ШИГЫРЬЛӘР

Илиһи, бу асыл кошмы Тубай агачына кундыр, Нляһн, мин сабырсылны Сабырлык юлына күндер!
Каләмем дә тая инде,
Кн яла алмай турыдан;
Яна бәгърем, су.та йолем Авырлыкларднн. г> редан.
Ялыйм микән, җитәр микән? Язу файда итәр микән?
Бу кайгулар бетәр микән. Гомерлеккә китәр микән?!'
Туйай (туба) ашчы җәннәт агачы Гуредан торслап (русча горе) кайгылап
Ерак йирдә газиз башыц. Янында һич юк юлдашын. Мөшкелдер сәнең тормышың. Сабырлык булсын юлдашьщ.
Параходлар төшкән чакда, Газиз балам, сәне көтдем; Әткэң-әнкәңне калдырып, Туган илдән ерак кнтдең.
Тагын азрак [бән] язаем, йнтәрме. Бу хәсрәтләр йөрәкемдән китәрме?
Балакаем, сәна һич юк бүләгем, Кауышмакда хәер-дога теләгем.
Бу сүземә инангыл. и гүзәл йар.
Мәңа юкдыр сәндин үзгә вәфадар.
Мәнем бер сәндин үзгә сәрдәшем юк.
Хода белүр: сәнеңдик тиңдәшем юк.
Дидем сәңа тәмамн сүзләремне,
Тулидүбәи йәш илә күзләремне.
Моны яздыкда нтдем берничә аһ.
Дәйүб: «Мәңа мәдәд бир. раббым, аллаһ!»
Бәнем җаным сәнең җаның имәсме, Бәнем җаным сәңа кабул имәсме? Сәнең җаның бәнем корбаным улсын, Кулың ястык, сачең юрганым улсын!
Җөмлә гөлнең нуры китә Сачак вакытлары үткәч; Матур кызның кадре китә Егерме йәшенә йнткәч.
Җиһан багьлары ки нурлана Җөмлә гөлләр сачак аткач; Бәнем күңле.ч тынычланыр Сәнең куйн гынаңа яткач!
Бу хатымны кабул итеп аласың. Кабул итсәң, читен өзеп каласың1.
Сәнең өчен аһе-ваһ органларым. Бер күрергә тилмереп торганларым!
Каным, сәүгән йөрәгем парәсе сән, Тәнем рухы, күземнең карасы сән.
Хода язсын мөкъәддәр каләмендә: Кауышдырсын бу дөнья галәмендә.
Вафадар ышанычлы, тугьрылыклы. Тулидүбэн тулы идубөн: тулы итеп. Мэдөд ярдам
Кыяфәтең, сыйфатын суда кондыз. Үзен былбыл, күзен мисальдә йолдыз.
Сәнең дәрдең белән даим йөримен, Сәне күргәч, сары майтик эримен!
Сәнең дәрдең билә булдым гернфтар. Хода кыйлса иде сәне. гүзәл йар!
Сәнең буең Ак Иделнең камышы. Сүләгән сүзләрен былбыл тауышы.
Сәнең өчен акыздым күздә йәшем,
Бу хәсрәтдин чыкар микән бу башым?!
Китабларда бу сүзне күргәнем бар: ♦Оялган кемемнең ризкы булыр тар;
Икеләнеп, оялып корган эшләр Сүтеләдер, сүреләдер!» димешләр.
«Биренез үк!» -дигел, бер дә оялма. Сүзем будыр сәңа. жаным. багалма.
Сэненчөн нә дәкле бән әйләдем зар, Әгәр ялган дисәң, бер ходаем бар!
Бу инәлүләрем таш да белерде.
Урыс кызы динен ташлап кәлерде.
Ишетмәдең, жаным. форйади-зарый, Йитәр инде, инәлмәм мондин арый.
Күн ирле лә язсам хатка тагы да. Туласы булды ла ике ягы да.
Йитәр, сүзне йибәрмә күп озынга. Дәхн ннәлдерәм диеп кузынма.
Эйа жаным, вәйа жаным. җәмалем. Сәнең өчен өзеләдер бу жаным!
Эдәбле диделәр ки әһле инсаф. Тәннгә кул тимәгән диделәр: саф.
Нә хурлыйдыр сәнең кебек матурга Надан астында мимылдап ятырга!..

Реклама