БЕЗ КҮРМӘС ЕРАКЛАРГА...


Бурыч
Дөнья минем теләк белән Бармаганга үртәлеп: Шөкер, димен. уйлый алам. Елый алам бит әле. Теләкләрнең чиге җитте. Гомер шулай үтә дип. Тынычландырам димәгез. Алар түгел бетәрлек...
«Экологик, алкоголик Хәлидән корый теңкә бик. Оныкның да оныклары Бездән ярдәм котә бит.
Бурычларны үтәмичә. Китикмени иртә үк?
Калсын жнрлә шундый саф су Уйламыйча эчәрлек.
Калсын бездән шундый һава. Суларлык шикләнмичә. Дөньядан шунда китәрбез. Ишекләр бикләмичә.
Беләм, бик тә сез беләсез, Яшәү түгел шикәр үк.
Тозсыз булсаң, йөрисе юк, Кеше исеме күтәреп.
Тузган дөнья
Кала шатлыкка ашырды Күнме кешенең зарын: Җимереп тузган торакларын. Төзеде яңаларын...
Ә зур дөнья калды җимерек. Сырхау ул... Ахры, шуңа, Кнлмн ашыгып барасым Раббыбыз каршысына.
Җирдә кешелек йортының Түшәме, кирпечләре.
Төшен өскә, калсак күмелеп. Коткарырлык коч бармы?
Калтыравык бу бинаның Түбәсе күптән кыйшык. Эче тулы канлы төтен. Сулый адәм ут йотып.
Төзәтсен дөнья ярасын. Дау ларны тыя алсын. Явызлык шунда нячзк Үч. мәкер тулы башын.
Шул көнне килә күрәсем. Тезләнеп сорыйм даим: Тузган дөньяны силләргә Бирче дәрман. Ходаем!
Шагыйрь язмышы
Ул күп йөрде дөнья буйлап, Җир шарын чыккандыр айкап. Бәллүеннән киткәч ерак.
Җир дә тар булгандыр кайчак.
(Мостай Кәримне укыганда туган уй)
Сыеп бетте шагыйрь гомере Киштәләрнең тынлыгына.
Илне иңләп йөри хәзер Җәрәхәтле җыры гына.
Зәңгәр балкышлар астында Яшел чыршы чайкала.
Җил белән бергә җилпенеп, Очмакчыдыр кай таба.
«Әйдә, китик!»— ди, өстеннән Карларны кага-кага:
«Чал төсләрне син дә шулай Төшер коеп, тап чара».
«Китсәк, кичке шәфәкъ алда Тоташыр алсу таңга.
Ай көнләшердәй иде кыз, Үзе дә шуны белде.
Буй җиткәч, патша егете Килер әле, дип йөрде.
Актылар, һай, күпме сулар, Җилләр сөеп уздылар. Кершәннәр инде, буяулар Ярдәм итмәс булдылар.
Чырайдагы сары төсләр Теләкләрне үзгәртте. Аңлады кыз, дөньядан без Көтәбез шул күбрәкне.
Рәссамны бит сез беләсез. Ул, әйтерсең, сихерче.
Ясый адәмнәр сурәтен, Соклана күргән кеше.
Үз илендә, үз җирендә,
Юып дәрья суында,
Чуер ташлар өеп куйса,
Тере төсле тоела.
Булды шулай, булды чын, әй, Таш сынга ул җан өрде.
Сагышлар калыр кичләрдә, Шул булыр җанга дәва»
Имин еллар теләп калам Чыршыга, наратларга. Уйлар китә узганнарга— Көлгән, сөйгән чакларга.
Ымнарны авазга сала Кычкырып ала карга.
Төсен саклап, ул да бара Без күрмәс еракларга.
Җил
УЛ КӨТКӘН патша егете Җирдә булмаган икән.
Кыз бер көн, бөтен өметен Җуеп, шулай хәл иткән:
«Өйгә кем керсә беренче, Юлдаш итәм шуны мин». Ишетеп, ачык ишектән, Кергән килеп... шомлы җил.
Ә шомлы җил һич тә таныш Түгел—килгән чит җирдән:
Ул нкән ерак океанда Кораблар батырып йөргән!
Таш
Ышан, кара, синең алда—
Таш түгел, кеше инде.
Җанлы ташка әйтте рәссам Шатланырлык сүз инде:
—Мин ни тойсам, син тоярсың, Мин—ул хәзер син инде.
Ә таш кеше?... Яшьләр түкте, Шашкан заманга карап:
—Илаһым, сорыйм, тезләнәм, Син таш ит мине кабат!!.
Минем алла, зинһар, еламагыз,
Авыр булса ла бик кайгыгыз.
Күз яшләре күрсәм, мин дә елыйм, Зинһар, шуны искә алыгыз.
Ярдәм итәр идең, килми ку лдан, Аяклардан мине шул ега.
Булмас кебек моңардан .га авыр. Моңардан да ачы фажига.
Юк булды
Танышулар, табышулар күн булды, Үпкәннәрем, кочканнарым юк булды. Җилләр белән очканнары рас, диде, Әйтте тормыш, инде табылмас, диде.
Еллар әллә чоңгылларда йотылды,
Ай шикелле, Кояш төсле тотылды?.. Бергә үскән яшь сылулар?... Юк булды. Калды бары уйлар гына моң тулы.
Әй, дөнья, дим, сөйгәннәргә серең әйт, Шулай гына була әллә мәхәббәт?
Ургый чишмә, ә бит мәңге мул сулы! Яшәү, гомер дигәнебез - ул чынмы?!
Әллә төтен, әллә инде ут булды,
Юк булды...
Ташладың да киттең, бәгырь, Җаным мәңге тилмерер. Авыр сүз дә әйткәнмендер, Ишеткән ким түгелдер.
Төрлесе булгандыр, бәгырь. Хаталардыр күбесе.
Уртак иде бөтенесе Яратулар билгесе.
Яхшымы, әллә яманмы Сәбәпче бит мәхәббәт.
Хәзер нәрсә ишетсәм дә, Әйтер идем мең рәхмәт.
Син кире кайт бу дөньяга, Яшәмәдек туешын:
Ялгыз ничек кичим? Алда Инеш түгел, тормыш бггт.
Аккош мәхәббәте
Гомер буе аккош мәхәббәтен Боек максат диеп сакладым.
Ә ул калды җырда, моңнарымда, Ә тормышта үзен тапмадым.
Ә тормышта аккош мәхәббәте, һава ярын, кайчан яңгырар? Тавышлары китеп адаштылар. Кайтмаскамы китеп бардылар?
Соңгы аккош җыры туар әле, Гомер хакы торган яр булса. Биек ярдан ташка ташланырлык Мәхәббәтнең тиңе табылса.
Манара
«Сөембикә» ава диләр,
Авып ил башын тишсә? Манарабыз ава дисәң,
Төшә инкыйраз искә.
Ауса авар инде диеп.
Көтәбезме авасын?
Кирпечләрен җыя-җыя,
Кемнәр салыр яңасын?
Кем коткарыр манараны?- Кем булсын бездән бүтән?! Манарада милләт төсе,— Тоташкан алар күптән.
Безнең өмет төсле ае Югала да яңара.
Кояш чыгуын чиркәү аша Үрелеп карый манара.
Мин халкымны уйлап, озак Карап торам анарга.
Болытлар буйлап ул бара Кайларгадыр... Кайларга?!

Реклама