АНЫҢ СУКМАГЫ


МӘХМҮТ ХӘСӘНОВНЫҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА
Мәхмүт Хәсәнов—яшьлеге Боек Ватан сугышы чорына туры килгән буын вәкиле Ул Яшел Үзән шәһәрендәге татар мәктәбенең җиденче сыйныфында укыганда бөтен тормышны, хыялларны җимереп, сугыш башланды. Ундүрт яшьлек малайга һонәр училищесында слесарьлыкка укырга һәм хезмәт юлын башларга туры килә. Анын
елгалар (1927), уналты яшьләре тулуга, сугышка да алындылар. Исән калганнары тагын җидешәр ел хезмәт иткәннән сон гына гадәти тормышка кайтты. Мәхмүт. 21 декабрьдә туу сәбәпле, армиягә алынмый, әмма Югары Кибәхужа авылында туган, ун яшеннән Яшел Үзән кебек «провинциядә» генә үскән яшүсмернең башына андый теләк каян килгән диген: әле сугыш бетәргә бер ел кала ул Мәскәүгә бара һәм Театр сәнгате институтына гариза бирә. Алалар татар малаен, җитмәсә топ факультетка—актерлар әзерли торганына! Бары тик рус телендә генә. Көнбатыш һәм рус драматургиясенә нигезләнеп укыса да, анын күнелендә туган телдә сәхнә образлары тудыруга булган омтылыш көчәйгәннән- кочәя бара. Аны Казанның Яшь тамашачылар театрына эшкә билгелиләр. Ул елларда ТЮЗда татар төркеме дә эшли. М. Хәсәнов шушы төркемдә иҗат итәргә теләк белдерә. Югыйсә, аны рус телендә уйнарга нык кына кыстыйлар. Тамашачы аның «Кузы Көрпә белән Баянсылу» әсәрендәге мәхәббәт героен башкаруын
яратып өлгерә. Шул ук вакытта, анын уенын күргән Г Ахунов искә алганча, «ул мәһабәт гәүдәле, аксыл-сары чәчле, зәнгәр күзле бер егет булып күңелгә кереп калган'» Яшь талантны Татар дәүләт академия театрының үзенә эшкә чакыруы аның сәләтен тану булып тора. «Күзгә ташланып торган сәләте, мавыгып сөйли белә торган осталыгы бар иде аның»,—диләр анын уйнавын тамаша кылган затлар.
Шундый бер язылмаган канун күзгә ташлана—Мәскәү театр мәктәбен үткән кешеләребез, артист кына булмыйча, әдәбият-сәнгатебезгә хезмәт итүнең башка юлларыннан да китәләр. Т. Миңнуллин, Р Батулла, М. Харисов, Ә. Зарипов, К. Газизова һәм башкалар моның мисаллары. М. Хәсәнов та—сәхнәдә таныла башлаган егет—әдәби иҗат юлыннан китә. Дөрес, ул театрны да онытып бетерми. «Рамай», «Көя күбәләге», «Нурихан», «Хикмәтле Хикмәтулла», «Язмыш*. «Фәрештә», «Яшь кияү» кебек сәхнә әсәрләре дә яза, алар Әлмәт дәүләт һәм Республика курчак театрында, халык театрларында сәхнәгә менәләр Азнакайда яшәгәндә ул шактый дәвамлы еллар буена мәдәният сарае каршындагы һәвәскәрләргә җитәкчелек итеп, бу коллективның халык театры дәрәҗәсенә үсеп җитүенә ирешә. Ягъни сәхнә анын гомерлек юлдашларыннан берсе булды дияргә дә мөмкин.
Кырыгынчы елларның ахырында М Хәсәнов проза язу белән мавыга башлый Газеталарда исеме еш күренә. Төрле хәбәрләр, репортажлар язудан тотынган эш очеркларга житә, аннан хикәяләр дә озак көттерми. Ниһаять. 1952 елда дәүләт * 1
' Ахуиов Г. Намуслы хезмәт җимеше // Социалистик Татарстан 1988 —8 апрель.
1 Социалистик Татарстан - 1988 8 апрель
нәшриятында анын ‘Беренче хикәяләр» дигән җыентыгы басылып чыга. Егерме биш яшьлек егет эчен бик зур шатлык була бу Анын сәләтен күрә, бәяли башлыйлар Ин беренче.тәрдән булып Г Кашшаф үз сүзен әйтә: «Бу егеттә хикмәт бар » Әдәбият мәйданында күпне күргән бу затнын бәясе бик вакытлы була. Әлеге җылы караш М Хәсәновны тагын да дәртләндереп, иҗатка канатландырып җибәрә Бу китаптагы әсәрләр минем үземнен дә хәтәремдә бүгенгедәй сакланган Ул басылып чыкканда, мин дүртенче сыйныфны тәмамлаганмын һәм китапны күпмедер дәрәжәдә анлап укырлык булганмын Бигрәк тә «Кечкенә Джон» дигән хикәя көчле тәэсир иткән Хикәяләре хәтеремдә калган, әмма язучысынын кем икәнлегенә игътибар ителмәгән. Шуннан сон утыз еллап вакыт үткәч кенә кабат минем кулга очраклы рәвештә әлеге җыентык килеп керде һәм мин аларны язган кеше Мәхмүт Хәсәнов икәнлеген белдем.
Минем әле М Хәсәновнын үзе белән танышлыгым юк иде Көннәрдән бер көнне Казан дәүләт педагогия институтынын татар әдәбияты кафедрасына зур гәүдәле, кулына бизәкләп эшләнгән кәкре таяк тоткан, күзлекле кеше килеп керле Мөдиребез профессор Ф Хатипов белән бик җылы итеп күрештеләр Шуннан сон ул сорап куйды
—Тәнкыйтьче Фоат Галимуллин биреләме9
Мин. үз исемемне ишеткәч, ялт итеп әлеге абыйга борылып карадым Фәрит Миргалим улы. гадәттәгечә кин елмаеп:
— Менә бит Фоат, шушы егег инле синен иҗатын хакында мәкалә бастырган укытучыбыз.
Әлеге кеше, минем яныма килеп, көрәктәй кулларын сузды
— Мин Мәхмүт абыен Хәсәнов булам Менә, минем хакта язганнарынны укыгач, рәхмәт әйтергә килдем Мине мона кадәр матбугатта игътибар белән әлләни кинәндермәделәр. Дөрес. Ф Мусин, Р Мостафин. Г Ахунов. 3 Камален Т Нурмохәммәтов, Р Төхфөтулииннар яздылар язуын Әмма бодай тулы итеп, ин әһәмиятлссс—әсәрләремне игътибар белән укып язу—беренче тапкыр гына әле. Син дә мәкаләмдә гел генә мактап утырмыйсын, унышлы яклар белән бергә байтак кимчелеюгәремне күрергә күзен җиткән Ин мөһиме шунда, син аларны әсәрләр белән таныш кеше буларак әйтәсен Ә бит минем әсәрләремне күздән кичермичә генә сүз йоргү бер гадәткә әйләнде Әдәбияттагы казанышларны әйтеп кидатәр дә. берәр кимчелек күрсәтү ихтыяҗы гуса. мина тиеп китәләр Син алай лиләмәгәнсен. шуңа күрә син әйткән гөгалсе злскләрне дә кинәнеп кабул иттем Белеп әйтелгән сүзнсн кадерен күнел сизә, нахагы—жанны изә Рәхмәт сиңа'
Шуннан сон ул. сынаулы караш ташлап, мина карап торды. Аннан сорап куйды
— Күп кенә мәкаләләремне. -Инешләр Иделгә кушыла» лигән китабынмы укыганым бар Әмма үзенме күргәнем юк иле С оюз 1ирссснлә йөрмисен, ахры ’
Мин язучыларны күреп белүгә караганда аларны мжатлары аша өйрәнүне мәгъкуль күрәм Бәя лә дөресрәк була
—Анысы аламдыр ла. аралашып та белешергә кирәк
Ул. ничек шау-шу белән, өермә кебек килен керсә, шулай ашыгып чыгып га китте
Менә нинди кеше икән бу «Урман шаулый». «Кыюлар юлы». «Саф җилләр» «Юллар, юллар .». «Кама ганнары*. -Инженерлар» «Саумы. Кояш» кебек әсәрләрнсн авторы Тормыш материалын сайлау ягыннанмы, мәүзуг билгеләү, мәсьәләне кую җәһәтеннәнме—гаять киң колачлы язучы булу өчен әнә шундый коч гашып торган, житез хәрәкәтле зат булу кирәктер шул Мондый кеше кечкенә генә каләм белән ничек язып утыра икән, анын кын бармаклары үз гомерендә ничәмә-ничә ручканы кысыл сындыргандыр, дип уйлап калдым мин нигәдер Чын оста булып җигешкәнче, балта осталары да күпме балта сабынын башына җитәләр бит Кулларының матурлык тудыру маһирлеге арга барган саен, мондый хатләр сирәгәя тошә. дуамаллык кими, анын караны күнелсн канәгатьләндерерлек нәкышләр күбәя бара. Мәхмүт Хәсәновнын иҗади эволюциясе турында да шуны ук әй гср|ә мөмкин
Әйтик, «Урман шаулый» повесте Язучы габипзтьнен үзе кебек нәфис килеш- килбәтле. матур тавышлы Котемсәр образын сурәтләүне максат иткән Ул мона ирешкән дә Йрс Зарифка акылы белән тугрылыклы бу гым калырга тырышса дл. институт тәмамлап килүче Нияз исемле егеткә к\ зс тошүе дә азы укучы алдында
әлләни күләгә тигерми. Нияз аңа булган мөнәсәбәтендә эзлекле калса, әлеге хәлнең ничек булып бетәсен бик үк чамалап та булмый. Автор исә сюжет сызыгының бу юнәлешен катлауландырмый Әсәрдән күренгәнчә, тракторчы Көлемсәр өчен мәхәббәт—күнелне били торган бердәнбер нәрсә түгел. Аның әле жир сөрәсе, чәчәсе, урасы, гаиләне алып барасы бар. Хатын-кызны, шул рәвешле, иннәренә бик авыр дөнья мәшәкатьләре күтәрүче итеп сурәтләү илленче еллар эстетикасында гадәти бер хәл иде. Аның иҗтимагый йөзен алгы планга чыгару традициясе егерменче- утызынчы еллардан килә. Бу җәһәттән һ. Такташның Галия («Югалган матурлык»), Г. Кутуйның Галия («Тапшырылмаган хатлар»). Ш Камалнын Мәдинә («Матур туганда»), Г. Бәшировнын Нәфисә («Намус»), М Әмирнен Миңлекамал («Миңлекамал») һәм башка образлар билгеле бер калып булдыруга хезмәт иттеләр. М Хәсәнов та хатын-кыз образларын тудыруда әнә шул такыр юлданрак бара.
Бу анын «Саф җилләр» романында да сизелә. Әмма, шул ук вакытта, авторнын образларны тудыруда әлеге романда осталыгы арта төшүен билгеләү дә гадел булачак. Мәдинә һәм Хәдичә образлары сюжет хәрәкәтен тәэмин итүче геройлар булып әверелгәннәр икән, бу инде, һичшиксез, әсәрнен унышын күрсәтә Алар икесе ике төрле, капма-каршы язмышлы кешеләр. Әмма бу ике образны берләштерүче як—хатын-кызнын эчке дөньясы. Моны тиешенчә сурәтләү өчен автордан аларның күнел дөньясын бик нечкәләп белү таләп ителә. Билгеле, М. Хәсәнов каләменә карата байтак дәгъвалы сүзләр әйтергә мөмкин. Әмма аның бер өстенлекле ягы—хатын-кыз күңелен гаять тирән белеп, аларнын эчке дөньяларын тормышчан сурәтләү. Бу яктан анын белән тиңләшү күпләрнен хәленнән килми. М. Хәсәнов үзе әйткәнчә, «Рәссамда ир-ат акылы, хатын-кыз йөрәге, сабый баланын беркатлылыгы булырга тиеш1». Бу, әлбәттә, идеал. Ә гамәлдә төрлечә булырга мөмкин. X. Сарьян кебек әдипләр ир-егетләрнең психологиясен тирән аңлап язган шикелле, М. Хәсәновта хатын-кызны андау көчлерәк иде. А. Расихның «Ике буйдак» әсәрендәге Рәхим белән Заһид төрле-төрле буйдаклар булган кебек, М. Хәсәновнын Мәдинә белән Хәдичәсе дә бер-берләренә охшамаган толлар. Автор аларны шулай сурәтләп бирүгә ирешкән дә. Беренчесе—сугыш толы, икенчесе—әхлаксызлык толы. Мәдинәсе теләсә нинди шартларда да үз-үзен югалтмаучы, шәхесен тырышлык, үҗәтлек, матур эшләр белән раслаучы. Хәдичәсе исә—каршы искән җилгә туры карап барырга ихтыярсыз кеше. Язучы алтмышынчы еллар башындагы «җепшеклек вакытын» кешеләргә кин сулыш алып килүче «Саф җилләр* белән тинли.
Язучы иҗатында аеруча тулы һәм камил эшләнгән хатын-кыз образы ул, әлбәттә—«Саумы, Кояш» романындагы Гөлбану. Бу инде Г Ибраһимовнын «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрендәге гаҗизлектән интегүче Гөлбану түгел, бәлки кө-рәшче хатын-кыз. XX гасыр башы Россия халыклары чынбарлыгында гаять катлаулы бер чор. Романда 1901 елдан алып 1919 елда Казанны чехлардан һәм акгвардиячеләрдән азат итүгә кадәр булган ике дистәгә якын ел аралыгында гап- гади авыл кызыннан үз керәшенен мәгънәсен аңлауга күтәрелгән Гөлбану сурәтләнә. М. Хәсәнов бу еллардагы түбән катламнан булган татар хатын-кызынын хәлен шактый дөрес күрсәтә. Әлбәттә, татар хатын-кызларының Сабиралары (Г Ибраһимов «Татар хатыны ниләр күрми»), Шәрифәбикәләре (Г Гыйззәт. «Наемшик») дә. бу романда сурәтләнгән явыз Мәрхәмбикәләре дә бар иде. Ә алар янәшәсендә боларнын авылларына гына карап торырга хөкем ителгән Гөлбанулар да булуын кем генә инкарь итә алыр икән? Бу образ М. Хәсәнов ижатында ин уңышлы, тормыш һәм сәнгать дөреслеге югарылыгында иҗат ителгән дип тулы ышаныч белән әйтә алабыз. Дөрес, романнын зурлар күзаллавы аша гына сурәтләнүе баштарак бала, соныннанрак яшүсмер булган кызнын күнел дөньясын бирүгә бераз комачаулык иткән итүен.
Кайбер язучыларның ижаты сәнгатьчә эволюция ягыннан алга таба атлау юнәлешендә бармый, кире чигенүләр дә булгалый. М. Хәсәнов андый бер урындарак таптану этабын нефть чыгаручыларга багышланган әсәрләр тудырган вакытта кичерде. Бу хакта ул очерклар, хикәяләр, «Кыюлар юлы» дигән шактый күләмле әсәр иҗат итте. Сонгысы «Яна горизонт». «Сүнмәс утлар» дигән кисәкләрдән тора. Конфликтның үткен булмавы, образларның җанлы булып җитмәүләре сәбәпле әсәр уңыш казанмады. Автор хәтта әсәрнен «Очар кошлар» дип аталган өченче
1 Хәсәнов М Саумы, кояш - Казан Татар, кит нашр . 1975. 254 б.
кисәген дә ямы Монысын инде укучылар шактый жылы каршылады Әмма хатне бу гына әлләни үзгәртә алмады.
Бу яктан «Шөгсро&тар* романы бәхетлерәк булды. Эш «кара алтын» чыгаручы алдынгы, тырыш гаиләнсн берничә буынын күрсәтүдә генә түгел (атар дөресендә плакатны хәтерләтәләр), бәлки татар хаткынын үткәнен, бүгенгесен кабатланмас хәл-әхвәлләрдә сурәтләүдә. Эш шунда, бу гаиләгә көтмәгәндә Америкадан Шандор дигән миллионер килеп чыга. Аиын бабасы, океан артыннан килеп, узган гасыр башында безнен җирләребездә нефть эзләткән икән Шушы Шөгероатариын Мохәммәт исемле бабалары әлеге чит ил баена атланып эшләп йөргән Хәтта беркадәр Америкада ук торып кайткан Әлеге Шандорнын бабасы (бездә «кара алтын»га юлыкмаганы) үләр алдыннан васыятьнамә калдырган, анда үзендә ялчы булып йөргән Мөхәммәткә дә өлеш чыгарган, имеш Анын оныкларыннан берсе булган бүгенге Шандор. әманәтне шушы Шөгсровларга тапшыру өчен, махсус бирегә киләсе иткән.
Менә шушы интрига укучынын игътибарын тотып тора Әсәр басылып чыккан елларда бездә капиталист кунакка өстәнрәк, читләтеп карау гадәти хат иде Б Качалов моны барысыннан да кискенрәк итеп әйтте «Капиталист капиталист булып кала Ана безнен тормышта нормага әйләнгән күп кенә тәртип-мөнәсәбәтләр андашылмый1» Анын каравы. Шандорларнын эш-гамәлләрендәге кайбер яклар ул чакта безгә лә аңлашылмый иле Бер Американ бабайныи Россиядәге икенче бабайга атап калдырган акчасын тапшыру өчен ничек инде жир шарынын бер ягыннан икенче кырыена килмәк кирәк? Акчага нигезләнгән мөнәсәбәтләрнең нәкъ менә шундый төгәллек яратуын әле без менә хәзер генә күпмедер андый башладык Монда яшь Шанлорны, бурычны тапшырмаунын гөнаһ икәнен белүдән бигрәк, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә намуслы булырга кирәклекне анлау шушы ерак сәфәргә чыгарга мәжбүр иткән Автор капиталистка карикатура ясаудан ерак тора, аны эшлекле, акыллы зат итеп сурәтли Шул ук вакытта Шөгеровларны анардан бер башка югарырак итеп гәүдәләндерергә тырышу да бар С иксәненче еллар башында авгор башкача эш итә дә алмый иде
Сүз уңаемда әйтергә кирәк, утызынчы еллар матбугатыттла әлеге Шандор турында хәбәр күзгә ташланган иле Әдәбиятчы Г Гали язуынча, азеге нефть эзләүче Америка бае. бәхеткә юлыкмагач, үзе казыткан бер забойда харап була М Хәсәновта. күргәнебезчә, бөтенләй башка хәл. Әлбәттә, язучының тормышта булганнарны үзгәртеп сурәтләргә дә хокукы бар
Сәнгатьчә осталыкка күтәрелә бару да «Юллар, юллар - романы үзенә бер казаныш булып тора. Әсәр хакында халык язучысы Г Ахунов фикерен китерик 1978 елда ул бодай дип язган иде «М Хәсәновнын ин укышлы әсәре, һичшиксез. • Юллар, юллар • Тик бу роман русчага бик тә Йолкынып, койрыгы канаты киселгән хәлдә чыкты, аны кабат чыгарасы бар1». Әйе. бу фикер җитмешенче еллар ахыры өчен дөрес иде. Әмма М Хәсәнон иҗатта сонгы ноктаны куймаган иде шул әле. Ул 1967 елдан бирле яна әсәр тудыру гаме белән яшәде Ниһаять. 1984 елла ана сонгы ноктаны куйды Бу роман «Язгы ажаган» дип аталды
1986 елнын июнь аенда М Хәсәнон минем янга тагын килеп чыкты Тирләгән пешкән, култык астына бик калын төргәк кыстыртан
—Беләсеңме. Фоат туган, нәшрият соравы буенча Аяз Гыйләжев шушы «Язты ажаган» романының кулъязмасына бәяләмә язган иде инде Күп кенә тәкъдимнәрен әйтсә дә. нәтижәлә унай карашын белдергән, бастырып чыгарырга фатиха бирем дигән. Әмма нәшрият анын белән генә канәгать түгел. Фоат Галимуллиннан ы укытып алыйк әле, диләр.
Ул минем кулыма әлеге төргәкне тоттырды Ку.тьязма шактый саллы иде Һәрхәлдә мен биттән дә аз түгел Мин. үзем лә сизмәстән, әйтеп куйдым
_Юк. юк. Мәхмүт абый Хәзер институтта урак өсте Сессия бара, җитмәсә читтән торып укучы студентларга да лекцияләр укыйсы бар
Мәхмүт Хәсәнон һич кире каккысыз итеп минем кулны кире этте һәм кискен
1 Камалоп Г> Династия язмышы Социалистик Татарстан 1ЧК1 ' Гали Г Культура турында түтгл. культурасызлык турында Кы
апрель
’ Ахунов Г Чишмалор беллн сойлмшү Кддаи Гатвр. кит имир . Н
—Алай димә. Тап вакыт. Укы. Эш син- дә терәлеп калма- сын. «Язгы ажаган* көзге янгырга әйлән- мәсен Өч көн срок сина!
Соңгы җөмләне дустанә елмаеп әйтте.
Мин икеләнеп кенә төргәкне алып өстәлгә куйдым.
Мәхмүт абый зур гәүдәсенә хас булма- ган җитезлек белән чыгып та югалды.
Мин кулъязманы өйгә алып кайттым һәм укый башладым.
Теле әйбәт, жинел
укыла, мавыктыра. Ашауны да. ал-ялны да оныттым, өч көн дигәндә укып та бетердем. Шунда ук унике биттән торган бәяләмә яздым. Әсәрне һич кичекми китап итеп укучыга ирештерергә кирәк дигән нәтиҗә чыгардым. Роман 1987 елда минем «Ул тудырган дөнья һәм образлар» исемле кереш мәкаләм белән басылып та чыкты. Китапнын сонгы битенә күз салыгыз, анда «рецензентлары А. Гыйләжев. Ф Галимуллин» дип куелган. Гадәттә китапны бастыру өчен бер рецензентның да бәяләмәсе җитә. Ә бу юлы икәү! Моны ничек аңларга? Эш шунда: әлеге әсәр сурәтләнгән тормыш материалы, үткәргән идеясе, чын хакыйкатьне гәүдәләндерүе белән яңа иде. Аны бастырып чыгарган өчен, күрәсең, нәшрият үз өстеннән жаваплылыкны бераз төшерергә тиеш тапты. Бәлки, икенче рецензент әйле-шәйле язса, бастырмый калырга да мөмкин булыр дип уйлаганнардыр.
Бу роман әдәбиятта үзгәртеп коруны башлап җибәргән әсәрләрнен берсе булды. Шуна күрә ул сиксәненче еллар ахырынын әдәби һәм сәнгати тормышында вакыйгага әверелде. Аның буенча күп серияле телефильм төшерелде. 1988 елда әлеге әсәр Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек дип табылды Сәбәбе—әсәрнен зур осталык, ихласлылык белән тудырылуында Ә Рәшитов «Мин «Язгы ажаган»ны халык язмышы эпопеясы буларак кабул иттем1», дип язган иде Бу. чыннан да. шулай. Аны укыган һәркем үзенчә дулкынланды. Берәүләре күтәрелгән мәсьәләләрнең яңалыгы һәм үткенлеге, икенчеләре анда сурәтләнгәннәрнең үз нәсел-нәсәпләре күргәннәр белән аваздашлыгы өчен тәэсирләнделәр. Өченчеләрен биредә хәрәкәт иткән геройларның язмышлары борчыды. Шунын өстенә роман төзелешендәге, формасындагы яңалыклар да игътибарны җәлеп итте.
Әсәр хатирәләр рәвешендә язылган. Әмма, искә төшерүләр табигый рәвештә бүгенге хәлләр белән үрелеп бара. 1922 елдан башланган вакыйгалар тезмәсе 1957 елда өзелеп кала, ягъни утыз биш ел эчендә кешеләр, кичергән фаҗигале хәлләр гәүдәләнә анда.
Роман кискен вакыйга белән башланып китә—авылча күмәк хуҗалык төзүчеләрнең берсе Хаҗи үтерелә. Анын хатыны Зәйтүнә шушы тетрәндергәч хат нәтиҗәсендә баласын вакытсыз тудыра. Хатын, шул рәвешле, Рази. Таҗи. Һади исемле өч бала белән тол кала. Хикәяләүчене әлеге бертуган Зәкиевләр язмышы кызыксындыра. Дөрес, ул туганнарның кечерәкләре хакында артык хафаланмый. Ник дигәндә, алар тормышта үз урыннарын табуда артак мәшәкать чикмиләр Таҗи салкын акылы, коры исәп-хисапка корылган фәлсәфәсе белән үзен җитәкче итеп раслый. Ул карьерага бару юлында бик үк чиста булмаган адымнар ясарга да мөмкин. Әтисе һәлак ителгән көндә туган Һади исә. киресенчә, бәхетен бары тик намуслы эшчәнлек һәм тырышлык юлы белән табу максаты белән яши. Шундый
Әлмэт язучылар оешмасында очрашу Утырганнар (сулдан уңга)—Сафа Сабиров. Марат Кәримов (Уфа). Әдип Маликов. (?). Зәки Нури. Гамил Афзал. Юныс Әминов. Сулда басып тора— Мәхмүт Хэсэнов. 1971 ел.
' Социалистик Татарстан —1987 — 11 июль
булганы өчен «жайсыз кеше» дигән исем казана.
Романда төп игътибар олы малай Газига юнәлә Ул—яшьтән үк кыю. эшлекле, әтисснен якты исеменә тугры. Рабфакта, аннан медицина институтында укый Фронтта—хирург. Әсирлек. Аннан котылгач булган газаплар, кыерсытылулар Ягъни «әсирлектә булган» дигән кара күләгәнен артыннан тагылып йөрүе, күнсл газаплары—гомергә калмас авыр йөк Анын алдында байтак бурыч тора сугыш башлану сәбәпле өзелеп калган укуын тәмамлап, табип дипломын алу: әсирлектә дә илгә тугры булганлыгын расларлык шәһитләрне эхләп табу, сөйгәне Гөлүсә язмышын белү, аны күрү бәхетенә ирешү
Әмма романда барлык вакыйгаларны бергә теркәп торган образ—Иргали Ул әсәрдә гаять катлаулы юл үтә. Гражданнар сугышыннан кайтуына әнисе ачтан үлгән, хатыны белән кызы да чак исән калганнар Ярлылар комитетында ла ул жылы сүз ишетми. Авылдагы фирка әгъзалары да ана таяныч булырлык түгел Гыйззәт хәзрәт кенә кешелекле мөнәсәбәт күрсәтә Әмма бер очраклылык Иргалигә бәхет юлын ачып җибәрә. Ул йорт-жирле. атлы-тунлы булып китә, абзары мал-туар белән тула. Хәтта кибет тә ачып карый Күмәк хуҗалыкка керергә атлыгып тормый ул Мондый кеше ул елларда, әлбәттә, сыйнфый дошман дип карала Нахак бәла тагып Себер җибәрелгән Иргалинең гаепсез икәнен укучы бслеп-күреп гора Бу анын язмышы белән кызыксынуны арттыра гына
Иргали—халкыбызның затлы сыйфатларын туплаган шәхес Тормышны хезмәт белән матурлаучыларга хас сәламәтлеккә, төпле акылга ия Эштән тәм ләззәт табучы Себер урманнары уртасында, казык кагып, яна тормыш башлап җибәргәндә, анын асыл сыйфатлары тагын да ачыграк күренә Бу көчле рухлы, төпле акыллы, көч-күәтле кеше үзедәй кыерсытылганнарның таянычына әверелә Табигый сайланыш нәтиҗәсендә дигәндәй үзенен ил агасы булуын раслый Бу образ татар әдәбияты өчен зур яналык иде Әсәрнен уңышы барыннан ла элек анын белән бәйләнгән. Ф Миннуллин романнын яратып укылуын гагын «мелодраматик әсәр » булуында күргән иле
Кызганыч, шушы роман белән М. Хәсәнов үзенен ижат юлын тәмамлады да. Каләме һаман камилләшә, шомара барганда гына туктап калды
1990 елнын сентябрь башы иде Бел анын белән Язучылар берлеге бинасында очраштык Монда буласымны белеп, ул махсус килгән иде Икенче каттагы балконда байтак сөйләшеп утырдык. Ахырдан Мәхмүт абый болий диде
—Әсәрләремне оч томлык итеп бастыру турында ризалык бар Синнән кереш сүз. Күнел аны синнән кәгә.
-Ярый. Мәхмүт абый. 21 сенгябрълә Кырымга барам Күктүбәдәгс ижат йортына Шуннан язып алып кайтырмын
Бәй. иртәгә мин лә шунда китәм бит! Без әле Кар;» Даг буйларында очрашырбыз да, бодай булгач.
Әмма Мәхмүт абый «Алла боерса» дип әйтмәде булса кирәк Әйтелгән кондә Күктүбөгә барып төшкәч, шунда хатыны белән ал итүче язучы Радик Фәиюв авыр хәбәр ирештерде, моннан өч кон элек биредә ил итүче Мәхмүт абый Хәсәнов. телевизор каран утырганда, кинәг вафат булган Аны машина белән Казанга алын кайтып киткәннәр
Йөрәге тибүдән тукталып калган көнне Мәхмүт абый, ничектер, үзен жинел хис итеп, тау иләкләрендә. Кара диңгез ярындагы комлыкларда йөргән, дөньядан китеп бару, кем әйтмешли, икс ятып бер төшенә дә кермәгән. Әмма сулар сулуын беткәч, гомер дәвам итә алмый шул.
Мин Мәхмүт абый сораган кереш мәкаләне яздым Ләкин ул әйткән оч томлык чыкмады Үзе юкның күзе юк. диюләре шушыдыр
Мәхмүт Хәсәнов әдәбиятыбызда үз сукмагын салды, шул сукмак буйларында ул ижат иткән әсәрләр калды Алар бүген дә рухи байлыгыбы знын матур бизәкләре булып яши

Реклама