Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЗЫП БАРЫШЛЫЙ


Авыл
Кызу эш өстендә эшләгән кешеләргә комачау итүдән гайре сез нәрсә үзгәртә аласыз соң? Басу, ферма карап кына тормышны өйрәнеп булмый анда яшәргә авыл кешесе кичергәнне үз күңелең, акылың аша үткәрергә кирәк Авылны талап бетерделәр Сез йөреп кенә ул мантымас Авыл—инде авылда яшәү- челәрнең үзләренә дә кирәк түгел . Олысы-кечесе, хатыны-ире аракы белән дуслашкан Авыл кешесе урлашуга күчкән һәм башка, һәм башка сүзләрне ишеттек без авылларга сәфәр чыгар алдыннан
Утсыз төтен чыкмый дигәндәй, әле генә әйтелгәннәргә дучар булган авыл- ларны да. һәм киресенчә, яшәргә йөз тоткан авылларны да күреп була анысы Иң аянычлысы, әлбәттә, эчүчелек, урлашу кебек яман чир үтеп керүедер Авылда һичбер ни сәбәпсез генә булмый Авыл һәр үзгәрешкә һәрчак бик сак карый
Бигрәк тә кемдер кайдандыр килеп, нәрсәнедер ничеккө үзгәртә дигән хөбөр-фаразларга авыл бик сак карый Чөнки борын-борыннан килгән утрак яшәү рәвешенең бер төре буларак, авыл үзгәрешләрне дә табигый рәвештә акрынлап кына кертә
«Авыл тормышын үзгәртү» дигән сүзләр, гомумән, коммунистлар гыйбарә- се Әвәл сүз галиҗәнап Җир турында барган Беркем дә -Авыл реформасы- димәгән. «Җир реформасы» дигән Җиргә карата җир биләүчелеккә карата үткәрелгән үзгөреш-реформалардан чыгып авылдагы үзгәрешләр үзләре бар- лыкка килгән
Җир—авыл кешесен үзенә мәңгелеккә беркетеп куйган да Авыл кешесен генә түгел—бөтен илне-дөүләтне үзенә бәйләгән Җир*
Җир реформаларының асылында авыл кешесенең социаль-көнкүрешен кайгыртудан бигрәк табыш алу мәсьәләсе торган
Бар да шул тәртиптә корылган хәл ителгән Авыл кешесе-крестьянның тормышын көйләү генә авыл кешесенең-крестьянның үз карамагына калган Тормышын көйләү дигәннән—аны стимуллаштыру да нәкъ менә Жир белән хәл ителгән Крестьянның гаиләсенә андагы ир-атларның санына карап төп байлыгының биләмәсе-Имана Жире бүлеп бирелгән Икмәк-иген кырын гына түгел, ә печән-болынлыкларны да һәр йорт-гаилөгә эшче кулына карап бүлгәннәр Ә калган җирләр—алпавыт һәм дәүләт җирләре Баксаң Җир хуҗасыз бул- маган Хәтта иксез-чиксез җирләре булган Рөсәйдә дә Җирнең һәр дисәти- нәсе исәптә булган һәм аның хакы-бөясе крестьян өчен үз җанына бәрабәр
— _ . . .. _________ ■ ае. 1 апги УГ кп шнһппилги «ЛР
поии тллмо ууш им ' ---и-, — - - -
Рөсөйне реформалар иле дип йөртәләр 1861 елгы Җир реформасы кре постнойлыкны рәсми бетерсә дә империя дәүләтендә Җир һәм Эшче Куллар
проблемасы кала биргән . __
уу гвгып бяшымля Столыпин үткәргән Җир реформасы бик тә баетасы
ит
бөтенләйгә көн тәртибеннән алып ташлаган..
Совет дәүләтенең коллективлаштыру реформасы—Җирнең чын хуҗаларын физик яктан юк итү һәм аларның җирләрен тартып алуга корылган канлы реформа—җитмеш ел дәвамында барыбер дә мантып китә алмыйча, планетаның алтыдан бер өлешен алып торган реформалар илендә тагын да өр-яңа реформа башлауга сәбәп булды... Әлбәттә, бу реформа өчен алшарт булып котылгысыз рәвештә коммунистик идеология һәм системаның банкротка чыгуы торды
Инде яңа реформаның төсе-асылы нинди? Бу реформа Җирнең хуҗасыз- лыгы һәм Эшче Кулларның җирдән тулысынча читләштерелүе шартларында башланды Бу реформа идарә ителәме, әллә үз агымына куеламы?
Идарә ителә дип уйлыйк һәм үз агымына куелган дигәне дә хак. Үз агы-мына куелган дигән җөмләдән, бүгенге йөзмеңнәрчә авыл кешеләренең бу «билгесез реформа»ның асылына төшенмичә, бу реформаны гамәлгә ашыруга чын-чынлап катнаша алмыйча якты дөньядан китеп баруларын да аңлау кир-әктер Шулай, кайчандыр үз бабаларының иманаларын берләштереп ахырда юкка чыгарган дәүләткә бер дәгъвасыз якты дөньяны ташлап китеп, алар Җирнең яңа хуҗаларына үзләренең өлешенә тияр көмешләрен дә биреп калдырдылар Бу хакта бәлкем аерым фикерләү сораладыр. Әйтик, матбугатта «Илдәге җир реформаларының әхлакый үзенчәлекләре " дигән рубрика ачу кирәктер Бу хакта каләм ияләре әле үзләренең фикере-касыйрларын җиткерер дип уйлыйк.
Шунысы бәхәссез, һәр реформаның язмышын күпмедер вакыттан соң ба-рыбер дә әхлакый күзәнәге, асылы хәл итә
Әйтелгәнчә, яңа реформа авыл кешесе—Эшче Кулының үз-үзеннән бигрәк шул күмәк хуҗалыкларга ышанычы бетеп барган, дәүләтнең шул күмәк хуҗа-лыкларның бетмәс-төкәнмәс ихтыяҗлары-сорауларыннан гарык булган шарт-ларда башланды һәм менә дистә елдан артык дәвам итә
Идарә ителә дигәнебез—дәүләтнең, хөкүмәтнең авылга инвесторлар җәлеп итеп. Җирнең яңа хуҗаларын булдыруга йөз тоту икәнлеген әйтү кирәктер Дәүләт үзенең кредитларын да илне азык-төлек белән тәэмин итәргә ышандырган һәм иң мөһиме биргәнен артыгы белән кайтарып алырдай кулларга бирергә тырыша...Бу табигыйдыр Шулай кирәктер дә Инвестор—Җирне эшкәртүче һәм табыш алучы яңа хуҗа Җитештерүче Дәүләт белән җитештерүче арасындагы мөнәсәбәтләрне банклар һәм арбитраж судлар көйли бугай Шулай итеп, һәр авыл кешесе үзал җир алып тернәкләнеп китә алмаса (киталмасы язып куелган) моңарчы «Эшче Кул» дип йөртелгән авыл кешесе үз тормышын көйләү өчен яңа җитештерүчегә ярарга-яраклашырга тиеш Дөнья куласа. әйләнеп бер баса.
«Тормышны өйрәнү өчен урып-җыю чорында язучының авылга баруының хаҗәте юк!»—диючеләр хаклымы-түгелме, әйтә алмыйм Бу Язучылар берлеге рәисе белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының ниндидер «сыр чыгаруы» гына түгел ә язучыларның үзләренең эчке бер теләге ихтыяҗы иде Баксаң, авыл кешесе дә үз язучысын инде көтә-көтә зарыгып беткән Инде тере язучылар белән соңгы кат кайчан күзгә-күз карашып очрашканын оныткан авыл кешесе—татар язучысының төп китап укучысы—очрашканда бик азга гына югалып калса да. юк. ул әле үз язучысыннан бизмәгән икән ул аңа бер әхлакый күренеш дип карый Теле белән барын да әйтмәсә дә аңа төбәлгән карашында күңелендәге дистәләгән сорауларын юнәлтә Ул карашлардан, «Сез кайда вЫГй3 соң? ' Без кемгә ышанырга тиеш соң7 Без ничек тә яшәдек, ә
йотагагрбии^РЫбЫЗНЫ НИ КӨТӘ? Миллатебез, телебез, мәдәниятебезнең иртәгәсе ничек?»—дигән сорауларны укып була
Кызу эш өстендә дигән җөмләбез хакыйкатькә ни кадәр тәңгәл килә7 таГ1ыллао1йызвгНя Ю™рьиа куелган сорауларга адвап эзләп кайтабыз икән
генв ^екГәргә* өйрәнеп ^у/Гмый ™
Мең проблемасы булган татар авылын, болай карап торышка бер дә про-блемалы дип уйламыйсың Карагыз әле, курегез чагыштырыгыз Каралты- куралар.төзек, биектубәле янкормалы яңадан-яңа йортлар Койма-капкалар төзек, буялганнар, һәр ихатада диярлек гараж мал-туар каралтылары Ике бакча җиләк-җимеш яшелчә һәм бәрәңге бакчалары Умарталар күренә һәр йортка газ кергән Һәр авылда берничә кибет, мәктәп балалар бакчасы Мәдәният йорты китапханәләр Капка турларында бакча артларында көпчәкле һәм чылбырлы тракторлар, башка авыл хуҗалыгы техникасы күренә
Берни үзгәрмәгән кебек элеккечә үк. авыл яннарында машина-трактор парклары да, күмәк хуҗалыкның терлек тораклары да үз урынында
Мондый күренеш башлыча «җирле үзидарә урнашкан, элеккечә әйтсәк, кол-хоз үзәге булган, соңгы 30-40 елда үзенең тирө-ягындагы авылларны берәм- берәм йоткан зур авылларда шулай Таза-мул тормышта яшиләр кебек Яңа йортлар арасында, анда-санда утырып калган өлкән яшьтәге әби-бабайлар- ның каралты-куралары да йөзен бозып тормый ул авылларның Барып күрегез Әлдермешне, Чыбыклымы. Шәмәрдәнне Пучыны. Байсарны Карамалымы Карадуганмы, Черки Килдуразны, Тәкәнешне. Олыязны. Сатышны. Шәлене һәм башка дистәләрчә авылларны
Ә теге, үзәктән читтәге авыллар чыннан да читкәрөк тибәрелгән зур каз оясы гаиләсенең зәгыйфьрәк бәбкәсе кебек аерылып торалар һәм ни кызганыч, аларның киләчәгенә өмет кими Чөнки ул авылларда -Эшче Кул- өчен иң кирәкле эш урыны—кибет, медпункт мәктәп, китапханәләр инде ябыла Дәүләт һәм муниципаль район хакимиятләре ул авылларда эш урымнары социаль структуралар булдырудан бигрәк аларны әлеге хәлле үзәкләргә күчерүне отышлырак күрәләр
«Бүген авыл бетә-дип чаң сугуларның тамырлары шунда Һәм ни кызганыч. андый авыллар саны да дистәләрчә йөзләрчә Әйе авылның тышкы кыяфәте бер дә начар түгел. Бу безнең халыкның, беренчедән кан булса да төкермәвеннән һәм, икенчедән шул хәлдә дә өметен сүндереп бетермичә яшәргә тырышуыннан Авыл кешесенең өмете һаман да үзен күп мәртәбәләр кәкре каенга терәгән дәүләттә, хакимият җитәкчеләрендә
Дөресен әйтим, без авылларга барганчы ук -инвесторлар- дигән яңа җитеш-терүчеләргә билгеле бер дәрәҗәдә каш астыннан карый идек Безне шәхсән минем үземне, инвесторның йөзләрчә мең гектар чәчүлек җирен берләштереп (йөзләрчә мең авыл кешесен түгел, ө чәчүлек җирен аларга да җир мәйданы беренчел әһәмияткә ия) халыкны тиешенчә эш белән тәэмин итеп хезмәт хакын айлар буе түләмәве чын-чынлап аңа карата нәфрәт хисләре уяткан иде Нурлатка килеп төшүгә минем юлдашларымның бу уңайдан куйган сорауларына Фатыйх Сибагатуллинның катлы-катлы. берсеннән-берсе саллырак җавапларын ишетергә туры килде
—Авыл кешесе инвесторга, йә аның агрофирмасына гына карап торырга тиешме? Хезмәт хакын айдан айга бирмиләр,—дисез Инвесторга иң шәп механизатор, иң шәп терлекче кирәк Техникасын бирә, җайланмасын куя Вакытында хезмәт хакын бирә Авылда бөтен кешене бер инвестор эшле итеп бетерә алмый Бу элек тә булмаган киләчәктә дә булмаячак Аларны сезонына карап төрле эшкә тарткан өчен тиешле 2-3 меңне ай саен бирсәң ни дә елга ике тапкыр җыеп бирсән ни? Авыл кешесе үзенә эшне үз хуҗалыгында табарга тиеш Гаиләдә әрәмтамак булырга тиеш түгел Бер мөгезле эре терлектән 20-25 мең табыш алып була һәр гаилә кимендә 4-5 баш эре терлек асрый ала асрарга тиеш Бу фәкать—сатып акча кертү өчен Икенчедән-авыл кешесе һәммәсе азык-төлек белән үз гаиләсен үзе тәэмин итәргә тиеш Моның өчен
дө мөмкинлек бар
Авыл кешесе өчен бердәнбер чыганак аның пай җире Иә үэе шунда *өн- төн эшләп көн күрә Иө инвесторга арендага бирә Соңгысы аңа әҗерен намус белән түләргә тиеш
«Вамин»ның Аксубай районындагы -Аксу* агрофирмасы генераль дирек торы Камил Латыипов белән сөйләшкәндә Фатыйх Сибагатуллинның әйткәннәренә ачык мисал да табылды кебек
_Сөз—генераль директор -Вамин- белән нинди шартларда хезмәт итәсез?
__ Ел саен контракт төзелә. Ул яңартыла. Безнең агрофирмага 33 мең гек-тар җир беркетелде Без нигездә сөтчелек белән шөгыльләнәчәкбез Өр-яңа торак комплекслары төзелде Монда бары тик Германиядән кайткан токымлы сыерлар Аларны шушында ук күпләп үрчетү чаралары күрелә. Комплекста 40 кеше хезмәт куячак.
—Эшче куллар күпме, аларның хезмәте ничек оештырыла?
— Алар белән хезмәт килешүен мин төзим, барысы 1100 кеше. Шуларның 400е белән килешү—11 айга. 700е белән—4 айга
—33 мең гектар мәйданда авыл кешеләренең пай җирләре бармы?
—Әлбәттә, бар, без ул җирләрне арендага алган тәртиптә ашлык һәм терлек азыгы белән түлибез.
Күренгәнчә, инвестор авылга хезмәт куяр өчен килгән Ә 700 кешене ул 4 ай гына хезмәткә тарта калган 240 көнен авыл кешесе ничек үткәрергә тиеш?
Бу мәсьәлә Аксубайда да. Нурлатта да, башка төбәкләрдә дә әлегәчә ачык кала Фатыйх Сибагатуллин—җир кешесе Бүген Нурлат районы тулаем иген-челек полигонына әверелгән дисәк тә була. Район җитәкчесе—райондагы җирләрнең чын хуҗасы, дөньядагы иң алдынгы технологияләр казанышлар-дан хәбәрдар Россия һәм Белоруссия заводларында эшләп чыгарылган өр- яңа трактор-комбайннар иң элек Нурлат районы басуларында сынау үтә. Россия һәм БДБ илләренең орлыкчылык лабораторияләрендәге яңа орлыклар да киләчәккә фатиханы Нурлат Фатыйхыннан алалар Ул авыл халкын ничек тә җиргә беркетергә тели Ул—хәтта районда үзе яшь җитәкче кадрлар һәм җир белгечләре укытып, XXI гасырның чын җир хуҗаларын әзерләү турында хыяллана. Фатыйх Сибагатуллинны шул урында калдырып торып, Актаныш районының Аеш авылындагы хәлләргә тукталыйк әле
Аеш авылы элек Ленин исемендәге колхозның бер бригадасы иде Колхоз тәмам таякка калгач, бүленеп Аеш үзал күмәк хуҗалыгы булып оешты Аны электән районның баш агрономы булып эшләгән Дамир Җәлилов җитәкли башлады Менә шушы булдыклы егет аякка бастырды бит авылны Иң авыр дигән 90 нчы елларда да биредә һәркем эшле булды һәм айдан-айга хезмәт хакы алды Сере нидә? Әлбәттә, җитәкченең авыл кешесен бер көн дә эшсез тотмавында Ул аларның шәхси тормыш-көнкүрешен хуҗалыгының гомуми эшләре белән тыгыз бәйләп алып бара. Җирнең чын хуҗасы да ул. Әйтик, авылда чәчүлек җирләре, болынлыклар, көтүлекләр, шәхси хуҗалык җирләре бар Болынлык җирләре әрәм-шәрәм ителмәсен өчен, башта һәр елны җирәбә тәртибендә һәр йортка печәнлекләр бүлеп бирелә. Бер атна вакыт эчендә печән хәзерләү билгеләнә Авыл кешесе печәнен чабып өеп куюга, күмәк хуҗалык трактор-машиналары белән аларны ихаталарга ташу атналыгы билгеләнә Шулай итеп, ике йөз хуҗалыклы авыл 2-3 атнада печән хәзерләү дигән бик тә мәшәкатьле эшне борчылуларсыз, имгәнүләрсез генә хәл итеп куя Шәхси бакчаларны сөрү дә көзен-язын шул тәртиптә алып барыла.
Җир пайлары бүлеп бирелгәч тә. бу авылда беркем дә үзал аерылып фер-мер булырга ашыкмый Хуҗалык менә ничә еллар инде беркайдан бернинди кредит-ссуда алмый Аның беркемгә бернинди бурычы юк Яңа техника, җай-ланмалар алырга да, маллар өчен тораклар төзергә дә үз акчалары җитә. Ху-җалык барлык күрсәткечләр буенча районда алдынгы урында бара.
Дамир Җәлилов һәркемгә пай җире өчен икмәген, фуражын һәм акчалата әҗерен түли Бүген хуҗалыкта эшләүчеләрнең уртача айлык эш хакы 5500- 6000 сум
Баксаң Аеш крестьяннар берләшмәсе нәкъ совет чорындагы колхозлар тәртибендә хуҗалык итә һәм нәтиҗәсеннән һәркем канәгать. Авылда бөтен социаль-көнкүреш структуралары гамәлдә Заманча мәктәп бинасы сафка басты. Хәзерге көндә Мәдәният йорты һәм китапханәгә фундамент салалар
Фатыйх Сибагатуллин безгә инвесторларның бик «әйбәт» икәннәрен аңла-туын дәвам итә:
—Алар кирәк әмма бөтен бер районны бер инвестор кулына тапшырырга ярамый Бездә алар җидәү Мин һәркайсы белән аяк терәп. Җиргә чын хуҗа булып сөйләшәм һәм таләпләремне куям Алар бер-берсе белән ярыша-яры- ша байыйлар Алар баеган саен салымнары үсә, район казнасына керә Ә мин аларны шул ук авыл кешеләренә кайтарам
Бөтен бер районны баш-аягы белән бер инвесторга бирмәгән район хужа- лыкларына чыннан да сайлап алу мөмкинлекләре ялгышны төзәтү мөмкинлекләре күбрәк кала
Зәй районының «Зәй шикәре- агрофирмасының төп инвесторы булып Зәй шикәр заводы алынган Бу агрофирмага янәшә колхозлар да кереп 17 мең гектар чәчүлек җирендә иң алдынгы технология һәм заманча техника-җайлан- малар ярдәмендә ашлык һәм шикәр чөгендере игелә Авыл кешеләре эш белән тәэмин ителгән пай җирләренә ашлык, терлек азыгы һәм акчалата түләнә Хәтта агрофирмага берләшкән авыллардагы бюджет сферасында эшләүчеләргә дә ай саен 500 сум күләмендә акча түләп киләләр
«Инвестор баер да. җирдән аласын алгач, китеп барыр1-—дигән фаразлар-ны да күп ишетергә туры килгән иде Кайда ничек булыр әйтә алмыйм Ә менә Зәй шикәр заводының агрофирмасы бу авылларны ташлап китәргә җыенмый кебек Механикалаштырылган өр-яңа ашлык кабул итү һәм эшкәртү цехы (за-воды дисәң дә була), меңнәрчә башка исәпләнгән терлек тораклары төзелгән Дистәләрчә куәтле җир эшкәртү техникасы сатып алынган Авыл араларында өр-яңадан асфальт юллар төзелгән Авылларга берничә чакрымнан торбалар аша чишмә сулары китерелә Беренче карашка бары да элеккечә кебек Ә чынында яңача. барыбер яңача бит'
Баксаң, инвестиция кертүнең дә төрле формалары һәм төрләре бар икән Тукай районының «Шильна» крестьяннар берләшмәсе мәсәлән үзе турыдан- гуры банклар белән кредит алып эшли Кредитны берләшмә җитәкчесе үз исеменә ала Шул акчадан трактор-комбайннар автомашиналар, ашламалар ягулык-майлау материаллары сатып ала. хезмәт хакын түли Җитештергән байлыгын кредитны түләү өчен дә җитештерүне киңәйтү өчен дә тота Бу да нөкь элеккечә Яңалыгы шунда—алган кредитны түләми калдырып булмый Кредит алганда хуҗалык җитәкчесе үзенең һәм хуҗалыгының байлыгын -за-логка” салып тора Бурычын айдан-айга ала тора түли тора -Шильна-да ишөтеп-күргән һәм гаҗәпкә калдырганы тагы да шул булды—биредә авыл ке-шеләре үзләренең пай җирләрен сатып җибәрә алалар Авылларының дөрес-рәге. басу җирләренең пай җирләренең Чаллыга терәлеп торуын исәпкә алсак, монда гаҗәпләнерлек урын юк Олы яшьтәге пенсионерлар үзләренең пай җирен шәһәр кешесенә йорт салу яки дача кору өчен сата икән бу аның өле-шенә тигән көмешен үзенә файдалануы дип аңларга кала
Пай җире—үзгәртеп коруның үзенчәлекле бер ваучеры Ваучерны адәм балалары акцияләргә өйләндерде дә төрледән-төрле фондларга һәм акцио-нерлык җәмгыятьләренә тапшырып дивиденд—табыш көтә башлады Ул акцияләрнең ни-нәрсә икәненә төшенмәгән ил гыйбадының күбесе аны -МММ- кебек шулерларга бүләк итеп бирде Мавродийны өлегөчө тәүбә иттерә алма-дылар Авыл кешеләре «үзеңнеке үзеңә якын- дип акцияләрен -Алтын баша- к-ка тапшырды Дистә ярым ел дәвамында -Алтын башак- кемгә дә булса 6 тиен бирә алдымы икән Кемдер алгандыр, бәлки мин узем мәсәлән Актанышта торганда да һәм менә Казанда 7 ел дәвамында -Алтын башак-тан бер тиен әҗер алганым булмады Хатыным ел саен -Татнефть-тән дивидөндла- рын алганда мине үрти «Безнеке -Кара алтын» гына булгач, түли сезнеке «Сары алтын» булгач, түләми»,—ди.
Бүгенге реформа шартларында «Алтын башак-ның мавродиилары ни уй-лый икән'’ Алар, миңа калса, чүл-далада хәлсезләнгән җәнлек-терлетен сага-лап йөргән шакаллар кебек, олы яшьтәге йөзләрчә мең авыл кешеләренең пай җирләренә карап торалардыр Таралып барган хуҗалыклар авылларны күреп шатлана-сөенәләрдер Алар нәкь шундый хуҗалыкларда җитәкче булып көн үтсенгө яшәп яталардыр кебек
Минем туганнарым яшәгән авылта. мәсәлән бернинди дә иивес тор килмәгән Анда нөкь элеккечә яшәп яталар Күмәк хуҗалык үзенең -е/иа- исемен ниндидер -агач» исеменә генә алыштырган Аның җитәкчесе авыл кешесенә пай җирләре өчен ни ашлык белән ни терлек азыгы белен түләргә җыенмый Дистәләгән ирләр эшсез-ашсыз булып, киләчәккә өметләрен җу»" баралар Авылның коты югала Шуларны күреп (тәм башкаларга күрсәтер өчен дө авылларга чыгарга тиештер язучы
ш
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат әфәнде Әхмәтов җаны-тәне белән үз эшенә бирелгән, энергиясе ташып торган булдыклы, акыллы җитәкче Аның бүгенге авылларыбыз тормышын бөтен нечкәлекләренә кадәр белүе бөтен Рәсәй күләмендә авылга булган вәзгыятьне тамырдан үзгәртергә теләве һәм шул шартларда да республикабыз авылларын саклап калу, алай гына түгел, гөлбакча итеп үзгәртүгә аның нигезле ышанычы булуы язучыларда аңарга карата олы ихтирам уятты Ул бу яктан караганда Илбашы- быз Минтимер ага Шәймиевнең чын-чынлап фикердәше, теләктәше генә түгел, хезмәттәше, аның уң кулы да.
Аның белән очрашудагы сораулар һәм җавапларның кайберләренә тукта-лыйк:
— Министр әфәнде! Безнең республикада бер гектар җир дә тик ятмый бары да эшкәртелә, дисез Болай итеп без җирнең ашын бетермибезме? Чит өлкәләрдә меңнәрчә гектар җирләр эшкәртелми Бәлки ул җирләр түл җыядыр
—Ялгыш фикер Җир хәтта чәчелмәсә дә эшкәртелергә, ашланырга тиеш Чәчелмәсә. эшкәртелмәсә анда чүп-үлән үсә Җирнең ашын үлән ашый
— Ни өчен фермерлар турында җәелеп сөйләмисез9 Җитәкчелек өчен фермерлар әллә кулай түгелме?
—Фермерларга карата фәкать уңай караштамын Шул ук вакытта, Россия һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы үсеше киләчәктә Эре Товар Җитештерүче Берләшмәләргә нигезләнер дип уйлыйм Безнең җир мәйданнарыбыз күп Барысын да эшкәртеп дәүләткүләм ихтыяҗны канәгатьләндерү—Эре Товар Җитештерү Берләшмәсе кулыннан гына киләчәк Сез «Инвестор кем ул?»— дидегез. Инвестор нәкъ менә Эре Товар Җитештерү Берләшмәсен гамәлдә тотучы, аны динамик үстерүче Республикада кош ите җитештерү һәм сөт про-дуктларын хәзерләү буенча соңгы еллардагы алга сикерешне фәкать инвес-торлар тәэмин итте.. Бу төр продуктларны чит илләрдән һәм чит өлкәләрдән кертүне бетерүне дә киләчәктә алар хәл итәр дип уйлыйм Моны аерым фер-мерлар гына эшли алмаячак...
Марат Әхмәтов фикеренчә, авыл кешесен эш белән тәэмин итү—әле про-блеманың бер өлеше генә Авыл конкуренцияне күтәрерлек, сыйфатлы һәм табышлы товар җитештерергә тиеш Авыл үзе җитештергәнне сата белергә тиеш һәм ни кызганыч, үзебезнең илдә үзебезнең товарларны ил базарына чыгару буенча чишәсе мәсьәләләр хәттин ашкан
Авыл кешесенең шәхси хуҗалыгында җитештергән «товарын» үз кулы белән базарга алып чыгып, бәясен үзе куеп сата алганы да бик сирәк бит әле. Олы юлларда чиләк-чиләк бәрәңге, яшелчә-җимеш. ашамлыклар сатып торучыларны әйтсәң генә инде Бу эшне тулысынча диярлек арадашчылар-алыпсатар- лар башкара «Товар» сүзен югарыда ни өчен тырнаклар эченә алуымны аңлагансыздыр, товар түгел шул, чимал, чимал гына Авылдан чималны кемнәр генә ни-нәрсәгә генә алмаштырып алмый Соңгы ике елда иген ашлыгының, шул исәптән инвесторлар җитештергән ашлыкның сатып алу бәясе бик түбән булды Хәтта товар икмәген мал-терлегенә ашатып ит-сөт җитештереп сату юлына бастылар Дәүләт тә, йөзләрчә миллиард сум маясы була торып, ашлыкның артыгын үзенә сатып алмады Чит илләргә сатуны оештырмады Күрәсең, ашлык сату нефть-газ сатуга караганда арзан да мәшәкатьлерәктер дә
Узган гасырның башында ук мин туып-үскән Актанышта мул иген үстерә белгәннәр һәм аның үз сатып алучысы да булган Көздән көлтәләгән арыш- бодаен. солы тарысын кыш буе сугу дәвам иткән Ә аларны Пермь якларыннан хәзерләүчеләр килеп потын 6 тиен бәһасенә сатып алганнар Татар Яма- лысы авылы янында үзләренең амбарларына капчыклардан олаулар өелә торган Язгы ташу вакытында Агыйдел Чулман елгалары җәелеп су Татар Яма- лысының Сөтлә күле белән тоташкач. Пермьнән зур-зур баржалар килеп ярга туктаган һәм 2-3 көндә Актаныш. Мөслим төбәкләре ашлыгын Чулман буйлап Пермьгә алып менеп киткәннәр Актаныш төбәгендә бөтен төр тиреләрне үз хәзерләүчеләре Сарапул Ижаудагы күн эшкәртү фабрикаларына илтеп тап-шырган Бер сүз белән әйткәндә, юлсыз, караңгы бер төбәктә гомер сөрүче товар җитештерүче дә сәүдә итеп үз көнен үзе күргән
Марат Әхмәтовның илнең азык-төлек базарыннан чит илләрдә җитеште-релгән товарын кысрыклап чыгару эре товар җитештерүче инвесторлар ку-лыннан гына киләчәк дигәне һичбер шик калдырмый Әмма чит илдән ул то-варны кем ташый соң? Газель машинасы белән -челнок» түгел ласа Ә куәтле суыткычлы автопоездлары булган яңа байлар томожняда һәм ерак юлларда тоткарлыксыз үтеп китүче «текә» егетләр ташыта аларны
Узган ел Кытайның Үремче өлкәсенең Голҗа шәһәрендә һәм аның тирә-сендә урнашкан вак шәһәр-авыллардагы хәлләрне күреп гаҗәпләнгән идем Ил тулаем җитештерү һәм базардан гына тора Базарларда бөтен товар иң беренче чиратта азык-төлек фәкать үзләренеке Аларның бәяләре бездәгедән 2.5-3 мәртәбә арзанрак Менә шул арзан товарны тонналап ташыйлар да инде Рәсөйнең акчакуарлары Рәсәйнең эре товар җитештерүчесе—Рәсәй инвесторы бу очракта чит ил җитештерүчесе белән түгел ә үз иленең эре алыпсатары белән конкуренциягә керә түгелме соң? Сүз лимон банан гранат турында түгел, ә ашлык, ит сөт, балык яшелчә турында баруын инде беләбез Ирексездән башка шундый уйлар килеп керә Татар язучысының авылга тартылуы, бер карасаң, язучының һәм авыл кешесенең язмышлары бик тә охшаш булудан да Авыл кешесе тир түгеп үстергәнен базарга алып чыгып хәләл бәясенә сата алмый Татар язучысы да инде мең мәшәкатьләр белән. 3-4 ел чират торып нәшер иткән китабын үз укучысына илтеп җиткерә алмый Дәүләт сәүдә челтәре һәм кулланучылар җәмгыятьләре табышсыз дип китап кибетләрен ябып бетерделәр Базарларда шәхси эшмәкәрләр сәүдәгәрләр ачкан «Китап сөүдөсе»ндө төп товар—төш юрау, багу-күрөзө итү очсыз детектив секс- порнография макулатурасы Очрашуларга баргач авыл кешесе бездән әхлаклы нәфис әдәбият сорый, алып килгән китапларыбызны шунда ук сатып алып бетерә Нужа кушса, язучы да сатучыга әверелер анысы Китап кадәр китап язган кеше аны сатарга да өйрәнер Әмма ул китап сатып йөрсенме, язсынмы? Аллаһы Тәгалә иҗатка дип бүлеп биргән вакытын сәүдәдә үткәрерме ул?1
Китап сату дигәннән. Алабуга шәһәрендә яшәүче бер танышымның сүзләрен әйтеп узыйм әле
— Сез китап кибетен бетерделәр дип елап йөрисез. Кабминдагы Равил Мо- ратовка мөрәҗәгать итегез Ул теләсә, ярты елда республиканың бөтен рай-оннарында кимендә бер кибет ачтыра ала
—Ничек?—дим, гаҗәпләнеп
— Спидтан да куркынычрак афәт—уен автоматлары баскан иде республи-каны Бала-чага гына түгел, сакалы агарганнар да шуңа алданып гаиләсен ачка терәделәр Равил Моратов ярты ел дигәндә себереп кенә алды ул шайтан ояларын Мең рәхмәт аңа' Бөтен авылларда аракы сатуны да аңа йөкләделәр бугай Карагыз, районның бөтен авылында хәзер чын аракы саталар Юкса «Урам аракысы» эчеп бөтен авыл үлеп бетә иде Ичмасам монысының зарары кимрәк Равил Моратовка әйтегез ачтырсын китап кибетләрен'—диде ул
—Шулай эшләп карарбыз әйтермен —дидем мин
IV
Рөсөйдө иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып авыл хуҗалыгын үстерү билгеләнүе әлбәттә берникадәр өмет уята Монда да дәүләтнең теләге бик үк гадел түгел бугай Рөсәйне авыл хуҗалыгыннан бигрәк илдә демографи* кризис куркыта булса кирәк Ике дистә ел дәвамында туучылар үлүчеләр белән чагыштырганда күпкә калыша Ил картая халык кими Кешеләрне инкубаторда үрчетүгә күчеп булмас бит инде Монда да төп ышаныч—авыл
Авыл чыннан да үз-үзен тергезергә сәләтле Аз гына алшартлар булуга үрчергә генә тора ул Гражданнар сугышы ачлык кулакларны туган төбәктән куудан соң. Ватан сугышында бөтенләй сирәкләнеп бөлеп калган авылны тер-гезү өчен өч дистә ел вакыт җитте Безнең Чалманарат авылында мәсәлән җитмештән артык ир-егет сугышка алына Шуларның 30 га якыны гына әйләнеп кайта Шулардан 20-30 яшьлек ундүрт солдат гаиләсендә 84 бала туа Ьу безнең авылга тына хас күренеш түгел Сугыштан аяксыз кулсыз кайткан ирләр башта гаилә кордылар Яшь гаиләләрдә балалар туа торды Шул ук яшь гаиләләр авылда бөтен эшне алып барды Аларның балалары үсеп җитүгә Татарстан нефтен чыгаруга. Нефтекамга Түбән Кама Чаллы шәһәрләрен төзергә
Ш
Себер нефтен үзләштерергә сибелеп торды
Хәзер күпчелек авылларда зираттагы чардуганнар саны авыллардагы йортлар саныннан күпкә артып китә.
Рәсәй ил халкын рус авыллары исәбенә күтәрә алырмы7 Гаиләдә икенче балага түләнәсе пособие генә монда стимул була алырмы? Ай-Һай...
Демографик кризистан чыгуда, әлбәттә, иң мөһим социаль бурыч—торак белән тәэмин итү Авыл бу мәсьәләне дә үзенчә хәл итеп килде бит һәр авылда диярлек кирпеч заводлары булдырылды Балчыкны калыпка салып, мичкә тыгып яндыру—шул ипи пешерү кебек кенә, ансаттан да ансат шөгыль бит Авыл ирләре урып-җыю эшләреннән соң Пермь, Киров якларында 4-5 ай се-зонлы урман эшендә эшләп, алты почмаклы өй бурасы һәм бөтен төзелеш ма-териалларын әзерли алды. Алдагы сезонда шунда ук барып инде өен төзеп чыгарлык акча эшләп—2-3 ел дигәндә каралты-куралы булды Дөрес, транс-порт белән колхозлар ярдәм итте. Хәтта колхозлар үзләре үк квартирлар салып авыл кешеләренә бик очсызга сатып бирделәр Өйле гаиләдә бала-чага туп-тулы була иде Хәзер дә Рәсәй урманнарын кисү тукталганы юк Әмма аларны да газ-нефть кебек читкә сату кемнәргәдер уңайлырак һәм файдалы-рак, күрәсең. Шулай ук авылларда кирпеч сугу да бөтенләй тукталды инде
Авылда торак төзелешенең үзгә программасы булырга тиеш Иң әүвәл авылның үзенең җирле мөмкинлекләрен һәм эшче кулларын файдалану исәбенә
Бүген дә дәүләтнең авылга берни дә бирмичә генә нәрсәдер алу телә-геннән чигенгәне юк. Рәсәй сәясәтчеләре һәм финансистлары авылны төпсез мичкә диләр Бер кулы белән нәрсәдер биреп, икенче кулы белән шунда ук тартып алучылар күп Чиксез урыс дәүләтендә үзал яши алмаган булдыклы халыклар да авылның әлеге проблемаларын бик авыр чишәрләрдер Гәрчә ул халыклар милли үзбилгеләнешен саклап калуда милләтнең чишмә башы булып авыл торганын аңлаган очракта да Милли республикалар да «перспек-тивасыз авыллар» дип андагы халыкның яшәеше өчен иң кирәкле социаль- көнкүреш структураларын һәм бигрәк тә милли мәктәпләрен ябуга баралар Үзләре утырган ботакка балта чабарга мәҗбүр булалар
«Сезне әйбәт авылларга гына алып баралар, сезгә гел әйбәтен генә күрсәтәчәкләр, сез бүгенге авылның чын йөзен барыбер күрмисез»,—дигән иде бер каләмдәшебез без Саба районына юлга чыкканда Аңар мин «Безгә нәкъ шул әйбәт авыл кирәк тә бит инде Без бары тик шул әйбәт авылны, әйбәт кешеләрне, бәхетле кешеләрне күрергә телибез-—дидем Шөкер. Нур- латта да, Аксубай, Баулы, Ютазы, Актаныш, Саба, Апае. Буа. Арчада да «әйбәт авылларны», «әйбәт җирләрне» күрсәттеләр безгә! Узган елларда Зәй, Тукай, Әгерҗе, Мамадыш. Чирмешән, Питрәч, Әлмәт, Бөгелмә районнарында да күргән идек әйбәт авылларны Һәр төбәктә шундый әйбәт авыллар гел күбәеп торсыннар' Бу әйбәт авыллар, андагы әйбәт, яшь, акыллы, аек җитәкчеләр бездә һәм авыл кешеләренең үзләрендә киләчәккә өмет тә уята Шул әйбәт авылларда киләчәк авылларының билгеле бер модуле формалаша Ул модуль— тулысынча чит илләр, башлыча Европа илләре үрнәгенә дә туры килмәстер, ул модуль үзгә, үзенчә булырдыр Үзгәлеге—киләчәктә барыбер дә авыл кешеләренең үз җирләренә үзләре хуҗа булачагы дәүләт тарафыннан гарантияләнгән, дәүләтнең турыдан-туры ярдәме һәм яклавына да нигезләнер кебек Шулай булганда авылларыбызның тернәкләнеп китүе өметле һәм ышанычлы1