АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Карашәм
Карашәм авылы Яшел Үзән районында. Зөя суының түбән агымында урнашкан. Ул Зоянең Иделгә коя торган урыныннан 35-40. ә Гәбенә суынын Зоягә кушылган җиреннән төньяк-көнбатыштарак 7-8 чакрым ераклыкта тау итәгенә утырган. Район үзәгеннән Карашәм авылы 40 чакрымда, җирле үзидарә үзәгеннән—5, Гәбенә тимер юл станциясеннән—7. Борындык пристаненнән 17 чакрым ераклыкта.
Карашәм атамасы шактый күп тарихи чыганакларда искә алына. Казан ханлыгы чоры атамаларын исәпкә алган исемлектә Зөя өязендәге Карашәм авылының исеме очрый.
Карашәм авылы янында археологлар болгар—Алтын Урда чорларына нисбәтле кыйммәтле бизәнү әйберләре, керамика кыйпылчыклары. акча һәм әйбер хәзинәләре тапканнар.
Д А. Корсаков тарафыннан 1908 елда Казанда чыгарылган «Сборник материалов по истории Казанского края в XVIII веке» дип аталган хезмәттә дә Карашәм авылы исеме теркәлгән. Анда 47 йомышлы татар һәм 2 керәшен яшәгәнлеге күрсәтелә. А. Артемьев (1866) мәгълүматларына караганда. Карашәм суы буена утырган Карашәм авылының 61 йортында 207 ир-ат һәм 227 хатын-кыз исәпләнгән, мәчет эшләгән. Шулай ук авыл атамасы «Аграрный вопрос и крестьянское движеиие 50-70-х годов XIX в » дип аталган китапта (М.-Л., 1936, 96-99) 1882 елнын 4 июль көнне жир бүлү вакытында килеп чыккан низаглар белән бәйләнешле рәвештә искә алына. 1898 елгы җыентыкта Карашәм авылында татарлар яшәгәнлеге күрсәтелә. Икенче тарихи хезмәттә (К.П.Берстель. 1908) Карашәм авылында 817 татар кешесе кон итүе билгеләнә Нажия Борһанова мәгълүматларына караганда, Карашәм авылы халкы күршедәге Мамадыш-Әкил. Татар Танае, Татар Әжәлесе, Кызыл Яр авыллары белән бергә июнь ае уртасында Кала ала җыены (икенче исеме Түбәтәй җыены) бәйрәм иткән.
Карашәм авылының оешуы һәм тарихы белән авыл халкы да бик нык кызыксынган- Өлкәннәр бу турыда байтак уйлаганнар һәм булган мәгълүматларны язып та калдырганнар. Шунысы куанычлы, авылларда яши торган халык арасында үз төбәкләренең, үз авылларының тарихы белән кызыксынучылар элек тә булган, хәзер дә бар Алар язган истәлекләр буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргәчә килеп җиткән.
1978 елда Татарстан китап нәшриятында Кәрим Абдюшевның «Карашәм» дип аталган китабыннан мондый юллар укыйбыз: «Безнең авылның бу урында бик күптәннән төпләнүен раслый торган бер язма да бар. Ул—Карашәм кешеләренең нәсел шәҗәрәсе. Аны моннан 100-105 ел элек Габдуш улы Һидиятулла бабай төзегән. Үз чорының укымышлы кешеләреннән булган Һидиятулла бабай 1919 елны 90 яшендә Карашәмдә вафат булган».
Төп нөсхәсе Казан дәүләт университетының Лобачевский исемендәге гыйльми
Дәвамы. Башы журналның 2006 елгы 6 санында.
китапханәдә «Т-4308 № 13 шифры* белән саклана торган бу шәжәрәдә Карашәм халкының беренче бабасы Абелхаликъ булып күренә Ләкин бу шәҗәрәдә һидиятулла бабай кулы белән язылган искәрмә бар Аннан күренгәнчә. Карашәм авылына башлап төп чыгышы Болгар шәһәреннән булган Чадаш бәк уллары Инсан һәм Ихсан нигез салганнар.
һидиятулла бабай язганнарга таянып. Кәрим Аблюшев Карашәм авылы 700- 800 еллар элек оешкан болгар-татар авылы дигән фикер әйтә. Бу фикер файдасына сөйли торган фактлар шактый. Һидиятулла бабайнын авыл тарихын ачыклый торган, күп буыннарны эченә алган нәсел шәҗәрәсе төзүе генә дә авылнын борынгыдан килә торган традицияләре булганлыгын күрсәтә. Безнен борынгы бабаларыбыз жиле һәм тугыз буынга кадәр булган бабаларынын исемнәрен бик әйбәт белгәннәр. Аны белү һәркемнең намус зше исәпләнгән
М Әхмәтжановнын «Татар шәҗәрәләре* китабында Карашә\< авылыннан Дусмәт шәҗәрәсе китерелгән Анын берничә варианты бар икән
Шәҗәрә К Насыйри йогынтысында кәгазьгә төшкән, күрәсен. чөнки ул 1870 елларда шул якларда йөргән. Бу нәселнсн ышанычлы тарихы XVII гасырмын икенче яртыларыннан гына башлана. Чадаш бик. Инсан. Ихсан исемнәре «Дастан* китабы белән танышкач килеп кергән, күрәсен. Ләкин Үлмәс абыз һәм Габделхаликъ исемнәре Карашәм ягында йөргән риваятьләрдән атынган Бу икс шәхес «Казан бәете*нлә төп каһарманнар булып тора Шунлыктан Үлмәс абыз XVI-XV'!I гасырларда Тау ягында яшәгән бер тарихи шәхес булса кирәк Шәҗәрәдә телгә алынган Габделкасыйм 998/1500 иче елла үлгән Касыйм бине Ибраһим әл-Казан и образы булса кирәк Бу шәхеснен исеме Тау ягында бик популяр Норлат авылы янында (Яшел Үзән районы) Касыйм бабай кабере дигән мәшһүр бер кабер бар Бу кабер шулай ук X. Мөслиминен «Тәварихы Болгария- китабында да искә алына (Әхмәтжанов)
1978 елда авылда барлыгы 150 хуҗалык булган 1992 елга авылдагы морглар саны аннан ким инде. Чөнки узган дистә елларда авыллар таралды да таралды Халыкның бер өлеше читкә, шахталарга киткән, икенче өлеше Мәскәү метросы төзүдә катнашкан. Тырыш, булдыклы, уйган милләттәшләребез кайда ниләр генә эшләмәгән! Кешеләр үзләре телән тә киткәннәр, китәргә мәҗбүр лә ителгәннәр Шулай итеп, бер урынла оешып утырган халык төрле җирләргә сибелгән
Авылнын урыны матур һәм уняйлы. Ул тау арасына, тирән чокырлар буена яшеренгән Авыл башлангыч чорында шул тау арасындагы чокырмын гүбән өлешенә сыенган булган. Сәлимгәрәй Зиниәтуллин. Гафият Гыисчәту.пнн. Нуретдин Хөснетдинов дигән кешеләрнен йорт урыннары авылнын беренче топ нигезе булган.
Карашәм авылының бер бабасы турында халыкта мондый риваять йори икән •Карашәмнсн Әбелкасыйм баба Тау иле авылында яшәгән Тау иле халкы аны ни өчендер яратмый һәм ул карангы төнне кара шәм яндырып хәзерге Карашәм авылына килеп урнашкан Шуна күрә авылны Карашәм дип атаганнар Бер заман бу бабай үлгән Шуннан бабайны күмәргә кабер янына кутаннар Шулвакыт ул кабыгы белән күтәрелеп очын киткән. Күмүчеләр артыннан барганнар Ул Ислам кырына килен гошкән һәм аны шунда күмгәннәр. Анда шулай ук Гайшәбикә тугай, Зөһрә, Әбелхарис бабай каберләре дә бар икән»
Гарихи чыганакларда язылганча XIV гасырнын икенче яртысында һәм \\ йөзләрдә Болгар дәүләте халкы Кама а.тды төбәкләренә һәм тоньяк-көнбагыш Зоя елгасының гүбән агымындагы җирләргә күчеп микән, яна җирләрне үзләштергән, урман кисеп җир ачкан Карашәм күршесендәге Әҗәле һәм Нарат 1ы авылларынын атамалары «Списокс писиовой и межевой книги горола С вияжека и уеш Письма и межевания Ннкигы Васильевиче Борисова и Дмитрий Андреевича Ки ки на* (1565-67 . Казань. 1909) хезмәтендә искә а тыналар Авыл микротопонимнары арасында «Алып бабай чабата каккан жир- дип аталган урын бар Биеклеге 3. әйләнәсе 10-15 метр чамасы тәшкил иткән калкулыкны берләштерын бу географик берәмлек авылнын шактый ук борынгы чорларда барлыкка килүемә ишарә итә Археологлар Карашәм авылы янында сонгы болгар
9. .к
чорларына караган акча хәзинәсе һәм башка табылдык әйберләр теркәгәннәр.
Авылнын иске һәм яна зиратлары тоташ бер каберлекне тәшкил итә. Каберләр өстенә агачлар утыртылган, чардуганнар тотылган, ташлар куелган, зират әйләнә- тирәсе әйбәтләп рәшәткә белән әйләндереп алынган.
Карашәм авылынын тирә-юнендәге наратлыкларның истәлеге буларак, авыл янында әле дә бик юан ике нарат агачы үсеп утыра. Әлегә кадәр киселеп бетмәгән калын урманнарның аерым кишәрлекләренә халык исемнәр биргән. Руша. Учаскы. Бачка (Васька) урманнары—бу исемнәр әллә ни ерак заманнарга карамасалар да. тарихчы өчен мәгълүмат бирә алалар.
Казан арты микротопонимиясендә «ышна» берәмлеге еш очрый. ••Ышна»—Тау ягы төбендә урнашкан авылларда да шактый күзәтелә. Карашәм авылы басуларында Салих ышнасы. Кәрим бабай ышнасы. Гыйлаж ышнасы һ б бар Инде әйткәнебезчә, ышна ачып чәчүлек җире хәстәрләгән авыллар, кагыйдә буларак, шактый борынгы
булалар.
Карашәм крәстиәннәренен чәчүлек җирләре Октябрь инкыйлабына кадәр бик таркау, төрле урынга сибелгән була. Шулардан берсе 12-13 чакрымда. Норлат авылынын төньягындагы Тау Иле—Косяково авыллары янында, икенчесе— Норлаттан 2-3 чакрым ераклыкта—Рус Исламы һәм Татар Исламы авыллары арасында урнашкан булган. Бу жирләрнен беренчесен авыл халкы «Тау Иле басуы», икенчесен «Касыйм кыры» дип атаган «Бу кырлар.—дип яза Кәрим Абдюшев,—ни өчен Карашәмнеке булганнар, хәзергә бертөрле дә нигезле мәгълүматлар табылмады. Тау Иле Касыйм кырларындагы җирләрен күп хуҗалыклар, бигрәк тә атсыз хуҗалыклар, үзләре чәчә алмаганнар. Казан арты. Кама аръягы җирләрендәге аерым авылларның чәчүлек җирләре яисә болыннары авылдан шактый ерак урыннарда, аерым алганда ун. унбиш, егерме, утыз, кырык, илле чакрым җирләрдә урнашкан булган».
«Карашәм» сүзенең килеп чыгышына карата Кәрим Абдюшев китабында ике риваять китерелә. Бик борынгы риваятьләрнең берсенә караганда, Карашәм дигән сүз таулар арасында посып утырган авыл халкынын кичләрен һәм кышкы төннәрдә кабызган чырага нисбәттә әйтелгән мәгънәдән килеп чыккан Яктысы үзеннән әллә ни еракка китә алмаган бу чыралар кара шәм, караңгы шәм булганнар Караңгы шәм Карангы тормыш Икенче бер риваятькә караганда. Карашәм авылы төпләнгән урында зифа каеннар бик күп булган, шуларны күргән бабаларыбызнын берсе гаҗәпләнеп: «Кара, кара1 Шәм кебек!» дип кычкырып җибәргән, имеш Шуннан башлап авылны Карашәм дип атыйлар икән
Ләкин бу риваятьләрдә Карашәм атамасының мәгънәсе ачылмый Карашәм атамасын турыдан-туры «кара шәм» сүзе белән бәйләү урынлы булырмы икән? Бу гөманлау фәндә «халык этимологиясе» дип атала торган аңлатмага бик охшаган.
Карашәм атамасы «кара» сүзе белән төрки телләрнсн угыз төркеменә керә торган әзәрбәйжан һәм төрек телләрендә «нарат» мәгънәсе алган «шәм» сүзе кушылмасыннан тора дигән фикер бар. Болай фараз иткәндә, Карашәм атамасы «кара нарат, куе наратлык», яки «кара, куе, тыгыз нарат урманы» (татар телендә тыгыз, куе. карангы урман, карурман, кара урман дип әйтелә) мәгънәсен белдерә (Сатгаров). Шулай ук бу очракта мисал итеп тагын Татар Наратлысы һәм Рус Наратлысы атамаларын китерү дә урынлы булыр.
Татарстан җирендә «шәм» берәмлеген үз эченә алган атамалар еш очрый Мәсәлән. Шәм Суар, Шәм Балыкчы һәм башкалар. Карачай-Чиркәе җирләрендә дә бер урын исеме Шәм Теберда дип атала. Санап үтелгән соңгы өч атаманы бу ояга кертеп карау дөрес булырмы икән9 Карашәм атамасында «шәм» сүзе, «нарат» мәгънәсен белдерә, ә Шәм Суар атамасындагы «шәм» сүзе, һ Йосыпов фикеренчә, «кояш» төшенчәсен анлаткан гарәп сүзе «шәме» белән бәйләнешле «Суар» сүзе— этноним Шәм Суар атамасы Кояшлы Суар, кояшка охшаган матур Суар төшенчәсен бирә Балыкчы сүзе дә—этноним. Шәм Балыкчы атамасының мәгънәсе «Кояшка охшаган матур Балыкчы» булып чыга. «Теберда» сүзе дә этноним булса, анын мәгънәсе «Кояшка охшаган матур Теберда» дип аңлатылыр иде.
Казан ханлыгы яулап алынганнан сон буйсындырылган җирләр урыс
феодалларына бүлеп бирелә һәм бу җирләрдә урыс авыллары калкып чыга башлый Буйсындырылган җирләрмен чикләрен саклау очен хәзерге Татарстан җирләренә йомышлы мишәрләр һ. б күчереп китерелә Тау ягы җирләренә дә чит милләт вәкилләре күпләп китереп утыртыла. Уңдырышлы, әйбәт һәм матур җирләр урыс алпавытлары кулына эләгеп кала. Жирле халыкларнын бер өлеше күчеп китә, калганнары исә зур коч куеп, бөтен тырышлыкларын җигеп дөнья көтәләр
Карашәм авылы халкы, югарыла әйтелгәнчә, «беркетелмеш* (крепостной) булмаган. Ләкин монда татарлар тормышны авырлык белән генә атып барганнар. Яхшы уңдырышлы җирләр, болыннар һәм урманнарнын да бер өлеше алпавыт милке булып санатган. Ул җирләрне Гурли кыры дип йөрткәннәр Бачка (Васька) урманы дип аталган урман да Гордеево алпавытыныкы булган Авылнын көнбатыш ягындагы яхшы җирләр Панаево алпавыты Филипсонныкы һәм Рус Танае алпавыты Обуховныкы булганнар. Боларын Алпут кыры дип йөрткәннәр
Жир аз, тормыш авыр булганга, крәстиәннәр алпавыт җирләрен уртакка эшкәртеп бирә торган гадәт керткәннәр. Карашәм авылы халкы алпавыт Филипсон җирләрен шулай эшкәргә горган булган. Ләкин тормыш атып барунын мондый юлы крәстиәннс мантытмаган. көнкүреш алга китмәгән Халык яртылыктан җәфа чиккән.
Безнен игътибарны Карашәм һәм Татар Әжатссе авыллары арасында урнашкан Карашәм күле жәлеп итте Ике калкулык арасына сыенган бу күл элек икс авыл арасындагы ызанга туры килгән. Күл Карашәм ягына кереп калган Халык аны бик тирән, төбендә куәтле чишмәсе бар. дип сөйли. Күлнен бер ягы салкын, икенче ягы җылы сулы. Күлдә батып үлүчеләр дә булгалаган Бу күл үзенсн матур үзенчәлекләре белән төбәкне бизәп торучы бер табигать һәйкәле булып санала Суы кара-кучкыл булып, тирәсендә камышлар үсә Кызганыч, башка күлләрнен күбесе кипкән яисә бетерелгән, печән үсә горган болыннар сукаланган Карашәм һәм Татар Әҗәлссе авылларын берләштерә торган «Комсомолец» колхозы җирләрендә 149 гектар болын кайчандыр табигый печәнлек булган Шундагы дүрт күлдә һәм инын тирәсендәге куаклы сазлыкта су кошлары оя корып бала чыгарганнар, китәр-кайтыр кошлар шунда туктап азык тапканнар, ял иткәннәр, кешеләр балык тотканнар, колхоз мул итеп печән җыеп алган. Тор| ымлык елларында күлләр юкка чыккан, болын сукаланган Хәзер печән дә юк. иген уңышы да юк дәрәҗәсендә, элекке болынны чүп үләннәр басып киткән
Авыл ягыннан Карашәм исемле кечкенә генә инеш тә ага Ул Гәбенә суына килеп кушыла.
Авыл тирә-юнендәге чишмә-чыганакларның да шактые хәзер кипкән
Исемле чишмәләрдән Беренче чишмәне яисә Сабит бабай кизләвен. Тукташ кизләвен яисә Жалалетдин кизләвен. Авыл кизләвен. Түбән чалу кизләвен (атар икәү). Югары кизләүне. Арты кизләүне. Шуалан кизләвен (халык аны Шаулы алан кизләве дин онлата). Мир кизләвен һәм башкаларны атал күрсәтергә мөмкин Мир кизләвенең суы бик тәмле, халык аннан су ата. янына бик матур итен чишмә Нортм салып куйган Ләкин башка чишмәләрне караучы юк. коелар да чистартылмый. Карашәм урамнарында колонкалар бар-барын. ләкин без күргәндә анармын күбесе эшләми иде
Авылның борынгылыгы шик тудырмый Анын үз традицияләре, үзенә хас тарихы үзе хәл итәсе мәсьәләләре лә бар
Авыл халкы элек-электән ата-ана хакын хаклап, борынгы гореф-келәтләргә тугрылыклы булып калган, балаларны игелекле иген тәрбиатәргә карышкан Лныллл мәдрәсә булу да унай нәтиҗә биргән.
Совет чоры әдәбиятында мәдрәсәләр гел сүгелде, алар кара буяу белән генә сурәтләнделәр. Ләкин мәгърифәтле, дөньяга кин карашлы, зыялы шәхесләр мәкгәп һәм мәдрәсәләрдән чыкканнар. Мәдрәсәләрнең лаклылары ла, артык билгеле булмаганнары да халыкны агартуга өлеш керткән Хәзергә алар җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, тарихлары еш кына фаҗигале, киләчәктә алар турындагы мәгълүматлар җентекләп җыелырга тиешле Татар халкының мәдәниятен мәдрәсәләрдән аерып карау мирасыбызнын бер атешен читкә тибәрү дигән сүт
Карашәм авылындагы мәдрәсәне 1900 елларда Шәриповлар гаиләсе салдырган. Зур һәм кечкенә бүлмәдән торган 35-40 квадрат метрлы булган ул. Анда малайлар һәм үсмерләр укыган. Мәдрәсәдә укулар көз көннәрендә кар явар алдыннан башланган, язга чыккач, ташу аккан чакларда тукталган.
Кытлар өчен махсус мәдрәсә булмаган. Алар мулла-мөәзиннәрнең өенә барып, абыстайлардан укыганнар.
Муллалардан ачы көлеп, хәтта мәсхәрә итеп язган әсәрләр, публицистик язмалар, сәхнә кәмитләре бик күп. Ләкин һәр авылда мулла йортында китап булган. Китап булган урында гыйлем таралган. Гарәп хәрефләре белән язылган бик күп фәнни китапларны тар-мар итүдән саклап калучылар да шул ук муллалар булган бит.
Авыл халкы һәр очракта илгә килгән бәлане бөтен кеше белән бергә күтәрә. Шушы кечкенә генә авылдан Бөек Ватан сугышы кырында 72 кеше һалак булып калган Ул елларны халыкнын олысы-кечесе ал-ял белми эшләгән Ил алдында Карашәмлеләрнен йөзе ак.
Авылда мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, элемтә үзәге эшли.
Карашәмдә мәчет ачылган.
Авыл халкы үзәкләштерелгән газ яга. юлларга асфальт түшәлгән.
Авыл халкы зиратны игътибар үзәгендә тота.
Халкынын тормышы нык. алар киләчәккә ышаныч белән карыйлар.
Шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллин Карашәм авылында туып- үсә (1939—1982).

Реклама