Логотип Казан Утлары
Хикәя

СОҢАРГАН СӨЮ


Кайчагында очраклы гына килеп чыккан очрашулар да күнелдә онытылмаслык жөй калдыра, кеше дигән затнын без исәпләмәгән
беркатлы гадилеге белән янәшә үрелгән анлашылмас катлаулылыгын бөтен тулылыгы белән ачып сала, тетрәндерә, үкендерә лә икән.
Без. кешеләр, күбрәк ни өчен яшәгәнебезне белми, акламый, гадәт буенча гына гомер сөрәбез төсле Бсзнен белән акыл түгел, төрле очраклыклар, ниндидер вак мәнфәгатьләр, мин-минлекле хисләр идарә итеп киләләр Бик сирәк очракларда гына без үз язмышыбызның хуҗасы була алабыз Жыелып килгән ялгышлар, мен кат үкенеп тә соңыннан беркайчан ла төзәтергә мөмкин булмаган гомерлек хаталар өчен газапланырга һәм гаҗизләнеп, нигә килгәнен аңламыйча, мәңгелеккә китәргә дип килгән ахры кеше заты бу каршылыклы дөньяга..
Әйе, гади генә бер очрашу иде ул.
Заманында күрше авыллап килеп укып йөргән, белем зетәүнен сонгы ике елында минем белән бер партада утырган, һәрчак шук һәм җор телле элекке сыйныфташым Дамирны мәктәп елларыннан бирле очратканым юк иде Ялгыш кына дигәндәй авылларына—Ташлыкка барып чыккач, башта танымадым үзен. Яртылаш пеләш баш. вакытыннан алда җыерылып беткән чырай, элек очкыннар чәчеп торган шаян күзләр урынына ниндидер тонык караш. Заманында бик күп кызларнын йөрәген .глгысыткан. гон йокыларын качырган бөдрәләре дә тураеп, чуалып беткәннәр Сыйныфнын беренче чибәре саналган, безнең ишеләрне карап га күрмәгән Айсылуны нечкә биленнән тотып озатып йорын чакларда як-якка сыпырып, гаран кына йөрткән карга канатыдай кара мыеклары да сирәгәйгән, чаларган. Өс-башы күптән сабын, су күрмәгән. -
Юк, элекке Дамирдан йөз чалымнары белән исеме генә калган иде Ил Хода, ул гына да түгел икән әле. сул кулы беләзектән юк. лнын урынына теткәләнеп беткән иске свитер җиңеннән ничектер шакмаклап киселгән бс юк башы гына сәер тырпаен тора. Мин чирканып киттем Шәһәр тирәсендә мондыйларга бомж, сукбай диләр. Тәртипсез тормыш, ү г хаҗәт тәреннен ко гы булу күпләрне шулай вакытыннан алда юкка чыгара Саоактлшны түгел, ни өчендер заманны гаеплисем килеп китте Заманы да бәндәгә гел кире шул аның. Ике албасты сагалап тора йомшак һәм ихтыярсы • ир-ат мтын шгсс чек һәм аракы Ялгызлык та өстәлсә исән калырмын димә инде Заман адым килгән тозаклар Тик ни өчен Дамир сон? Агым уңаена йөзә торганнарга бер дә охшамый иде бит ул теге елларны
Шайтан суы турында уйлап ялгышмаганмын, шактый кызмача иле сабакташым Калтыраган сынар кулын ничектер кыюсызрак итеп с\ зып килеп күреште дә, хәл-әхвәл сорашкач, кинәт кенә батыраеп китеп әйтеп куйды
—Әйдә, Әхтәм сыйныфташ, акча кызганмыйча бер ярты ал да, безгә кереп туйганчы сөйләшеп утырыйк әле. Бер-беребезне күрмәгәнгә дә ике дистә ел була бит инде.
' Сәрхушләр белән һич кенә дә дуслыгым булмаса да, үз-үзен югалта барган танышымны, яшьтәшемне кызганудан, анын мондый халәтеннән ничектер сискәнеп китеп, ризалашып куйдым. Кая инде, мондый чакта вакыт юк дип яки саранланып торып булмый бит. Алты ел бергә укыган сыйныфташ Үзенә миннән бигрәк мин аласы шешә кирәгерәген дә чамалыйм. Шулай да биек өянке астына елышкан ларек-кибеттән ул сораган нәрсә белән азмы- күпме кабымлык ише әйберләр алдык та, югары очка, Дамирларның тау битенә дип әйтерлек урнашкан йортларына таба атладык. Бер сөйләшик әле, диде бит Тормышның төбенә бөтенләй төшеп җиткәннәрнең алай ачылып китеп сөйләшәсе килер иде микән?
Мин ни дип сүз башларга, нәрсә сораштырырга белми аптырабрак барганда, ул үзе башлады. Сөйләшергә, гәпләшергә яратуы элеккечә иде Дамирнын:
—Танышлар күрендеме, ин әүвәл кул турында сорыйлар. Хәтсездән инде, кыш көне салган килеш кар өстендә йоклап китеп өшеттем мин аны. Бер бияләй түбән очта, ферма янында ук төшеп калган. Атна дигәндә бармаклар, учка чаклы бөтенләй каралып, гангренага киткән иде. Кистеләр дә, группа бирделәр. Шунын акчасына жан асрыйм, яшәгән булып йөрим инде менә хәзер. Бәлки шул чакта бөтенләй жан тәслим кыласы булгандыр. Ялгыхтьпстан да каһәрле нәрсә юк икән ул, яшьти, дошманына да язмасын. Ничек эчми түзәргә кирәк? Ходай: «тагын бераз газаплансын әле бу» дигәндер инде, шуна калдырып торгандыр —Ул шулай, капкаларына кергәнче, бөкрәеберәк атлый-атлый үзалдына дигәндәй туктаусыз сөйләнеп барды.
—Әткәй белән әнкәй хәтсездән гүр ияләре инде.
Буйдаклар гына яши ала торган, аларга гына хас шыксыз һәм нурсыз өйгә үтеп, кыршылып беткән иске клеенка жәелгән өстәлдәге юылмаган чынаяклар арасына шешәне китереп утырткач, элекке сыйныфташ янадан
сүз башлады.
—Үзем дә кайчагында шулар янына жыенгалап куям да, бөтенләй үк жыеньш бетә алмыйм әле. Тормышның бер генә дә кызыгы юк. Менә шушы нәрсәне капкач кына бераз яшиселәр килеп китә —Ул ничектер монсу елмаеп, өстәл уртасына, шешәгә ымлап куйды.
—Туктале. нигә алай дисен? Синең гаилән, хатынын бар иде түгелме сон? Алар хәзер кайда инде?
—Ашыкма, хәзер барысын да сөйләп бирәм Өйлән, эшкә урнаш, кеше бул диясен, акыл өйрәтәсең килә инде синен—Ул күзләредәй тонык керле стаканнарга аракы агызды да, кабаланып һәм тәкатьсезләнеп, мине дә көтми, эчеп тә куйды — Күптән бер эчне бушатасы килгән иде. Синен кебек ипле кешесе генә табылмады. Үзем кебек имгәкләргә аны сөйләден ни дә. сөйләмәдең ни Сабак алудан узган инде алар Менә тынла әле.
Ул акрын гына сөйли башлады. Сөйләгән саен тонык күзләренә ипләп кенә жан керә, төс иңә иде.
— Ишеткәнсеңдер дә инде, мин бит. авылны шаккаттырып дигәндәй, ар кызына өйләнгән идем. Валентинага.—Шунда ул туктап, стенага, ике тәрәзә арасына эленгән фотосурәткә озак кына карап куйды. Сүрәттән матур итеп елмаеп, түгәрәк йөзле, калын толымлы, егермеләр тирәсендәге бик тә мөлаем яшь хатын-кыз карап тора иде —Өйләнүен өйләндем, тик акыл белән, кадерен белеп яши генә белмәдем. Минем акылсызлыкларга. кимсетүләргә түзә алмыйча, хурланудан сонгы дәрәжәгә җиткәч китте ул. мәңгелеккә китте
—Авылларына, Нәрәскә мени9
—Анда гына түгел шул, алай гына булса, күптән алларына барып тезләнгән, алып кайткан булыр идем. Терсәк якын да, тешләп булмый. Суга батып үлде ул. Шуның туганнарының, хәтта үз ата-анамнын каргышлары төшкәндер ахрысы мина Югыйсә, мондый ук хәлгә калмаган булыр идем
—Мин ул кадәресен ишетмәгән идем әле.
—Ишетмәсән, менә шул. Дөньялар тәмам болганып киткән еллар иде
бит Минем дә болганып, тәмам чуар күңелләнеп киткән вакыт шул елларда булды бугай Район үзәгендәге сөт заводында шофер чагым Кичләрен авылда. Илдәге, авылдагы үзгәрешләргә төкереп биргән дә юк Яшь чак бит Әти белән әнинен пенсияләре килеп тора. Алган акчаны үземә генә тотам Әни дә жәлләми Сонлап. көттереп туган бердәнбер бала бит Өс-баш әйбәт Кыяфәт шәп. Мин авылда беренче егет Кызлар мәсьәләсендә бик елгыр икәнне мәктәптә укыганда ук белә иден ич инде Солдат хезмәтеннән сон. руль артында берничә ел йөргәч, тагын да шомардым Үзебездә, якын күрше авылларда берсен ташлыйм, икенчесен башлыйм дигәндәй Теге видео-милео. секс-мекс таралып маташкан вакыт Кызларнын да кайберләре заманга карап «современный»лана башлады Аерылган яшь сатучы хатын белән, гомумән, пачти ирлс-хатынлы Шунын белән акрынлап салгаларга өйрәндек. Ул чир дә шул елларда ныклап башланды бит инде. Кибетләрдә тезелеп торалар Жанын ниндиен тели.
Берсендә икебезгә дә артыккарак киткән Икәүләп баш төзәттек. Шулай йөри торгач, бер матур гына иртәдә правасыз да, эшсез дә калдым Правасын бераздан кире кайтара алдым, эшкә генә бүтән алмадылар Жәй башланып кына килгән чак. Авылда, өйдә ятам. Шулай айдан артык яттым Кая барасын, бер җирдә дә чакырып тормыйлар. Колхоз дигәнендә рәтле эш юк. Егет солтаны килеш фермада тирес чыгара алмыйм бит инде Өстәвенә, түләмиләр Шул чагында Моктәсәр абый очрады Нараста, күрше ар авылында төпләнеп, шундагы колхоз гаражында механик булып эшләүче туган тиешлерәк инде шунда. Аламарак кына булса да, бер «ЗИЛ* буш тора, жәсн шунарда эшләп йөр. аннан сон берәр жае чыгар, ди бу Хезмәт хакы ягын да өметле генә әйтә. Тоттым да. тәвәккәлләдем Ун чакрым ара мени'.' Арлар яшәсә лә. күрмәгән, белмәгән авыл түгел Барысы да диярлек татарча чатнап тора. Тик ятуы да туйдырды.
Эшләп киткәннен икенче атнасында шулай кырдан туралган кукуруз ташырга куштылар, силоска. Комбайн турап өйгәнне әржадә таратып, гаптап торырга быел гына мәктәпне бетергән бер ар кызын билгеләделәр Безнең якта бу эшне күбрәк малай-шалай башкара Монда ни өчендер гел кыз- кыркын. Кайбер чытлыграклары, мина карап «Кыче чебер пи!** дигән булалар Минеке генә дәшми Кереп утырды бу кабинага, исәнләште Карыйм, ярыйсы гына үзе. Кыйгач кашлар, безнен татар кызларыныкынд тартым түгәрәк Йөз. Буй-сын да бер дигән Шактый кыю да күренә Ьсзненчәне дә ярыйсы сукалый Унынчыны Ялтауда, татар мәктәбендә бетерәләр бгп Исемен сорап танышып киткәч: «Ташлык татарлары басты инде авылны» дигән була, үзе елмая Мин инде, тупас нәрсә, бераз оятсы танып «Бсрегезне дә басканым юк әле»,—дип ычкындырып җибәрдем. Шаяртам, янәсе Башта онламады Аннан сон. аңлап алгач, читкә карап ничектер оялыбрак көлде дә. кисәк җитдиләнеп, кызарып чыгып әйтеп куйды «Сүз ул турыда түгел* Аннан сон ярты сәгатьләп сөйләшмәде Кичкә таба инде тагын берни булмагандай иркенләп сөйләшә, көлешә идек.
Шунын белән шул, танышлыкнын өченче көнендә, кич җиткәч мин, элекке гадәтне куып авылга чапмадым. Нараста калдым Инде, үэен беләсең озакка сузарга яратмыйм, әрсезлегем дә. әшәкелегем лә җитәрлек иде Ар кызлары алай артык ялындырып тормый диләр, мин монда вакытлы кеше башта бер генә уй. Нинди уй икәнен чамалыйсындыр инде Клублары тирәсенә барырга шәлләтә, егетләре без, әрсез татарларны бик яратып бетермиләр, кызмача булсалар, тукмап ташларга да күп сорап тормыйлар I ыкрыклары турылап кына килеп туктыйм да. Валя озак көттермичә генә кабинага чытып утыра Аннан сон йә инеш буена, йә умарталыклары ягына китеп барабыз Сизеп, белеп торам, охшата мине. Әмма үбешү, кочаклашуга алай каршы булмаган кыз башкасына якын да җибәрми Көче шундый үк- шатырдатып кулны каера башлый Мин «булды, житте* дитәч. кабинаны янгырашп.
рәхәт итеп көлеп ала. Тора-бара үзем дә ияләшеп киттем төсле, алай ук кулымны, нәфесемне сузмый башладым. Нәрсә әйтим, ошамаслык түгел, бар ягы да килгән. Аз гына яратам да сыман. Ләкин тулышкан күкрәкләр, тыгыз ботлар һаман ымсындыралар бит, канны кыздыралар. Бүгенге акылнын чиреге генә булсачы шунда. Юк шул. Мажара эзлим Табышын сагалаган җанвар кебек, түземлелек белән жай чыкканны көтәм. Шулай тегенең күңеленә оеткы сала башладым. Әйдә, көзгә өйләнешик, дигән булам. Баштарак гел шаярудан кабул итте. Ышанмады. Аннан сон хәтсез көннәр: «әти-әниең үлгәндә дә ар кызын алдыртмаячак» дип, минем «тәкъдимне» кире кагып килде.
Шулай итеп без моның белән көзне дә җиткердек. Кукуруз күптән урылып бетте Валя ындыр табагында, мин йә ремонтта, йә торле эштә. Көндезләрен бик күрешә-очраша алмасак та, сизәм, бөтенләй ияләште бу мина. Таныш ар хатыннары да: «кияү» дип үрти башладылар. Гадилеге, ошату-яратуы беләңдер инде, ындыр тирәсенә барып чыксам, йөгереп каршыга килеп җитә. Ә кичләрен кочактан чыкмый. Безнен татар кызлары кебек тартынып тормый. Тыгыз ботлары да, тулышкан күкрәкләре дә хәзер минеке, каршылык юк диярлек. Әмма мин теләгән эш үтәлми Өйләнешү турында сүз куерткан булам. Шулай берсендә, мин тырыша, үгетли торгач, әйтте бу: «Дамир. әти- әниеннен ризалыгын ал, алай бик өйләнәсең килгәч, мине алып кайтып күрсәт үзләренә, ниятең чыннан булса. Минекеләр сине белә инде, бәлки каршы да булмаслар»,—ди.
Менә сина, иске авыздан яна сүз. минәйтәм. Монысын, кәнишне, көтмәгән идем, хәтта аптырабрак калдым. Ике авыл азмы-күпме аралашкандай итсәләр дә. шушы көнгә кадәр ар кызын алучы, яки ул якка кияүгә чыгучы юк иде төсле. «Ярар, шулай эшләрбез дә»,—дидем дә, сүзне башкага бордым. Ә ул, тәмам мина ышанып, барысын да чынга кабул итә башлаган иде инде. Кереп киткәндә, гадәтенчә, үрелеп бер үпте дә, бик озак итеп күзләремә карап торгач, тын гына, сабыр гына итеп әйтеп куйды: «Телисенме, Дамир, яратуым хакына мин синең фамилияңне генә түгел, сезненчә исем алырга да, хәтта динегезгә күчәргә дә ризамын?». Шулай диде дә, тиз генә кереп тә китте.
«Да-а, мондыйны ишеткән юк иде әле. Муеннан гашыйк булган бит бу мина»,—дип уйлап куйдым. Әллә ниткән горурлык хисе биләп алды. «Өйләнеп җибәрсәң, эттәй тугрылыклы буласы икән үзе». Монысын инде юри генә уйлап куйдым. Бер исәбем дә юк иде башлы-күзле булырга..
Әмма барыбер өйләнергә туры килде.
Тагын бер атнадан алып кайттым мин моны үзебезгә. Житди уйлар белән түгел, уяулыгын киметергә, морадыма ирешергә дип. Астыртын уй уйлап. Әни минем бик тә ачык йөзле, кунакчыл кеше. Әти дә ул вакытта аягында. Төш вакытында кайтып кереп тәмләп кайнар аш ашадык. Чәй эчтек. Әни кыстый гына кызны Аркасыннан да сөеп алды. Бер нәрсә дә белми, уйтамый бит. Силос ташыган вакытта әйткән идем, грузчик итеп бер яшь кызны билгеләделәр, дип. Шуннан башканы исәпләми Ә мин эчтән генә, шулай әни, шулай, дөрес эшлисен, дип сөенәм. Мине ишеткәндәй, капка төбенә чыгып, озатып ук калды безне.
Хәйләм, үҗәтлегем, яшерен сөенүләрем бушка китмәде. Беркатлы җан, монын әти-әнисе риза, үземне бик яраттылар дип уйлагандыр инде, күрәсен Шактый үгетләгәч, шул кичне үк теләгәнемне алдым. Алай да, «эш» беткәч, үксеп-үксеп бер елады да, мөлдерәмә яшьле күзләре белән мина карап: «Алдамассыңмы сон. алдамассыңмы?»,—дип, нидер сизенгәндәй, кат-кат сорады. «Юк инде,—дигән булам,-бер-ике атнадан, әти терелгәч, соратырга алып килермен үзләрен». Шулай алдый-йолдый тагын өч атналап уйнадым ™ СентябРь азагынын салкынча бер кичендә, «иртәгә сорасы көнне»,
Мякгят™ ипРтДЖЛаРкНДа Каллырып' сатлык жандай юкка да чыктым й Берәр 3аДаН район Үзәгенлә эш тә чыгарга тора иде. Үз кИТ ТӘКН Ял Да итеп алам әле- янәсе Алайса кыз чын- иде бит Ярар- югалмас әле, Валентина, онытыр, дип уйлыйм. Кызгану хисенең әсәре дә юк.
Ә ул анда, мескенкәем, соныннан сөйләве буенча, ашаудан, йокыдан калган, тәрәзәдән күзен алмый Ташлык юлына карап һаман мине коткән елыи- елый саргаеп, кибеп беткән.—Шул сүзләрне әйткәч Дачир озак кына дәшми торды Мин дә нәрсә булса да сорашырга кыймадым. Стенадагы герле сәгатьнен текелдәве генә тынлыкны боза иде. Хужа кеше тагын шешәгә тотынды Стенадагы сурәткә карап алды Минем гел тигезеп кенә дигәндәй эчмичә утыруга ияләнеп аллымы, кыстап бер сүз дә әйтмәде —Өч тиенлек акыл булмаган, шыр тиле чак иде шул. Үземне ахтә кемгә санаган вакыт Башта— кил. җавапсызлык. Алай гына да түгел, кабахәтлеккә тин азгынлык, хыянәт Кызлар, янәсе, мине күргәч, шундук ни кушсам шуны эшләргә тиеш Дөньяга сыймаслык мин-минлек.—Дамир тагын юылмаган стаканына аракы агыза башлады Кулы бу юлы аны бөтенләй тыңламаслык булып бәргәләнә, калтырый иде Күзләрен яшь пәрдәсе каплады Тамагына утырган тоер аркасында тавышы калтырый иле сабакташнын — Их. хәзерге акылларым булсамы' Ничек ярата иде ул мине, ничекләр ярата иде —Ул кабымлыксыз- нисез генә эчеп куйды да. күзен якындагы керле тастымал белән сөртеп дәвам итте:
—Шулай итеп качтым мин Валентинамнан
Беренче булып Мөктәсәр абзый килеп җитте «Син нәрсә, малай актыгы, әйтми-нитми эшне, техниканы ташлап качтын»,—ли. Сүгә генә «Синен аркада рәистән эләкте, менә шул була инде ул—ит яхшылык, күр начарлык* ди Валяны да искә төшерде Минем райондагы элекке шуклыкларны ишеткән ахрысы. «Әгәр дә мәгәр аңа кагылган булсан. кара аны. манка. шушында килеп үзем ботарлап ташлыйм, ул сиңа раипо кибетендәге теге ире ташлаган марҗа түгел»,—дип янап чыгып китте Бераз ШӨЛЛӘП ТӘ куйдым
Тик. ЭШЛӘП КИТКӘЧ, барсы да онытылды Ике-оч СЛ гына йөргән яна дип әйтерлек машина, руль артында сызгырып кына барам Матур гына, үткен генә Тәслия исемле бер кыз белән танышып алдым Районныкы, почта бүлегендә эшли. Икенче машина, икенче мохит, икенче гыйшык дигәндәй, шундук күнегеп тә киттем Нәрәстә гүя булмаганмын да сыман Оныттым
Әмма исемә төшерделәр Нык итеп
Ял көне иде. Туйганчы йоклап торганнан сон. ашап-эчкән генә илем, дүртәүләп килеп керделәр Мөктәсәр абзый, йөз чалымнары күнмедер ганышрак тоелган ир белән хатын, һәм нн артта ничектер бөрешеп киткән, йөзенә курку чыккан Вали-Валентина Шунда ук барысын да а аз адым Әш әнисе Валяны мина китергәннәр Мөктәсәр абзый минем якка көйдерердәй караш ташлады да. эчкәреге өйгә куып чыгарды. Күпмедер гәпләшкәннән сон мине чакырып чыгардылар Беренче булып әти сүз башлады, аныи ла чырае бик кырыс иде. «Нәселдә булмаганны кылангансың юньсез Шулай кыз баланы алдап качалармы? Авырлы итеп. Элеккерәк чагым бу зса. тогып ярган булыр зздем инде, бәхетен, хәлем юк. Хатаны төзәтергә кирәк Бүгеннән син—күзле-башлы Вәт шул». Әни дә. шуны гына коткән кебек. Валяны кулыннан, аркасыннан алып, гүргә, өстәл янына ук китереп \тырпы «Оялма кызым, хәзер инде синен дә өй бу Бергә яшәрбез. Алла боерса Ходай ш> ый язгандыр» Шул сүзләрдән сон Валентинам беренче тапкыр башын күтәрде Күзләрендә өмет чаткылары күренеп, мина карады Мин әле аптыраудан айнымаган идем, карашымны читкә юнәлттем
Шулай яшәп киттек бе з анын белән Беренче вакыт зарда мин дә какмадым сукмадым дигәндәй, ярату булмаса да. язмыш белән килешкәндәй иттем Белмим, нигә яратмаганмындыр мин аны’ Ул чакларда үземнән башка берәрсен яралым микән? Үэемә-үзем хәзер шаккатам Чибәрлеге ... ти сыны да. уңганлыгы да бар иде анын Үзе бик теләгәч, әни кмз.кач м\ иа чакырып. Вал яга Вәсилә исеме кушып никах укыттык Ашап пи.ач »мим тотарга ла икенче атнада ук өйрәнде Бера здан әнидән сорап берничә дога да ятлады Тик җилбәзәк акылым аны барыбер ирегемне буучы итен к.ю\ . итте бугай Янәсе егерме биш тулар-тулмаста көчләп әйләндертте т зе *и1м.*ә ар кызы Таныш егетләр жае чыккан саен көлгән булалар, алар шу л рәвешле
ш
мин-минлегемә тигән чагында гарьләнәм, үземне тозакка эләккән жанвар сыйфатында күрә идем. Богауладылар. Читлеккә яптылар. Тагын салгалый башладым Тәслия дигәнем дә. минем хәлләрне каяндыр ишеткән булып чыкты. Тик ни гажәп. араны бөтенләй суытып бетермәде. Ул гына да түгел, берсендә, күнелне алгысытып, мут елмаеп, аерсан үзем чыгам, дип тә ычкындырды «Яшь чакларны» искә төшереп, теге сатучы хатын янына да сугылгалыйм. Язга таба тәмам сансызландым, кунарга кайтмый каттан чаклар да булгалый. Ник бер ачулансын, тавыш чыгарсын шунда Валя-Вәсиләм. Башын иеп бер-ике көн сөйләшми йөри дә, шунын белән тынычлана. Ә әти киресенчә, хәле булмаса да, берсендә, яткан килеш диярлек якадан атып җилтерәтте «Кемгә охшап мондый адәм имгәге булдын син?»—ди. «Аерам, кире авылларына илтеп куям»,—дип ычкындырган идем, икәүләп тотындылар: «Әшәкелектә йөреп тәмам сукырайгансын. күр әнә. өйләр ничек җыештырылган Аш пешерсә, ашап туймаслык. Күзенә генә карап тора. Ни житми сон сина?*— дия-дия тетмәне тетәләр. Әни елап та алды. «Улым, яхшылап әйтәм, кимсетмә киленне. Бәхетеннен кадерен бел. Тәмам үзебезнеке бит. бөтен яклап Татар кыхтары да хәзер кырык төрле Үкенерсең соныннан. Атан белән икебезнен дә сәламәтлегебез ташка үлчим, бу балакай караган кебек безне беркем дә карамаячак бит»,—ди.
Мондый «тәрбиядән» сон мин бер ике-өч атнага игә киләм. Валяны юри генә алар күргәндә кочаклаган булам. Ә ана күп тә кирәкми, бер кочаклап, ике елмайсаң, атналар буе очып кына йөри. Әмма мондый төзәлүләр, әйткәнемчә, һәрчак вакытлы булдылар.
Май башынын җылы көннәре иде. Валянын ике-өч атнадан бәби көтеп йөргән вакытлары. Әти белән әнинен дә дулкынланган чаклары. Мина гына бер нәрсә дә кирәкми.
Бәби туганчы, дип әтиләренә кайтып киләсе килгәнлеген әйткән иде иртән Валя-Вәсиләм. Мин. азгын, шул хәлдән файдаланып каласы иттем Кич буе Тәслия белән булган житмәгән. төнлә аны үзебезгә алып кайттым да, артын-атдын уйламый гына, хатын белән икәү кунгалый торган келәткә атып кердем. Рәхәтен күрәм, имеш.
Ә Валя. ни сәбәп беләндер, кайтып китмәгән булып чыкты. Төн урталары тирәсендә, безнен гыйшык иң кызган мизгелдә, утны яндырып, өстебезгә килеп кермәсенме?! Белгән, сизенгән безнең анда икәнне. Ике күзеннән мөлдерәмә яшь ага. Үзе калтырана. «Дамир. никләр дип шулкадәрле мыскыл итәсең мине? Никләр дип? Минем бердәнбер гаебем сине яратуым икәнен үзен дә беләсен бит Яратмагач, нигә йөрден сон минем белән, нигә уйнадын? Инде нишлим хәзер, инде нишлим, тиздән балабыз да туарга тора бит». Ул бөгелеп төшеп үкси-үкси елый башлады. Тәслия бар булган кием-салымын эләктереп шыпырт кына чыгып сызган иде инде. Шунда мин сирәк булса да. күңелдә кабынгалап куя торган, тик үзем дә ачлә ни ышанмаган шигемне әйтеп салдым: «Кем әйтте сон әле аны минем бала дип? Бар. кайтып кит! Мин Тәслиягә әйләнәм.» Тупас итеп, кычкырып әйттем. Беренче мизгелдә Вәсиләмнең күзләре, бу акылдан шашкан ахрысы дигән кебек, шар булып ачылды. Ул тораташтай катып калды, һәм элеккесеннән дә ныграк үксеп, акрын гына келәттән чыгып китте «Ваньмыз быремын! Ваньмыз быремын!»1 Мин. дивана, калган яртыны эчеп бетергәч. Валяны да. Тәслияне дә онытып, урын-жиргә аудым да, йоклап та киткәнмен. Йокы аралаш кына анын: «Тон но мон кадь ик кураджоно мед луод!»* 2—дип ачынып, ярсып әйткән сүзләре колагыма эләгеп калды.
Иртән беренче булып әни чан кага башлады: Вәсилә кая да, Вәсилә кая? Сыерлар, гомер булмаганны, савылмаган килеш көтүгә китте. Мин инде үземчә анлаткан булам: «Кичә ачуланышкан идек, авылларына кайтып китте ул»,—дим. Үзем дә шулайрак фаразлыйм. Келәткә Тәслияне алып кайтканыма аз гына үкенү хисе дә бар сыман. Ярар, мәйтәм, кайтыр әле. Кайтмаса да,
' Бетте, барысы да бетте! —удмуртча.
2 Гомерен буе мина күрсәткән газапларында ян. рәхәт күрмә! - удмуртча.
кайгырган кж Татар каплары ла дөнья тулы. Сызгырсан. кәгүләре белән ыпеп яштарлар Шулай ике көн үтте Васида һачан кж Мине ике көн бзе -Бар. алып кант катенне-.-дип утетлаган ани тузмаган. Чөктасэр абзыйнын кызы артыннан: «Берүк үпкәләмәсен, кайтсын, кызымнан ла якын бит ул мина*.—дип әйтеп җибәргән Икенче көнне иртән чаба-чаба Моктәсәр абзый үзе килеп керле «Валя әти-әнисенә кайтмаган'* Нәрәстән качканнан бирле башлы-күзле килеш булып та. хатын-кызлар белән чуалганнарымны ла ишеткәннән сон. мин җилбәзәкне кешегә санап бетермәгәнлектәнлер инде, минем белән рәтләп сөйләшеп тә тормады: «Давай эхтә. тап. теләсән нишлә, иманын бераз калган булса»,—дип кычкырды да. чыгып китте.
Ә мин, аны-моны уйламый гына эшкә киттем Янәсе, кая булсын ул. кайтыр әле.
Кайтуыма, барысы да билгеле иде инде Ват я-Вәсиләмнең үле гәүдәсен Яссытамак авылы көтүчеләре Кандырсу буасыннан тартып чыгарганнар Нәрәстән килеп сыер савып йөрүчеләр таныганнан сон. җәсәлен ат арбасына салып туган авылына алып кайтып киткәннәр Шул хәбәрне ишеткәч кенә мин үз гамәлләремә күпмедер бәя бирерлек, үз авызлыкларымны акларлык хәлгә килдем. Әмма сон иде инде. Мин вак. чуар җан. җеназага барсам да. хәсрәттән ушымны югалтасы урынла, юл буе болар мине мәегне күмгәч, тотып имгәткәнче тукмарлар, йә бәреп үтереп икебезне бер кабергә салырлар дип шөлләп бардым Чөнки кемлегемне инде барысы да беләләр иде Әмма юк. минем белән вакланучы булмады Минем якка хәтта күтәрелеп тә карамадылар. Гүя мин—буш урын, анда ботектәй юк Шулай җирләдек без Валентинаны
Әти бу хәлләрдән сон минем белән бөтенләй сөйләшмәс булды Олы кеше хурлыкны бик кыен кичерә, диләр. Вәсиләнең нафатыннлн икс аи үттсме-юкмы. яткан җиреннән тыныч кына ул да китеп барды. Әнинсн лә элекке көләч йөзе килене үлгәннән сон ук караңгыланып, моласмлелеге бөтенләй беткән иле. Минем белән сөйләшкәләсә дә. әти китеп баргач, бөрешем, кечерәеп калды, кибекте бичара Шул ук елны, бәрәнгеләрне алып бетереп базга салып куйгач, көтмәгәндә башына кан савым, ул ла якты дөнья белән бәхилләште Вәсиләгә бик сөенеп, картлык көнендә килен рәхәте күрәм, ундым дип йөргән иде. булмады
Кышка Тәслияне алып кайттым Ул вакытларда ныклап сала башлаган идем инде. Дөресрәге, янадан районда эшли башлаганнан бирле, әле Вал я исән чагында да гуктау булмады төсле Янадан өйләнгәч, янә аз гына басылып тордым да. тагын иске гадәткә керештем Тыелып булмый башлады Вәсилә белән бергә менә туам дип торган сабыемнын гына түгел, әти-әниемнеи үлеме сәбәпчесе дә мин идем бит Сокта калып булса ла. ниһаять, туларны аңлый башладым Үземә урын таба алмый йөрим норим дә. тизрәк кибеткә керәм Яна хатын тиешлемнең холкында иплелек белән сабырлыкның ээс дә юк. Кон саен дигәндәй талаш та сугыш Авыр мина дип аңлатып га карыйм акламый. Син ялкау да син алкаш Бар белгәне, сораганы- акча Мин лә алтын түгел, кәнишне Кыскасы, шуны анладым. Вәсиләмнең кисеп таш шан гырнаг ына да гормый бит бу Кар ос ген к> йоклап к\ >сы I ка п зч МИН бу ЧШС М вакытта ук. өйдә нинди рәтле нәрсә бар. барысын да төяп аналарына кайтып киткән минем келәтләрдә кунып йөргән хатын дигәнем Шуннан миндә өйләнү теләге дә сүнде. Эчкече белән кем яшәсен ” Аннан сон. шунысы ла бар. хәзер авылда миннән рәтлерәк егетләргә дә көндез чыра яндырып эиәсән дә өйләнер кеше юк Илледән узганнар белән пенсионерлар гына Агарына да айнык мр кирәк. Яшьләрне исә бәйләп тә авылда тота атмыйсым Мактәпнс бетерә торалар, кача торалар Ә мин менә шушы сурәткә карап яшим х.*эер Акыл да. сою-мәхәббәт тә бик сонга катып килделәр мин дләм актыгына
Менә, сыйныфташ, хәлләр шундый минем Шушы стенадагы сурәт кенә минем бу дөньядагы бар юанычым
Дөньясы ла хәзер гел әллә нәрсә Бер мин генә лә гуел авылда биш- алтыдан артты бугай инде миндәй имгәкләр Үлгәннәре урынына яшьрәкләр
килә тора. Кимемибез, арта гына торабыз. Ялланып юк-бар эш эшләп, шунын акчасын шушы зәхмәт суына алыштырып, эш булмаганда урлашып, тагын эчеп, янадан кайчан да булса кеше рәтенә кайтудан да уздык ахрысы. Мин үзем сонгы көнем житкәнне көтеп йөрим менә. Кайчан җитәр? Ике атна элек, кача-поса гына, Вәсиләмнең каберенә барып тезләнеп бер туйганчы елап та кайттым. Гафу үтендем. Хушлаштым. Әгәр дә мәгәр, теге дөнья булып, аны анда очратсам, кабул итмәячәк ул мине, кабул итмәячәк.—Сонгы сүзләрен Дамир көчкә-көчкә әйтеп бетерә алды.Ул калтырана- калтырана, сүзләренә буыла-буыла үкси иде. Мин аны тыймадым. Үзем дә бик тәэсирләнгән идем. Бераздан ул тынычланды. Стаканындагы сонгы аракысын эчеп бетерде. Яшьле күзләрен мина төбәп сорады:
—Яшьти, бар микән ул теге дөнья дигәннәре, ә? Син укыган кеше бит. беләсеңдер. Әгәр булса, бер икеләнми китәр идем. В&ля-Вәсиләмне бер генә булса ла күрер, күзләренә карап: мин дә сине яраттым бит. җаным, кичер, дияр идем.
Мин сыйныфташымның соравына, табигый инде, кистереп җавап бирә алмадым. Академиклар да белеп бетерми, әллә бар, әллә юк дигән төслерәк сөйләнгәндәй иттем. Стенага борчак сибү генә икәнен белсәм дә, бүтән эчмә инде, врачларга барып кара, дигән гомуми, нәтиҗәсез үгет-нәсихәтләр бирдем. Шәһәргә, инвалидлар җәмгыятенә барып берәр эш сорарга кинәш иттем.
Дамир мине тыңлагандай утырса да. күнеле белән кайдадыр еракта, үткән көннәрендә, Вәсиләсе янында иде бугай. Бер җавап та бирмәде.
Ул мине озата чыкты.
—Гаепләмә инде, кемгәдер сөйләп бер тәүбәгә киләсе, бушанасы килгән иде. Бу бер истигъфар, урысча әйткәндә исповедь булды инде. Бөтенләй онытып бетермә инде, бер парта артында утырдык бит, яшьти,—дип капкасын ябып калды ул. Мин кайтып киттем.
Татарның акылы төштән соң, дигәндәй, юл буе нигә сон шунда бераз ачуланмадым үзен, нигә үтемлерәк үгет-нәсихәт бирмәдем, дип үземне битәрләп кайттым. Әллә кая, төпкә үк төшеп, мондый хәлләргә заманмы, әллә сон кеше үзе гаеплеме, дигән сорауга җавап эзләдем.
Ә кичкә таба, өйдәге мәнге бетмәс вак-төяк мәшәкать аркасында барысы да онытылган иде инде.
Икенче көнне, төштән сон, шәһәргә китәргә генә җыенып йөри идек, күрше Заһит килеп керде.
—Әхтәм, ишеттеңме. Ташлыктагы синен сыйныфташын Дамир асылынып үлгән бит,—ди. Кулымнан машинага куясы сумкам төшеп китте. Каттым да калдым. Әле яңа гына, юл унаена сугылып, шәһәребезнең наркология бүлегенә алып китимме әллә үзен дип уйлап тора идем. Бу юлы да сонга калдым. Бөтенләйгә сонга калганымны аңладым.
Әллә ни гомер җаныма тынычлык кермәде. Заманны. Дамирнын үзен, язмышны ни өчендер битәрли алмадым. Сабакташым үлемендә мин, мин үзем гаепле төсле идем. Аны тынлап утырмаган булсам, башкачарак булган булыр иде бит Чарасыз булуым белән гаепле идем мин.Үткәннәрендә казынып минем алда күңелен бушатмаган, елый-елый тәүбәгә килмәгән булса, ул әле яшәр иде. Нигә бардым мин анда, ник аны тыңладым?