Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮЧТӘНӘЧ


Гажәп тә нәрсә бу Вакыт дигәнен. Ага туктаусыз, бернигә дә исе китми, беркемгә игътибар итми, барысына да битараф кебек Ә менә син кая да булса ашыгып кара' Лнлыи чакта ул машинага
караганда да шәбрәк чаба. Көткән минутларда бөтенләй башка хат—юньсез ишәк ксби—һич кузгалырга теләми
Инде ничәнче тапкырдыр, Сәгыйт эш арасында.мастерской стенасына эленгән сәгатькә әледән-әле карап ала да аптырап куя бигрәк тә акрын йори инде бу! Әйтерсен лә анын уклары ябышып калган. Бераздан егет үзенең бу хәленә буйсынгандай була һәм ннадан эшенә тотына Кул эшли, ә күңелдәге уйлар дулкыны бер көчәеп, бер азаеп, эссе көндә тирләгән тәнне иркәләгән салкынча җилдәй кичерешләрне назлый, бәхетле хыяллар тарафына алып китә. Сәгать күпме генә карышса да эш коне барыбер бетә һәм коне буе уйлап, көтеп торулар инде чынбарлыкка әйләнеп, гүзәл мизгелләр килә Бар да алда, тик көтәргә, көтәргә генә кирәк.
Мастерскойга коннен нинди булуына да карамастан беркайчан да күн курткасын салмый торган, мастер килеп керде дә житез адымнар белән туп* туры Сәгыйт янына килде.
— Икедә ундүртенче ватылды. Бераз тоткарлан инде,—диде ул егеткә Уйларыннан айнып бетә алмаган егет, анын сү гләренен эчтәлегенә төшенеп бетмәсә дә. ниндидер кодрәт белән кире жавагг бирергә өлгерле — Юк. юк. Бүген булмый.
Мондый гына сүзләргә күнеккән мастер жавалка игътибар итеп тә тормады —Үзенә машинист ярдәм итәр,—диде дә китәргә җыенып кире борыла башлады.
Үзенең ниятләренә нинди куркыныч янаганын тик хәзер генә бөтен күнсле белән анлаган егет кискен хәрәкәт белән анын юлына аркылы төште:
—Юк! Бүген булмый. Әхнәф абый Теләсәгез нишләгез. Бик мөһим эшем бар.
—Ничек инде кала алмыйсын, ничек инде булмый?— Мастер бераз кызып китте,—кемгә әйтим синнән башка?—ул аларны тынлап торган эшчеләргә ымлады — Коля баласын ала. Ирек укырга бара. Габдулла абыенны кунаклары көтә. Нәрсә мина, установканы туктатыргамы ’
Сәгыйт тагын да кире жавап бирергә җыенган иде, өлгермәде. Алар янына Ирек килде.
—Ярый, үзем калам,—диде ул тыныч кына,—укып мулла булмассың, булсаң да мәчетләре юк.
Мастер шундук җинел сулап куйды, анын күз карашы элеккеге хәленә кайтты. Ул Иреккә кирәкле күрсәтмәләрне бирде дә китеп барды.
—Ни булган коммунистик хезмәт ударнигына?—Ирек Сәгыйткә елмаеп карады. Яшькә алар бер чамада.—Беренче күрәм карышуыңны.
—Бүген күрешергә кирәк.
—Кем белән?
—Таныштым бит.
—Таныштын?!—дип сузды Ирек бөтенләй үк якын килеп,—менә бу яңалык, менә бу хәбәр. Кайчан?
—Инде бишенче көн.
—Ну, астыртын, ну эндәшмәс! Ничек сон?
—«Үзе!»—булырга тиеш.
Тойгылар тәэсире астында алар бераз икесе дә эндәшми тордылар. Беренче булып Ирек телгә килде:
—Ярый,—диде ул һәм каты итеп Сәгыйтнен кулын кысты,—котлыйм. Чын күңелдән.
«Дөнья матур, дөнья кин, минем күңел аңа тин». Кайтырга дип урамга чыккач. Сәгыйтнен кәефе шундук күтәрелеп киттек һәм кайчандыр кемнәндер ишеткән шушы шигъри юллар исенә килеп төште. Кызу адымнар белән тулай торагына кайтып бар булган нигъмәтләрне хәстәрләп туйганчы ашады, юынды, битендәге сирәк төкләрне кырып ташлады һәм иртән үк әзерләп куйган яна күлмәген, үтүкләнгән чалбарын киеп көзге алдында тикшеренгәннән сон, ниһаять, урамга чыгып, Әнисә яшәгән тулай торакка юл алды.
Көн инде кичкә авышса да, кояшнын кыздыруы артык кимемәгән. Урам анын кебек үк үз эшләре белән каядыр баручылар, өйләренә кайтучылар белән тулы Аларнын бик сирәкләре генә ашыга, күбесе көннен матурлыгынамы, әллә башка нәрсәгәме сокланып, күтәренке күнел белән салмак кына атлый. Сыра мичкәсе янында һаман да шул зур гына чират, юл кырыендагы түтәлләргә утыртылган чәчкәләрнең хуш исе сулышларны рәхәтләндерә. Чәчкәләргә карап, Сәгыйтнен кайсыдыр кинода күргән, шулай ук очрашуга чәчәк тотып барган егет исенә килеп төште һәм ул озак уйлап тормастан, чәчәк сатучылардан ин матур бәйләмне сайлап, аны кызларга күчтәнәчкә дип инде алдан ук алып куелган кәнфитләр төргәге белән бергә тотты. Нигә тартынып торырга, күрсеннәр кешеләр, бер бәхетле кешене!..
Кызлар торагына килеп кергәндә сәгать җиденче киткән иде инде.
—Килә дә башладылар,—дип сукранды оек бәйләп утыручы вахтер хатын егетнең тантаналы йөзенә, чәчәкләренә дә игътибар итеп тормыйча.—бер тынгы юк үзләреннән.
Сәгыйт конфетнын берничәсен алып анын алдына куйды.
—Ачуланмагыз инде, апа. Түфлиләремдә бер тузан юк ич.
Бүләктән бигрәк егетнең эчкерсезлегеннән үзгәргән вахтер бәйләнүеннән туктады.
— Күрәм, күрәм,—дип елмайды ул,—шәп егетсең дә. Рәхмәт.
Сәгыйтнен озын коридор буйлап ашыгасы бик килсә дә, салмак кына атлады. Очраган, ашыккан кызларга, әдәпә саклап юл бирде. Менә, ниһаять, өченче кат. Номерлары язылган бертөрле ишекләр: өч йөз унике, өч йөз ун, өч йөз сигез... Ул туктап өс-башын рәтләде дә сак кына ишекне шакыды:
—Мөмкин, керегез!
«Әкълимә»,—дип уйлап куйды егет
Ул кергәндә Әкълимә идән уртасына баскан килеш чәчен бигудига урый, ә Нәтимә пөхтә итеп җыештырылган ятак өстенә \тырып ниндидер китап укый иде.
—Исәннәрмесез?
Кызлар ана бердәм җавап кайтардылар Әкълимә шөгыленнән туктамыйча аягы белән урындыкны ана этәрде
—Утырыгыз!
— Рәхмәт. Хәзер.—Сәгыйт төргәктән берничәшәр конфет алып кызларга бирде, калганын чәчәк бәйләме белән өстәлгә куйгач кына утырды
Тегеләр шундук аю сурәте төшерелгән кәгазьләрен сүтеп конфетны ашарга да тотындылар
—Ой! Нинди тәмле. Рәхмәт
Егет бүлмәне карап чыкты. Ул пөхтә итеп җыештырылган. Көзге өстендә, карават башларында кызлар үзләре теккән, чиккән әйберләр, кечкенә шүрлектә китаплар, стенада берничә артистның журналлардан кисеп алынган сурәте
— Кәефләр ничек? Кая җыенабыз9
—Алда—гөл.—Әкълимә кин итеп елмаеп җибәрде.—культпоходка, егетләр карарга, үзебезне күрсәтергә, яна тойгылар белән баерга
— Изге теләкләр, кирәкле уйлар Уңышлар сезгә. Тормышка ашсыннар. Әнисә кайда?
Кыска гына тынлык туды. Әллә кызлар үзләре дә белмиләр инде?
—Чирләде ул. Бүлнистә.—Нәзимәнен тавышы акрын һәм төшенке.
—Чирләде-е9' Бүлнистә9' —Егет көтмәгән хәбәрдән чак кына кычкырып җибәрмәде,—кайчан?!
— Бүген.
— Ни булган?
—Белмибез. Без кайтканда алып киткәннәр иде —Һәм Нәзимә яналан китабына тотынды
Күтәренке кәеф каядыр очты Көтелмәгән бу хәбәр күз алларын караңгылатты, сулышын кысты, кызлар ла, бүлмәдәге әйберләр дә бер әһәмиятсез, җансыз шәүләләргә әйләнделәр. Ә ул үзен ниндидер бушлыкта калгандай хис итте. Нәрсәгә икәнен абайлап тормыйча, егет урыныннан купты: каядыр бармакчы булгандай, бераз таптанып торды яналан утырды да берәр жинелрәк хәбәр әйтмәсләрме икән дигәндәй, яналан кыззарга каралы, алар үз шөгыльләрендә булсалар да Нәзимә анын бу уен сизеп алды булса кирәк.
— Кайгырмагыз.—диде ул егеткә йомшак тавыш белән.—үзен тиз герелтерләр. Хәзер врачлар көчле.
—Әйе, әйе.—диде егет, сүз уңаеннан аларга артык игътибар биреп тормыйча, үз кичерешләрендә булып Килеп чыккан көтелмәгән бу хаглән ул нишләргә дә белми. Уйлар, уйлар йөрәкне тырнап туктаусыз агалар да агалар Өстәлдә уяту сәгате тыкылдый, радиодан чак кына ниндидер көй ишетелә V) күнелдә бушлык, төшенкелек- Анда тик бер генә уй: ни булды икән ана? Узган сонгы очрашуда сәламәтлек, чирләр ту рында бер сүз дә булмады Икесенең дә күңелләре күтәренке, сүзләре шатлыклы иде
Кинәт бер уй. кечкенә болыттан һич көтмәгәндә яна башлаган ннгыр тамчыларыдай, искәалмастан күңелгә килеп керде һәм кәефне бераз күгәрде Әнисә янына барырга кирәк, ү зен күрергә, чәлен белергә
Ачык максат канатында Сәгыйт җитез хәрәкәт белән урыныннан торды да кызларга эндәште:
— Кайсы бүлнистә микән ул?
—Бездә андые берәү генә инде. Заводныкына салмыйлар ич.—дип жаваплады әле һаман да көзге каршында боргаланган Әкълимә.
Егет китәргә жыенып саубуллашу өчен кызларга борылган иде. өстәлдә караусыз яткан букетны күргәч, туктап калды. Өстәл янына килеп буш банканы алып, аңа су салып, чәчәкләрне шунда утыртты да. туктап берничә секунд аларга карап торды.
—Ә монысы сезгә,—диде ул кызларга конфет төргәгенә ымлап.—сау булыгыз.
Урам элеккечә үз мәшәкатендә. Шул ук шау-шу. шул ук күренешләр. Тик хәзер аларнын кызыгы да, эчтәлеге дә юк. Сәгыйт кызу адымнар белән бүлнис ягына баручы автобус тукталышына ашыкты. Тукталышта кеше шактый гына. Аларнын күбесе бердәм рәвештә автобус киләсе якка карап тора. Тик челтәр сумкасына әллә кайдан, ерактан күренеп торган әфлисун тутырган хатын гына икенче бер хатынга дөньясын онытып ни турындадыр сөйли. Апельсиннар! Үзенен авыр тойгылары астында барган егет аларны күргәч, үзе дә сизмәстән, туктап калды һәм аларга карап тора башлады. Күнелгә килеп кергән, әмма әлегә эчтәлеге аңлашылмаган ниндидер шатлыклы уй анын төшенке кичерешләрен бераз күгәргәндәй итте. Ул күпме шулай торгандыр, ниһаять, уйнын асылы аңлашылып кабынган уттай бөтен күнелне яктыртып җибәрде. Күчтәнәч! Менә нәрсә кирәк Әнисәгә, менә нәрсә алып барырга кирәк шифаханәгә, анын янына..
Сәгыйт шатлык канатында якындагы кибеткә юнәлде, керү белән кирәкле бүлектә чиратта торган кешеләрне күрмәгәндәй сатучы янына килеп ана эндәште:
—Апа! Күчтәнәч кирәк иде.
Сатучы, урта яшьләрдәге хатын, эшеннән туктамыйча кин ишарә белән, кибетнен буш киштәләренә ымлады.
—Теләгәнеңне сайла, чибәр егет.
—Апельсин беттемени?
Сатучы эшеннән туктап егеткә текәлде.
—Нинди апельсин!?
—Апа!—дип ялварды егет үзе дә сизмәстән бөтенләй икенче тавыш белән нык дулкынланып.—Якын кешем авыр хәлдә. Табыгыз инде бераз, зинһар!
—Юк бит. энем. юк. Былтыр көздән бирле.
—Ә кешеләр алган бит. Каян микән?
—Үзләреннән сорарга кирәк иде.
—Чыннан да.
Анын беркатлы сүзләреннән көлгән кешеләрнең кызганулы карашы астында ул урамга ашыкты. Чыгып тукталыш ягына караса, анда инде автобус килеп туктаган һәм кешеләр шыгрым тулы машинага утырырга тырышалар. Теге апельсинлы хатын да алар арасында.
Сәгыйт бар көченә тукталышка ташланды, ләкин өлгермәде—ул килеп җитәрәк тулы автобус көчкә ишекләрен япты да зәнгәр төтенен чыгарып кузгалып китте. Тукталышта бер үзе басып калган егетнең күз аллары караңгыланды, буыннары таралып хәле китте. Өметсез караш белән ул авыр тирбәнеп, торган саен ераклаша барган автобуска карады. Анда теге апельсинлы хатын, анда Әнисәнең шатлыгы. Берничә минуттан алар бөтенләй күздән югалачаклар. Алар белән көтелгән шатлык та. уйланган теләккә ирешү дә. Төшенке уйлар егетнен тәнен өтеп алгандай куырдылар, өзгәләделәр һәм шулар арасыннан алардан аерылып торган бер генә сорау күнелгә килеп кадалды: нишләргә? Автобус һаман бара, һаман ераклаша.
Уй һич искә алмагандай туды: автобусны, теге хатынны куып җитәргә.
Бу башта дуамал, әкият өлкәсеннән килгән ым кебек булып тоелса да. егет монын бердәнбер өмет икәнен шунда ук аклады һәм берничә секунд эчендә чалбар каешы бер тишеккә кыскартылды, туфли жепләре тыгыхлап бәйләнде һәм ул бар көченә автобус артыннан ташланды Бу теләкне тормышка ашыра башлау белән авыр кичерешләр каядыр югалып, алар урынына үз көченә ышану, максатка ирешү өчен барлык мөмкинлекләрне куллану тойгылары алып анын көчен арттырдылар, сулышын кинәйтеп. хәрәкәтләрен жинеләйтеп, күңелен күтәрделәр. Урам буйлап автобус артыннан чапкан бу егеткә кешеләр гажәпләнеп карыйлар, кайберләре туктап карап торалар, нишләргә белми йөргән урам этләре ул якынлашу белән куркып качалар, кыюраклары өреп арттан ташланалар Ләкин боларга игътибар итәргә вакыт та. мөмкинлек тә юк. Алга, алга! Автобустан калышмаска, ничек булса да түзәргә, тырышырга. Автобус беренче семафорны туктаусыз узса да, икенчесе янында шактый торды Монардан файдаланып егет араны шактый кыскартты Чапкан уңайга Сәгыйтнен күңеленә ничек итеп көчне саклау кагыйдәләре исенә төште. Аларны үтәп ул мөмкин кадәр тирәнрәк суларга, адымнарны кин һәм жинел тотарга тырышты
Автобус «Мәдәният йорты» янына килеп туктады. Ләкин теге хатынның төшкәне күренмәде. Бу тукталыштан сон бераздан бушлык башлана, аннан сон кечкенә инеш аркылы салынган күпердән сон юл сулга борылып озын сөзәк таудан менәчәк һәм өстә «Поселок* тукталышы Ә моннан турыга жәяүлеләр өчен сукмак барлыгын Сәгыйт белә иле һәм ул шунда омтылды
Сукмак тигез булса да анын ике ягын каплаган биек үләннәр тиз барырга шактый комачаулыйлар. Менә инеш, анын аркылы кечкенә басма. Сәгыйт аны бер-ике сикерүдә узды да текә ярга кайда дүрт аяклап үрмәләп, кайда куакларга, ташларга тотына-тотына өскә менгәч кин. зур мәйдан!а килеп чыкты. Ерактарак бер катлы авылча өйләр, ә монда якынрак юл буенда ялгыз тукталыш будкасы Хәзер анда теге автобус килеп туктаган һәм кешеләрен төшереп, утыртып инде китәргә җыена. Төшкәннәр таралышып өйләренә таба атлый. Шулар арасында теге апельсинлы хатын да Егет йөгерүен акрынайтмыйча аны куып житте лә алдына чыгып басты.
—Апа!—дип ымлады ул әфлисуннарга кулын сулып һәм еш сулаудан башка эндәшә алмады
Каршысынла һич көтмәгәндә пәйда булган, тирләп кызарган, мышнап беткән бу кешене күргәч, хатын шактый курыкты. Анын сузылган кулыннан күчтәнәчләрен читкәрәк алды да эндәшүен ишетмәгәнгә салышып, алымнарын тагын да шәбәйтеп юлын дәвам итте. Сәгыйт аны я надан узып каршысына чыкты.
—Әйтегезче, зинһар.—диде ул мөмкин кадәр йомшаграк тавыш белән сүзләрне көчкә әйтеп.—каян алдыгы з бу апельсиннарны ’
—Каян булсын, кибеттән. Әллә урлаган дип беләсезме ’
— Юк, юк. Мин кайсы кибеттән дим?
—Куштирәктән. — Һәм хатын жәһәт кенә икенче якка борылды да бу сәер кеше яныннан тизрәк китәргә ашыкты
«Куштирәк. Куштирәк»,—дип кабатлады үзалдына нишләргә белмәгән егет Ул никадәр бу исемне хәтерләргә тырышса да булдыра алмады Шу тчдк ул узып баручы бер ир-атны күреп куып жнтеп ана эндәште
—Гафу итегез. Сез Ку штирәкне беләсезме?
Теге шундук туктап Сәгыйткәелмаеп карады һәм ул анын шактый кызмача икәнен абайлады
—Беләм,—диде ул сөйләшергә зур теләге барлыгын си исрсп ку п йөрдек без ул якларда Тик бүген кирәкми анда барырга Аракы монда ла
—Минем башка йомыш...
—Ә-ә, кьтар янына. Алайса әйтәм,—дип тирбәнде ул эчемлекнең татлы тәэсире астында,—авыл ул. Асфальттан җиде чакрым, ә турыга чокыр буйлап биш тирәсе.
Юлның кайдан башланганын сорагач, Сәгыйт китәргә җыенды.
—Рәхмәт ярдәмегезгә,—диде ул сүзнен дәвамын көткән бу кешегә,—сау булыгыз!
—Нурылла абыйга сәлам әйт!—дип кычкырды ул юлга ыргылган егет артыннан.
Көннәр буе үзенең ыгы-зыгысы, тузаннары, төрле исләре, туктаусыз ашыгучылары һәм башка күренешләре белән тулган, шаулап торган шәһәр урамнарыннан сон бу ике ягы да төрле зурлыктагы куаклар, текә йә сөзәк чокырлар белән чуарланган, калган өлешен төрле үлән каплаган үзән буйлап салынган йомшак сукмактан баруы жинел һәм рәхәт. Ә тирә-якта искиткеч тынлык. Бары тик төрле кошларның сайраулары, үлән арасыннан чиксез күп божәкләрнен чекелдәшкәннәре генә ишетелә. Ярым атлап, ярым чабып Сәгыйт шулай күпме баргандыр, ул моны уйлап та. исәпләп тә тормады. Бу сәфәр бәхетле уйлар белән бизәлгән тоташ бер максатка әйләнеп аны алга туктаусыз ашыктырды да ашыктырды. Чабасы, сикерәсе килә. Барлык хәрәкәтләр жинел. һәрбер адым сулышларны киңәйтә, көч бирә. Әллә кайларга барырга әзер ул Әнисәне шатландырырга, анын хәлен жинеләйтергә дигәндә.
Алда ялтырап яткан суы белән ниндидер күл. Ана килеп җиткәч, егет үзе дә сизмәстән матурлыкка сокланып, гаҗәпләнеп, башка уйларын онытып, туктап күлгә карап тора башлады. Офыкларга кадәр сузылган төрле иген басулары, сөрелгән җирләр һәм кеше кулы белән актарылган, үзгәртелгән дөнья арасында кысылып калган бу табигать почмагы әйтерсен лә тирә- яктагы бар матурлыкны үзенә җыйган да канәгатьләнеп тынып калган. Күлнен аргы ягындагы калкулыкта үскән берничә каен, суга якынрак тал куаклары, сай җирдәге түмгәкләр һәм болар арасында төрле тавышлар белән кычкырышып үз мәшәкатьләре белән мәшгуль булган су кошлары. Бу күренешкә караган саен карыйсы килә. Әнисә терелгәч, алар һичшиксез, монда киләчәкләр, икәү бергә шушы матурлыкка карап сокланачаклар. Ә хәзер алга!
Куштирәк текә ярлы инеш буенда урнашкан артык зур булмаган җыйнак кына бер авыл икән. Машиналар кермәскә киртәләп куелган олы урамны хәтфә чирәм каплаган. Казлар кунаклаган, тавыклар тибенеп җим эзлиләр. Кайбер капка яннарында берәмләм тә, берничәшәрләп тә, күбесенчә олы яшьтәге кешеләр утыра. Бер урында малайлар кычкырыша, туп тибәләр. Тынычлык, иркенлек.
Урамга керү белән, Сәгыйт ашыгуын калдырып, дәрәҗәле салмак адымнарга күчте. Якындарак утырган апалары, абыйлары белән авылдагы гадәт буенча, исәнләшеп атларга кереште. Әмма анын күңелендәге максат— авыл кибете һәм андагы апельсиннар. Анын кайдалыгын белү өчен таяк атка атланып, кечкенәрәк чыбык белән аны камчылап кәҗәләр куып йөргән бер малайга эндәште. Теге шул малларны калдырды да урабрак, әмма шәп чабып егет янына килеп туктады.
—Тр-р. тыпырчынма!—малай башта «атын» тынычландырды.—Нәрсә абый?
—Кибетегез кая?
Малай «камчысы» белән авылнын аргы башына ымлады.
—Әнә тегендә. Үзегез белән барыйммы?
—Киттек.
Ул «атын», «камчысын» атып бәрде дә, егеткә иярде. Эндәшмичә шулай бераз барганнан сон Сәгыйт артына әйләнеп караса, малайлар
булганнар Берсенен култык астынла зур туп. Бер эт тә ияргән.
Оешкан төркем очраган кешеләрнен кызыксыну карашлары астында бераз барганнан сон урам аркылы салынган, үзенен рәвеше белән авыл өйләреннән аерылып торган бер йортка якынлашты
—Әнә. абый, кибет,—диде малайларның берсе, алар кинәт очып киткән чыпчыклар төркемедәй, барысы да чабышып бина янына киттеләр һәм шундук кире әйләнеп килделәр —Бикле, абый
Чыннан да. кибет ишеге оч йозакка бикләнгән иде. Егет нишләргә белми туктап калды һәм аптырап бер бикле ишеккә, бер авыл ягына карап эндәшмәс булды. Малайларның да күнеле төште, тынып калдылар Әйтерсен лә мона алар гаепле. Бераздан малайларның кайсыдыр авыр тышлыкны бозып әйтеп куйды:
—Әнә сатучының өе
Егет берни уйламыйча сорап куйды
—Кайсы?
—Кызыл мөржәлесе
Күнелдә ниндидер әле эчтәлеге билгеле булмаган өмет уянып кәефен чак кына күтәргәндәй итте һәм анын шушы малайлар кебек чагы хәтеренә килеп төште. Ул вакытта әнисе аны кибеткә берәр кирәк-ярак алырга җибәргәндә ул бикле булса туры сатучы Галия апасынын оенә керә иде. Туган омег үзенен ачык билгеле юнәлешен алды һәм ул дусларына эндәште
— Киттек.
Төркем кузгалды. Ин алда үзенен өмете белән канатланган Сәгыйт. аннан соң малайлар һәм иң артта кешеләрнен эчкерсез дусты—эл
Алар сатучының оенә якынлашканда биек койма аркылы ихатадан радио җыры ишетелде.
Сәгыйт сак кына капканы шакыды. Жыр туктады, бу якка килүче аяк тавышы ишетелде һәм «урыс» капканын кечесе ачылып китеп, анын барлык киңлеген тутырып кызыл чырайлы таза ир гәүдәсе пәйда булды
—Исәнмесез!—Сәгыйт ана мөмкин кадәр йомшак тавыш белән эндәшергә тырышты.—мина сатучы кирәк иде —Ни йомыш?
Хуҗаның сүзе кыска һәм кырыс
Белә Сәгыйт. мондый вакытларда туры үтенечкә шундук кире җавап алуын бар. Шуна күрә сорауны бераз йомшартып, аны ни белән булса да бизәп, башта кереш сүз әйтү кирәк.
—Кеше ул. абый, төрле хатләргә очрый.—дип башлады егет кесәсеннән портсигарын чыгарып һәм сатучыга да сулып —Аны берчак җылы кояш иркәләсә, икенче вакыт ачы суык интектерә
—Анысы хак,—дип ризалашкан булды сатучы юан бармаклары белән сигаретны кочкә эләктереп, егет сүзе аны артык кызыксындырмаса да Әллә эшләрен яманмы?
—Шулайрак шул. абый Якын кешем авыр хәлдә, бүлннстә Азрак апельсин кирәк иде
-О-о. энекәш. Туй үтте, апельсин бетгс.-һәм сатучы капканы ябарга омтылыш ясарга җыенган иде, Сәгыйт ун аягын аркылы су эып мона комачаулык итте. «Бетте» дигән сүзләреннән күз аялары бераз караңгыланып киткән егет чак кына беленеп торган өмет җебен өзмәскә, барлык тырышлыгын куеп мөмкин кадәр түбәнчел тавыш белән сак кына эндәшергә тырышты -Бәлки бераз калгандыр?
— Калса соң!—сатучы горур кыяфәт белән башын чайкап кушты да бөтен урамга ишетелерлек итеп кычкырып җибәрде —Мин инде унҗиде ел
сатудамын Медалем бар, грамоталарым күп. Дусларга, туганнарга кирәк нәрсәләрне калдырырга хакым юкмыни?!—Һәм ул үзенә каршы дәшәргә теләүчене күреп, аны алып ташларга җыенгандай, егеткә таба талпынып куйды.
— Мин дә бит сезгә дус була алам,—дип туктатты ул сатучыны.
Сатучынын кыяфәте кинәт болыт артыннан чыккан кояш нурларыдай
яктырып китте.
—Менә бу башка сүз. менә бу егетләрчә,—дип мактап китте ул егетне — Ну тырышсын да үзең. Молодец! Яратам андый кешеләрне.
Аннан сон сатучы артка борылып ихатага кычкырды:
—Сара! Китер ачкычларны.
Эшнен нәрсә белән бетәсен бер як читгәрәк тын гына көтеп торган малайлар да җанлана төште һәм барысы да сатучы артыннан кибеткә
юнәлделәр.
Ниһаять, йозаклар шапылдап ачылды, ярым карашы кибет эченә кергәч, хуҗа каяндыр челтәр сумка алып ана аста яткан апельсиннарны тутыра башлады. Ә Сәгыйт тартынып тормыйча киштәдән үрелеп бер шешә аракы алып прилавка өстенә уртага куйды.
— Ике кило алты йөз,—сатучы тулы сумканы үлчәде һәм чут төймәләрен шакылдата башлады. Егет ялгыз торган шешәгә ымлады:
—Монысын да кушыгыз.
—Ул миннән. Син минем кунагым.
Исәп-хисап ясалганнан сон хуҗа ике стакан янына тешләштерергә дип каты-коты куйды да, стаканнарга аракы салып берсен егеткә бирде, икенчесен
үзе тотты.
—Танышлык өчен,—диде ул тантаналы тавыш белән.—Исемең ничек?
—Сәгыйт.
—Ә мин Нурылла абыен булырмын.
Тын кибет эчендә стаканнар зеңгелдәде. Аннан сон авыр сулыш һәм күпмедер тынлык. Сәгыйт аз гына капты.
Эчкәннән сон сатучының теле ачылып китте. Күп тә үтмәде, егет анын армиядә кайда хезмәт иткәнен дә, районда унышнын ничек буласын да, алдынгыларга ничә машина һәм башка нинди бүләкләр бирәсен дә белеп бетерде. Кешеләрнең шулай үзара сөйләшүләре бу дөньяның иң күркәм күренешләренең берсе. Әгәр синең әңгәмәдәшен «Кеше» дигән бөек исемгә лаек булса, ул синең эчке дөньяңны баетачак, күнелне төрле юшкыннардан, утырган чүпләрдән чистартып, үзенне яна биеклеккә күтәрәчәк, һәрбер тормыш билгесезлегеннән чыгарга ярдәм итәчәк. Ә инде әңгәмәдәшендә, киресенчә, тар карашлар, түбән омтылышлар өстенлек итсә, ул чакта булган рухи байлыгыңның да кечерәеп, саегып калуы бар.
Сәгыйт Нурылла абыйсына карый да сокланып туя алмый. Нинди эчкерсез, чиста хисле кеше ул. Инде олыгаеп башы пеләшләнә башласа да, моңа кадәр ана һич таныш булмаган, беренче күргән бу яшь кешегә чын күңелдән бирелеп, үзенә тигез итеп рәхәтләнеп сөйли, анын тыңлаганын күреп шатлык кичерә.
Ул арада сатучы стаканнарны яңадан тутырды да, үзенекен күтәреп җырлый
башлады:
Бергә яшик, бергә яшик Бергә яшәү күнелле.
Бергә яшик буш итмәек Чәчкә кебек гомерне.
—Ул чакта дуслыкка.
—Бик теләп.
Тагын стаканнар зенгелдәде. Сәгыйт бу юлы да аз гына капса да. ач карынга җитә калды аракы шаукымы башка йөгереп күнелне күтәрде, уйларны кинәйтте һәм аларнын ин беренче дулкыны сатучыга юнәлде
Рәхмәт сезгә Нурылла абый.—диде ул ана ягымлы күхтәре белән карап,— бик зур ярдәмегез өчен
— Ничьё. ничьё.—сатучынын мона артык исе китмәде,—кулдан килгәнчә энем, булдыра алганча
Эшләрен бетереп урамга чыкканда малайлар аларны көтеп торалар иде Сатучы ишеген бикләгән арала егет аларга апельсин өләште Тегеләр бүләкне бик оялып, әмма зур теләк белән кабул иттеләр
—Рәхмәт, абый. Рәхмәт
Ул арала эшләрен бетереп хужа да килеп -китте. Табыннан сон ул шактый кызарган, кәефе күтәренке
—Каты авырыймы'.'—дип сорады ул егеттән кинәт йөзенә кайгылы төс кертеп.
—Шулай шул.
Алар икесе дә бераз эндәшмичә басып тордылар Тыктыкмы сатучы бозды:
—Ярый, Сәгыйт,—ул апельсиннарга ымлады —шифасы тисен Йсән-әмән илтеп ж.иткер. Савыккач, икәү килегез. Көтәм,—һәм ул егеткә кулын сузды Сау бул.
Ул чын күнелдән анын кытыршы зур кулын кысты һәм матайларга борылды:
—Сез дә сау булыгыз, егетләр.— аларнын һәрклйсын сөеп чыкты—тырышып укыгыз, зур кешеләр булыгыз.
Сатучы белән тагын бер кат карашлар белән саубуллашканнан сон. Сәгыйт тиз адымнар белән кайту юлын башлады Һәм күнел узачак юлны алдан үтеп Әнисәгә килеп терәлде. Анын хәле егет акында шактый борчулы уйлар тудырса да. кулдагы күчтәнәч ничектер аларны йомшартты, кечерәйтте
Урам буйлап бераз барганнан сон. Сәгыйт артына әйләнеп карады һәм үзенен мондагы чна дусларының шул ук урынла басып торганнарын күрде Малайлар ана кул болгыйлар иде. Егет тә җавап итеп кул изәде
Кулда күчтәнәч, күнелдә күтәренкелек Рәхәт тә сон бу дөньяда күркәм уйлар белән яшәве. Синен һәр адымын, һәр хәрәкәтен жинел һәм мәгънәле Озакламый коз җитәр, аннан сон кыш килер Хәзер яфраклары, ә кайсылары чәчкәләре белән дә матурланып торган агачлар башта саргаерлар, бера шан яфраклары коелып иәрә калгач, бөтенләй ямьсезләнерләр Кеше дә бит шулай. Ул үзенен уйлары, омтылышлары, эшләре белән матур, шушы агачларга охшаш. Ә алар юк икән, ямьсез кышкы ботакларны хәтерләтәсен Уйлар, уйлар. Һәр кешенен аерылмас юлдашы, анын көзгесе, кәефенен билгесе һәм эчке лоньясынын эчтәлеге
Бүгенге мәшәкатьләрнең бер өлеше үтәлеп, кыенлыклар. д> лкынланулар. билгесезлекләр беразга артта калгач. Сәгыйтнен уйлары иркенләп, ашыкмыйча үз җаена агарга кереште һәм тагын да Әнисәгә күчте Егетнең хәтеренә кы» белән мона кадәр булган очрашуларында анын карашлары, хәрәкәтләре, елмаюлары күз алдына килеп, сөйләшкәндәге күнел җылылыгынын чагылышы, хәзер егет күңелендә мәһабәт бер бәхеткә әйләнеп, хисләрен иркәләде, хыялларын иктырпы Әмма озакламый бу уйлар Әнисә тирәсендәге чынбарлыкка күчеп, егетнен кичерешләренә шөбһә билгесе керттеләр Ә анын хәле авыр булса? Хәзер бәлки ул караватында сызланып, ынгырлшып ята торгандыр. Ул һич көтмәгәндә килеп кергәч. Әнисә гаҗәпләнеп, елмаерг
дип сорар. Берничәсен ана үзе әрчеп бирер. Алга! Тизрәк Әнисә янына. Үзенә шатлык бүләк итәргә.
Алда теге күл. Инде кичкә авышкан кояшның озын күләгәләре аны тагын да матурлап сихри бер төскә керткәннәр. Тал куакларының берсендә тырышып-тырышып сандугач сайрый. Әйтерсең лә ул егетнен уйларын сизеп соклана, ана унышлар тели.
«Шәһәрнең үзәк шифаханәсе» дип язылган капканы узгач егет башта адымнарын акрынайтты, ә аннан сон бөтенләй туктап калды. Алда төрле зурлыктагы биналар һәм аларнын кайсындадыр Әнисә. Тик аны ничек табарга сон? Бүген башка мәшәкатьләр белән шөгыльләнгәндә уйга да килмәгән бу бурыч хәзер үзенен барлык зурлыгы, мөһимлеге белән каршыга килеп баскач, тырышлыклар белән чыныккан күнел тагын да күтәрелеп киткәндәй булды. Ниндидер китапта укылган бер командирның сүзләре күңелгә килде: «эзләргә, табарга һәм өченче сүз монда «юк итәргә» иде. Ләкин егет аның урынына үз сүзен куйды: шатландырырга».
Ул якындагы ике катлы бинага юнәлде. Бу терапия бүлеге булып чыкты. Урамда ялгыз да. төркемләшеп тә чирлеләр. күбесе үзара сөйләшеп торалар. Тик кайсылары гына ялгыз үз кичерешләре белән уйга калганнар. Сәгыйт туктап тормыйча эчкә узды һәм коридорда өстенә «Авыруларга әйбер бирү 17—19 сәгатьләрдә» дип язылган тәрәзә янына килеп чыкты. Тик хәзер анын такта капкачы ябык. Ул аны сак кына шакыды, әмма тавыш-тын ишетелмәде. Тагын шакыды һәм шул чак кинәт капкач ачылып китте дә аннан урта яшьләрдәге шәфкать туташының ачулы йөзе күренде:
—Ни кирәк?—дип кычкырды ул кырыс тавыш белән.
—Авыруны күрергә иде...
—Сон инде, сон. Иртәгә кидерсен!—һәм ул капкачны яба да башлады.
—Апа-а!!! Бүген кирәк. Хәзер.
Ханым егетнен тирләп кызарган, алжыган йөзенә, өмет белән текәлгән күзләренә карап алды да бераз йомшарды.
—Кайсы палатада?—дип сорады ул инде ягымлырак тавыш белән...
—Белмим. Бүген салганнар. Бик авыр хәлдә.
Ул шундагы өстәл тартмасыннан калын дәфтәрне алып егеттән авыруның фамилиясен сорады да аны эзләргә кереште, ләкин таба алмады.
—Бездә юк, энем.
—Рәхмәт.
Икенче бина хирургия бүлеге булып чыкты. Монда да шул ук күренеш, шул ук авырулар. Тик аларнын күбесенең тышкы кыяфәтләре бинтларга уралган.
Шәфкать туташы үз эшләре белән мәшгуль. Аның янында берничә яшьрәк ир-ат вакыт уздыралар. Берсе, керергә батырчылык итмичә таптанып торган Сәгыйткә карап торды да култык таягын алып, титаклап аның янына килде:
—Кем кирәк?
Йомышны анлаткач, ул кире өстәл янына китте һәм алар бергәләшеп калын дәфтәрдән кирәкле исемне эзләргә керештеләр, ләкин таба алмадылар. Сәгыйт моны шунда ук аңласа да әдәп саклап чатаннын яңадан килүен көтте.
—Бездә юк,—диде теге.
—Рәхмәт.
Аннан сон чатан-чулаклар, тәннәренең башка бәрелгән, кысылган, киселгән урыннары бәйләнгән авырулар белән тулган имгәнгәннәр бүлеге.. Керү түгел якын килергә дә мөмкин булмаган, өстәмә койма белән әйләндереп алынган йогышлы авырулар йорты. Ләкин боларнын берсендә дә Әнисәне табып булмады һәм бу көтелмәгән хәлдән бераз кәефе төшә башлаган Сәгыйт
нишләргә белмичә беренче очраган эскәмиягә утырды да уйга калды
Элеккеге тойгылар, хыялдагы күркәм уйлар хәзер ничектер кысылып, сагаеп киткәндәй булып дөньяны сорылаттылар. Әйтерсен лә. бик озак тырышып барганнан сон. инде «килеп житәм» дигәндә алдан белмәгән уза алмаслык кин һәм тирән су янына килеп чыкты. Ләкин болай югалып калып мәлжерәп утыру инде бүгенге вакыйгатарда чыныккан егетне озак тота алмады. Омтылыш көче янадан уянып, анын өметсехлеген читкә этәреп тагын тырышырга, хәрәкәт итәргә чакырды
Ул торып басты һәм тирә-якка карарга тотынды. Инде барлык бүлекләрдә дә булды кебек. Тагын кайда нәрсә бар? Шул чак куе булып үскән агачлар арасыннан чак кына күренеп торган бер бинанын калай түбәсенә күзе төште һәм ул артык уйлап тормыйча шунда юналде. Кин парад ишеге ачык. Анардан ерак түгел үскән агач янында бер ир белән көмәнле хатын сөйләшеп торалар. Мәиданнын аргы ягында шулай ук үскән агачлар янында берничә эскәмия Алары да буш түгел.
Егет ипле адымнар белән шәфкать туташы янына килде дә анын үзенә игътибар иткәнен көтеп, ниһаять, мона ирешкәч, йомшак тавыш белән сорап куйды:
— Кәримова Әнисә сездә ятамы?
Теге «тагын да комачаулыйлар» дигән чырай белән ана усал итеп карап алды да өстәлдә яткан калын дәфтәрне алып кирәкле исемне эхләргә кереште.
—Бездә,—диде ул тиз арада кирәк исемне табып.—сигезенче палата. Бүген килгән.
—Керергә ярыймы?
—Юук, юук!—Катгый тыела. Бераз көтегез, чакырырмын Көтмәгәнме сон! Әллә күпме булса да риза. Күпме эхләгәннән сон Әнисәнен табылуы егет күнелен шунда ук җилкендерде Элеккеге гүзәл тойгььлар кире кайтып дөньяны тагын матурладылар, әйләнә-тирәдәге кешеләрне ягымлы иттеләр. Һәм ул күтәренке күиел белән эш юктан стенадагы плакатларны карарга кереште. Шулармын грипптан ничек сакланырга кирәклеген укып торганда арттан тавыш ишетелде:
—Чибәр егет хатынын сагынган...
Әйләнеп караса, теге урамдагы хатын-кызлар кай арада кергәннәр дә якын ук килеп ана елмаеп карап торалар
— Менә бу ир ичмасам!—дип дәвам итте аларнын икенчесе - Каяндыр апельсин да тапкан. Ә безнекеләр.
— Без але өйләнешмәгән.— диде Сәгыит аларнын сүз уңаена Хатыннар шунда ук җанланып киттеләр Аларнын берсе егетнен жанына
керердәй булып анын күзләренә карады һәм кычкырып җибәрде —Өйләнешмәгәнсез! Менә монысы кызык? Ашыктыгызмыни?
—Була инде ул кайчак аванс белән дә.—дип әйтеп куйды тыныч кына икенчесе. Һәм алар шунда ук күмәкләшеп көләргә тотындылар
Башта бу хәлне һич аңламаган Сәгыит нишләргә белмичә бераз сабыр итеп торды да бу тамашаны үзенә кагыл маганл ы гына ышану очен янадан хатыннарга текәлде. Ләкин аларнын көлүдән тәмам кысылып беткән ялтыравык күзләре егет күңелендә ниндидер шомлы тойгы уятты. Б> юш ы зурая, үсә башлап мона кадәр урын алып торган шатлыклы хисләрне читкә этәреп үзе бөтен күңелне биләп аны болгата башлады, су ларга һава жзггмәгәндәй тынны кысты һәм нишләргә белмәгән егет үзе дә сизмәстән бер максатсыз янадан урамга чыкты. Көлешү монда бераз ишетелеп торса да. кичке саф һава, дөньямын башка танышлары авыр тойгыларны бераз саектырып бу табышмак хәлне анлау теләген тудырдылар Ул элеккечә сөйләшеп торган ир белән көмәнле хатынга тагын карап алды, аннан китабын укып утырган
ханым янына килде.
—Апа! Бу нинди бүлек?
Ханым китабыннан аерылмыйча гына әйтеп куйды:
—Бәби табалар, аборт ясыйлар монда, энем.
«Аборт. аборт». Сонгы минутларда «авыру», «авырулар», «бүлек» һәм башка шундый мондагы төшенчәләр белән буталып беткән баш берни аңламады. Һәм ул соравын янадан бирде:
—Нинди авыру сон ул?
Бу юлы ханым көлемсерәп китабыннан аерылырга мәжбүр булды:
—Мәхәббәт чире. Әллә шуны да белмисез инде?
Тик хәзер генә эшнең асылы анын анына барып җитте һәм егет уйлаган уен үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде:
—Нишләп Әнисә монда?
—Аборт ясата торгандыр,—дип җавап бирде анын бу сүзләрен ишеткән ханым һәм янадан китабына тотынды.
Сәгыйтнен күз аллары караңгыланып хәле китте, күңелдә мона кадәр һич таныш булмаган әллә нинди ямьсез уйлар туып, йөрәкне тырный, өзгәли башладылар һәм ул нишләргә белми, якындагы эскәмиягә утырып, тынып калды. Туган бу кичерешләр арасында ниндидер ачы әрнү, кемнедер сагынып юксыну һәм тагын әллә нинди шуларга охшаш тойгылар туктаусыз кайнашалар. Дөнья ниндидер катып калган җансыз бер нәрсәгә әйләнде, бар күренешләр үзләренең төсләрен югалтып шәүләгә әверелделәр һәм егет боларга түзә алмыйча, янадан урыныннан торды, максатсыз берничә адым ясады, ләкин кире уйлап янадан утырды.
Күпме утыргандыр ул шул тойгылары белән. Әмма күбрәк утырган саен вакыт агышы шатлыкларны бәхет хатирәсенә әйләндерә бара, кайгыларны капларга, кечерәйтергә тырыша. Бераздан егет кичерешләреннән айный башлап, гадәттәге уйлары белән тирә-якка карап алды. Китап укыган хатын юк, күрәсең, киткән. Теге сөйләшеп торганнар да күренми. Бушлык. Тынлык. Ул да китү нияте белән торып басты да бинага карап алды. Әйтерсен лә хәзер аннан ниндидер күренмәгән уклар очып чыгалар да ана килеп кадалып авырттыралар, интектерәләр. Анын яныннан узасы да, ана якын барасы да килмәде Сәгыйтнен һәм шуна күрә ул юлсыз, сукмаксыз бушлык аша гөрләп машиналар узган юлга таба атларга кереште. Төрле үләннәрне егып, алар арасында күренмәгән чокырларда сөрлегеп, калкулыкларда абынып бераз барганнан сон ул ике ягын биек үлән каплаган, ә үзен инде, күптән, йөрүче булмагач, бәбкә чирәме баскан ниндидер бер иске юлга килеп чыкты. Тынлык. Кичке чиста һава, йомшак хәтфә үлән. Болар барысы да акрынлап егетне бераз тынычландырып күңелсез хисләрне читкә этәреп, алар урынына көндәлек уйларны кайтара башлады һәм ул хәзер тирә-якка икенчерәк караш белән игътибар итте. Алда гомергә шау-шуы бетмәс шәһәр, олы юлда туктаусыз машиналар гөрелтесе. Ә бу сукмакта тынычлык, монда иркенлек. Әйтерсен лә шушы дөньяда син бер үзен. Нәрсә ул тормыш? Нәрсә ул кеше гомере? Бу. әлбәттә, синен туганнан алып үлгәнгә кадәр башкарган эшләрен, кылган гамәлләрен. Әнә үләннәр арасында күпме бөҗәкләр чекелдәшә. Алар да бит бу дөньяда үз эшләрен башкаралар, теләгәннәрен эшлиләр.
Юлдан бераз читтә түбәләре кайбер урыннарда каерылып, җимерелеп беткән, стеналары таушалган берничә сарай, склад кебек корылмалар, алардан аерымрак, бушлыкта ишеге ярым ачык, үзе бер якка кыйшайган бәдрәф. Тик анда бер җан иясе күренми. Ташландык, бушлык.
Нәрсә кирәк сон кешегә бу дөньяда? Гап-гади табигый нәрсәләр. Ашарга, киенергә, үз куышында яшәргә, балалар үстерергә. Болар һәркем өчен кирәк нәрсәләр. Ә сиңа бу гади хәстәрлекләрдән өстенрәк булырга, югарырак уйлар,
тырышлыклар белән яшәргә, шушы якты лөньяла исеменне. эзенне калдырырга Менә кая омтылырга кирәк
Кинәт егетне шушы көтелмәгән хәлләр арасында онытылып киткән әфлисуннар сискәндерде. Күнелдә тыныч кына ага башлаган уйлар шунда ук каядыр югалып, теге шифаханә янындагы хатын сүзләреннән сон булган тойгылар янадан әйләнеп кайта башлады Дөнья тагын ла караңгыланды, тагын да тын кысылды Күз алдыннан бүгенге көннен мизге.пәре. матур күл, Нурылла абыисынын эчкерсез йөзе бер-бер артлы узып, анын йөрәген көйдереп алдылар. Сәгыйт тагын җимешләргә каралы Хәзер ниндидер кире этәргеч, күнелне болгата торган ис анкыган кебек булды алардан Аларга караган саен бу тәэсир зурая, үсә Әмма бүгенге хәлләрдә билгесепектән чыгу юлларын инде тиз табарга өйрәнгән егет бу юлы да озак мәлжерәп тормады: Анын уена бу әфлисуннардан котылырга, юк итеп атар белән бәйләнгән барлык хатирәләрне шунда ук онытырга теләде. Атарны атып бәрү өчен кизәнергә җыенып ул урын эхтәде. Тоташ үлән баскан урын Ниләр генә юк монда. Үзенчә матур булган ачы әрем дә. зур кызыл чәчкәсе белән чәнечкеле шайтан таяклары, мәһабәт биек әрекмәннәр, билчәннәр һәм тагын әллә нинди үләннәр, чәчкәләр. Барысы да үзләренчә матурлар, сөйкемлеләр. Нигәдер күңеле тартмады Сәгыйтнен монда ташларга. Шул чак, ташландык корылмалар арасында ялгыз калган бәдрәф исенә төште егетнең. Менә кая кирәк аларны ташларга, менә кайда аларнын урыны'
Ул әфлисуннарны сумкасы-ние белән җирәнгеч тишектән аска бәрде Күнеле шунда ук тынычланды
Сигарет тартылып бетте. Сәгыйт төпчекне ташлап аягы белән сүндерде дә бу сасы иске корылмалар арасыннан тизрәк чыгып, беренче утлары кабына башлаган шәһәргә таба ашыкты.