КЫЙБЛАСЫЗЛАР


Без. ир-атлар, хатын-кызнын нәфис зат икәнен онытып җибәрәбез. Аларны үзебезгә караганда икеләтә күбрәк эшләтәбез. Эштән кайткач керен юа, ашарга пешерә. Ни генә эшләмә—химия. Көзге чистартсаң да, тәрәзә юсан да химиядән ясалган порошок. Бәлки, әнә шул порошокның берәрсе ана ярамагандыр.
Гыймай хатынын шулай үзенчә акларга тырышты. Заһит тугач, Фатыйма күбрәк вакытын бала карауга бирде. Анда-монда чыкмады, ят кешеләр белән очрашканы сизелмәде. Димәк, азгынлык түгел, белмәгән-күрмәгән килеш гөнаһлы булырга ярамый. Дөрес, балага бишекле арба алырга дип, теге вакыт биргән акчаларны сорагач, Фатыйма кинәт коелып тоште, ләкин үзен тиз кулга алды: акчаны шкаф тартмаларыннан, сандык төпләреннән эзләп маташты. Аннары исенә нидер төшергәндәй: -Әй, бөтенләй онытып торам икән: беркөн өйгә көтүләре белән чегәннәр кергән иде. Берсенең кечкенә баласы бар иде. Ул базасын диванга салды да: «Баланың асты юешләнгән икән, алыштырырга берәр чүпрәген юкмы?»—диде. Мин теге якка чүпрәк эхзәргә чыгып киттем. Кабаланганда тиз генә әйбере табыламы сон анын?! Байтак эзләнеп йөргәч үземнен иске халатны чыгарып бирдем. Шул чакта актарганнардыр инде. Югыйсә, өйгә ят кешеләр кергәне юк.
— Рәзе чегән өерен өйгә кертергә ярый,—диде Гыймай кызмый гына.
—Базалары да булгач, керткән идем шул.
—Бигрәк киң күнелле инде үзен. Минем кебек «мунча пәрие»нә кияүгә чыгуын гына да сине барлык хатын-кыздан югары күтәрә.
Сүз шунын белән бетте, ләкин Фатыйманың күңелендә бер уй яктырып китте: «Бу бит бик шәп дәлил, бөтен нәрсәне чегәннәргә сылтарга була».
Һәм ул сикереп торып үзенен алтын әйберләре саклана торган кечкенә тартманы диван астыннан тартып чыгарды Билгеле инде, анда берни дә юк иде Фатыйма кычкырып еларга тотынды: «Ах, кабахәтләр. Минем бөтен алтын әйберләремне чәлгәннәр. Син алып биргән муенса гына калган булса да бу кадәр йөрәгем янмас иде».
Гыймай бер сүз дәшми идән уртасында басып торды. Күңелендә ниндидер давыл кузгалам-кузгалам, дип торды. Беренче мәртәбә хатынына ышанып бетмәде. Әмма Фатыйма шулкадәр гөнаһсыз төстә елый, күкрәгеңә кысып юатмый һич мөмкин түгел.
—Ярар.—диде ул,—дөнья малы—дуңгыз каны. Алтынсыз яшәрбез. Ә балага бишеккә әҗәткә керергә туры килер.
Ахыры Башы 1нче санда.
Давыл кубар дип көткәндә жил дә исми калгач Фатыйма күңеленнән тантана итте Заһит ул алтын муенсаларны, йөзекләрне сатып эчкәндер инде Бик жайлы котылды бит әле бу бәладән
Ә бала арбасы алырга әжәткә керергә туры килмәде Фатыйма ире өйдә юк көнне үзе эшләгән кибеткә китте Туры директор кабинетына уэды.
—О-о,— диде директор ачык йөз белән,—безне искә төшерүен өчен рәхмәт Әйдә, диванга рәхим ит Кайчандыр без аны икебез яхшы ук йомшарткан идек.
—Әллә кайчандагыларны искә алып тормыйк азе. Сәгыйть абый. Үпкән- кочкан— жилгә очкан, диләр биг
—Дөрес, йомшагым, үткәннәрне искә азмыйча яна танышкан кешеләр булып бер сөялеп алыйк әле яраткан диваныбызга. Аннары иомышынны әйтерсен. Бодай гына яныма килмәгәненне күхзәреннән күреп торам
Фатыйма Сәгыитьнен һәрвакыт тирләп тора торган олы корсагыннан, йон баскан күкрәгеннән бик туйган һәм Гыймайга чыккач бераз болардан котылып торган иде. Козгынны үләксә ымсындырган кебек нигәдер күнеле тагын шушында тартылды. Күрәсен, пычраклыкнын да үзенә тарту көче бардыр.
Сәгыйть Фатыиманын зифа гәүдәсенә соклануын белдерде
—Бала тапкач тагын да сылуланып киткәнсен.— диде ул Фатыймага сасы сулышын өрә-өрә. Хатын анын сасы тынын суламас өчен башын читкәрәк борды.
— Нәрсә, әллә миннән җирәнәсеңме?
Фатыйма дәшмәде. Сәгыйтънсң барлык кыланышларына сабыр гына торды.
—Суына башлагансың син.—диде Сәгъйггь бераз канәгатьсезлек белдереп — Нәрсәгә килгәннең?—диде.
— Балага бишекле арба кирәк иде. Арбага дигән акчаны чегәннәр урлап чыккан
—Бала арбасы дисен инде алайса?
—Әйе.
—Арба дүрг тәгәрмәчле була бит.
Фатыйма Сәгыйтьнен тел төбен аңламады
—Тәгәрмәч санынча килеп китәрсен,—диде Сәгыйть һәм хатыннын йөзенә карады.
Фатыйманың ниндидер мизгел эчендә бит тиресе тартышып куйды. Сәгыйть моны күрде, ләкин аны-моны әйтмәде.
—Арбаны алып китәрсен, ләкин декреттан сон монда эшкә чыгасы барын онытма.
—Онытмам.
Сәгыйть сатучы кызларны үз кабинетына чакырып кертте -Менә нәрсә, кызлар Фатыйма апагызга бәби арбасы кирәк икән — Сәгыйть «апагыз» сүзенә юри басым ясап әйтте.— Һәрберегез үзегезнең зарплаталарыгыздан күпме кирәк акча туплагыз да менә бу гүзәл апабызның малаен арбалы итик әле.
Сатучылар һәммәсе Фатыймага борылды Аларнын күзләрендә ачу чаткылары чагыла иде Фатыйма үзе дә эшнен мондый юнәлеш алырын һич көтмәде. Директор кабинетыннан чыккач алар элеккеге ахириләренә ташландылар.
Кәнтәй! Аны директор аша соратмыйча, үзебезгә генә әйтеп булмый идемени?
Мин Сәгыйть абый алай эшләр днгг уйламаган идем.
Кызлар арасында шактый тарткалаш булып алды. Чөнки моннан оч атна элек кеггә директор үзенең бер сөяркәсенә кыйммәтле тузан суырткыч бүләк
иткән иде. Анын акчасын да сатучы кызларның хезмәт хакыннан тотып калды. Әмма никадәр тузынмасыннар, хужа әйткәнне эшләми хәлләре юк.
Фатыймага бишекне үзенә сайлап алырга куштылар. Фатыйма арбаның ин кыйммәтлесен сайлады. Аннары ул кызларга:
—Кызлар, мина үпказәмәгез инде,—диде.—Ә бу бишекле арбаны сез үзегез безгә китерсәгез әйбәт булыр иде. Сезнен бүләк бит бу. Шунда безнен тормышны да күреп китәрсез. Сөйләшеп утырырбыз. Малайнын тәпиен «юарбыз-».
Кызлар тәпи һәм тагын әллә нәрсәләр «юарга» остарып җиткәннәр иде, Фатыйманың чакыруын шатланып кабул иттеләр.
Алар дуслар булып аерылыштылар.
Заһиттан туган Заһит ай үсәсен көн үсте. Тәпи баса башлауга бишекле арбаны этеп йөри торгач, арба әле тегендә, әле монда бәрелеп ватылып бетте. Аннан ана өч тәгәрмәчле велосипед алып бирделәр. Малай аны да бик тиз ботарлап атты. Әтисе ана:
—Сиңа, улым, биш яшен тулган көнне ике тәгәрмәчле шәп велосипед алып бирермен,—диде. Ләкин Заһитка биш яшь тулар алдыннан төрмәдән өлкән Заһит чыккан дигән хәбәр Фатыймага килеп иреште. Фатыйма эчке бер тынгысызлык белән Заһитны көтте. Хыялында аның элекке Заһит яшәде: чиста, матур, таза гәүдәле. Котырып назлый белә. Аның куллары кагылуга тәндәге бөтен күзәнәкләр уяна. Кайчак ул әллә кай җирләрне чәбәкләп, чеметеп, каергалап ала, тәнеңнең бөгелмәс җирләрен бөгә. Фатыйма авыртудан кычкырып-кычкырып куя: «Үтерәсең бит, дурак!»—ди. Ләкин Заһит: «Анардан хатын-кызнын үлгәне юк әле»,—дип тагы да ныграк газаплый. Заһит килеп киткәннән сон берничә көн Фатыйма сызлана, ләкин ул шушы сызланудан рәхәтлек табып эчтән елмаеп йөри. Ә Гыймай, тисәм ватылыр, дигән сыман Фатыймага сак кына кагыла. Башта аның ефәктәй чәчләрен сыйпый, тәненә тидерер-тидермәс кенә кулларын йөртеп чыга. Матур сүзләр әйтә. Иренен озак мыштырдавы Фатыйманың ачуын чыгара. Тиресендә каз йоннары кабара. «Аһ!»—дип куя ул ачудан. Ә Гыймай моны үзенең назлары хатынының җанына барып җитте дип анлый һәм шунда гына төп Вазыйфасына керешә. Ләкин газаплы наз Фатыймага һәркөн эләкми. Гыймай эштән арып кайта. Ашап- эчкәч бераз ял иткәләп ала да мастерскоена чыгып китә. Хатынын ул йөрәк җылысы җитмәүдән түгел, артык иркәләү аны туйдырадыр, дип уйлаудан гына бик еш назламый. Юкса ул Фатыйма идән юган яки көзге алдында әле бер. әле икенче күлмәген киеп караган чакларда үзен чак тыеп тора.
Хатын-кызның мондый кыланышы тәннәрендәге барлык күзәнәкләре ир- ат назына сусап «кычкыра башлавы» икәнен Гыймай каян белсен! Ул үзенен тәнендәге бөтен әгъзаларын акылга буйсындыра килде. Моңа Гыймайның гомер буе авыр эштә эшләве, әбиләренең «хатын-кызга текәлеп карау да гөнаһ. Ул—күз белән зина кылу»,—дип тукып торулары да өстәлгәч, хатынының теге яки бу җире «ялгыш» ачылып киткән чакларда карашын читкә бора иде. Ә хәйләкәр Фатыйма аны барыбер үз кармагына эләктергәләп торды. Бервакыт Фатыйма урындыкка басып тәрәзә пәрдәләре элеп торганда ниндидер кинәт хәрәкәт ясады һәм стенадагы кадакка эләгеп күлмәге ертылды. Тәрәзә янагынын буявы кибеп җитмәгән икән, Фатыйма «ялгыш» буяулы янакка тотынды. «Бөтен нәрсәне буяп бетерәм инде, пәрдәләрне иртәрәк элгәнмен».—диде ул һәм иренен кочагына сикереп төште. Ертыла башлаган күлмәк тагын каядыр эләкте.
—Бар,—диде ул,—мина әнә тегеннән халатымны алып кил.—Гыймай эчкәрге яктан халатны эзләп табып алып чыкканчы хатын идәндә торган буяу савытына бармагын тыгып тәненен бөтен җирен буяп бетерде.
—Син бөтенләй буялып беткәнсең икән.—диде Гыймай,—тәнеңне спирт
белән сөртергә кирәк —Ул шкафтан спирт алып Фатыиманын тәнен сөртә башлады Шунда ул үзен тыеп кала алмады, көпә-көндез Фатыиманын кочагына ауды Аннан сон. гөнаһ эшләгәндәй, хатынына туры карарга оялып йөрде.
Инде уллары Заһит та аякка басты. Ул бик кызыксынучан малай булып чыкты. Бервакыт ул мунчага әнисе белән генә барды. Ләүкәдә әнисе киерелеп- киерелеп чабынган чакта малай әнисенә карап-карап торды да: «Әни. нигә менә бу әйберләр миндә юк?»—дип, әнисенен чабынганда сикереп-сикереп куйган тулы күкрәкләренә күрсәтте
—Син бит малай кеше, улым Ә малай кешеләрдә андый нәрсапәр булмый
— Мондый нәрсәләр генә буламыни'’
—Күп сорашырга сина иртәрәк әле. Чистый Заһит —Сон, мин Заһит бит инде.
—Әйе. улым Син—Заһит
Мунчадан кайткач, Фатыйма улынын кызыксынуларын Гыймайга сөйләде
— Моннан сон мунчага үзем белән барыр, болай ярамас,—диде Гыймай —Минем арканы кем ышкыр?
— Малайны кайтарып куйгач, үзем ышкырмын
Йоклаганда онәп бстсрмәсә дә. Фатыйма ире белән мунча керергә ярата иде. Гыймай Фатыйманы ләүкәдә тәгәрәтә-тәгәрәтә чаба Чаба-чаба кызып китә, мондый чакларда ул Заһигка охшап китә кайнарлана, җитезләнә, кагылсан. ватылыр дип тормый
Мунчала күнслләрс якынаеп алган чакларда Гыймай —Әллә Заһи гка иптәшкә тагын берәр малай апкайтмйкмы. әнкәсе.—ди Тик иренен соравын Фатыйма күпвакыт ишетмәмешкә салыша яки «Бусы да икегә торырлык әле»,—дип жавап бирә
— Бер бала—юк бала, диләр бит.—ди Гыймай
—Халык нәрсә әйтмәс Сигез сыер асраганчы—симез сыер асра.—дигән сүзләр лә халыкныкы
—Сүз сыер турында бармый бит әле —Халык маңгайга бәреп әйтми Балага да кагыла бу сүзләр Фатыйма күнсленнән тагын бер малай яки кыз табарга каршы түгел Ләкин ул: «Гыймай кебек берәр у род туып куйса,—дип уйлый да куркып куя —Җитмәсә, ул кыз бала булса. Тфү. тфү! Әстәгъфирулла тәүбә Аяклары бигрәк этнеке кадәр генә Утырып торганда кеше төсле, торып басса— маймылнын маймылы Ярый әле. Ходай «теге* нәрсәне жагләмичә чәпәгән «Бурычын» еш үтәмәсә дә. анысына зарланырлык түгел »
Тик барыбер Заһит истән чыкмый Хәзер Фатыйма зчке киеренкелек белән Заһитны котә. Кайда да булса очрашырга тиеш бит инде алар Өйгә генә килеп чыкмасын Гыймай анын белән очрашканны белсә, мәнге кичермәячәк Ә Фатыймага Гыймай бик кирәк Чөнки ул анын бөтен гөнаһларын каплый
Заһит белән Фатыйма бөтенләй көтелмәгән жирдә очрашты Фатыйма кибеттән мәктәп аша кайтып йөри иде. Мәктәп капкасын керүгә, аны бер кул эләктереп аллы «Фатыйма!»
—Заһит!—Алар бер-берләренә карашып тордылар Заһит әйбәт костюм- чалбардан. Муенына галстук тагып җибәргән —Әллә берәр начальник буазынмы ’
— Мин һәрвакыт үземә үзем начальник.
—Сине төрмәдә дигәннәр иде бит але
Кеше ни сөйләмәс
—Ә монда нишләп йөрисең?
—Яшим.
—Кайда?
—Әйдә, күрсәтәм.—Заһит Фатыйманы җитәкләп мәктәп гаражына таба
сөйрәде.
Йозак өстән эленеп кенә куелган икән. Заһит йозакны элмәгеннән алды да, гаражның кечкенә капкасын ачты. Ут кабызды. Ике машина сыярлык итеп эшләнгән гаражнын подвалы бик зур иде. Заһит подвал капкачын ачты: «Әйдә, гүзәл королева, минем апартаментларга да кереп чыгыйк».
—Юк. мин куркам,—диде Фатыйма.
—Мин барында беркемнән дә курыкма,—диде Заһит күкрәк кагып.— Мин паханнын үзеннән фәлән жиремне ялаткан кеше.
Заһит Фатыйманы этеп диярлек төшерде. Утны кабызып җибәрүгә Фатыйманың күзе дүрт булды. Әйтерсен бу подвал түгел, кибет склады. Монда җанын ни тели—шул бар.
Заһит ниндидер дегетле капчыктан алтын алкалар, йөзек һәм беләзекләр тартып чыгарды.
—Мин бурычымны түләргә яратам: мә, ал үзенә ошаганнарын.
Фатыйманың күзләре янды.
—Каян болар?
—Син анын каян икәнен сорама. Бирәләр икән—ал!
Фатыйма йөзекләрнең әле берсен, әле икенчесен киеп карады. Кайсын алмый калдырсаң да жәл. Хатыннын комсыз карашын күргән Заһит: «Ярар, ал барсын да,—диде.—Өенә алып кайтып берәр жиргә яшереп куй. Кирәге чыгар».
Заһит алтын әйберләрне чистарак чүпрәккә төреп, Фатыйманың сумкасына чумдырды. Байлыкка табынучы хатын шатлыгыннан сикеренде.
—Рәхмәт, Заһит, мәнге онытмам.
—Рәхмәтен теге вакытта өендә әйткәнчә әйтерсен.—Заһит чишенә башлады. Фатыйманың өстендә җиңелчә күлмәк кенә иде. Аны салып ыргыту озакка бармады.
—Һаман чибәр үзең,—диде Заһит хатыннын бар җирен капшап.—Әйдә, менә монда минем йоклый торган урын. Синен караватын түгел—түгелен, ләкин шунсы шәп: моннан егылып төшмисен.
Бер почмакта кыйммәтле кием-салымнардан җәелгән урын бар икән, Заһит Фатыйманы шунда күтәреп салды. «Шундый кыйммәтле кеш туны өстендә йоклыйсынмы син? Димәк, син чынлап карак»—диде Фатыйма.
—Әйе. кешеләрнең «артык» әйберләрен алып чыккалыйм. Менә бу тун әле бер дә киелмәгән. Хәгга яка астында этикеткасы да бар. Шкафта аны көя кисеп ятар иде, ә монда мин анын өстендә ауныйм.
—Әллә нинди хатын-кызлар алып керәсеңдер әле.
—Әллә ниндиләрен түгел, шәпләрен генә.
—Әле син миннән шәбрәкләрне таптыңмыни? Мин иремә хыянәт итә- итә сине өемә кертәм. Ә син...
—Сина бит иренә хыянәт итү ошый. Син Гыймайны мыскыл итүдән тәм табасын.
Фатыйма Заһитка каршы әйтә алмады. Дөрестән дә ул Гыймайга этлек эшләүдән тәм таба. Гыймайның көне буе таш кисеп кайтканнан сон рамнар ясарга чыгып китүе, кулына бераз акча керсә, алтын кош тоткан баладай сөенә-сөенә акчаларын Фатыймага тоттыруы һәм кечкенә сумма өчен дә эчке горурлык кичерүе хатынга һич ошамый. Менә ичмасам Заһит! Алтын өстендә ауный. Урлаган икән—урласын. Бөтен кеше урлаша.
Заһит белән кыйммәтле тун өстендә котырганда Фатыйма шулай уйлады
Алар кинәнгәнче, арыганчы әүмәкләштеләр. Затлы туннын йомшак мехы Фатыичанын тәнен иркәләде Бу иркатәү хәтта Заһитнын назларын күмеп китте. Хәер. Заһит иркәли белми иде: ул эт кебек ырлый, мәче кебек тырный, усал тәкә кебек сөзә. Фатыйманы елан кебек итеп бөгәрли. Ә Фатыйма мона шаг. Аны һәрвакыт кайнарлап тору кирәк.
«Эшләп* арыгач алар икесе ике якка тәгәрәде. Бераз сөйләшерлек халгә килгәч Фагыима -Ничек яшәргә уйлыйсын '»—дип сорады.
— Мин уйламый гына яшим.—диде Заһит —Мине уйларга өйрәтүче булмады. Һәркем үзенә буйсындырырга теләде. Ә хәзер мин буйсынмыйча, уйламыйча яшим. Әнә минем бер дустым бар иде. Университетны кызыл дипломга бетерде Нәрсәдер уйлап тапты. Ләкин анын уйлап тапкан әйберен алучы булмады. Эш табалмыйча иөрде-иөрде дә, Америкага китеп барды Хәзер анын уйлап тапкан машинасын Америкадан безнен ил сатып алган Минем дустым анда байлыкка күмелеп яши
—Синен бу подвалын да ярлы түгел,—диде Фатыйма —Кем бирде сина моны?
—Бу мәктәптә минем дядя завхоз булып эшли. Шәп мужик. Яши белеп яши. Мәктәпкә ни кайтса да яртысы аныкы Әллә син бу подвалны болаи гына бирделәр дип уйлыйсынмы? Тоттырырлар Монын очен мин ана гомерлеккә җитәрлек гүләдем. Бушка бирсә дә була иде бит Барыбер жәи көне монда эт тә керми. Жәй генә түгел, кыш көне дә буш тора бу гараж Мәкгәпнен тракторын директор үз малаена алып бирде Бер алама «Москвич»лары бар иде. ансы минем абзый кулына күчте Талау, урлау заманы бит. Беркем сүз әитми. Чөнки беләләр күрүеннән күрмәвен яхшы
Фатыйманын дөньяга үз карашы булмаганлыктан. ул Заһитнын кочагында иркәләнеп ягуны гына белде. Дөньянын башка яклары анын өчен кызык |үгел иде Гомумән, ул кешедә тән барлыгын белә, калганы анын очен түгел. Дөрес, кайвакытта ан дигән нәрсә уянгалап куя. Ләкин андый мизгел яшен кебек тиз узып китә. Заһит анын шундый икәнлеген яхшы анлыи Фатыймага хайвани тупаслык ошый. Ныграк интектергән саен ул күбрәк ләззәт алачак Ләкин хәйләкәр Заһит аны назлаштырып, сыйпаштырып озак котырта Фатыйманын бөтен гәне калтырый башлый, түзәрлеге кашый «) Заһит инде аңа якынаям дигәндә генә сикереп торып, озаклап су эчкән була, йә аркам кычыта, кашы әле, дип. озак юынмаудан кушиаклаган аркасын Фатыймага бора. Фатыйманын түземе бетә: ул тычканга ташланган мәчедән үз кирәгенә ташлана. Аннары инде ятакта «акулалар* сугышы башлана
Фатыйма ул көнне өйләренә сон кайтты
—Нигә бик озакладын?—диде Гыймай Мәскәүдөн товар кайтты, шулармы берәмтекләп кабул игәргә кирәк Безнен хуҗаны беләсең бит: безгә генә ышанмый, бөтенесен үзе саклап тора.
-Мин эштән кайтышлый кибетегезгә сугылдым.—диде Гыймай,—икенче смена кызлары сине өенә каигып китте, диделәр.
—Без бит товарны икенче складка бушаттык,—дип гиз арада хәйләсен тапты Фатыйма.
—Малай сине көтә-көтә йоклап китте
— Бик әйбәт.
—Балага ана назы да кирәк бит
—Атаннар сүзен сөйлисен.
—Минем атамнар сине начарлыкка өйрәтәмени ’
Азармын фикере искерде инде. Бала барлык кыенлыкларны күреп үсәргә тиеш. Аны назлап утырсан. үзен-үзе яклый алмый торган мәми авыз булып үсәчәк ул Тормышмын ни икәнен белсен.
Ир белән хатын ул көнне шактый кызышып аллылар Гыймай балага
күбрәк игътибар, наз кирәклеген төшендерергә тырышты Йомшаклык, иркәләү бата күңеленә мәрхәмәт орлыклары сибә Киләчәктә без балалар кулына калачак кешеләр, диде. Гыймай хатынына күптән әйтеп килә торган үпкәсен кабатлады:
—Кайчан үзебезнең балабыз була инде?
Фатыймага шул житә калды:
—Заһит үзебезнеке түгелмени? Яхшы булып кыланыр өчен генә син аны үз исеменә яздырдыңмыни?
—Заһит үзебезнеке, ләкин бер бала...
Фатыйма Гыймайнын авызын тиз томалады.
—Бездә хәерчеләр болай да хәттин ашкан. Табасын килсә—үзен тап. Ә син киләчәктә безне балаларыбыз карар, дип өметләнмә. Безнен киләчәгебез—картлар йорты. Хәер, дөньялар болай барса, картлар йортында да урын калмас әле.
Г ы иман бәхәсләшүнең мәгънәсе юк икәнлеген анлап ятарга җыена башлады. Хатын икенче бүлмәгә кереп Заһит биреп җибәргән алтын әйберләрне гиз генә диван астына тыкты да. йокы күлмәген кияргә дип көндезге киемнәрен салды. Шулвакыт шыпырт кына Гыймай пәйда булды. Фатыйма тиз генә утны сүндермәкче иде. Гыймай аның кулларыннан эләктереп алды: -Ояласынмыни?»— диде ул.
—Оялам шул. Гомумән, мин бәләкәй чактан оялчан булып үстем. Хәтта кызлар белән су коенырга да ояла идем.
—Шуна күрә үзеннән олы малайлар белән ерак күлгә барып коена идегезме?
Заһит янында шактый гына коньяк чөмереп кайткан Фатыйма кинәт кыюланды һәм ире каршына килеп басты: «Әйе шул. Житкән егетләр белән төнлә су коендым Шуннан?..»
—Шуннанмы?—Гыймай көрәктәй кулы белән Фатыйманың яңагына чабып җибәрде. Һич моны көтмәгән Фатыйма очып барып бүлмә почмагына ауды.— Бусы телең өчен, ә бусы...
Гыймай хатынының тәнендәге тешләнгән, күгәргән, кызарган җирләренә төрткәләп: «Бусы азгынлыгын өчен».—дип тагын берне өстәде. Аннары ынгырашып яткан хатынын тартып торгызды да. нидер уйлап тиз генә ишегалдына чыгып китте. Кергәндә анын кулында бер учма кычыткан иде. Фатыйма өстенә кимәгән килеш һаман аңгыраеп басып тора иде. Гыймай аны диванга бәреп екты да Фатыйманың гел кычытып торган җирен кычьггкан белән чабарга тотынды. Хатын үрле-кырлы сикерде, ләкин кычкырмады. «Авыртмый, авыртмый, авыртмый»,—дип үртәде ул ирен.
—Азуын җиткән икән, оятсыз.—дип. Гыймай хатынын бүлмәсендә калдырып чыгып китте.
Фатыйма:
•Заһитка әйтеп монын иманын укыттырмасаммы?»—диде ул тешен кысып. Кычыткан чапкан җирләр үтереп сызлый иде. Хатын ул җирләрен одеколон белән ышкылы. Гыймайнын ачуын чыгара алуына хәтта шатланды ул. Бераздан Фатыйма торып, кием шкафының ишегенә ябыштырылган көзге каршына килеп басты. Заһит үпкән эзләрне кычыткан кызарткан, хәтта кайбер җирләре чабырып чыккан иде.
•Заһит чын-чынлап ярата мине.—дип уйлады ул.—Никадәр алтын әйберләр биреп җибәрде. Гыймай көне-төне рамнар ясап картайса да. монын кадәр байлык туплый атмаячак. Заһит урлаша икән—урлашсын, Безнен кибет хуҗасы урламый гына баеганмы әллә? Бай кешегә беркем берни әйтә алмый. Кибеттә сатучы булып эшләүче күпме кызларны мыскыл итте. Дәшмибез, чонки эштән куачак. Байлыгы арткан саен әшәкелеге арта. Хәзер ана гыйффәтле кыхтар гына кирәк. Кибеткә эшкә керергә килгән кызларны ин беренче үз кабинетына алып кереп дапрос ясый. Алдашканыңны белсәм эштән куам, дип куркыта.
Г ыиффәтле кыпарга ул тиз генә кагылмый Алар янына чыгып эшләгәннәрен күзәтә һәм кызлар бераз уяулыкларын югалтып алсалар, берәр кыйммәтле әйберне чәлеп үз кабинетына яшереп куя. Күпмедер вакыт үткәч. «Кызлар, безнен теге кыйммәтле әйберебезне сатып алмадылармы ате?—дип сорый — Алмаган булсалар үземә кертегез, берәү шалтыратып шуны сораган иде».—ди Әнә Сөмбел белән ни булды Шундый чибәр, чәчләрен күрсәтмичә ак яулык бәйләп килгән иде беренче көнне Сәгыйтъ Хәмитович ана -Бу мәчет кибете түгел, син озын итәкле күлмәген, муеныннан урап бәйләнгән яулыгын белән минем клиентларымны куркытып бетерәчәксең. Бездә эшләргә теләсән. киеменне алыштырырга туры китер, матурым»,—диде.
Сөмбел бик озак эзләп, таныш кызлары аша гына тапкан иде бу эшне. Ә ак яулыкны ул әнисе кушуы буенча иптәш кыхтарына ияреп бәйләгән иде Кыз аны ничек тиз бәйләсә, шулай сатып та атты: «Ходай кичерер Кием атыштырганга карап кына минем күнелем үзгәрмәс Аллага шөкер, иманым нык. аны яулык кебек кенә алыштырырлык түгел».—дип үз-үзен юатты Сөмбел. Ул әле таудан төшә башлагач тукталып кату мөмкин түте.гтеген анламыи иде. Башка кыхтар кебек киенеп килгәч Сәгыйть Хәмитович «Менә бит. ә! Нинди чибәрлекне яулык астына яшереп йөрисен. Матурлык бит ул Ходай тарафыннан сирәк кешеләргә генә бирелә торган байлык»
Сөмбел жинелчә киенеп иори башлагачлөрсстән дә. анын товарын сатып Ш1учылар күбәйде Хәтта күптән сатылмый яткан кыйммәтле суыткыч, савыт- саба юу машинатры да хутка китте.
— Менәбит. матурым,—диде чужа кызны хуплап.—бездә кешене киеменә карап бәялиләр.
Һәм Сә1ыйть Сөмбелгә: «Бусы лично минем үземнән премия.—дип ана зур гына сумма бирде —Теге сатучыларга әйтмә, юкса көнләшү китәчәк. Ә мин коллективмын тату булуын телим»
Сөмбел бу акча1арга бик сөенде. Эшләр шулай әйбәт кенә барганда Сөмбел эшли торган бүлектән бер кыйммәтле әйбер югалды Сәгате-минуты белән моны хужага җиткерделәр. Сәгыить кытны үз кабинетына чакыртты —Йә. нишлибез инде,—дип. хужа Сөмбелгә текәлде —Белмим, абый.
--Ничек белмисен? Үзен сата торган һәр нәрсәне барлап торырга тиеш син. Иртән килгәндә бар идеме?
—Белмим, абый.
—Димөк.белмиссң. Белмәгәннең беләге авыртмый, дисендер Сөмбел дәшмәде.
—Алай. алай. Син белмисен.
Сәгыйть бүлмә буйлап йөренә башлады Йөзенә бик уйчан кыяфәт чыгарды, аннары кышын җилкәсенә үзенен кулын куеп «Нишләргә икән сон инде синен белән?—дип кышын күзләренә карады.—Бик яшь. бик чибәр үзен Ә чибәр сатучылардан әйберне күбрәк аталар Хезмәт хакын әйбәт булыр иде. Ләкин берни эшләр хәл юк Чыгарырга туры килә •• Ул өстәл тартмасыннан кәга тьләр алып нидер язарга тотынды
Сөмбелнең коты очты. Эш табып, ой тә акча кайтара башлагач әнисе белән сеңелләре ничек сөенгәннәр иде. Теге көнне хужа биргән акча ике айга фатирга түләргә житге. Җитмәсә Сөмбел иптәш кьтары алдында күп акча алуы белән бераз мактанып та алган иде
Кыз хуҗаның каршысына килеп башын түбән иде. Анын күзләрендә яшь иде.
Сәгыйть абый, үтенәм сездән, мине эштән чыгармагыз Онисм җыештыручы булып эшли. Ә җыештыручыга, үзегез беләсез, күпме генә гүлиләр Икс сенлемнс укытасы бар.
—Мин кибетемдә караклар тота алмыйм,—диде Сәгыйть Хәмитович.— Читтәге карактан котылып була, өйдәгесеннән—юк.
—Мин карак түгел!—диде Сөмбел күз яшьләрен сөртеп,—Ә югалган әйберне эш хакымнан тотып калырсыз.
—Ничә ай бушка эшләп йөриячәгеңне күз алдыңа китерәсеңме сон син°
—Китерәм.
Сәгыйть йомшаган булып кызның башыннан сыйпады.
—Күнелең сафлыгына ышанам.—Сәгыйть кызнын иягеннән готып башын югары күтәртте —Шундый матур күзләр алдамаслар, дип уйлыйм. Йә, ярый, үзең әйткәнчә, товар бәясен эш хакыннан тотып калырбыз. Ә хәзер, марш! Үз урынына бас. Эшлә!
Сөмбел шатлыгыннан хужасынын бит очыннан үбеп алды да йөгереп чыгып китте. Сәгыйть исә бу кызны ничек кулга төшерергә икән дип баш ватты.
Оясын яшереп саклаган сандугач кебек, Сөмбел үзенен сафлыгын сакларга тырышты. Сәгыйть Хәмитович аны үзенә ияләштерер очен еш кына кабинетына чакырып атды. Бергәләп чәй эчкән чаклары да булды. Ләкин Сәгыйть Хәмитович «ялгыш» кына кызның ботына кулын куйса, яки кәнәфидән торганда кулын иңнәренә салса, Сөмбел корт чаккандай сикереп тора. Андый чакларда Сәгыйть Хәмитович: «Гафу, матурым, гафу»,—дип куя һәм эше турында сораштырырга тотына. Исәбе: кызнын сизгерлеген оету, кулга ияләштерү.
—Йә. ничек сон?—дип сүз башлады ул бер көнне,—Безнең кибеткә ияләшеп буламы? Кызлар обижать итмиләрме? Гаиләдә эшләр көйлеме?
—Рәхмәт. Сәгыйть Хәмитович. Кибетегез миңа бик охшый. Сатучылар да әйбәт. Ә гаилә хәлләре...—Кыз жөмләсен тәмамлый алмады, тамагына кайнар төер утырды. Күхләреннән яшьләр тәгәрәп төште.
— Нәрсә, матурым, гаиләгездә берәр бәхетсезлек бармы әллә?
—Әйе. Сәгыйть абый.
—Әниен чирлиме? Сенелләрен берәр бәлагә юлыкканмы?
—Юк, әни исән-сау, Аллага шөкер. Сеңелләр дә әйбәт кенә.
—Алайса, мин берни аңламыйм.
—Әнине эштән чыгарганнар.
Сәгыйть тозлап-борычлап сүгенеп куйды. Аннары:
—Әниен җыештыручы дигән иден. Нәрсә җыештыра иде ул?
—Теге «Олимпия» кибетен.
—Хуҗасы кем әле анын?
—Мин аны ныклап белмим. Ниндидер хатын-кыз.
—Алай!—Сәгыйть уйланып идән буйлап йөренде, аннары кинәт бер карарга килеп:—Әле әниен өйдәме?—дип сорады.
—Өйдә!
—Әйдә, алайса сезгә киттек.—Сәгыйть Хәмитович машинасын чакыртты. Шәһәр зур түгел, Сөмбелләргә тиз барып җиттеләр
Сөмбелнең әнисе аларны бераз гаҗәпләнебрәк каршылады. Сөмбел ашыга- ашыга:
—Бу безнен хуҗабыз, Сәгыйть Хәмитович була,—дип кунак белән әнисен таныштырды.
—Рәхим итегез,—диде ана.—Хәзер чәй әзерлим.
Ләкин ана Сәгыйть Хәмитович:
—Без озакка түгел, чәйләр куеп тормагыз, ханым—диде.
—Сөмбел мина сезне эштән алганнар, дигән иде. Шул дөресме? Мөмкин булса, сәбәбен аңлатыгыз әле.
—Сәбәбен кем белгән инде анын. Пычрак көн иде. Кибеткә кешеләр күп килде. Мин җыештырып өлгерә алмаганмындыр ахрысы. Октябрина Николаевна үзенә чакырып алды да: «Мина ташбака кебек: «кыймшаныиммы-
юкмы»—дип йөргән эшчеләр кирәкми. Документларынны ал да. үзенә башка урын эзлә*,—диде.
—Алай, алай,—диде Сәгыйть Хәмитович,—Сезнен хужа Октябрина Николаевна бит әле, исемә төште Әйе. кызу канлы хатын Тик бер ягы әйбәт: тиз кыза, тиз сүрелә. Шалтыратып карыйм ате. батки кире алыр Ярамый бит инде артыгын кыланырга.
Сәгыйть Хәмитович кесә телефоныннан Октябрина Нико.заевнага шалтыратты.
—Алло, алло. Октябрина Николаевна. исәнмесез. Сезгә Сәгыйть Хәмитович шалтырата иде Нинди Сәгыйть Хәмитович дисезме.1' Оныттыгызмыни9 Предпринимательләр җыелышында бергә утырган илек. Әйе. әйе. хәтерегез яхшы икән Мин «Алдым-бирдем» кибете хужасы Нинди йомышмы ’
Сәгыйть Хәмитович телефоннан сөйләшкәндә өйдә хәтта йөрәк типкәне дә ишетелерлек тынлык урнашты Ә Сәгыйть сөйләшүне юри озаккарак сузарга тырышты.
—Йомыш, дип. әлләни йомыш юк инде Хәлләрегезне беләсем килде. Хәлләр әйбәт дисез инде алайса. Ансына мин шат Тик сезгә бер кечтекн генә үтенеч барые Ниндиме?—Сәгыйть Сөмбелнен әнисенә карады — Исемегез ничек әле, апа?
—Хәгимә.
—Сездә җыештыручы булып Хәтимә ханым эшләгән икән. Сез аны эштән чыгаргансыз.—Телефонда тавыш янгырап торды, тик аны анларлык түгел иде. Сәгыйть сүзен дәвам изге — Ну. һәрберебез кеше бит. Кайсыбызда андый гына гөнаһ юк. Октябрина Николаевна. Бәзки кире алырсыз, ә ’ Мин аларнын гаиләсен беләм Эшчән. тәртипле гаилә. Әле менә бер кыхзарын үземә эшкә алдым Нәрсә? Ансы инде әйтмәсәгез дә билгеле. Буш итмәм, азбәттә Йә. ярый алайса, киленлек. Бик зур рәхмәт сезгә. Октябрина Николаевна Хәзергә хушыгыз. Бер килеп чыгармын әле сезгә.
Сәгыйть Хәмитович бик зур эш эшләгәндәй үзеннән канәгать калып: «Иртәгедән эшкә чыга аласыз. Хәтимә ханым,—диде.—Ә син. Сөмбел, бүген кибеткә барып тормасан да ярый. Эш вакыт ы бетеп килә
—Сезгә нинди рәхмәтләр әйтсәм лә әз булыр инде,—диде Хәтимә. Алар сөйләшкәндә кухняда чәй кайнап утыра иде. Сәгыйть Хәмитовичны көчләп диярлек табынга утырттылар. Ул үзенен телефоныннан шоферына әмер бирде «Ибрай. очып кына «Тәм-том»нан бер торт апкил.
—Кирәкмәс иде инде. Сәгыйть Хәмитович,—диде Сөмбел —Базай да безнен өчен бик зур эш эшләдегез.
Шофер торт алып килгәнче табындагы сыйлар белән чәй эчә тордылар
— Киләсегезме белгән булсам, коймак пешерен торган булыр идем.—диде Хәтимә өстәлдәге сыинын сыеклыгына кыенсынып
—Кыенсынмагыз, Хәтимә ханым. Ипи белән май—шул ук коймак инде ул. Без үзебез дә әлләни ашап үсмәгән
Чәй эчеп утырганда Сәгыйть Хөмитовичнын шоферы зур каплы торг һәм берничә шоколад алып керде. Үзе шунда ук чыгып китте
-Мин шоферымны алдан ук кисәтеп куйдым: әгәр мин бер эш кушсам, икеләтә итеп үтә. дидем,—диде Сәгыйть Хәмитович
Болар чәй эчкән арада ике кыз да кайтып керде
— Базар минем сснслләрем,—дип таныштырды Сөмбел
—Нәселегез белән чибәрләр икән,—диде Сәг ыйть Хәмитович
Гәүфикъдары булсын инде,—диде Хәтимә О кы чармын кү зе табындагы тортка төште
—Сездә утыру күнелле булса да. миңа китәргә вакыт.—дип Сәгыйть хуҗаларга рәхмәт әйтеп урыныннан кузгалды.
—Нинди әйбәт кеше!—диде Хәтимә.
—Корсагы менә бу табак хәтле,—дип калды кечкенәләр һәм корсакларына табак каплап Сәгыйть Хәмитович кебек итеп йөреп күрсәттеләр
—Көлмәгез кешедән,—диде әниләре.
—Без бит шаярып кына,—диде кызлар һәм өстәлдәге тортны ботарларга тотындылар. Кызларны кухня ягында калдырып, Сөмбел белән әнисе олы якка чыкты. Алар икәүләшеп Сәгыйть Хәмитовичны мактадылар.
—Байларның бер-берсенә сүзе үтә шул,—диде ана.
—Әйе. Сәгыйть абый бик әйбәт кеше,—дип раслады әнисенең сүзен Сөмбел.
—Син тырышып эшлә инде, кызым. Хәзер эш табулары ай-һай авыр.
Ана белән кыз Сәгыйтьне мактаганда хужа үзенен машинасында эчтән генә елмаеп бара иде. Ул Сөмбелне кулга төшерер өчен тагын ниләр эшләргә икән, дип уйлана. Бу эш шәп барып чыкты. Октябрина Николаевна Сәгыйтьнен үтенечен кире какмады: Сәгыйть соравы буенча Хәтимәне эшеннән чыгарды һәм шул ук кешенен үтенече буенча хатынны эшенә кире кайтарды. Бу кәмитнең Сәгыйть Хәмитовичка нигә кирәген сорап тормады
Сөмбел иртәгесен эшенә очып баргандай барды. Ул Сәгыйть Хәмитовичка рәхмәт әйтеп чыгарга уйлады. Кыз ишектән күренүгә үк: «Нишләп кабинетым яктырды дисәм. Сөмбел кергән икән»,—дип кызны каршылады.
—Сәгыйть абый, сезгә барысы өчен дә рәхмәт инде
— Кунак ашы—кара каршы диләрме әле —Сөмбел хуҗанын сүзләреннән сагаебрак калды. Төлкедәй сизгер Сәгыйть кызнын сагайган күзләренә карап: «Мина нигәдер ышанып җитмисен, ә мин тырышып йөргән булам.. .»>— Сәгыйть үпкәләгән кыяфәткә керле. Сөмбелдән читкә борылып кәгазьләрен актара башлады. Сөмбел хуҗаның хәтерен калдыруына үз-үзен битәрләде. Аның сүзсез генә чыгып китәсе килмәде.
—Сәгыйть абый, мин сезне рәнҗетергә теләмәгән идем, гафу итегез инде. Ә кунак ашы дигәнегез безнең кулдан килә торган эш булса, без әзер.
Сәгыйть Хәмитович кызг а нидер әйтергә теләде, ләкин шулвакыт телефон шалтырады. Аны каядыр чакыралар иде бугай, ул торып басты. Сөмбел дә чыгып китәргә кирәклеген анлады. Ишектә алар ничектер бергә туры килделәр. Сәгыйть Хәмитович ботинкасына иелгән булып, ялгыш кына кагылгандай кызнын калку күкрәгенә битләре белән ышкылып алды. Сөмбел аны-моны уйлап өлгергәнче битеннән үпте һәм яшьләрчә җитезлек белән кабинетыннан чыгып китте.
Сөмбел моны аталарча ярату дип кабул итте, ә күкрәкләргә ышкылу— ансы тыгыз җирдә була торган хәл. Әнә, автобуста ничек кысмыйлар! Иртәнге сәгатьләрдә бигрәк тә.
Кыз үзен шулай тынычландырып эшкә кереште. Көне буе күтәренке күнел белән эшләде. Хужа каядыр китеп, юкка чыкты. Сатучы кызлар «Сине хужа кая алып барды?»—дип сорашканнар иде, Сөмбел дөресен әйтмәде: «Складка!»—дип кенә куйды.
—Безнен хужа төлке кебек ул, син саграк бул,—дип кызны кисәттеләр. Сөмбел үзе дә ниндидер эчке киеренкелек халәтендә йөрде. Ләкин Сәгыйть Хәмитович берничә көн Сөмбелне бөтенләй күрмәгән-белмәгәндәй йөрде. Бер атналап вакыт үткәч кенә болай гына сорагандай: «Теге әйбер табылмадымы?»—дип кызыксынып алды. «Юк!»—дигән җавап ишеткәч, аны- моны әйтми китеп барды.
Ниһаять, хәйләкәр төлкенең түземлеге бетте: Сөмбелне кабинетына чакыртты. Сөмбел кабаланып кергәч, юри башын калкытмый утырды. Сөмбел ике тапкыр: «Исәнмесез, Сәгыйть Хәмитович!»—дип кабатлагач кына: «Ә-ә, Сөмбел матурым, син икәнсен,—дип әйтеп куйды һәм:—Мин сине ике айга сынау шарты белән алган идем. Сынауны бик әйбәт уздын дип булмый —
Сәгыйть күзлеген күтәреп кызга карады.—Нишләргә инде синен белән Килешү төзергәме—юкмы9»
Сомбелнен йөрәк тибеше ешайды Ул ни дияргә белми хужага карады Хужанын йөзе кырыс, карашы ачулы кебек иде
—Сәгыйть абый, үзегез күрдегез бит безнен торчгышны
— Күргәнгә аптырап утырам менә. юкса, бүгеннән куып чыгарыр идем,— диде Сәгыйть Хәмитович
—Сәгыйть абый, әйбәт кенә эшлим бит инде
— Начар эшләсәк, сөйләшеп тә тормас идем
—Калдырыгыз, зинһар. Сәгыйть абый, ни кушсагыз, шуны үтәрмен,— диде кыз.
Сәгыйть озак кына уйланып утырды. Аннары бер карарга килеп сикереп торды.
—Йә ярар, әниен. сенслләрен хакына эштә кадырам. Менә бу килешү кәгазенә кул куй.
Сөмбел кәгазьгә язылган сүзләрне укып та тормыйча кул куйды
—Нишләп укымаган килеш кул куйдын?—дигән булды Сәгыйть
— Мин сезгә ышанам. Сәгыйть абый, —диде Сөмбел Артык киеренкелектән анын тамагы кипте. Ул иреннәрен ялап куйды. Сәгыйть Хәмитович суыткычны ачып бер шешә минераль су алды.
—Берәр стакан эчеп куй әле менә бу шифалы суны,—диде —Хал кереп китәр үзенә.
Стаканга салганда ук күбекләнеп, чыпырдап торган су ачкылтым тәмле иде. Кыз тын да алмыйча стаканны бушатып куйды Тәне буенча рәхәт салкынлык йөгерде Ул инде чыгып кигәргә уйлаган иде. ләкин бер адым атлауга башы әйләнеп чайкалып китте Шуны гына көткән Сәгыйть Хәмитович аны кочаклап алып кәнәфигә утыртты
—Шатлыктан бу. шатлыктан,—дип сөйләнде үзе — Бераз хәл жыеп ат Стрессын үтсен
—Сез мина аракы эчердегез ахры. Сәгыйть абый. Мин исердем бугай
— Мина мон.тый яла яксан договорны ертып ыргытам.—Сәгыйть Хәмитович килешү кәгазен алды —Ертып ыргытам да куып чыгарам
Сомбелнен аны аракы кушылган газлы судан бераз томаланган булуга карамастан хужанын ачулы сүзләре акылнын бормалы юлларын узып тормыйча Йөрәгенә барып җитте.
— Гафу итегез. Сәгыйть абый.—диде ул —Сез әйткәнчә, шатлыктан исеребрәк киттем бугай
Сәгыйть газлы су шешәсен цирктагы фокус күрсәтүче тизлегендә икенчесе белән алыштырып куйган иде. Ул Сомбелнен сүзләренә һаман үпкаләгән булып кыланды
— Минем бернинди гөнаһым юклыгына сине ышандыру өчен хәзер мин бер кызны чакырам. Ул эчеп карагач ни әйтер икән Шиген калмасын өчен менә әле генә үзең суын эчкән шешәне тотып теге якка чыгып тор Мин аны синен кулыннан алып ана эчерермен.
Сөмбел:
Мин болай да ышанам сезгә,—дисә дә. Сәгыйть Хәмитович бер сатучы кызны алып керле. «Менә бу суны эчеп карагыз але Агу дип шикләнсәң, башта үзем эчеп карыйм*
Сәгыйть Хәмитович Сөмбел кулыннан сулы шешәне алып икс стаканга салды. Берсен үзе. икенчесен сатучы кыз эчте
Ну, ничегрәк?
Кы 1 җилкәләрен сикертеп куйды.
Мина калса, газландырылган шифалы су.
—Ярый, алайса,—диде хужа,—эшегездә булыгыз. Әгәр башыгыз әйләнгәнен тойсагыз, шундук мина кереп әйтегез.
Сатучы кыз чыгып китте. Сөмбел хуҗаны кыен хәлгә куюыннан уңайсызланып кабинетка чыкты. Анын инде баш әйләнүе узган, күнеле күтәрелеп, моңарчы татып каралмаган җиңеләю халәтенә күчкән иде. Ул тиктомалдан көләргә тотынды. Сәгыйть Хәмитович «җимеш» өлгереп җитте, дип Сөмбелнең чәчләреннән сыйпады.
—Мин сине үз кызым кебек яратам,—диде ул кызны куллары белән капшап.
—Мин дә сезне әтием кебек яратам,—диде кыз.
—Кил әле, алдыма утыр. Бер яратыйм үзенне.
—Ярамый, гөнаһ була.
—Әтинең алдында утыру гөнаһмыни?
Сәгыйть Хәмитович юмалый-юмалый кызны алдына утыртты. Башта аталарча чәчләреннән сыйпады. Әти кочагы күрмәгән кызга назлау ошады. Ә карт төлкенең калын иреннәре әкрен-әкрен кызның муеннарына барып җитте. Түштәге ике төймәнең ничек чишелгәнен дә сизми калды Сөмбел. Иреннәр оядагы сандугачка килеп җиткәч кенә айнып китте ул.
—Юк, ярамый, Сәгыйть абый, бу гөнаһ, бик зур гөнаһ.
—Гафу, сенлем, гафу, син газлы судан исереп киткән кебек, мин дә синең исеңнән исердем.
Кыз инде айнып килә иде. Ул кинәт ыргылып Сәгыйть Хәмитовичнын кочагыннан чыкты. Сумкасыннан кечкенә көзге белән тарагын алып чәчләрен төзәткәләде. Сәгыйть исә, каймакка тел очын гына тидереп алган мәче сыман, чыгып киткән кызга карап калды.
Сөмбел үз урынына чыгып баскач иптәшләренең йөзендә ниндидер үзгәреш сизде. Аларнын күзләрендә кызгану чагыла иде сыман. Ләкин кыз үзен гаепле тоймады.
Сәгыйть берничә көн Сөмбелне эзәрлекләми йөрде. Ләкин аның түземе озакка җитмәде—кызны чакыртты.
—Кызымны сагындым,—диде ул.—Кил әле. теге көнге кебек бер иркәлим үзеңне.
—Юк. юк, Сәгыйть абый, ярамый. Гөнаһ!
—Синен бар сүзен шул—гөнаһ. Ә бит мин сине бәхетле итәргә генә телим. Ходай ир белән хатынны яраткан икән, димәк, гөнаһ түгел.
—Мин бит сезнең хатыныгыз түгел. Никахка кадәр мин чит-ят ирләргә карамаячакмын. Сафлыгымны никахлы ирем өчен саклыйм.
Шулвакыт Сәгыйтьнен башына бик кыю бер фикер килде.
—Әйдә алайса никах укытабыз,—диде ул,—минем дә гөнаһлы буласым килми.
Сөмбел югалып калды. Сәгыйть кызның халәтеннән файдаланып, булдыра алган кадәр матуррак сайрарга тырышты.
—Мин сине байлыкта йөздерәчәкмен. Әниенне дә, үзенне дә кирәк җиргә машинада гына йөртерләр. Сеңелләреңне престижный мәктәпкә бирербез. Алар укып зур кеше булырлар. Ярлылыктан мәнгегә котылырсыз.
Сөмбел, ниһаять, кирәкле сүзне тапты.
—Сезнең бит хатыныгыз бар. Сәгыйть абый.
Сәгыйть Хәмитович бу сүзне көткән һәм анын җавабы әзер иде.
—Мин мөселман лабаса. Ә мөселманга ике-өч хатынга өйләнү дә харам түгел. Аллага шөкер, ике хатынны гына тотарга хәлемнән килә
Кыз болай гына котылып булмаячагын аңлады. Ул Сәгыйть Хәмитовичнын күлмәген ярып чыгам-чыгам дип торган корсагына, тамчы-тамчы тир бөртекләре тәгәрәгән битенә карап алды. Хәйләкәр һәм сизгер Сәгыйть Хәмитович гүя ки кызнын фикерләрен укып барган. Ул гади генә итеп:
— Карама йөзенә—кара йөрәгенә, диләр түгелме0 Ә йөрәк минем Аллага шөкер—аракы чөмереп, наркотик кадатып йөргән яшьләрнекеннән шәбрәк!
Сөмбел бу *ит тавы» белән яшәүне һич күз алдына китерә алмалы. Кабинеттан тизрәк чыгып китәр өчен генә. «Әни белән кинәшсәм ярыймы0*— дип сорады
—Әлбәлтә,— диде Сәгыйть Хәмитович — рәзе мондый олы эшне әниләр белән кинәшмичә эшлиләр. Уйлашыгыз, кинәшегез Ризалык бирмәсән дә үпкәләмим. Тик бер нәрсә
Сәгыйть чишеп булмаслык мәсьәлә алдында калган укучы кебек бер ноктага карап торды. Аннары авырлык белән генә:
— Минем тәкъдим кире кагылган очракта безгә аерылырга туры килер. Чөнки синен кояшка тин йозенне күреп тә янына якын бара алмау, ефәктәй чәчләреннән сыйпый алмау минем өчен зур газап булачак
Киткән чакта Сәгыйть Хәмитович Сөмбелгә бер төргәк бирде «Бусы әниенә күчтәнәч. Теге көнне сездә эчкән чәйнен тәме һаман телемнән китми Гаиләгезнен татулыгы, гади генә ризыкны да олылап табынга к\м —мине сокландырды,—диде ул —Димәк, ризыкнын кадерен беләсез. Ә бит але бездә бер сынык ипигә тилмереп яшәүчеләр белән бергә, икмәк кадерен белмичә, аны туптай типкәләп йөрүчеләр дә бар»
Сөмбел ул көнне өйләренә уйга батып кайлты. Әнисе анын йөзен күреп куркып китте
—Әллә эштән чыгардылармы, кызым?
—Юк. аннан да начаррак.
Ана аптырашта калды. Сомбел әнисен озак көттереп интектермәде, барысын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде Ана башта бик нәфрәтләнде «Мин аны юньле кешегә санап калган идем, ә ул азгын җан икән-.—диде. Әнисе эчендәге болсн ачуын чыгарып бетергәч. Сөмбел: «Онытып торам икән. Сә1ыить Хәмитович сина ниндидер күчтәнәч биреп җибәргән иде. менә- әнисенә төргәкне сузды Ана ана озак кына кагылмады. Ниндидер эшләр эшләп, күнелен бераз баскач кына төргәкне ачты. Ачты да. авып китә язды
— Нәрсә булды, әни?—диде Сөмбел әнисенең куркулы йөзен кургәч
-Үзен кара!—Ана торыкне кызына сузды Төргәктә бер чүмалә акча иле
Ана белән кыз бер-берсенә карашып уша баттылар
—Сине сатып алырга уйлаган бу'—диде ана нәфрәтләнеп — Баплар бөтен нәрсәне акча белән сатып алып була, дип уйлыйлар, ахры
Сомбел әнисен сүзсез зенә тынлап утырды. Акчаларга каран аптырашып утырганда кече кызлар—Нәсимә белән Рәсимә кайтып керле Нәсимә инде сигезенче сыйныфта укый, акчалы классташларына көнләшеп карый иде. Бу кадәр акчаны күргәч, анын күзләре яна башлады
—О-о!—диде ул.—Әллә берәр банк бастыгызмы?
— Юкны соиләмә әле,—лиле әнисе
—Әллә күктән (|>әрештәдәр төшердеме безгә б\ байлыкны0—диде Рәсимә Фәрештәләр бүләге булса —мина бер сотовый алып бирәсез Фотоаппаратлысын
—Сотовыйны башта мина,—диде Нәсимә —Безнен класста бер мин генә сотовыйсыз.
— Монда икебезгә дә җитә,—диде Рәсимә —Бу акчалар чынлап га безнеке булса, мин обедта каткан булка белән салкын компот чөмереп утырмас идем
—Сина. ач тәрегә, ашарга гына булсын.
—Ашау—самый главный!
Матур киенергә, өйгә компьютер алып куярга. Компьютерны иптсрнетка тоташтырырга. Интернетта шундый кызык әйберләр бар Әнә. Гүзалләрнен нәрсәсе генә юк!
—һы. анын әтисе бизнесмен бит.
Кыпарның күнеле хыялга бай 1ше. Әллә нәрсәләр «алып» бетерделәр. Әгәр әниләре:
—Атмаган куяннын тиресен бүлешмәгез әле,—дип туктатмаса. Нәсимә белән Рәсимә байлар кибетендәге яхшы әйберләрнең бөтенесен өйләренә ташып бетергән булырлар иде.
Өйдә бераз тынлык урнашкач, бу акчаларның каян килгәнлеген һәм артыңда нәрсә торганлыгын кечкенәләргә дә анлатып бирергә туры килде. Кыхтар башта кычкырып көлделәр, аннары апаларын үртәп алдылар. Бу гаиләдә һәркем тигез хокуклы булганлыктан, тормыштагы барлык мәсьәләләр уртага салып хәл ителә иде. Сүзне Нәсимә башлап җибәрде.
—Ә нигә0 Начар идея түгел бу. Хужанын яшь хатыны булып, карт хатынга приказ гына биреп ятасың.
—Үзенә машина алдыр.—диде Рәсимә.—Безне мәктәпкә машинаң белән илтеп куярсың, барып алырсың. Әтиләренең машиналарында түш киереп утыручы Чулпаннарның. Ринатларнын күзләре маңгайларына менсен әле!
—Сезгә әйбер генә булсын,—диде Сөмбел ачуланып.—минем турыда уйламыйсыз да.
—Әле никах укытып алганга рәхмәт әйт. Әнә. безнең Рәмзиянең апасы үзенең хуҗасына сөяркә булып яши,—диде Нәсимә.—Картларга кияүгә чыгу хәзер модада. Беренчедән, алар байлар, икенчедән, озак яшәмиләр. Байлыклары сиңа кала.
—Сезнен күңелегездә мондый уйлар бардыр дип башыма да китерми идем.— диде ана.—Апагызны байлыкка сатабызмыни?
—Хәзер кызлар гына түгел, ярлы егетләр дә байрак кызларны сайлый.
Бәхәс озак барды. Әниләре:
—Актыккы сүзне Сөмбел үзе әйтергә тиеш.—диде.
—Юк. әни. син әйт. Мин гомер буе синең сүзеннән чыкмадым. Дин юлына бас дигәч, башыма ак яулык бәйләдем. Догалар оирәндем. Тик дөресен әйтергә кирәк, дога укый башласам минем уйларым әллә кая еракка китә. Догамны ялгышып бетәм.
—Күңелендә Аллага ныклы ышаныч булмаганлыктан ул. кызым.
— Ышанырга бик тырышсам да барыбер күңелгә шикләр килә бит. Башка ак яулык бәйләп кенә кара уйлардан котылып булмый икән.
— Моңа озак вакыт кирәк, кызым.
—Менә син Аллага чын күңеленнән ышанган кеше. әни. Турысын гына әйт: үзеннән ике тапкыр олы кешегә икенче хатын булып баруны син хуплыйсыңмы?
Хәлимә ни әйтергә белмәде. Әлбәттә, һәр ана кебек, анын да кызын бәхетле итәсе килә. Сөмбел үзе кебек яшь егеткә чыгып, матур-ма гур балалар үстерсә, ире гаиләне туйдырып тора алса ни әйтер идең дә бит. Ләкин хәзерге яшьләр өйләнергә атлыгып тормый шул. Рәтләп эшләүчесе дә юк: кайсы эчкече, кайсы наркоман. Акылл ы раклары чит илгә китәргә тырыша. Дөньясы болганды шул. дөньясы. Кызы бозык юлга басса нишләрсең? Андыилар әзмени хәзер. Яхшылык белән яманлык буталган заман.
Ана шундый уйлар тезмәсен күнеле аша үткәргәннән соң. Сөмбелгә болай диде:
— Кызым, җаным тартканга түгел, бозылып китүеннән куркып ризалыгымны бирәм. Никах белән яшәсәгез, ичмасам гөнаһы булмас. Менә минем сүзем шул. калганын үзең кара. Байлыгына кызыгып ризалыгын бирде дип уйлама. Мин ипи белән бәрәнге ашап яшәсәм дә, риза. Ә сез— яшьләр, үзегезнең дусларыгыздан ким буласыгыз килмәгәнне анлыИм.
Ана сонгы сүзләрен көчкә генә әйтте. Анын тамагында кайнар төер
күзләрендә яшь иде. Ул бозык дөньядан бераз чистарыну өчен намазлыкка басты.
Ботсн җаваплылыкны үз өстенә алгач. Сөмбелгә авыр булып китте Армиягә озатып жибәргән егете хезмәт срогын тутыргач, шул хезмәт иткән шәһәрендә маржа кызына өйләнеп, марҗасын кунакка алып кайткач, шундый авырлык кичергән иде инде ул. Хәзергесе тагын да авыррак бу.тыр сыман. Әгәр хужанын тәкъдименнән баш тартса. Сәгыйть Хәмитович аны эзәрлекләячәк, буйсынмасан, куып чыгарачак
Иртәгесен Сөмбел эшкә кәефсез килде. Төне буе йокламыйча уйланып яту үзенекен итте, күрәсең. Сәгыйть Хәмитович кыздагы үзгәрешне шунда ук күреп алды Ул Сөмбелне кабинетына чакырып «Минем матурыма нәрсә булган? Кемнәр рәнҗеткән аны?»—дип, кыз тирәсендә бөтерелде Сөмбелнен күзләреннән яшь тамчылары чыгып, керфекләренә эленде. Әлбәттә, хәйләкәр төлке кызнын халәтен анлый. Тик җавапны кызнын үз авызыннан ишетергә тели иде. Ул Сөмбелне ашыктырмады Кәнәфиенә утыртты, су тәкъдим итте, ләкин кыз сулы стаканны читкәрәк этеп куйды да елап җибәрде
Сәгыйть Хәмитович бу елаунын артымда ни ятканлыгын яхшы аклады Йомшак күңелле кыхлар үзләренең ин кыйммәтле байлыклары белән хушлашканда сабыйларча елап җибәрәләр Аларнын бу күз яшьләре ясалма булмый. Сәгыйть Хәмитовичнын яшь чагында моны акламыйча авызы пешкәне булды. Ул бер кызны яратып йөри, кыз да ана битараф түгел иде Бервакыт, алар йолдызлы төндә шәһәрдән кайтышлый, кинәт кенә ингырга очрадылар. Ышыкланырга бер салам эскерте янына килделәр. Сәгыйть тиз- Iиз генә эскерт эчендә чокыр ясады, кызны да үз янына алып керде Алар бер-берләренә терәлеп җылынып утырдылар Ләкин яшь тән. яшь җан бер-беренә тартылмый каламыни?! Сәгыйть ныграк кочкан саен кызнын каршылыгы кими барды Ул инде Сәгыйтьнен учында өлгергән җимеш кебек иде «Йотып» җибәрер вакыг җиткәч, кыз мышык-мышык елап җибәрде Сәгыйть аптырап кызны кочагыннан ычкындырды Ә күпмедер вакытлар үтеп, ул чибәркәй тормышка чыккач, аларга тагын бер очрашырга гуры килде. Шунда кыз Сәгыйтькә: «Пешмәгән егет илен син.-диде - Кы зларнын елавы—яшьлеге белән саубуллашу, ул ризалык билгесе*
Димәк. Сөмбел анын тәкъдименә риза Ләкин кызаны үзе әйтергә тиеш — Ни булды, матурым?—диде Сәгыйть «пешкән җимеш* тирәсендә бөтерелеп.
—Әни ри за,—диде Сөмбел пышылдап —Нәрсәгә?—дип сораган булды Сәгыйть —Сезнең белән никахлашырга.
Сәгыйть Хәмитовичнын шатлыктан күзләре ялтырады, йөрәк гибеше ешайды.
—Оинск әнисн бик акыллы шул Мин аны бер күрүдә аңладым Акыллы анадан акыллы бала туачагы билгеле
-Тик, Сәгыйть Хәмитович. мин ссзнсн карт хатыныгыз белән бергә торырга риза түгел
—Әлбәттә, матурым Кем инде былбыл баласын карга оясына яба?! Без синен белән, сандугачым, аерым фатирда яшәрбез Син шәһәрнсн кан тирәсеннән алырга теләр идек фатирны?
—Әниләргә якынрак җирдә булса.
Сәгыйть Сөмбелнен фикерен күтәреп аллы Әлбәттә, матурым. Әниләргә якынрак яшәү яхшырак Сагынганда йөгереп кенә кереп чыгасын Әниләр белән кинәшеп эшләү , аралашып яшәү
зур бәхет бит ул. Менә минем үземә андый бәхет тәтемәде. Әни мине бик авыр тапкан, авырып киткән, шуннан терелә алмаган. Мина ана назы күрергә туры килмәде. Гомерем буе аналы балалардан көнләшеп яшәдем.
Сәгыйть авыр сулап куйды. Сөмбел Сәгыйть Хәмитовичны кызганып, анын эш өстәлендә ниндидер кәгазьләр өстендә яткан кулын сыйпап алды. Сәгыить Хәмитовичнын эченә җылы йөгерде. Шатлыктан җаны күкләргә ашардай булып бәргәләнде.
Алар никахны Сөмбелләрдә укыттылар. Фатир алуны да бик тизләтте Сәгыйть Хәмитович. Сөмбелләр яши торган микрорайонда биш катлы йорт төзелеп бетеп килә иде. Сөмбелне шул йортка алып кереп:
—Менә шушы йорттан кайсы фатир сина охшый—шуны алырбыз,—диде. Сөмбелгә ике бүлмәле фатир бик ошаган иде. ләкин ул: «Моны әйтсәм, артык комсызлану булыр».—дип бер бүлмәлене күрсәтте.
Сәгыйть Хәмитович аны тиргәп алды.
—Син нәрсә, матурым! Шушы сыерчык оясына кереп утырыр идеңме? Син хан сарайларын бизәрлек кеше. Аннары киләчәгебез турында да уйларга тиешле без. Син мина тупырдап торган ике малай табып бирерсең.
Бу сүзләрдән сон Сөмбел кызарып куйды. Ул әле һаман акылы белән бу хәлләрне кабул итеп бетерә алмый иде. Сәгыйть Хәмитович аны житәкләп өч бүлмәле, ике зур балконлы фатирга алып кереп: «Менә шушында булыр безнең оябыз»,—диде. Сәгыйть Хәмитович Сөмбелнең бу микрорайоннан фатир сайлавына икеләтә сөенде. Беренчедән, шәһәр читендә фатирлар арзан, икенчедән, беренче хатыныннан шактый ерак. Сөмбел белән никахлашуны ул яшертен эшләде. Эш пешкәч, алма авызга төшкәч, карт хатынны ризалату авыр булмас. Ул тиктомалдан тәртә жимерә торган хатын түгел. Фатирны Сәгыйть Сөмбел исеменә яздырды. Әйдә, күңеле тыныч булсын.
Фатирның эчен ул үз зәвыгы белән эшләтте. Җиһазларны бергәләп сайладылар. Оя корылып беткәч Сәгыйть Хәмитович Сөмбелгә:
— Матурым, сине һәркөн эшкә машина белән килеп алырлар, илтеп куярлар. Ә мина беренче хатыным янына да кайткапарга туры килер. Ничек кенә булмасын, мин аны ташлый алмыйм. Анда минем ике кызым үсә. Синен яныңа еш килә алмасам, үпкәләмә.
Кая үпкәләү! Бу сүзләр Сөмбелне сөендерде генә.
Сәгыйть Хәмитович яна фатирда яшь бикәч белән берничә көн яшәүгә, ике атналык ял алып Төркиягә киттеләр. Сөмбелнең моңа кадәр чит илләрне түгел, Мәскәүне дә күргәне юк иде. Акчаның нинди көчкә ия икәнен ул шунда анлады. Сәгыйть Хәмитовичнын жонлы түше, гел тирләп торган маңгае да элеккечә ачу китерми, ничектер гадәти булып күренә башлады. Акча, жинел тормыш, әйтергә теләгән фикереңне ярты сүздән аңлау һәм һәр теләгенне үтәргә әзер торучы барлыгын тою кешене тиз үзгәртә икән.
Сөмбел Төркиядән бөтенләй икенче кеше булып кайтты.
Сәгыйть Хәмитовичнын беренче хатыны малай тапмады. Сөмбел авырга узып, малай таба калса, Сәгыйтьнен фамилиясен дәвам иттерүче һәм тора- бара эшен үз кулына алып, анын мирасчысы булыр иде. Кыз тапса, өч тапкыр «талак» әйтәсен дә, аерылыша аласын. Ә хәзергә әле Сәгыйть бәхетле. Ә Сөмбел яшьтәшләре, кияүгә чыгып та кеше фатирында яки аждаһадай кайнаналары белән бергә яшәгән дуслары алдында мактанырлыгы барлыгын уйлап йөрәк яраларын ямады.
Заһит гараж подвалын торган саен ныграк баета барды. Төнге ауга ул гел ялгыз йөрде Артык кеше—артык шаһит. Кешеләрнең берсе сатмаса, икенчесе сата. Үзе озын булса да гәүдәсе ябык, нечкә иде. Шуна күрә форточкадан
жайлы гына кереп-чыгып йөрү ана берни түгел Күп кенә кешеләр форточкаларын төнлә ачык калдырып йоклыйлар Ә ярлы кешеләр, гадәттә, булган акчаларын яшереп маташмыйлар. Күбесенен булган байлыгы шкаф тартмасында саклана. Ә кайбер карчык-корчыклар бармаклары шешенмәсен дип Йөзекләрен салып куеп иоклаучан. Әлбәттә. Заһит башта берничә көн үзе төнге «кунак» булып барасы йортны күзәтә. Хужаларнын кайчан йокыга ятуларын һәм торуларын күнеленә беркетә, шуннан сон гына «ауга» чыга. Шулай да. ул бервакыт каба язды
Бер яшь ханымны шактый озак күзәтте. Урамдагы малайлар белән шаярган булып, ул ханымнын ире бармы-юкмы икәнлекне сорашты Ире юклыгын белгәч, сулышы жинеләйде. Ханым бай күренә Муенында алтын чылбыр, колакларында ярымай рәвешендә ясалган алтын алкалар, бармакларында калын-калын балдаклар. Заһит анын уты кайчан сүнәсен күптән өйрәнеп куйды.
Заһит гадәттә иртәнгә, кешеләр тирән йокыга талгач «эш»кә чыгарга ярата. Бу юлы анын нишләптер озак котәсе килмәде Әмма форточка ачык түгел иде Ишекне ипләп кенә каерырга туры килде Йорт яна булганлыктан, ханым әле тимер ишек ясатып өлгермәгән, төзүчеләр куеп киткән ишекне үсмер малайларда жинел ача. Заһит ишекне ачканда «шылт» иткән тавыш та чыкмады. Хатын ике бүлмәле фатирда яши икән Заһит залны актарып берни тапмагач, йокы бүлмәсенә чыкты.
—Ханымнын бөтен байлыгы үзендә ахры.—дип уйлап куйды Заһит һәм карават янына килде —Аһ. чукынды, сөяркәсе бар икән Әнә. ничек матур итеп йоклап яталар!
Йокы бүлмәсе Тәгәрмәчле кечкенә өстәлдә шампан шешәсе, ашалып бетмәгән тәм-томнар Заһит шешәне күтәреп карады, шешә буш Димәк, йоклар алдыннан сыйланып утырганнар Йокылары каты булырга тиеш Заһитнын башында бер уи туды: чукынып китсен байлыгы, кытык ясап карарга кирәк! Ул чишенде дә. хатын янына юрган астына чумды Ир гырылдап йоклый. Заһит юрган астында таралып йоклаучы ханымны ипләп кенә кочагына алды Кайнар тәнгә куллары тиюгә анын бөтен күзәнәкләре уянды. Заһит үзен тыя алмаслык хәлгә килде һәм тәвәккәлләде Хатын йокы аралаш: «Життс инде. Радик, алай комсызланма».-диде, әмма йокысыннан уянмады Заһитка бу мажара бик ошап китте Ханымнын иреннәреннән, муеннарыннан үбә башлады
— Ну. Радик, нишләвен бу?—диде ханым.
_Тс_с!_ДИДе Заһит ханымнын авы тын учы белән каплап —Радик түгел әле бу. Бишмунча егете.
Ханым шунда гына ныклап уянды
—Ой. нәрсә бу?—Хатын сикереп тормакчы булды, ләкин Заһит аны караватка кысты: «Тс-с' Шаулама*.—диде ул. хатыннын колагына пышылдап. Хатын караватка сеңде. Заһит хатынны шактый аунатканнан сон. пышылшнын дәвам итеп «Ә хәзер бөтен алтын әйберләреңне салып бир Тик тавыш кубарырга уйлама. Юкса, сөяркәм белән икегезне берьюлы -кы\» и тәм»
Хатын Заһитка сүзсез буйсынды Бармагындагы балдакларын салып бирле
—Тагын, тагын,—дип ашыктырды аны Заһит Хатын өегенә халат злмәкче иде Заһит аны тартып алып Радик өстендәге юрганга ыргытты
Радик гырылдап йоклый иде Карават селкенүгә ул икенче якка борылып
ятты. _ . V
—Акчаларын кая. акчаларын?- диде Заһит хатыннын калагына Хагын залга таба китте. Заһит аны бик яраткан кешеседәй кысып кочаклап барды Хатын тавыш кубармасын дип бер кулы белән анын авы тый каплады .1әкин хатын тавыш кубарырлык хәлдә түгел, ул сояркәсе Радикка чиктән гыш
ачулы. Әгәр икесе генә качырга туры килсә, ничек итеп аннан үч алырга икән, лип баш ватты. «Ваемсыз дуңгыз».—дип сүкте ул аны эченнән
Залга чыккач. Заһит иркенләбрәк сулап куйды. Юкса, ул үз нервыларынын артык киеренкелегеннән зуррак җинаять эшләп ташламагаем, дип курка иде. Хатын исә. тәмам роботка әйләнгән. Заһит кая ымласа шунда бара, ни кушса шуны үти. Акча уенчык аюнын эченә яшерелгән икән, бар байлыгын Заһнгка тоттырды. Болар акча белән мәш килгәндә нәрсәдер шапылдап төште. Тавышка Радик дигән бәндә уянып китте. Янында сөяркәсе юклыгын күргәч: «Иркәм, син кайда?»—дип сикереп торды. Утны кабызды. Заһит хатынның колагына: «Бу минем беренче мәхәббәтем, дип әйт. юкса...»—дип хатынның касыгына берне төртеп алды.
Радик хатынны эзләп залга чыкты һәм телсез калды. Анын иркәсе бер ят ир белән кулга-кул тотынышып тора. Хәтта өсләренә дә кимәгәннәр. Оятсызлар.
Радикның каушап калуын күреп Заһит батыраеп китте: «Бу кем'7 Нишләп синдә кунып ята ул? Әле син ике сөяркә тотасынмыни?»—дип хатынга бәйләнә башлады. Хатын:
—Радик, ул бер карак, тизрәк милиция чакыр,—дигән иде, Заһит хатыннын янагына чалтыратып чабып җибәрде.
—Әле син күзгә карап алдаша да беләсеңме?—Заһит хатынны диванга төртеп екты. Хатын Радик аны яклашыр, дип көткән иде. Әмма Радик: «Аһ оятсыз, кабәхәт! Мин сиңа күпме бүләкләр ташыдым. Үз хатыныма алмаган алтын-көмешләр алдым. Сиңа берни дә җитми икән: байлык та, ирләр дә. Комсыз фәхишә!»—дип диванда үксеп ятучы хатынның артына чалбар каешы белән берне сылады да. ишекне шартлатып ябып чыгып китте. Заһит хатынны жәлләп куйды.
—Өендә бүтән акчаң калмадымы?—дип сорады.
—Ю-у-ук,—диде хатын үксүен тыя алмыйча. Заһит теге аю эченнән чыккан төргәкне сүтте. Анда шактый күләмдә долларлар күреп: 'Оһо,—дип куйды,— әллә чит илгә китәргә җыена идеңме?—Хатын дәшмәде. Заһит анын янына утырып куе йомшак чәчләрен сыйпады.—Ярый инде, тукта. Елак хатыннарны яратмыйм мин. Ә байлык өчен кайгырма. Синең кебек чибәр хатыннар байлыкны момент җыя аны. Яна сөяркәләреңнән ике тапкыр күбрәк сора. Ә бу,—ул Радик чыгып киткән якка ымлап,—бу синең бер тырнагыңа да торырлык түгел. Куркак! Хәзер ул синең фатирның ишеген кагарга да куркачак».
Заһит сөйләнә-сөйләнә төргәктән бер яшел йөзлекне суырып алды да:
—Бусы яши торырына.—дип хатынның тирләгән корсагына чәпәде. Икенче йөзлекне хатыннын кендек астына сылады.—Бусы кочагында яткырган өчен. Ә менә монсы чибәрлегең өчен.—Заһит яшел йөзлекне төкрекләп ханымнын түшендәге алмалары арасына ябыштырды. Аннары Заһит киемнәрен киенеп алды һәм хатын каршына басып:—Әйдә, дуслар булып аерылышыйк. Саубуллашу йөзеннән бер үп тә—мин китәм.—Заһит хатынга битен сузды. Рухы сындырылган хатын Заһитнын әмерен үтәде: иреннәрен анын битенә тидереп алды.
—Бездә аны менә болай итеп үбәләр,— дип Заһит хатынны кочагына кысып озаклап үпте. Һәм чыгып киткәндә:
—Син мина бик ошалын. бу безнең соңгы очрашу булмас, дип уйлыйм. Артык чибәр син. Мондый чибәрлек күпвакыт хатын-кызга бәхетсезлек китерә. Чөнки матур чәчәкне һәркем өзәргә тели. Шунсы да бар: чибәрлек гомерлек түгел. Аны алтын әйберләрне саклагандай саклап булмый. Шуңа күрә хатын-кыз шушы байлыктан күбрәк файдаланып калырга тырыша, ягьни-мәсалән үзенен матурлыгын аптын-көмешкә әйләндереп сандыкка сала.
—Сез психологмы әллә?—диде ханым.
—Башында мие булган кеше—уйланмый яши алмый, уйларын тормыш тәҗрибәсе белән кушылгач психолог та. философ та буласын Төрмәдә акыллы кеше белән утыргансыз сез
Заһит шаккатты.
—Минем тормәдә утырганны каян белдегез?—диде ул гаҗәпләнеп
— Бусы инде минем сер,—диде ханым —Мин лә үзенә күрә психолог
—Ярый,—диде Заһит.—жәиге тон тиз үтә. Сездәи чибәрләр янында бигрәк тә. Китәргә кирәк мина. Ә сез, теләсәгез, ун минут үткәч милиция чакыра
аласыз.
Ьу чибәр ханымны Заһит озак оныта алмый йөрде Ләкин Фатыйманы йөрәктән һич куып чыгарып булмый. Әллә өйләренә барырга микән? Шунда бәлки малаен да күрер Үскәндер инде. Кемгә ошады икән минамы. Фатыймагамы?
Мона кадәр малае турында уйламаган Заһитнын күнелендә аталык хисләре кузгалып куйды. Егерме биш яшькә житеп. ул инде күп кенә кыхзар белән булды. Бәлки ул кызларда да анын малае яки кызы үсәдер’! Хәер, юктыр Бөтен кызлар Фатыйма түгел бит. бала табарга ашкынып тормыйлар. Ә Фатыйма хәйләкәр генә түгел, дәртле дә булып чыкты Заһит унынчы класста укыган чакта Фатыйма әле тугызынчыда гына укый иде Аларнын мәктәбе янында укытучылар өчен дип салына башлаган, ләкин бетеп җитмәгән бер йорт бар иде. Кайбер малай һәм кызлар ниндидер дәрескә керергә теләмәсә. шул йортнын берәр бүлмәсенә кереп кәрт сугалар яки башка уеннар уйныйлар Беркөнне Заһиг белән Фатыйма бергә туры килделәр. Фатыйманың Заһитка күптән күзе төшеп йөри икән Ул егетне үртәргә тотынды «Син мине готалмыйсын. тоталмыйсын*.— диде дә икенче бүлмәгә качты. Озын сыйраклы Заһитка аны куып җитү авыр булмады. Ул Фатыйманы тотып алыйм гына дигәндә кыз кинәт тартылды да стенадан чыгып торган арматурага күлмәген эләктереп ерттырды. Кызнын түшеннән кендегенә кадәр гәне ачылды. Егет кышын тулышып килгән күкрәкләреннән, ап-ак тәненнән күзен ала алмалы Фатыйма тәнен капларга ашыкмады. Фатыйма кебек кы парны аулаграк җирдә «кыскалап» өйрәнгән Заһит Фатыймага ташланды. Ул кыз тарафыннан каршылык көткән иде, ләкин Фатыйма күптән Заһитнын кочагына кереп әвәләнәсе килгәнлектән, егеткә каршылык күрсәтмәде Заһит корбанын ботарлап ташларга теләгән бүредәй кыланды үпте, тешләде, куллары белән кызнын бөтен җирен капшады Фатыйманың күп кенә иптәш кыпары үзләренең егетләре белән ни кыланганнарын сөйләп мактаналар Кызнын шушы яшькә җитеп егетләр кочагы гатып карамавыннан көләләр, ә Фагыима дусларының күп сүпәре уйдырма, бары тик аны аздырыр өчен генә әйтелгән икәнлеген күнеленә дә китерми иде Анын әнә шундый кәггә-«текә» кызларга ошыйсы, аларга үзенен «маҗараларын» сөйләп мактанасы килә иде Менә, ниһаять, җае чыкты. Кем белән диген әле? Мәктәптә уннарча кыпарнын кумиры—Заһит белән бит Хәзер менә мактанырга була
Кыз шундый уйлар киеренкелегендә йөзгәндә. Заһит аны катгый кисәтеп куйды:
Кара аны. кызый, бу турыда ләм-мим. Әгәр берәрсенә сөйләсен, ботарлап ташлармын ү земне
—Ботарла!—диде Фатыйма Заһитны котыртып
Заһит кыздан мондый сүз көтмәгән иде. бера з аптырабрак калды Аннары
ул:
Мин сине әкренләп ботарлармын бүгенгә өенә сыпырг Шушы килешме?- Фатыйма ү зенен тагын да ертыла төшкән күлмәгенә күрсәтте Заһит озак уйлап тормаствн. ана үзенен спорт костюмын салып бирде
—Бар, кеше-кара күргәнче тай!
Фатыйма егетнен битеннән үбеп алды да, арткы сукмактан гына сыпырды. Шушы көннән башлап әле төзелеп бетмәгән өй аларның мәхәббәт оясына әйләнде.
Шушы хәлләрне хәтер күпере аша үткәргәннән сон, Заһит Фатыймаларга яшеренми-нитми барырга карар кылды. Гыймае өйдә икән—өйдә булсын. Ул бит малайның үзенеке түгеллеген белә, бәлки әле Фатыйма миннән икәнен әйткәндер. Әйтсә, тагы да шәбрәк, теге «мунча пәри»енә аңлатып маташудан котылыр.
Һәм Заһит әйбәт костюмнарын киеп, галстуклар тагып көпә-көндез Фатыймаларга китте. Фатьшманын кайчан ял көне икәнлеген ул кибеткә бер малай җибәреп белешкән иде. Әлбәттә, төрмәдән яңарак чыккан кешенең башын югары күтәреп шәһәр урамыннан баруы башсызлык. Аны күзәтүләре мөмкин. Чөнки ул элекке «эшен» янадан башлады. «Эш алымын» да юри үзгәртмәде. Кайвакыт ул: «Милициянен аңгыралыгымы, халыкнын куркаклыгымы бу?— дип уйлана иде —Нишләп кешеләр шулкадәр куркак? Милиция үз участогында карак йөргәнлеген начальствога әйтүдән, ә халык милициядән курка. Шушы курку чылбыры боҗра булып бер-берсенә тоташкан, һич өзелерлек түгел». Беркөнне Заһит урам уртасында бер кызга бәйләнә башлады. Башта сумкасыннан кесә телефонын алды, аннары кызның кендегендәге алкасын тартты. «Үзең салып бир»,—диде ул аңа, ә кырыеннан кешеләр үтә башласа, кызны кочаклап үбәргә тотынды. Үткән-сүгкән кешеләр әйтерсең сукыр һәм чукрак, күрмәмешкә салышалар. Кыз кендек алкасын салып Заһитка бирде. Заһит аны тагы да ныграк сынар өчен: «Ә хәзер минем арттан бар, берәр подвалга кереп чыгарбыз»,— диде дә, үзе алдан китте. Кыз качармы-юкмы. дип тикшерүе иде аның Бераз баргач артына борылса—кыз да анын артыннан килә. Шунда кырыйдан бер милиционерда үгеп китте югыйсә. Заһит кызга борылып: «Ярар, бар кит инде. Аппетитым бетте»,—дип китеп барды.
Заһит милициянең борын төбендә җинаять эшләргә ярата. Чөнки ул милициядә шактый ук туңбашлар утыруын белә. Алар җинаятьчеләрне каяндыр читтән эзли. Тумыштан ук кеше психологиясенең нинди борылышларга сәләтле икәнлеген белүчеләр, үсә барган саен, моны ныграк үзләштерәләр. Заһит кебек төрмә мәктәбен узганнар дошманына никадәр якынрак булсан, шулкадәр куркынычсызрак икәнен аңлый. Өстәвенә Заһитнын кесәсендә «аеруча куркыныч җинаятьләрне ачучы» дигән бик шәп документ бар. Төрмәдә алар «Академик» кушаматлы бәндә белән бер камерада утырганнар иде. «Академик» компьютер белгече. Берәр документны кулга төшерсә, теләсә кем исеменә ясап бирә ала. Мөһер ясаучы дусты «Тәгәрмәч» белән алар бергә эшли. Ике дус шактый ялган документлар ясап, зур байлык туплый. Ләкин ике кеше белгән нәрсәне өченче берәү белми калмый. Боларны да каптыралар. Тик тупланган байлык үзенекен эшли: берничә айдан «Академик»нын адвокаты аны төрмәдән коткаруга ирешә. Заһитка әлеге документны шул дусты эшләп бирә.
Фатыймаларга ул бик батыраеп барып керде. Подвалдан сон хатын моны көтмәгән иде. Гыймай анын бот араларын кычыткан себеркесе белән чапкач ул үкенү хисе кичермәде, киресенчә, иреннән үч алу турында уйлана башлады. Заһитнын һич көтмәгәндә көпә-көндез килеп керүе аны гаҗәпләндерде дә, шатландырды да. Әмма шатлыгын тышка чыгарырга ашыкмады.
—Синен арканда мин ничә көн салкын су салынган таста утырдым,—диде ул үпкәләгән сыман кыланып.
—Нинди салкын су? Нигә утырдың?—дип Заһит төпченә башлады.
—Менә бу жиренне кычыткан белән чапсыннар әле, син нишләрсең икән?
—Әллә мунча пәрие кычыткан белән чапты?—Заһит кычкырып көләргә
тотынды —Башлы адәм икән. Кая, бик нык авырттымы0—Заһит Фатыймага үрелде, тик тегесе анын кулына сукты.
—Кармаларга гына торма әле. Сина кызык. Ә мина бер дә кызык булмады
—Әйдә, алайса тагын бер кызык ясыйк.
—Гыймай кайтып керсә0
—Кайтып керсә, тагын да кызыграк булыр.
—Син. куркак, чыгарсын да качарсын.
—Качмыйм! Мин малайны күрергә килдем.
—Малайны? Синен матаен бармыни0
—Кыланып маташма, югыйсә мин дә кызык ясармын.—Заһит Фатыйманы бөтереп аллы. Түшендәге төймәләрен берьюлы сыдырып төшерде Күлмәк ертылды. Фатыйма теге вакытта мәктәпнен төзелеп бетмәгән йортында нәкъ шушыныи төсле иде. Заһит хатыннын киемнәрен бөтенләй ертып ыргытты Ничек кенә сәер тоелмасын, Фатыймага Заһитнын шушы кыргынлыгы ошый иде.
— Малай кая?—диде ул хатынны караватка ыргытып
—Малай синеке түгел инде ул. Аны Гыймай туу белән үз исеменә яздырды Ул бит синен кебек куркак түгел.
— Мин куркакмы?—Ул ерткычларча Фатыймага ташланды Ләкин Фатыймага мондый «жәза» тансык кына иде. Юкса Гыймай сыйпаштырып, назлаштырып ярты сәгать кыштырдый. Хатынына ул. саксызрак кагылсак, ватылыр дип карый. Дөрес, Фатыиманын яратмавын белә, ләкин вакыт һәм йомшаклык үзенекен итәр, хатыны аны ярата башлар, дип өметләнә Наз белән кулга ияләштереп булмый торган жанварларнын барлыгын белми иде шул Гыймай Кайбер җанварлар бары камчыга гына буйсына.
Фатыйма белән Заһит ике ерткыч кебек караватта тәгәрәшеп ятканда Гыймай кайтып керде. Башта ул берни аңламый торды. Анлагач. ин беренче хатынын караваттан сөйрәп төшереп, һәрвакыт «кычытып* торган жиренә көрәктәй кулы белән берне чәпәде. Фатыйма почмакка барып сыланды. Чират Заһитка житте. Гыймай анын «мактаныч»ыннан умырып готгы да: «Йолкып ыргытам, кабәхәт!»—дип үкерде Ләкин төрмә «мәктәбе»н үткән Заһит югалып калмады яшен тизлегендә Гыимайнын ияк астына тезе белән китереп бәрде. Имән төбедәй Гыймай чайкалып китте, аны томалангандай булды. Шушы мизгелдән файдаланып Заһит ана тагын берне чәпәде Гыймай гөрселдәп ауды
—Үтерәсем бит.—дип Фатыйма арага кермәкче иде. Заһит ана акырып җибәрде «Кит! Урам себеркесе! Юкса үзенә дә эгәгер*.— Заһит киенә башлады. Гыймай анына килгәнче чыгып таюын яхшы • Мунча пәрие*нен кулы каты Гыймай анына тиз килде.
—Алып чыгып кит кәнтәснне —Ул Фатыймага борылды — Бар. эзенне югалт. Бүтән бу өйгә борылып карыйсы булма
Мина синен себеркең кирәкми Үзендә калсын. Урам себерергә тотарсың Мин малаемны күрергә генә килгән идем. Кая минем малай?
Гыймай югалыбрак калды Ләкин бик тиз исенә килеп мич алдында өелеп торган бер утын яркасы алып «Менә синен малай».—дип Заһитнын йөзенә кулындагы утын яркасын атты. Читкә тайпылып калмаса. Заһитнын мангае ярылачак иде. Ул ти грәк таю ягын карады Гыймаинын кышын өненнән куалап чыгарылган аю хәлендә икәнлеген аңлады ул.
Заһит чыгып киткәч. Гыймай Фагыиманын киемнәрен остенәатты «Бар. өстерәлчек, калма үэеннен төрмә кандалаңнан Бергаләгг төрмәдә кандала симертерсез*.
—Син кумасан да бүтән өенә аяк атламаячакмын.—диде Фатыйма.—Синен тәненә сепгән дунгыз исен иснән яткан мггн дурак.
Гыимай хатынының сүзләрендә күпмедер хаклык барлыгын аңлый, азбәттә Эштән кайткач ныклап юынырга күп вакыт өндә җылы су булмый. Һәрконне әниләренә мунчага бармассын бит инде. Хәер, күпме генә юынма, тәненнән килә торган әчкелтем ис бетми. Баштарак Фатыйма: «Син әллә фермада дуңгызлар арасында тудыңмы?»—дип Гыймайның җен ачуларын чыгара иде. Аннары ул иренә кибеттән төрле дезодарантлар алып кайта башлады. Тик нәселдән үк килгән ул исне дезодарантлар гына басмый, киресенчә, тагын да яманрак ис барлыкка китереп Фатыйманың күнелен болгата һәм бер якынаеп азганнан сон аерым караватларга күчәргә мәҗбүр булалар иде.
Г ыимай беренче мәртәбә Заһитган көнләште. Иснәп карасаң, бәлки анардан тагын да яманрак ис киләдер, ләкин чибәр. Шәһәр егете. Ә Гыймай чынлап та бәләкәйдән дуңгызлар арасында үсте. Әти-әниләре монардан барыбер әллә кем чыкмас дип. анын укуына да битараф карадылар. Гыймай үзенең дуңгыз караучы булачагына күнегеп килгәндә, шәһәрдә яшәүче балалары кинәт кенә үлеп китте. Карчыгын моннан бер ай чамасы элек кенә җирләгән карт ялгызлыкны күтәрә алмый карчыгы артыннан китте. Ушлы карт үзенең өен әллә кайчан улына, ягъни Гыймайның әтисенә яздырган булган икән.
Колхозлар таркалып, авылга төрле яклардан әллә нинди әтрәк-әләмнәр кайта башлаган чак иде. Гыймайның әтиләре Кыргызстаннан кайткан, ни кыргыз, ни татар түгел бер бәндәгә йортларын сатып, шәһәргә күчтеләр. Гыймай русчаны бик үк әйбәт белмәгәнлектән. укуын дәвам итмәде. Әтисе янына таш чыгаручы булып эшкә керде. Авыллагыга караганда монда акча күп төшә, өстәвенә ташны үзенә алып кайтырга яки кирәк кешегә сатып җибәрергә дә мөмкинлек табыла. Әкренләп Гыймайга да йорт тергезделәр. Башта ул кечкенә генә иде. тора-бара зурайттылар. Шәһәр үсә башлагач, өйгә газ һәм су кертергә дә мөмкинлек туды.
Ләкин, шәһәрдә яшәүгә карамастан. Гыймай күнеле белән авыл кешесе булып калды. Фатыйманың сүзләрендә хаклык бардыр күрәсең. Кем белә, бәлки күңелдәге авыл, төшләргә кереп интектерүче пычрак дунгыз фермасы анын күзәнәкләре аша тышка чыгадыр. Күңелнең сафлыгын исбатлау кыен, ә начар ис төтен кебек тышка бәреп чыга. Өч буыннан күчкән дунгыз исен шәһәр сабыннары гына юып төшерә алмый шул.
Фатыйма бер чемоданга сыярлык кына әйбер алды Анын Заһит биргән теге алтын әйберләре генә дә Гыймайның бөтен байлыгыннан күбрәк иде.
—Базаны алып китәргә җыенма.—диде Гыймай —Син бала үстерә ала торган хатын түгел. Бу тирәдә күренмәвен яхшы.
-Бала кирәк булса, орлыгы Бохарада түгел, табармын. Заһитны сина калдырам. Минем баласыз, сөрсегән ирсез яшәп карыйсым килә.
Фатыйма ишекне шартлатып ябып чыгып китте -Ярый әле малай өйдә булмады -.—дип сөенде Гыймай. Әлбәттә, әнисен сорашачак: әнисенен нинди икәнен белми бит ул. Белгән очракта да бала өчен ана дөньяда иң кадерле, ин әйбәт кеше.
Гыймай терсәкләре белән өстәлгә таянып, учлары белән башын кысты. Күңеленнән уйлар дулкыны узды. Тормьппнын таркалуына кем гаепле сон? Фатыйманы корсаклы килеш хатынлыкка алып үзе ялгыштымы? Ә бит авылдагы туганнары Гыймайга менә дигән кызлар яучылап каралылар. Берсе белән Гыймай бераз якыная да башлаган иде. Кыз фермада эшли Бәлки ул Гыймай тәненнән килгән искә игътибар итмәгән булыр иде. Ләкин Гыймай аны әниләренә күрсәтергә азып кайтып ялгышты. Дөрес, әниләре кызны бик әйбәт кабул иттеләр Кыз матур ук булмаса да ягымлы иде Тик бөтен эшне Гыймай үзе бозды Кызны бернинди бүләксез озатып җибәрүне
яхшысынмыйча, аны бер кибеткә алып керде Бу Фатыйма эшли торган кибет иде Гыймай беренче кат Фатыйманы шунда күрде Фатыйма ана фәрештә булып күренде Ул хәтта кибеткә ни өчен кергәнен онытып торды.
—Бу чибәр парларга ни кирәк икән, белик әле.—дип Фатыйма болар каршына килеп баскач. Гыймай кесәсендәге бөтен акчасын чыгарып:
— Шушы акчаларга берәр әйбәт туфли киләме?—дип сорады, чөнки кызның аягындагы туфлиләре нык тузган күренә иде. Аяк киемнәре сайларга кызны эчкә алып кереп киттеләр Ул аннан өр-яна туфлиләр киеп чыккан иде. Ул Гыймайга рәхмәт әйтеп автовокзалга юл тотты. Ә Гыймай Фатыймадан күзен ал алмыйча озак карап торды
— Кәләшеңне бер үзен җибәрдеңмени?—диде Фатыйма —Авыл кызы шәһәрдә адашырга мөмкин —Гыймай Фатыйманын күзәтүчәнлегенә шаккатты
— Каян белдегез анын авыл кызы икәнен0—диде ул.
—Авыл кызларын кояшта янган битеннән. әИбер сайлавыннан һәм тагын әллә нәрсәләрдән белеп була.
— Кызык!—диде Гыймай.
— Кызыгын кызык. Ләкин синен кәләшемне ялгызын чыгарып җибәрүен бер дә егетлек түгел
Гыймай үзенен мәгьнәсезлегсннән кыенсынып хатасын төзәтергә ашыкты Тик күпме генә эзләсә дә кызны гапмады. Ә Гыймай шушы керүдән сон ФатыИма эшли торган кибеткә эзне суытмады. Фатыйманын кешеләр белән сөйләшкәнен, аккош муеныдай кулларының хәрәкәтен күзәтүдән ниндидер ләззәт алды. Ул инде авылдагы теге кызны оныткан иде. тик бермәлне ана посылка килеп төште. Анда Гыймай алып бир1ән туфлиләр һәм усал итеп язылган хат бар иде. «Шәһәр егетләрен оятсыз дип әйтәләр иде. дөрес икән Мине бөтен авыл алдында хур иттем Ә мин—юләр, ул туфлиләремне иптәш кызларыма күрсәтеп мактанып өлгергән идем. Си на актык сүзем шул: мине кимсеткән кебек үзеңне дә кимсетсеннәр, хур итсеннәр Хуш!»
Гыймай шушы хәлләрне исенә төшергәч анын каргышы төшкән мина, дигән нәтижә ясады һәм «Шул кирәк сина' Шул кирәк сина!—дип үз-үзен кыйнады.
Ул шулай бәргәләнеп утырганда кечкенә Заһит кайтты
—Уф, ашыйсым килде, әти
—Хәзер берәр нәрсә әзерләп бирермен, улым.
—Ә әни кая?
—О-әниенмс?
—Әни дим бит инде,—диде малай кайнарланып.
—Әниен, улым, командировкага китте. Кибетләренә чит илдән товар ал кайтырга.
—О-о,— диде Заһит,—чит илдән әни мина бер малайда да булмаган берәр шәп нәрсә апкайтачак инде алайса, әиеме. әти?
—Әйе, улым.
—Ә беләсеңме нәрсә апкайтачак ул мина?
.....Юк шул, белмим, улым
—Ул мина роликлы коньки апкайтачак.
И-и, алар бит бәген малайда бар диярлек.
—Аларныкы чит илнеке түгел. Подшипниклары тарала. Бурсыкныкы тына ШӘП.
— Кем сон ул Бурсык?
— Бурсык Бурсык инде. Әтисе анын гел чит илләргә Йөри ди. Машинасы гына да бе знен бабайларның мунчасы хәтле бар. Үскәч мин дә машина атам, әш
Атырсын. улым, алырсын. Ә хәзер аша, колбаса белән ипи бар.
3. ,1
33
Малай колбасаны пычак белән кисеп тормастан. сындырып кына алды да умырып ашый башлады.
Гыймай улынын комсызланып ашаганын карап торды.
—Фатыйманы куып чыгардым чыгаруын. Тик ул бит: «Ник һаман әни кайтмый?—дип аптыратачак. Куып чыгармый да мөмкин түгел иде. Гыймайда ирлек горурлыгы дигән нәрсә бар лабаса. Ичмасам сиздерми эшләсеннәр иде. Хәер, сиздерми эшләгәннәре дә күп булды инде. Кемдер аңа бише белән арттырып сөйләгәндә җир тишегенә кереп китәрдәй буласын. Ә малайны әнисеннән бөтенләй читләштерергә ярамас. Әнисенен эшләгән кибетен белә ич ул. Әйдә, әниләр кибетенә барыйк, дияр. Ә Фатыйма аны күрергә теләмәсә? Ул бит Заһит дип үлеп тормый. Хәер, нинди ана үзенең улын күрергә теләмәс?! Йөгереп кайтып җитәр әле. Тик. кайтса нишләргә?
Гыймай белән чәкәләшкәч, өлкән Заһит абыйсы Сәгыйть янына китте. Сәгыйть үз кабинетына килеп керүче Заһитны күргәч сагаеп калды.
—Нишләп йөрисен монда?
—Сине сагынып килдем.
—Мин сине бер дә сагынмаган идем әле. Кеше күрсә?..
—Күрсә сон? Син бит минем әтием урынына калган кеше. Анын бертуган энесе Үз абзан янына килү гаепмени?
—Төрмә кандаласы белән аралашып пычранасым килми минем.
—Аһ. паразит, күрсәтермен мин сиңа төрмә кандаласын!—Заһит абыйсының якасына барып ябышты. Сәгыйть буыла башлады: «Җи-и-бәр, үтерәсең».
Заһит кулын бушатты.
—С-син нәрсә? Абзанны үтерергә килдеңме монда? Кулыңны бик озайтсаң— кыскарттыру юлларын табармын мин.
—Сине үтерүдән миңа ни файда?
Алар тынычрак тонга күчтеләр. Заһит абыйсынын кабинетына күз йөртеп чыкты Җиһазлар гади. <• Хәйләкәр төлке. Байлыгын күрсәтергә теләми. Яна импортный машинасында да сирәк йөри». Заһит ят уйларын читкә куеп, төп мәсьәләгә күчте.
—Менә нәрсә, абзыкай...
—Нәрсә?
—Миндә артык әйберләр күбәеп китте, шуларны үз кибетен аша саттыр әле
—Каян килде әле сиңа ул артык әйберләр?
—Дусларым китерде.
—Дусларын үзләре сатсын. Нигә сиңа китерәләр? Күңелем сизә: син гагын теге элекке «эшенә* керешкәнсең. Кара аны. сак бул!
—Син үзеңне бел.—диде Заһит кыза башлап —Әллә синең менә бу клуб хәтле кибетен күктән төште дип уйлыйсынмы?
—Минем бөтен байлыгым—законлы, хәләл.
—Әкият сөйләмә, абзыкай. Ин беренче әтине талаудан башладын син Әти авариягә эләккәч, анын ларегын җайлы гына үзеннеке итеп куйдың. Мин бәләкәй идем, берни анламый калдым.
—Мин сиңа йөз кат күрсәттем инде ул документны!
—Нинди документ?
—Әтиеннән ул ларекны сатып алуым турындагы документ. Әтиеңә, үзен беләсен. кыйммәтле дарулар күп кулланырга туры килде. Даруны бушлай бирмиләр. Менә шунда әтиен үзе мина ялынды: ат инде ларегымны, дип
—Хәзер син теләсә ничек алдый аласын. Әти юк. әни Үзбәкстаннан килгән килмешәккә кияүгә чыкты. Өйләрен крепость итеп куйдылар Керә дә алмыйсың атарга.
Хатын-кыз байлыкка кызыгучан шул. берни эшләр хат юк. Ә ул өнненнен «килмешәге» бик хваткий булып чыкты. Хәзер, әнә. ашханә ачып ята. Әниен балда-майда йөзәчәк.
Заһитнын үзеннән-үзе тешләре кысылды
—Ух! Яратмыйм шул хатын-кызларны Барысы да бер б. әт.
Сүз икенче темага күчкәч. СәгыИтьнен нерв киеренкелеге кими төште Ул астыртын елмаеп Заһитка бармак янады.
—Берсен яратасын, үлеп яратасын.
—Фатыйманымы''
—Ачуымны китермә. Мин. гомумән, ярата белмим. Мин аларнын барсыннан әни үчен алам. Ерткалап, өзгәләп бетерәсем килә шуларнын кайбер җирләрен.
Заһит сүгенеп куйды.
—Ярар,—диде ул аннары,—баштагы сүзгә күчик аласынмы минем әйберләремне?
—Син нәрсә? Минем башымны төрмәгә тыгарга телисенме әллә? Синен документсыз-нисез әйберләреңне сатарга дурак түгел лә мин — Мин сина теләсә нинди документ ясап бирермен.
—Андый фальшивкалар гагы да куркынычрак.
—Кем әйтте сина фальшивка, дип.
—Син ясагач фальшивка була инде ул.
Заһит кесәсеннән кызыл таныклык алып абыйсына сузды Менә моны кара әле. Берәр хәрефендә фальшивка табарсынмы? Сәгыйть Заһитнын «Аеруча куркыныч җинаятьчеләрне тикшерүче» дигән таныклыгын төрле яклап тикшерде һәм гаҗәпләнеп тел шартлатып куйды —Да-а. егеткәй, төрмәдә юкка гына ягмагансын икән! Үзен эшләдеңме ’ —Ансы синен өчен не важно
-Минем өчен бөтенесе важно. энекәем. Мин хәзер шәһәрдә танылган кеше. Югалтыр әйберен булмаганда гына бөтенесе не важно. ә минем югалтыр нәрсәләрем күп. Хәзер минем исемемә тап төшерергә ярамый Минем исемем үзе кыйммәтле байлык
—Мактанма әле. яратмыйм шапырынучыларны Ярар, конкрет эшкә күчик. Нәрсәләрен бар.*
—Радиоаппаратура, кыйммәтле савыт-саба, алтын-көмеш һәм башка вак- төяк шунда.
—Әгәр тиешле документларны менә бу таныклыгындагы кебек пөхтә эшләтеп ала алсан—товарларынны әзләгг-әзләп ки герерсең Ләкин бер шарт белән.
—Нинди шарт?
—Табышы бермә-бер булса гына
—Ай-Һай. комсызда син. абзыкай. Энене үзен ярдәм итәр чагында. —Менә бит ярдәм итәргә торам
Ярар,—дип кул селтәде Заһит. -утыз процентын алып калырсын Энесенең бу тәкъдименнән Сәгыйть бик канәгать иде. .Алар, ниһаять, тынычланып калдылар. Ләкин Заһитнын сүзе бетмәгән иде әле.
—Тагын бер йомыш бар әле сина. абзыкай.—диде ул.
Нинди йомыш? Акча кирәкме ’
Юк. мин үзем акча. Сүз Фатыйма турында —Фатыймага ни булган?
Заһит Фатыйманың ире Гыймай белән сугышулары. Фатыйманы ире куып чыгаруы турында сөйләп бирде.
—Куса, анда синен ни эшең бар Ир белән хатын бүген сугыша, иртәгә з* 3&
ллин
татулаша. Кибеттә Фатыйма әйбәт эшли.
—Эшлидер, ләкин аны берәр җиргә олактырырга кирәк.
—Бу ни дигән сүз тагын?
—Хәзер иреннән аерылгач. Фатыйма мина сыланачак.
—Сыланса, бик яратыша идегез бит.
—Әйтмә әле шул сүзне. Нинди яратышу булсын?! Мина аннан тизрәк котылу хәерле. Ире белән торганда ул куркыныч түгел иде. хәзер—куркыныч. Мин бер ялгышлык эшләп ташладым.
____ 9
—Үземнен яшеренеп яткан җиргә алып кердем. Шунда минем әйберләр. Ә хатын-кыз авызында сүз тормаганны үзен беләсең.
—Да-а. егеткәй. Ахмаклык эшләгәнсең шул. Болаи булгач. Фатыйманы эштә калдырырга һич ярамый. Ләкин эштән куу гына да проблеманы хәл итмәячәк.
—Синен танышларын күп. бәлки үзен кебек бабник берәр бизнесменга сөяркә кирәктер. Ләкин үзебезнең шәһәрдә түгел.
—Шәп идея бу. Башың эшли, егеткәем.
Алар уртак тел таба алуларына шатланып аерылыштылар.
Фатыйманың бүген нигәдер эче пошып, күңеле тынычсызланды. Юк, бу Гыймай куып чыгарганнан гына түгел. Әлегә кадәр андый пошыну хисе кичергәне юк иде бугай. Нәрсәдән сон бу? Эше әйбәт бара.Хуҗа анардан бик канәгать. Башкалар алдында аны гел үрнәк итеп куя. Тик менә Сөмбел эшли башлагач, хуҗа анардан суына төште. Әмма нишләмәк кирәк? Һәр нәрсә вакытлы була, күрәсен. Боларны гына анлый Фатыйма, ләкин эчкә йөгергән тынгысызлык дулкыны нилектән барлыкка килгәнен генә аңламый. Югыйсә бөтенесе элеккечә кебек. Заһиты Фатыйма дип үлеп тора.
Заһит аны бәхетсез итәр өчен көпә-көндез өйләренә килүен, тату гына яшәп яткан гаилә учагына күкерт салып, үз казанында талгын кына кайнап уртак ботка пешерүчеләрне пыран-заран китерүдән тәм табуын Фатыйма каян белсен. Заһит оста артист кебек, үз ролен ышандырырлык изеп башкара. Тышкы кыяфәт, кинәт үзгәрүчән йөз. ниндидер китаплардан ятланган сүзләр күңелендәге үчне, явызлыкны каплап тора. Дөрес, вакыт-вакыт анарда кешелек сыйфатлары уянгалап куя. әмма мондый халәт җил өреп сүндергән шырпыдай тиз сүнә.
Фатыйманың бүгенге эч пошуы әллә Заһитны аңлап бетермәүдәнме? Заһит серле Фатыйманы өзелеп яратуга карамастан, усал кылана. Бәлки улын Гыймайда калдыргангадыр? Малайны авылга әбисе янына илтеп куярга микән әллә? Юк, монда әтисе янында аңа яхшырак. Гыймай аны үз улыдай ярата. Ә Фатыймага ул әллә бар, әллә юк. Барлык иркә-назларын Заһитка бирә ул. Әйе, Заһитка. Заһитнын өлкәненә.
Заһитны уйлау Фатыйманың күнелен күтәреп җибәрде. «Теге җиренә зыян килмәде микән? Гыймай бик умырып тоткан иде бит. Күрергә иде
үзен».
Фатыйма эше беткәч кибеттән чыкты да Гыймайларга таба атлады. Бераз баргач: «Кая барам мин жүләр? Гыймай мине хәзер бусагадан да атлатмаячак».
Фатыйма туктады һәм Заһитнын яшеренеп ята торган подвалына барырга ниятләде. Тик адымнары әкренәйгәннән әкренәйде. Заһит бит ана үз янына килеп йөрмәскә кушты. Нишләргә?
Шулай уйланып торганда анын янына бер машина килеп туктады
—Сезгә кайсы якка?—дип сорады шофер егет машина тәрәзәсеннән
—Алайса икебез бер якка икән
Машина кузгалып китте. Ирек Фатыйманын кибеттән чыкканын ярты сәгатьләп көткән иде. Сәгыйть Хәмитович Ирекне Заһит чыгып китүгә үзенә чакырган һәм Фатыйманын документларын тоттырган, ни эшләргә кирәклеген аңлаткан иде. Ирек Фатыйманын кибеттән чыгуын борчылып котге. Ничегрәк итеп Фатыйманы машинама утыртырмын икән дип баш ватты. Ә асыл кош читлеккә үзе очып керде. Эшләр шулай әйбәт кенә барса. Иреккә шактый зур калжа эләгәчәк. Анын күнеле шуны уйлап сөенде
Ә Фатыйма, йомшак машинага кереп утыргач, бар дөньясын онытты Машина хуҗасы сүзчән кеше түгел. Эч пошканда машина утыргычында тирбәлеп үз уйларына чуму рәхәт. Бу тирбәлеш күнелне тынычландыра, анны йоклата. Фатыймага кая барса да барыбер иде Хәер, ул әле үзенен эшеннән куылганлыгын. Заһитнын анардан котылырга тырышуын белми, бары тик эчке тоемлау нәтиҗәсендә генә ниндидер күнелсезлеккә тарыганын сизә һәм шушы билгесезлектән качарга тели иде.
— Кайтып җиттек, туташ-ханым.—диде Ирек —Әйдәгез, өйгә керәбез.
— Минем өй башка яктарак иде, сезгә кайтканбыз икән—кереп чыгыйк инде. Байлар ничек яши икән—күрик
—Байлык дигән нәрсә әлегә безгә койрыгын тоттырмый Шулай да бер эләктерергә өмет бар.
Алар өйнен эченә уздылар
Дөрестән дә. монда баи кеше яши дия торган түгел. Жиһаз юк дәрәҗәсендә. Йортнын өске каты эшләнә генә башлаган. Бары тик аш пешерү бүлмәсендә генә ботен нәрсә бар.
Егег Фатыйманы шунда алып керде.
—Нәрсә ашыйбыз?—диде хуҗа. Фатыйма юри генә:
— Кызыл балык,—дигән иде, Ирек өи диварының чокырына кертеп куелган ике суыткычның берсеннән пешереп туңдырылган кызыл балык алды Ул аны микродулкынлы мичтә тиз арада кайнарлады Табын уртасына бер шешә ят эчемлек менеп утырды
—Сез каршы булмасагыз. ашар алдыннан бераз гына тамак чылатып алыйк,—диде егет һәм Фатыйманын рөхсәтен дә көтмичә, юан корсаклы фужерларның төбенә берничә йотым эчемлек тамызды.
—Әйдәгез, танышу хөрмәтенә!
Фатыйма каршы килмәде. Эчемлек тәмле иде. йотып куйды. Аннары өстәлдәге кызыл балыкның тәмен белеп карарга уйлады Ләкин хужа әллә ни арада анын авызына конфетмы-ниме каптырып өлгерде. Аннан атар күшән күзне кызыктырып торган кызыл балык ашадылар. Табында ризыклар күп иде, егет ашау белән мавыкты, ә Фатыйманын тагын бераз теге тәмле эчемлекне эчеп карыйсы килә иде Хужанын күнеле сизгер икән, ул «О-о. мин каршымда гүзәл ханым утырганны онытып җибәргәнмен ләбаса»—дип. фужерларга тагын бер-ике йотым эчемлек салды. Фатыйма белән чәкештерсә дә, үзе авыз гына тидереп алды.
—Сез бик тәти егет икән, хәтта үз өегездә эчәргә куркасыз Мин көчләр дип шүрлисезме?
—Юк. мин алай ук изгеләрдән түгел.—диде Ирек —Ләкин минем рульгә утырасым бар. Ә юл инспекторлары бик бәйләнчек халык бит
—Шулайдыр,—диде Фатыйма,—минем бит машинам юк Булмаячак та
—Алай кырт кисәргә ярамый. Фатыйма туташ
Фатыйма аңа гаҗәпләнеп карады.
—Сез минем исемемне каян беләсез?
—Сезнең кебек чибәрләрнең исемен белмәгәч, мин нинди егет булам, ди Сез бит Сәгыйть Хәмитович кибетендә эшләдегез.
—Ничек инде эшләдегез?! Мин хәзерлә шунда эшлим.
—Ә-ә, әйе. Ә минем исемем Игорь.
—Игорь? Сез бит татар баласы.
—Әйе. чеп-чи татар. Ләкин без—татарлар—үзебезгә кем ничек дәшә— шуна күнегәбез.
Әңгәмә белән вакытнын үткәне сизелмәде. Алар күптәнге танышлардай һәр нәрсә турында ачыктан-ачык сөйләштеләр. Фатыйма авылда әнисе барлыгын, ана ай саен акча салып торганлыгын, атасыз бала буларак, шәһәр интернат мәктәбендә укуын, укуы беткәч сатучы булып эшли башлавын сөйләде.
—Ул яктан без почти туганнар икәнбез, мин дә балалар йортында үстем.— диде Ирек. Билгеле. Фатыйма моңа ышанып житмәде. Балалар йортында үскәннәрнең күбесе сукбайлар төркеменә кушыла. Чибәррәк кызлар фәхишәлек юлына кереп китә. Безнен илдә картлар белән балалар—ин хокуксыз затлар. Атар жәмгыятькә кирәкми. Әнә. Фатыйманын әнисе алган пенсия бер кибеткә чыгып керерлек кенә. Өйләре җимерелеп бара. Ә Фатыйма җибәргән акчалар тишек-тошыкларны гына ямарга житә. Бу илдә сыртына сукканга да рәхмәт әйтеп яшәмәсән. гомер жебен бик тиз шартлап өзелә. Фатыймадагы горурлык хисен эшкә кергәннең икенче атнасында ук таптап юк иттеләр. Ул вакьпта әле Фатыйма башка кибеттә эшли иде. Кибет хуҗасына чибәр яшь кыз бик ошады. Ул Фатыйманы һәр җирдә эзәрлекли башлады. Кызның югалтыр байлыгы булмаса д. хуҗаның үз артыннан чабуы, кыйммәтле бүләкләр алып бирүе анын күнелеленә хуш килә һәм бу хәлнен озаккарак сузылуын тели иде. Хужа әле яшь. кибете дә зур түгел. Әмма ят кешеләр алдында үзен президенттан ким тотмый. Әллә кемнәргә тау-тау вәгъдәләр бирә. Фатыйманын әнисе авылда иске йортта торуын белгәч, бер көндә аңа «өй салып- бирде. Атлашудан, алдын-артын уйламыйча вәгъдә бирүдән ул ниндидер тәм таба. Зуррак вәгъдә биргән саен үзен зуррак итеп тоя. Фатыйма белән мактанчык хужанын мөнәсәбәтләре ничек бетәр иде, билгесез. Тик көннәрдән бер көнне аны кулга алдылар, кибетен яптылар.
Фатыйма Игорь-Иреккә боларны сөйләп тормады. Бүген Фатыйманын. ни өчендер, бар нәрсәдән ирекле буласы, хәтта эчеп исерәсе килде Шуна күрә егет теге якка чыгып киткән чакларда шешәдәге эчемлекне үз фужерына тутырып салып эчеп куйды. Хуҗа моны күрмәмешкә салышты. Хатынның исерә башлавын күреп, җенси хисләре уянды.
Ирек Илсур Мансурович дигән кешенең шалтыратуын көтә иде.Шул ук вакытта Фатыйма белән бераз кети-мети уйнап аласы да килә. Фатыйма мона үзе дә каршы түгел шикелле. Әмма иң кирәкле вакытта телефон шалтырап куйса?
Фатыйма исеребрәк китте, анын йокысы килә башлады. Ул изүләрендәге төймәләрне чишеп җибәрде.
—Ярдәм кирәкмиме?—диде Ирек һәм хатынга чишенергә булышты. Егет аны урынга күтәреп салмакчы иде. шулвакыт Фатыйма аны муеныннан кочып
алды.
—Неужели җаныгыз юк сезнен?
Һәм алар икәүләп караватка аудылар.
«Тәне кайнар чукынмышның,—дигән фикер үтте егетнең башыннан — Шәп!..-
Эшнен нәкъ кызган чагында телефон шалтырады. Егет мендәр кырыена куйган кечкенә телефонын алды.
—Тынлыйм. Илсур Мансурович.
Телефонда калын тавыш яңгырады:
—Игорь, мина баярак Сәгыйть Хәмитович шалтыратты. «Сайрар кошны» син эләктерә алмадыңмы әле?
Ирек Фатыиманын иреннәреннән бер үпте лә: «Мин хәзер-, —дип икенче бүлмәгә чыкты.
—Әлү, Илсур Мансурович. сез әйткән сандугач кулга төшәргә тора. Сезгә аны кайчангарак китерергә?
— Иртәгә көндезге икедә минем кулда булсын
—О-кей. Илсур Мансурович
Ирекнең эченә җылы йөгерде. Ул Илсур Мансуровичнын талканы коры икәнлеген белә, шуна күрә: «Немедленно табып китер»,—дип әйтүен көткән иде. Болай булгач, «Сайрар кош» белән төне буе сайрашып чыгарга мөмкин икән.
Ул өстәлдә калган эчемлекне фужер тутырып эчте, үзенен кыяфәтен козгедән карады һәм Фатыйма яткан караватка чумды
—Тагын бераз телефоннан аерыла алмый торсан. миннән жилләр искән булыр иде,—диде Фатыйма үпкәсен белдереп.
Ирек ана җавап биреп тормады,кочагына алды. Караватта юрган асты көрәше башланды.
Иртән торгач. Фатыйма эшкә барырга җыена башлаган иде Ирек
—Син кая җыенасын'?—дип анын каршысына басты.
—Кая булсын, эшкә!
—Кичә бит сине Сәгыйть Хәмитович эшеннән атлы
—Юк белән башымны катырма але,— .тип Фатыйма Ирекне юлыннан этеп җибәрергә теләде
—Тукталс, кызый, ашыкма.
—Ашыгам, кит юлдан. Әллә син минем белән йоклагач, мина хуҗа булдым дип уйлыйсынмы? Чыгар хәзер үк!
Фатыйма йодрыклары белән Ирекнен күкрәген төяргә тотынды, ләкин Ирек—көчле егет, аның ике кулыннан эләктереп алып, кәнәфигә утыртты
—Ә хәзер мине тында. Без хәзер Ч. шәһәренә барабыз Анда безне Илсур Мансурович көтә.
—Мина синен Илсур Мансуровичларын артымны сөртергә лә кирәкми. Мин үз эшемә барам
Шунда Ирек түш кесәсеннән документлар чыгарып Фатыймага күрсәтте. Анда Фатыйманың барлык документтары һәм Сәгыйгь Хәмитовичнын «Килешүне бозып, үз эшенә салкын каравы, сагын атучылар!а тушелык күрсәтүе өчен Калыирова Фатыйманы бүгеннән эшеннән алам» дигән язуына имзасы белән мөһере сугылган Фатыйманын телен әйтерсен корт чакты Үл бер сүз дәшә алмалы. Менә ни өчен кичә көне буе җаны бәргәләнгән икән Бу Игорь дигән татардан туган урыс аны очраклы рәвештә генә юлла гуры китереп утыртып алып кайтмаган. Алар Сәгыйть Хәмитович кебек бер чыбыктан куалаган кабахәтләр. Бу ирләрнсн бөтенесе икейөзле. оятсыз. Эчләре тулы ялган. Аларнын тамырларында кан түгел, пычрак судыр. Кеше я змышы белән ничек уйныйлар
Фатыйма язмышына буйсынырга мәҗбүр булды. Ул башына төшкән көтелмәгән вакыйгаларны артык тиран кичерми Киресенчә, анын күнелен тормыштан ниндидер маҗаралар эзләү, шул маҗараларда у зе тон кашашучы булу теләге гел кытыклап тора Тормышка у I отышлы уен итебрәк карый, ә андый уенда кемдер ота, кемдер оттыра. Бәлки әле Илсур Мансурович дигәннәре берәр бай кешедер. Ә байларга һәрвакыт сөяркә кирәк Фатыйманын инде сөяркә булып караганы бар Тик менә Заһит кына аны эзләп бәргәләнер инде Бик ярата бш \ I Фатыйманы
Фатыйма юл буе шулай уйланып барды Күз алдына улы Заһит китеп
зө
басса Аның әтисе, әби-бабалары бар. Ятим итмәсләр. Бәлки, акылына килеп үз атасы азып китәр. Хәер, кая инде! Ул улы турында сүз чыкса, ишетмәмешкә сазыша. Матур кызларның итәк асларын капшарга гына кыю ул. Бүтән эш кушсан, калтырап тешә. Әй. нигә сон әле алар турында баш ватарга? Башта үз язмышыңны хәл итәргә кирәк, аннан күз күрер!»
Юл шактый озын булса да. вакыт үткәне ничектер сизелмәде. Фатыйманың йокымсырый башлаганын күрүгә, егет машинасын туктатып чибәр ханымны саф һавалы чәчәкле болыннар тирәсенә альпз чыкты. Анда бераз шаярышкалап. арыганлыкларыннан арындылар, капкалап алдылар.
Илсур Мансурович аларны үзләренең капка төбендә көтеп тора иде. Фатыйманың аны күрүгә күнеле күтәрелеп китте. ‘ Кырык яшь тә юктыр әле мона*.—дигән сөенечле уй йөгереп үтте башыннан. Фатыйманы Илсур Мансурович та ошатты. Ул егетне читкәрәк азып китеп: «Товарнын шәбен алып килгәнсең, молодец!—дип куйды Алар тагын нидер сөйләштеләр. Күрәсен. сүз Фатыйманың язмышы турында баргандыр. Озакламый Илсур Фатыйма янына килде. Ирек- Игорь боларга кул болгап азды да. машинасына утырып сызды.
— Йә.—диде Илсур Мансурович,—ныклап танышыйк. Мин Илсур Мансурович Әптериев булам. Урыслар Андреев дип атый. Эшем турында сөйләп тормыйм. Хатын-кыз өчен ул бик ялыктыргыч нәрсә. Ә сезнен хакта мин бераз беләм. Тик үз авызыгыздан ишетү кызыграк булыр дип уйлыйм.
—Үзем турында сөйли башлаганчы, минем бер нәрсәне беләсем килә иде.
—Ягъни?
— Мине монда нигә китерделәр? Сезгә кол итепме, сөяркә итепме, әллә бөтенләй мин белмәгән сәбәп бармы?
—Сорауны турьшан куюыгыз әйбәт. Тик монда кем булуыгыз күбрәк үзегездән горачак. Фатыйма ханым. Сез миндә эшләячәксез.
— Мин Сәгыйть Хәмитович кибетенә өйрәнгән идем Анда дуслар, ирем, улым калды.
— Ирегез белән араларыгыз ничек булганын беләм. Улыгызны үзегез калдырып чыгып киттегез. Сез әле. Фатыйма ханым, ин зур бер нәрсәне белмисез.
—Нәрсә ул?
—Сезне китерүнен төп сәбәпчесе—Заһит.
Фагыиманын йөзенә шатлык чаткылары йөгерде. Димәк. Заһит монда! Бәлки ул мина өйләнергә телидер.
—Әйе. Заһит.—дип дәвам итте Илсур Мансурович,—Ләкин әле мин сезгә ин мөһимен әйтеп бетермәдем. Сәгыйть Хәмитович сезне ни өчен һич көтмәгәндә эштән куды дип уйлыйсыз?
Фатыйманың нервлары бер учка сыярлык булып төйнәлде. Ул сүзнең дәвамын көтеп Илсур Мансуровичка текәлде.
—Жан атып йөргән Заһитыгыз кудыртты сезне.
—Ышанмыйм, бер сүзегезгә дә ышанмыйм. Качачакмын мин сездән. Мине Заһит килеп коткарачак.
—Әгәр Заһитка ышанычыгыз зур икән, ышанып яшәгез. Ә хәзергә сез миндә эшләп торачаксыз.
—Нинди эш?
—Эш дип. эш тә түгел инде ул. Әнигә иптәш кирәк. Ялгызы гына өйдә калырга курка. Ә мин өйгә гел-гел кайтып йөри алмыйм. Кыскасы шул. әйдәгез өйгә. Шунда барысын да анларсыз.
Алар ак мәрмәр баскычтан менеп өйгә керделәр. Өйнең идәненә паркет жәелгән. Бассан таеп егылырлык шома. Диварларында картиналар. Алар борынгы булса кирәк. Хәзерге заман рәссамнары ясаганга охшамаган Хәер. Фатыйма мондый нәрсәләрне анламый. Картиназарнын бик кыйммәт икәнен
генә чамалый. Бервакыт әллә Мәскәү. әллә Санкт-Петербургта ниндидер картинанын урланганын һәм анын өч миллион доллар торганлыгын телевизордан әйткәннәр иде. Фатыйманы шаккаттырганы картинанын урлануы түгел, ә анын бәясе булды. Телевизордан ул картинаны күргәч:
—Мин моны өч тиенгә дә алмас идем,—дип куйды
Болар керүгә икенче бүлмәдән 60-65 яшьләр тирәсендәге бер ханым чыкты Ул күлмәгенең алдын артка кигән, күзләре төрле якка уйнап торган, бик хәрәкәтчән ханым иде.
— Бусы нинди кәнтәй тагын?—диде ул Фатыймага ымлап.
—Ул синен якын дустын—Фатыйма, әллә танымыйсынмы, әни ’
Фатыйманың йөрәге дерт итеп куйды. Менә ул нинди җиргә килеп капты.
Димәк, шушы жүләрне карар өчен монда китергәннәр аны
Хатын Фатыйма янына килеп аны исни башлады
—Тәмле хушбуй сөртәсен икән. Зәвыгын бар —Һәм ул шап итеп Фатыйманың җилкәсенә сугып куйды Шулвакыт Илсур Мансуровичнын телефоны шалтырады. Аны каядыр чакырдылар, күрәсен. Ул бераз кабаланып. Фатыймага тиз-тиз сөйли башлады
—Сез, Фатыйма ханым, үзегезне өегездә кебек тотыгыз. Монда сез үзегез генә түгел. Аш пешерүче, өйләрне җыештыручы һәм бакчачы бабай бар. Тора-тора танышырсыз. Ә мине эшкә чакыралар.
Илсур Мансурович чыгып китте. Фатыйма юләр хатын белән икәүдән- икәү калды. Ул инде моннан җиңел генә ычкынып булмаячагын анлаган һәм тормышның билгесез карурманына кереп китәргә әзер иде.
-Арыган күренәсең, ашыйсында киләдер,—диде хатын Һәм кесәсеннән кечкенә кыңгырау алып, бер зенгелдәтте Ашыга-ашыга аш пешерүче кайсыдыр яктан килеп чыкты
— Күрәсеңме, өемдә кунак бар. Анын ашыйсы килә,—диде хуҗа хатын.
—Хәзер, Әминә апа,—дип пешерүче китеп бармакчы иде
—Тукта!—диде Әминә ханым —Сиңа: мин Әминә апа түгел. Әминә Хормәтовна булам дип күпме кабатларга була?
—Гафу итегез, Әминә Хөрмәтовна, мин сезне артык якын иткәшә «апа» дидем.
—Хәзерге заманда беркемнең апасы, сенлесе юк Бөтен кешегә акча—апа. акча—сеңел, акча—хужа.
Фатыйма бу хатыннын үзе уйлаганча ук юләр түгеллеген аклады Улы әйткәнчә, ялгызлыктан да интегерлек түгел. Өйләрендә аш пешерүче, җыештыручы булгач, кирәк чакта алар белән сөйләшә алмыймыни?' Хәер, ул авырудыр. Әнә бит нинди затлы күлмәкнен алдын артка кигән. Пешекче чыгып киткәч ул: «Әминә Хормәтовна. сез күлмәгегезнең алдын артка кигәнсез. Рөхсәт итсәгез, мин сезгә булышыр идем -.—диде
—Бөтен дөньясының алды аргка килде бит. Дөньясына карап җанлашабыз инде.
Әминә Хормәтовна шулай дисә дә. Фатыймага карышмады. Күлмәген доресләп киде Фатыйма Әминә Хөрмәтоннанын чәчләрен глрамакчы булган иде. Ләкин Әминә Хормәтовна: «Мин кеше тарагы белән чәчемне тарамыйм Ирене кызартылган. бите агартылган чибәр кәнтәйләрнең башында ни бчлмас Минем үз тарагым бар», дип тузынып алды.
Әминә Хормәтовна Фатыйманы үз бүлмәсенә алып керде Бүлмә бик пөхтә җыештырылган. Карават өстендә кул белән чигеп зшләнгән гаҗәеп магур җәймә һәм эреле-ваклы берничә мендәр Аларнын тышлары да к\ тдан чигелгән. Гомумән, монда б.гр нәрсә кулдан эшләнгән. Карават > я* генә дә сәнгать әсәренә торырлык. Ләкин Фатыйма мондый матурлыкны аңламый, ана кибет әйбере фабрикада эшләнгән келәм, фабрикада тукылган җәймә
булсын. Кулдан эшләнгән эшне ул зәвыксызлык, дип саный иде. Әбисе белән дә еш кына бәхәс куба иде
Фатыйманы әнисе кул эшенә өйрәтергә күп тырышты. Кул белән эшләнгән эштә кешенен күз нурлары була. Ул нурлар караган саен җанны иркәли, ди торган иде. Әмма Фатыйманың андый нечкә эшләргә күнеле ятмады. Аңа урамда малайлар белән уйнау кызык иде. Малайлардан ишеткән әшәке сүзләрне үз-үзенә кабатлап рәхәтләнеп көлә иде. Әнисе шәһәргә интернат мәктәпкә җибәргәч, ул бөтенләй иркен сулыш алды. Аңа ин матур нәрсә—үзе, чишенеп ташлап үзен көзгедән озаклап карап тору күнеленә ял бирә иде.
Әминә Хөрмәтовна Фатыймадан үз бүлмәсенә карата берәр сүз көткән иде. Тик сүз ишетелмәде, бары тик күзләрендә бераз сәер, бераз аптырашлы караш кына күрде.
— Йә ничек?—дип сорарга мәҗбүр булды ул.
—Дөресен әйтсәм, ачуланмассызмы?
—Юк. юк, ачуланмыйм. Мин монда дөрес сүзгә сусап яшим.
—Улыгыз, минем белүемчә, бай кеше, бүлмәгезне кибеттән алынган затлы әйберләр белән бизәсә дә харам булмас иде.
Бу сүзләрдән Әминә Хөрмәтовнанын төсе үзгәрде, күзләре элпәләнде. Ул үз-үзенә сөйләнә башлады.
— Зәвыксыз, талымсыз, надан кешеләр басты дөньяны.—Билгеле, бу сүзләрне Фатыйма үзенә карата әйтелә дип башына да китермәде,—Хәзер барсына да акча гына матур. Кодрәтемнән килсә, дөньядагы барлык акчаларны яндырып бетерер идем. Кәнтәйләр, урам себеркеләре, оят җирен ин матур нәрсәгә санаучы азгыннар, караклар, юлбасарлар дөньяда акча булмаса үзеннән-үзе бетәр иде.
Фатыйма каршы төшеп нидер әйтергә теләде, тик пешекче аларны ашарга
чакырды.
— Кемне ашарга?—диде Әминә Хөрмәтовна.
—Аш ашарга,—диде пешекче, ләкин хужабикә аның сүзләренә колак
салмады.
—Кешеләр бер-берләрен ашаудан тәм табалар. Кыргыйлыкка таба барабыз. Дөньяны укыган кешеләр боза.
Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, караватына ауды. Фатыйма бу күренешне битараф кына күзәтте. Аш пешерүче тагын бер кат:
—Ашарга иде бит. Әминә Хөрмәтовна, ашым суына,—дип әйтеп караган иде, тик хужабикә: «Мин беркемне дә ашарга теләмим. Әнә, бер-берегезне үзегез ашагыз»,—дип аларны бүлмәсеннән куып чыгарды. Фатыйма күңеленнән «Бу юләрләр йортыннан тизрәк качарга!»—дигән катгый карарга килде.
Ләкин Әминә Хөрмәтовнанын вакыт-вакыт «юләрләнеп» алуы анын ачуын китерми, ничектер тынычландыра иде.
—Без начар кешеләргә «хайван» дибез. Хайваннар кешеләрдән акыллырак. Кеше бит ул нәфес корбаны Башта акчалы буласы килә, акчасы күбәйсә— властька үрмәли, властька үрмәли алса—азгынлык юлына баса. Хәер, азгынлык өчен власть кирәкми. Хатын-кызларнын ирләр белән уйнавы хәзер спорт уенына әйләнде. Кем күбрәк...
Фатыйма бу сүзләрне ишетмәде, анын уе Заһигга иде.
Заһит китергән әйберләрне арзан бәягә алып, кыйммәткә сатып җибәрә башлагач, Сәгыитьнен кереме күзгә күренеп артты. Ул бу товарларны махсус Сөмбелдән саттырды. Тегеләй-болай тикшерү була калса, Сөмбелгә «талак» әйтеп, бар гаепне ана аударырга була. Аласын алды бит инде ул Сөмбелдән.
Дөрес, Сөмбел ана бик якын. Карт хатыннан сон сандугач батасы кебек яшь кыз кочагына керү барлык байлыклардан кыиммәтлерәк югыйсә Ләкин Сәгыйть инде байлыкка күнеккән, байлык булмаса. «сандугач батасы* да анын кочагында сайрамас иде
Сөмбел Сәгыйть Хәмитович белән никахлашып, аерым фатирда яши башлагач үзендә зур үзгәреш сизде Башын горур чөеп, элекке дуслары белән аралашмаска тырышты Сәгыйть Хәмитович анарга: «Син иске дусларын белән аранны өзәргә тырыш Һәр хәерче байдан көнләшә. Сине әкренләп үзебезнең мохиткә кертеп җибәрергә кирәк Тормышта һәркемнең үз урыны булырга тиеш, ә урынны байлык билгели».—дип тукый торгач. Сомбел Сәгыйть Хәмитовичнын шушы фәлсәфәсен тиз үзләштерде. Шәп машинада өйгә кайтып туктау, тегенди-мондый алган әйберенне үзен түгел, шоферын күтәреп кергү лөнья күрмәгән, бәхетне бары тик матди байлыкта гына дип аңлаган кыз өчен анын тормышы җәннәт булып күренде Рухи байлык анын очен ботенләй юк иде Мәктәптә кочкә «өч*кә укып йөргән кыз театрларга йөрүме, китап укуны башына да китермәде Тегенди-мондыи хәбәр кирәк булса, өйдә телефон бар Үз ишләрен белән дә рәхәтләнеп гайбәт сат. Рухи гарип яки сындырылган кешеләр очен кеше гайбәте сатудан, шул ук вакытта үзен яна әйберләрен белән мактанудан шәбрәк ни бар тагын ” Сәгыйть Хәмитович ана атнага ике-өч килеп кунып китә Беренче хатыны белән үзара мөнәсәбәтләре ничектер. Сөмбел аны белми. Белергә дә теләми Кибеттә ул хәзер үзен хуҗаларча тота: элекке хезхгәттәшләренә кычкыргалап алуны, күрсәтмәләр бирүне үзенен бурычы дип саный Сәгыйть Хәмитович яшь бикәченең кыланышларын хуплап тора Ә беркөнне ана кайчандыр дус булып йоргән, мәктәптә укыганда кача-поса үбешкән Руслан шалтыратты
— Нихәл, байбикә, акчалар минем кочактан җылыракмы'*
—Синен кочагын беркайчан да җылы булмады һәм булмаячак.—диде Сомбел —Йоны коелган куртка белән кызлар җылыта алмаячаксын син
—Синен дә бервакыт иске куртка кебек кирәген бетәчәк Байлык—бер айлык.
—Ә синен үз гомерендә берәр ай бәхетле булып караганын бармы?
— Мин бәхетсез түгел. Бәхет ул ефәккә төренеп әйбәт машинада йөрү генә түгел. Мин ирекле булуым белән бәхетле
— Нәрсә сон ул ирек ’
—Аны сина аңлатып булмый Көннәрдән бер көнне ефәк күлмәкләремне салдырып урамга куып чыгарылгач анлый башларсын син аны Ул чагында синен ефәк күлмәкләрен генә түгел, үзеңдә койрыгы йолкынган тупый кош кебек булачаксың. Байлык кешене тиз картайтып кына калмый, анын акылын да ала. Шуны исендә тот.
—Акыллы хәерче булуга караганда, юләр баи булуын яхшырак Әллә син власть башында утыручылар бик акыллы дисенме? Акыллы хәерчеләр .пари ы и кабул итүен сорап еллар буе ишек төпләрен сагалый
Сөмбел телефоннан сөйләшкәндә Сәг ыйть Хәмитович кайтып керде Ул Сөмбелнең сонгы сүхтәрси ишетеп калган иде
—Нәрсә, былбылым, әллә күнеленне рәнҗетерлек сүз әйттеләрме?
Мәктәптә бергә укыган егет шалтыратты.
— Нәрсә ди?
Байлык бәхет түгел әле ул.— ди
Анынча бәхет нәрсә сон?
Ирекле булып яшәү
Ярлы кеше ирекле була аламыни'’ Ин мөһиме—жан ирекле
тиеш. Ә жанны иреккә чыгаручы ике нәрсә бар: берсе анын байлык, икенчесе—атасть.—диде Сәгыйть ХәмитовичМенә шулар гына кешене ирекле итә ала. Без инде бик озак еллар ярлы коллар булып яшәдек Үзебезне ирекле дип санадык, ә бәхетле идекме сон? Әлбәттә байлык белән власть бетәргә мөмкин. Әмма кулында власть яки байлыгы барында кеше күпмедер хөрмәт казанып өлгерә. Байлыгын югалткан очракта да аларга ихтирам бетми. Ә күңелендә коллык, хәерчелек яткан кеше байый да, властька да күтәрелә алмый. Беркөн әле бер язучыны күрдем. Өлкән яшьтәге танылган язучы. Мин бер роман язган идем, өч ел инде чыгара алмый йөрим, ди. Өйдә ашарга бетте, хатын ташлады. Шул китапны чыгарырга ярдәм итмәссезме, ди Минем базада йөк ташучы кирәк, әгәр шунда әйбәт кенә эшләсән, китабынны чыгартырмын, дидем. И шатланды инде, бичара. Ә бит ул начар язучы түгел. Әгәр хөкүмәт талантларга ярдәм итсә, ул кешеләр безгә сәлам дә бирмәсләр иде. Дәүләт башында утыручыларның әнә шундый кешеләргә ярдәм итмәве безнең дәрәжәне күтәрә. Без шушы болганчык елларда алтын балык эләктереп катырга тиеш. Ләкин, матурым, син шуны исеңнән чыгарма: югарыдагыларга бервакытта да начар сүз әйтмә. Аларны гел мактап торырга кирәк. Мактау—кешенен акылын томалау өчен иң шәп чара.
Бераз вәгазь укыганнан сон алар иркәләшеп алдылар. Беренче көннәрдә Сөмбелгә Сәгыйть Хәмитович ит чүмәләсе булып күренгән иде. хәзер инде ул ана күнегә бара.
«Кибән астында тычкан үлми».—дигән сүзләрнең хаклыгын Сәгыйть Хәмитович Сөмбелгә үз мисалында раслап килә. Сөмбел инде анын белән шаяра, төрле жирләрен кытыклап Сәгыйть Хәмитовичнын йоклый башлаган күзәнәкләрен уята. Сәгыйть монын өчен Сөмбелгә бик рәхмәтле. Сөмбелнең сеңелләренә кесә телефоны альгп биргәч. Нәсимә белән Рәсимә дә бу «ит бүкәне»нә башкачарак карый башладылар. Сөмбел бер көнне кыюланып китеп: «Әнине бераз җиңелрәк эшкә урнаштыра алмассызмы икән, Сәгыйть Хәмитович? Гомер буе пычрак җыештырып бик арыды инде ул бичара»,—диде.
—Нинди эшкә урнаштырып булыр икән сон аны?
—Бәлки берәр ашханәгә. Безнең әни заманында поварлыкка укыган. Бераз эшләп тә алган.
—Уйлашырбыз, матурым. Ләкин син монын өчен мине бик-бик каты яратырга тиешсен.
—Яратам бит инде, Сәгыйть Хәмитович.
— Юк әле. Бик үк яратып бетермисең.
—Мин бүтәнчә ярата белмим, Сәгыйть Хәмитович.
—Өйрәтермен.
Заһит сонгы вакытта үзендә ниндидер үзгәрешләр сизә башлады. Төнге йокысы саташуларга әйләнде. Бигрәк тә анын тынычлыгын алган кеше Радик исемле сөяркәсе белән яткан чибәр ханым булды. Анын иңнәренә таралып төшкән озын кара чәчләре, утлы күмер кебек янып торган күзләре Заһитка һич тынычлык бирмәде. Подвалындагы кыйммәтле туннар өстенә менеп йокларга ятуга саташа башлады. Менә подвалның карангы идәне буйлап кара елан шуышып килә. Заһит анардан куркып башын тун белән каплый. Ләкин кара елан тун астына шуышып керә. «Кит!—дип куалый аны Заһит,— яныма килмә. Юкса пычак белән кискәләп ташлыйм» «Ха-ха-ха!—дип көлә башлый елан.—Син бит мине бик яраткан иден»
—Мин сине белмим. Мин мондый хәшәрәтләр белән аралашмыйм. —Мин хәшәрәт мени?—ди елан һәм кара чәчле, күмер күзле чибәр ханымга әверелә.—Таныдыңмы инде?
—Син?—ди Заһит гаҗәпләнеп —Теге көнне сине күргәннән бирле уемла гел син.
—Һәм оныта да алмаячаксың?
-Нигә?
—Чөнки мин—синен намусын.
—Юк, юк. син сихерче —Сихерче түгел, Иркә исемле мин —Иркә?
—Ә нигә ана аптырыйсын9 —Алайса, үзеннен Радигын янына кит
—Анын янына да китә алмыйм, чөнки син мине йоклап яткан килеш көчләден.
—Кочагыма үзен шуышып керден
— Мин йокы исереклегеннән айнымаган идем. Менә хәзер мин синен иркендә, дөресрәге син минем иркемдә.
Хатын озын кара чәчләрен туздырып Заһит өстенә ташлана. Аны изә. таптый, нәзек урыннарын тарткалый Заһит еш-еш сулый авыртуга түзә алмый кычкырырга тели, тик тавышы чыкмый, чөнки елан хатын әллә нинди сасы исле, лайлалы чүпрәк белән авызын каплый Заһит бәргатәнә. чәбәләнә Бик озак бәргәләнгәннән сон гына уянып китә Уянуга ук утны кабыза. Тезләрен кочаклап уянып утыра. Ул инде төнге хатләрнен бер саташу гына икәнлеген акларлык хәлгә килә
—Ни өчен сон үзен Иркә дип атаган хатын керә төшемә? Җитмәсә, мин синен намусын, ди. Гомумән, намус нәрсә сон ул? Хатыннар—ирен, ирләр— хатыннарын алдый Ә бәлки бу Иркә атлы хатын Радигы белән кавышырга уйлаган булгандыр? Кавышканчы бер-берләрен сынашып йөргәннәрдер. Хәзер шулай бит: егет белән кыз бераз яшәп карыйлар да. ошашмыйлар икән, икс якка таялар. Әйтерсен, кием сайлыйлар. Кием сайлаган кебек үзенә яраклы ир сайлаучы Иркәләрне «-намус» дип атап буламы? Юк. монда нәрсәдер аңлашылмый Мин синен намусын, дип Фатыйма керергә тиеш иде төшемә Ә ул төшкә керми, югалды.
Дөрес. Заһит үзе дә Фатыйманы сирәк искә ала. Анын уенда гел Иркә Берничә мәртәбә Иркә янына барырга да җыенды, әмма йөрәге җитмәде Шунысы гаҗәп Заһит анын янына барырга җыенып га бармый калса, ул төшкә керә. Бу юлы ул җиде башлы аждаһа булып килде.
—Син килергә курыккач менә үзем килдем,—диде җиде баш берьюлы.- әйдә без сине аждаһалар утравына илтеп ташлыйбыз. Анда төрле илләрдән урланган ин матур кызлар яши Алар сина каршылык күрсәтмәсләр, без аларнмн рухларын сындырдык. Теләсен, йоклатып алдына китерәбез. Син бит йоклаганнарны яратасын
Шулай диде һәм җиде авыз берьюлы күк күкрәгән тавышлар чыгарып көләргә тотынды —Ха-ха-ха!
Һәм җиде авызы көлүдән туктагач, аҗдаһа койрыгы белән Заһитны урап алды да билгесез тарафка очып китте. Карурман аша үткәндә: -Шушында аю-бүреләр арасына ыргытыйкмы?*—дигән сорау ишетте Заһит Бу гегс чибәр ханым Иркә тавышына охшаган иде.
—Юк. юк!—диде Заһит
Аждаһа карурманны үтеп дингез аша оча башлады —Диңгезгә ыргытыйкмы? Бәлки шунда бераз гөнаһларымны кырсын Заһит дингезгә дә төшәргә теләмәде
Ниһаять, аждаһа бер утрауга килеп җитте. Аждаһаны төрле карчык- корчыклар каршы алды Алар шундый ябыклар, кабыргалары тиреләрен төртеп
чыгар төсле. Аждаһа Заһитны җиргә кую белән карчыкларның кармактай бармаклары егетнен төрле җиреннән тарткалый, чеметкәли башлады.
—Син минем соңгы акчаларымны урлап качтың. Әҗәлем җитүгә карамастан, үлемтеккә җитәрлек акчам булмагач, үлә алмый интегеп йөрим,—диде берсе. Икенчесе лачкылдатып Заһитнын битенә төкерде.
—Бу сина оятсызлыгыннын тамгасы. Аны су белән юып булмый.
Заһит боларны күрмәс өчен күзләрен йомды Ләкин озын тырнаклы бер карт анын күз кабакларын ачып, ниндидер чәнечкеле агач ботагы белән терәтеп куйды.
—Үз корбаннарыңны күр!
Заһитнын күз аллары караңгыланды. Утрауга томан төшкәндәй булды. Ул аягөсте йоклап алгандай итте. Күзе тирә-юньдәге хәлләрне аера башлаганда карт-карчыклар таралышкан, алар урынына яшь кызлар килеп баскан иде. Кызлар күбесе таныш кебек, ләкин күбесенең йөзе кара.
—Сез кемнәр? Нигә сезнең йөзегез кара?—дип сорады Заһит. Берсе алгарак чыгып:
—Танымыисынмени?—диде кыз.—Син мине дусларын алдында мәсхәрә иттең. Мин шунда: мәхәббәт ул олы сер. аны тик ике генә кеше белергә тиеш, дидем. Ә син: күрсеннәр, нигә куркырга?—дип үзеңнең батырлыгың белән мактанырга теләдең.
—Мин бит сине көчләмәдем.
—Әйе! Ләкин синдә ниндидер Иблис тылсымы бар. Мине шул тылсым хурлыкка сөйрәде. Шуннан сон йөзем карала башлады.
Кызлар Заһитны уратып алдылар. Ни өчендер болар арасында Фатыйма юк иде. Шул уй Заһитнын миеннән чагылып үтүгә, каяндыр ерактан Фатыйма тавышы яңгырагандай булды: «Мин үзем сине шул юлга тартып керттем. Чөнки сине дөньямны онытып яраттым. Синең өчен утка да. суга да керергә әзер идем».
—Их. Фатыйма.—диде Заһит.
—Фатыйма дип көрсенмә, син үзен мине коллыкка саттың,—диде бер тавыш. Тик бу тавышны Заһитны боҗрага алган кызлар ишетмәделәр. Ул һава дулкыннары аша Заһитнын гына иорәк яраларына килеп бәрелде. Ә боҗра торган саен ныграк кысылды. Егетнен өстендәге киемнәрен умырып- умырып алдылар. Заһитнын кызлар кагылган һәр җире кара көеп чыкты.
—Менә хәзер син дә безнең кебек була башладың.
—Мин бит сезнең күбегезне белмим дә.
—Әйе, белмисендер. Чөнки мине син бер кибеттә карашын белән көчләдең. Ин беренче баштан аяк чишендердең, аннары күзләрен белән оят җирләремне айкадын. Мин йөгереп өйгә кайтып сабынлый-сабынлый юындым. Ләкин җаныма сеңеп калган пычрак карашыңны юып бетерә алмадым. Мин синең карашыннан балага уздым. Менә ул бала,—Кыз әллә нинди җан иясен Заһитнын кулына тоттырды: бала дисәң бала түгел, бака дисәң—бака түгел. Җирәнгеч бер нәрсә,—Бу синең әшәкелегеңнең бер төре.
Заһит ул җирәнгеч нәрсәне җиргә ыргытмакчы булды, ләкин әлеге жан иясе ялт кына егетнен куенына чумды.
—Син аннан котыла алмаячаксың.—диде кыз,—чөнки ул синен җанын пычраклыгы.
Кызлар Заһитны егып өстенә менеп атландылар. Безнең каралык сиңа да йоксын дип төрлечә мыскылладылар. Бу күренешне карап торган Аи болытлар арасына кереп качты. Шаһит итеп милициягә чакыртуларыннан курыккандыр
ахыры.
Заһит тәмам хәлсезләнде. «Җибәрегез, китегез. Әнә теге карчыклардан оялыгыз»,—дип көчсез тавыш белән ялварып карады. Ә
оятны син алдын, хәзер без жен балаларына әйләндек*,—дип Заһнтнын ин авырткан җирләрен боргычладылар. Заһит авыртуга түзә азмый кычкырып җибәрде һәм үз тавышына уянып китте Подваз карангы булганлыктан озак кына бу хәлләрнен онме. төшме икәнлеген акламый ятты. Стенаны кармап утны кабызгач кына үзенен кайда икәкзегенә төшенде. Ул чынбарлыкта көчләнгән кеше кебек еш-еш сулый, торып су эчәрлек тә хазе юк. Җитмәсә нәзек җире үтереп сызлый Заһит анда кан күрүгә куркып китте. «Әллә сон бу төш кенә булмады микән0*—дигән фикер ми сырлары буйлап йөгереп үтте. Ул озак уйланып ятты Барсы да теге сөяркәсе белән ятучы чибәр хатыннан башланды. Ана кадәр үзе талап чыккан өйләр, юха теле белән үзенеке иткән кызлар ике ятып бер төшенә дә керми иде Бу Иркә—сихерче булды ахры. Күпме изалана—күз алдыннан китми. Елан кебек үзенә суыра Заһит шул еланнын эченә үк кереп бара түгелме? Намусны уятыр өчен бәлки әнә шундый Иркә кебек намуссызлар кирәктер! Әшәкелекне әшәкелек чөе белән кагып чыгарырга! Әйе, әйе, бу мөгаен шулайдыр. Юкса уянгач та шул Иркә күз алдыннан китми тормас иде Әнә бит почмакта озын кара чәчләрен таратып ташлаган да. чәч учмалары белән Заһитны урый Уф! Нинди хәл бу? Җитмәсә әкияттәге убырлы карчык кебек Заһитнын бармагын суыра Егетнеи коче беткәннән бетә бара. Ул көч хал белән урыныннан кузгалып су эчә. Иркә дигәне зур күсе икән, ул кружка шалтыравыннан куркып каядыр кача «Теге® җирен күселәр тешләгән ахры. Болай ярамый, больницага барырга кирәк.
Заһитнын шушы урынына ятып үләсе килде. Ләкин ничек үләргә?
Ул урынына барып ятмакчы булды, ләкин егылып бетон стенага башын бәрде Анын югалтып күпме яткандыр, билгесез. Уянгач: «Тизрәк врачларга күренергә кирәк»,—дип пычрак киемнәрен алыштырды, канаган җирен бәйләде. Больницада анын анализларын тикшергәч.
—Сезгә әле шактый ятарга туры киләчәк, сезне котырган күсе тешләгән. - диделәр.
Фатыйма Илсур Мансурович белән сирәк очрашты Ул гел эштә. Өенә кайткан чакларда әнисе янына кереп утырырга ярата Әминә Хөрмәтовна вакыт-вакыт «ычкынгалап» алса да зыянлы кеше түгел икән Аны ин нык интектергән нәрсә—ялгызлык булган Фатыйма башта качам-качам, дип яшәсә лә әкренләп Әминә Хөрмәтовнага ияләште. Бу йорттагы мохит тәэсир иттеме күңелендә кешеләрне кызгану хисе уяна башлады Илсур Мансуровичнын әнисенә карата булган мөнәсәбәте торып-торып Фатыйманын исен китерә Ул эштән кайтып юынуга әнисснен бүлмәсенә керә дә: "Уф. арыдым, әнием алдына башымны куеп ятып торыйм әле».—дип кәнәфи янына тезләнә һәм башын әнисе алдына сала. Әнисе улынын чәчләреннән сыйпый, битләрен чәбәкләштереп ала. Фатыйма моны «төчеләнү» дип кабул итә иде. Ләкин ана һәм улнын бер-берләрен чынлап яратуларын аялагач, аларга хөрмәте артты Фатыйманы бервакытта ла әнисе үзенен алдына яткырып башыннан сыйпамады Фатыйма әнисенә килеп сырпалана башласа, тегесе -Кит әле. сине сыйпап утырырга вакытым юк. арып кайттым».—дип этеп җибәр.» Кыз үпкәли Ә инде шәһәргә укырга җибәргәч, әнисенә карага бөтенләй суынды Вакыт- вакыт әнисенә акча җибәрүләр генә бөтенләй аралары өзелүдән саклап торды
Илсур Мансурович әнисе алдына ятып үзе генә иркәләнми, әнисенә дә үзенен җан җылысын сала
Арыйсын инде, балам Нигә шулкадәр акча артыннан куасындыр,- дип шелтәли ана.
—Акча артыннан түгел, дөнья куабыз, әни. Дөньяда һәр адәм баласы нидер эшләргә тиеш. Менә мин ателье ачтым. Кешеләрне киендерәм. Кешеләрнең төрлесе бар бит: кайберләре үзләре заказ биреп тектергән әйберне алмый. Алынмаган киемнәрне өеп яткырып булмый. Сатарга кирәк. Шуннан кибет ачарга туры килде. Менә шулай, әни, ә кибеткә килүчеләргә күп нәрсә кирәк: күлмәге дә. чүлмәге дә. Кешеләрнең хажәтен үти алсаң, жан рәхәтләнеп китә. Күпләр бизнесменны акча капчыгы өстендә утыручы дип күз алдына китерә. Андыйлар безнең кесәдә кайвакыт җилләр уйнаганын белми бит.
Әнисе белән эш турында шундый итеп сөйләшеп утырулары, уй-фикерләрен уртаклашуы—анага хөрмәт һәм тынычландыру чарасы. Фатыйма баштарак Илсур Мансуровичны эченнән «робот» дип йөри иде. Хәзер ана карата фикерләре үзгәрде. Илсур Мансурович Фатыйманы да игътибарсыз калдырмый:
—Әни белән бик кыен түгелме? Тотарга акчан бармы?—кебек сорауларны биреп тора. Ә беркөнне: «Син авылда әнием бар дигән идең. Авылда бит хәзер хәлләр мөшкел. Әниенә акча жибәрергә кирәктер».
Илсур Мансурович Фатыймага бер төргәк акча бирде: «Әниенә сал. Әгәр мин онытып жибәргатәсәм—исемә төшер. Бушка эшли торган заманнар үтте».
Акча шактый иде. Ә Фатыйма акчаны ярата. Акчалар күбрәк җыелса, бәлки моннан таяргадыр? Ләкин кая барырга? Авылга әнисе янына кайтсынмы? Элек эшләгән кибеткә керә атмый, анда аны Сәгыйть Хәмитович тотып ашаячак. Гыймайга кайтсам, бәлки куып чыгармас иде. Анда улы нишләп йөри икән9 Сагына микән? Гыймай өйләнгәндер. Үги әни Заһитны кыерсытмый микән? Кыерсытадыр, туйганчы ашатмыйдыр да әле. Ана назы күрми үскән батадан кем чыгар? Үзем дә ана карата кырыс булдым. Мине оныткандыр да инде. Бер кайтып күрәсе иде үзен. Улымнан бигрәк Заһитым сагынгандыр. Ул бит минем өчен үлеп тора иде. Мине юксынудан тагын начар юлга кереп китмәде микән? Ир-ат бик түземсез зат бит ул. Бер чиктән икенчесенә ташланырга гына тора.
Мондый уйлар Фатыйманың күнелен торган саен ныграк борчый башлады. Ә Гыймай белән кечкенә Заһит аны бер генә минутка да онытмады. Заһит һәркөнне: «Әни! Әни кая?»—дип уяна. Гыймай улына ни дип жавап бирергә белми.
—Кайтыр, улым, кайтыр. Әниендәсине сагынадыр.
—Сагынгач нигә кайтмый?
—Эшкә еракка җибәргәннәрдер.
—Әйдә, әти, әни эшләгән магазинга тагын барып сорыйк. Андагы апалар әнинен кайда икәнлеген беләләрдер.
—Бардык бит инде, улым,—дип Гыймай улын күтәреп ала,—Менә бит син нинди зур үстен, башын түшәмгә тия.
—Кибеткә,—ди малай әтисенен мактавына исе китмичә.
—Бүген минем эшем күп. Өченче көн кергән бабайга тәрәзә рамнары ясап бетерәсем бар. Юкса бабай мине ачуланыр. Тәрәзәсе булмагач аларнын өйләренә суык керә. Ә карт кешегә жылы кирәк.
—Мина әни кирәк!
—Мина да кирәк, улым, тик нишлим сон инде.
—Сон, кибетче апалардан сорыйк.
—Иә, ярар алайса, матур күлмәгеңне ки. Бу чалбарыңны алыш гыр, тезләре тишелергә тора.
—Әти, мин бу чалбарны алмаштырмыйм, яме?
—Нигә, улым? Яна чалбарын матуррак бит.
—Юк. бусы матур, моны әни алып бирде.
—Сатучы апалар: «И-и. бу Гыймай абзый бигрәк саран икән, шундый матур улына яна чалбар да алмый»,—димәсләрме сон?
—Дисеннәр.
Малай күлмәген алыштырды, ләкин әни чалбарын салырга теләмәде
Ата белән ул кибеткә җитәкләшеп киттеләр. Гыймай улыннан башка да кибеткә кергәләп иөри. Фатыйма турында берәр хәбәр ишетсәгез, менә бу адрес белән мина килеп әйтегез, зинһар, юкса малай әнисен бик сагына, дип адресын да калдырып киткән иде. Әмма Фатыймадан хәбәр-хәтер булмады
Бу юлы да ул Заһит озелеп-езелеп сораганга гына кибеткә барырга булды.
Сатучылар аларны күптәнге танышлары кебек каршыладылар
—О-о. менә безгә кемнәр килгән?—лип кайберләре Заһит тирәсендә ботерелде. Малаймын кесәсе күчтәнәчләр белән тулды.
—Әни кая?—диде Заһит еламсырап.
—Фатыймадан хәбәр юкмы?—диде Гыймай да.
— Юк шул,—дип көрсенде сатучы кызлар.
—Сез, кызлар, нәрсәнедер яшерәсез бугай,—диде Гыймай —Берәр кая китсә сезгә шалтыратыр иде.
— Юк, шалтыратканы юк. Фатыйманын кайда икәнлеген хужа яки Заһит кына беләдер.
—Мин белмим,—диде кечкенә Заһит сүз үзе турында бара дип уйлап,— Белсәм, сездән сорамас идем.
—Сез хужа янына кереп карагыз әле, ул белми калмас,—дип кинәш итте арадан берсе. Гыймай үзе дә шулай уйлый иде. Улын җитәкләп хужа кабинетына юнәлде. Сәгыить Хөмитович кайчан да булса Гыймай килер дип көтә һәм бу очрашуга әзер иде «Ниһаять!—диде ул, Гыимаинын кулын кысып —Үзем сезгә барырга дип тора идем. Кая булды безнен Фатыймабыз?»
Иң яхшы саклану чарасы, башлап үзен хежүм итү икәнлеген белгән Сәгыить Гыймайга авыз ачарга ирек бирмәде Ул Заһитнын башыннан сыйпап: «Әниеңне без дә һәркөн көтәбез —Ул ниндидер папка алып — Менә бит докумензларын да соран кермәде. Ә без аны бик яраткан идек»,— дип папканы кире урынына куйды. Әгәр Гыймай аны ачып караса, анда ботенләи башка кеше документлары икәнлеген күрер иде Сәгыить Гыимаинын аптырашлы карашын күреп: «Ә-ә. сезгә әйтергә онытып торам икән. Фатыйма сонгы ай очен зарплагасын алмаган булган Мин беркөнне бухгалтердан Фатыйманын акчасын алып, үзем илтергә уйлаган идем. Башка эш килеп чыкты да сезгә бара алмадым»
Сәгыйть сейфын ачып бер конверт алып күпмедер уйланып торды да конвертны Заһит ка бирде
—Мина акча кирәкми, әни кирәк, әни.—дип өзгәләнде малай һәм конвертны идәнгә ыргытты. Гыймай идәндәге конвертны алып
—Бу бит әниеннен күчтәнәче, улым. Ул аны сина берәр нәрсә алырга дип калдыргандыр. Нәрсә алыйк икән, улым?
—Мина бернәрсә дә кирәкми,—диде Заһит күзендәге яшьләрне сортә- сортә.
Кибеттә эченә кереп утырып, педаль белән иортә торган машина бар икән, Гыймайнын күзе шуна тоште.
— Карале, улым, нинди матур машина. Әллә сина шуны сатып алын жибәрәбе зме?
Сатучы кыхтар «эһ» дигәнче машинаны малайга китереп тоттырдылар. Заһитнын к\ зләрендә очкыннар кабынды Малай ике уйлаганчы дип. Гыймай акчасын түләп кунды
—Әти. диде Заһит,—бу машинага утырып мин әнине эпәргә китәм Ярар. улым. ярар. Баегач машинанын олысын алып җибәрербез ате
4. .КУ, м з
49
Хәзергә монысы белән йөри тор.
Малайга машина бик ошады.
—Бабайларга да күрсәтик, әти. яме?!—диде Заһит.
—Күрсәтербез, улым, күрсәтербез. Безнен яраткан оныгыбыз машинада гына йөри икән.—дип шатлансыннар.
—Нәчәлник булам мин. әти.
—Ярар. улым.
Малай кибеттән чыгуга ук машинасы эченә кереп утырды. Велосипедта йөреп өйрәнгән малайга педаль әйләндерү авыр булмады
Алар бабаларына кереп машиналарын күрсәттеләр. Бабалары: «Машина тикле машинаны котламый ярамас. Менә бу солдат каешын бүләк итим әле үзенә». Бабасы озак билдә йөреп кыршылып беткән солдат каешын үзенен фронт әйберләре саклана торган сандыгыннан алып бирде.
—Бу. улым,—диде ул,—синен машинан ватылса, буксирга тагарга да ярарлык, бөтен Европаны әйләнеп кайткан шәп каеш!
—Минем машинам ватылмый, бабакай,—диде Заһит —Выр-выр. выж-выж!
Урамга чыккач та сүз машина турында барды. Әнисен беразга гына булса да оныттыра алуына Гыймай бик шатланды. Заһит рухланып әтисенә машинасы турында сөйләде.
—Әти. монын руле матур, менә монда тормозы да бар.
—Машина бит ул, улым.
Заһит авызыннан төрле-төрле авазлар чыгарды: «чыж-чыж, выр-р, выр- р!». Бу анын үзенчә машинага жан кертүе. Аларнын күршесендә Артур исемле бер абый яши. ә анын бер иске «Москвич»ы бар. Артур абый машинасын кабыза башласа бөтен күрше-тирә уяна. Чонки яшәсен яшәгән, күрәсен күргән бу «Москвич» кабыза башлауга салкын тигән сарыктай озаклап төчкерә, аннары оне беткән эт тавышлары чыгарып гырлый, һаваны яңгыратып төчкергәннән һәм гырлаганнан сон гына кабынып китә. Анын кабынуы малайларга зур вакыйга. Алар «ура» кычкырып шатланышалар. Урамга чыккач сүнсә—этеп кабызалар. Артур абыйлары малайларны машинага төяп бер урам урый. Күрше тирәләрдә, юкса, өр-яна импортный машиналар бар, ләкин малайлар никтер Артур абыйларының иске «Москвич»ын яратарак төшә. Дөресен әйткәндә. Артур абыйлары малайлар яратканга гына иске машинасын чүплеккә ыргытмый. Малайларны шатландыру анын жанына рәхәтлек бирә.
—Артур абыйга да машинаны күрсәтеп чыгабыз, яме. әти.
—Ярар. улым.
Артур абыйлары Заһитнын машинасын күргәч: «О-о. безнен Заһитыбыз өр-яңа машина алган икән Моны котларга кирәк бит, дип Артур тәрәзәсен тышкы яктан ачты:—Әнкәсе, анда пәрәмәч пешереп маташа иден, бер-икесен чыгар әле.
Хатын тәлинкә тутырып пәрәмәч чыгарды. Ул Гыймай белән Заһитны күреп: «Күршеләр кергән икән, әйдәгез өйгә, чәй эчеп чыгарсыз»,—дигән иде. Заһит: «Юк. апа. безнен машинада йөрисе бар. Менә мина әни машина җибәргән»,—дип машинасын күрсәтте. Боларнын тормышларын яхшы белгән хатын «әни» сүзен малайнын күңеленнән чыгарыр өчен ботен игътибарын Заһитнын машинасына юнәлтте.
—Бигрәк шәп машина булган бу!
—Әллә безнен «Москвич» белән алышабызмы?—дип хатыны сүзенә Артур кушылды.
—Юк, алышмыйм. Әни машинасын алышмыйлар.
Заһитны күрше-тирәдә яшәүчеләр ярата һәм кызгана иде. Чөнки Заһитын телендә гел әнисе. Кайвакыт ул әтисенен рамнар ясый торган мастерское түбәсенә менә дә: «Әни, менә мин зур үстем. Кайт инде!»—дип кычкырып
утыра, кычкырып арыгач елап жибәрә. Мондый чакларда Гыймай үзен гаепли: “Катырак кыланып ташладым бугай, йерер-йорер дә басылыр идеале. Заһит ничек сагына. Йөрәге телгәләнә балакаинын. Чынлап та бу Фатыйма кая китте икән Моны белсә, бары Заһит беләдер*
Һәм Гыймай өлкән Заһитны эзләп карарга булды Тик ул анын канда, кем белән яшәвен белми, бары тик Фатыйма белән бер мәктәптә укыганнарын гына белә иде. Ләкин әле мәктәп ябык, укулар башланмаган Ә бәлки милиция идарәсенә барыргадыр. Заһит—утырып чыккан кеше, анда белми калмаслар Начальникның үзенә керә алмады Гыймай Кабул итү бүлмәсендә бер яшь кыз утыра иде. ул тупас кына: «Без беркемгә бернинди информация бирмибез»,—дип жавап бирде
- Минем ни очен килгәнемне белмисез бит әле сез..
—Дежурный!—дип кычкырды кыз. Тавышка бер сержант йөгереп керде - Чыгарып жибәрегсз менә бу зоопарктан качкан маймылны
—Туктагыз әле. тукта!. —Сержант Гыймайны өстери башлады Ләкин I ыимай тамырлары җиргә ябышкан төп кебек урыныннан кыимшанмалы Ул арада кулына портфель тоткан пөхтә адәм шәүлә кебек кенә ишектән кереп теге кыз янына килде. Портфеленнән ниндидер бүләк алып кызга тоттырды. Кыз аны яшен тизлеге белән өстәл тартмасына чумдырды Шунда ук бу адәмне начальник бүлмәсенә кертеп җибәрде Шул мизгелдән файдаланып Гыймайда ишеккә ыргылды һәм «Начальник!»—дип кычкырып жибәрде. Анын тавышына начальник кабинетыннан чыкты —Что за шум?
— Менә бер хулиган сезгә керергә тели. Чыгып кит дим, чыкмый —Сержант!—диде начальник.—Менә бу кайнар башны «теге бүлмәгә* кертеп
бераз суытып чыгарыгыз.
Әллә ни арада тагын бер милиционер кереп житте. Алар Гыймайны өстерәп диярлек каядыр алып китеп ябып куйдылар
—Тавышыңны чыгарма.—дип бераз типкәләп алдылар Менә ни өчен халык милициягә барырг а курка икән Караклар, хулиганнар, юлбасарлар халыкмын сонгы тиен акчасын талап ала Кешеләр башкаларга күрсәтми кан-яшь түгә, ләкин милициягә бармый. Чөнки белә милиция хулиганнан яманрак булуы мөмкин. Әнә. машинист Миркасыимнын машинасы урлангач шаһит булып Госман барган иде. сорау алып йөрттеләр-йөрттеләр дә. үзен дә ябып куйдылар,—дип уйлады ир.
Гыймайны берничә сәгать тоткач чыгарып җибәрделәр Шуннан сон ул Заһитны да. Фатыйманы да эхпәмәскә булды ‘-Чукынышып бетсеннәр!- дип бу эшкә нокта куйды.
Ә кечкенә Заһиг әнисен озак сагынды. Тора-бара сагыну, юксыну хисләре малайның йөрәгенә ачу булып утыра башлады. Анын йөрәген ниндидер элпә каплады. Вакыт үткән саен бу элпә калынайды, катыланды. Әби-бабаларының назлары, әтисенең гел кайгыртып, ни теләсә—шуны алып бирүе лә ташбака кабырчыгыдай катыланган бу элпәне кубарып алып гашлыи алмады. Малай керпе кебек үз эченә йомылды.
Гыймай авылдан килеп фатир таба алмый йөрүче Дамира исемле кызга өйләнде Ни гажәп: бу кыз да авырлы булып чыкты Гыймай эчтән генә сукранып: «Күрәсен, хәзерге кызлар тумыштан авырлы булып туалардыр. Бәхетен кимерелгән сөяктән булса берни эшләр ХАЗ юк*.—дип язмышына буйсынды. Гынмаинын әнисе: «Без сыер алсак кысыр, кызлар азсак буаз була».—дип авыз эченнән сөйләнеп алгалады
Кечкенә Заһит үсте, үсә барган саен анарда әтисенен гадәтләре ныграк чагылыш тапты. Ул үзеннән көчсезләрне елатудан тәм тапты Аеруча кы парга ачулы иде ул. Үги әнисе Дамирамын база табар вакыгы
ы
«Әгәр дә мәгәр кыз тапсан, кызыңны әнә теге сазлыкка батырып үтерәм»,— дип кисәтеп куйды.
Дамира чынлап та кыз бала тапты. Баласының кыз икәнен белгәч ул бик курыкты. Гыймай да Заһит берәр нәрсә эшләп ташламагае бу. дип улын күз уныннан ычкындырмады. Кызны Заһит барында бик иркәләмәскә тырыштылар. Ә Заһитның яна туган баланы бер дә күргәне юк иде. Ул бишектә төрелеп яткан кызга гажәпләнеп карады.
—Син хәзер абый булдын, улым. Абый булу бик җаваплы эш. Сөйләшә башлау белән ул сиңа «абыем» диячәк. Ә инде тәпи йөри башлагач үзен берәрсе кыерсытса: «Абыема әйтәм»,—дип кыерсытучыны куркытачак. Менә бит, улым, сенлең туу сине никадәр үстерде. Көчле булу, сенленне яклый алу бәхете бөтен кешегә дә эләкми.
Заһитка әтисенең сүзләре тәэсир иттеме, ул бишектәге кызга карап озак- озак уйланып тора башлады. Анын күңелендә нинди хисләр кайнаганын беркем белмәде.
Фатыйманың җитез машинасы Н шәһәренә якынайганнан якынайды Юл буеңдагы агачлар, машина тизрәк алга барган саен җәһәтрәк артка чигенгән кебек күңелдәге хатирәләр дә үткәннәргә таба йөгерде. Хәтер күгеннән балачак дигән чор соры болыт булып агылып үтте. Соры болыт артыннан күкрәп-яшьнәп яшьлек яшеннәре ялтырады. Күктәге болытларга ут кабызып йөрүче Заһит күренеп калды. Фатыйма Заһитка кулларын сузды, ләкин аның учларына утлы яшен ташлары гына төште. Тик ни өчендер учка төшкән ташлар кулны түгел, йөрәкне яндырды. Хатирәләр җебе Илсур Мансуровичларга барып ялганды. Әминә Хөрмәтовна үләр алдыннан улы Илсур белән Фатыйманы чакырып кертте.
—Улым,—диде ул,—сонгы көннәрдә өянәгем бик ешайды. Сиңа шуны әйтергә телим: күктән йолдыз эзләп йөрмә. Өйлән. Күпме тырышып җыйган байлыгыңны мирас итеп алырлык малай тап.
—Малайны мин үзем генә таба алмыйм бит. әни.
—Менә Фатыймага өйлән.
Илсур аптырап әнисенә карады.
—Саташып әйтмим, улым. Әйе, Фатыйма фәрештә түгел. Мин аның бөтен тормышын беләм. Тик кеше кайчан да булса чистарына башларга тиеш Күпләр пычраклыктан ялгыз гына чыга алмый. Фатыймага күңелен пакъләндерә башларга вакыт.
—Ни өчен мин, әни?
—Чөнки син анын сазлыкка батуына күпмедер гаепле. Кеше тикле кешене үз дөньясыннан умырып алып, бер белмәгән җиргә алып кайту зур гөнаһ.
—Ярату дигән нәрсә дә бар бит, әни.
Әминә Хөрмәтовна улына бармак янады.
—Беләм-беләм. Хәйләкәрләнеп маташма. Фатыймага күз атып йөрүләреңне күрмәскә мин сукыр түгел ләбаса. Фатыйманың да син кайтып кермичә йокларга ятмавын, телефон шалтыраса да сикереп торуларын күреп торам Озын сүзнен кыскасы шул, балалар, көн—озын, гомер—кыска, гөнаһлардан арынып матур итеп яши башларга вакыт.
Әминә Хөрмәтовна берничә көннән мәңгегә күзләрен йомды. Илсур Мансурович сабый баладай үксеп-үксеп елады.
—Якты күңелле кеше иде,—диде Фатыйма. Ул да бу югалтуны авыр кичерде.—Авыр туфрагы жинел булсын.
Әминә Хөрмәтовнаны җирләгәннән сон Илсур Мансурович озак вакыт җанына урын таба алмый йөрде. Ул имезлеген югалткан баладай көйсезләнде,
берәрсе ялгышрак сүз ычкындырса, кызып китте. Шушындый чакларда әнисенен алдына башын куеп, йөрәктәге сызлауларын баса торган өрлектәй ир тамырын давыл кубарган имән кебек кайсы якка аварга белми чайкатып торды. Фатыйма боларнын яшәү рәвешен күргәч үзен бөтенләй башка дөньяда хис итте Ана белән өрлектәй улынын үзара самими мөнәсәбәте. Илсур Мансуровичнын һәр эшне кинәшеп эшләве Фатыйманы гажәпкә катдыра иде. Әминә Хөрмәтовна күпвакыт улы сөйләгәннәрне аңлап та бетерми, өянәге ешайган чакларда ул берничә көн анкы-минке йөри. Әнисен шушы хатәггән чыгарырга да улы ярдәм итә. Назнын. бере-беренә ышанып йөрәгеңне ачунын никадәр кыйммәтле нәрсә икәнен Фатыйма төшенә башлады. Килтәнрәк матне ул авызы ныклап тегелгән капчык сыман мөмкин кадәр әзрәк сөйләшергә, үткәннәрне хәтер төбендәге учакта яндырырга тырышты Ләкин хәтергә сеңгән вакыйгалар янарга теләмәде. Алардан котылыр өчен бушанырга кирәк иде. Әкрен-әкрен Фатыйма үзенен тормышын Әминә Хөрмәтовнага сөйли барды Әминә Хөрмәтовна аны гаепләмәде дә. хупламады да.
—Безгә һәрвакыт тыелган алма тәмлерәк кебек шул. Синен сүзләренә караганда, Гыймаен әйбәт кеше булган. Ә Заһитын сине аздырудан тәм тапкан. Гыймайга тормышка чыккач анын сиңа килеп йөрүләре сине яратудан түгел, азгынлыктан, кешеләрнең арасын бозудан үзенен бозык җанына рәхәтлек эзләүдән булган. Күпләр хәзер алдашуны, урлашуны, ата- бабаларыбыздан калган әхлакъ кагыйдәләрен аяк астына салып таптауны батырлыкка саный. Без хәзер авыр заманда: яхшылык белән яманлык буталган чорда яшибез. Нәрсәнен яхшы, нәрсәнең яман икәнен акылыбыз белән төшенгәч кенә без туры юлга чыгачакбыз.
Әминә Хөрмәтовнанын сүзләре Фагыйманын күнеленә сенә барды Илсур Мансуровичнын үз-үзенә урын тапмый бәргәләнүләрендә Фатыйма үзен күпмедер гаепле сизде. Беркөнне диванда телевизордан «Жәнлекләр дөньясында» дигән тапшыру караганда боланнарнын бер-берләрен ничек назлашуларын күрсәттеләр Шунда Фатыйма үзе дә сизмәстән башын Илсур Мансуровичнын иненә салды. Фатыйманын чәчләре Илсур Мансуровичнын битләрен кытыклады. Менә шушы бер кагылу Илсур Мансуровичнын күнелендә яшеренеп яткан наз чишмәсен ачып җибәрде. Ни Фатыйма, ни Илсур авыз ачып бер сүз әйтмәде. Әмма йөрәкләрдән чыккан хисләр дулкыны бер-берләренә кушылып аларны ниндидер тирән кичерешләр дөньясына алып кереп китте. Бу—икесе өчен дә яна дөнья Монарчы татылмаган саф чишмәләрдән, үрләре үзенә чакырып торган урманлы таулардан, таҗларын чыкларда юып утыручы чәчәкле болыннардан торган дөнья иде
Илсур Мансурович белән Фатыйманын тормышлары шулай башланып китте Илсур әнисенен алдына башын куеп ял иткән кебек, арып кайткач Фатыймага сыенды. Фатыйманын тән җылысы аны тынычландыра һәм ул хыялга бирелеп:
—Кайчанрак бер малай алып кайтабыз инде ’—дигән сорауны кабатлый — Бала тавышы яңгырамаган ой—телсез кынгырау Баласыз өй—чәчәксез болын...
Мондый сүзләр ешрак кабатланган саен хатыннын күнелендә элекке Фатыйма калкып чыга һәм Гыймайны искә төшерә. Ул да гел тагын бер бала апкайтыйк дип тәңкәгә тия иде. Ләкин Фатыйма Илсурга дөресен әйтергә курка, ә дөреслек Фатыйманын балага уза алмавы иде. Ул инде врачларга да барып карады. Кайсы врачка гына бармасын, һәммәсе сүз берләшкәндәй анардан Фатыйма монарчы исемен дә ишетмәгән чир табып бала таба алмаячаксың, дип тәкърарладылар. Фатыйма врачларны анлый: ул җенси тормышка бик иргә кереп китте Анда да
Илсурга мирасын калдырыр, эшен дәвам иттерер кеше кирәк.
Шулчак Фатыйма улы Заһит турында уйлап куйды. Шәп фикер бит бу шайтан алгыры! Аны Илсур яратыр, үз улы итәр. Ләкин бу фикерне маңгайга бәреп әйтергә ярамас, хыялны эшләтергә кирәк. Һәм Фатыйма бер төш уйлап чыгарды. «Узган төнне бер төш күрдем. Имеш мин кин бер елганың бер ярында басып торам. Елга ургылып-ургылып ага. Шул ярсып аккан елганың икенче ярында бер малай агымсуга ташланырга тора. «Батып үләсең бит. ярдан читкәрәк кит»,—дип кычкыруыма ул: «Батсам коткарырсың, мин синең улын Заһит»,— диде малай һәм суга ташланды. Мин аңа каршы сикердем. Шунда елга агуыннан туктап торгандай булды. Мин Заһитымны күтәреп ярга чыгардым. Аны җиргә бастыруга улым: «Әни, анда тагын бер малай бар, ул әле йөзә белми. Аны да алып чыгарга кирәк»,—диде. Кабат елгага ташланыйм дигәндә генә уяндым. Төшем шунда бүленде».
Илсур Мансурович төшләргә ышана, аларга югарыдан килгән бер хәбәр дип карый иде.
—Улыңны алып кайтырга кирәк сиңа, шуны алып кайтсаң Ходай үзебезгә дә бер малай бирәчәк. Төшен бик хикмәтле синен, Фатыйма.
Фатыймага Илсур кебек акыллы ирләрнең дә уйлап чыгарылган төшкә ышануы кызык тоелды. «Акыл ягыннан ирләр хатын-кыздан нык калыша»,— дигән фикер башына килгәч ул үзен чын акыл иясе итеп тоя башлады. Машинага утырып юлга чыгуга ук Әминә Хөрмәтовналар гаиләсендәге мөнәсәбәт ниндидер ялганга корылгандыр кебек тоелып, һәркем үз мәнфәгатен кайгырта, дигән фикергә килде. Илсурның Фатыйманы ашыктырып юлга чыгаруы да анын күнеле олылыктан түгел, Заһитны алып кайткач үз уллары туар дигән өметтән чыгып эшләнгән эш түгелмени? Дөрес, ул: «Заһитны алып кил»,—дип элек тә әйтә иде. Әйтә, ләкин бик тиз оныта иде. Ә бу төшне сөйләгәч әнә ничек кабынды.
Һәркемнең матур сүзе артында ялган яшеренеп ята дигән фикерне күңеленә сеңдереп үскәнгәме. Әминә Хөрмәтовна, Илсур Мансуровичларнын күнел сафлыгын, беренче карашка кырысрак күренгән йөрәктә салават күперендәге кебек төрле төсләрнен табигый кушылуыннан барлыкка килгән гүзәллек ятканын анлый алмады шул Фатыйма. Яшьтән үк җанына оялаган шайтани хис: «Беркемгә ышанма. Дөнья ул пычрак сазлык. Кешеләр бер-берләренен өсләренә басып, шул сазлыктан чыгарга тели. Мөмкинлек барында син дә Илсур Мансуровичынның иңнәренә басып югарырак күтәрелеп кал. Улынны син күптән алып кайта ала иден, ләкин мона кадәр ул сина кирәкмәде. Син үзеңне генә яраттын»,—ди иде.
Фатыйма күңелендәге Иблис белән килешергә теләмәде.
—Юк, мин үземнән артыграк Заһитны яраттым.
—Заһитны да яратмадың син. Ул чибәр һәм аның артыннан күп кызлар чаба иде. Башка кызлар өлгергәнче бу калҗаны үзем эләктерим дип син аны салынып бетмәгән йортның карангы бүлмәсенә сөйрәдең.
—Дөрес түгел, Заһит мине үзе алдан альт керде. Бер кызык әйбер күрсәтәм. дип.
—Ул «кызык әйбер»нен нәрсә икәнен белеп керден бит син.
—Белсә сон! Бөтен кызларның да аны беләсе килә. Заһитны яратмасам мин ул «кызык әйбер»не башка җирдә бүтән кешеләр белән күрер идем.
—Атасын яраткач, улын да яраталар.
—Мин улымны яраттым.
—Яратмадың. Яратсан, син аны Илсур Мансуровичларга алып килә ала иден. Син Илсур Мансуровичны үзенә карату уе белән яшәден. Әминә Хөрмәтовнага үзеңне тормыш тарафыннан рәнҗетелгән кеше итеп күрсәтергә тырыштын. Син молодец! Максатына ирештен.
Фатыйма юл буе үзе белән үзе бәхәсләшеп кайтты. Н шәһәренә килеп житкәч Иорәге ешрак тибә башлады. Иреннәре кипте Ул су атырга дип бер кибеткә керде Керү белән кайчандыр бергә укыган, шәһәрнен бөтен гайбәтен белә торган Гөлфияне күрде Гөлфия сатучы булып эшли икән Ул ахирәтен күрүгә: «О-о кемне күрәм! Син кай тарафлардан'* Ирдәме0 Ирен кем? Заһнтын турында беләсенме?*—дигән сораулар белән Фатыйманы күмеп ташлады Ләкин Фатыйма авызын ачарга өлгергәнче тагын тел пулеметын хутка җибәрде.
— Ишеткәнсеңдер инде. Заһитын жүләрләнде. «Менә мин сезнен алтыннарыгызны китердем Аларны мин урлаган идем».—.дип кешеләргә кереп йөри икән Ә кешеләргә алтын дип атып кергән нәрсәсе йә берәр тимерчыбык кисәге, йә ялтыравыклы шешә бөкесе була. ди. Инде үзен әллә ничә тапкыр кыйнап та ташлаганнар. Барыбер йөри. ди. Беркөнне азе аны кемнәрдер ыштансыз күргәннәр, ди.
Голфия бер сүзен өзмәстән икенчегә күчә:
—Теге син эшләгән кибет хуҗасы Сәгыйть Хәмитович турында ишеттекме'’ Ул бит бер яшь кызны икенче хатын итеп алган. Ак яулыклы, гыйффәтле кыз булган, ди. Алтын күргәч фәрештә азган, диләр бит. Гыйффәтле кыз да ак яулыгын салып ташлап бик тиз «ит бүкәне» астына кереп киткән — Гөлфия хихылдап колеп алды һәм сүзен дәвам итте —Гыйффәтле кызнын аппетиты шәп икән. Тиз арада үзенә кибет ачтырган, элитныи йорттан ике бүлмәле фатир алдырган. Сәгыйть Хәмитович анык күхзәренә генә карал тора имеш.
Фатыйманың бик эчәсе килә иде. Гөлфиянен бер мизгелгә авызы йомылудан файдаланып су сорап алды да тизрәк китү ягын карады. Ә Гөлфия аны ишеккә кадәр озата барган булып тагын берничә хәбәр әйтергә өлгерде Теге «мунча пәрие»—Гыймасннын өйләнгәнен әйткәннәрдер инде Бер авыл кызына өйләнгән Ансы да корсаклы булган. Тисә дә тия бит бәхет кешегә. Тагын әле...
Фатыйма аның соңгы сүзләрен ишетмәде. Тизрәк машинасына утырып Гыймайларга таба элдертте Ләкин өйгә якынайган саен машинасынын тизлеге кимеде. Заһитньгң юләрләнүе турындагы хәбәр аны тетрәндерде «Мине югалту хәсрәтен күгәрә алмагандыр, бичара. Бигрәк нык ярата иде шул. О Гыймайның өйләнүе әйбәт. Яшь хатынга минем Заһитым артык кашык кына Артык кашыктан һәркем тизрәк котылырга тели*.
Шундый уйлар белән Фатыйма Гыймайлар каггка тобенә килеп җитте Урамда берничә малай туп тибә иде. Туп тәгәрәп Фатыйманың машинасы астына кереп шартлады. Малайлар Фатыйманы сырып аядылар
—Апа, сез бу тупнын нинди туп икәнен беләсезме?
—Футбол губы.
Шулаен шулай, ләкин безгә бу тупны чемпион Инсаф абый бирле Малайлар машина астыннан тишелгән тупны тартып алдылар —Менә монда Инсаф абмйнын автографы.
—Әйе, сезнен өчен бик кадерле нәрсәне таптаганмын икән. Сезне ничек бәхилләтергә сон инде? Яна туп бирсәм риза булырсызмы ’
Фатыйма машинасыннан өр-яңа туп алып һавага чөйде Малайлар тупны, ә Фатыйма малайларны күзәтте: «Бу малайлар арасында анын улы Заһид булырга тиеш. Кайсы икән? Әнә теге озын торыкяысыдыр. мөгаен» Фатыйма шулай дип уйлауга Гыймайларның капкасыннан бала күтәргән оер хагын чыкты да: «Заһит. Заһит. аш пеште, ашарга кер».—дип кычкырды Малайлар арасыннан йөреше белән Г ы й май га ошаганрлк. нык бәдәнле, тәбәнәгрәк буйлы берәү ачык капкага юнәлде Фатыйманың күңелен нидер чеметеп алды.
—Әстәгыфирулла, неужели минем Заһитбу? Нәкъ Гыймай.
Малайга ияреп ачык капкадан Фатыйма да керә башлаган иде. бала күтәргән хатын:
—Сез кемгә?—дип аны туктатты.
—Гыймайларның өе шушы иде кебек.—Фатыйма теге хатыннын җавабын да көтмичә кыю рәвештә өйгә юнәлде. Бала күтәргән хатыннын йөрәгенә ут йөгерде: Фатыйма! Гыймайның Фатыймасы кайткан. Гөнаһ шомлыгы: Гыймайнын өйдә чагы.
Фатыйма килеп кергәндә Гыймай күкрәгенә терәп ипи кисеп тора иде. Ишектән Фатыйма килеп кергәч анын кулыннан пычагы төшеп китте.
—Фатыйма?!
—Әйе, синен яраткан Фатыймаң, әйдә күрешик.—Гыймай кулындагы ипине өстәлгә куеп Фатыйма белән күреште. Бала күтәргән хатын Фатыйманы өзгәләп ташлардай булып боларнын һәр хәрәкәтен күзәтте.
Өйдә ниндидер авыр тынлык урнашты. Дамира кулындагы кыз шыншымаса бу тынлыкның озаккарак сузылуы мөмкин иде.
—Кызыңның исеме ничек?—диде Фатыйма Дамирага төрттереп.
—Кызыбыз Чәчкә исемле.
—Матур исем кушкансыз. Ә безнен Заһитыбыз кая сон әле?
—Сезнен Заһитыгыз кайдадыр, ә безнеке үзебездә.—Хатын ишекне ачып карады.—Бәй,—диде ул,—артымнан кереп килә иде бит. Мәле, атасы, кызынны тотып тор, Заһитны эзләп керәм.
Хатын баласын Гыймайның кулына тоттырып чыгып китте.
—Нәрсәгә кайттың?—диде Гыймай кырыс кына.
—Курыкма, синен янда калырга дип түгел, улым Заһитны алырга кайттым.
—Синең улың бармыни?—диде Гыймай.
—Акыллыланып утырма сана. Сезгә бит хәзер минем улым кирәкми. Әнә Дамираннын Чәчкәсен үстер. Кеше балаларын үстерергә яратасын бит син.
Гыймайның чиктән тыш ачуы кабарды. Ул үзен тыяр өчен өстәл почмагына тотынган иде, өстәл почмагы шартлап сынды. Фатыйма Гыймайның ярсыган чакларда нәрсәгә сәләтле икәнлеген яхшы белгәнлектән, өй эчендә дулап кубарга торган буранны басарга теләп сүзен йомшарта төште.
—Мин ачуланышырга дип кайтмадым, Гыймай. Әйе, мин сине рәнҗеттем. Сиңа мине кичерүе кыендыр. Ирләр хатыннарын ташлап киткәндә хатыннары кичерә ала, ә хатыннары ташлаган ирләр—гафу итә алмый.
Фатыйманың сүзләрендә күпмедер хаклык барлыгын аңласа да, Г ыймайнын күңеле йомшамады.
—Ташлау белән ташлауның аермасы бар,—диде ул.—Син минем күңелемдәге иң изге нәрсәләремне (Гыймай: «хисләрне» дияргә теләгән иде дә, мондый сүзләр төчелек була дип хис сүзен кулланмады) мыскыл иттең, таптадың.
Гыймай бик нык ярсуга карамастан, Фатыйманы кимсетерлек сүзләр әйтмәде. Юкса, мин сине авырлы килеш алып, дусларыңның мыскыллы карашыннан коткардым. Заман нинди генә якка үзгәрмәсен кияүгә чыкканчы ук корсак тутыруны беркем дә хупламый, дип әйтә ала иде. Шулай ук, минем йөзем ямьсез булса да күнелем чиста, син минем пакъ күңелемә үзеннен пычрагыңны йоктырдың. Синен арканда мин кешеләр күзенә туры карый алмый башладым, дип әйтә ала иде. Күрәсең, Фатыймага әле анын күпмедер мәхәббәте сакланып калган булгандыр.
Гыймай белән Фатыйма сүзсез генә «сөйләшкән» арада Заһитны
Улым,—диде Фатыйма,—мине таныйсынмы? Мин кем?
Заһит аны ныклап танымаса да. күнеленен ниндидер күзәнәге белән б\ хатыннын үз әнисе икәнлеген тоемлый иле Ләкин ул әнисенен кочагына ташланырга ашыкмады. Анын күнелендә хисләр өермәсе башланды: әтисе белән аны кибеткә барып сорашулар, кайтканда күзләреннән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртә-сөртә күлмәк жиннәренен чыланып бетүе, сатучы кызларнын. Фатыиманын кайда икәнлеген белмибез шул. диюгә әгисенен кин җилкәләре асылынып тошүе. таныш-белешләре сорашмасын өчен урау тыкрыклардан кайтулары Заһитнын күнеленнән чөй белән дә бәреп чыгарырлык түгел Бигрәк тә усал малайларның «Синен әниен фәлән, синен әниен төгән*.— дип кабәхәт сүзләр әйтүе, шул сүзләрне әйттермәс өчен канга батканчы сугышуы онытырлыкмыни?
—Йә. улым, нигә бер сүздә эндәшмисен'’ Мин бит синен әниен—Фатыйма.
—Минем әнием юк. әтием генә бар.—диде Заһит
—Менә мин сиңа матур киемнәр атып кайттым. Киеп кара әле. таман микән?
— Минем үз киемнәрем дә җитәрлек. Әти мина бөтен нәрсәне атып бирә
Фатыйманың кире малайга ачуы чыга башлады. Заһитнын юлыннан тотып
үзенәрәк тартты. Киемнәрен сатдырырга маташты. Ләкин матаи әнисен читкә этеп җибәрде.
— Юк инде, улым,—диде Фатыйма,—мин сине бу хәерчелектә катдыра алмыйм. Әнә капка төбендә “Фора- машинасын күрәсенме. ул минем машина Берничә елдан анда син йөри башлаячаксың
—Безнең үзебезнең машинабыз бар.—диде матаи —Әти мине гел үз машинасында иортә.
Фатыйманың түземлеге бетә башлады
— Никадәр генә киреләнмә, барыбер мин сине хәерчеләр арасында катдыра алмыйм.
—Без хәерче түгел. Минем әтием акчаны күп ата
—Кем сон синең әтиен? «Мунча пәрие* Гыймаймы? Адайга киткәч, соңгысын әйтәм: Гыймай синен әтиең түгел. Синен әтиен
Фатыйма синен әгиен озын буйлы, чибәр Заһит. дип әйтергә авызын ачкан иде дә Заһитнын юләрләнүен күз алдына китереп тыелып калды. Ул инде болай гына улым атып китә алмаячагын аңлаган иде
—Сез аны мина каршы котырткансыз.—дип ул Гыймай белән Дамирагв ташланды. Әнисенә Заһитнын шундый каты торуы атарны тынычландырган иде. Шуна күрә атар Фатыиманын кыланышларын сабыр гына карап тордылар Гыймай Фатыйма килеп керүгә үк Заһиг әнисе кочагына ташланыр дип курыккан, чөнки малай юк-юк та әнисе турында сораштырып куйгатыи. хәтта бер фоторәсемен китап арасында Иортә иде Беркөнне ничектер сумкасын актарганда малайның китаплары таралды һәм бсрсенен эченнән әнисенен алсу ефәк күлмәк киеп, чәчләрен жилдә җилфердәтеп төшкән фотосурәте килеп чыкты. Фотосу рәтне Гыймай алып озак кына карап торды Заһит үзен гаепле сизеп: «Мин аны әнинең альбомыннан алдым, үзе күрмәгәндә- диде.
Ярый. улым, мин берни дә әйтмим бит. әниеңне онытмавын әйбәт Ничек кенә булмасын—әни әни инде ул.
Шунда Заһит: «Әтием. Дамира апаны «әни» дип әйтмәсәм ярыймы ’ • дип сорады. Гыймай улын күкрәгенә кысып -Ярый. улым, ярый Әни бер генә була*.—дигән иде.
Фатыйма бу гаиләнең шактый нык икәнен аңлады һәм хәйләгә күчте Ярый. улым, син минем белән китәргә теләмисен икән инде, һич югы минем машинага утырып шәһәрне карап йөрик .Агты ел буе чиггә яшәп
шәһәремне оныта башлаганмын. Әйдә, улым, иптәш малайларыннын күзләре янсын әле. Заһит менә нинди машиналарда гына йөри дисеннәр. Иә, киттекме?
Заһитнын шәп импортный машинага утырып шәһәр әйләнәсе бик килә. Берәрсенен капка төбенә ятрак машина туктаганын күрсәләр дә. алар шунда җыелышып, нинди маркалы икәнен укыйлар иде. Улының ул гадәтен Гыймай белә һәм әнисенең машинасына да утырырга теләвен ул яхшы аңлады. «Мәхәббәт нәфрәткә әйләнсә, аны яңадан кайтарып булмый шул»,—дип фикер йөртте Гыймай. Гыймай тагын шунысына шат: бөтен мәсьәләне Заһит үзе хәл итте.
—Әти белән әнине дә алсаң гына утырам,—диде ул.
— Нинди әни?! Менә мин бит синең әниен.
— Юк. минем әнием менә!—Заһит Дамиранын биленнән кочаклады Дамиранын күзләреннән яшьләр килде. «Рәхмәт, улым!»—диде ул йомшак тавыш белән. Моңа кадәр Дамирага «апа» дип кенә дәшкән Заһитнын үзен «әни» дип атавы яшь ананын күнелен йомшартты. Дамира күзләрен алъяпкыч итәгенә сөртте. Ул арада калкандай булып Дамира белән Заһит янына кызын күтәргән Гыймай килеп басты. Фатыйма бу күренешкә түзеп тора алмады, улына дип алып кайткан әйберләрне таптап:
—Жир тараканнары, кадерне белмисез икән—яшәгез шунда пычракка аунап. Ә синең, Заһит. бервакыт исеңә төшәр, ләкин сон булыр. «Әтием» дип атаган мунча пәрие кебек надан, ангыра, киребеткән нәрсә чыгачак синнән. Укырга теләрсең, әмма хәерчеләргә уку йортларында урын булмас,—дип чәрелдәде.
—Сүзең бетсә, чыгып китәргә мөмкин,—диде Гыймай ишекне ача төшеп.
—Кумасагыз да китәм, сезнең сөрсегән өегезнең исен иснәп торасым килми.
Фатыйма ярым ачык ишеккә китереп типте дә, дулап чыгып китте. Ул итәгеннән «давыл» күтәреп машинасына менеп кунаклады. Фатыйманың «җененнән» курыккан машина алга ыргылды. Машина астында ике каз ял итеп яткан икән, алардан канлы эз генә калды.
Фатыйманың кайтканын тыкылдык Гөлфия шәһәргә таратып өлгергән, хәтта бу хәбәр юләр Заһитка да барып ирешкән иде. Ул сәләмә киемнәрен җилфердәтеп Гыймайларга юнәлде. Шулвакыт юл чатыннан уктай атылып бер кара машина килеп чыкты да Заһит юеш борынын җиңенә сөртеп маташканда аны бәреп тә китте. Заһит юл читендәге бетон баганага сыланды. Кеше таптатканын күргәч, Фатыйма машинасының тизлеген тагын да арттыра төште. Аның күзе-башы тонды. Кул-аяклары акылга буйсынмый башлаган иде Шулчак кинәт әллә күк күкрәде, әллә Фатыймага гына күкрәү тавышы ишетелде, анын куллары рульдән ычкынды һәм ул текә борылышта упкынга очты.
Әле жаны чыгып җитмәгән Заһитны да, кем икәнлеге танымаслык хәлгә килгән Фатыйманы

Реклама