Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәя


Китап язучы кайгыра:
— Кая бара бу тормыш? Бер китап өчен гонорар— Ике кесә көнбагыш!
Жәлләү
Елына ничәмә тапкыр Йөримен сайлауларга, Ярлылар депутат булып. Әүрелсен дип байларга!
Табыла
Һәрбер бүлмә почмагында Табыла тузан.
Министрлык бинасында Почмак саен... зам.
Менә шул
Бәйрәмнәр— Мөбарәк, Түрәләр— Түгәрәк!
Үз бизмәне
«Тәмәке—агу!» - дип күпме Табиблар яза, сөйли.
Тәмәкече тарта, чөнки Озак яшәргә теләми—
«Матур» яшәргә тели!
Рәхәт!
Математик исәпләү ясагач, Профессорлар калган аптырашка: Коңгыз канатының төзелеше Ярамый икән бер дә очышка! Башын ватмый гына, рәтен белеп, Коңгыз
Оча бирә... рәхәтләнеп!
Ачы ачыш
Дусларыма кирәк чагым—
Күп алар.
Дусларымнын кирәк чагы— Юк алар.
Сырганак
Сырганакларның да бар, ди. Хатыннары, ирләре.
Бергәләп утыртсаң гына Була ди җимешләре.
Күпме йөрдем, сайлый белми. Булганмын бит томана. Базарда аңлатып бирде Бер абзый серен миңа:
Алар, энем, кеше кебек. Белмисең икән эле:
Ире аның шома гына, Хатыны чәнечкеле!
Рафаэль Сәхәбиевкә Сәхнәгә чыгар алдым* н Капшап карый чәчләрен:
Ахры, хатын, майлы булган Синең пәрәмәчләрең.
Гәрәй Рәхимгә
Сиңа Гәрәй якынракмы.
Әлләме Григорий?
«Шайтан алгыры!* дисеңме.
Әлләме «чёрт поберн!»
Марс Макаровка
«Мәк чәчәгеьң радиодан Ишетелә еш болай.
Тик кабахәтлек кимеми.
Мәкне өзәләр, малай!
Камил Кәрииовка
Юмор ашы кайнап тора.
Актарыла күбекләр.
Симез калҗа кебек кирәк Безгә Камил кебекләр.
Җәвид Шатровка Җэвид сөйли: «Җәмәгать!..►
Җәм.иагь сөйли: «Җәвид...►
Икесе дә күп сөйлиләр.
Сөйләгәннәре кәмит!