ОЯ КОРЫР БӘХЕТ КОШЛАРЫ


Ышанасы килә
Ышанасы килә могҗизага:
Гамьсез җаннар кайтыр иманга.
Күк читендә елмайган тан кебек.
Өмет яши, күңел инана.
Кыш юрганын ябар кыр остенә Ышандыра шуңа ничек тә.
Кыел игеннәрем уңар але,
Теләгемне Ходай ишетә.
Адашканнар үз сукмагын табар.
Егылганнар бассын аякка.
Бөлгенлеккә, мескенлеккә тишмик.
Юк. калмасын кеше оятка.
Үз парларын табар ялгызаклар.
Оя корыр бәхет кошлары.
Йөргән юлларыннан уңып кайтсын.
Нужа күрми, адәм башлары...
Ышанасы юш кешеләргә.
Игелекле булыр эшләре.
Тормыш учаклары нур балкытсын. Сый-хөрмәтле торсын остәле.
Сандугачкай
Сандугачкай кайтты бакчабызга. Сагынгандыр, беләм. оясын.
И. кошкаем, тавышыңны таныйм.
Туган җирда шатлык тоясың.
Моң-авазың белән данлыйсыңмы. Зурлыйсыңмы газиз йортыңны?
Ышанычың артты таныш җирдә.
Бөтен булган шигең отылды.
Фәрит СУФИЯРОВ шагыйрь; берничә китап анторы Яңа*ы и*а
Талпынасын күкләреңә менеп, Яшел тирәгеңне сайлыйсың.
Йөрәк өзгеч, ах, моңнарың белән, Бакчам уртасында сайрыйсың.
Өметләнәм : бозлар булып каткан Сары сагыш ларым эресен.
Узган гомер, үткән юлларымда Уйландыра мине төрлесен.
Моңнар дәрьясына төшеп йөздем, Юанычлар таптым, күрәсең! Заманалар авыр, хәтәр чакта Хәл белергә миңа киләсең!
Түгәрәк күл
Түгәрәк күл яр буенда Камышларын биетә. Акчарлаклар канат кага Күк өстендә, биектә.
Берчак йөгерә дулкыннар, Ярына әллә сыймый.
Көмеш кыңгыраулар сыман, Аһәңле моңнар чыңлый.
Бермәлне сәер тынлыкта Пар аккошлар кагына.
Дулкыннар ярга сыена, Якты нурлар чагыла.
Бәйдә тора тулпар сыман, Яр читендә көймәләр.
Өнсез калган, сабырланган, Язмышына күнгәннәр.
Төнбоеклы түгәрәк күл Карашын күккә теккән. Җәннәтнең бер почмагыдыр, Күпләрне гашыйк иткән.
Яшәү яме табармын
Ил өстенә давыл үрләсә дә, Яшен уйнап болыт килсә дә. Шикләндерә, куркуларга сала. Күңел түрләрендә үлчәнә.
Илгә булган кайнар сөюемне, Горурлану хисен белдерәм. Эчәр суын, ашар икмәк биргән Туып-үскән җирем, бергенәм.
Бәрәкәтле туфрагыңда шытып, Тамырланып үскән бер гөлең. Илгә фаҗигалар янап торса, Аянычлы узар гомерем.
Уңышларың артса куанырмын,
Үр яуласаң ныгыр канатлар.
Кырга сыймас шатлыкларым ташып, Мин дөньяга туам кабаттан.
Иҗат—хезмәт белән бизәләсең, Тыныч атсын, илем, таңнарың. Җир—тетрәп, сулар—болгаимаса. Яшәү яме синдә табармын.

Реклама