Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең күргәзмә


Журналыбыз битләрендә «Безнең күргәзмә» дигән яңа рубрика ачып җибәрәбез. Бу сандагы сәхифәдә рәссам-скульптор. Татарстанның атказанган сәнгать эшяекяесе Альфрет Хәйрулла улы ӘБДРӘШТ1ТОВ- НЫҢ бронза һәм граниттан коеп эшләнгән, әдэбият-сәнгать әһелләренә багышланган иҗат үрнәкләре тәкъдим ителәчәк.
Һади Такташ
(1901-1931)
Татар әдәбиятының классик язучысы Һади Такташ 1901 елның 1 январенда элекке Тамбов губернасының Сыркыды авылында туа. Заманына күрә яңачарак укытуга корылган Пешлә мәдрәсәсендә укый, гарәп һәм фарсы телләренең нигезен үзләштерә. Язмышы кушуы буенча 13 яшеннән үк ислам линенсн үзәге булган Бохара шәһәренә китә. Тамак ялына төрле эшләрдә эшли, беренче шигырьләрен яза башлый Оренбург. Ташкент. Мәскәү шәһәрләрен гизгәннән соң 1922 елны Казанга килә.
«Жир уллары трагедиясе». «Гасырлар һәм минутлар». •Алсу». «Мокамай». -Киләчәккә хатлар» поэмалары аның
ижатынла күренекле урын алып тора. Нибары 30 ел яшәп калган шагыйрьнең гәүдәсе Казаннын М Горький исемендәге Үзәк культура паркы биләмәсенә урнашкан туганнар каберлегенә җирләнә.
Такташның рәсемдәге бюсты 2000 елда эшләнә. Ул шагыйрьнең Сыркыды авылындагы музей-йорт каршына урнаштырылган.
Гомәр Бәширов
(1901-1999)
Күренекле татар язучысы Гомәр Бәширов 1901 елны Арча районының Янасала авылында дөньяга килә. Остабикәдән, аннары авыл мәдрәсәсендә укырга-язарга өйрәнә, арифметика һәм география кебек дөньяви фәннәрдән азмы-күпме белем ала.
13 яшеннән тегүче бер абзыйга ияреп, ипи хакына ялланып эшләүнең бөтен ачысын-төчесен татый. Бары китаплар уку гына анын рухын чыныктырып, киләчәккә өметен ныгыта. Гражданнар сугышында корал тотып катнашкан кеше буларак, 1937 елда «Сиваш» повестен
тәмамлый һәм әдәбиятта үзен талантлы прозаик итеп таныта.
Ватан сугышы көннәренә багышланган «Намус» романы исә дөньяга чыгу белән үк укучыларның мәхәббәтен казана, ике-өч ел эчендә ул украин, казакъ, үзбәк, әзәрбайжан. кыргыз, латыш, эстон, уйгур, чуваш телләренә тәрҗемә ителә 1951 елда бу романы өчен Гомәр Бәшировка СССР Дәүләт премиясе бирелә «Туган ягым—яшел бишек». «Җидегән чишмә» кебек сонгы романнары да аның иҗатында күренекле урын алып тора.
Рәсемдәге бюсты 1999 елда эшләнә. Ул Арчадагы Үзәк мәйданга куелган.