Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФИКЕР БӨРТЕКЛӘРЕ


Чиләбе өлкәсенең Законнар чыгару җыелышы бинасында зур бер тантана булды. Халыклар бердәмлеге көненә багышланды бу. Рус. татар, башкорт, казакъ, кореялылар һ. б. милли мәдәни үзәкләрен чакырып, кемнәрнедер бүләкләделәр, кемнәрнеңдер чыгышын тыңладылар, төрле милләт артистлары жырлады, биеде.Шушы чараны алып баручы хатын бик матур итеп Русиянен күпмилләтле дәүләт икәнлеге, һәр милләтнең ихтирамга лаеклы булуы турында сөйләде.
Ә сонгы җөмләсе менә мондый булды: “Мы разные, а все вместе мы— русские, русский народ”.
Вәссәлам.
“Глобальләшү һәм татар вазифасы” дигән мәкаләсендә Рашат Сафин зур һәм житди темага кагылган. Тирән уйлап язганлыгы сизелеп тора. Ләкин нигә фантастика кебегрәк кабул иттем мин анын бу язмасын? Чөнки “татар вазифасын” (ягъни кешелек игътибарын Рәсүлебез тәгълиматы буенча яшәү культурасына юнәлтү миссиясен) тормышка ашырырлык көч, ул көчне оештырырлык шәхес юк бүгенге җәмгыятьтә. Л. Гумилёв әйтмешли, пассионарийлар кирәк.
Тик барыбер—афәрин! Төзек, аңлаешлы теория.
Фәүзия ханым Бәйрәмованын иҗтимагый эшчәнлегенә гомер буе бераз сагаеп карыйм, “арттырыбрак җибәрә бу,”—дип уйлап куйган чакларым да
булды.
Ә язганын кызыксынып укып барам. Һич тә гомуми агымга бирелми ул, һәр мәсьәләдә үз фикере бар. Менә, “МЖ”да болай дип язган: “...иҗтимагый оешмалар гына халыкны оештырып тора алмый. Милләт эшләре буенча министрлык булдырырга вакыт җитте...”
Хак сүз!
Әмма Милләт министрлыгы, бәлки, бер булдырылыр, тик тәгаен беләм: татар милләте министрлыгы булмаячак ул. Димәк, аның функциясе татар
Ирек САБИРОВ (1950) - язучы, «Манзара», «Яшим», «Апрель» һ.б. китаплар авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Чиләбе өлкәсендә яши.
милләтен үстерү түгел, ә әлеге дә баягы “халыклар дуслыгын үстерү" булачак. Чынбарлыгыбыз шундый
Ләкин СССР рус дәүләте генә түгел бит ул. Ул безнен дәүләт тә булган. Көчләп, куып кертелгәнбез, әйе, әмма бу төзелешләрдә минем дә өлешем бар.
Аны сүгү—үземнен тарихымны сүгү була. Шуна күрә мин сүгенеп түгел, ачынып сөйлим ул заман ахмаклыклары турында.
“Берүзем яшәсәм, кайгы-мәшәкать тә булмас иле: чыгып кит сәфәргә, әллә нинди илләр анда, океаннар
Кайтып сөйләр кешен булмаса, ни пычагыма кирәк ул
Сүз дә юк. мәхәббәт—гүзәл хис ул. Ләкин ирле хатыннын бүтән иргә мәхәббәте һәм шул мәхәббәткә буйсынып никахлы ирен ташлавы турындагы сюжет минем күнелдә чиста тойгылар тудырмый. Ә Рәмзия Габдслхакова “Зинһар, югалма...” повестенда Илдания белән Раил арасындагы мөнәсәбәтләрне Галиябану белән Хәлил. Мәйсәрә белән Булат арасындагы мөнәсәбәтләр кебек итеп тасвирлый Аерма жир белән күк арасындагыдай. Раилне аңларга була, ул тол ир Ә Илданиянсн ире бар бит1 Балалары булмаса да, бу бит гаилә дип атала. Әлеге гаиләсенә, әлеге иренә карата кылган хыянәтне киләчәктә яна гаиләсенә карата да кылмас дип кем әйтер? Бу сюжетта, бу повестьта Раил белән Илдания унай геройлар булса. Хәмит кем? Ул кызганыч, ләкин тискәре герой түгел бит' Хыянәтчеләр күп дөньяда Анна Каренина, әнә, хыянәте өчен фаҗига белән түләгән Ә монда—һарру епб,—бәхетле азак!
Бер әби сөйли: “Кырык беренче елдан шахтада эшләдем Иртән эшкә барабыз—үтереп йокы килә, изрәп китәм Сискәнеп уянам—юл уртасында тезләнеп утырам икән.”
“Казан утларьГнда Нур Әхмәдиев шигырьләре Тирән мәгънәле юллар Ләкин бары рифмаланган фәлсәфә генә Бераз канат куйсан. менә дигән шигърият булыр иде Юкса барысын да дөрес яза. тик күзендә яшь күренми
Кайдадыр бүтән тормыш булырга тиеш Минем тормыш монда түгел
Үкенмим “Их, тегеләй эшләгән булсам, болай иткән булсам."—дип уфтану—акыллы кеше эше түгел ул Әйе. язмышымда хаталар байтак булды, мин аларны күрәм һәм аңлыйм Ләкин ялгышулар да. укышка ирешкән мизгелләр дә, фаҗигаләрем дә. шатлыкларым да -мин үтем ул. минем язмышым, минем бердәнбер гомерем Шул гомеремә үкенеп, яшәвемнен мәгънәсен юкка чыгарыйммы?
Үкенмим Һәм шуны холкымнын ин кыйммәтле сыйфат ларымның берсе дип саныйм
Рафаэль Мостафиннын ("МЖ". №31, 2005) •‘бүгенге татар авылының, үзенен чәчәк ату чорын кичереп, туктаусыз түбәнгә тәгәрәвен" тасвирлап язган мәкаләсе, әлбәттә, бик урынлы. Ләкин ул да үзенең әңгәмәсен чарасызлыктан аптырап тәмамлый: "Өметләрне сүндерергә ярамый."—ди.
Әмма...
Без мәсьәләләрнең көчебездән килгәннәрен көчебез җитмәгәннәре белән бутый башладык, минемчә. Бүгенге авылның (татарныкын гына түгел!)“түбәнгә тәгәрәвен" туктатырлык көч табып буламени бу дөньяда9 40-50 ел элекке вакыйгаларга кире кайтып булмаган кебек, авылнын ул замандагы халәтен дә тергезү мөмкин түгел инде. Ә авыл язмышы белән милләт язмышы арасына тигезлек билгесе кую—минем нәселем менә шушы бүген яшәгән фатирым тузып җимерелгәнче генә яшәячәк дигән кебегрәк була ул. Әйе. күп гасырлар буе авыл татар милләтенең (татарныкының гынамы?) фатиры булып хезмәт итте. Хәзер авыл үзгәрә. "Түбәнгә тәгәри ', "югарыга күтәрелә" дигән төшенчәләрне куллану дөресме монда? Тарихта прогресс, регресс дигән нәрсәләр юк. Үзгәрешләр бар. Бер сыйфат икенчесен тудыра. Авылнын бүгенге үзгәрүе—кризис аркылы, бетә язып калу аркылы яна сыйфат булдыруыдыр, бәлки? Авыл хуҗалыгы кеше дөньясына барыбер кирәк, шуна күрә, бәлки, без белгән, без күнеккән авыллар урынына бер кырык-илле елдан бай. төпле, нык. ләкин аз халыклы хуҗалыклар үсеп чыгар. Һәрхәлдә, зур һәм тату гаилә булып, үзенчә бер дөнья булып үзенен кабатланмас кануннары буенча гомер иткән авыллар, ни аяныч, тарихта гына калыр, күрәсең.
Ләкин милләт—бөтенләй бүтән төшенчә бит ул. Милләтнең масштабы да. тарихи озынлыгы да бүтән. Милләт язмышын авыл язмышы белән тәңгәлләштерү—милләтнең өметсезлеккә дучарлыгы белән анлы рәвештә килешү кебек була бит ул.
Элегрәк әйткән сүземне (миңа кадәр шундыйрак фикерне Илдус Гыиләжев әйткән иде) кабатлыйм: авыл бетә дип уфтанунын мәгънәсе юк. Татарлыкны саклау көче буларак авыл үзенең әһәмиятен югалтып бара. Урбанизациябез уйлап чыгарган һәм безгә буйсынырлык нәрсә түгел Безгә татарлыкны шәһәр шартларында саклап калу һәм ныгьггу механизмнары булдыру турында уйларга кирәк.
Мөхәммәт Садринын 1956 елда чыккан "Йөрәк тибүе" исемле җыентыгы кулыма төште. Монда күбесенчә пропаганда, плакат, штамп фразалары. Рәсми идеологиягә иярмичә язылган шигырьләрендә исә (аеруча—сугыш елларында язылган "Сәлам хат". "Идел егете атын эчертә". "Агыйделкәй суы". "Сөям мин". "Жавап хаты" һ. б.)—чын шигърият, чын лирика.
Шунысы кызык: анын байтак шигырыәре аралаш рифма белән язылган.
Марат Әмирхановнын “Мөкәррәмә" повестен укыйм.
СССР—Туган ил иде бит. Ватан иде. Ә Ватан белән горурланырга кирәк. Һәм горурландык та без. Тик менә хакыйкать ярылып яткан мондый әсәрләрне укыганда горурлык тамакка тыгылып кала Мондый Мөкәррәмәләр меннәрчә бит! Бөек империянең мескен коллары Менә әле бу көннәрдә, шәһәр хакимияте әгъзасы буларак. “Җиңүнең 60 еллыгы" медальләрен тапшырып йөрим. Сугыш вакытында колхозларда, заводларда эшләп саулыкларын
югалткан әбиләр “Президент бүләге” дип бирелгән тәтигә чын күнелдән куаналар, бичараларым
Була шундый әсәрләр: теле дә. сюжеты да шаккатырлык түгел, тик бер укый башласан. аерылып булмый Хисам Камаловнын "Үксехзәр” романы ла шундый Утызынчы еллардагы ерткычлыклар, кырыгынчы-илленче- алтмышынчыларлагы башсызлыкяар һәм шул җирлектә кемнәрнеңдер хирыска бирелеп гүбәнгә тәгәрәве, ә кемнәрнеңдер, намусын сатмыйча, кешелекле һәм хезмәтчән булып калулары—без күп күргән-укыган һәм үз башыбыздан кичергән хәлләр. Шулай да роман "үзен укыта” Әллә чынлап та текстларда энергетика дигән нәрсә бармы?
1999 елда чыккан "Татарский энциклопедичсский словарь”да Таһир Якуповны тапмадым!
Күп айлар буе зур күләмле чәчмә әсәр яза башларга жыенып йөрим Уйлар да, образлар да. сюжет та бар
Ләкин менә “Казан утларьГнда “Бәхетсезләр бәхете” романының икенче китабын йотлыгып, кай урыннарында күз яшьләремә тыгылып укып чыктым да. уйга калдым укучыны менә шушылай тәэсирләндерерлек итеп язарга кочем, тойгыларым, сәләтем җитәрлекме минем?
Автор, Фоат Садриев, үзе шушы вакыйгалар арасында кайнагандыр, чөнки персонажлары, аларнын холык-фигыльләре бик ышандырырлык Аеруча Ирек Сабитов образы
Фаҗига белән тәмамланган әсәрләр гадәттә күнелемә ятмый Мин әдәбиятны кешелек доньясынын бик көчле тәрбияви факторы дип саныйм.шуна күрә әсәрләрнең фаҗигале ахыры кешеләрдә төшенкелек, өметсезлек тудыра, дип уйлыйм *
Ләкин Вахит Имамовнын "Япон татары" повесте, Касыйм хажинын үлеме белән тәмамланса да, бөтенләй бүтән герле тәэсир калдырды. Беренчедән, повесть үзе мин монарчы белмәгән доньяны сурәтли Революциядән сон Харбинга качып киткән рәсәйлеләр турында күп укыганым бар, ләкин монда - татарлар язмышы Шунын өстенә әле. Харбинга да кызыллар кулы сузылгач, татарлар Япониягә килен урнашып тамыр җәяләр Япониядә—зур татар җәмгыяте, мөселман ширкәте! Мәчетләре, мәдрәсәләре
Касыйм туган авылында үзе җибәргән йоз мен долларга ашык-пошык, килбәтсез итеп салынган мәчетне күргәч, йорәгс түзми егыла Ләкин бу эпизод аны кызгану хисеннән мен тапкыр көчлерәк безнең үзебезгә гарьләнү хисе уята. Касыйм сонгы гозерен хатыны Салисәгә әйтә “Берүк, илгә апкайтып җирлә",—ди "Илгә" дигәне—Япония инде анын Безнен өчен. Рус и я татарлары очен, моннан да усал шелтә булырга мөмкинмс'
Ир белән хатын, егет белән кыз. ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләрнең асылы, сере безгә, ни кызганыч, гомеребезнең сонгы елларында гына ачыла. Их, дисен, элегрәк аазаган булсам аны
"Идел”дә Туфан Миңнуллиннын “Татарның әхлакый кодексы” чыгып бара.Мин анын бер-ике жөмләдән торган кагыйдәләрен түгел, җентекле шәрехләрен бирелеп укыйм.
Байтак нәрсәгә күзем ачылды.
Равил Фәйзуллин бер мәкаләсендә: “...Жир йөзендә татар кимемәде дип уйлыйм,”—дип үз-үзен юата да, “бетә торган милләт түгел бу!”—дип куя. Алай үз-үзебезне юатып яшәсәк, бетүебез дә ихтимал.
2004 елнын марты. Матбугат йортында Рафис Корбан яныннан чыгып барам Коридорда көтмәгәндә Шәүкәт абый Галиевне очраттым. Егерме минутлап сөйләшеп тордык. Мин абайлаган, ләкин акылым барып җитмәгән бер акыллы фикер әйтте ул: “Башына килгән шигъри фикерне кичектермичә язып куярга кирәк. Юкса очып юкка чыга ул. Йә үзгәрә. Үз халәтен дә үзгәрә. Мин моннан берничә ел элек язып куйган фикерләремне танымыйм Шуна күрә дә әле—язганыңның көнен-аен-елын да куярга кирәк."
Инде син дэ чит туфракта сүнгәч.
Гакылың җыя атый ятарлык Җир Шарында мең ел төзгән соңгы Каратысы кырыла татарның
Айдар Хәлимнең бу шигырен 2004 елнын 21 февралендә укып утырам. Колагыма радио хәбәрләре кереп тора: бүгенге көн ЮНЕСКО тарафыннан “Туган тел көне” дип игълан ителгән икән. Чиләбе дикторы, бик тә горур тавыш белән, "безнең өлкәдә берничә дистә телдә сөйләшүче халыклар яши,”—диде.
Бердәнбер татар газетасын чыгаруны дәвам итәр өчен акча юк, ике айга бер чыга торган бердәнбер ун минутлык телетапшыруыбызны ябарга торалар.
Һәр үлән төренең, һәр хайван төркеменең табигатьтә үз урыны, үз куышы бар. Бер бөҗәген генә югалтса да. табигать мен аһәнен җуяр кебек.
Ә милләт? Ә һәр милләтнең теле, сәнгате?
Истә, истә: яшәү дәртемнән хисләрем ташып: “Дөнья матур, яшәве рәхәт!”— дип кычкырасы килгән мизгелләр еш була иде яшь чакта. Хәзер исә, чак кына шатлык туса, шундук бераз оньггылып торган хәсрәт искә төшә. Нәкъ Газинур Морат әйткәнчә:
һава ерып, әнә, кошлар оча,
Кош тоткандай яна күзләрең.
Күкне иңчән очкан кошка баксаң.
Искә кичеп төшә үз хәлең.
Алма биреп кызыктырып.
Бу дөнья алдый инде Ятлардан калган ярларны Сөяргә калды инде
Рафис Корбан шигыре бу. Анда һәм миндә генә түгел, һәр кешенен күнел түрендә гомер буе әллә нинди гарь яши ниндидер әһәмиятле бер өлештән мәхрүм булганлык хисе.
Ә бер-бсрсе белән аралашканда тышкы кыяфәте белән жор булырга, сер бирмәскә, мескен булып күренмәскә тырыша кешеләр
"Курчак язмышы Үз язмышын оештырудан мәхрүмлек "
Фа кил Сафиннын “Саташып аткан тан” романында бу сүхтәрне укыгач, уйлап куйдым бу дөньяда кем генә үз язмышына үзе хужа икән0 Кайсыбызнын язмышы—курчак язмышы түгел0
Ни әйтсән дә. Равил Фәйзуллин—Равил Фәйзуллин инде ул. Дөрес, кайчак “Әгәр рифмалар, ритмнарны үлчәп язса, гагын да шәбрәк булыр иде."— дигән уй туа. Ләкин
Ваклар зреләнеп калыр— бел киткәч...
Яки
Алмаларда калган җәйге тан
кебек юлларны укыганда кагыйдәләр турында онытасын
Ркаил Зәйдулла язган:
Ә без? Ә без?
Без имансыз түгел.
Ул—«уз яшьтә, аккан каннарда Алар җирдә япмый!
Сөңге булып
Кабат катып чыга мана/нз
Әйбәт. Ләкин мина мәчет манаралары сөнге булып тоелмый Ни дисән дә. сөңге—корал ул. үтерү әсбабы. Минем өчен мәчет манарасы—иҗат, барлыкка китерү, тудыру билгесе, ирлек символы
“Трамвайда сөйләшеп утырдык Ахырда ачыклыклы ул б с з н е н кеше икән. Менә еина мә. урысча сөйләшеп барганбыз' "
Әти мәрхүм сөйләгән вакыйгаларда “үзебезнеке" дигән төшенчә еш очрый иде Миңа әтинең шул сүзгә аеруча басым ясап сөйләве бик ошап бетмәде Мин интернационалист бит! Безнекеме, безнеке түгелме, тагармы, русмы, грузинмы—без барыбыз да тигез, дус. кардәш туганнар, бер гаилә'
Әмма
Бишенче дистәмне тутырып килгәндә генә күзем ачылды Руслар белән никадәр генә дус булсам да. мин алар карашында башка (түбәнрәк ’) дәрәжә кешесе булып яшәгәнмен, ахры Мин чын күнеддән. үземне алар белән бер җәмгыять әгъзасы дип санап, үзем белән атар арасында һич аерма күрмичә, ихлас аралашып яшәдем Ләкин руслар арасында үткән утыз елдан артык
тормышымны бүген күз алдыма кайтарып бөртекләп, һәр вакыйгасын жентекләп тикшереп чыксам, күрәм: минем туганлык хисләремә шундый ук туганлык хисләре белән җавап биргәннәре булмады. Мин гомер буе (бердәнбер гомерем буе!) аларны өйрәнеп, аларга хас милли һәм дини гадәтләрне белергә тырышып, саксыз сүзем белән алай-болай намусларына тимәгәем дип яшәдем. Алар исә минем милли хисләремне санга сугу түгел, хәтта бөртек кенә кызыксынмадылар да. Андау түгел—аңларга теләү дә булмады: хәтта иң якын, ин бирелгән дуслар тарафыннан да.
Кызык хәл: алар белгән, аларга таныш нәрсәләргә кагылып әңгәмә корсам, мине үз итәләр алар; әмма әз генә милли үзенчәлегем күренеп китсә, шундук игътибарлары сүрелә. Ягъни, син безне рус буларак кына кызыксындырасын, ә ят кеше буларак синең безгә кирәгең юк.
Бу юлларны мин явыз ният белән язмыйм. Русларда нык сизелеп торган бу милли эгоизм—аерым кешеләр гаебе түгел. Мин аны: 'Менә, Фәлән Фәләнев тарафыннан күрдем,"—дисәм, дөрес булмас иде. Бу—зур милләтнен гасырлар буе шешеп көчәйгән авыруы "Без бөек халык, без кечкенәләрне үз канатыбыз астына җыябыз, без аларны рәнҗетмибез, бары тик буйсындырабыз гына. Син татармы? Бул. Каршы сүз әйтмибез. Әмма русча сөйләш, рус мәдәниятен бел. Теләсәң, үз телеңне дә бел. ләкин анысы безнең эш түгел.”
Ә мин "үзебезнең” кешеләр кадерен, соң булса да, аңлый башладым.
Зөлфәт—зур шагыйрь. Ләкин минем өчен аның иң көчле әсәре—шигырь турындагы уйланулары. "Шигырь—тормыш юлы."—дип башланып китә анын бу язмалары. Шигърият һәм шагыйрь йөрәге турында шулкадәр дөрес, төгәл һәм үзәк өздергеч итеп моңа кадәр һичкемнең дә язганы булмагандыр.
Кайбер хыяллар, ниятләр әле дә тормышка ашкалый үзе. Әмма канәгатьләнү шатлыгына ирешкән минутлар еддан-ел сирәгәя бара инде.
Балачагымнан каныма сеңдерелгән тәрбиянең бер өлеше—әңгәмәдәшемне бүлдермичә тыңлый белү. Бу кагыйдәне гомер буе үтәп килдем дип күкрәгемне киереп әйтә алам. Әмма, ни гаҗәп, мин үземне әңгәмәдәшләремә карата никадәр ихтирамлы һәм игътибарлы тотсам, алар шулкадәр тупас булып, сүземне бүлдерәләр.
Больница палатасында ике карт, эшсезлектән зарыгып, сөйләшеп яталар. "Шул Горбачевтан башланды инде илдә таркалу.”—ди берсе. Икенчесе, әңгәмәдәше җөмләсен тәмамлаганны көтеп тә тормыйча:
"Минем дә һава үзгәргәндә ун аягым сызлый шул."—ди Мин әүвәл. авызымны юрган белән томалап, буылып көлдем. Аннары уйга калдым: бу— чукраклык түгел бит. Эчләре пошканнан гына сөйләшәләр, бер-берсен тыңлау, аңлау әллә ни кирәк тә түгел. Андый диалоглар тормышта күп ул. Кайчак мин дә якын күргән кешемә өзелеп-өзелеп хисләремне сөйлим. Ә ул, аптыраганнан бераз таптанып тора да: "М-да-а-а-а...— ди.—Минем дә булганы бар: бер ун ел элек Чиләбе уртасында карбюратор эштән чыкты. Ике сәгать казынып яттым».
Күптән сизәм: диваналар мина бигрәк тә үз итеп карыйлар Исәнләшкәндә куанудан йөзләре балкып тора Үз ишләрен танулары микән? Әллә алар бар кешегә дә шулай ягымлымы?
Акны карадан, яхшыны яманнан аерып белергә, бутамаска шактый әйбәт өйрәткәннәр мине кече вакытымнан ук Әмма бик гадиләштереп үзләштергәнмен мин ул хакыйкатьләрне Менә бер якын танышым завод директоры Шәһәрдәге ин хәйләкәр алдакчыларнын һәм чиктән ашкан комсызларның берсе ул. Ләкин үзе күнелгә бик ятышлы, сөйкемле кеше, акыллы әнгәмәдәш. файдалы кинәшчс Сүзләрен тынлап утырсан—фәрештә!
Теге яки бу шагыйрьнен китабында актарына-актарына гажәпләндергеч фикерләрне йә жөмләләрне. чагыштыруларны табып, шатланам менә әйбәт әйткән, янәсе. Илдар Юзссвнын исә бетен ижаты—"менә әйбәт әйткән "Уйлый күнслем төрлесен” җыентыгын (1993) укыйм
Куларбамны тартып укам чакта Бвкерәеп. алга сузылып.
Икешәр дә очәр машиналы Күршеләрем каза кызыгып
Анын Һәр шигыре ин беренче юлларыннан ук игътибарны уята, сагайта. Монда “менә бу җире әйбәт” дияргә мөмкин түгел, шигырь тоташ жәлеп итә укучыны.
Васштьләр әйтеп тормыйм Сездән дә шуны котәм Озакламый күрешербез.
Яңа Бистәгә китәм
Китеп барды шул Илдар абый...
Шатлыклы шигырьләрендә дә, ә күбрәк хәсрәтлсләрендә. Харрас Әюп әллә кайларга алып китә.
Сояпләр куяр идем дә.
Кочак.зап елар идем.—
Бирмиләр сине
Тыңламый
Сүземне егзар минем
Тәкъдирләргә тиңнәр юк Кемнәр бар да. кемнәр юк'
Исәпләмәгән исемнәр.
Уйзаиа-ан коннәр юк
Донъя якты Гүр кара '
Кем китә дә. кем каза Кая таба карасам да.
Ак каеннар м.м кага
Ритмнын җиңеллеге фикернең фаҗигале тирәнлеге үзәк өзгеч итә...
Минем аңлавымча, сәнгать кешеләре, мәдәният хезмәткәрләре бик саф йөрәкле, нечкә һәм йомшак күңелле булырга тиеш. Менә мине аптырашта калдырган бер күренеш
Культура сараенда тамашаларны алып баручы хатын белән сөйләшеп торам. Шул арада яныбызга җырчы хатын килеп басты. Араларында мондый сөйләшү булды:
—Мин кайчан җырлыйм?
—Казаклар хорыннан сон.
—Менә сина мә! Бу нинди юньсезлек! Хор алдыннан дип вәгъдәләшкән идек бит!
—Мин каян белим аны, әнә худруктан сора! Менә программа, ничек язылган—шулай алып барам, башымны катырма.
—Кем катыра? Ах, оятсыз! Мин әйткәнчә булмаса, бөтенләй җырламыйм мин, анладынмы шуны мингерәү башын белән!
—Жырламасан ни, кемгә кирәк синен чиелдык тавышың! Бар, табанынны ялтырат моннан, берәр кооператив бәдрәф юарга алыр сине, бәлки!
—Тинтәк!..
—Ахмактан ишетәм! Явызлыгын бугазыннан ташып тора, шуна күрә карачкы кебек кибеп бетген бит инде, тире дә сөяк тәнендә, күз салырлык җирен юк!
Бер ярты сәгатьтән концерт башланды. Шушы хатыннарның беренчесе икенчесенең сәхнәгә чыгасын болай дип игълан итте:
—Шәһәребезнең йолдызы, сәхнәбезнең сандугачы, яраткан җырчыгыз Фәләния Фәләнова!
Ә тегесе, сәхнәгә йөзеп чыгып, чытлыкланып елмая-елмая. оялган булып, “рәхмәт, рәхмәт,”—дип тәкърарлады.
Менә бу сәнгать ичмасам, чын-чынлап образга керү!
Ялгызлык—миңа бик кирәк халәт. Сәгатьләр буе китапларда актарынып, кәгазьләремне берәмтекләп, язгалап-сызгалап утыру—жанымнын һәм тәнемнен табигый ихтыяҗы. Шул хаҗәтемне канәгатьләндерергә мөмкинлек булмаганда сәбәпсез ачуым чыга башлый. Ләкин ике-өч сәгать ялгызым утырып бераз талчыккач, сөйләшеп алырга теләк уяна—хатын янына чыгып аралашып керергә кирәк. Шуна күрә ул өйдә булмаган чакта ялгызлыктан ләззәтләнә алмыйм. Ул өйдә булсын, әмма комачауламасын.
Бүтәннәр рәнҗетсә—үпкәләп була, үч саклап яшәргә була, ачуланышып, әйткәләшеп алып була. Шундый “җавап хисләр” йөрәкне бераз юата. Ә җәрәхәтнең сәбәбе үзендә булса, андый яралар, озак еллар буе бетәшмичә, сызлап газаплыйлар.
Йомыш белән бер конторга кердем. Пыяла аша күрәм—бик матур яшь хатын утыра: җитмәгән җире юк, валлаһи, идеал инде! Клиентлар булмаганга бик бирелеп ахирәте белән сөйләшә. "Тропиканка" турында бугай сүзләре. Мин касса янына килеп бастым, котәм. Шул ук вакытта шушы фәрештәгә сокланып туя алмыйм, телемә әллә нинди назлы, җылы сүзләр килә.
Игътибарын жәлеп итәр өчен сак кына шакыдым. Мине гашыйк итәргә өлгергән гүзәлем күз ачып йомганчы бер убырлы карчыкка әверелде лә. күзләре белән мине үтәли атып тишкәндәй булды "Чо скребеся-то' Вы чо. хочете, чтобы я на части разорвалася!"
Назлы сүхтәрем әллә кая югалды.
Мәхмүт Әхмәтжанов. " Эш сөюче татарда бервакытта да "эш бүре түгел, урманга качмас", “эш тилеләрне ярата" дигән мәкальләр, мич башында яткан килеш урманга утынга бару, чуртан ярдәмендә теләгенә ирешү кебек әкиятләр булмаган. Тормыш никадәр генә кырыс булмасын, татарны тырыш хезмәте яшәткән..."
“Үзгәртеп кору" башланып, урлау, алдашулар гадәткә кергәч, бик күп төссез-килбәтсез кешеләр “өскә күтәрелде" Иномаркалар. коттеджлар, сәяхәтләр минсинайтим!
Башта, хәлнен көтелмәгәнлегеннән. көнләшкән кебек булган идем. Хәтта мәрхүм әтием-әниемә үпкәләү хисе дә баш калкытты ник алар мине болай тормышка җайлашмаган итеп үстергәннәр икән? Әти гел тукып торды бит. “Байлыкка кызыкмагыз, укыгыз, белем алыгыз, һонәр өйрәнегез—шунысы чын байлык анын",—диде
Хәзер һонәрлеләр. укымышлылар хәерчелектә калды, хәйләкәрләр, әрсезләр, караклар исә байлыкта коена Минем уйларымнын. рухым- жисемемнен юнәлеше—шигърият, ижат, язу-сызу, китап, фикер артыннан теләк, теләк артыннан план—вакыт җитми Ә "тегеләр" көннәр-айлар буе акча ягын кайгырталар
Тора бара борчылуым басылды Аларнын тормышы кызыгырлык- конләшерлек түгел икән бит. Гомумән, нәрсә сон ул—матди байлык? Ярар, ике-өч машина алырсын ди. Ике-оч фатир Хатынны, сөяркәләрне алтынга киендерергә була. Ә аннары? Тормышнын эчтәлеге нидә’ Мәгънәсе? Яшәвеңнең бүтән максаты булмыйча, акча табып туздыру һәм ай саен яна машина алу—яшәешеннен бердәнбер максаты икән коточкыч мескен язмыш бит инде ул.
Дөрес, матди җитешлек кирәк. Әмма ул рухи тормышнын нигезе буларак кына кирәк. Әгәр инде туклык идеологиясе житәкче идеология дәрәҗәсенә күтәрелә икән, тормышнын мәгънәсе чуала
Ә мин исә әти-әни идеологиясенә тугры булып кала алуыма тын гына сөенеп, горурланып яшим.
25 апрельдә (2003) Троицкида Тукай бәйрәме үткәрдек Таралышканда Искәндәр абый Шәмсетдинон мине тоякка таянган чандыр гәүдәле, мыеклы бер кеше белән таныштырды “Менә. Ирек.—диде.-Идел абын. Троицк театрының җитәкчесе һәм иң күренекле артисты "
Фамилиясен дә әйткән иде. исемдә калмаган Сорарга кирәк булыр Сораштырып, язарга кирәк мондый кешеләр турында һәр төбәктә татар тарихы бар. шулкадәр бай тәҗрибәле, ялкынлы тормыш кичергән бабайларыбыз сонгы елларын (айларын, көннәрен'» яшәп бетереп баралар Өлгереп булырмы? Урыс губернаторларына, урыс мэрларына кирәк түгел бит бу'
“Илел”дә Аяз Гыйләжевнын Тәүфикъ Әйдигә хатлары чыкты. Акыллы фикерләре бик күп.
Тәүбә сүзләре байтак. Танылган әдипнен кайбер каләмдәшләренә ашыгыч, уйлап бетерелмәгән бәяләр биргән вакытлары булган, ахры. Үткәндәге рәнжетүләренә үкенечен белдерә дә, шул ук вакытта тагын берничә замандашына багышлап кадаулы сүзләр әйтеп ала. Дөрес, бу—милләт язмышы өчен борчылып язылган. Ләкин—чиктән тыш аяусыз, кимсетуле бәяләр бирә ул.
Димәк, холкы шундый булган. Яхшымы бу. начармы дип фәлсәфә сатунын мәгънәсе юк, менә шундый кеше булган Аяз Гыйләжев, һәм—вәссәлам.
Ә үзенең тәүбәгә килүен белдерергә күпләрнең кыюлыгы әле дә җитми. Аяз аганын кыюлыгы да, акылы да җиткән.
Рафаэль Сибатның "Шаһ Тур” романын теләр-теләмәс кенә укырга тотынган идем. Мавыгып киттем—Урал шәһәрчеге, күмер шахталары. Нәкъ безнен Еманжелински инде. Ләкин, минемчә, язучы ашыккан, ундүрт еллык гомерне журналның илле битенә сыйдырган. Берничә эпизод—һәм менә сина мә: Әлтафнын балалары да үскән, хатыны да ямен югалткан.
Авылларыннан кузгалып ят җирләрдә эшләп көн иткән татарлар тормышы зур эпопеяләргә лаек ул.
"Казан утлары” редколлегиясенең киңәйтелгән утырышы беркетмәсен укыйм. Равил Фәйзуллин: "Моннан утыз-кырык еллар элек һәр татар гаиләсендә диярлек “Казан утлары” һәм “Азат хатын” журналларын алдыру табигый бер күренеш иде. Хәзер вәзгыять бүтән. Әдәбиятны тәрбия өлгесе дип санаган буыннар китеп бара.”
Туфан Миңнуллин: “Башкортлар ..чит өлкәләргә бушка китап тарата Пермь. Оренбург өлкәләрендәге бөтен татарлар башкорт китабы белән тәэмин ителгән, ә татар китаплары юк...”
Ә мин исә: "Чиләбе өлкәсендә дә шундый ук хәл,”—дип өстим Казаннын читтәге татарларга битарафлылыгы аптырашта калдыра мине.
Рашат Низаминың “Ике мөһажир” монологларында менә мондый юллар бар:
Идел белән Урал арасы ла.
Гүя ике күзем карасы
Бәйли-бәйли йөрәк яраларын.
Барасы да безгә барасы.
Идел белән Урал арасы беренче чиратта—татар белән башкорт ул. Ләкин ни булды башкортка соңгы елларда? Чиләбедәге башкорт зыялыларының төп идеясе—татарга дошманлык. Минем өчен—Сәйфи Кудашны, Зәйнәп Биишеваны Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Бәшировларны укыган кадәр укып. Фәридә Кудашеваны Илһам Шакировны тыңлаган кадәр тынлап үскән кеше өчен—бу бер дә аңлашылмый торган нәрсә. Әллә саташалар микән дип тә уйлап куям.
Ә Рашатнын бу дүртьюллыгы бер укудан хәтеремдә уелып катлы.
Солтан Шәмси “Низаглы йортта" дигән әсәрендә без гомер буе укып- ишетеп белгән вакыйгатарны—Мамай. Туктамыш. Идегәй. Аксак Тимер заманнарын. Куликово сугышын һ б —бөтенләй янача яктырта алган Моны укыганда шәхси хирыслык, нәфес һәм бүтән бозыклыклар каршында тарихи закончатыкларнын никадәр көчсез икәнен сизеп торасын Гомумән, тарихны гына түгел, бүгенге вакыйгаларны да бүтәнчә аңлый башлыйсын тугрылыктан хыянәткә бер алым икәнен, яшәү белән үлем арасында бер мизгел, кеше гомеренен хакы бер тиен икәнлегенә күзен ачыла
Тормышта һәр эшкә шундый илһам белән тотынырга мөмкин булса иде. ә? Юк бит. ризык бирә торган эшем дәртләндерми мине, ә дәртләндерә торган шөгылем—ризык бирми
Җиденче март кичендә завод идарәсенең бер бүлегендә эшләүче өч хатын, кечкенә генә табын корыгт. хатын-кьтар көнен бәйрәм итәләр Бер-ике рюмкадан сон “Виновата ли я. " жырын сузып җибәрделәр.
Менә аларнын жәмгыяви хәле Ирина күптән түгел яшь бер алкоголикка кияүгә чыкты. Наталья ике тапкыр кияүгә чыгып аерылды, хәзер бердәнбер кызын ялгызы үстерә, шул ук вакытта мәгънәсез, ваемсыз тормышта әкренләп аска тәгәри: ә Тамарага илле тулып килә, үз хаталарынын гарьләрен кичереп бетергән инде ул. хәзер эчкече улы белән җәфаланып яши
Шулай, кечкенә генә кабинетта Русия хатыннары күптөрлелегенең тулы спектрын күреп була.
Сонга калып кына булса да. үземнен бер ялгышымны аңладым: мина гомер буе ин чибәр хатыннар ин акыллы да булып тоела иде.
Кешелек тарихының топ сюжеты-вак җинаятьчеләрне җәзалау һәм эре җинаятьчеләргә хормәт күрсәтү