КӨТЕЛМӘГӘН ОЧРАШУ


И-и ходаем, дөньяда хатын-кыз өчен ялгызлыктан да яман нәрсә юктыр Вакыты-вакыты белән шул ялгызлык чарасызлыгыннан бүре кебек улардай буласын.
Менә инде ничә еллар буе Гөлназда да шундый халәт. Әйе, ул да ялгызлыкның ни икәнен кешеләрдән ишетеп түгел, аны бөтен барлыгы белән үзе татып яши Көн-төннәре. атна-ай һәм еллары шушы афәттән нишләргә белмичә үтә. Ә хатын-кызнын бу газабын исә беркем дә, хәтта дөньяда ин якын кешесе булган әнисе дә түгел, ә төннәрен кочаклап яткан, үзенен кайнар яшьләре тамган мендәре генә белә—алар үз кайгыларын кешеләрдән яшерә белә, аны бары тик мендәрләренә генә ышанып тапшыра..
Дөрес, дөньяда кешене ялгызлыктан коткара торган нәрсәләр дә бар. Шунын беренчесе—эш. Шөкер, Гөлназ бу яктан бәхетле—яраткан эше бар. абруйлы бер фирмада икътисадчы булып эшли. Моннан берничә ел элек финанс-икътисад институтын тәмамлаган иде, инде мул гына тәжрибә туплап өлгерде, эшен биш бармагы шикелле белә. Ялгызлыгы да онытылып тора.
Кешеләр арасында күбрәк булу, туган-тумача, дуслар белән аралашу да коткара. Ләкин, мин ялгыз, сезгә шуны оньггу өчен килдем, дип кенә кеше-карага еш барып булмый. Дусларга түгел, якын туганнар катына да килешми ешлау. Аннары тагын бер нәрсә. Берәрсенә бардымы, аларда балачага булмый калмый. Ә бала-чаганы күрде исә, Гөлназ үзенә урын таба азмый—ялгызлыгы, киресенчә, кырык мәртәбә арткан шикелле була. Андый йөкне ничек күтәрмәк, ана ничек түзмәк кирәк, Ходаем?! Ә хуҗалар, анын йөрәк ярасына тозны тагын да күбрәк сибәргә теләгәндәй, балалары белән әвәрә киләләр: йә шигырь сөйләттереп. йә ни булса да сораган булып, анын нинди тапкыр җавап бирүе белән мактанырга тотыналар. Ә син, эчендә мәчеләр сугышса да, елмайган булып, шуларнын менә шулай бала-чагалы гаиләдә яшәүләренә, шунын белән бәхетле булуларына эчеңнән көнләшеп утыр... Андый чакларда тизрәк чыгып китәсе, бала-чагалы бу өйне тизрәк онытасы, хәлта... ялгыз каласы килә. Әйе, әйе, мондый вакытларда хәтта ялгыз калуы хәерлерәк тә шикелле.
Яна елда ничәмә-ничә көннәр буе ял итүне кайсы юләре уйлап чыгаргандыр. Башка бер җирдә дә юктыр мондый нәрсә. Ял итә-итә хәтта көннәр чуты югала башлый, тәмам ялкауланып бетәсең. Менә хәзер дә инде сәгать тугызынчы ярты булып килә, ә ул әле һаман тормаган.
Гөлназ, сөякләре шытырдап куйганчы, рәхәтләнеп киерелеп алды. Хәтта, ниндидер ләззәт кичереп, монарчы түшәмдәге бер ноктага текәлгән күзләрен йомып, юрганын иягенә кадәр күтәрде. Әле генә күңелен биләп, җанын сызлатып торган тынгысыз уйларыннан арынып, ничектер тынычланып калгандай булды. Ләкин күзенә барыбер йокы кермәде. Бу халәтендә озак
ята алмады, юрган итәген ачып атты да. үзенен тоз. матур аякларына карап бакты. Әйе. иозе. бөтен килеш-килбәте генә түгел, ә аяклары да узып киткән ир-ат борылып-борылып карарлык. Ләкин менә мондый килешле, коеп куйган кебек тоз. озын, матур аяклардан ни файда0 Кем кызыгыр, кем сокланыр, куллары белән сак кына кем кагылыр, кем сыйпар өчен алар? Юк бит. юк янында аларны сыйпап ятучы ир-ат кулы! Урын-жире һаман буш һәм салкын бит анын. Дөрес, үтеп-сүтеп киткәндә дә. эшләрендә дә анын йөзенә дә. аякларына да сокланучы ир затлары күп. әлбәттә Ләкин алар узып баручылар гына бит. аларнын берсе лә аныкы түгел
Гөлназ, уйларының кабаг элеккеге эзенә төшүенә ачуы килеп, әйтерсен мона анын матур аяклары гаепле, ниндидер ачу белән юрган итәген яналан ябын куйды.
Шунда кинәт чылтыраган телефон тавышы аны сөендереп жнбәрде. Ул, тиз генә торып халатын иненә салды да. телефон янына килде.
—Сәлам, сәлам. Зөлфия! Юк. тормаган идем әле —диде ул трубкага — Кая? «Химиклар» сарае янына? Менә хәзер, көпә-көндезме." Син нәрсә, чыршы ул кичен, утлар яндыргач кына матур була ич. Шулай дисенме? Ярар, алайса, көтәм
Бергә эшли торган хатын чылтырата иде. Ярый әле. менә шушындый дусы бар. Ул анын ялгызлыктан ничек газаплануын анлыи. шуна күрә төрле- төрле сәбәп тапкан булып, аны өеннән, ялгызлык тырнагыннан аерып алып чыгарга тырыша. Театрларга да. концертларга да гел бергә йөриләр. Хәтта ул быел аны икеме-өчме мәртәбә музейга да алып барды Менә хәзер Яна ел чыршысын карап кайтырга чакыруы да тикмәгә түгел бит анын. Үзенә генә ничек авыр икәнен яхшы анлыи Зөлфия Чонки үзе дә ялгызлыкны күп еллар татыган хатын. Бәхете бар икән, былтыр кияүгә чыкты да ничә еллар буе җанын ашаган ялгызлыгыннан котылды Ире—тфү. тфү. күз тимәсен'— бик яхшы, бик тыныч, аны ярата, хөрмәт итә торган кеше Бәхет дигәнен кызык нәрсә икән ул: бер караганда. Залфиянен әллә ниткән чибәрлеге дә юк. ә үзе нинди ирне эләктерде!
Гөлназ чәй эчеп утырганда Зөлфия дә килеп җитте.
—Әйдә. әйдә, үзен генә сөрсеп ятма, апакаем!—диде ул. пәлтәсен элгечкә элә-элә.—Кешеләр карап, үзебезне күрсәтеп кайтыйк ате бер' Бәйрәм көннәре ләбаса!
—Дөрес сукалыйсын, өйдә яту күңелле нәрсә түгел ШУШЫ көннәрдә ике китап укып чыктым инде! Гел-гел укып утырасы да килми, телевизорда туйдыра Тизрәк бегсен генә бу Яна ел каникулы!
Бетәр, бетәр, ана бер дә эчен пошмасын! Дөньяда бетми торган нәрсә юк ул. апакаем,—дип. Зөлфия бүлмәгә күз йөгертеп чыкты -Әй. озак та йоклыйсын инде. Гөлназ!
- Нинди йокы?! Я гасын инде шунда, тиле кеше сыман аллә ниләр уйлап
—Ә син әллә ниләр уйлама, апакаем! 1ел матурларын гына уйла! Ярар, җыен, әйдә, жыен! Житкән сина өйдә ятырга' Бер чокыр гына чәй яса да
Алар «Химиклар* сарае янына килеп җиткәндә сәгать унбер чамасы иде бугай Мондагы чыршы, һәр елдагыча, быел да бик тә магчр итеп бизәлгән Хәтта анда көндезен үзенә бертөрле аерым матурлык бар сыман Мондагы халык, мондагы халык! Олылар да күп. ә бала-чаганы әйткән дә юк' Алар күңелен ачу өчен ниләр генә ясап бетермә!әннәр дә. нинди генә апрахционнар эшләми! Бөтен парк—бәйрәм мәйданын хәтерләтә
Зөлфия белән Гөлназ, сойләшә-сойләшә. ашыкмыйча гына паркнын төрле уеннар бара торган һәр почмагын да йөреп чыктылар Кайберләре янында озак-озак туктап тордылар. Күнслле' Хәтта гел >чнс тырнап торган кар;» мәче тавышлары да. күнелне гел борчулы халәттә тоткан күңелсез
уйлар да онытылгандай булды.
Инде яңадан күккә ашкан мәһабәт чыршы янына таба атлаганда Зөлфия белән көлешә-көлешә ни турындадыр сөйләшеп килгән Гөлназ, кинәт кенә: «Сәлам, Гөлназ!» дигән тавышка, барган жиреннән сөрлеккәндәй, шып туктап калды. Нинди таныш тавыш әле бу?! Әйе, бик таныш иде ана бу тавыш. Инде ничәмә-ничә еллар үтүгә карамастан, аны менә шулай барган жиреннән туктата алырдай тавыш иде ул...
Гөлназ башта нигәдер бар гәүдәсе белән калтыранып куйды, аннары, бөтен ихтыяр көчен җыеп, башын тавыш килгән якка борды. Караса, алардан өч- дүрт адым читтә элеккеге классташы Алмаз басып тора! Ике ягындагы ике малайның кулларыннан тоткан, үзе елмая, карашы серле дә, сынаулы да бугай.
Гөлназ, аны күреп, башта каушап калды, аннары каушавы үзе дә анлый алмаган ниндидер башка халәткә күчте. Хәер, нишләп анлый алмаган булсын? Аны, гадәттә, коелып төшү, диләр кебек. Төсе дә үзгәрде бугай, янында берни аңламыйча басып торган Зөлфия моны шундук сизеп алды, хәтта курка да төште, ахры, әкрен генә:
—Син нәрсә?!—дип. аны айнытырга теләгәндәй җиңеннән тартып куйды.
Тик бернинди жавап та ишетмәде—Гөлназ ир-атка карап катып калган иде. Менә, ниһаять, ул исенә килде бугай, гаепле кеше сыман әкрен генә:
— Исәнме, Алмаз!—диде. Аннары, бөтенләй анышып җиткәндәй, тагын, инде бу юлы күтәренкерәк тавыш белән:
—Исәнме, Алмаз, исәнме!—дип кабатлады.—Нәрсә. Яна ел чыршысын карарга килдекме?
— Менә малайларны алып килдем!—диде Алмаз һәм, елмаеп, аларнын башта берсенә, аннары икенчесенә карап алды.—Әле быел монысын күрсәткәнем юк иде. Бик күнелле икән монда!
Сүзсез калдылар. Икесе дә, аны ничек дәвам итәргә белмичә аптырап, шактый вакыт бер-берсенә карап басып тора бирделәр.
Гөлназ үзен аерата уңайсыз сизде. Монын сәбәбе бар иде... Кайчандыр ул бу классташын (алар 9-10 нчы классларда бергә укыдылар, Алмазлар гаиләсе Үзбәкстаннан күрше авылга күченеп кайтты) бик каты рәнжеткән иде. Дөрес, ул вакытта яшь кыз моны рәнжетү дип уйламады да бугай, шул чакта егет күнелен ничек яратавын еллар узгач кына аңлады Гөлназ. Ә ул чакта чегән шикелле кара тутлы, тимерчыбык кебек каты чәчләре бер якка да ятырга теләмәгән, гел төрле тарафка тырпаеп торган, буе да кечкенә булган Алмаз ана үзенен сөюен белдерә-белдерә аптыратып бетергән иде. Хәер, әллә ни «аптыратып бетергән иде» дип тә әйтерлек түгел инде—кош теледәй өч хат язды ул ана. Ә матурлыгы, юк, чын мәгънәсендә гүзәллеге белән егетләрне генә түгел, иптәш кызларын да сокландырган Гөлназ аның ул хатларын, анын сөюен ниндидер дәрәжәдә үзен мыскыл иткән дорфалык дип кабул итте, бары тик өченче хатына гына җавап бирде. Анда да бары бер генә җөмлә белән: «Син, бер мәртәбә генә булса да, көзгегә карап ал әле, салпы колак!» Әйе, моннан берничә ел элек нәкъ шулай дип язган иде ул менә хәзер яннарында басып торган шушы Алмазга. Анын кушаматы да «Салпы колак» иде ул чакта...
Аның хаты бик нәтиҗәле булды: шуннан сон Алмаз ана ник бер сүз катып карасын, ник бер хат кисәге язсын! Ул кызга, чыннан да, бар күнеле белән гашыйк иде, шулай да башка беркайчан да ана үз хисләрен кабат белдермәде, түзде. Дөрес, ул бөтенләй үз эченә йомылып калды, ә икенче елда параллель класска ук күчте...
Дөрес, инде еллар үткәч. Гөлназ Алмазга карата нинди каты күнелле, артык дорфа, мәрхәмәтсез булуын анлады, шул сүзләре өчен аның алдында
үэен гаепле санап, бер генә жомләдән торган шул хаты өчен оялып йөрде. Ярый әле, шуннан сон бер вакытта да очрашмадылар... Тик менә хәзер генә...
Хәер, ул анын турында барын да белеп торды егет урта мәктәптән сон КАИ ны тәмамлаган, кайсыдыр заводта инженер булып эшли, өйләнгән, берме, икеме малае бар Моннан ел-ел ярым чамасы бутаи. автокатастрофага эләгеп, хатыны үлүе турында да ишетте. Хәтта вакыты-вакыты белән ни өчендер анын үзен эзләп килеренә дә ометләнеп-өметләнеп куш алалы Бу өмет дигәне узенен гаилә тормышы барып чыкмаганнан сон иреннән аерылып, суык урын-жирендә мендәре белән икесе генә калгач тагын да көчәя төште
Әйе, Гөлназнын гаилә тормышы кыек-мыек булып чыкты Элек, башта институтны тәмамларга кирәк, дип яшәде—бик яхшы гына егетләр өйләнергә теләгән иде ана—аннары, ни гажәп. ир-егетләр әллә анын чибәрлегеннән куркып, аны буй җитмәс фәрештә дип санады, кайбер кыюларын үзе ошатмады, аларны үзснен гүзәллегенә туры килми дип санады. Хәтта әнисе дә: «Артык сайланмыйсынмы икән син. кызым?» дип борчылды Аннары андый кыюлар бөтенләй күренмәс булды Менә шунда—ә гомер бара, инде ана егерме сигез тулып килә иде!—хатынын аерган бер ир-ат тәкъдимен кабул итәргә мәжбүр булды. Тик бу ир-ат кисәге тормыш алып бара торган кеше түгел, ә хатын-кыз өстендә яши торган зат булып чыкты Бу кешедән шулкадәр күнеле кайтты, аннан бала табасы килмичә, хәтта йоклелеген өзде. Шуннан сон табиблар анын бүтән беркайчан да баласы булмаячагын әйттеләр Дөрес, чибәрлегенә сокланучылар хәзер лә бар. ләкин алар арасында бергә-бергә. инне-ингә куеп тормыш алып барырга дип тәкъдим ясаучылар юк Инде өченче дистәне ваклагач, булырына өмет тә калмады дияргә була Менә ни өчен ул, үзеннән-үзе яшереп булса да. кайчакларда менә шушы Алмазны исенә төшергәли иде. «Авырдыр ана үзенә генә ике баланы тәрбияләве * дип куйгалый үзалдына Ул моны кемгәдер атап, нәрсәгәдер өмет итеп, бу сүзләренә, бу очракта ана мин ярдәм итә алыр идем, дигән мәгънә төреп әйтә иде бугай Кемнәндер «Әйе, авырдыр шул. ана синен ярдәмен кирәк* дигән сүзләрне ишетергә тели шикелле иде ул Ниндидер яшертен омег бар иде ал арда
Ләкин көннәр үлә торды, аны искә алучы да. ана Алмаз тарафыннан ниндидер тәкъдим дә булмады, бу турыда сүз дә ишетелмәде «) менә хәзер шул Алмаз аның алдында басып тора: елмаюы да шул ук («Кара, нинди чибәр ир-атка әйләнгән!»), шомырттай кара күгләрс дә. нәкъ шул чактагы шикелле, ничек яндырып карый («Карале, кү» карашы нинди ягымлы'*) Тик буй-сыны гына ул чактагы кебек түгел—ко лагыннан тартып үстергәннәр диярсен!—уртачадан да узып киткән ул хәзер («Кара, ничек үсте икән ул бу кадәрле?!»). Хәтта Гөлназга менә хәзер анын калаклары да сөйкемле булып тоелды.
Бер-берсен сынаулы күзәтү, әллә бу очрашуның көтмәгәндә килеп чыгуы аркасында югалып калу илеме б>. шактый озакка сузылды. Б\ хәлдән аларнын икесенә дә. хәгга котмәгәндә генә очрашкан бу икәүгә гажәпләнсп карап гор1ан Золфиягә дә. у найсыз иде
— Йә. эшләр ничек, Алмаз? Ничек яшисен'-диде беренче булып телгә килгән Гөлназ.
— Эшләр бара... Ә яшәү минем яшәү хәзер менә шушы «егет» зәр белән бәйле инде —Алмаз иелеп малайларының башта берсен, аннары икенчесен кочаклап, аркаларыннан кагып алды Ье з әнисе з
— Ишеттем. —дип бүлдерде аны Галназ Авырдыр'’
—Жинел түгел инде, әлбәттә Тззк барыбер бирешергә исәп юк Оч «егет» бит без! —Алмаз кап-кара мыегы астыннан елмаеп куйлы Анын мыегы
барлыгын хәзер генә күргән Гөлназ, күнеленнән анын ана килешеп торуын абайлап алды,—Бирешмибез, Алла боерса!—Ул сәгатенә карап алды.—Ярый, Гөлназ, без әнә теге тауга таба атлыйк әле, «егетләр»емне бераз тауда шудырасым килә... Ярата алар моны...
—Ярый, хуш, Алмаз!—диде Гөлназ, сиздермичә генә ана ачулы караш ташлап,—Шуасылары килә икән, шусыннар, әлбәттә!
—Ярый, хушыгыз!—Алмаз акрын гына китеп барды. Ләкин ике-өч адым атлауга ук кырт борылды да:—Карале, Гөлназ, минем колаклар һаман салынкы булып калды бит... —диде.
—Ярар инде, Алмаз, гафу ит син мине... Синен колакларында ... гомумән, менә дигән егет син, Алмаз! Кичер, яшьлектәге яшьлектә калсын!..
—Ярар ла, калса—калсын! Болай гына мин. —дип елмайды Алмаз һәм, ике малаен җитәкләп, ясалма тауга таба китеп барды.
Гөлназ кымшанырга да курыккандай, алар артыннан шактый вакыт карап торды. Ике күзе дә яшьле иде. Ләкин ул аларны сөртергә ашыкмады.
—Ни булды, нигә терәлеп каттын, апакаем!—дип җилтерәтте аны Зөлфия — Карале бала-чага сыман көпә-көндез балавыз сыгуын! Кем иде бу. апакаем?
—Әйтермен әле. Ә бүген миннән берни дә сорама! Ярыймы? Зөлфия, анын белән килешкән сыман, иңнәрен сикертеп куйды.

Реклама