ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬНЕ НИЧЕК ҖАНЛАНДЫРЫРГА?


Күптән түгел редакциядә журналыбызның даими авторлары—күренекле әдәби тәнкыйтьчеләр, язучылар—катнашында «Әдәби тәнкыйтьне ничек җанландырырга?» дигән темага «Түгәрәк өстәл» сөйләшүе булып узды Укучыларыбызга әлеге сөйләшүдә яңгыраган кайбер чыгышларны тәкъдим итәбез.
Равил ФӘЙЗУЛЛИН:
—Жәмгыять үсешенә матур әдәбиятның тәэсир көче ни дәрәҗәдә булса, тәнкыйть, гомумән әдәбият фәне турында да шул нисбәттән чыгып фикер йөртергә туры килә. Һәммәбез белә: чын әдәбиятның кадере элгәрге гасырлар белән чагыштырганда шактый кими төште. Кеше аңына тәэсир итү чаралары күбәйде, төрлеләнде, баеды. Нинди чаралар икәне һәммәбезгә мәгълүм. Әле моннан 40-50 еллар элек кенә китап (бу очракта әдәби әсәрләр дип уйлыйк) Адәм баласы өчен Дөньяны танып-белүдә ышанычлы төп чыганак иде. «Китап—белем чишмәсе» дигән шигарь белән үстек ләбаса! Галәмилек, компьютерлык, клонлаштыру һәм тагын байтак галәмәтләр нәтиҗәсендә дөнья ничек кенә үзгәрмәсен, Кешелек яшәгәндә Сүз сәнгатенең мәңгелек көченә ышанам мин үзем. Адәм баласы фани дөньядагы соңгы сүзләрен, барыбер, «акыллы машиналар»нын серле төймәләренә карап түгел, кемнәрнеңдер ышаныч сыяр күзләренә төбәлеп, күңел җылысына өмет итеп әйтердер Әмма! Кырыс замана шигъри күзаллау белән дә, табигый мантыйк белән дә хисаплашмый кайчак. Шунысы ачык: күп яки аз санлы исәпләнәме, һәр халыкта да. Сүз сәнгате (ягъни әдәбият) хәвефле зур сынауда хәзер. Әгәр Аны сакларга телибез икән, әгәр бу эшкә алынганбыз икән, бездән бөек, ким дигәндә, камил әсәрләр ижат итү сорала! Һәрхәлдә язучы шуңа омтылырга тиеш. Бу девиз безгә бигрәк тә кагыла, татар үзенең төп тарихи байлыгын—китабын югалтса, (ягъни телен югалтса), анын милләт буларак киләчәге булмастыр.
Инде бүгенге сөйләшүгә конкретрак килик. Темабыз: «Әдәби тәнкыйтьне ничек җанландырырга?» Тирәнрәк уйласаң, «ничек реанимациядән чыгарырга9» дигән мәгънәдә андашыла бу сүзтезмәдән Хәер, әле беркайчан да «әдәби тәнкыйть гөрләп үсә» дигәнне ишеткән юк, тәнкыйть үзе гел тәнкыйть астында (кемнәрнеңдер анын бүген дә Добролюбовлар заманындагы ролен күрәсе киләдер. Мондый теләкне дә анлап була) Бәлки, репрессия елларында тәнкыйтьне тәнкыйтьләргә базмаганнардыр, анысы да куркудан тына Минемчә, бөтен жигешсезлекләрне таныган очракта да, безнен хәлләр әлегә ул кадәр мөшкел түгел Иң мөһиме: әдәбиятыбыз бар, аны тудыручы талантлы язучыларыбыз бар. Әсәрләрне бастырып чыгаручы нәшриятларыбыз бар Укучыларыбыз бар. Әдәби хәрәкәтне әйдәп барырлык басмаларыбыз бар. Бу хәрәкәтнең дөрес юнәлештә баруын теләүче галимнәребез, тәнкыйтьчеләребез бар Шул ук вакытта проблемаларыбыз да бар. Алай гына да түгел, алар—күп. «Казан утлары», тарихи миссиягә ия төп әдәби журнал булгач, табигый, кайбер актуаль мәсьәләләрне кадәри хәл эш алып барырга тырыша Сонгы 15-20 ел эчендә генә дә безнен карашка актуаль дип саналган дистәдән артык зур сөйләшүләр, дискуссияләр, ижади конференцияләр уздырылды Аларда байтак язучылар, галимнәр, сәясәтчеләр, укытучылар һәм башка фикер ияләре катнашты Һәркем үзе аңлаганча, үзе булдыра алганча, әдәбиятыбызны үстерүгә. Сүз сәнгате аша милли идеягә чыгып, халкыбызның асыл сыйфатларын, рухи потенциалын киләчәктә ничек саклау турында тәфсилле фикер алышты
Хәтерегездәдер, үткән ел гына «Безнен заман герое* дигән дискуссиягә йомгак ясаган идек. Ике ел чамасы барды ул сөйләшү Зур эчке мәгънәгә ия бәхәс булды дип уйлыйм мин ул язмаларны
Менә янәдән, тәнкыйть хәлләре белән бәйләп, әдәби киләчәгебез турында сөйләшергә /Кыйналдык Журнал тарафыннан жавап алыр өчен шартлы булса ла кайбер сораулар да тәкъдим ителгән иде
Сүз унасннан. үземнән дә кайбер сорау-фикерләрне өстәп үтим. Әйтик, тәнкыитьнен язучы өчен кирәклек дәрәжәсе; тәнкыйтьче—язучының укучы белән арадашчысымы яки әйдәүчесеме, традиция һәм новаторлык мәсьәлазәрс бүген ни хәлдә; теге яки бу темалар бездә һәм бүтән әдәбиятларда ничек чагыла да ничек чишелеш таба; бүгенге китап ташкынында тәнкыйть юл күрсәткеч ролен үтиме; төрле жанрларга мөнәсәбәттә тәнкыитьнен торышы ничек. Татарстанда сонгы биш-алты ел эчендә унбишләп классик язучынын күптомлыклары чыкты нигә алар турында тәнкыйтьчеләребез дәшми, әдәби тәнкыитьнен киләчәк перспективалары нинди? Әдәбият тарихына, анын теориясенә, конләлск тәнкыйтькә караган бихисап сорауларның кайберләре генә болар һәркемнең үз сораулары бардыр Аларга жавап рәвешендә фикерләр ишетәсе килә, хөрмәтле каләмдәшләр!
Толгат ГАЛИУЛЛИН:
—Әдәбият дөньясына мөнәсәбәте булган берәү дә «тәнкыйть—тар аткә. ана зур ихтыяж юк. ул бер төркем галим-голәмәләр генә шөгыле* кебек кофер фикерне ачыктан-ачык әйтмәс, «тәнкыйть кирәкте, файдалы шәй» дип. кулын күкрәгенә куеп, ихласлыгын белдерергә ашыгыр Чөнки классикларыбыз, бигрәк тә кин күңелле Тукай, агымдагы тәнкыйть мәсьәләләренә дикъкатен беркайчан ла киметми, анын кирәкле жанр булуын искә төшереп, үсешенә юнәлеш биреп юра. Мәгәр әдәбият тарихы үзе язучыларның (укы жәмәгатьчелекнен) тәнкыйть торышыннан гулысынча канәгать булган бәхетле елларны хәтерләми Чөнки һәммәбезгә яраса тәнкыйть тәнкыйть булудан тукт ый инде ул Анысынын жанры башка--мәдхия, дифирамб Тәнкыйть божрасына эләккән язучы өчен усалрак күренгән чытыш берьяклы, начар, тенденциоз, хәтта объективлыктан ерак торган яла ягу буларак бәяләнә Профессиональ тәнкыйтьчеләрнең элек-электән бер кул бармаклары санымнан артмавы, яшәү, гаилә тормышын алып бару өчен тагын каядыр эшләү мәҗбүрияте, кдтәмнәреи әүвал бу жанрда тибрәтеп тә. күбесенең башка жанрга күчүе (әйтик. М Вәлиен. Р Мөхәммәдиен. Мөдәррис Вәлиен) күп нәрсә турында сөйли
XX гасырмын икенче яртысында ижат иткән, төп хезмәтләре лә язу-сызу белән бәйле ике тәнкыйтьчене генә беләм Фәрди Микнуллин һәм Рафаэль Мостафин Тәнкыйть һәм әдәбият белеме өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен икс каләмдәшебез генә Тукай исемен йөртүче бүләккә лаек булды Нил Юзиев һәм Рафаэль Мостафин
Дөрес, тәнкыйть жанрын язучылар үзләре дә читләтеп үтмиләр. Еш кына аларнын язмалары йоклап яткан миләрне уятып җибәрә А. Хәлимнең «Сезбеләмсез кая барганны?» дигән тәнкыйди язмалары кырмыска оясына таяк тыккан эффект тудырды Әсәрләре мактап телгә алынмаган, тәнкыйть сүзе эләккән язучылар, мирасыбызны тел-геш тидерүдән саклаган булып, мәкалә авторын төрле генаһлар.ы. берьяклылыкта, субъективизмда, хәтта пычраклыкта гаепләү жаен эзли башладылар Кайбер бәяләрендә хаталанса да. бүрәнәне балта белән генә чокып узса да. А Хәлимне битарафлыкта, салкын кам алыкта, логматизмда гаепләп бу тын
ТӘНКЫЙТЬ ул футбол кырындагы тунны хәтерләтә. Ана тип кал әп китүне һәркем
үзенә м .......... ................... пшй Ә ш ппа ш I пэр егете Ренат Двсәев юк Ман шй кы шкгаргыч
кую | кытыгын бвстрыра&Я (танкыйтыа һич югын» «мине баян» бетермшир» кебек дәгьна булмыйча калмый, язучы да адәм баласы ич) гамәлдән зыялы зәвыклы сүз осталарыбыз да тыелып кала алмыйлар. А. Хәлим лә бу цех әһе зләрсиә. бн|рәк тә I Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институтына шактый йомры тәнкыйди фикерләрен имдерә!
Әле кайнарлыгы суынып та җитмәгән чыгыштан яна мисал «Мәдәни җомга- ы А Тимергалии М Галисннсн «Рух* китабын гирәнтем анапшан. нәзари фикерырен ннсини уйлануларына, йөрәк җылысына төреп, әдәби әсәр кебек укыла торган •Марсельезалы сәхифәләр» исемле эссе
эстетик кимәлле мәкаләсендә дә автор әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр мичкәсенә бер кашык дегет салып китүне кирәк таба. «Гыйльми дәрәжә тәхетеннән торып язылган жансыз мәкаләләр чыкмый калмас әле. Тик без аларны укырбызмы икән?» «Гыйльми дәрәжә тәхете» нинди була икән дә, «жансыз мәкалә жанлыдан нәрсәсе белән аерылып тора?» дигән софистик сораулардан тыелып калып. М Галиев ижаты турында язарга алынган һәр кеше дә «бөек фантаст» дәрәжәсендә фикерләү сәләтенә, шундый эрудициягә ия булмаска мөмкин диясе килә Тәнкыйтьнең үз кысалары, жанрлык хасиятләре турында онытырга ярамый Ул чәй эчкәндә яисә йоклап китү өчен укыла торган юморесканы алыштыра алмый, интеллектны эшкә жигүне сорый Кечерәк күләмле әсәрләргә, шигырь җыентыкларына гәзит-журналларда күзәтүләр еш басылып, гадәттә сөйләшү үзәгендә поэзия торса, күләмле әсәрләр, саллы ижтимагый-тарихи романнар тәнкыйть фикерен сирәк ишетәләр. Әйтик. Ф. Садриев, В. Имамов. Ф. Сафин, Ф Бәйрә- моваларнын XXI гасыр башында дөнья күргән романнары, җитмеш яшьне узгач ифрат активлашып киткән 3. Зәйнуллин, М. Әмирханов иҗатлары да тәнкыйтьнең игътибарына, проблемалы мәкаләгә лаеклылар.
Әдәбият белән тәнкыйть алдында торган олуг бурычларның уртак икәнен онытырга ярамый. Ул - милләт мәнфәгатьләре белән рухланып, аңа буйсынып яшәү рухыннан, коллык психологиясеннән арынырга ярдәм итеп, горур, кирәк чакта үзен тәкәббер тотарга, кыскасы, олы тарихына лаеклы тормышка өндәүгә, шуна өйрәтүгә чакырылган Кыскасы, тәнкыйть олы хакыйкатьләр белән яшәргә, укучының акылын һәм жанын баетырга, аны сүз сәнгатенең сурәт-тел. төсмерләр байлыгында тәрбияләргә тиеш Тәнкыйтьче «чапанын» җилкәсенә элгән кеше яналыкка сизгер, үз-үзенә таләпчән, ялган дуслык коткысына бирелмичә, бәясендә ихлас һәм гадел булса гына каләменнән төшкән җөмләсенә ихтирам уята ала.
Мина калса, язучы тәнкыйте белән профессиональ тәнкыйть арасында аерманы танырга һәм икесенә ике төрле таләп белән килергә кирәк. Р. Фәйзуллин, А. Ти- мергалин. Р Харис, Р Батулла. Р Гаташ, 3 Мансуров мәкаләләрен образлы өслүб, йөгерек тел, һәр халыкнын менталитетын билгеләүче милли хис, миллилек кебек сыйфатлар, эчтәлек белән сәнгатьлелекне илаһи бөтенлек итеп бәяләү бизи. Язучыларның әдәби тәнкыйтен хуплаган хәлдә дә, аларның күбрәк иҗади нәтижә, уңыш, матурлык, рухи дөнья турында язып, аналитик бәя бирүгә алынмауларын, ул якны максат итеп куймауларын искәртү мөһим. Укылмый торган тәнкыйди, «жансыз мәкаләләр» язу, каймагы аертып алынган «сипаратсөте», мәгълүм мәзәктәге кебек, «укыган кешегә»—профессиональ тәнкыйтьчегә кала.
«Яшьләр бу авыр жанрны яратмыйлар, фәнни хезмәтләр язып туйгач, тәнкыйтькә берән-сәрән генә киләләр» дип зарлангалап алсак та, теоретик әзерлекле, әдәби матурлыкны, тел бизәкләрен тоеп язучы яшь көчләребез бар икән. Алсу Шәмсугова, Фәридә Хәсәнова, Ләйсән Кәшфиева. Нурфия Гафиятуллина һәм XX гасыр башы белән ахырын салават күпередәй полифоник, төрле төсмерле фикерләре ярдәмендә якынлаштырып, янача уйланулы китаплары белән туктаусыз шатландырып торган Дания Заһидуллина хезмәтләре әдәбият белеменең киләчәгенә өмет уяталар Тәнкыйтьне Ж. Вәлиди. Г Нигьмәти. Г. Гали, Г Халит, И. Нуруллин. Н. Юзиев, Ф Миңнуллин кебек гаярь затлар тоткан чорларны сагынып яшәсәк тә. бу синтетик жанрга ир-егетләрнең аз килүе, бәйгегә сирәк чыгуы күңелне тырнаса да. беэнен чорда хатын-кыз тәнкыйтьчеләребезгә үзләрен күрсәтү мөмкинлегенең чикләнмәгән булуына шатланып та куясын. Бу сөйләшүдә төрле буын тәнкыйтьчеләре бер өстәл артына жыелуы милли тәнкыйтебезнең хәзерге торышы турында фикер алышырга, бәхәсләшергә, еллар буена жыела килгән мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә, ачыкларга, үстерергә булышачагына ышанам мин.
Азат ӘХМӘДУЛЛИН:
—Әдәби тәнкыйтебезнең бүгенге торышы, әдәбиятыбызның төп мөнбәре булган журналыбыз битләрендә анын урыны турында сөйләшүебез бик вакытлы. Чөнки, күреп торабыз, бу өлкәдә хәлләребез шәптән түгел. Ин беренче, тәнкыйть сүлпән. Бүген, яманмы-яхшымы. әдәби әсәрләр гаять күп, төрле-төрле Һәм шушы хәл аны объектив бәяләүгә бигрәк тә мохтаж итә. Ярын, аерым әсәрләргә тәнкыйть күренмәсен дә ди Моны: андый әсәр тәнкыйть игътибарыннан түбән, анар игътибар
итмәү шул ук әйтелмәгән тәнкыйть инде ул. дип карарга да момкин. атбәгтә. Ә бит үзенен фикере белән, ниндидер яңалык алып килүе белән мөһим булган, сәнгатьчә эшләнешендә кайбер килеп үк җитмәгән яклары белән тәнкыйть күзенен унында торырга тиешле әсәрләр дә шактый ижат ителә Яки сәнгати ягына атай ук тел- теш тидерерлек булмаган, әмма укучыны рухи үстерә атмаган, атай гына ла түгел, аны рухсызлыкка өстерәүче яки фикер тарлыгы ачык булган әсәрләр дә дөнья күрә. Әмма анлыйларынын кимчелекләрен укучыга да. авторнын үзенә дә аңлатып бирергә тиешле тәнкыйть еш кына дәшми.
Кызганычы тагын да шунда, кайберәүләр аны гомумән дә кирәксезгә чыгарырга тырышалар, тәнкыйтьчеләрне гомумән лә хәкарәт итәргә омтылалар Марсель Галиевнең матбугаттагы һәм телевидениедәге саксыз бер чыгышында шул ачык булып урын алды Ижатгагы бер өлкәне алга куеп, икенчесенә төкереп карау юлы белән китсән. тормышта гади эш кешесенен шөгылен, яшәешебезне тәэмин иткән профессиясен мыскыллавына кадәр барып житәргә мөмкин Сәнгать әһеле моны гына акларга тиеш, югыйсә
Шөкер. «Казан утлары» журналын югары кимәллә яшәтеп килүче редакция хезмәткәрләре тәнкыйтьнең әдәби процесстагы ролен һәм урынын асылда дөрес аңлыйлар дип уйлыйм Моны журнал битләрендә ике ел атып барылган дискуссия дә раслый Нигезлә ул уңышлы булды, бигрәк тә яшь һәм башлап язучылар, матур әдәбиятка битараф булмаган укучылар өчен файдалы булды дип исәплим Дискуссия уңае белән тәнкыйтьнең алга үсеше өчен урынлы булырдай фикерләр дә уянды Шул уңай белән әдәби тәнкыйтькә юл бирү, аны кабул итүнең дөрес юллары, фикерләр каршылыгын матбугатта чагылдыру мәсьәләләре тирәсендә бәхәсләр дә урын алды. Бәхәсләр Язучылар берлегендәге тәнкыйтьчеләр остаханәсенсн бер утырышында ла калкып чыкты. Кайбер мәкаләләрнең артык кискен булган, күпчелек хата дип кабул иткән урыннарын укучыларга җиткермәскә дә момкин иде. ягъни аны кыскартып бастырырга кирәк иде дип фикер йөрттеләр Андый мәкаләләрне бастырмаска кирәк дигән сүзләр дә булмады түгел. Оппонентлар исә «бу элеккерәк заманнардагы яман аты чыккан цензурачылыкка әйләнеп кайту булыр. Мондый алымны кулына беренче мәртәбә каләм алган, әлегә тәҗрибәсез авторларга карата гына кулланырга мөмкин. Ә инде әдәбиятта үз урынын тапкан, тәҗрибәле авторларны кысарга ярамый, ничек язса (әгәр дә инде бик тә мәгънәсез язма гәктдлим итмәгәндә!), шулай бастырырга кирәк*, дигән карашны якладылар Монда бүгенге тәнкыйтебезгә җитмәгән сыйфат ярылып яга Әгәр лә ангор белән килешмисен икән инде, үз фикерләреңне алга сөреп җавап ят' Һәм матбугат органы анар тиешле урын бирсен Ә кайбер гәзитләряәге кебек, «бу турыла алга габи сүз алып бармыйбыз» дип кире кагып утыру булмасын Чын. тыяды бәхәс урын алсын (Тукайлар. Фатих Әмирханнар чорында, хатта сонетын беренче унъеллыгында да ул шулай булган.) Яисә, тагар милләте мәнфәгатьләре өчен гамәли эшләре белән дә җан агып йөргән, үзенчәлекле иҗаты белән лә көрәшкән олы ятучыбыз Зәки Зәйнуллиннын бүгенге театр һәм драматурглар ижаты гурында («Шәһри Катай*. 2006.’ X сентябрь) бик тә бәхәсле мәкаләсенә шактый ук урынлы каршы чыккан укучыны редакция мөнбәреннән торып мыскыл итүләр булмасын («Шәһри Казан*. 2006. 6 октябрь) А Хәлим мәкаләсе уңае белән лә шу гаирак килеп чыкш Андагы кайбер фикерләр белән тамырдан килешмәсәк тә. бет аларга (тәҗрибәле калөмдәшебе т Рафаэль Мостафиннан кала) тиешле бөя бирә алмадык, матбугатта дәшми калуны артык күрдек
Әдәби тәнкыйть, әдәбият белеменең бу мөстәкыйль тармагы—бик тә кадерсез, борчулы өлкә. Шагыйрь, чәчмә әсәр авторы укучының рәхмәтен сш ишетә, бигрәк гә драматург тамашачының алкышларына күмслә-күнсл рәхәтлеге кичерә Тәнкыйтьчегә болар бик үк эләкми, аның каравы тәнкыйть каләменә мәккәй авторнын каһәрләвен ачыктан-ачык ишетмәсә дә. анык үзенә карага чытык йөзен күрә исәнләшми дә. күрми ЛӘҮЗЫМ китүен еш очрата (Яшьрәк буын тәнкыйтьчеләре очен бу хәл алай ук тәэсир итмәскә дә момкин. паркын нервлары ныграк, «меге таушалмаган Ә өлкән буын?!..) Тәнкыйтьчене тунын очен генә, шуларга түзеп, иҗатын дәвам иткәне очен генә булса ла хөрмәт итәргә кирәк югыйсә Ә аны белсмсезгө. әдәбиятны акламаучыга, төшеп калганнарга
әле 3 нче курста укыган вакытымда, бу эшкә редакция хезмәткәре, тәнкыйтьче Илдус Ахунжанов тартып керткән, заказлар биреп, беренче рецензияләремне бастырган иде. Танылган тәнкыйтьчеләр Фәрваз Миннуллин, аннары Мансур Вәлиев журнал тирәсенә яшьләрне җыйнап, эш алып барапар иде. (Заманында бу эш белән «Ватаным Татарстан» гәзите дә актив ук шөгыльләнде.) Күренекле тәнкыйтьчебез М. Вәлиев әллә арыбрак киттеме, әллә прозага күчүне кулайрак таптымы бу эш күз уңыннан төште. Ә бит яшьләр бар! Мәсәлән, безнен университетта «Тәрәзә» исемле студентлар гәзите уңышлы чыгып килә (шефы— иҗатында да, яшьләр белән эшләүдә дә яхшы мәгънәсендә тынгысыз Галимҗан Гыйльманов. мөхәррире—яшь талант Ленар Шәехов). Аның тирәсендә тупланган яшьләрнең иҗатка сәләтләре, омтылышлары ачык күренә. Ә үзем алып бара торган «Хәзерге татар драматургиясе» дип аталган махсус курста 1131 нче төркем студентлары мине бу яктан активлыклары белән сокландырды Алар драматургия һәм театр процессына карата игътибарга лаек фикерләр дә әйттеләр, бәхәсләр дә алып бардылар, фикерләрен раслау өчен аерым пьесалардан өзекләр уйнап та күрсәттеләр... Андыйлардан файдаланырга кирәк. Күмәк рецензияләр дә, аерым- аерым кыска фикерләр дә яздырып карарга, кыскасы, үстерергә кирәк. Моның өчен журналыбыз битләрендә «кыска рецензияләр» дигән исем беләнме, «укучы фикере» исеме астындамы бер рубрика ачып җибәргәндә яхшы булыр иде.
Тагын бер тәкъдимем бар Актуаль темага дискуссияләр уздыруда журналның тәҗрибәсе зур. моны алга таба да алып барырга кирәктер. Мәсәлән, күптән инде бездә драматургия буенча зурдан кубып сөйләшү булганы юк. Хәлбуки, кирәклеге күз алдында. Пьесалар язучы авторларыбыз күбәйде, кызыклы эзләнүләр бара. Театр тәнкыйте беркадәр җанланды. Драматургия тәнкыйте өлкәсенә дә яңа авторлар килде (Әлфәт Закиржанов, Алсу Саттарова һ.б.) Шулай да без сәхнә әдәбиятын бәяләүне театр белгечләренә генә биреп бетердек булса кирәк. Әлбәттә, моның нигезләре бар: пьеса бар көченә сәхнәдә, режиссерлар һәм акгерлар хезмәтендә тулы ачыла, һәм спектакль турында язганда тәнкыйтьче тегеләйме-болаймы әдәби материалга да кагылып уза. (А. Юнысова, Д. Гыймранова, А. Хәсәнова, А. Габәши һ. б рецензияләре шуның матур мисаллары.) Шулай да драматургия—мөстәкыйль әдәби төр, шуңа күрә аны иң әүвәл әдәбиятчылар анализларга тиеш. Татар пьесаны сәхнәдән карарга гына түгел, укырга да бик ярата бит. Сөйләшергә иде бер иркенләп драматургиябезнең бүгенге торышы турында. Моның зарурлыгын З.Зәйнуллиннын алда искә алынган чыгышы да раслап тора...
Рафаэль МОСТАФИН:
—Мин «Казан утлары» битләрендә әдәби осталык турында дискуссия үткәрүне теләр идем Минемчә, соңгы елларда безнен әдәбият бу яктан шактый аксый Поэзия һәм прозадагы аксакалларыбыз (X Туфан, М. Әмир, С Хәким, Ф Хөсни, Ә. Еники, А. Гыйләжев, М. Мәһдиев һ. б.) киткәннән сон, яшь буын бу якка игътибарны киметте. Төссез, урта кул әсәрләр саны шактый күбәйде. «Шуышып бара торган* реализм (ползучий реализм) хөкем сөрә Язучы нәрсә күрә, шуны яза. Болытны күрсә—болыт, ди. Этне күрсә—эт, ди. Композиция, образ, деталь, башка әдәби алымнар турында уйлаучы юк диярлек. Әдәби осталыкны күтәрмичә торып, буыннар алмашу кризисыннан чыга алмабыз дип уйлыйм...
Минемчә, бүгенге көндә таләпчән, «тәнкыйди тәнкыйть» тә җитенкерәми. Мактаучы тәнкыйть (аеруча, юбилей уңае белән) тулып ята. Фәнни тәнкыйть тә җитәрлек (аеруча классик мираска карата). Ә менә таләпчәнлек юк диярлек.
Үткән гасырның 20-30 нчы елларын гына искә төшерик Хәтта бүген классик дип саналган әсәрләргә карата да (Такташ, Туфан поэмалары, Фатих Хөсни, Мирсәй Әмир әсәрләре һ. б.) кискен тәнкыйть итә торган мәкаләләр басылып килгән. Дөрес, ул елларда социологик тәнкыйть хөкем сөрде, язучының әсәреннән бигрәк, аның сыйнфый чыгышына бәйләнәләр иде. Әмма, ничек кенә булмасын, мондый таләпчән атмосферада язучы тынычланып, булганы белән генә канәгатьләнә алмый иде Укучы да, бәхәсләргә ияреп, үз фикерен тупларга ашкынып тора иде Социологик хаталарны кабатламыйча, шундый таләпчән атмосфераны яңадан булдырырга кирәк.
Бераз соңрак, 40-50 нче елларда да тәнкыйтьтән шүрлиләр иде. Хәзер генә
тәнкыйтьчеләрне санга сугучы юк. Укучы ла тәнкыйть мәкалатәрен көтеп атып, яратып укый иде. Халыкта тәнкыйтьчеләр турында шундый усал эпиграмма йөрде
Хәсән Хәйри пычак кайрый.
Кайне суярга икән?
Кашшаф Гачык кабер качый
Кемне куярга икән?
Хәзер эпиграмма чыгару түгел, тәнкыйтьчеләрнен исемнәрен лә белмиләр Яна китапларга язган рецензияләр исә габын янында әйтелә торган тостларны хәтерләтә
Бер якка гына ташланмас өчен мин түбәндәге рубриканы торгызырга кинәш итәм: «Бер китапка ике төрле караш» «Остаханә» рубрикасын да даими рәвештә дәвам итәргә иде. Рашат Низаминен 2006 ел башынла басылган «Каләм алдым кулыма* мәкаләсе бик яхшы тәэсир калдырды Шундый материаллар ешрак басылсын иде
Тагын бер рубриканы гамәлгә кертергә була: «Тормыш һәм әдәбият» Бу рубрикада әсәрдә күтәрелгән проблемаларны анализлау, чынбарлык белән чагыштырып карау күздә тотыла.
Ә үзем журнал өчен бер бик җил ди теоретик мәкалә остснлә эшлим Якынча исеме «Фән һәм сан» Билгеле булганча, һәрбер фәннсн төгәллеге сан белән тикшерелә. Әдәбият белеме дә бу кагыйдәгә буйсына Муса Жәлил шигырьләренең ритмик үзенчәлекләрен компьютер ярдәме белән тиклпергәндә мин шактый кызыклы закончалыклар ачтым шикелле. Шул турыла язарга җыенам.
«Тәнкыйтьне җанландыру өчен беренче чиратта нәрсә кирәк1» дигән сорау куйсак,—ин башта талант кирәк, игътибарны шуна юнәлтү кирәк' Икенчелән, бәхәс кирәк. Хәзер теләсә кем үз акчасына китап чыгара ала. Елына дистәләрчә, йөзләрчә яна китап чыга. Без алларны күрмәмешкә салынабыз Югыйсә бу турылы бик кызыклы һәм гыйбрәтле сөйләшүләр оелптырып булыр иде
Кабатлап әйтәм: кискен, таләпчән тәнкыйть кирәк.' Ясатма чәчәкләр генә яшенле яшырлан курка. Чын, тере чәчәкләр исә янлълр астында тагы ла матураеп, үсеп кенә китәләр.
Дания 3Аһ ИДУЛЛ И НА:
—«Казан уллары»—дистә еллар буе әдәби процесска йогынты ясап килгән журнал, әдәбияттагы аерым төрләр үсеше хакында күзаллау булдырырлык әсәрләр ин беренче чиратта шушы журналда басыла, әдәби тәнкыйть ягыннан ы без шуны көтәбез. Дискуссияләргә килгәндә, соңгы 10-15 ел эчештә дөнья әдәбияты һәм шунын бер олеше булган рус әдәбияты бик зур үзгәрешләр кичерә Татар әдәбиятында бу күренешләр акрынрак бара, ләкин барыбер я палыклар күзгә ташланып юра Шушы яңалыкларга һәм сонгы еллар әдәбиятына багышланган сөйләшүләр бик кирәк Ләкин булып узган дискуссия шуны күрсәтә: башта ук әдәби төрләрне аерып кую сорала (проза, поэзия, драма). Чөнки татар әдәбиятында әдәби төрләр динамикасы бср-берсеннән шактый нык аерыла Проблемалы мәкаләләр дигәндә, ел әдәбиятындагы аерым жанрларга, берничә ел эчендә пәйда бу пан аерым әсәрләргә аналитик күзәтүләр бирү яхшы булыр иде Дөрес, мондый тор язмалар ел йомыкларыннан сон басыла, ләкин алар- бер кеше карашы Б.тнын ин кызыкма һәм әһәмиятле әсәрләрен билгеләү ягыннан да берничә кеше фикерен, әдәби барышны күзәтүен укучыга тәкъдим итү урынлы Бу. ин беренче чирагга. каләм сынаучылар, әдәбиятка килә торган галантлы яшьләр өчен кирәк
Әсәрләрне бәяләү критерийлары турында сойләшү дә артык булмас иле лнп саныйм Бер мисал. Бүген лә татар әләби тәнкытис әсәр хакында сөйләгәндә гормышчанлыкны алгы планга чыгара Донья әдәбият бс теме моннан Х0 ел элек, рус әдәбият фәне 20 ел элек тормышчанлыкнын әдәби әсәр бәяләү критерие бу тарак социологик метод белән бәйле рәвештә генә кулланыла алуын исбатлады Чөнки әләби әсәр- марксизм ленинизм әдәбият белемендә кабул ителгәнчә, тормыш чынбарлыкмын чагылышы түгел. ДНЫМ кабат терик-мән хнлаи табылган молен- ул! Мондый мәсьәләләрдә фәнни фикерләрме журнал бит гәрен тә кн1с*рү к\ тан лин
уйлыйм.
Төрле басмаларда мәкаләләрнен юбилей мөнәсәбәте белән яки «бу авгор хакында күптән язма күренгәне юк» диебрәк бирелүе сер түгел. Шуна да кайчагында тәнкыйть ягыннан публицистика өстенлек итә. Моннан тыш. әсәрне читкә куеп, милли мәсьәләгә кагылып үзара гаепләшүләр «чәчәк ата». Сонгы күренеш—субъектив мөнәсәбәт белән фәнни карашнын бәрелешүе ул, дияр идем. Минем бу яктан редакциягә бер тәкъдимем татар әдәбият белемендә мәгълүматлы галимнәр бар. теге яки бу бәхәсле мәсьәләдә киңәшкәннән сон гына язманы бастыру кулай булыр иде. Чөнки аерым бер язмалардагы «ул әсәр бу метод белән язылмагандыр ул, шулай түгел микән» дигән сүзләр фәнни яктан караганда, миләш агачына карап, «каен түгел микән бу?» дип әйтү кебегрәк кабул ителә.
Әдәби тәнкыйтьнең ике төренә—«оператив» тәнкыйть, ягъни яңа басылып чыккан китап (әсәр) хакында сөйләшү һәм «объектив» тәнкыйть—әсәргә төпле анализ биреп, бер үк вакытта кимчелекләрен күрсәткән язмаларга ихтыяж зур төсле тоела мина Татар әдәби тәнкыйте милли әдәбияттагы заманча үзгәрешләр артыннан һәрвакытта да өлгереп бара алмый.
Яна рубрикалар дигәндә, елга кимендә бер тапкыр «Яшь тәнкыйтьче фикере», ике тапкыр «Быелгы әдәбият турында галимнәр», шулай ук «Ел әсәре» кебекләрне күрергә теләр идем.
Ә үзем, әгәр кызыксыну бар икән, «Дөнья әдәбияты фонында татар әдәбиятындагы яналыклар» дигән язмамны тәкъдим итәргә әзер.
Рус әдәби тәнкыйте 90-нчы елларда фәнни-аналитик язмалар артыннан ияреп, активлашып китте. Әдәби журналлар әдәби барыштагы төп тенденцияләр, күренешләр хакында зур-зур фәнни күзәтүләр белән чыгыш ясадылар. Аннары аерым әсәрләрне гомуми барыш контекстында караган тәнкыйть мәйданга чыкты. Дөрес, мин бездә бу вариантның барып чыгачагына ышанып бетмим..
Студент яшьләр белән эшләү һәм бер әсәр хакында зур булмаган сөйләшүләр уздырып, шуны журналда бастыру, мини-дискуссияләр оештыру яхшы булыр иде дип саныйм.
Равил РАХМАН И:
— Ин элек, минем карашка, әдәби тәнкыйтебездә кыйбла һәм иман ныклыгы житеп бетми. Мин моны туры —илаһи мәгънәсендә—әйтәм. Бөтен әдәби мирасыбызны, бүгенге бөтен әдәби продукциябезне нәкъ менә шушы күзлектән карап бәя бирү сорала сыман. Тирән ышануымча, әдәбият һәм шул исәптән аның тәнкыйте дә. берничек тә имансыз була алмый. Бу хакта Ф Бәйрәмованын «Заман Милләт. Кеше». А. Хәлимнен «Сез беләмсез кая барганны?» китапларында шактый тәфсилле әйтелде Ни өчендер әдәби жәмәгатьчелек бу фикерләрне бөтен житдилегендә кабул итеп бетермәде шикелле. Һәрхәлдә, сонгы корылтайда тәнкыйтьчеләр бу хакта сүз башлап, ул китапларда күтәрелгән төп проблемадан шактый ерак торуларын күрсәттеләр, төп фикердән бигрәк сүзләрен авторларнын үзләре тирәсендә куертып, комсомол жыелышындагыча, аларнын үзләренә бәя куеп маташтылар, ә дөресе—биредә аларнын үзләре адресына булган тәнкыйть сүзе күбрәк борчыганлыгы күренде Әйе. мәсьәлә катлаулы, ул бик уйлап эшләгәнне ярата, объектив-фәнни бәя бирә белүне сорый Әмма куелган проблема бар, аны чишү котылгысыз; аңа дөрес ждвап табу—безнең бурыч, әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме бурычы.
Инде иманны киңрәк мәгънәсендә алып, тәнкыйтьченең гурысүзлелеге, анык вөҗданы кушканча, дөресен, хаклыкны әйтеп язуын алсак, монысы да сонгы еллар әдәби тәнкыйтенең, мина калса, ин йомшак ягы.
Әдәби тәнкыйтькә, минемчә, шулай ук фәннилек, аның әдәбият теориясе белән коралланган булуы житми. Йөрәк белән тоеп һәм янып язу яхшы нәрсә, әмма әсәргә анализ ясау өчен, ана объектив бәя бирү өчен бу гына аз бит Сүз монда безнең гайрәтне чигереп бетергән, әдәби әсәрләрдән ерак торган әллә нинди ясалма диссертация темалары һәм фәнни позалы язмалар хакында бармый Сүз катлаулы, җанлы әдәби иҗат процессына алып керә алган—эшли торган теория турында бара
Әдәби тәнкыйть чиста әдәби жанр гына түгел. Ул чынбарлык, милли тормыш һәм милли культура мәсьәләләре белән дә турылан-туры бәйле. Сонгы елларда публицистика жанрынын алга чыгуы үзе генә дә күп нәрсә сөйли булса кирәк. Бу
унайдан, мин әдәби тәнкыйтебездә милләт мәсьәләләрен тиешле дәрәҗәлә күтәрү житеп бетми дияр илем Россиядә милли сәясәт булмаганы кебек, бу проблема бөтен кискенлеге белән республикабыз яшәешенә дә килеп кагыла Милли идеология бездә гомумән ябык тема Бармы безнен билгеле бер милли программабыз'* Булса, без кая барабыз'* Кая барып җиттек'*. Кая барырга җыенабыз? Бу сорауларга ачык жавап таба алмаган тәнкыйтьче ул инде тәнкыйтьче түгел. Менә монда инде рәсми житәкчеләребезнен бу хактагы уи-фикерләрен белеп тору да һич комачау итмәс иле. Журналда, бу теманы даими күз унында тотардай берәр рубрика оештырганда, язучыларыбыз сукыр көйгә хәрәкәт итмәсләр иде Бу мәсьәләдә активрак. максатчанрак булырлар иде
Мәдәният, сәнгать проблемалары ла тәнкыйть күзеннән читтә калмаска тиеш Әйтик, бүгенге көндә татар радиоларыннан яңгыраган җырларны нормаль татар кешесенең, тыңлый алмыйча, тизрәк туктатып куюын кемдер, кайдадыр әйтергә тиештер бит инде... Безне бит «Классик композиторларыбыз бар» дип. жырнын да композитор язган көе була, жырнын шагыйрь язган шигъри тексты була, җырны билгеле бер тавышы һәм әзерлеге булган җырчы башкара» дип өйрәткәннәр иле Без шуна күнеккәнбез. Хәзер боларнын барысын ла дөньяга күәс яна ачылып килгән даһи яшүсмер-лилетант үзе әвәли һәм барабанны кызганмый дөпелдәтеп, аны үзе башкара. Милләтнең зәвыгын тәрбияләүче дип зурдан кубып сүз ачмыйм инде, һич югы аньш колагын саклаучы, анын жднын яклаучы берәр җаваплы кеше бармы бездә? Кем ул? Нәрсә уйлый ул? Чиле-пешле котлау, интим мөнәсәбәт хатлары укып (ингим тойгыларны бар халыкка чыгарып селкүнең, гомумән, әхлаксыз булуын аңлаучы калмады, күрәссн). мәгънәсез сорау-жавап. сөйләшүләр оештырган булып милләт рухын тагын күпме изәргә була'* Бәлки, бу акча эшләү белән бәйледер’ Бик кыиммәгкә төшә түгелме бу бизнес милләткә” Кемгә кирәк шулай халыкны музыкадан, сәнгатьтән, милләттән биздерү?! Минемчә, мондый проблемаларны үзәккә куйган, белгечләрнең фикерен ишеттерерлек рубрикаларның журналда булуы һич артык түгел.
Әдәби тәнкыйтькә нәрсә җитмәвен ачыклый барын, мөмкинлекләреннән чыгып, максат һәм теләктән чыгып, нинди конкрет чараны гамәлгә куюны редакция үзе карый инде. Әйтик, студентлар һәм аспирантларны птрту максатында, «яшь каләм ияләре почмагы» оештырып, «кызыклы китап күзәтүләре* биреп барырга момкинлер Елнын иң әйбәт әсәре яки авторын билгеләүдә дә әдәби тәнкыйтьне эшкә җигәргә була Әдәби-ижат остаханәсе дәресләрен биреп бару ла (әйтик, жанрларны чиратлаштырып) кызык булыр идс кебек
Фәридә ХӘСӘНОВА:
—Егермеләп адипнен. шагыйрьнең «Сайланма әсөрләр»с басылып чыту турында мәгълүматлар ишетелде Ләкин аларны китап кибетләреннән сатып алу мөмкинлеге юк. Шуна күрә мин журнал битләрендә «Сайланма әсәрләр»гә рецензияләрмен ачык конкурсын тәкъдим итәр илем Дөрес. «Казан утлары» аерым рецензияләрне һәрдаим биреп бара Конкурснын алдан ук нигезләмәсен эшләп, реиснтняләртә аерым шартлар куелган очракта, әлеге ярыш, бәлки, көткән нәтиҗәне лә бирер «Сайланма әсәрләр» турында сүз чыккач, мин Язучылар берлеге игътибарына шундый тәкъдим әйтер идем Шигърияткә 60 елларда килгән буын нәки тләренсн йогыш ысы зур икәнен күпләр таный. Мина калса, әлеге шагыйрьләр арасытиа татар шигъриятен үзенчәлекле Көнчыгыш мотивлары белән баеткан I Гагашнын «Сайланма әсәр тәр»е басылып ЧЫТУ нур остенә нур булыр идс Шу тай ук М <*п. ләмнсн «Сайланма әсәрләр»е чыкса да. каршы килүчеләр булмас Ятучымын иҗатын тулаем атып тикшерер өчен, гомумән яшь буынны шигъриятне акларга
өйрәтүдә әлеге сайланма җыентыклар бик унайлы бит
Журналда әдәби тәнкыйтьнең һәр төренә урын бирелеп бара Дискисии әдәби сейләшү. кутперлс конкурслар. киъяии. иҗат порңтеш публицистик.,
аралаш танкыйть. мадхи«-мәрсия. юбилейлар >нде беын аш нан чакаы
проблемалы 1»м фәнни Маил., рене гучр*нга^оно^на аииотцшг
тематик анолиу торларен очратырга бу м Битрак ы.ти -<х>5 с п.,ры, ар| .ш -и иген
иман герое* лискүссиясе бик уңышлы килен чыкты Журнал бүгенге ..... ....................................................................................................................................................
җавап бнри Ше шн ла .Яна иманнын романтик герое, яки -Яна иманга
романтика сыямы0» шикелле темага мәкаләләр (Д. Заһидуллинанын бер хезмәтеннән башка) булмады кебек. Язучы-шагыйрьләр генә түгел, тәнкыйтьчеләр үзләре дә реалист булып беттеләр бугай дигән тәэсир кала
Тәнкыйтьчеләр әдәби әсәрләргә образлар системасы аша яки идея-эстетик яктан, йә булмаса автор артыннан бару кебек анализ формалары аша якын киләләр. Тел- стиль юнәтешенә дә игътибарлылар. Шулай да. мина калса, теге яки бу нзучынын ана гына хас булган индивидуаль үзенчәлеген күрсәтеп, шул рәвешле татар әдәбиятын, татар телен баету өлкәсендәге өлешен ачыклаган хезмәтләр җитенкерәми әле Нәкъ менә шул шагыйрь генә уйлап тапкан укышлы деталь, образлы гыйбарә тәнкыйтьчеләр игътибарыннан күп очракта читтә кала. Гомер буе, әдәбиятта образлылык турында сүз барганда, Такташның «март аеның нечкә билле җиле сузылып ятып җиргә кар ашый» юлларын гына мисалга китереп яшәп булмас бит. Башка үрнәкләр дә соралыр. Әйтик. И Юзеевны «яралы юлбарыс»ы. Р Фәйзуллинны «җанын ваклыгын сылтама заманга!» афоризмы, «бәхет юрганы», «йокысызлык офыгы», - иясез шатлык», «глобаль затсызлык», «пәрәвез җебеннән нечкә язмышка кунган кигәвен» кебек шигъри табышлары аша истә калдырсак. Р Харисны «лирик сәүдәгәр»е. «сапер кебек гомергә бер генә тапкыр ялгыша торган мәхәббәт»е. «дилбегәсез тамаша»сы. «сәрхуш әхлагы», «федераль кыршавы». Р Гаташны «кайгы игене чәчеп урмавы», «шигырь бавы»: X. Әюпне «конституцион богавы». 3 Мансурны «залиманә зәһәр заман»ы, М Галиевне «тарихи черкиле: М. Мирзаны «МИЛЛИ арыслан», «милли фил», «бу дөньяның куркагыннан куркам» дип белдергән шигъри детальләре һәм сүз-образлары тел байлыгын кабатланмас итәләр Бәлки, нәкъ менә шул юнәлештә бер рубрика ачып җибәрергәдер? Әйтик, сәнгатьчә осталык, герой, иҗат метолы, язучының милли-индивидуаль үзенчәлеге, стиль проблемаларын үз эченә ала торган әлеге рубриканың исемен М Галиев шигыреннән дә алырга була. Мәсәлән. «Үз тәхетен эзлим һәр сүзнең. >. йә булмаса М Әгъләмнең «Бер сүз эзләп, телемнән Күпме сүзем коелды. Уен түгел, чын бит бу. Ташлыймын бу уенны» строфасыннан файдаланырга булыр иде кебек.
Рифа РАХМАН:
«Казан утлары» журналында тәнкыйтьнең торышын урта бер дәрәҗәдә дип билгеләргә кирәк, әмма ул да аның хезмәткәрләре тырышлыгы нәтиҗәсендә генә дип чамалыйм. Жәмгыятебездәге яшәеш кануннары әдәбият, фән, сәнгать өлкәсенә дә үтеп керде, һәртөрле тәнкыйди сүзлән саклану, бары тик мактауга йөз тоту, дус- ишләрне, түрә һәм «кирәкле» әдип-шагыйрьләрне мактау тәнкыйтьчеләрнең дәвалап булмаслык бер чиренә әверелде.
Еллар дәвамында сан артыннан куабыз, әмма һаман сыйфат күтәрелешенә ирешмибез Тәнкыйтьне җанландыруның төп юллары—тормышта актив позицияле һәм әдәбиятта үз кыйбласын, стилен тапкан, кыю каләмле А. Хәлим, 3. Зәйнуллин кебекләрнең язганнарына күбрәк урын бирү һәм әле дуслык элемтәләре белән тормыштагы урынын табуны максат итмәгән яшьләрне журнал тирәсенә күбрәк гарту
Университетта кочле тәнкыйтьче кадрларның әзерләнә башлавына карамастан, аларнын язганнары урын алмау, яшьләр өчен махсус рубрикалар булдырмау, ниһаять, аларны тәнкыйтьтән читләштерде Югыйсә без журналга узган ел тәкъдим иткән язмалар гына да башкаларны кыннан фикер, жанр формасы төрлелеге, фәнни төплелек белән аерылып тора иде. Шул ук вакытта, бигрәк тә диссертация яклау алдында торган яшь галимнәр тәкъдим иткән материалларда, башкалар язганны кабатлау, кемнәрдер тарафыннан инде кайчандыр язылганны бер җепкә тезеп чыгу, бер үк авторларны мисалга китерү күзәтелә. Хәтта авгор өчен материал чыгу бик мөһим булганда да. таләпләрне арттырырга, язмаларны яналан эшләү юлын тәкъдим итәргә кирәк яисә андыйларнын әдәбият тарихына караган язмалары башка рубрикаларда урын алсын иде
Мине ин борчыган нәрсә—журна1 га язучы тәнкыйтьчеләр даирәсенең тарлыгы, бер үк авторларның ел дәвамында берничә тәнкыйть язмасы белән катнашуы Галимнәр биргән материаллар, аерым искәрмәләр белән, әдәбият укытучылар өчен бик кирәкле булса да. аларда җанлы рух юк. сакланып һәм сайлап язу кычкырып тора. Әйтик, мин үзем Рөстәм Зариповнын күп кенә фикерләре белән бәхәскә керә
алам, әмма анын әдәбиятның сафлыгы, милли йөзе өчен борчылганы, каләменен кыюлыгы теләсә кем күзенә ташланырлык Аклыйлар каләменә урынны кызганмаска кирәк Минем тәнкыйтькә кагылышлы фикерләрем бер «Казан утлары» журналына гына карамын Тәнкыйтьнең объектын, жанр формаларын, шул формаларның асыл сыйфатларын аермау барлык матбугат органнарынла ла күзәтелә. Әйтик, нигезендә әдәби материал яткан сәнгать төрләрен аерым бер рубрикаларда ачу кирәк Бездә сәхнә тәнкыйте белән сәхнә әдәбияты тәнкыйте лә бутала. Теге яки бу авторнын фәлән пьесасына реиензия дигәнен премьерага рецензия булып чыга.
Әдәби тәнкыйть жанрларының барысын да тулысынча файдаланмыйбыз Киләчәктә рубрикаларны жанр формаларына бәйле дә оештырырга мөмкин Пародия, шарж, сатирик шигырь—болар да әдәби тәнкыйть төрләре бит азе Бигрәк тә заманында зур эшләр башкарган фельетон жанрын әдәби тәнкыйтьне үткенләндерү максатыннан җанландыру кирәк
Үткән елларда чыгып барган язмаларның әдәбиятка тәэсире сизелерлек булырмы-юкмы—әйтүе кыен, чөнки аларда күтәрелгән проблемаларга тулысынча җавап табылмады, аерым бер анторларнын язмалары гына укучыларда зур кызыксыну уяггы һәм безнен һәммәбезгә лә хас житешсезлекләрне ачты. Ә|әр куелган мәсьәлә кирәкле дәрәжәлә яктыртылмый, бөтен тулылыгы белән ачылмый икән, бәхәсне туктатмаска ла мөмкин, чөнки шул ук замандаш героины иждт итү турында без һәрвакыт уйланырга тиеш
Бүгенге көнлә хикәя һәм повестьларның хәле, аларнын кимлеге, заманга бәйле кичергән үзгәрешләре турында даими рәвештә сөйләшәсе килә Татар әдәби җәмәгатьчелегендә шау-шу кузгаткан аерым әсәрләр, ижатлар турында укучы фикеренә конкурс игълан итәргә мөмкин.
Милли язмышнын ин киеренке чагы. Мондый вакытта эдәбиятнын милли эчтәлеге актуальләшә, анын реалистик нигезлесснен файдасы ныграк була. Әдипләр үз иҗатларында әнә шуны күздә тотарга тиеш Ырым-шырымнан, хыял тудырган лоиьидан. мифик затлардан һәм бигрәк тә шулармын ботка хәленә китерелгән катнашмасыннан читкә чыга алмаган әсәрләр халыкны милли проблемалардан яшәештәге көндәлек мәсьәләләрдән генә түгел, әлеге югары интеллектлы чи. ы и рухлы булган топ катлам укучыларны ахыр чиктә прозабызны» үзеннән дә читләштерәчәк. Зур тарихлы, күләмле, үзгәртеп кору елларында чиктән-чиккә ташланган, төрле әдәби юнәлешләр барлыкка китерергә омтылып га очлап чыга алмаган рус әдәбияты ла үз асыл ызаннарына кайтып барган, «фэнгези* жанрыннан йоз чоерә башлаган бер вакытта тагар әдипләренең буш юллан китүләре, мода артыннан куулары, ик кызганычы, кайбер галимнәрнең шул тор әсәрләргә дан җырлаулары, сәнгатьчә эшләнеше бик үк югары булмаган прозаны күгәрү гаре жанны әрнетә. Ә безнен әдәби мохитта кемнеңдер жинел кулыннан күтәрелү лаек булмаган югарылыкларга ирешү бер дә авыр түгел
Әнә шуларны күздә готып. бигрәк тә журналда басылган әсәрләргә, кайтаваз рубрикасы булдырырга кзгрәк Бу бөтен төр юнәлештәге әдәбиятка журналмын гомуми эчтәлеген» тәэсир ясамый калмаячак Икенчелән, ки гәчәктә кайбер авторларның чиле-пешле яисә уртакул әсәрләреннән баш тарту өчен сы нау булачак. Журналмын эчтәлеген кайгыртып, безне бергә туплаган коллективка рәхмәг житкерәм
•Түгәрәк өстәл* сөйләшүендә кызыклы тәкъдимнәр, жигли фикерләр гапан .ы әйтелде Анда катнашкан каләм әһелләре журнал битләрендә әдәби ынкыйгь чыннан да җанланып китсен өчен ихлас кайгырту күрсәтеп, бу ли өчен олы җаваплылык тоем сөйләштеләр Киләчәктә ул кайгыртуның тормышка ашуы расланыр журнал битләрендә әдәби тәнкыйть җанланып китәр дин ышанабыз

Реклама