен Россия—чит территория түгел, аннан аерым тору яки киртә куюның хаҗәте юк Бу киңлекләрдә төрки-татар цивилизациясе мең елдан артык яшәп килә Россия эчендә баштан ук ике дөнья, дөньяга ике төрле караш, ике мәдәният даирәсе яши рус-православие һәм төрки-ислам, алар бер-берсенө янәшә, бер киңлектә яши алып та, бер берсе белән аз аралашалар
'Татар Русе" дигән сүзтезмө мантыйкка каршы төсмердә, иҗтимагый тәкәбберлек сыман яңгырый Күп гасырлар буена рус аңының кайбер штамплары барлыкка килгән рус гаярьлеге" (-русская удаль»), “рус каены" (-рус- ская береза-). "рус кыры" (-русское поле-), "рус игелеге һәм күңел киңлеге' (-русская добрата и широта души ) Волга анабыз—бөек рус елгасы" ( -Волга матушка—великая русская река ), "Изге Русь” (- Русь святая •) һәм башкалар Хәтта Киң дала" (-Отель широкая-) дигән гыйбарә дә саф рус символы була-
Ахыры Башы 2006 елның 7-12. 2007 елның 1 саннарында.
рак кабул ителә Дала кешесе (степняк)—кыргый һәм йөгәнсез кучмө кеше булса да, Дала узе—рус даласы, иркен һәм иксез-чиксез икән Татарныкы дигән һичбер нәрсәне катгый рәвештә кабул итмәү иҗтимагый аңга ясалма рәвештә кертелгән бу хәл шушы гыйбарәләрдә "рус'ны "татар'га алмаштырсаң аерымачык күренә башлый “татарская удаль". “татарская доброта" "Волга—великая татарская река', ‘Русь татарская" Әллә аң үзе. әллә аңның төпкелләре карыша татарныкы бары рәхимсезлек, комсызлык, хәйләкәрлек кенә булырга тиеш, әмма һич тә игелек түгел янәсе Нәкъ менә шулай тәрбияләделәр безне Татар телендә бу сүзләр әлбәттә, бөтенләй башкача яңгырый Гаярьлек, игелек, күңел киңлеге кебек сыйфатлар татар холкына ябышып тора Чыннан да, татар ир-егетен тагын ничек күз алдына китерәсең ди? Әлбәттә инде, дала буйлап ярсу атта җилдергән гаярь җайдак итеп Сәер килеп чыга ләбаса бу татар егете гаярьлеккә гаярь әмма "татар гаярьлеге —мәгънәсезлек имеш Шул ук Идел турында татар халкы күпме җырлар ж.ырлаган, аны дастаннарында олылаган, Идел-йорт дип атап, туган-үскән йорт, туган җир символына өйләндергән Идел, һичшиксез, “татар елгасы , русларда ул шушы мәгънәдә куп соңрак пөйда була ' Татарда күз күргән һәрнәрсәгә “татар каены", "татар кыры" ише “татарныкы" дигән тамга салу гадәте юк Ә менә Россияне татарныкы дип атап була.
"Татар Русе" үз законнары, үз мәнфәгатьләре, үз кыйммәтләре булган үзенчәлекле, катлаулы һәм алга киткән аерым бер дөнья сыйфатында яшәп килә Күп кенә россиялелөр өчен - билгесез бер кыйтга, билгесез цивилизация ул. чөнки аларның күзен татарларга карата алдан ук тискәре мөнәсәбәт пәрдәсе каплаган Бик күпләр исә, теләпме, теләмичәме аны күрмәмешкә салышалар. Саратов 2 уз губернасының 200 еллыгын гына билгеләп үтте, алар тарихка тирәнрәк карарга курыктылар Чөнки тарих төпкеленнән Алтын Урда шәһәре Үкөк (Үвөк) килеп чыгарга мөмкин иде, ө аңа 2003 елда 750 ел тулды Хәзерге Волгоград Царицын (Сарацин)3 шәһәренең нигезендә тора Әстерхан үзенең 400 еллыгын билгеләп үтәргә җыена, аның борынгырак шәһәр икәнен һәм урта гасыр карталарында Хаҗи Тархан дип аталганын бөтен кеше белә юкса Ибне Батутта анда XIV гасырда барган һәм болай дип язып калдырган “Бу шәһәрнең исеме төркиләрдәге хаҗи [изге урыннарга барып гыйбадәт кылучы], шушы якларга килеп төпләнгән изге кеше атамасыннан килеп чыккан Солтан аңа бу җирне ясак-салымнар түләтмичә генә биргән (ягъни аны тархан иткән] һәм биредә башта авыл калкып чыккан усө-бара шәһәргә әверелгән"4
“Татар Русе" өйләнә-тирәбездә дип кенә әйтү аз. аның тормышы кайнап тора. Елга бер тапкыр ул башкалар өчен сабантуй бәйрәме рәвешендә калкып чыга, әмма анда башка вакыйгалар да җитәрлек сәяси, мәдәни вакыйгалар, гомуммилли бәйрәмнәр, идеологиядә, әдәбиятта музыкада хәтта үзенә күрә революцияләре дә булып ала Рус газеталары бу хакта язмыйлар
Совет чоры татар дөньясына шактый зыян китерде заманында куәтле булган икътисадый төзелмәләр юкка чыкты, мәгариф системасы бозылды һәм нәширлек эшчөнлеге бөтенләй диярлек бетерелде, шуның белән бергә Россиянең күп кенә шәһәрләрендә мәгълүм татар үзәкләре җимерелде Бүген Казан татарның бердәнбер мәркәзе булып калды
Петербург башкаламы, юкмы дигән мәсьәләне тикшерергә мөмкин, әлбәттә, ләкин без моңа бу шәһәрнең чын гомумдәүләт вазифаларын үтәү ягыннан түгел, тарихи яктан гына карый алабыз Ә Казанны исә татар башкаласы буларак бер генә шәһәр дә алмаштыра алмый Мөскөү моңа дәгъва кыла алмый, чөнки анда интеллектуаль көчләр җитми, анда чын татар мәктәбе дә юк, татар мәдәнияте белән шөгыльләнерлек югары уку йортлары яисә фәнни үзәкләр турында әйтеп тә торасы юк Гәрчә Мөскөүдө Казанга караганда күбрәк
1 II.иим Троп.ииов Волга- нлтушкд для кот' «Родт •' Саратов "Сары тау" диген татар (үлешми миен чыккан 1 Сарацин “сары чнн"нлн килгп чыккан аны «ары й»> «ар 1 ЗШПТП ли Ораи и 1 игточниках. с. 140 7. .к у N 3 9”
татар яши Мәскәү татар мәдәниятен кулланучы булырга мөмкин, әмма аны җитештерә алмый Моннан тыш, Мәскәү әле ислам үзәге дә була алмый. Екатерина II Казанга каршы куеп мөселманнарның диния нәзарәтен Уфада оештырса да. Уфа мондый үзәккә өйләнә алмый Россия ислам дөньясының бөтен төзелмәсе табигый рәвештә Казанда ясала. Татарларның барлык төп гомуми эшләре—Бөтендөнья татар конгрессы корылтайлары, җыр конкурслары һәм театр фестивальләре, нәширлек эшчәнлеге. видео- һәм аудио-язмалар чыгару, теле һәм радио тапшырулар алып бару Татарстанда гамәлгә ашырыла Нәкъ менә шуңа күрә дә “Татар Русе" кысаларында башкала Казан дип әйтү хак.
Иҗтимагый тормышта дәүләти булмаган оешмаларның роле артканнан- арта бара. Бу—глобаль күренеш. Дәүләт күп кенә вазифаларын иҗтимагый оешмаларга, дини берлекләргә, сәяси хәрәкәтләргә һәм трансмилли корпорацияләргә тапшыра. Соңгы елларда иҗтимагый берләшмәләр халыкара оешмаларда турыдан-туры катнашалар. Казанның татарлар башкаласы дигән рәсми булмаган статусы—заманча процессларга тәңгәл килеп торучы күренеш ул. Мәсәлән, Барселона, мөгаен, дөньяга Мадрид кадәр үк билгеле шәһәрдер, гәрчә рәсми төстә Каталония башкаласы гына булса да. Татарның тар милли аңын үтеп чыгуы Каталония үрнәгендә Россия һәм чит илләр кимө- лендәге проектлар эзләү дигән сүз ул.
“Татар Русе" башкаласы буларак Казанга нәрсә җитми соң? Күрәсең, башкала рухы җитмидер Мәскөүдәге мөлкәт җыю, җиңел табыш артыннан куу рухына, анда-санда баш калкыткан империячел карашларга альтернатива булырлык. кешеләрне берләштерерлек яңа идеяләр җитмидер. Федерализмны һәм демократияне яклау, һичшиксез, гомумтатар эшчөнлегенең иң мөһим юнәлеше, әмма киләчәк үсеш җәһәтеннән түгел, башлыча үз-үзеңне яклау ягыннан гына Безгә милли кысалардан чыгарлык яңа проектлары булган һөҗүмчән программа кирәк һәм дә совет чорыннан калган мирасны - төбөкчел аңны җиңеп чыгу зарур.
Татарлар—үз тарихларында берничә мәртәбә үлем белән яшәү арасында калган халык ул. шуңа күрә дә этник яшәешнең бар нәрсәдән дә кадерлерәк икәне аңнарына сеңгән. Ассимиляция әле дәвам итә. әмма хәзер тулаем халыкка куркыныч янамый инде Бүтән сыйфатка—конкуренциягә сөләтлелеккө күчү чоры җитеп килә Бу үзгәрешне хакимият тә, акча да билгели алмый, ул рухи әверелешкә бәйле.
Руслар һәрвакыт “Нәрсә эшләргә?" дигән сорауны төкърарлыйлар. Татарда ул бүтәнчәрәк яңгыраган Кемнән өйрәнергә?” Дәүләтчелеген җуйганнан соң үзенчәлекле, мөстәкыйль татар фикере бөтенләй юкка чыккан диярлек. Татар фикере гади бер идеягә—этник мәдәниятне саклауга кадәр тарайды һәм үз дәүләтен тергезү турындагы хыялга әйләнде, ул татарныкы булган бөтен нәрсәне идеаллаштырды Татарларда руслардагы шикелле “Град Божий”ны эзләү дә. Тәңре-кеше турында фәлсәфә куерту да юк. Бәхетле киләчәк бездә халыкны якларлык гадел дәүләткә бәйле. Гаделлек эзләү юлында татарлар казакълар яки кыргызлар кебек ак патша Та өмет багламады. Бөтен өмет үз көчебездә иде, һәм вәзгыять бүген дә шундый ук
XX гасыр башында Кемнән өйрәнергә?” дигән сорауга татарлар, иң өүвөл рус мәдәниятен күзаллап, Европадан, дип җавап биргәннәр Алар Европаны бөек рус мәдәнияте аша кабул иткәннәр. Революциягә кадәрге татар мәдәнияте дини киртәләрне җиңеп, халык үсешенең дөньяви механизмнарын эшләгән, бу хәл аның кимәлен кискен күтәргән. Татар мәдәнияте дөнья хәзинәләренә ачылган, ул бик хәрәкәтчән рәвештә бөтен яңаны үзенә сеңдерә барган, яңалыкларны үз тормышына кертеп кенә калмыйча, төрки дөньяга да тараткан Үзәк Азиядә төрки телләрдәге бөтен матбугатны һәм нәшриятны татарлар башлап җибәргән, мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә һәм университетларда мөгаллим булып күбесенчә татарлар эшләгән. Мәдәниятнең ачыклыгы бик зур өстенлеккә әверелгән, чөнки ул иң заманча белемнәрне үзләштерергә ярдәм иткән.
Революциягә кадәрге бәхәссез казанышларның тагын берсе—икътисадын төзелмәләр үсеше Татарлар үзләренең банк системасын булдыра алмый калганнар ләкин сәүдә өлкәсе һәм сәнәгатьнең кайбер тармакларын инде үзләштергәннәр Революциядән соң бу төзелмәләр буржуазия кулаклар һәм интеллигенция сыйныфлары белән бергә юк ителгән Татарларның бүгенге менталитетына баю. мөлкәт ж.ыю рухы зур зыян салды Совет чоры, саф милли әхлакны какшатып, шушы вәзгыятьне әзерләп биргән Шәхси мөлкәт туплар өчен шартлар тугач, алар милли кыйммәтләр белән тигезләндерелмөде Татарларның күп катлы коттеджлар төзергә һәм иң кыйммәт машиналар алырга ташлануы рухның зәгыйфьлеген күрсәтә Инстинктлар рухи башлангычтан өстенрәк булып чыкты Имамнар, рухи башлангыч тәрбиялисе урында, үзләре дә шул ук юнәлештә киттеләр Аларны дәрвиш дип атап булмый алар һич тә ярлы түгелләр
Чынлыкта исә интеллигенция катламы чамадан тыш юка булып чыкты, өстәвенә, "үзгәртеп кору" шартларында бу катлам көтмәгәндә хәерчеләнде һәм күп кенә зыялылар хәзер дә байлардан акча тамганын көтеп очын-очка ялгап кына яши Язучыларның таяныч ноктасы юкка чыкты һәм алар хәзер “фикер хакимнәре" түгел инде Совет чоры - татар тарихында иң авыр заманнарның берсе иде, әмма шул чорда татар мәдәниятен нәкь менә язучылар һәм театр сәнгате сөйрәп алып чыкты Алар күренекле сөнгати казанышларны саклап кына калмадылар, яңаларын да тудырдылар Галимж,ан Ибраһимов Һади Такташ. Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан Фатих Көрим Сибгат Хәким. Әмирхан Еники, Муса Җәлил, Габдрахман Әпсөлөмов. Туфан Миңнуллин һәм башкалар совет язучылары сыйфатында мәгълүм булсалар да. татар рухының чын сакчыларына өйләнделәр, үз күңелләрендәге милли очкыннарны “үзгәртеп кору" заманнарына кадәр китереп ж,иткерделөр Һәм кинәт кенә бушлык пөйда булды Татар язучыларының саны елдан-ел арта бара, ә укырлык нәрсә юк Моны татарга гына хас күренеш дип әйтеп булмый Рус әдәбиятында бу хәл иртәрәк тә туды әле Типик пропаганда тәэсиреннән арынып шәпләп уйлап карасаң Михаил Шолохов. Анна Ахматова һәм Александр Твардовскийдан соң Хәсән Туфан һәм Әмирхан Еники белән янәшә куярлык совет язучысын табуы кыен Безнекеләргә реклама гына ясалмады -Кече- халыкларның шагыйрьләрен күтәрү куркынычсызрак иде Рәсүл Гамзатовны. Кайсын Кулиевны Даут Көгелт- диновны яисә русларны—Астафьевны Михалковны Евтушенконы Вознесен- скийны, Рождественскийны. Богуславскийны алга этәрделәр Рус шигърияте һәм рус прозасы заманында мәшһүр булсалар да дәверләрдә сакланырлык әһәмияткә ия түгел. Чын фикер хакимнәре' Чыңгыз Айтматов белән Олжас Сөлөйманов иде Сөлөймановны тыярга да тырышып карадылар Айтматов исә цензура өчен артык зур фигура иде Шолохов үз әсәрләрендә Гражданнар сугышы чорын гәүдәләндерсә, совет чорын гәүдәләндергән бердәнбер әдип Чыңгыз Айтматов бу/щы Ул совет режимының ахырда тоталитар стройны һәлакәткә китергән чир нокталарын да күрә белде Кызганыч ки бүген андый шәхесләр юк инде Язучы үз заманы сулышын тоеп яши Ул әле үз дәвере тәмамлангач та яши бирә, тик бернәрсә дә иж,ат итә алмый инде Шолохов Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң бер бөек әсәр дә язмаган һәм гомумән, язудан туктап, үзенең хуторы Вешенскийда гади генә гомер кичергән, балык тоткан Олжас Сөлөйманов исә филологик тикшеренүләргә кереп китте Чыңгыз Айтматов илдөн-илгө иөри анда аны XX гасыр классигы буларак кабул итәләр Моны гаепләмик Безнең язучылар да яңа шартларда югалып калдылар бит Димәк, бу вазифаларны үз өстенө башкалар алырга тиеш Имамнар милли һәм рухи бурычларны аңламыйлар икән язучылар рухландыра алмыйлар икән, милләтнең рухи үсешендә кискен борылыш килеп чыкканга кадәр моның белән галимнәргә яисә сәясәтчеләргә шөгыльләнергә туры килә Көтәргә сабыр булырга һәм рухи ыргылышны әзерләргә кирәк
Бүген татар икътисадый төзелмәләре дигән төшенчә юк-һөркем үзен генә кайгырта Бу. әлбәттә, бөтен татар дөньясын какшата һәм ыргылышлы техно-логияләргә әзер булмаган зәгыйфь рухны чагылдыра Татарстанның бик үк
алда булмаган икътисадын фикере Россиядәге сүлпән теорияләрнең калдыкларын кабатлый, тегеләре исә - көнбатышның бик үк яңа булмаган концепцияләренең тупас күчермәләре генә, Татарстанда фикер сөреше чималдан килә, ул гаклый, интеллектуаль фикер сөреше түгел. Нефть кеше акылын биләп алган. ә нефть исә—узып баручы индустриаль дәвер нигезе ул. Нефть сәнәгате—эчке яну двигателенең колы. Дөньяда нефть сәнәгате мәнфәгатьләрен алга сөрүчеләр водород двигателенең дөньяга таралуына каршы торачаклар. "Токомак" белән нәкъ шулай эшләделәр дә. әмма экология күптән сәяси факторга әверелде һәм аның йогынтысы нефть яклыларга каршы торырлык дәрәҗәдә көчле инде Дөнья энергиянең күпсанлы альтернатив. чиста чыганакларын уйлап табу юлыннан китәчәк, атом энергетикасы да, энергия җитештерүче башка гигант заводлар да булмаячак. Яңа. иң заманча “акыллы" нечкә технологияләр энергияне сак тотачак. Энергияне сак тоту һәм табигатьне саклап калу кешелекнең яңа кануннарына әвереләчәк
Кызганыч ки, Татарстанда электроника һәм компьютерлар кебек киләчәк заман технологияләре үсеше урынына чимал тәшкилиятләре колач җәя. якын киләчәктә химияне алмаштырачак биологик индустрияне үстерәсе урында химия һәм нефть химиясе үсеше хуплана. XXI гасырның өстенлекле юнәлеше булган авиация һәм космик сәнәгать Татарстанда соңгы көннәрен кичерә. Геннар инженерлыгы бөтенләй үстерелми. Мәгълүмат технологияләре турында хыялланырга гына кала. Татарстан индустриягө кадәрге һәм өлешчә индустриаль дәвердә булып чыкты, өстәвенә аның үзгәреп торучы шартларда тиз генә үзгәртеп корыла алмый торган гаять зур предприятиеләре дә бар. Бюджет ясаучы бер дистә гигант урынына берничә мең кече һәм урта предприятие булса яхшырак, әлбәттә.
Тормышның икътисадый агымын базар үзе билгеләргә тиеш дигән легенда яшәп килә Үсеш юнәлешен үзгәртү хакында сүз барганда моннан да мәгънәсезрәк нәрсәне уйлап табу мөмкин түгел. Япония, иң ыргылышлы технологияләр буенча АКШны куып тотарга ниятләгәндә, моны дөүләткүләм максат дәрәҗәсенә күтәрде Япония хөкүмәте милләткә кирәкле юнәлешләрне оештырды, фәнни шәһәрләрнең 19 технополистан торган бөтен бер архипелагын төзеде. Нобель премиясе лауреатлары булган алдынгы инглиз галимнәрен чакыртып алды Мондый нәрсәләрне базар хәл итми, бу—интеллектуаллар белән дәүләт төзелмәләренең уртак бурычы Әлеге җәһәттән Россия төзелмәләре бөтенләй өметсез, алар безнең өчен үрнәк була алмыйлар Анда да гаклый фикерләү түгел, шул ук чималга нигезләнгән фикерләү хакимлек итә. Россия хөкүмәтенә авиация дә. электроника да, информатика да кирәкми Мәскәү кертергә тырышкан һәр нәрсә икътисадны башлангыч индустриаль чорга чигендерә
Базар—кешене түгел, кеше базарны үз максатларына буйсындырырга тиеш. Парадигма үзгәрүнең мәгънәсе төп кыйммәт итеп республиканың постинду- стриаль җәмгыять буларак үсешен билгеләүдән гыйбарәт Шул чакта гына нефть торбасы тирәсенә чүмәшкән бер күч эшкуарлар гына түгел, бөтен кеше дә баеп китәчәк
Интеллектуаль-мәгълүмати дәвер ресурслары чикләнгән кечерәк илләргә дә иң алдынгы илләр рәтенә чыгу мөмкинлеге тудыра. Электроникага һәм мәгълүмат технологияләренә исәп тоткан Сингапур. Мальта. Ирландия, Гонконг менә шуннан файдаландылар да инде. Кече дәүләтләр мисалы яңа икътисадый парадигма тудырган шушы мөмкинлекләрне аермачык күрсәтеп тора Бөтен хикмәт фикер сөрешен үзгәртүдә. Табигый байлыклар да. ресурслар да, хәтта финанслар да кирәк түгел, фәнни һәм мәгариф үзәкләре булырлык университетлар, интеллектны ил байлыгына әйләндерүче белем һәм технологияләр кирәк. Боларның барысын да Көнбатышта. Япониядә, Тайваньда. Сингапурда табарга мөмкин.
Урта гасыр мәзһәбләреннән оеган Көнчыгыш тирән йокыда хәзер. Казан университетлары Азиянекелөрдән кайтыш түгел, кайбер белгечлекләр буенча күпкә әйбәтрәк тә. Көнчыгышта технологияләр уйлап табылмый, фәнни
ачышлар ясалмый Без һичшиксез Европага йөз тотарга тиешбез Тик ул очракта табигый бер сорау туа Европага нәрсә белән килеп керербез икән? Бердәнбер реаль өлешебез - евроислам ягъни либераль идеяләрне ислам хәзинәләренә яраштырган караш Иҗтимагый фикернең бу юнәлеше татарларны милли кысадан чыгарачак һәм шуның белән бергә Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында күперләр салачак
Татар дөньясы үз университетына мохтаҗ, ул университет Татарстан Рес-публикасы мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә, татарлар яисә Россиянең мәдәниятләре буенча татарга якын халыкларының мәнфәгатьләрен дә исәпкә алырга тиеш Ул заманның яңа карашларыннан читләшмәскә тиеш, шуңа күрә укыту өч телдә татар, дөресрәге, төрки-татар, рус һәм инглиз телләрендә алып барылырга тиеш Татар телен төрки телләр кысасында һәм аларның һәммәсенә яраштырып укытырга кирәк, чөнки асылда ул төрки телнең казакъ үзбәк, төрек, өзөрбөйҗан һәм башкалар кебек бер диалекты гына, аны шулай дип кабул итәргә кирәк тә Тарихта шулай килеп чыккан инде төрки диалектларының атамалары мөстәкыйль телләргә әверелгән, әмма бу хәл мәсьәләнең асылын күрергә комачауламаска тиеш Татарлар төрки дөньяда моннан йөз ел, ике йөз ел элек эшләгән кебек эшләргә тиешләр Бу безнең икътисадый һәм мәдәни киштәбез, безнең өстенлегебез дә шунда
Тагын бер мөһим нәрсә—Татар университеты кысаларында уку процессын фәнни тикшеренүләр белән берләштерү Дөньядагы алдынгы университетларның өстенлеге үзләрендә ясалган ачышларны укучыларга, студентларга турыдан-туры укытуда Ниндидер арадашлык рәвешендәге өзеклек булу белемнең дәрәҗәсен киметә Ачышлар ясаучы үзе укытырга тиеш укытучы исә фән белән шөгыльләнергә тиеш, югыйсә бу уку йорты университет дип түгел, институт дип атала Бу мәсьәләне хәл итү Татарстан Фәннәр академисе егәрен файдалануга бәйле Академияне Татар университеты белән тоташтыру вәзгыятьне тамырдан үзгәртергә мөмкин Татар университеты гамәлгә куелган вакытында ук Милли китапханә һәм электрон ресурслар кебек куәтле мәгълүмат системасына тоташтырылырга, шулай ук Көнбатышның алдынгы университетлары белән дә багланышта торырга тиеш Шул чакта ул өметләребезне аклар һәм конкуренциягә сәләтле булыр
Революциягә кадәр татарларны алга киткән милләт дәрәҗәсенә күтәргән мөһим юнәлеш - матбугат Типографияләрнең, нәшриятларның, газета-жур- налларның күп тармаклы челтәре оешкан Казанда, Оренбургта Уфада татарча нәшер ителгән китаплар, Үзәк Азияне дә кертеп, бөтен Россия буйлап таралганнар Революциягә кадәрге Россиядә татарлар иң күп китап укый торган милләт булган, бу җәһәттән алар руслар белән эстоннардан калышмаган Горурланырлык хәл, әмма ул киләчәк моделе була алмый Чынлыкта исә XX гасырда татарлар бик соңга калып булса да Европа Реформациясе тәҗрибәсен кабатлаганнар XXI гасырда вәзгыять үзгәрде Бүген басма китапның тарихи вазифасын Интернет башкара Димәк, төп басым заманча мәгълүмат системаларына ясалырга тиеш Татарлар өчен милләтне ил чикләрен административ киртәләрне һәм башка чикләүләрне үтеп чыгып берләштерерлек бик олы ресурс бу Ул татар һәм дөнья мәдәниятенең барлык казанышларын - нан бушлай файдаланырга мөмкинлек бирәчәк,—бу техник яктан тәэмин ителгән очракта, әлбәттә Татар тормышының үзенчәлеге җирлелек тә экстерриториальлек тә гамәлдә булу Бер яктан, татарларның тормышы билгеле бер авылда яисә шәһәрдә уза, икенче яктан татарлар дөнья буйлап сибелгән Бер яктан - яшәргә сәләтле Татарстан, икенче яктан—бөтен татар мәдәниятенә хезмәт күрсәтү ихтыяҗы, монысы исә республика мөмкинлекләре белән чагыштырырлык та түгел Милләтнең яшәү рәвешендәге әлеге каршылыкны иң заманча мәгълүмат системаларыннан башка җиңеп чыгармын димә
Интернет татарга теле буенча бер-берсенө якын торган мәдәниятләрне бер метапространствода берләштерү мөмкинлеге бирә Мондый проектны гамәлгә ашыру өчен икътисад һәм хакимият төзелмәләре ике мөһим шартны үтәргә тиешләр Беренчесе—“1паМ" вариантындагы латин алфавитына күчү.
икенчесе—татарларга Интернетка керү мөмкинлеген тәэмин итү Беренче мәсьәлә игелекле нияткә нигезләнгән һәм моңа бернинди дө чыгымнар кирәкми Икенчесе чыгымнар таләп итә. ләкин телефон элемтәсе үскән саен үзеннән-үзе хәл ителәчәк. Татарстанның бурычы—элемтә чараларын үстерү генә түгел, шулай ук икьтисад. мәдәният, тел. тарих өлкәсендә дө гаять куәтле сайтлар рәвешендә мәгълүмат ресурслары булдыру, тугандаш төрки культураларга мәгълүмат ресурсларын алмашу турында тәкъдим белән чыгу. Бу - татарларны тар милли кысалардан чыгаручы юнәлешләрнең берсе
Милли рух—ихтыярны белемгә кушу ул. Әмма акча җыю белән мәшгуль кешенең ихтыяры булмый, ул һәр кичне эшләгән долларларын санап утыручы сәүдәгәр психологиясе тәрбияли торган мөнәсәбәтләргә тартып кертелгән “Саран рыцарь'—авыру кеше, һәм бу мөнәсәбәтләргә кертелгән милләт тә чирле Икътисадый проектлар иҗтимагый, милли максатларга хезмәт итәргә тиеш. Киң колачлы берләштергәч кыйммәтләр булмаган очракта дәүләт төзелмәләре коррупциягә бирешә Бөек Кытай дивары дошман күчмәләр өчен үтеп кермәслек булган, әмма коррупция бу диварны татарлар өчен үтә күренмәле иткән.
Милләт үсеше формуласы, гомуми рәвештә, өч өстенлекле бурычны үтәүдән гыйбарәт (1) заманча белем алу; (2) газеталарны, спутник телевидениесен, радионы, Интернеттагы сайтларны да кертеп, мәгълүмат ресурслары оештыру; (3) гомуммилли икътисадый проектларны гамәлгә ашыру өчен мөстәкыйль финанс чыганаклары булдыру.
Татарларга үзләренең артта калуына сәбәпче дошманны эзләү темасыннан котылу мөһим. Россия дәүләте барлык халыкларны, шул исәптән русларны да тупикка куып кертте Бүген бу сазлыктан үз көчеңә таянып кына, демократия һәм федерализмны яклап кына, империячел инстинктларга, башбаштаклыкка һәм җиңел табыш артыннан кууга каршы торып кына чыгып булачак. Гамәлдәге стереотиплардан кыенсынмыйча: Мин—татар!" дип авыз тутырып әйтергә кирәк.
Йомгаклау сүзе II
II меңьеллыкның башында Евразиянең дала киңлекләрендә төрки һәм славян культуралары туган. Аларның юллары һәрдаим Дон, Днепр, Идел елгаларында кисешкән Әле бер як, әле икенче як өстенлек алган Һәркем үз хакыйкатен яклаган. Әле берсе, әле икенчесе уңыш казанган
Татарлар, Россия империясенә килеп эләккәч, тарихтан берничә гасырга төшеп калганнар. Өстәвенә аларга рус җирләренә дәгъва итүче килмешәк баскынчылар дигән ярлык тагылган Тарих фәне гади максатка хезмәт иткән татар дәверен төшереп калдырырга, оныттырырга, Алтын Урданы каралтырга. татарларны кимсетергә Рус һәм көнбатышның тарих фәне, нигездә, та- тар-монгол һөҗүменең коточкычлыгын тасвирлый һәм бөек дәүләтнең иҗади рухы хакында бер сүз дә әйтми Нәтиҗәдә руслар гына түгел, хәтта татарлар да үзләренең үткәнен начар беләләр
Русның тарихи традициясе татар белән көрәшкә корылган Чынлыкта исә татарларның да. русларның да тарихы Алтын Урдага барып төртелә Ошыймы, ошамыймы, әмма нәкъ менә Алтын Урда татарларның да, русларның да һәм башка бик күп халыкларның да уртак ватаны булган П Н Савицкий Л Гумилевка язган хатларының берсендә болай дигән Русь үзен монгол татарларының бик сәләтле “укучысы" буларак күрсәткән һәм күп кенә очракларда үзенең “укы- тучыларыннан" уздырып та җибәргән Русьның бөек бөтендөнья тарихы мәйданына үз вакытында нәкъ менә “монгол изүе" тарафыннан чыгарылганын һәм бу “изү'нең Русь өчен бөек монгол-татар “мәктәбенә" әверелгәнен сукыр кеше генә күрмәскә мөмкин Хәзерге вакытта бу ап-ачык хакыйкатьне инкарь иткән тарихчылар, бәлки үзләре дө сизмәстән. ХШ-Х\/ гасыр монгол- татарлары хакындагы күзаллаулардан, ягьни “түбән раса", ерткыч хайваннар
дигәннән чыгып фикер йөртәләрдер9 Ерткыч хайваннан игелек көтеп буламыни?! Чынлыкта исә Русь монгол-татарлардан шактый күп яхшылык сеңдергән Шул исәптән ул алардан милләтләргә һәм диннәргә тигез караш күнекмәләре дә алган" ,5 Нәкъ менә Алтын Урда тарихында Россиянең дәүләт буларак бердәмлеге фәлсәфәсе салынган “Табигый чиклөр"не география түгел илне берләштерүче мәдәният билгели ләбаса
XX йөз - күп яктан югалган гасыр, гәрчә бөек рус мәдәниятенә, аның аша Европа мәдәниятенә кушылу татарлар өчен гаять зур адым булса да XX гасырны Россия белән бергә узып, без яңадан юлның башына килеп чыктык Меңьеллык азагында руслар да. татарлар да тарихны яңадан ачкан сыман һаман шул иске сызыкта торып калдылар Яңа меңьеллык зур сынаулар алып килә, бу сынаулар каршында төрле цивилизация вәкилләренә уз көчләрен берләштерү бер дә зыян итмәс иде
Бүген Татарстан һәм Россия тагын юл чатында Бу юлы тарихи бәхәснең ни белән бетөсен әйтүе кыен! Мөмкинлекләр тигез түгел, тик һәркемнең үз шансы бар Лев Аннинский язганча, “бөтен яңалык искелек куенында өлгереп ж,итө һәм, искелекне каһәрләп, аңа килеп төртелә тора-бара үзе дә шул көнгә кала. Урда белән Русь Евразиядә өстенлек алу өчен көрәшә һәм ахыр чиктә Мөскөу таҗын кигән иң яхшы хаким Урда нәселеннән булып чыга "6 Вакыт хөкемне үзе чыгарыр, өлегө Мөскөү һәм Казан интеллектуаллары илнең киләчәген күзалларга тырышалар
X гасырда Лейф Эриксон җитәкчелегендәге викинглар Төньяк Америкага барып чыкканнар һәм бу сәяхәтне тасвирлап биргәннәр Колумб Американы яңадан ачкан, аның кулында бу кыйтганың XV гасырның беренче яртысында швейцар монахы төзегән картасы булган Килер бер көн Тартария" исемле кыйтганы да яңадан ачарлар
Татар ханнары үзләренең юлламаларын “Мин әйттем!" дип тәмамлаганнар
Сүзем!
Сәфәр кыеннарын кун кон кичердем. Килеп җиттем, ахыр, хелиәт очен мин
Пипэр күрс әм дә мин юл йөргәнемдә Тагэп йөрдем, төгәл килде м. көнендә
Иик акыллы гр әйтте миңа бер карт - Кичексәң дә килми калма киң шарт
Килүдән ошй\ максат тө/н)ы аиһл Теләгемне үтәр монда хак алла
Шөкер хакка - т максатка китерде Теләк-амет җәясен нык киерде
Котб. 1340 ел.

Реклама