АЛАБУГАГА НИЧӘ ЯШЬ?


Алабуганы күпләр хаклы рәвештә Татарстанның борынгы шәһәрләре рәтенә кертәләр. Әмма ни дәрәҗәдә борынгы ул, кайсы чорда барлыкка килгән? XVIII гасырдамы? Ә бәлки XVI йөздә үктер? Тагын да борынгырак түгелме? Сораулар күп, тик әлегә кадәр аларга җавап бирерлек фәнни мәгълүматлар гына юк иде.
Халык бит үз шәһәренең тарихы белән барыбер кызыксына, чыганакла- рыгыз-мәгьлүматларыгыз юк икән дип тормый, тарихчылар алдына «ничә яшь Алабугага?* дигән сорау куя. Тегеләре ничек тә авыр хәлдән чыгарга тырыша—төрле фаразлар барлыкка килә. Менә шул фаразларның берсе буенча (сүз уңаеннан әйтим, ул хәзерге энциклопедияләргә дә кергән) Алабу- га шәһәренә XVI гасырның урталарында яки икенче яртысында нигез са-
лынган. Бу фаразда мантыйк бар: нәкъ шул чорда хәзер- ге Алабуга урынында Трех- святское дигән урыс авылы, ә бераз соңрак Троицкий монастыре барлыкка килә.
Ә менә соңгы елларга кадәр бик киң таралган, хәтта аксиома дәрәҗәсенә җитә язган фараз тарафдар- лары Алабуга шәһәре тари- хын 1780 елдан башлап җибәрәләр иде. Әлбәттә, бу фаразның да нигезе юк түгел: 1780 елда әби патша Екатерина II фәрманы белән без югарыда телгә алган Трехсвятское авылы һәм шул авыл янында барлыкка кил- гән кечкенә крепость Алабу-
га исемле өяз шәһәренә әверелә, ягъни элеккеге авыл шәһәр статусын ала.
— Гафу итегез, аңлашылып җитми,—дип туктатыр безне игътибарлы укучы.—Нишләп соң әле ул шәһәрнең исеме Трехсвятское түгел, ә Алабуга? Кинәт кенә каян килеп чыккан ул исем?
Әйе, бик тә урынлы сорау. Җавап бирәм: эш шунда ки, XVI-XVIII гасыр документларының барысында да диярлек Трехсвятское авылы һәм Троицкий монастыре «Алабуга» исеме белән параллель рәвештә кулланылган. Мәсәлән, «Трехсвятское тож Елабуга», «село Трехсвятское, что на Елабуге», «Троицкий каменного городища монастырь, что на Елабуге». Ни өчен,
дисезме. Чөнки, Трехсвятское һәм Троицкий кебек авыл-монастырьлар куп бит алар, берсен-берсе белән бутамас өчен Алабуганы китереп кушканнар, ягъни, Алабуга янындагы Трехсвятское. Аннан соң. Алабута бит инде данлыклы кала, ул үзенең «Шайтан* шәһәрчеге белән күпләргә мәгълүм.
Бәс, шулай икән, Алабуга тарихы Трехсвятскоега караганда борынгырак булып чыга түгелме соң?
Әлбәттә. Әле 1960 нчы елларда ук танылган тарихчы Е.И.Чернышев тарафыннан төзелгән «Казан ханлыгы чорындагы торак пунктлары исемлеге»нә юкка гына кертелмәгәндер инде ул («Елабуга-Алабуга—Кама буенда, Җөри юлы өстендә»).
Ханлык чорындагы Алабуга халык авыз иҗаты әсәрләрендә дә очрый. ♦Алабуга бәете *н тыңлап карагыз:
Алабуга—ак шәһәр, тарихы озак яшәр Дошманга яуга бирелмәс, юлына каршы тошәр Алабуга урыс кулына Сәугон ханнан калгандыр Сәугән ханның маҗарасы тарихта язылгандыр
Атлар җиктем яратып. Саралыга каратып.
Саралы. Сәйтәк чукынган, квфер уты таратып Алабуга олылары Туйхуҗа белән Акхуҗа Сөрлектеләр илендән.
Сарай белән Сәеттәкбәк чыкты лар ш мн диненнән
Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихы Болгария* дигән китабында XIV гасыр ахырларында хакимлек иткән Алабуга ханы Илбакты Уразбакты улы турында риваять китерелә. Хөсәен Әмирханның «Болгар тарихы«нда тупланган мәгълүматларга караганда, Илбактының Сөгүн исемле улы да Алабуга ханы булган, имеш.
Югарыда китерелгән материаллар Алабуганың Алтын Урда чорында ук яшәү ихтималлыгын күрсәтәләр, әмма, болар фаразның дөреслеген исбатлау өчен һич тә җитәрлек түгелләр.
Алабуга болгар шәһәре һәм ул XII йөздә үк барлыкка килгән! Әлеге сенсацион хәбәр профессор А.Х. Халиков җитәкчелегендәге археологик экспедиция 1993 елда «Шайтан каласы»нда туплаган табылдыкларга нигезләнгән иде. Дөрес, табылдыклар әле азрак, әмма уйландырырлык иде. Алабуганың яше турындагы яңа хәбәрне галимнәр хуплап каршы алды димәс идем. Бигрәк тә урыс туганнарыбыз пошаманга төште кебек. Урыс шәһәре бит инде Елабуга, чишмә башы Трехсвятскоедан. нигә инде казынып ятарга, янәсе. Җитми мени сезгә Әби патша фәрманы, имеш
Остазым Альфред ага казуларыннан соң мин дә тынычлыгымны җуйдым. Казан кремлендә археологик тикшерү эшләрен башлап җибәреп, башкалабызның тарихын монголларга кадәре чор белән бәйләрлек табылдыклар килеп чыга башлагач, мин уйга калдым: бу төбәкләрдә, ягъни Кама аръягында гына түгел, аның бирге ягында да борынгы болгар калалары булгандыр ич инде. Казан, аңлавым буенча, бу якларда бердәнбер кала түгел. Димәк, аның яшьтәшләрен эзләп карарга кирәк.
Минем күңелем, табигый ки. Алабугага төште. Нәкъ шул елларда Пермь университетының тарих факультетын тәмамлап, Алабуга педагогика институтында Альберт Нигамаев исемле егетебез эшли башлаган иде. Аның белән таныш идек: археология практикасын ул безнең Биләр экспедиция сендә үтте, А.Х. Халиков белән дә Алабуганың «Шайтан каласын, дөресрәге. Ак мәчетне казуда катнашты. Кыскасы. Алабугадагы археологик өйрәнүләрне мин Альбертка тапшырдым. Кем әйтмешли, ут өертеп эшли башлады. Аның эш нәтиҗәләре турында сөйләгәнче, тикшеренүләр тарихына бераз тукталып үтик.
Борынгы Алабуга шәһәрлеге («Шайтан каласы.) хәзерге шәһәрнең көньяк-көнбатыш чигендә, Каманың кушылдыгы Тойманың уң ягында урнашкан. Елгадан биеклеге 52-60 метрга җиткән биек тау башында.
Табигать тарафыннан бик тә ныгытылган булуга карамастан, ясалма ныгытмалары да бар—җирдән өеп ясалган өч рәт үрләр һәм тирән чокырлар. Шәһәрлекнең гомуми мәйданы 3 гектар чамасы. Кызганыч, бик начар сакланган борынгы калабыз. Ныгытмаларның беренче һәм икенче рәтләре, культура катламының күп өлеше бөтенләй диярлек җимерелгән (биредә 1990 нчы елларга кадәр таш чыгаралар иде әле).
Болгар чорыннан калган атаклы таш манара—җирле халык бары тик шуны гына «Шайтан каласы* дип йөртә—шәһәрлекнең көнчыгыш өлешендә, Каманың текә ярында урнашкан. Бу манара ХҮ1 гасырның икенче яртысында язылган «Казан тарихы *нда да искә алына. Бушап калган әлеге калачыкта шайтан, җен яшәгән, имеш. Әле болгар чорында ук биредә мәҗүсиләрнең табыну урыны һәм болгарларның мәчете булган, ди. Бирегә бик күп кешеләр килә торган булган—җирле халык та, чирмешләр дә, христианнар да. Алар теге җенгә корбан китергәннәр, гыйбадәт кылганнар. Җен авыру кешеләрне терелткән, ә аны күрмәмешкә сабышып, корбан бирмичә генә үтеп китүчеләргә зыян салган, елгада батырып үтергән. Берзаман Казан патшабикәсе сәетнең үзен Шайтан каласына җибәрә һәм җеннән сорашып-белешеп кайтырга куша: киләчәк зур сугышта Казан дәүләте исән калырмы, әллә Мәскәү патшасы җиңәрме? Атнадан артык җавап көтәләр болар. Бары тик унынчы көндә генә мәчеттәге кешеләр җен тавышын ишетәләр: «Аптыратмагыз инде мине, моннан соң миңа һәм минем ярдәмгә өметләнмәгез. Китәм мин сездән, минем урынга Христос киләчәк, бу җирләрдә ул патшалык итәчәк». Шуннан соң каладан һәм каладагы мәчет эченнән куе төтен бөркелә, төтен белән бергә һавага утлы елан күтәрелә һәм ул, көнбатыш тарафка очып китеп, күздән дә югала.
«Шайтан каласы»н һәм аның тирә-юнендәге таш бина хәрабәләрен беренчеләрдән булып 1769 елда Н.П. Рычков тикшерә. Ул вакытта әле бу бинаның өч манарасы сакланып калган була. Бу хәрабәләрне Н.П. Рычков болгарлар чорыннан калган мәчетнеке дип билгели.
1825 елда һәм бераз соңрак шәһәрлектә Казан университеты профессоры Ф.И. Эрдман һәм Н.Н .Кафтанников булып китәләр. Бу вакытта инде ныгытмалар эчендәге таш корылманың («мәчет»нең) бер генә манарасы калкып торган, калган икесе җимерелеп юкка чыккан. Ф. И. Эрдман үз мәкаләсендә ике катлы бу манараның рәсемен һәм шәһәрлекнең планын китерә.
1855 елда тиздән дөньякүләм танылачак яшь рәссам И.И. Шишкин, җирле тарихчы К.И. Невоструев үтенече буенча, шәһәрлекнең планын һәм анда әле күрергә мөмкин булган таш корылмаларның хәрабәләрен рәсемгә төшерә.
Бу борынгы корылмалар рәссамның әтисен, Алабуга тарихында якты эз калдырган шәһәр башлыгы И.В. Шишкинны да, күптән кызыксындырып килгән. 1867 елда аның тырышлыгы белән борынгы таш бинаның теге ике катлы манарасы төзекләндерелеп, яңадан элеккеге рәвешенә китерелә. Шул хәлендә әлеге манара—монголлар явына кадәрге болгарларның безнең көннәргәчә сакланып калган бердәнбер архитектура һәйкәле—һаман да Алабуганың күрке, шәһәрнең үзенчәлекле символы булып, ераклардан ук күренеп тора. В. Шишкин 1971 елда Алабуга тарихына багышланган кечкенә генә китап та бастырып чыгара. Үзенең элгәреләре тарафыннан әйтелгән фикерләрне тәнкыйтьсез генә кабул итеп, автор тулы ышаныч белән, бик борынгы чорларда хәзерге Алабуга территориясендә скифлар шәһәре Гелон, ә болгарлар чорында Ибраһим (Бряхимов) каласы урнашкан дип яза.
Тарихчы К.И. Невоструев та урыс елъязмалары буенча мәгълүм Бряхимовны «Шайтан каласы» белән тәңгәлләшетереп: «Алабуга шәһәре элек Идел Болгарстаны составына, соңрак Казан ханлыгына кергән, ә аның барлыкка килүе тагын да борынгырак чорларга карый. Бернинди шикләнүләрсез әйтергә мөмкиндер, биредә элек 1164 елда Андрей Боголюбский гаскәрләре тарафыннан таланган һәм җимертелгән Бряхимов шәһәре торган»,—дип яза.
Алабуга-Бряхимов (Ибраһим) тәңгәллеге соңгырак чор тарихчыларының тәнкыйть утына дучар була. Профессорлар С.М. Шпилевский һәм В.Ф. Смолин хезмәтләрендә XI йөздән башлап монгол яуларына кадәр Идел
буенда урнашкан Болгар шәһәренең Бряхимов исемен йөрткән булуы ышанычлы дәлилләр китереп исбатлана. Бу фикер тарихчы-галимнәр арасында бүген дә бернинди шик уятмый.
1917 елгы октябрь инкыйлабына кадәр Алабуга шәһәрлегендә казу эшләре бары тик бер генә тапкыр була—1888 елда биредә күренекле рус археологы А.А. Спицын кызыклы тикшеренүләр үткәрә. Ул башта шәһәрлекне планга төшерә, саклану ныгытмаларын өйрәнә, берничә урында шурфлар салып, культура катламының калынлыгын ачыклый, аннан соң бер манарасы сакланып калган таш корылма хәрабәләрен тулысыңча казып чыгара. Бу борынгы бинаның нигезе квадрат формасында булып, почмакларына түгәрәк манаралар корылган була. А.А. Спицын раславынча, әлеге бина ХШ гасырдан элегрәк төзелгән һәм ул йә кәрван-сарайның бер өлеше, йә берәр атаклы мөселман изгесенең төрбәсе булган. XIV йөз ахырында мәшһүр Аксак Тимер шушы төрбәне карарга килмәдеме икән әле, дип Мөслиминең чынбарлыктан ерак торган, шикле мәгълүматларына таянып яза ул.
Профессиональ археолог буларак, А.А. Спицын казулар вакытында килеп чыккан табылдыкларга да игътибар итә. Алар арасында тимердән һәм бакырдан эшләнгән әйберләр була. Тимер ук очлары монголларгача чорга карый. Балчык савыт-саба калдыкларын А. А. Спицын дүрт төркемгә бүлә: 1) кызыл балчыктан чүлмәк ясау түгәрәге кулланып эшләнгән яхшы сыйфатлы болгар савыт-сабасы: 2) төелгән бака кабырчыгы кушып әзерләнгән балчык измәсен кулдан гына әвәләп ясалган савыт-саба; 3) башка төрле өстәмәләр (елга комы, тирес, кош тизәге һ. б.) кушып әзерләнгән измәдән әвәләп ясалган борынгы чүлмәкләр; 4) соңгырак чорга караган кара-көрән төстәге урыс чүлмәкләре. Бу типология, бер яктан, шәһәрлектә яшәгән халыкның төрле этностан булуын күрсәтеп торса, икенче яктан, аның болгарларга кадәр күпкә элегрәк барлыкка килүе турында сөйли.
1911 елда «Шайтан каласы»ннан бераз читтәрәк, Алабуга шәһәренең үзәк өлешендә, очраклы рәвештә бер хәзинә табыла һәм тиз арада ул Петербургка, Археология комиссиясенә озатыла (хәзерге көндә Эрмитажда саклана). Бу хәзинәдә дүрт көмеш алка, 17 көмеш гривна (борынгы акчалар) һәм өстенә алтын йөгертелгән төймә була. Табылдыклар Х1-ХП1 гасырларга карыйлар. Хәзинәнең тарихи чыганак буларак әһәмияте зур. ул болгарларның калада гына түгел, ә бистәдә дә яшәүләренә ишарәли.
Узган гасыр \-рталарындя Алабуга шәһәрлеге совет чорында болгарны өйрәнү фәненә нигез салган атаклы археолог, профессор А.П. Смирновның да игътибарын җәлеп итә. Ул 1951 елда дөнья күргән «Идел болгарлары* исемле фундаменталь хезмәтендә. «Шайтан каласы» әле Идел Болгарстанына кадәр үк барлыкка килгән һәм бик озак гомер яшәгән, дин раслый. «Әлеге кала борынгы община чорында, моннан якынча 2600 2700 еллар элек,
хәрби ныгытма-крепость буларак төзелгән, ди А. П. Смирнов икенче бер хезмәтендә. Бу җи-ләргә X XI гасырларда болгарлар киләләр һәм борынгы кала территориясендә таштан биек манаралары белән яңа корылма цитадель торгызып куялар*. Болгар иленең төньяк чигендәге иң мөһим терәк пункты була ул. Алабуга каласыннан болгарлар күрше удмурт кабиләләренә яу чапканнар, аларны феодаль бәйлелектә тотканнар, салым түләткәннәр. 1958 елның җәендә болгарчы археолог Т.А. Хлебникове төркеме эшләп китә. Ул шәһәрлек территориясендә казу эшләре үткәрми, шурфлар гына сала. Аның күзәтүләре буенча, каланың культура катламы тулысынча ананьино чорында (безнең эрага кадәр VII-V гасырлар) тупланган булып чыга; болгарлар килгәч, биредә яңа кала торгызмыйлар, имеш, борынгы ныгытмаларны бераз төзәткәләп, читтәрәк дүрт манаралы таш бина (крепость?) утыртып куялар.
Фәннәр академиясенең Г. Ибраһнмов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты археологы М.М. Кавиев 1981 елда Алабуга каласында уңышлы гына казу эшләре үткә|>ә. Кала ныгытмаларын калып тикшергәннән соң ул икенче рәт балчык үрләрнең болгар чорында өелгән булуы турында ныклы фикергә килә. Казылмалардан чыккан табылдыкларга нигезләнеп (ананьино чорына караган катламнан 341 чүлмәк ватыгы, IV V II гасырның
Имәнкискә катламыннан—64 фрагмент, болгар катламыннан—11 фрагмент һ. б. кайбер табылдыклар), М.М.Кавиев та, калада болгарлар даими яшәмәгәннәр, сугыш куркынычы килеп туганда, качу-саклану урыны буларак кына файдаланганнар, дигән нәтиҗә ясый.
Киң тикшеренү эшләре Алабуга шәһәрлегендә 1990 нчы елларда башланып китте. «Шайтан каласы* (заманында И. В. Шишкин торгызган манара) тирәсен, Казан археологлары белән киңәшмичә генә, Алабуга пединститутына археология укытырга чакырылган удмурт егете К.И. Корепанов казып карарга булган. Казу эшләренең икенче сезонын башлап җибәрү алдыннан (1992 елның мае иде бугай) безнең археологлар алдында, әллә никадәр сызымнар-рәсемнәр күрсәтеп (дөрес, фотолары юк иде), доклад белән чыгыш ясаганы хәтердә. Мең квадрат метрга якын мәйданда эшләп янәсе, искитәрлек ачышлар ясаган: квадрат формасындагы таш цитадель һәм аның почмак манаралары, бу уникаль корылмага нигез салганда мәҗүси аллага корбан итеп китерелгән ике бала кабере, шушы таш цитадель эчендә 16 учак урыны, тегендә-монда аунап яткан ат һәм сыер сөякләре— мәҗүсиләрнең корбан чалу урыннары, балчык савытларда спираль рәвешендә бөгелеп киткән койрыклы әллә нинди фантастик хайван сурәтләре...
Шикләндерә торган, мантыйкка сыймастай сүзләр күп иде коллегабызның чыгышында. Кайбер сорауларыбызга да ышандырырлык җавап ала алмадык. Болгар материаллары буенча белеме дә чамалы икән. Тикшеренүләрне дәвам иткән очракта, ашыкмаска, бик сак булырга кушып таралыштык. Профессор А.Х. Халиков канәгатьсезлеген яшермәде: «Ай-Һай, башкарып чыга алыр микән бу моны, тәҗрибәсе аз, тәкәбберлек хәттин ашкан, бозып ташламаса инде калабызны*,—дип борчылуын белдерде.
Тиздән барыбыз да экспедицияләргә чыгып киттек. Сентябрь башында гына яңадан очраштык. Күрешеп хәл-әхвәл сорашуга ук Альфред ага миңа: «Әйдә, җыен, барып кайтыйк әле Алабугага, теге малайның эшләре ничек икән»,—диде. Машинасына утырып чыгып киттек.
... «Шайтан каласы*. Калатау өсте актарылып ташланган. Кая карама—
балчык, таш өемнәре. Аңламыйча карап торабыз: кайда соң монда цитадель яки крепость диварлары? Безгә күрсәткән сызымнарда ул стеналар ап-ачык төшерелгән иде бит. Ә хәзер без ни күрәбез—казылмаларның бөтен мәйданы таш һәм известь кушылган балчык измә белән капланган. К.И. Корепановны чакырып, аңлатып бирүен сорадык. Аңлата алмады, стеналар юк иде.
Сөйләшә торгач шул билгеле булды: безнең егетебез, XIX гасыр ахырында биредә эшләгән А.А.Спицынның (хәтерегездә булса, ул әлеге таш корылманы тулысынча казып чыгарган була) сызымнарын алган да, үзенең эш хисабына бу корылма 1991 елда тикшерелде дип теркәп куйган. Аз гына үзгәрешләр кертеп, әлбәттә. Авызыбызны ачтык та калдык. Еларга да, көләргә дә белмәссең! Өстәвенә, ул Мәскәүдән рөхсәт кәгазе булмаган килеш тә эшләгән икән (археологка казырга рөхсәт бирә торган бу документ «Открытый лист* дип йөртелә һәм ул махсус гариза нигезендә Фәннәр академиясенең Археология институтыннан бирелә). Ни эшләргә? Казу эшләрен мәҗбүриләп туктаттырдык.
1993 елда Корепанов казылмаларын профессор А.Х. Халиков үзе дәвам итте һәм уңышлы төгәлләде. Башта ул культура катламының стратиграфиясен ачыклады: Алабуга каласындагы иң борынгы катлам безнең эрага кадәр VII—V гасырларда яшәгән ананьино кабиләләре яшәгән чорга карый: аннан соңгы катлам пьянобор-азелино (безнең эраның II—V гасырлары) һәм имәнкискә (VI—VII гасырлар) кабиләләре белән бәйләнгән; тагын да «яшьрәк» катлам болгар чорында (X гасыр ахыры—XIII гасыр башы) тупланган. Иң соңгы катламнарда Троицкий монастыреннан ерак түгел Х\Ш-Х\ПН гасырларда барлыкка килгән христиан зираты ачылды.
Болгар катламы калын булмаса да (уртача алганда 20-30 сантиметр чамасы гына), нәкъ шул катламда таш бина хәрабәләре ята иде. Аның нигезе болай яхшы сакланган: һәр як стенасының озынлыгы 21 метр, почмакларда диаметры 6 метрга җитә торган түгәрәк манаралар. Бүгенге көнгә кадәр сакланган манараның гына диаметры зуррак —10 метр чамасы. 124
Күрәсең, ул башкаларына караганда биегрәк тә булгандыр. Бинаның тагын бер кызыклы һәм әлегә кадәр аңлашылып җитми торган үзенчәлеге бар: өч якның стеналары уртасында ярымтүгәрәк, ә көньяк-көнбатыш стена уртасында өчпочмаклы манаралар. Ягъни, манаралар арасы уртача алганда 3-4 метрдан артмый. Нигә кирәк булган алар? Игътибарны тагын бер нәрсә җәлеп итә: бина өчпочмаклы «манаралы» ягы белән көньяк-көнбатышка— кыйблага карап тора. Нәкъ шуңа күрә дә А.Х. Халиков аны мәчет дип атады. Бер үк вакытта ул кечкенә кальга ролен дә үтәгәндер, мөгаен. Төзелү вакыты XII гасырның икенче яртысы дип фаразлана, әмма тагын да борынгырак булуы мөмкин.
Казулар вакытында табылган әйберләр артык күп түгел. Беренче урында, әлбәттә, керамика—балчык савыт-саба китекләре. Аларның бер төркеме югары сыйфатлы болгар савытлары, икенче төркеме—түгәрәк төпле, балчык измәсенә бака кабырчыгы кушып ясалган тәбәнәк чүлмәкләр. Соңгылары, белгечләр фикеренчә, төркиләшкән угорлар тарафыннан X гасыр ахырында XI гасыр башында эшләнгән. «Җүкәтау* тибындагы керамика сан ягыннан өченче урында тора. Шул ук вакытта берән-сәрән генә Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорына караган керамика да очраштыргалый. Болардан тыш, табылдыклар арасында тимер ук очлары, йозак һәм ачкычлар, балык кармаклары, пычаклар, шифер (шәмәхә төстәге йомшак таш) һәм балчык орчык башлары, муенса төймәләре бар иде.
Калатауда өстәмә казу эшләре Альберт Нигамаев тарафыннан 1996. 1999 елларда үткәрелде. Х-ХП1 йөзләргә караган табылдыклар азрак булды, әмма болгарларның бер генә йорт һәм хуҗалык корылмалары да килеп чыкмады. Димәк, биредә даими яшәүчеләр булмаган, дияргә кала.
Нигамаевның 1994 елгы тикшеренүләре кызыклы нәтиҗәләргә китерде. Кала ныгытмаларыннан 130 метр көньяк-көнчыгышка китеп, культура катламының җимерелгән урыннарын чистартканда, археологлар хатын кыз каберлегенә юлыгалар. Кызганычка каршы, ул нык кына таланган була инде. Сакланып калган әйберләр арасында көмештән эшләнгән чигә алкасы һәм бакырдан эшләнгән шалтыравык асма бизәк чылбырлары бар иде. Чигә алкасы Х-Х1 гасырларда Идел Болгарстанында. ә асма бизәкләр борынгы удмуртларда һәм угор халыкларында бик еш очрый торган бизәнү әйберләреннән санала. Шул тирәдән үк тимер сөңге очы да табылган. Ул Х1-ХИ гасырларга карый.
Тарих фәннәре докторы Е.П. Казаков фикере буенча, бу каберлектә X гасыр ахырында ерак Урал якларыннан Кама елгасы буйлап күчеп килгән угор телле халыкның бер вәкиле күмелгән (угор телле халыкларга хантлар, мансилар һәм венгр-маҗарлар керә). Бу фикер белән без дә килешәбез. Болар инде шактый гына төркиләшкән угорлар булгандыр дин кенә өстәмәкче булам. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк: Алабуга шәһәрлегендә тупланган табылдыкларның яртысыннан артыграгы шул угорлнрга карый.
Угорлар артыннан ук бирегә болгарлар килеп җитә. Бу вакытта Болгар дәүләте күзгә күренеп ныгый бара, чикләрен төньякка һәм көнчыгышка таба киңәйтә, яңа җирләр үзләштерә, күрше фин халыклары (мари, удмурт, комиларның борынгы бабалары) белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрен җайга сала. Болгарлар Алабуга каласында тукталып калалар. Бар яктан да уңайлы урын була ул: табигать тарафыннан яхшы ук ныгытылган, сәүдә итү өчен янәшәдә генә су юлы. тирә-юньдә бай көтүлекләр, урманнар...
Шулаен ул шулай, әмма кайда яшәгән соң ул борынгы Алабуга халкы? Калатауда эзләре бар, хәтта таш мәчетләре дә шунда булган, дидек. Ләкин Хәзерге Алабуганың элгәресе. чишмә башы дип санап буламы соң шул ♦ Шайта каласы*н? Бик шикле. Эзләнүләрне дәвам итәргә кирәк.
Әлеге табышмакны әкренләп кенә археолог Альберт Нигамаев чишә башлады. Ул хәзерге Алабуганың үзәк өлешендә, «иске шәһәр.дә әле 1911 елда ук табылган хәзинәне искә төшерә. Җитмәсә, 1994 һәм 1997 елгы җир эшләре вакытында шул ук тирәдә мөселманча күмелгән шактый борынгы каберлекләр дә килен чыга. Бер чокырдан болгар чүлмәкләре дә табып алалар. Әлбәттә, бу табылдыклар очраклы түгел. Шәһәрнең иске
өлешендә, Спас һәм Покров чиркәүләре арасында археологик тикшеренүләр үткәрергә кирәк, дигән карар кабул ителә.
1997—2000 һәм 2003 елларда Зур Покров урамының 26, 28, 30 нчы йортлары каршындагы ишегалдында археологик казу эшләре үткәрелде. Культура катламы артык калын булмаса да, җентекләп тикшергәннән соң, болгар (Х-ХН1 гасырлар) һәм болгар-татар (ХГУ-ХУ1 гасыр уртасы) чорында тупланганнарын аерып алырга мөмкин булды. Бу катламнарда табылган керамика бик үзенчәлекле: 600 ләп фрагмент болгарларныкы, 41 фрагмент—Казан ханлыгы чорында яшәгән татарларныкы. 987 фрагмент— Югары Кама, ягъни хәзерге Пермь якларыннан күчеп килгән фин- угорларныкы иде. Соңгы төркемдә (балчыкка төелгән бака кабырчыгын кушып кулдан гына әвәләп ясалган, тоткы, аксыл соры төстәге тәбәнәк чүлмәкләр бар. Аларның зигзаг рәвешле гади генә бизәкләре югары сыйфатлы болгар савытларыннан нык аерылып торалар. Шулай итеп, бик тә кызык килеп чыга: табылдыкларның яртысыннан артыгы болгар- татарларныкы түгел, бәлки читтән килгән халыкныкы. Ә менә казылмаларда килеп чыккан ХШ-ХУ гасыр каберлегендәге мәетләр (барлыгы уналты) башлыча мөселман йоласы буенча күмелгәннәр. Дөрес, йоладан кайбер тайпылышларны да күрмичә мөмкин түгел: берничә скелетның кабыргалары, умыртка сөякләре юк (борынгы заманнарда моны махсус шулай эшләгәннәр—мәетне, исәннәргә зыян салмасын дип, «зарарсызландырганнар»), берсенең башы янында тимер ук очы, биле тирәсендә кадак ята иде.
Табылдыклар коллекциясенә күз төшерик: пыяладан һәм төрле асылташлардан ясалган муенса төймәләре, бакырдан эшләнгән беләзек, үрдәк рәвешле шалтыравык асма бизәк, тимер кайчы, пычаклар, ачкыч- йозаклар, ук очлары, орчык башлары һ. б. Үзбәк хан хакимлек иткән чорда (1312—1342 еллар) сугылган бакыр тәңкә һөнәрчелек белән бәйле (?) бер чокырдан килеп чыкты. Бу чокырда бик күп тимер-томыр, көл- күмер, таш-кирпеч ватыклары табылды.
Болгар-татар катламнары белән бәйле корылмалар арасында иң кызыклысы ХП-Х1У гасырларга караган саклану ныгытмасы иде. Ул безнең көннәргә киңлеге 6, тирәнлеге 2 метрдан артык булган чокыр һәм аның бер ягындагы бүрәнә стена (койма), дөресрәге, шуннан калган багана чокырлары рәвешендә килеп җиткән. Казылмага эләккән өлеше тугыз метрдан аз гына артык. Бу чокырдан килеп чыккан табылдыклар арасында игътибарга лаеклысы—ат формасында ясалган бронза йозак. Мондый йозакларны монголларга кадәрге чорда башлыча Биләр остаханәләрендә эшләгәннәр. Безнең табылдык XIII гасырга карый. Нәкъ шундый ук болгар йозагы Пермь өлкәсенең Чердынь музеенда саклана.
Борынгы Алабута территориясендә урнашкан тагын бер зират (дүртенче некрополь) Тукай урамындагы 2 «а» номерлы йортның яшелчә бакчасында хуҗалык чокыры казыганда очраклы рәвештә табылган. Унбишләп муенса төймәсе, көмештән ясалган чигә алкасы, болгар чүлмәге ише табылдыклар турындагы хәбәрне ишетүгә үк Альберт Нигамаев йорт хуҗасы янына килеп җитә, җайлап кына сөйләшеп, археологик казу эшләренә рөхсәт ала.
Алабуганың яшен ачыклауда әлеге казылмалар хәлиткеч роль уйнады дисәк тә артык булмастыр. Биредә А. Нигамаев дүрт каберлек ачты. Аларның беренчесендә, 75-85 сантиметр тирәнлектәге чокырда, 20-30 яшьләрдәге хатын-кыз күмелгән иде. Башы белән төньяк—төньяк- көнбатышка, йөзен көньякка каратып салганнар, куллары гәүдә уңаена сузылган. Кием һәм агач табут эзләре сакланмаган. Баш янына болгар кувшины куелган, кулбашы тирәсендә муенса төймәләре сибелгән, шул тирәдә үк көмеш чигә алкасы. Төймәләр зәңгәр, куе кызыл һәм көрән төстәге пыяладан эшләнгәннәр. Күбесенең өслегенә күзгә охшатып ясалган, берничәсенә «күз һәм керфекләр» рәвешендәге бизәкләр төшерелгән. Скелетның күкрәк өлешендә ике ягына вак кына чылбырлар белән шалтырама шарчыклар эленгән бакыр колак чистарткыч ята иде. Уң кулының терсәге янында тимер пычак куелган. Санап кителгән табылдык
X гасырның ахыры—XI гасыр башларына нисбәтле.
Икенче каберлектә тәртипсез рәвештә аунап яткан кеше сөякләре, шул исәптән 16-18 яшьлек хатын-кызның баш сөяге, каеш каптырмасы, пычак һәм чүлмәк китеге генә табылды. Бу каберлек тә монголларга кадәрге болгар чорына карый.
Өченче каберлектә 16-20 яшьлек хатын-кыз мөселман йоласы буенча күмелгән. Баш тирәсендә дүрт кадак ята иде, башка әйберләр табылмады. Бәлки, мәет агач табутта күмелгәндер? Тимер кадаклар шуңа ишарәли. Болгар бабаларыбыз XI—XIII гасырларда шул рәвешле күмә торган булганнар.
Соңгы каберлек бик нык җимерелгән, скелеттан калган бер-ике сөяк кенә аунап ята иде. Табылдыклардан бер тоткалы «җүкәтау* тибындагы чүлмәк һәм шалтырамалы асма бизәктән бер деталь сакланган. Каберлек якынча Х1-ХН гасырларга карый.
Табылдыкларны хронологик яктан анализлап, археолог А.З. Нигамаев, әлеге зиратка X гасыр ахырыннан башлап XII гасырга кадәрге мәетләр күмелгән дигән нәтиҗә чыгара. Әмма бу саф болгар зираты түгел, биредә мәҗүсилектән мөселманлыкка күчү һәм болгарлаша бару чорындагы фин кабиләсе вәкилләре (удмуртлар яисә комилар) җирләнмәгән микән?
Борынгы Алабуга казылмаларында табылган әйберләрне өйрәнеп, археологлар шәһәрнең X гасыр ахырында, йә булмаса XI гасыр башында барлыкка килүе мөмкин, дигән фикергә килделәр. Икенче төрле итеп әйткәндә, Алабуга Казанның яшьтәше булып чыга. Бу фикерне Алабугадагы казу эшләрендә катнашып, табылдыкларны карап-тикшереп киткәннән соң Россия Фәннәр академиясе академиклары В.В. Седов, В.Л. Яннн, профессорлар М.В. Седова (Мәскәү), М.Г. Иванова (Ижевск), А.М. Белавин (Пермь) һәм башка археологлар да яклап чыктылар.
Алабуганың шул вакытларда ук барлыкка килүенә шикләнеп карарга ярамый, киресенчә, моны бик тә табигый, шулай булырга тиешле хәл итеп кабул итәргә кирәктер, минемчә. Түбән Кама төбәгендә X гасыр ахырларына килеп туган сәяси һәм икътисади вәзгыятькә күз төшереп алыйк. Хәзәр каһанлыгы җимерелгән. Төньяк-Көнчыгыш Русе әле көч туплап өлгермәгән шартларда Идел Болгарстаны Уралдан алып Югары Иделгә кадәр булган иксез-чиксез киңлекләрдә бердәнбер куәтле дәүләт буларак таныла. Болгар дәүләте үзенең чәчәк ату чорына керә: яңгырдан соң чыккан гөмбәләрдәй, илнең әле бер, әле икенче почмагында бер-бер артлы кала-шәһәрләр һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләре үсеп чыга. Болгар һөнәрчеләренең югары сыйфатлы тауарларын сату өчен эчке базар гына җитми, тышкы базар да кирәк була башлый. Сәүдәгәрләр карашларын әкренләп күрше фин-угор халыкларына юнәлтәләр. Болгар халкының X гасырда ук инде Мишә, Казансу, Нократ елгаларына килеп төпләнүе, Кама буйлап һаман югары күтәрелүе, гомумән, төньяк-көнчыгыш тарафларга китеп урнашуы, беренче чиратта, нәкъ менә сәүдә-икътисад мәнфәгатьләре белән аңлатыла. Алабуганың Кама сәүдә юлында урнашуы табигый күрше фин-угор кабиләләренә болгарлар шул юлдан барып кергәннәр бит. Хуш. фин-угорлар да бу якларга Кама буйлап төшәләр һәм ананьино-имәнкискә заман нарыннан ук калган ныгытмалы калатауга килеп төпләнәләр. Тиздән алар биредә, булачак Алабуга җирендә, болгарлар белән очрашалар. Болгарлар борынгы ныгытмага яңадан җан өреп җибәрәләр. Таштан дүрт манаралы мәчет торгызып куялар. Бер үк вакытта хәзерге шәһәрнең үзәк өлешендә дә яши башлыйлар.
Шулай итеп. Болгар иленең төньяк көнчыгыш чигендә, Кама сәүдә юлында Алабуга барлыкка килә. Ул озак вакытлар бу төбәкне колониаа циялөүдә форпост итеп файдаланалар. Бүген безнең кулда булган археология материаллары Алабуганың иң борынгы чорын шулай рак күз алдына китереп бастыралар.

Реклама