ЗӘҢГӘР ЧӘЧӘК, ХӘЛЕҢ БЕЛӘМ...


Зәңгәр чәчәк, күзләреңдә Энҗеме соң, яшьме соң,— Ник карынсың мөлдерәтеп, Ник бер сүз дә дәшмисең?
Зәңгәр чәчәк, моңсуланып, Карама миңа һаман.
Мин үзем дә синең кебек Сагыну утында янам.
Зәңгәр чәчәк, хәлләреңне Әйтмәсәң дә беләм бит, Авыр икән аерылулар, Сагынулардан үләм бит...
Зәңгәр чәчәк, өзгәләнеп, Сарылма арышларга. Буйсынмас әмәлләр юктыр Язылган язмышларга...
Күл буенда ялгыз бер Тал, Башкаен суга иеп,
Өзгәләнеп яшен түгә,
—Сагынам ла, сагынам...—диеп. Керфекләреннән өзлексез Мөлдер-мөлдер яшь тама,
Шул сылуның аһ-зарыннан Моңга тулгандай һава.
Резеда ВӘЛИЕВА - шагыйрә; кцпсанлы китаплар («Якты йолдызым», «Китмә. Сөю». «Кщелем гөлләре» һ. 6 ). популяр җырлар авторы. Казанда яши.
Зәңгәр чәчәк
Күл буенда
Ничек очрадык юлымда Җаным янган чагында.
Мин дә утта бит. бәгърем, дип.
Туктап калдым янында.
Күз яшьләрен сортә-сортә.
Әйттем: Галым. сабыр ит Сөйлә мина хәлләреңне.
Ялгыз башка авыр бит...
Йөрәк сагышын түгәргә Мине көткәндәй. Талым.
Талгын җилдә богелә-сыгыла Сөйләп китте аһ-зарын:
Яши иде янәшәмдә Баһадирдай бер Тирәк.
Гайрәтле иде. мәхәббәтле.
Андыйлар илдә сирәк.
Янымда анмн булу ы Миңа бик кирәк иде.
Тормышыма ямь иде ул,
Җаныма терәк иде.
Кичләрен мин. ана бшлап.
Җырларым җырлый идем.
Ул. талгын гына тибрәлеп.
Тан калын тыңлый иде.
Рәхәт иде яшәүләре.
Бәхетле иде җаным.
Дөньяларда безнең кебек Парлар бу лырмы тагын?..
Ачы язмыш давыллары.
Тамырларын каерып.
Алып китте бәгыремне.
Йөрәгемнән аерып...
Инде юк парым, канатым.
Бу җирдә ялгыз яшим.
Җилләр йолкый толымнарым.
Сыкранып түтәм яшем..
Тыңладым да. авыр сулап.
Әйттем: Әй. моңлы Галым.
Сабырлык сорыйк Ходайдан.
Сабырлык сорыйк, җаным.
Көзләр җитә...
Йөзләреңдә ну рлар булып янар өчен. Күзләреңнән яшьләр бу лып тамар өчен.
Шул күзләргә тнк бер генә багар өчен. Нишлим икән, әйтче, бәгърем, нишлим икән? Хисләремне упкыннарга агыйм микән.
Әллә синнән "ераккарак качыйм микән.
Әллә йөрәк серләремне ачыйм микән. Нишлим икән, әйтче, бәгърем, нишлим икән? Нигә күрдем таңдай якты йөзләреңне.
Ник тыңладым «Соям*, дигән сүзләреңне. Оныта алмыйм сагыш ту лы күзләреңне. Нишлим икән, әйтче, бәгърем, нишлим икән?
»т
Юк, чакырма мине кайнар кочагыңа. Җаным атма татлы газап учагына. Күрәсеңме, сары яфрак тәрәз чиртә,
Хуш, бәгърем, җиһаннарда козләр җитә...
Сайрар кош идем мин...
Кайгылардан җаннар азат түгел. Кара үлем җирдә барында...
Сайрар кош идем мин Иркен күгемдә.
Тик якты җырлар Иде күңелемдә. Яшәдем җырлап Сою турында.
Үз Кояшымның Назлы нурында... Яшәдем бәхет— Шатлыкка тулып, Гөлләр илендә Сандугач булып...
Яз дип тормадым,
Көз дип тормадым, Җырладым һаман Бәхет җырларын. Иртәләрем гел Чат аяз иде, Көзләрем гүя Җылы яз иде. Сизмәдем ничек
Гомер үткәнен. Сизмәде күңелем Ниләр көткәнен...
Чат аяз көндә Яшьнәде яшен. Каралды күгем— Сүнде Кояшым... Сүнде Кояшым, Гөлләрем сулды. Илһам канатым Каерылды, сынды. Инде мин сайрар Сандугач түгел, Иртәсен-кичен Сагышта күңел... Кояшын сагынып Сызлана күңел. Күрәсең, бәхет Гомерлек түгел. Гомерлек түгел...
Улларым, күз нурларым
Иң беренче җырларым Сезнең өчен җырладым, Сездер илһам чишмәләрем— Улларым, күз нурларым.
Сикәлтәле юлларым— Кайгыларым, уйларым, Кайгыларым җиңеләйтә Улларым, күз нурларым.
Нәүмизлекне тоймадым, Мәхәббәтем җуймадым: Мәхәббәтем җимешләре— Улларым, күз нурларым.
Ялгыз аккош булмадым, Кыяга атылмадым.
Иңнәремдә пар канатым: Улларым, күз нурларым.
Җырлавымнан тынмамын, Бәхетемне зурлармын. Рәхмәт сезгә, бәгырьләрем— Улларым, күз нурларым!
Кыскарадыр юлларым.
Сиңа сузам кулларым: Хәвефләрдән сакла. Раббым. Улларым -күз нурларым...

Реклама