УРЛАНГАН ТӨН


Бүген Марсель белән Энженен туй көне Кунаклар йорт тулы Кияүмен әтисе заманча итеп салдырган коттеджның аскы катында зур зал Монда гуган-тумача, күрше-күлән урнашкан, ипиләр табыны иркен бакчада, этисенен «хәтәр» әшнәләре—эшмәкәрләр—чужанын кабинетында кәефләнеп утыра Боларнын яннарында тән сакчылары, кулларында затлы сигара, ара-гирә кесә телефоннары аваз бирә
Мөһим тостлар инде әйтелгән, бүләкләр тапшырылган, хәзер һәркем үзенчә күнсл ача. Зур залда—гармун танышы, бакчада яшьләрнен үз музыкасы яңгырый. Энже— урта буйлы, сылу гәүдәле; елык-елык килеп торган ак күлмәк кигәч, үзе дә энже бортегенә охшап калган Ким жилкәлс. озып буйлы Марсель белән алар Африка жырчысынын дәртле рнтмына буйсынып бииләр Менә егет кызны күтәреп, әйләндерә башлый Барысы да кул чаба, барысы да шат. коләч. Махсус чакыртылган официант поднос белән эчемлекләр, соклар тәкъдим итеп йори Тост әйтер өчен Энжснен классташы Асия Демидон сүз ала; «Я любил Энже с 1-го класса,— ди ул. Марсельгә карап -Только она не обрашала на меня внимания Эта жемчужнна досталась гебс. береги ее'« Туйда бүтән егетнен хисләрен ачуы сәеррәк тоелса да. елмайдылар, хупладылар. Йозенсн җитдилеге белән шаһит кыг Миләушә генә аерылып тора иде Ул Энже белән бер шәһәрдән Кызлар мәктәптә дә. техникумда да бергә укып, дуслашканнар Монда ул бүген иртән килеп төште Марсельнең өнисе ана кечкенә, ләкин бик ямьле, зиннәтле әйберләр белән бизәлгән бүлмә бирде—туй оч көн дәвам итәчәк иде. булачак килене дус кы»ы белән бергә булсын диде. Өйнен зурлыгы, бүлмәләр күплеге, затлы, купшы жмһазлар Миләүшәдә көнчелек хисен дөрләгеп жибәрде Кияү лә ана күптәннән ошый иде—Энже янына килгәндә күргән идс Миләүшәнең туйдагы уйчанлыгынын сәбәпләре шул иле. Шулай да. үзенә сүз катсалар, биергә чакырсалар, кыз Йөзенә елмаю чыгарды, сөйләште Тик бу кыяфәт маска гына идс Вакыт-
вакыт кыз, ул масканы ташлап, начар уйларын куып, чын күнелдән гомум шат халәткә кушылып карый: шаяра,көлә, табан астыннан очкын чыгарып биеп тә ала. Менә хәзер дә ул «Чегән кызы» биюен очып-очынып башкарды, алсуланып, нурланып киткән йөзен кулъяулыгы белән җилләтеп, беседкага кереп утырды. Бераздан аның чыраена тагын гаҗизлек, гасабилану билгеләре чыкты.
Кунаклар тарала. Яшь парны өске катта бизәлгән бүлмә көтә. Ата- аналар верандага урнашырга тиеш. Кияү белән кәләш лакланган баскычтан өскә менеп бара. Шулчак Миләүшә дус кызынын бер генә минутка үз янына килүен сорый. Эңҗе туктап кала. Елмаеп торучы Марсельнең колагына: «Мин хәзер киләм. Сөйләштек, утны яндырма. Мин оялам»,—дип пышылдый да, Миләүшә янына төшә. Тегесе аны үз бүлмәсенә тарта. Арыган һәм дулкынланган кәләш бүлмәгә килеп керү белән, иптәш кызы анын битенә хлороформга манчылган чүпрәк каплый. (Ул шешәне мәкерле кыз көндез ванна бүлмәсендә күреп алган иде.) Энженен тыпырчынуына карамастан, Миләүшә ана чүпрәкне йөзеннән йолкып атарга ирек бирми. Йомшарып, авыраеп киткән кызны караватка аудара. Авызын ябышкак тасма белән ябыштыра, кулларын өскә таба сузып, карават башына капрон бау белән ныгытып бәйли. Үзе тиз генә кулларын юып, ефәк төнге күлмәк киеп, башына-битенә Энҗенен һушбуен, иреннәренә анын иннеген сөртә. Бүлмәне бикләп, өске катка ашыга. «Чәчләребез бертөсле, буй бераз калкурак та инде, ярар. Бүлмәдә караңгы—тыңлаган сүзне, әрекмән колак! Тынламаса да, көндез рубильникның кайда икәнен күрдем... Барысы да мин дигәнчә булыр!»
Марсель «кәләш»нең каршына килә. Куллары шома төнге күлмәккә тигәч, «Син инде өстенне дә алыштыргансың», дип куя. Берәм-берәм каптырмаларны чишеп, фатасын, бизәнү әйберләрен салдыруны уйлап утырган егет бераз турсая, ләкин кызнын чәченнән килгән таныш һушбуй исе анын башын әйләндереп җибәрә. Мәхәббәт кичәсе дәвам итә. Кызмачарак егет берни сизми, чөнки Миләүшә үтә сак кылана, дәшми, киявенең сорауларына «эһе» дип кенә, пышылдап кына җавап бирә.
Егет йокыга талгач, Миләүшә торып китмәкче була Марсель, уянып, аны тагын үзенә тарта. Иртәнге дүрттә инде бүлмәгә сүрән генә яктылык җәелгән була. Миләүшә, йөзен яшереп, аркасы белән борылса да. егет анын Энҗе түгеллеген абайлап ала. Аптырап, күзләрен угалый: ятакта шаһит кыз бит!
—Нишләп син монда?! Энже кайда?!
Миләүшә, мәсхәрәле карап, әйтеп сала:
— Каян белим мин? Кичә Женя Демидов сорагач, чакырып алдым. Беседкага чыктылар. Ә мине Энҗе үз урынына синең янга җибәрде. Әллә сина минем белән ошамадымы?
—Булмас, булмас! Энҗе андый түгел!
Марсель, тиз генә киенеп, Энҗесен эзләргә йөгерә. Өске каттагы бүлмәләр буш. Беседкага чыга—беркем дә юк. Әллә урладылар инде Энҗесен? Әгәр Женя турында әйткән сүзләр дөрескә чыкса? Хурлык бит, хурлык! Марсель каравылчы янына йөгерә. Әзмәвердәй егетне уятып, сораулар яудыра: кемнәр чыкты төнлә? Кем килде? Ничәдә китте?
Каравылчы саный: уникенче яртыда официантлар китте. Беренче ун минутта—сонты кунаклар. Капканы бикләдем, этне ычкындырдым—чебен дә очып чыкмады түгел.
Марсель янадан өйгә керә. Сумкасын тотып бүлмәсеннән чыгып баручы Миләүшәне этә-этә кире кертеп җибәрә дә, артыннан керә. Күз алдында коточкыч күренеш пәйда була: таушалып беткән ак күлмәкле Энҗе, бәйләп торудан шешенеп беткән куллар, скотч белән ябыштырган иреннәр... Керфек буявы изрәп аккан, йөз танымаслык булып үзгәргән. Тонык күзләрендә—
әрнү Һәм рәнжеш Марсель. Энже янына ташланып, кулларын чишә, дерелдәгән бармаклары белән ябышкак тасманы кубара. Берөзлексез «Кем эшләде моны, кем’* дип кабатлый Зәгыйфь кенә тавыш белән Энжесе «Су*.—дигәч, кухняга йөгерә. Су агызганда домофоннан: «Теге кунак кызы китмәкче. чыгарыйммы7» дип сорый сакчылары. Марсель «Чыгарма!» дип кычкыра, үзе кәләше янына ашыга Су эчкәч. Энже хәлсез, төссез бер тавыш белән: «Миләүшә», дип әйтә дә тагын күзен йома Анын башы авырта, косасы килә, кул чуклары үтереп сыхтый. Нишләп Марселе анын янына хәзер генә килде'.' Хлороформ тәэсиреннән айныгач, ул күпме бәргәләнде бит—урын-жир әйберләре идәнгә шуып төште Богаулардан арынырга теләп күпме тарткалашты, хәтта капрон жепләр беләзекләренә суелып керле Инде яктырган Төне буе Энжесен нигә эзләмәде ул? Йокладымы икән? Әллә инде7 Коты алынып, кыз садистлар турындагы бер киноны исенә төшерде: баулар, кул богаулары кулланучылар бар икән бит Нигә Марселе һаман бер сүз дә дәшми?
Ә егет һаман чигәләрен кысып утыра, газаплы уйларынын очына чыга алмый Нәрсә сон бу? Энже туй күлмәгендә Димәк, ул чыннан да төне буе Миләүшәне назлап чыккан Акылдан язарлык хәл' Ә бәлки монда, анын сөйгәне янында, каһәр суккан Демидов булгандыр? Юк. юк' Марсельнсн күз алдына, тонык кына булып, яшьләрнен чыгып китү күренеше килде. Женя инде машинасына утырган, сигнал биреп юлдашларын ашыктыра Кире кайтса, сакчы да әйтер иде. Энже үзе дә бит ап-ачык итеп. «Миләүшә», диде. Егет, карават кырыена утырып. Энженен кулларын сыпыра-ышкырга тотынды. Әкренләп нәфис бармаклар үз төсенә керә башлады. Энже үксеп елап җибәрде Бераздан ул юыну бүлмәсенә кереп китәрлек көч тапты Марсель янына «Нинди хакын бар мине чыгармаска7» дип җилләнеп Миләүшә килеп керде «Нишләдек син? Ни очен?»—дип илереп Марсель аны җилкәсеннән күн кәнәфигә таба этеп җибәрде.
— Ана гына булмасын әле бөтен нәрсә! Демидов та аны ярата имеш Укыганда мин берәр егет белән танышсам, аларынын күзе гел Энҗедә булды Инде менә хәзер ул сина. шундый йортка, кияүгә чыга Бер генә төнегезне булса да урларга теләдем...
-Бу бит. бу бит җинаять' Хлороформ, скотч. бәйләп кую Монын өчен, беләсеңме Мин сине.
Марсельнең телефонга үрелгәнен күреп, явыз кыз шаркылдап көлде
— Чакыр, чакыр. Шәлперәйгән әрекмән мин. диген Кәләшемне бүтән кыз белән бутадым, диген Гаилә тормышыңны хыянәггән баш талын бит син! Мине кулга алсалар, әйтермен: кияү кушуы буенча эшләдем, диярмен Әйт гизрәк карачкыңа, чыгарсын мине!—дип ишеккә юнәлде ул
Бу сөйләшүне ишетеп торган Энҗе, пычрак нәрсәгә орынмаска теләгән сыман, кискен тайпылып, ана юл бирде Әле генә юынып чыккан, бигендә космстпканын әсәре дә булмаган, ап ак йомшак мунча халаты кигән кыз сафлык фәрештәсен хәтерләтә иде Марсель, киресенчә, үзен пычранган, гаепле, гөнаһлы итеп тоюдан, бик теләсә дә, Энҗегә бер-бер ягымлы сүз әйтергә дә. гафу үтенергә дә. кочып алырга да базмады Ике кулын, чәчен йолкып алырдай булып, бөдрәләренә батырып тора бирде Бу киеренке халәттән аңы кичә язылышкан хатыны, егерме яшьлек саф күнсллс. гөнаһсыз кыз бала Энже коткарды Йомшак җилкәсенә кагылып «Бар. син дә душка кереп чык Пакьләп.-диде ул Бүген гуебызнын икенче көне Бер төнебезне урлшаннар икән (Анын ззреннәре дерелдәп китте, күзеннән икс бөртек яшь тәгәрәде ) Алда әле—тулы бер гомер

Реклама