МУР КЫРЫЛЫШЫ


ФАҖИГА-ХГОНИКА
Туктамышхан белән сугыш
Идел буе. Кондырча янындагы яу кыры
Сакчы (чыга). Туктамыш ханнын гаскәре бихисапгыр. Аксак Тимсрнен гаскәре лә бер офыктан икенчесенә су- шлган иле Менә шушы ике колрәт Идел буенда Кондырча болынында очрашты.
Тимер (сугыш киеме кигән). Изге аза Исрафил хәзрәт. бу яуга фатихагызны бирегез.
Карадәрвиш. Бисмәләһ ир рахмән иррахим Үәл гндияти дабхө Фәл мүүрияти кадхә. Фәл мугириати субха Фәәсәрәнәбиһи нәкъга Фәүасатна биһи ләм га Иннал инсәәнә ли рабби һи лөкөнүүд. Йорәк кагып, тупырдап чапкан атлар, тоякларыннан ут чәчрәтеп узышучы чаптарлар, тан атканда Жиһад өчен яу чапкан аргамаклар, тузан белән каплаган чабышкыйлар. дошман оерс- нен уртасына бәреп кергән юргалар исеме белән ант итәмен ки: бәндәләр, чыннан ди, Шөкерсезләр. Йа Илаһем. Тарага й нәселле әмир Тимер хәзрәтләренә жинү китер, ул гугры колына ярдәм ит. зинһар. Пәйгамбәребез Мохәммад Мостафа салаллаһу галәйһи вә соаллам бер уч туфрак алып, кяферләр глекәренен остенә орган кеби. мин дә шу тай гамәл кылам I Бер у ч туфрак алып, һавага ага.) Дошманнарның күзе томалансын, хак мөселманнарнын күзе ачылсын'
Тимер Карадәрвиш тән чнтгәрәк. Кугелташка:
—Аллаһка ышан, ләкин үзен дә тик ятма! Тутамыш хан кочле һәм хәйләкәр Анын гаскәре минекеннән күбрәк Ул бу жирләрне дә миннән яхшырак белә. Ышанычлы кешеләрне җибәр, алар Тук тамышнын байрак йөртүчесен сатып ти-сын Ин мөһим мизгелдә генә безнен хәбәр буенча ул байракны төшерсен'
К ү г е л т а ш Баш осте. тәкъсирем' (Чатырын китеп бара)
Быргы яуга чакыра. Сугыш куренеш даре. Яу тавышлары Атлар кешни, уклар сызгыра, кешеләр акыра, йөз меңләгән тояк тавышлары ишетелә
Сугыш башлануга көмеш төстәге сөңге башлары кылыл алмазга әверелде. зөмруд кылычларның йөзләре нар суында юылды Дошманнарның кн селгән башлары укларнын әче сызгыруы астынла снксрә-снксрешә тояк асларына тәгәри иде. Атармын йөрәкләре кайнар канны комга түгеп бетерде Туктамышның батыр лары куәтле һожум итеп, дошманнын йөрәгенә курку саллы Тимер сугышчылары артка борылып, кача башлады
Тимернен бимазалы чыраенда ллзөбһә
1 \ ыры Башы 10 санда
шәүләсе кабынды. Анын гаскәре чигенә. Тимер кул ишарәсе белән әмер бирде. Чүпрәкне таза дегеткә манып, ук башына урап, ана ут төртеп, йөзләгән укчы һавага ут атты. Койрыклы йолдыз кеби янучы бу утлар байракчыга хәбәр иде
Дошман артыннан куып баручы Тук-тамыш хан гаскәренең байрагы кинәт юкка чыкты, һөҗүмчеләр атларын тыеп, бер урында бөтерелә, нишләргә белми аптырап калдылар. Ул арада качып ба-ручылар атларын кинәт кирегә борып, каушаганнар өстенә ябырылды Туктамыш гаскәре камалышта иде. Уртада кал-ганнарны тәмам турап бетерделәр.
Бөек җинүнен хәбәре буларак, Ти-мернең байраклары мәетләр өстендә җилферди иде. Бераздан тузан болыты, төтен тарала төште, Кояш бөек җиңүе белән әмир Тимерне котларга дип. балкып килеп чыкты. Бичара Туктамыш калдык-постык гаскәрләре белән, яра-ланган эт кеби, көчкә качып котылды. Атының тояклары җир келәмен тиз-тиз үлчәп, офыкка кереп югалды.
Ай йөзле бихисап татар гүзәлләре, әйтерсең лә аларны атаклы рәссамнар фирдәвестәй хур кызларыннан күчереп ясаганнар, яу кыры буйлап, һәлак булган сөеклеләрен эзли чыккан. Аларнын барысын да әсир итеп, Тимернең яугир- ләренә өләшеп чыктылар. Төнге салкын- ча чатырларда ул гүзәлләр арыслан тыр-нагына эләккән җәйраннар кеби дәрт вә гайрәт тырнагында чәбәләнә иде.
Сугыш туктаганнан сон яу кыры офыктан офыккача мәетләр, ат үләксәләре белән капланаган иде. Каргалар, саесканнар, козгыннар Тимернен җинүен бәйрәм итә.
Тереләр тын гына мәетләрне җирләп йөри.
Жинүче Аксак Тимер үзенең яраннары белән җиһангир чатыры янында җыйналдылар. Аларнын барысы да яу киеменнән. Алар арасында Карадәрвиш тә бар иде.
Карадәрвиш. Машалла, Тара- гай углы әмир Тимер хәзрәтләре! Сезләр җиңелмәс Туктамыш ханның умырткасын сындырдыңыз.
Тимер. Динебезне бозучыларның барысын да шушы язмыш көтә.
Карадәрвиш. Котлыйм ихлас-тан. зафәр килә сезгә баба Тукластан.
Тимер. Котлауларны тынлап то-рырга вакыт тар. Яугирләрем! Бу жинүне Аллаһ Тәгалә үзе күреп торды Бу жинү минем хакыйкать юлында булуыма дәлил. Дошманнарга сулыш алырга ирек юк! Без моннан туп-гуры Боек Болгар каласына сәфәр чыгабыз. Изге ата Исрафил хәзрәтләре, ач изге Коръәнне. Шул хәл итсен чабаргамы, чапмаскамы яу дененнән язган Гадулла хан өстенә?
Яу мотрибчылары йола аһәңнәрен яңгырата башлады. Карадәрвиш. акры- найтылган хәрәкәтләр белән, салмак кына Коръәнне кулына алды, акрын гына ачты. Барысы да сихри мохитгә, тез өстендә иде.
Карадәрвиш (көйләп укый). Иннә-әлләзинә кәфәруу лән тугнийя гәнһүм әмүәллү һүм үә ләә әүләәдүхум миәналлаһи шәй-әү үә үүәләикә асхәәбү ннәәрри һүм фииһәә хаалидун. (Барысы да сәҗдәгә китә.) Хактыр ки. көфер ит-кәннәрне маллары да. балалары да һич нәрсәдән. Аллаһнын газабыннан коткара алмас. Садакаллаһул газыйм!
Тимер. Яугирләрем. без Исламны эчтән бозырга маташучы Туктамыш хан илендәге монафыйкларны кырдык. Аллаһ сездән разый булсын! (Гаскәр җавабы амин!) Без сезгә Алтын Урданың казнасыннан алынган ганимәтне һәм үзегез үтергән дошманның үлжә малын тигез итеп тараттык. Сез канәгатьме? (Ра-ас!) Изге сугышта шәһид киткәннәргә тиешле малы гаиләләренә кайтарылсын! (Гаскәр җавабы ра-ас!) Сез яңадан яна җиңүләр яуларга әзерме? (Жавап: ра-ас!) Алга. Идел ярларына. динне бозучы, халык алдында көферлек кылучылар, шәригать кануннарын бозучыларны Аллаһ Тәгалә минем кылычым белән жәзатыи. Бөек Болгарнын монафикъларын кылычтан узгарыгыз! Ганимәт, үлжә малы үзегезгә булыр! Яуга-а! (Жавап: яуга-а.)
Яуга чыгар алдыннан гайярь яугирләр икешәр кылыч тотып, шашып бииләр.
Тимер Яугирләрем. алга! Изге су-гышка!
Карадәрвиш. Аллаһу әкбәр!
Аксак Тимер шул сәфәреннән Бөек Болгар шәһәренә яуга чыкты Тетрә.
Болгар! Калтыра. Болгар! Синсн өскә дәһшәтле гаскәр, кодрәтле яутир Аксак Ти чер килә! Габдулла хан. син бөтен казнаңны, алтын-көчешенне. чалларыңны. хатыннарыңны, кызларыңны, колларынны биру бәрабәренә котылырга теләрссн. ләкин Аксак Тимер синсн ул шартына күнмәс! Чөнки ана кан кирәк, дан кирәк, ул болгарларны кырып. казнанны талап, кызларыңны бәйләп алып китәчәк Бу әче тәкъдирне Ходам башкаларга күрсәтмәсен!
Бөтен гаскәр тәкбир әйтә.
Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр.
лә ил әһә илләһу Аллаһу әкбәр.
Аллаһу әкбәр. вә лнллә һи ал чәчле
Болгарлар сонгы сулышларына чаклы каты орыштылар, ләкин көчләр тигез түгел иде Аксак Тимер гаскәре Болгарны тар-чар китереп. Абдулла ханны якыннары белән утта яндырып, казнаны талап, исән калганнар белән бергә хан кызы Гайшә тутайны да алып, ватанына кайтып китте
Әсир тутай
Сәмәрканд тирәсендәге әмир Тимер корган Баги-Чинар бакчасы. Гүзәл габи гатъ ман зарасы Иштедер-ишетелмәс ләззәт гзә рәхәтнят бирүче аһән ишетелә Сай рар кошлар агзазы янгырап тора Кайдадыр челтерәп чишмә ага Тирә-якта чәчәкләр, гөлләр, торле матур җимеш агачлары үсә Бакча уртасында ханәкә Ти чер белән Гайшә бикә әнгәмәсе
Тимер Кил жаным. Гайшәм бикәм, утыр яныма... Нигә син шулай боек, нигә син күнел ачмыйсын? Бу бакчаны мин махсус синсн очси корлырлым Бу—бел нен никахыбыз бүләге булсын, дидем. Мондагы матурлык синеке Бу—синсн сараен, бикәчем1
Г а Й ш ә. Тәкъсир' Жан жәрәчәгем әле йомылмаган
Тиме р. Ләзэәти тән-бадән рәхәте йомар өчен жан җәрәхәтен
Г а й ш ә Жснси нәфес тәме түгел, кайгы гаме колиһәгә
Т и м е р. Гайшәм! Мин җиде Икъ-лимнең бишесен яулаган әмир Мин бик күп гүзәлләр күрдем үз гомеремдә. Атар- нын барысы ла дип әйтерлек ата-ана- сыннан. якыннарыннан мәхрүм каллы. ләкин аларнын кайгылары озакка сузыл-мады. Бу гүзәллек, бу зиннәтләр, бу хәзинә аларнын яраларын тиз төзәтте. Минем олы хатыным Мәликә биканен лә яу вакытында ире үтерелде, балалары һәлак булды Бак. Мәликә бикә онытгы. ул хәзер минем хозурымда. Ул мине назлый Син лә на зла мине Син бит минем никахлы хатыным Син-патшабикә!
Г а й ш ә Миннән артык наз котмәгез. тәкъсир. Мин воҗүдсмә кар |ны барллмыим
Тимер Мим синсн назынмы яулар очси ни кылырга тиеш. Гайшәм бикә'*
Г а й ш ә Мин вәгъдәмне үтәдем, икс ир туганыммын жаны бәрабәренә мин сезләрнсн хатыны булырга ризалык бир-дем. Мин сезләрнсн никахлы хатыны Мин үтәрмен хатын вазифаларын һич тайчанмый Әмма вакыт кирәк, вакыт Тимер. Вакыт сина гына түгел, мина ла кирәк Вакыт кззтчи. уза тора Күмме гомер инде калгандыр? Дорсс. вакыт кирәк, мин әнә шул вакыт эчендә җиле и китимме симен аягын аегына са-лачакмын'
Га й ш ә Кирәкми яу. тәкъсир, кир-әкми кан. тәкъсир, кирәкми мина икъ- Iимнәр Мина кирәк бары тик үз Болгарым Ә ул харәбагәр булып кына катлы Тиме р Мин Болгарны злеккссенә караганда ла гүзәлрәк итеп торгызырмын. Гайшә Тик син мина маглырак бул Күгелташ! (Күгс.тташ керә)
К ү г е л т а ш Әмерен когәм. әмирем
Тимер Жнхгсрск Болгар катасын злеккесеннән лә матуррак згтеп төзе-сеннәр. Болгардан апан хәзинә, чатырның барысы ла Болгарны торгызырга китсен
Күгелташ (чышылдап) Әмирем Болгардан алган хәзинә, акчатар Сәедләр Бистәсен коруга кереп бетте инде Т и м е р Ә син ензлермә. ризалык биргән бул'
К ү г е д га ш (кычкырып) Ссзлән
әмер, әмирем, бездән үтәү. Болгар каласы урынында тагын да мәһабәтрәк кала калкып чыгар, тәкъсир.
Тимер. Әмерем җиренә житкезел- сен!
Күгелташ. Әмерең, әмирем. Ба-шым аста, йөзем түбән! (Китә.)
Тимер. Мин әмир Хөсәен кебек комсыз түгел. Ул комсызлыгы аркасында
харап булды. Ә хатыны мина калды. Әмир Хөсәен ул ерткыч жанвар кеби, яна хатыннарын ул көч белән, ризасызлык белә ала килде. Мин көчләү, талау ягында түгел, Гайшәм бикәм. Мин ризалык аша гамәл кылырга күнеккән. Синен сараена киттек, жаным. (Эчкә- ригә кереп китәләр.)
Җиһангирның хатыннары
Мәликә бикә, Түкәл бикә. Сарана бикәләр белән җилпәзәче кызлар, җарияләр чыга. Алар бакчада йөренә. Мәликә бикә Аксак Тимернен олы хатыны, ул кызыл ефәктән тектерелгән, алтын ука белән чигелгән кин-озын күлмәк кигән. Анын күлмәге кыска җиңле, күкрәгендә ачыклык юк, күлмәкнең итәге җирдән сөйрәлгән булыр иде, итәкне җиргә төшермичә берничә кәнизәк арттан тотып йөри. Ханымның йөзе җинел ак челтәр белән капланган. Башында очлы кызыл башлык. Башлыктан ин өстенә хәтле ап-ак ефәк челтәр асылынып тора. Озын очлым-башлык бик күп мәрҗәннәр белән бизәлгән, алар арасында эре кызьш асылташлар, алтын кысаларга утыртылган фирүзә ташлар елкылдый Битен каплабрак торучы челтәр алтын ука белән чигелгән. Очлымнын аскы өлеше энҗеләр белән бизәлгән такыя Һәм маңгай турысында өч эре кызыл алмаздан торган шәй.
Башка хатыннар да кимен куймаган, барысының да киемнәре затлы, берсенеке фирүзә төсендәге күлмәк, өченчесенеке яшькелт зәңгәр күлмәк. Башлыкларында- гы алмазлар саны тигез.
Мәликә (җилпәзәче кызга). Күзен чыкмагандыр бит! Нигә җилпәзәңне ми-нем авызыма тыгасың? Өстән генә җилпе.
Жилпәзәче. Кичерегез, ханым бикә.
Мәликә (Түкәл бикәнең итәген тотып баручы кызларга). Нигә аның күлмәген җирдән сүрисез! Куй көтүе артыннан чыккандай тузан болыты куп-тардыгыз! (Түкәл бикәгә.) Ә син, ачыга- выз, тузан исен сизмисеңме, ефәк итә- геннен пычранганын күрмисенме?
Түкәл. Ярамый ич, итәгемне ар-тык күтәрсәләр.
Мәликә. Күтәрсәләр, монда эт күрәме синең балтырларыңны?
Түкәл Күрмәс. Сөләйман пәйгамбәр Бәлгыйс патшабикәнең аяк-ларын күрер өчен итәген күтәрттергән бит.
Мәликә. Синен аякларыңны да Бәлгыйсныкы кебек йон басканмыни?
Хезмәтче кызлар пырхылдап көлә.
Т ү к ә л. Ю-ук. минем аякларым төкле түгел.
Сарана. Минем дә аякларым төкле
түгел.
Мәликә. Житте! (Алдан китә.)
Итәкчеләр. Кичерегез, хан бикәләр (Бикәләр артыннан бакча түренә китәләр )
Беренче жария. Ханбикәләр утлы табага басканнармы сон бүген?
Икенче жария. Бүген генә булса икән! Олы бикә бер җанына урын табалмый.
Беренче. Урта бикә дә пошаманда
Икенче Урта бикә олы бикә өчен кайгыра ул.
Б е р е н ч е . Бу эштә аның ни катна-шы?
Икенче. Олы бикә кәефсез булса, кече бикәгә эләгә. Олы бикә бөтен ачуын кече бикәләрдән ала башлый.
Беренче. Ни өчен?
Икенче. Хуҗабыз әмир Тимер дүртенче хатын алып кайтканнан бирле олы бикә йоклый алмый.
Беренче. Һи, олы бикә Мәликә хатын әмир Тимер Түкәл-бикәне алып кайткач та шулай кыланган иде.
Икенче. Әмир Тимер олы бикәне генә ярата иде. Ул гел-гел аның эчкәри-
сендә тон узгара иде Түкал бикә килгәч, хуҗабыз азы бикәнең йортына сирәгрәк керә башлады Сарананы алып кайткач. Түкәлиен ятагы бушап калды Менә хәзер әмир Тимер дүртенче хатынлы булды. Һо-о. монысы Болгар әмире Габ- дулланын сөекле кызы Гайшә барысын да егып салды. Яу сәфәреннән кайтканнан оч аи узды; өч ай буе хужа Тимер яшь бикәч куеныннан чыкмады
Беренче. Гайшә бикә донья гүзәле бит Картлык көнендә Тимер чыннан ла гүзәлләр гүзәленә тиенле инде
Икенче. Олыбикә Мәликәне дә. урга бикә Түкәлнс дә. кәнизәкләрен дә онытты.
Беренче. Олы хатыннар онытыла инле алар
И к е н ч с Болгар кыхзары укымышлы шул алар, болгар кызлары чибәр шул алар. Әйләнә тирә ханнары, падишаһлары Болгардан кыз ала
Беренче Алар янына бал сылап куйганнармы сон?
Икенче. Болгар кыхзары матур була беләләр, нратгыра беләләр, ди бит (Ханбикәләр якынлаша )
Мәликә (җарияләргә китәргә иша-рәли. ханбикәләр генә кала) Дәүләт зшләрсн онытты түрәбез. Яу артыннан яу чаба иле
Т ү к ә л Анык яу чабуына караган ла Самаркандта язуы мен тапкыр артык Мәликә. Анын яу чапмыйча. Самаркандта ятуыннан сина, мина ни файда? Ничә көннәр ир заты күргәнем юк Түкал. Минем дә.
Мәликә. Синен дә. Син әле ир тәмен тоя белмисең.
Түкал. Исем дә китми Еллар буе яныма кермәсә лә сүз әйтмим Йокым тыныч уза
С а р а н а. Минем дә исем китми Мәликә Синен ана булганын юк шул. синен чатын буларак уянганын юк шул 0 минем икс ир белән, ике әмир белән яшәп караганым бар Мин ул ләззәтнең ни икәнен беләм. көндәшем Омир Хосәен белән без тату яши идек, ләкин ул салкын ир иле Яу артыннан яу чапты, комсыз иле ул. ана чагынын нан бизәр мал кирәк иле. байлык кирәк иде Омир Гнмер ул башка, көндәшем. Омир зчендә ирләр шайтаны утыра Ана сыланган саен сыланасы килә. Минем өлешемә башта син керден. ул да ни
кахтан сон эчкәриеннән чыкмый ятты Инде менә хәзер ниндидер бер Болгар чебеше синен төннәреңне урласын азе! Гарьлегеннән егылып үләрссн. вахзаһи.
Т ү к ә л. Болгар әмире Габлулланын кызы Гайшә бикәч ул гүзаъзәр гүзәле бит. Синен белән минем кебек үшән түгел.
Мәликә. Нәрсәсе гүзаз инде шул чебешнен? Ташын сүз!
Сарана. Ие..
Т ү к ә л. Гүзә-аз шул. олы бикәм, көндәшем. Гайшә бикәч дөнья бәһасе бикәч.
Сарана. Гүзәл дип инде
Мәликә. Сөйләмә шунын турын-да!. Чынгыз канлы Казган ханнын сөекле кызы. Тарагай утлы әмир Тимсрнен олы хатыны Мәликә-бикә
Түкәлбикә Чынгыз канты Тарма Ширин ханнын сөекле кызы Түказ- биказәрнен кайнар куенын
Мәликә Әчиф Тимер Болгар әми рснен кызы Гайшә бикә куенына азыш гырды'
Сарана Мин бернәрсә лә әйтә алмыйм
Кутелташ. Караләринш белән Сакчы керә.
Күгелташ. Ханым биказәр. әми регезне вә яшь бикәчне каршы алырга әзерләнегез' (Эчкәригә кереп китә )
Мәликә. Сәелләр сәеле Исрафил хәзрәтләре Зофаф кичәсе ничә көн. ничә төн булырга тиеш диелгән китапта’’
Карадәрниш Ханым бикәләр, зофаф кичәсе никахлы ир белән никахлы хатыннын теләгенә күрә, диелгән китапта.
Т ү к ә л Никахлашканнан сон әмир Тимер минем белән өч кон. оч тон зөфафлап ятты
Сарана Минем янда икс тон кунды
Мәликә Минем белән бер кон бер тон булды
Т ү к ә з Ә нигә әмир Тимер җәнап-лары Болгар кызы Гайшә бикә белән оч ай эөфафлыйлар?
М ә I и к ә Коръәндә ир узенен ни-кахлы хатыннарын тигез күрергә, тигез асрарга диелгән түгелме'’
Караләринш Сабыр тобс сары алтын, биказәр Чак кына козеш кирәк'
Чакыру музыкасы. Эчкәридән Күгел- таш чыга. Ул тирә-якны карап-тикше- рсп уза. Аксак Тимер белән Гайшә бикә күренә. Азар тантана киемендә. Сарай- дагылар аерылып аларга юл саба, баш ияләр. Тимер ханәкәдәге урынга утыра, анын ун кырына Мәликә, аннан Түкәл, Сарана, аннан Гайшә бикә урнаша.
Тиме р. Күгелташ!
Күгелташ. Әмерен, әмирем.
Тиме р. Бүгенге көннән минем олы хатыным Болгар әмире Габдулланың
кызы Гайшә бикә саналыр! Олы бикәм Маликә хатын икенче хатыным булыр. Уртанчы хатыным Түкәл бикә үз уры-нында калыр. Сарана бикә дүртенче урында булыр.
Күгелташ. Башым өсте, әмирем. (Ул ишарә ясый, олы хатын Мәликә урта урынга. Гайшә бикә беренче урынга күнә. Түкәл үз урынында кала Сарана бикә кырыйга утыра.)
Карадәрвиш. Никахын котлы булсын, әмир түрәм.
Барда. Котлы булсын!
Яу артыннан яу
Күгелташ. Әмирем! Анда ерак илләрдән илчеләр көтә өч ай инде.
Тимер. Илчеләрне мин зөфаф уз-мыйча кабул итмим, беләсең ич, сый-лансыннар, күрсеннәр илемне, кышлак-ларга, авылларга барып йөрсеннәр.
Күгелташ. Ләшкәрләрең, тәкъ-сир, гасабида, алар яу тели. Тик ятканда алар ни кылырга белми. Үзара сугыша башладылар.
Тимер. Сабырлат син аларны! Бу-лыр яу, яраннарым! Шундый яулар булыр, исләрегез, акылларыгыз китәр, ба-хырларым! Аллаһ миңа химаячы! Рәсүлебез миңа юл күрсәтә. Шуңа күрә, минем әле кяферләрдән, монафиклар- дан җиңелгәнем юк!
Күгелташ. Нәрсә әйтим төмән- башларга?
Тимер. Тояк кыздырсыннар! Бәйгеләрдә катнашсыннар. Озакламый яу сәфәренә чыгарбыз, иншалла!
Күгелташ Әмерен, әмирем! (Китә.)
Тимер. Хәзер мине киңәшчеләрем белән генә калдырыгыз! (Ханым бикәләр, жариязәр китә.) Сәедләр сәеде Исрафил хәзрәтләре! Туктамыш баһадирны. Болгар Габдулласын тар-мар иткәнемдә синең киңәшләрең чиксез файдалы булды
Карадәрвиш. Аллаһ сина ярдәм итте, тәкъсирем.
Т и м е р. Тәшәккүрләрем сина, сәед хәзрәтләре.. Инде озак ял иттек, туйлар ясадык, яу түле җыелды. Ләшкәрем түземсезләнә, аларнын атларына камчы, кулларына кылыч кирәк!
Карадәрвиш Ярты сүздән сезне аңладым, тәкъсир. Форсат ачык, әми
рем Фарсы иле—Шираз башкаласы. Анда атаклы баһадир, курку белмәс, жиңелү белмәс шаһиншаһ Әлмансур тәхеттә утыра. Баи ил. Бай казна. Кодрәт иясе шаһиншаһның биләмәләре чиксез. Ул чиксезлекне тагын да киңәйтергә уйлар Анын күзе иң беренче Самаркандка төшәр, Мәвәрәеннәһергә багар.
Тимер. Ислам иле! Мөселманнар шәһәре! Үзе басып кермәсә, ана яу чабу ярамас, пирем. Зинһар, Коръән ач. Ис-рафил хәзрәт.
Карадәрвиш (серле музыка. Коръән ача). Жиденче сүрә, сиксәненче аять: Лутны да пәйгамбәр итеп җибәрдек. Ул әйтте: сездән элекке кавемнәр дә кыла алмаган фәхешлекне эшләргә җыенасызмы'.’ Чөнки сез шәһвәти ләззәт очен, хатыннарыгызны ташлап, ирләргә якынаясыз. Дөресен әйтим, сез хәттин ашкан бер бозык халык икәнсез. (Коръәнне ябып куя.) Әмир хәзрәтләре, сезләр бит Исламны сафландырырга алынган мәсих кеби олуг зат! Фарсыларда. Ширазда, ана күрше Ислам илләрендә тәтәй йортлары, комар уеннары, төнге ханәкәләр тоталар, ул ханәләрдә, хәтта бәгъзе түрәләр җенси ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен малайлар тота—анда фа- хишлек чәчәк ата. Сез шуны беләсезме?
Тиме р Ишеткәләгән идем, ләкин мин мона ышанмаган идем.
Карадәрвиш Без Ширазда үзе-без булдык, тәкъсир. Барысы да хак!
Тимер Шаһиншаһ Әл мансурмы шушы эшләргә фатиха бирә0
Карадәрви ш. Фатиха бирәме, юкмы, нәмәгълүмдер. Әмма аның бил-
өмәләрендә фахешлек кылына. Ул аны белми, күрмиме, белмәмешкә, күрмәмешкә салышамы?
Тимер Кинәшсн. хәзрәт?
Карадәрвиш. Яу чабарга' Тар- мар итәргә! Саф Исламны кайтарырга'
Тимер Аллага тапшырдык! Гаскәр-ләрем. унбашлар. йөзбашлар. менбаш- лар, унменбашлар. йөзмен башлар. Шираз тарафына яу сәфәре игълан ителә!
Икс йоз мен кешелек гаскәрнен хуплау аназлары Карнай тавышлары, барабан дөпелдәүләре Ат тоякларының дала буйлап чабып узганнары ишетелә
Икс йөз мендек гаскәр, яндагы атлар белән дүрт йөз мен ат. илле мен дөя IЛирада яу сәфәренә чыкты. Ләкин алдан кисәтелгән шаһиншаһ Элмансур өч йөз мендек гаскәре белән Аксак Тимергә каршы төште Элмансур солых сорады. Аксак Тимер солыхны кабул итмәде Орыш башланды. Бу орышта Аксак Тимер ярты гаскәрен югалтып кайтып китте Жинелү әчесен татыган кансыз әмир янә яу әзерләде, оч йөз мендек гаскәр китте Шираз каласына. Аксак Тимер га - тын кылычын сындырып кире борыгшы Сигез тапкыр алалмалы Аксак Тимер Шираз каласын. Тугызынчысында жан- баз Тимер биш йоз мендек гаскәр туплап яуга китте Шаһиншаһ алты Йоз мен гаскәрен каршы куйды. Аксак Тимер икеләнеп калды. Бу кхлы да ул жинелсә. бетте солтанат, китте хакимлек, юкка чыкты тәхет, тәхет урынына ләхет кенә
калачак. Шаһиншаһ тагын солых тәкъдим итте без икебез дә мөэмин мөселманбыз. туктатыйк бу кан коешны. Килешик. татуланыйк. Менә сина. әмир Тимер, солых билгесе, итеп куп хәзинә, солых билгесе итеп, тугыз хәтәр чабыш- кый. Фил сөягеннән эшләнгән алмаз.зар- лаи ясалган шахмат уены. Аз. әмир Тимер, без татуланыйк. Аксак Тимер бүләк алыр өчен түгелдер, жииеләсен белептер. ахрысы, бүләкне алып, солыхка кул куйды да олы бүләкләрне күтәреп Сәмәркандка кайтып китте Аксак Тимер нен кәефе кырылган иде Аны хәтта асылташлар белән тулы сандык та. урам-урам постаулар да. киләп-киләп комачлар да кызыксындырмады Башка яулардан да ул шушыннан артык байлык алып кайтмый иле Ни өчен Элмансур жинелчәгән килеш, карышырга куәте бар килеш солыхка тартыла, яу килгән саен аты бүләкләр, ганимәт маты чакты бирнәләр белән аны озатып кала'' Шаһиншаһ Элмансур анын горурлык сызлавыгына баскан иде Монарчы бер генә патшадан да мондый үҗәт каршылыкны күрмәгән Тимер әмир бу жинслүнс кичерә алмады Анын жинелгән дошманнарына кг рата бервакытта да үплеге булмады жинелгән. жингән. хәтта әсир төшкән ханнар яки солтаннарны да ул кыерсытмас. аларны тнн күреп, янына утыртыр иде Ләкин шаһиншах Элмансур башка, анын куәте, анын дәрәжәсс. анын акыл белән эш йөргүе. оста сугышуы, бнлбир- мәслсге Тимсрнен жен ачуын чыгарган иде.
Нахак яла
Сәмәрканд сарае Аксак Тимер шаһ Элчансурдан жннелгәч нык үзгәрде, ул һәрвакыт кәефсез халәттә арлы-бирле йөренә Әмирнең хатыннары Мәликә. Түкәл.
( арапа бикәләр күренә.
Мәликә. Галижанәбем. син яулар-да йөргән чакта, сараенда яналыклар булып аллы бит әле.
Тимер Нинди якалык ул. бикә-’ М .» 1 и к ә. Синсн сөекле яшь хаты нын Гайшә бикә
Т и м с р Дәвам ит. хатын!
М ә л и к ә. Әйтергә лә хәтәр, хуҗам Тимер Кизәнгәнсең икән сук. сук кансын икән үгер' Башлагансың икән, мине котыртып калдырма, азагына чак 1М әйтеп бетер, ни булды сараемда?
Мәликә. Ни инде Түкәл Әйтмә син аны. ханым бикә Сарана Мин әйтмәс илем Тимер Ни булды, әйт' Нитә сез өчәү генә йөрисез'* Кайда Гайшә бикәч'’ Мәликә Гайшә бикә, сина тугры хатын булып чыкмады, әмирем
Т и м е р (ярсу ын тыеп) Маликә ха тын' Сни нинли сүл әйткәнемне антын сынмы'* Кайда исбат'* Клйла датил *
М элик ә Синен сөекле Гайшәм Ханәкәсендә төннәрен яриннарыннын берсен кабул ила
Тимер. Исбат! Дәлил! Юкса, үзен- нен башың тәгәрәп төшәчәк!
Мәликә. Гайшәңнең кул санды-гында бер Һәдия белән бер хат ятыр.
Тимер. Хакмы шул? Хатынны хы-янәттә гаепләр өчен дүрт шаһит кирәк, хатын! Кайда синең ике шаһитең?
Мәликә. Әмирем, без икәү, шулар өстенә кулсандыктагы ике дәлил. Менә була дүртәү.
Тимер. Түкәл бикә, син дә Шаһид-әме?
Түкәл. Ни инде... Әйтмик дидем мин сина...
С а р а н а. Ие шул.
Тимер. Кертегез Гайшәбикәне.
Мәликә (ишек ягына кычкыра). Гайшә бикәне кертегез!
Гайшә (керә). Әмиремә имин-лекләр юлдаш булсын!
Тимер. Хатыннарым әйтә, имеш, син ханәкәңә яраннарымның берсен аласын икән! Дөресме шул?
Гайшә. Әмирем, мин ялгыш ишет-темме? Кем. кая. кемне алган?
Тимер. Син дөресен әйт, хатын. Кем ялган сөйли, кем исбат китерә алмый, шуның башы чабылачак.
Мәликә. Синең уңышсыз яуларын турында ишеткәч, өч хатын кочаклашып төннәр узгара идек, шул төннәрнең бер-сендә. аннан тагын берничә төн Гайшә бикәнен Ханәкәсенә гел бер шәүлә узып китә иде. Таң алдыннан гына шул ук шәүлә яшертен генә сарайдан чыга иде.
Тимер. Бер хатыным яраным белән хыянәт итте. Анын ахыры ни булып бетте?
Мәликә. Яранын качып котылды, хатыныңның башын чабып өзден. тәкъсир.
Тимер. Дөрес сөйлиме Мәликә хатын, Түкәл бикә, әйт.
Түкәл. Ни инде... күрдек...
Сарана. Мин берни дә әйтмим.
Тимер. Кемне күрдегез? Кем иде ул кеше?
Түкәл. Танымадык.
Сарана. Мин берни дә күрмәдем.
Тимер. Барыгыз, Гайшә бикә Хан-әкәсеннән сандыгын алып килегез. (Хез-мәтчеләр чыгып йөгерә.)
Гайшә. Әмирем, бу—бөһтан. бу-яла. бу—ялган! Хыянәттәме сон минем уем? Үзен беләсең бит минем хәсрәтемне!
Т и м е р. Ике шаһит житә гаебенне раслар өчен.
Мәликә. Мин беләм кем икәнен.
Тимер. Кем?
Мәликә. Шәех Исрафил хәзрәт-ләренең колы Мостафа!
Тимер. Мостафа?
Мәликә. Рас! Мостафа! (Сандыкны алып киләләр.)
Тимер. Ачыгыз сандыкны! (Мос-тафаны китерегез.)
Мәликә. Ачкычы Гайшә бикәдә.
Тимер. Ач!
Гайшә. Әмирем, бу нинди афәт? Минем гаебем юк.
Тимер. Ачкыч!
Гайшә (ачкычын суза). Әмирем!
Мәликә Китер әле! (Гайшә ку-лыннан ачкычны тартып ала. Сандыкны ача. Аннан хат белән алмаз кашлы йөзек килеп чыга.) Менә, җаным!
Т и м е р. Бу йөзек синекеме?
Гайшә. Юк, минем йөзек түгел бу°
Тимер Кемнеке? Каян килеп эләккән ул синен кулсандыкка'’
Гайшә. Белмим!
Тимер. Хатны ачып укыгыз!
Мәликә (укый). Күктәге Чулпан йолдызым син, Гайшә бикә. Күктәге Зөһрә йолдызым син, Гайшәбикә. Күктәге тулган аем син, Гайшәбикә Сине күрми торсам, янамын, көямен, кибәмен. Ләззәтле кочагыңда үлсәм, мин үземне бәхетле санар идем. Сине өзелеп сагынучы, сөюче Мостафаң.
Г а й ш ә. Йа Аллам, бу нинди афәт, бу ниндидер куркыныч төш, мин беркемне дә белмим, минем бу хатны күргәнем дә юк.
Тимер. Ничек килеп эләккән сон ул синен сандыкка? Ачкыч синдә генә бит.
Гайшә. Белмим, белмим. Минем гөнаһым юк. Бу—яла! (Капланып үкси.)
Сакчыны алып керәләр.
Тимер (хатны суза). Бу синен язу-мы?
Сакчы. Юк. мин яза белмим.
Тимер. Димәк, син минем хәләл хатыным янына төннәрен кереп йөрүче, димәк, син мәхәббәт хатын кемгәдер әйтеп яздыручы.
Сакчы. Әмирем, ялган! Мин яза белмим! Кешегә дә әйтеп яздырмадым. Мин Гайшә бикә ханәкәсе ишегенен кайсы якка ачылганын да белмим. Зин-
һар. ялгышмагыз, әмирем, хатыныгызның да. минем дә гаебем юк. Хата кылмагыз. зинһар, бу кем тарафыннандыр кылынган явыз гамәл.
Тимер Күгслташ'
К ү г е л т а ш Әмерен, әмирем! Тимер. Икесен лә кылычтан уэга- рырга!
Күгслташ (кылычын суырып чыгара). Әйдәгез! (Икесен лә икс сакчы тотып ала.)
Гайшә. Гаебем юк, әмир. Сакчы. Гаебем юк. тәкъсир. Буяла!
Тимер. Зиначылар! Сезгә үлем! Алыгыз хыянәтчеләрне! (Алып китәләр ) Карадәрвиш (керә) Тәкъсирем, монда ни булды?
Тимер. Зиначылар тотылды' Карадәрвиш. Зиначылар7 Кемнәр алар, кабахәтләр?
Тимер Анын берсе синен колын Мос1афа.
Карадәрви ш. Мостафа7 Булмас' Тимер. Икенчесе—минем сөекле хатыным Гайшә бикә
Карадәрвиш. Шаһидләр бармы0 Т и м е р. Икс хатыным, сөяркәсе нен хаты, (ираннар катны Ка(шәрнишкә тоттыра. Караләрвиш хатны игътибар белән кат-кат укый.) ана бүләк ителгән алмаз кашлы йөзек Аларнын башлары чабылачак.
Карадәрви ш Әмирем Тимерем' С абыр булыш кирәк Монда нидер анла шылмый Тукта, тукта, ашыкмыйк, кире кайтарып алып булмаслык хата булачак, тәкъсир.
Тиме р. Дәлилләр җитәрлек, хәзрәт' Карадәрвиш Тәкъсирем, мин Мостафа белән бер йортта торамын Мостафаның төнлә чыгын йөргәне юк Мин күкрәгемә кулымны куеп. Алла исеме белән ант итеп әйтәмен ки Мостафа бу эшне кылмас!
Тиме р. Шаһидлек шиккә алынды Карадәрвиш Икенчедән, минем кодым яза белми. Өченчедән, бу хагны ир кулы язмаган, тәкъсирем Өченчедән, бу зәгъферан буяудан ясалган кара белән язылган. Тикшерт, әми рем. зәгъферан кара кайсы җарияңдә яки кайсы хатынында бар
Т и м с р. Шаһидтеккә шик артты Т ү к ә д (кинәт калтырый, җылын шинын> Йа Аллам. Ходаем, үзен сакла'
Карадәрвиш Бу алмаз йөзекне мин Чаршау базарында сату итүче Сар- хан сәүдәгәрнсн лаукасында күргән идем Анын бәһасе йөз алтын дирхәм иде. Барып сорагыз Сархан сәүдәгәрдән, бу алмазны аннан кем сатып алды икән7 Тимер Ялган шаһидлек ачыла бара
Т ү к а л. Әйттем, әйттем мин. алай итмик дидем
Тимер. Син нигә үкерәсен. Түкат бикә7
Мәликә. Үкерми, үкерер шул. зәгъферан кара Түкат бикәдә генә. Ал-мазны ул сатып алып кайтты ла сандыкка ачкыч яратып, хатны, йөзекне салып куйды
Тимер. Дөресме шул7 Т ү к ә л Мин сатып алып кайттым алмазны, мин яздым хатны Мостафа исеменнән, мин саллым санлыкка бозармын барысын да. Мәликә бикә акча сына йөзекне мин барып алдым Гөнаһлы булдым
Мәликә. Ялганлый, тоз күз Минем нн катнашым бар7 Үзен кылгансын үзен җавап тот. Мине катыштырма'
Т ү к ә л. Әмиребез Бат тардан Гайшә бикәне алып кайтканнан бирле бер җаны-на урын табалмыи ул Төннәрен пошкы рып чыга. Гайшә бикәне икс тапкыр агу ларга маташты Агу ясап мина бирде. Гаи- шәнсн ашына сал, диде Мин ул зшкә бармадым Инде менә монысында ял-гыштым Кичерә күр мине, әмирем Карадәрвиш Азгг итә атасынмы ’ Т ү к ә л Валлаһи газыим. валлаһи газыйм. валлаһи газыйм. зш мин сөйләгәнчә булды, ул мине котыртты, куркытты Карадәрвиш Эш узганчы, әме ренне кире ат. тәкъсир
Тиме р. Атын керегез ззкссен лә! Ишек сакчысы. Тоткыннарны кертегез!
Күгслташ. Сакчы. Гайшә керәләр
Гайшә Коръән тотып аш нтәм. Аътаһ исеме белән ант итәмен, минем гөнаһым юк каршында Мин ү земнән курыкмыйм, ләкин зиначы исеме белән ДӨКЫ1ДВН китәсем килми Чапаннарын ялган сөйлн’
Сакчы Валлаһи, валлаһи, валлаһи гаебем юк Аътаһ каршында ла. синен каршында да Бу балл да гөнаһсыз
2. «к У.« м II
17
Т и м е р. Йа Ходам! Сараемда ниләр кылына. Әмерем шул! Мәликә бикә, сина сиксән таяк. Түкәл бикә сиңа кырык таяк! Алыгыз!
Түкәл. Әйттем, әйттем, алай кылу гөнаһ, дидем.
С а р а н а. Ие шул...
Хатыннарны алып чыгып китәләр. Артта чырыйлап кычкырган авазлар ишетелә.
Тимер. Газизем минем Гайшә бикәм, кичер мине карт тилене, кеше сүзе кеше үтертер, ди. Ярый әле шәех Исрафил хәзрәтләре килеп керде. Юкса, икегезнен дә башыгыз оча иде. Киңәшчемә чиксез тәшәккүрләр. (Тимер Гзйшә бикәне эчкәрегә чаклы озата ла кире борыла.) Йа Алла, дошманым шаһ Мансурдан жинелгәндә сараемда ниләр кылына!
Мәкерле хәйлә
Сәмарканд. Әмир Тимер киңәшчеләре арасында пошаманда.
Күгелташ (керешли) Әмирем, анда Шираз шаһиншаһы Әлмансурдан тагын илчеләр килгән.
Тимер. Ни булыр бу? Ни өчен Әлмансур яу артыннан ук илче юллаган? Кинәшегез, яраннарым?
Күгелташ. Аларнын бик күп бүләкләре бар.
Карадәрвиш. Кабул итәргә кирәк. (Тимерне яраннарыннан аерып, бер читкә алып чыгып, яшертен сүз әйтә.) Тәкъсирем, бу—шаһиншаһның бер хәйләседер. Үзен җиңгән патшалыклардан да син шаһиншаһ Әлмәнсурдан алган байлык кебек ганимәт алганын булмады. Ул синен җиңеп, биргән байлыгын кире кайтарырмын, дип уйлый, күрәмсең. Хәйләгә каршы хәйлә кирәк, әмирем. Шаһиншаһ Әлмансур бүләк- санак белән алдап-йолдап, арка ягына төшәргә маташмыймы?
Тимер Нинди хәйлә, пирем?
Карадәрвиш. Син хәзер үк куй бәрәнен бугазлат та, бер чүмеч җылы бәрән канын эчеп бетер Илчеләр кергәндә ятып тор. Без сине сырхау, диеп игълан итәрбез. Бәрән канын эчкәч, синен йөзең ап-ак булыр. Хәлең китәр. Күрсеннәр илчеләр: син бик каты хасталангансың икән. Алар кергәч, шул канны тазга кос. Син тагын да агарырсың. Азар: әмир Тимер үпкәләрен косып бетерде, ул инде бу дөнья кешесе түгел, дип уйлап сөенеп кайтып китәр һәм шаһларына синең үлем ястыгында ятканыңны җиткерер Шаһиншаһ гаскәрен таратып. тыныч кына яшәп ятканда, син зур гаскәр белән яуга чыгарсың, шаһ Әлмансур Ширазга гаскәр туплап өлгергәнче син каланы басып алырсың,
Тимер. Хуп! Яраннарым!
Күгелташ. Әмеренне көтәм. әмирем.
Тимер. Тиз булыгыз, куй бәрәне суеп, бер чүмеч канын мина китерегез
Күгелташ Башым өсте, йөзем түбән, тәкъсир. (Ашыгып чыгып китә.)
Тимер. Чыгып әйтегез, илчеләр бераз көтсеннәр. Әмир Тимер каты хаста, бераз хәл алсын, аннан сон чакырырбыз, дип әйтегез. Озак тормас, күреп, бәхилләшеп калыгыз, дип бераздан алар- ны яныма алып керерсез. (Йомышчы чыгып китә.)
Карадәрвиш. Тәкъсирем, чын-нан да синен хәлен китәр, косасын килә башлар. Түз! Алда сине бөек җинү көтә.
Күгелташ. Менә тәкъсир, бер чүмеч җылы кан. (Тимер чаршау артына кереп канны эчә.)
Карадәрвиш. Жиз таз, комган, тастымал, су алып килегез.
Хезмәтчеләр чыгып йөгерә, озакламый кушкан нәрсәләрне алып керәләр. Тимер чаршау артыннан чыга. Ул агарынган. Эчен тотып, тәхетенә кырын ята
Тимер. Чакырыгыз!
Күгелташ. Шираз Шаһиншаһы Әлмансурның илчеләрен кертегез!
Сакчы илчеләрне алып керә. Атар йола буенча баш ия Тимер ыңгыраша Карадәрвиш Тимернен баш очында ясин укый.
Карадәрви ш Бисмилләһ ир- рахмән ир-рахим. Йәә сиин Үәл Куръ- әнел хәким. Иннәкә ләминәл мүрсәли-
ин. Галәә сыиратим мустакыйиич
Б а ш и л ч с Бөек зафәр иясе әмир Тимер. Хастан узар булсын!
Караләрвиш (һәм башкалар) Амин!
Б а ш и л ч е Әмир Тимер җәнаплары' Шираз шаһиншаһы Әлмансур хәзрәтләре солыхнын дәвамлы булуын теләп, сина вә синен хатыннарына ошбу Һәдияләрне юллады Зинһар, ихластан биргән бүләкләрне ихластан кабул итсен иле.
Караләрвиш Әмир Тимернен
хәле начар.
Күгелташ. Ханым бикәләр, әми-ребезнең хазе авыр Зинһар, аны бор-чымагыз.
Мәликә. Нишләрбез синнән баш- ка-а
Т ү к ә л. Ташлап китмә безне, әми-ребез
Гайшә. Барысы да Азлаһу Тәгалә кулында.
Күгелташ. Чыгып торсагыз, ях-шырак булыр (Хатыннар китә)
Тимер саф су белән авызын чайкын күп итеп су эчә Ана хәл керә башлый
Тимер укшый башлый Таз алып киләләр, комган белән су тотып торалар. Әмир Тимер чаршау артына кереп, мул итеп газга кан коса. Чаршау артыннан хәлсез Тимерне алып чыгалар, кырын яткызалар Хезмәтчеләр илчеләр күрерлек итеп, тазны алып чыгып китәләр.
Б а ш и л ч е. Лә хәүлә вә лә куәте'
Күге л т а ш Бүләкләрегез очен әмиребез Тимер чиксез рәхмәтләр әйтә, ләкин инын бүләкләрдә гаме юк инде
Караләрвиш Васыятен әйтеп өлгерсә ярар
Күге л т а ш Кичерегез могьтәбәр илчеләр.
Б а ш и л ч с. Әйдәгез, кайтып ша-һиншаһка бу хәбәрне ирештерик
Тиме р Үләм! Бәхил калыгыз яраннарым...
Күгелташ. Сакчы илчеләрне озата чыга Илаулап хатыннар, җарияләр керә
М ә I и к ә. Әмирем, жаным бәгырем. ни булды сина?
Т ү к ә л Сау-таза йөргән кеше шулай кинәт егыламы?
С аран а. Мин берни дә белмим
Г а и ш ә Аллаһ Тәгалә барысын да гигепи ул.
Тимер Фу-у. чыннан да. үлә яздым
Караләрвиш. Елга бер тапкыр җылы кан белән ашказанмн пакьләп дерү озын гомергә сәбәпче була, тәкъсирем.
Тимер Хәзер үлеп ашыйсым килә'
Күгелташ Кыздырылган бәрән ите белән кымыз-буза сезне көтә тәкъсир
Тимер үләргә яткан кеше булып шу н - лын ышандырырлык итеп кыланды ки. илчеләр генә түгел, у зенен якыннары ла анын үлем түшәгенә егылганына инанган иле Хәер. Тимернен мондый күз буулары бәрән каны белән генә бул малы Ул берничә тапкыр ү зенен үлгәне турында халык арасында, саранлашлар арасында ялган хәбәр тараттырды. Анын үлгәнен ишеткәч кем сөенә, кем көенә, кем битараф булып кала, әмир туларны хисапка ала һәм алга таба зш йореткәндә тегеләрнең язмышларына сизелерлек тәэсир итә килде
Дастархан Палншаһнын ашханә сендә Учакта куй кый МУЛ табын янында ашау-зчү. шау-шу. сакыйлар шәр.16. кымыз, буза тараталар
Оттыру
Баш Чинар Тимер аштан сон бакча буйлап йөренә
Тиме р. Адәм көлкесе! Шул фахиш V» 1мансурдан ничә тапкыр җиңел, имеш' Ул мине мыскыл итте Гаскәре мине-кеннән күбрәк булса да. көчле булса да \л мина олы Һәдияләр биреп солых төзе
де. Оят. валлаһи!
Күгелташ Бәлки чыннан да солыхта яшәеш кирәктер, тәкъсир Юкса, бег яу саен шыкны кыршра быз түгелме'*
Т и м е р. Ә дин бозучы монафикълар иркендә яшәсенме? Минем мәсих- лык вазифам бар: ул—динне сафландыру. Мин дөньяга килгән сәгатьтә атам Тарагай изгеләрдән Коръән ачтырган. Тимер сүрәсе ачылган, анда язылган: күкләрдә вә Жирлә булган барчасы Ал- лаһка тәсбих әйтә. Аллаһ җиңелү белмәс кодрәт һәм хикмәт иясе Күкләрдәге, Җирдәге бөтен байлык Аныкы Без тимерне дә иңдердек, чөнки тимердә сугышлар өчен хәтәр куәт бар һәм тынычлыкта ул инсаннарга файдалы... Шуңа күрә, атам миңа Тимер исеме куштырган Мин Коръәннән алынган исемемне аклаячакмын! Кинәшен, Исрафил хәзрәтләре?
Карадәрвиш. Тәкъсирем! Бу уңышсыз сәфәрләрен синең бөек уңышыңа күпер булып ятсын!
Тимер. Амин, хәзрәт!
Тәхетханәдә Тимер, Карадәрвиш. Сакчы. Мәликә бикә. Түкәл бикә. Сарана бикә, җарияләр.
Карадәрвиш Тәкъсирем, киле-шенгән вакыт инде күптән чыкты, өч айга урнашкан мин синең янда ике елга якын хезмәт иттем. Син мине азат ит бу вазифамнан. Мин ватаныма—Гранадага кайтып китим.
Тимер. Сарай казнасындагы хәзинәдән син ни телисен, хәзрәт?
Карадәрвиш. Дәрвиш кешегә ни кирәк? Азатлык белән саф һава кирәк!
Тимер. Мәйлен, хәзрәт. Гранада- дан Кает ил ия еракмы?
Карадәрвиш. Ерак түгел, бер атналык юл. Кастилиянен башкаласы Толело якын гына.
Тимер. Шәех Исрафил хәзрәтләре, мин сиңа яна вазифа йөклим Гранада- нын хәлифе Мөхәммәд Бишенчегә һәм дә Кастилия короле...
Карадәрвиш. Кастилия короленең исеме Һәнрих Өченче, тәкъсир
Тимер. Кастилия короле Һәнрих Өченчегә син миннән илче булып ба-рырсыңмы?
Карадәрвиш. Ышанычыгызга күрә, рәхмәтләрем.
Тимер. Күгелташ, илчеләремне юлга әзерлә. Аларга егерме хезмәтче күндер.
Карадәрвиш. Дикъкатенә чик-сез рәхмәтләрем, тәкъсир.
Тимер. Аерылышыр алдыннан колын Мостафа белән шахмат уйнарга телим.
Карадәрвиш. Мәйлен, зәкьси- рем.
Сакчы. Шартлары ничек соң?
Тимер. Минем шартым шул, әгәр дә мин отсам, сез монда минем хозурымда каласыз. Минем сезне җибәрәсем килми. Миңа синдәй кинәшче кирәк, Исрафил хәзрәт.
Сакчы. Мин отсам?
Тимер. Шартыңны әйт!
Сакчы. Болгар явына атланып бар-ган Акбәкәл исемле атыгызны куймая-чаксыз!
Тимер. Куймаячакмын!
С а к ч ы Яу бәрәбанынны куйма-ячаксыз!
Тимер. Юк! Ул комарга куелмас! Башка нәрсә сора!
Сакчы. Кичә күр, тәкъсир, кичә күр. Алайса, кече хатынын Гайшә бикәне куй!
Тимер (сикереп тора, хәнҗәренә тотына). Ахмак! Тастаракай! Ни сөйләгәнеңне колагын ишетәме? Димәк, чыннан да сезнең арада кышы- мышы булган?
Сакчы. Юк. тәкъсир, гөнаһ юк. Ләкин мин аны үзем өчен сорамыйм. Илче булып кайткач, без Гранада хали- фе Мөхәммәд Бишенчегә. Кастилия короле һәнрих Өченчегә нинди бүләк алып кайтырбыз? Аларнын алмазлары баз тулы. Комачлары киштәләп, аларга ин яхшы бүләк ул синен җарияләреңнең берсе, анысы Мөхәммәд халифкә: хатынын Гайшә—корольгә.
Тимер. Булмас эшне сөйләмә! Әмир Тимернең хәләл хатынын даулый-сын! Әмир Тимер хатынын жирәбәгә салмас!
Карадәрвиш. Тәкъсир, шахмат-та кем ота, кем оттыра бит әле! Уеннарның отышы күбесе синең кулда була килде. Отыш Мостафа ягында булырмы әле, юкмы, нә мәгълүмдер Падишаһ отса, безне ота. Маллар тигез түгелме, тәкъсир?
Тимер. Анысы шулай! Мине откан кеше сирәк!
К а р а д ә р в и ш. Без ике гүзәл хатынны диңгез кырындагы ике пади
шаһка алып китеп, арагызда бик файдалы килешү корсак, арагызда сәүдә кәрваннарны, мал төягән көймәләр йөри башласа! Колым Мостафа белән монда калын, синсн янда Коръән укып утырсак ничек9 Фикерем шул: син оттырсаң ла оттырмаячаксың, икесе дә синсн өчен файда гына!
Тимер Һым. анысы дөрес! Ярый' Тезегез шакмакларны' (Күгслташ чыгып китә.)
К а р а л ә р в и ш Шартнамә языш лязем, тәкъсир
Тимер Языгыз! (Хәттатлар шарт-намә яза.) Мостафа отса, бер жариям. Гайшә бикә исемле хатыным миннән талак алып, чит патшага Һәдия булыр Мин отсам, шәех Исрафил белән анын колы Мостафа белән гомерлеккә сараемда кинәшче сыйфатында кала! Икс яклы килешү, имзам, мөһерем Алыгыз'
Шартнамәнең бер данәсе хаттапа кала, икенче данәсен Мостафа кесәсенә тыгып куя. Эчкәридән Күгслташ чыга
Күгслташ. Шахматлар әзер, тәкъсир. Шаһидләр ян-якка бастылар
Тимер. Аллага тапшырдык'
Шахмат ханәкәсс
барысы да шахмат өстәле ятына килә.
Гайшә бикә, шобага салынган жария. Карадәрниш бакчага чыга
Г а й ш ә. Рәхмәт, изге ата. Син мине хурлыклы үлемнән коткардың Инде нишлим? Әгәр да Мостафа отса, әгәр дә әмир отса?
К а р а д ә р в и ш. Гүзәлләрнең яз-мышы шул. кызым Алар кулдан кулга, илдән илгә күчеп йөри Кыз кеше вата-нында үлә алмый Ул ире кулында «һәр дә Мосгафа отса, син Испаниягә китеп, анда королева булачаксың Әгәр лә әмир отса, аның сөекле хатыны булып кала чаксың, ничек булса да син патшабикә булудан туктамаячаксың
Ж а р и я И зге ата. мине нинди язмыш көтә?
К а р а л ә р в и ш Си на да шул ук язмыш әзерләнгән, кызым Син Грана- ла халифс Мохәммәд Ьишенченен сараена төшәчәксең! Фикерем шул. Мостафа отса, сөенегез, сөенечегезне әммр1ә күрсәтмәгез Монда ссзнсн язмыш гиз
үзгәрүчән. Бүген бар ул патшалык, иртәгә юк Бүген сез әмирнен хатыны, иртәгә бер юлбасар кулында. Ни булса да кай-гырмагыз! Язмышыгыз шобагага куелган. (Шахматчылар ягына кереп китә )
Ж а р и я Каигырмаем ате Кем куй- нынла ятсак та бер түгелме9
Жария кулына гөслә ала. уйный баш-лый. Гайшә бикә музыкага бирелеп китә Моңлана.
Гайшә.
Сызыла бәгърем. сызла жавым.
Сызылып бст. йорәк маем
Сызлан, сызылып, бахыркаем.
Егклап туймый Гайшәкаен.
Ел кебек гослыр алла аллары
Сызар ла Йөрәкнең майлары.
Сандугачлар кайла сайрыйдыр?
Сары яфракларның астында
Күн йөрмәм. гиз китәрмен инде.
Ятармын чит туфраклар астында.
Ел кебек тоелыр айлары.
Сызар Ла йорагеинең майлары.
Шахмат уены ягыннан шау -шу ише телә.
Жария Кем отты икән, ханым бикә9
Гайшә Кем отса да сина барыбер түгелмени?
Жария Барыбер түгел, минем моннан китәсем килә Сөймим мин Аксак Тимерне
Гайшә Аны кем соя икән?
Уенчылар чыга Шау-шу
Тимер Ничек шулай бу.зды сон?
Караләрнн1н. Уен. 1.1 чарам юк. тәкъсир
Г и XI е р Ха рам юк. әмма ничек кат мине огты9 Ни гомер лны мин опз килдем. Хәйран, вәйран!
Сакчы Тәкъсир, сез филегезне сакламадыгыз. Шулай игеп, аг белән икс яклы чатал-сәнәккә килеп аләкгегез
Г и XI е р Ярый, шмгем лә бар минем ул хатынга Талак! Талак' Талак' Атыгыз сез Гайшә бикә белән 6> жариях|нс! Грл маза халифс Мөхәммәткә ллрнчм I айшә бикәне Кдстилии көрсие һәнрнхка тап гиырыгыз! Хәерле ки' Кастилнмдән зичс булып янә мина килерсезме'
Карадәрвиш. Иншалла!
Тимер. Озатыгыз! Хуш, Гайшә бикә! Синен минем яннан китеп торуың мәгъкуль. Син янымда чакта күңелем тыныч булмас. Ә минем эшлисе эшләрем бихисап! Минем әле ләшкәрем илә диңгез кырыендагы Гранада, Кастилия җирләренә атым Акбәкәлемнен тоякла-рын бастырасым бар.
Карадәрвиш. Хушча калыгыз барчагыз да.
Тимер. Китмә, дисәм дә китәрсен, кал дисәм дә калмассың. Хуш, шәех Исрафил хәзрәтләре.
Карадәрвиш. Күрешергә на-сыйп әйләсен.
Тимер (хезмәтчеләренә). Хәлиф белән корольгә Һәдияләрне кызганмагыз!
Күгелташ, Карадәрвиш, Сакчы. Гайшә бикә, Җария һәм тагын берничә
хатын-кыз китә. Тимер монсулана. анын күңеле тула, ахрысы. Ул ачынып хәнжәрен суырып чыгара ла, кемгә кадарга белмәстән. мендәргә кадый. Мендәр йоны белән бүлмә тула.
Тимер. Хуш, Гайшәм бикәм!.. Үз кулларым белән ятларга тапшырдым (Шашкан кыяфәттә йөренә ) Кичер мине, Гайшәм бикәм! Отылдын. Аксак Тимер, оттырдын. Аксак Тимер! Күгел- та-аш!
Күгелташ (атылып керә). Әми-рем!
Тимер. Гаскәрне тупла! Фарсы иленә, шаһиншаһ Әлмансур өстенә яу чыгабыз!
Күгелташ Гаскәр тупланган! Әмерең, әмирем! Бәрабаннар! Карнайлар!
Бәрабан. карнай тавышлары дөньяны каплап китә.
Шаһ Мансур белән сугыш
Аксак Тимер гаскәрләре ком чүле буйлап бара.
Гаскәрләре таулар арасыннан бара. Текә кыялар, төпсез упкыннар сугышчыларны сагалап тора. Кайберләрең таудан тәгәрәгән ташлар баса, кайберләре упкынга оча.
Бара торган бердән-бер юлны таудан ишелеп төшкән кыя каплый Кешеләр атларны, дөяләрне ян-якларына такталар бәйләп, арканнар белән кыялардан аска төшерәләр. Бөтен гаскәрне арканнар белән аска төшереп бетерәләр.
Ниһаять, гаскәрләр киң далага килеп чыгалар. Атларны утлауга җибәреп, кешеләр чатыр кора башлый.
Шираз каласының манзарасы. Мәһабәт манаралар, кәрвансарайлар.
Шаһ сарае. Бакчада балалар уйный Шаһзадә Сөрәйя сеңелләренә карап куана. Шаһбикә таганда йокымсырый. Агач күләгәсендә шаһ Мансур китап укый.
Шулчак каравыл манарасындагы күзәтче бактаннын шөбһәле авазы янгырады
Бактан. Карагыз, анда офык ягында болытмы ул. әллә томанмы?
Икенче Йа Аллаһым! Бу дошман явы булса кирәк!
Бактан. Гауга быргысын кычкырт! Гауга бәрабанын как!
Шаһ бакчасы. Атылып хәбәрче керә.
Әлмансур. Ни булды?
Хәбәрче Харап булдык, шаһым, дошман явы капка төбендә!
Әлмансур. Дүрт якка дүрт чап-кын юллагыз! Барысы да коралланып монда килсен!
Хәбәрче. Каладагы барча яугир- ләрне дә чакырыгыз! Кылыч тота аттан һәммә кеше ватанын сакларга агылсын!
Урамнар буйлап чапкыннар чабыша.
—Сугыш! Коралланыгыз, дошман явы капка гәбендә!
Аксак Тимер станы Яугирләр арасында сугыш алдында була торган киеренкелек.
Тимер. Бер кая да китә алмас ул шаһиншаһ Әлмансур! Матур гына итеп
капкаларны ачар, безне калага кертер һәм казнасындагы бөтен хәзинәсен үзе чыгарып безнен алга салыр, иншалла!
Барабаннар дөпелди. кәрнай. сорнайлар каты таныш белән уйный.
Каравыл манарасыннан Әлмансур Тимер гаскәрләрснсн хәрәкәтен күзәтә Шәһәр тулысы белән дошман гаскәре белән уратып алынган Башка өлкәләрдәге гаскәрләр Ширазга ярдәмгә килә алмаячак Эш мөшкел
—Ант бозучы Аксак Тимер!— дип кычыра Әлмансур
Берничә ярдәмчесе белән Күгелташ шәһәр диварларына якын килә
Күгелташ Һе-ей. шаһиншаһ жәнаблары! Әмир Тимер килде! Ач кап-каларын. күтәр пәрдәләрен' Жинелмәс баһадир әмир Тимер килде. Без дүрт йоз мен гаскәр белән килдек.
Әлмансур. Һе-ей. Күгелташ! Әмиренә кайтып әйт. безлә дә бар ул дүрг йоз мен гаскәр. Ләкин шулар өстен ә безлә сугыш филләре бар һәр фил өстендә ун кеше сыярлык монбәр бар. Анда утырган укчыларымнын уклары сезнең күкрәкләргә батар, филләрем барыгызны таптап сытар. Сонгы тамчы каныбызга кадәр орышачакбыз.
Күгелташ Карарбыз, кем кемне сытар!
Атын борып. Күгелташ чатырлар ягына чаптырып китте Аның артыннан сызгырып, үртәү сүзләре кычкырып кал дылар
Тимер илчеләрнең кайтканын көтә
Күгелташ үзенен егетләре белән Тимер каршысында туктый
Күгелташ Тәкъсирем, алар оры шачаклар!
Тиме р. Барабаннар!
Һәр дөянен ике ягына да аты сугыш бәрабаннары асканнар Бәрабан аскан дояләрнен саны унау Барабанчылар үзкәт рәвештә тукмаклары белән 6эра баннарга оралар.
Ат өстендә ун кар найчы каркайга өрә Ун ат өстендәге каркайлар юан таныш белән, сорнайлар әче тавыш белән
яу маршын уйный
Тимсрнен атлы гаскәре һөҗүмгә кит-те Тояк тавышлары, ат кешнәгән авазлар. дөбердәү, шартлау, әйтерсән лә. дөнья бетә, әйтерсен лә жир җимерелә
Эчендә шом юшкыны булса да. шаһ Әлмансурнын чырае тыныч куренә Анын карашы дошман явында
Тимер гаскәрләре якынаеп килә Әлмансур кулы белән өч талкыр из и Капкалар ачыла, ачык капкалардан сугыш филләре борыннары белән быргы авазлары чыгарып, атылып чыкты, филләрнең аркаларында такталардан корылган саклагыч манаралар, алар эчендә унар укчы урнашкан
Дошманның атлы гаскәре белән фнл гаскәре йөзгә йөз каршы китә Фнл өстен-дәге укчылар атлылар остенә ук яудыра, күп кенә атлылар. атлар күкрәкләренә ук алып, егылалар Атар ат тояклары, фил аяклары астында калып, тәмам һәлак була. Филләрдән куркып, атлар шашардай булып кешни, кая барырга белми Филләр азау тешләрен ат корсагына батыра. кешеләрне чөеп-чөеп ыргыта Йөрәкләренә курку төшкән атлар, жан даклар кире борылып чаба, ләкин атар һожүм лгтеп килүче башка атлыларга ки леп бәрелә, арттан филләр таптап килә Дошман гаскәре күп мәетләр, яралыда рын килдырып станына кире кайтып китә Филләр дә кире борыла
Динарлар, манаралардан карллл тор\ чы Шнраз кешеләре бәйрәм итә. кычкыра. бииләр, җырлыйлар.
Тимер ыстаны Хәрби кинәшмә Анда әмир Тимер, башкарачы Күгелташ мен башлары Мнран белән Сөләйман һәм башка хәрбиләр катнаша
Тимер Нишләргә’ Аглар филләргә каршы барырга курка Сүзегезне кетам, яугирләрем'
Күгелташ Төнлә филләр киләсе юлларга очлы ягын »*скә карагын гимер калаклар куярга
Тимер Шымчылар сизәр Мирап Сумала яки жир мас агы зып. филләр якынаюга ут төртергә Тимер Үэебезнен атлар уттан куркыр.
Сөләйман Им жегәрле Й01 лөя сайлап алырга кирәк
Тимер ыстанында халык мәш килә. Балта осталары озын корыкларны очлый. Ул корыкларны һәр дөянен ян- ягына ныгыталар. Баш-башларына коры чыбык, салам бәйлиләр. Коры чыбык белән салам өстенә тиз яна торган сыекча сибәләр.
Әлмансур ыстаны. Тимернен чират-тагы һөҗүмен кайтарырга әзерлек бара. Филләрнең өзелгән каешларын, кыйшайган манараларын рәтлиләр.
Тимер ыстанында сугышка әзер дөя-ләрне тезгәннәр.
Әлмансур (көлемсери). Нәрсә эшли ала ул Аксак Тимер минем фил-ләремә каршы дөя көтүе чыгарып?
Капка алдында сугыш филләре яуга әзер тора.
Күгелташ яман аваз чыгарып, бара-банчыларга кычкыра. Барабаннар дөпелди. Дөяләр ташкыны чабып китә.
Әлмансурнын сигналы. Филләр дөяләргә каршы чаба.
Филләр дошман явын сытып китте дигәндә генә, дөячеләр саламга ут ташлый. Бер юлы йөз ялкын гөлтләп кабына. Барган шәпкә дөяләр утлы корыкларын филләр корсагына батыра. Ялкын филләрне куркыта Корсакларына утлы корык кергән филләр аркаларындагы кешеләрне сытып, җиргә авалар. Калган филләр нишләргә белмичә артка борылып чаба, алар үз артларыннан килгән башка филләрне бәреп, үз кешеләрен таптап, шәһәр тарафына ыргыйлар.
Күгелташнын кул ишарәсеннән сон, ярсыган атларга юл ачыла. Тимернен атлы гаскәре кыргый авазлар чыгарып, җан-фәрманга шәһәр ягына томырыла Атлылар юлында фил гәүдәләре, дөя үләксәләре, кеше мәетләре аунап кала. Тимер яугирләре качып баручыларны рәхимсез рәвештә кыра, чаба, турый. Бичаралар шәһәр капкасына кереп кач- мак була, ләкин алар дошман кылычыннан. ат тояклары, дөя аяклары астында изелеп калалар
Әлмансур (куркынган). Капка-ларны ябарга-а! Капкала-ар!
Капкаларны ябарга өлгерми калалар. качучылар артыннан атлылар да капкага ыргыла, тимернекеләр шәһәргә бәреп керә. Урам сугышлары башлана
Шаһ Әлмансур ике кылыч белән үзен үзе белештерми орыша. Көчләр тигез түгел, ул ике ук, биш-алты кылыч ярасы алып, җиргә егыла. Дошман яугире анын очлымсыз калган шәрә башына кылыч ора.
Шираз капкасы төбендә каты сугыш бара.
Шәһәр эчендә үтереш, талаш, кырыш дәвам итә.
Яу кыры. Анда мәет җыючылар тын гына эшли. Тимернен бик күп яугирләре дошман мәетләренең башларын кисеп, жыятар да арбаларга салып каядыр атып китәләр Мәйдандагы әсирләрнең дә баш-лары чабьпа. Атарнын башларын да ар-баларга төяп атып китәләр. Киселгән һәр башны зур казаннарга сатып пешерәләр, аннан сон баш тиресен тунап, ап-ак баш сөякләрен тау итеп өя баратар иде.
Сакчы. Дәһшәтле, кодрәтле Аксак Тимернең дүрт йөз мен кешелек гаскәре Шираз каласына ябырылды. Бу— жиде икълимнең бишенчесен яулау иде. Бу Тимернең иң олы җиңүләренең берсе булды. Шаһ Әлмансур шәһәр язмышын рәхимсез дошман кулына тапшырды. Җиңүчеләр капчыклап-капчыклап саф һиндстан алтынын, хисапсыз күп алмазлар, әйдәүчеләре белән менләп сугыш филе һәм бихисап гүзәлләрне алып, ватаннарына кайтып китте Ин кыйммәтлесе, ин кадерлесе. әсирләр арасында шаһиншаһның сөекле кызы, гүзәл шаһзадә Сөрәйя иде.
Байлык төягән дөяләр, атлар, арбалар Сәмәркандка таба йөри. Күгелташ артка, Шираз тарафына борылып карады. Гүзал шәһәрдән хәрабәләр генә калган иде. Шул хәрабәләр янында җитмеш мен кешенең баш сөягеннән корылган манара ап-ак булып җемелдәп, кояшта чагыла. Бу имәнгеч күренештән Күгелташнын тәне чымырдап китте.
Чатыр корулы фил өстендә кайгылы шаһзадә Сөрәйя тирбәлә.
Шаһзадә бикәч Сөрәйянең хәле
тантана белән башкалага якыная Барча Vа-
алырга чыккан Бәйрәм. Җырлыйлар, бииләр Урамнын
икенчесенә тарттырылган арканнарда жанбазлар осташкларын
Сәмәрканд
Боек жинүче әмир Тамерлан бөек
лык жинүчсләрне каршы
бер ягыннан күрсәтәләр.
Алым саен кун кыздырыла, адым саен
Тавышлар.
-Машалла. Тимер бәк' Машалла. яугирләр1
Ханәкәдә кайгыга баткан шаһиншаһ Әлмансурнын сөекле кызы шаһзадә бикәч Сөрәйя утыра Анын янында ахирәтләре бөтерелә
Беренче ахирәт. Сөрәйя гугай бикәч' Ник син шулай моңлы9
Икенче ахирәт Ник син шулай кайгы йогасын9
Беренче Тирә-якта нинли гүзәллек.
Икенче Әйләнәнлә матур күбәләкләр.
Бере н ч с Аллы-гөлле чәчкәләр
Икенче. Сирин сәхра. ширин былбыллар
Бере н ч е Сайрар кошлар, хуш борки баләм. санлал агачлары
И к е н ч е. Байлык-мудлык белән тулы бакчалары
Беренче Өстен тулы затлы кисм, алтын укалан, бизәнгәнен алмазташлар. знже-мәржөннәр.
Сөрә й я Күрмим мин ул матур-лыкны. күрми күзем хозурлыкны Тама-гымнан үгми тәгам-ризыклар Нигә мина затлы кисм, нигә мина алмазташ- лпр? Читлектәге кош кебек мин Сайрар кошны затлы читлеккә ябып, аны бәхетле иткән кеше бармы9 Мин сагынам ватанымны. Ширазымны. юксынам атам-пнпмны, кызганамын бичара бабамны (Купеле тула)
Икенче Бәп.ре өзгәләнә бичараның
Беренче Фарсы хакиме шаһин-шаһның нн сөекле кызы булып дөньяга кил лә. кол н һә булып ял җирләрдә кан- гыр. имеш
И к е н ч е Хатын-кызмын тәкъди-редер Бәргәләнмә. Сөрәйя бәгим Өлешенә тигән көмешен Язмышына буйсын!
Б е р е н ч е Дикъкать итмә, бәгтт
казаннарда пылау әзерләнә. анын сафсатасына.
Сөрәйя. Минем агам Шираз ша-һиншаһы Шаһ-Мансур. анам исә Баһ- лал шаһзаләсе Жәмилә иле. минем ни- кахланмыш жегетем атаклы шагыйрь Шәмсетдин Хафизнын туруны Шәһрияр иле (Жылый) Аксак Тимер Шнрл- зыбызны ничә тапкыр кззлеп җимерде Сонгысынла ул атам-анамны. бөтен сарай әһелләрен кылычтан узгарлы Шәһриярым яу кырынла яраланган, дилеләр Ә мине Аксак Тимер кол итеп Сәмәрканлка алып кайтты
Икенче Сөрәйя бәгим әмиребез турынла алай хөрмәтсез сөйләмә
Беренче Тсс' Монда ханбикәләр килә
Сөрәйя Нәселемне кырган, баш-каламны җимереп талаган, ярты хал-кымны кылычтан узгарган бәдбәхетне мин ничек дип атарга тиеш9
Бер-бер артлы хатыннар керә Мн алла әмир Тнмсрнсн беренче хатыны Мәтнкә бикә, аннан икенче хатыны Тукәл бикә. Сарана бикә һәм аларнын җарияләре күренә
Мәликә Кем ул бәлбәчег кызым' (Шомлы тычтык ) Кем ул9 Әмиребез Тарагай утлы Тимер турында түгелдер бит9
Т ү к ә л Дәшмәү—ризалык галәмәте
Сарана Мин дәшмим
М элик ә Дәшмәү—артык горур лык галәмәте
Беренче Олуг ханбикәбез. Сөрәйя бикәч менә бу тамырга абынып китте лә егыла язлы
Мәликә Тамырның ни гөнаһасы9 Аяк аегына карап йөреш кирәк'
Тукәл Тамырга абындым, дип кан глмырын кисмәссең бит9
Сөрәйя Мин тамырга абынма дым вә ләхи кан тамырымны кисәргә җыенмыйм ла
М ә л н к ә Син нинли аваз илә гәп
орасың, кызыйчык? Каршында...
Т ү к ә л. Сина монда Шираз җире түгел! Бу—Сәмәрканд!
Мәликә. Хорасанны, Гүргәнечне җир белән тигезләп, ясмык чәчтергән бөек яугир...
Т ү к ә л. Алтын Урданы. Ак Урданы, Күк Урданы тетрәтеп торучы түрә...
Сарана. Шулай шул.
Мәликә. Каф таулары артындагы илләрне буйсындырган...
Т ү к ә л. Иранны аяк астына салган Тараган углы әмир Тимернең кече хатыны. Чынгыз канлы Тарма Ширин ханның сөекле кызы Түкәл бикә...
Мәликә. Чынгыз канлы Казган ханның сөекле кызы, Тарагай утлы әмир Тимернең олы хатыны Мәликә бикә басып торганын онытма, кызыйчык.
Сарана. Мукшы бәгенең кызы Сарана.
Сөрэйя (адарга охшатып). Алды-гызда Фарсының Шираз каласындагы шаһиншаһ Мансурның сөекле кызы. Хорасанны, Гүргәнечне, Урдаларны аяк астына салган Тарагай углы әмир Тимер-нең ин яшь, иң гүзәл, ин кече хатыны Сөрэйя бикәч басып торганын онытма-выгызны үтенәм!
Мәликәбикә. Сөбханалла!
Т ү к ә л. Машалла!
Сарана. Шулай шул.
Мәликә. Фарсының шаһиншаһ-лары кызларына тәрбия биргән булсалар икән.
Сөрэйя. Тәрбиялеләр каршысын- да без тәрбияле, ханым-бикә.
Мәликә. Озакламый монда әмирен киләчәк. (Кәнизәкләргә.) Зөфаф кичәсендә киявен кабул итәргә ул әзерме?
Беренче. Әзер, ханым-бикә. Бикәч юындырылган, тәне корытылган, җофар мае белән уылган, хушбуйлар сибелгән.
Мәликә. Боерыгыз, әмирләрнең әмире шаһ Тимер.
Яраннары белән Аксак Тимер керә. Икс кәнизәк Сөрәйяне әмир каршысын- да тезләндерә Сөрэйя теләр-теләмәс кенә баш ия. Хатын-кызлар бер якка, ирләр икенче якка китеп югала.
Тимер. Мәрхабә, хуш килдең шаһ кызы Сөрэйя туташ.
Сөрэйя. Мин туташ түгел!
Тимер. Ха! Үзенең кыз булмавы
белән мактанганнарны беренче тапкыр күрәм.
Сөрэйя. Мин кызчык түгел! Мин башканың никахындагы хатын!
Тимер. Нинди никах? Нинди баш-ка? Әйе, ишеткән идем, син шагыйрьләр шагыйре Хафиз Ширазиның торыны белән ярәшелгән, дигәннәр иде.
Сөрэйя. Никахлашкан!
Тимер. Ярый, синеңчә булсын! Син аның никахындагы хатын, ди. Ләкин сугыш-яу шартларында җиңелгән, һәлак булган патшаларның, яугирләрнең хатыны үзеннән-үзе талаклы була. Ягъни, ганимәт хокукында, үлжә хокукындагы хатынга әверелә. Аннан соң синен никахлы ирен яуда һәлак булган, диләр.
Сөрэйя. Ялган! Ул хәбәрсез югалган.
Тимер. Ярый, хуш! Хәбәрсез югал-ган икән, без аннан хәбәр алырбыз. Хәбәр дә, талак та алырбыз.
Сөрэйя. Шәһриярым исән! Күңе-лем сизә, ул исән.
Тимер. Шуннан ни үзгәрә, бикәч?
Сөрэйя. Шуннан шул, син мина өйләнә алмыйсын. Чөнки Шәһрияр бер-кайчан да миңа талак әйтмәячәк!
Тимер. Кызым! Мин инде яшь кызлар белән сүз куертып утырудан узган. Синең хакимең, булачак ирен белән шушылай дорфа сөйләшкәнеңне мин уен буларак кына кабул итәм. Синен нәфис сынын, гүзәл чыраен, укымышлы булуың, шулар белән бергә синен нык холыклы, батыр булуына мин сокланам. Шуна күрә, синен сүзләренә мин ачуланмыйм. Минем мондый сүзләрне ишеткәнем шактый күп булды. Тора- бара бөтенесе дә тәкъдиренә буйсына. Һәм андыйлар мине хәтта ярата-сөя башлыйлар.
С ө р ә й я. Ә мин уйнамыйм! Мин уйнамыйм, Тарагай углы әмир шаһ Тимер! Мин ихластан сөйлим. Мин дорфа түгел, әмир. Мин күнелемдәген шулай җиткерергә тырышам. Син, хакимем, булачак ирем, Тарагай углы шаһ Тимер, син күпме шаһлыкларны, күпме ханлыкларны алган, күпме кызларны үзенә хатын иткән әмир. Син аңларга тиеш минем хәлемне. Минем сөекле атам, сөекле анам, туганнарымның барысы да һәлак булды. Шаһиншаһның казнасы таланган, халкы кырылган, нинди бай-
гүзәл Шнраз каласын син жир белән тигезләдең, шаһның бердән-бер кызы исән калган Анын никахлы ире бар Әгәр дә мин Шәһриярымның исән икәнен сизенмәсәм. ике дә уйлап тормас - ган бәгьрсмә хәнжәр батырыр идем Мин сине түгел. Шәһриярымны көтәм Син мине талап ала аласын, син минем куллары маякларымны чатын-чатка аерып ташлый аласын, ләкин мин сина үз ихтыярым белән бирелмәячәкмен, сине инкарь иткән, сине жене белән сөймәгән, сина чиксез нәфрәтле булган шушы зәгыйфь бикәчне коч белән, ризасызлык белән алырга синен вөҗданын жигәрме!
Тимер. Бәгьрснә хәнжәр батыру “катиле нәфес" дип атала, кызчыгым Коръән Аллаһу Тәгалә биргән жанны үз кулын белән чыг аруга каршы Андый- ларны хәтта зиратка да җирләмиләр, читкә, кяфсрләр кебек, караклармы кар-гаган кебек догасыз күмәләр, җирләмиләр, таптап күмәләр
С о р ә й я (әче и геп көлә) Коръән турында сөйләп торган көне! Тәһарәтсез авызын белән Аллаһнын китабы Коръән турында фәлсәфә куертырга синең хакын юк. җәллад. Кяфсрләр белән сугышыр өчен Ислам байрагын тотып чыккан булсан. мин сине анлар идем, син Коръән исеме белән мөселманнарны кырын, җәннәткә кермәк 1С лимсен? (Әче кагу.) Ха-ха ха (Көлүен кинәт туктатып, җитди) Суфыйларнын сафсатасы белән чагыштырганда синен көфер сүзен чүп кенә. Тимерлән! Син тел тегермәне корырга яратасын. Тимерлән! Кичер мине, зинһар, мин синен бәдәни кимчелегенә кагылырга тиеш гүгел илем, тиеш түгел илем Ярсыйм, үкерәм. мин акылдан язамдыр кичер мине, мин сине аксак килеш тә сөяр идем, мин сине чулак китеш гә яратыр идем, әгәр лә син шулай кансыз булма- сан Синен бит җанын аксак, синен рухын чулак, әмирем! (Тимермен сабыр халәте үзгәрә Ул шушы киребеткән кышын мантыИгына соклана да. ана җавап табунын ничек кыен икәнен дә төшенә бара сыман Ул багып бара юраш кеше тотынырга сатам эзләгәндәй. нк-ягына каранып алды Нн әйтергә суз табалмагач. кызны туктарыга теләп бары тик СорәПн. Сөрайа. дип кабат тын ) Син бит килешү антын бозып.
атамны аллап, хыянәтчел рәвештә бәреп кереп кенә анын гаскәрен жинә алдын Башка калаларны, башка илләрне чәнчә бармагынны селкетеп кенә алырга күнеккән кешене Шираз шаһиншаһы Әлмансур еллар буе кыерлады, еллар буе син безнен илдән шәжәрәнне кушучлап тотып казттып китген Без бит сина бәреп керчзәдек. син безнен капка төбенә килеп. сөяк көткән алама эттәй ялманып кангырып йөрлен Мәрхүм атам шаһиншаһ Әлмансур шушы жинүләренә күрә “Әямвнсур Зафәри" кушаматын яулаган баһадир (Сөрәия шундый гайрәт белән сөйли, ул бернидән дә курык мый. көчләүдән дә. үтерүдән дә. җәзалардан да курыкмас дәрәҗәдә шашкын ки. бу мохитта ул—хужабикә. ул—җинүчс кыяфәтендә Дәһшәтле әмир Аксак Тимер каушап калганмы, әнә ул: бу бәхетсез бала үлеме алдыннан сонгы сүлен әйтеп бетерсен, дипме гамәлсез, хәрәкәтсез калган Бу кечкенә кызчыкмын нинди куәткә ия икәненә ул шаккатканмы' Әллә бу кызны нинди җәзага тартырга кирәклеге турында баш тыгамы ' Сорәйя инде үзен-үзе белештермәс дәрәҗәгә җиткән ) Сонгысынлл ла син атамны жинә .ымын илен, жинә алмый илен Чөнки агам икс арадагы солых булганына күрә, ваемсыз кала бирле, агам сина дөнья бәһасс торган маллар, заз лы киемнәр, хәзинә бүләк итте Синен белән орышмас өчен ул казнасындагы бөтен малын бирердәй иле. син антны боздын. бүләкләрне алдын, хаиннәрчә посып кына, игълансыз гына, куркак шакал кебек килеп бастын ла. атам шаһиншаһ гаскәрен җыеп өлгерә алмый катлы Шулай ла син тиз генә Шмратны ата атмадын Ярты гаскәрен кырылып бетә язды Син каушап катлын Атам арткы капкатан чытып, нибары ике йөз кешесе белән синен ике иоз мендек гас- кәреннен арпана төште, рәхәтләнеп турадылар безнекеләр синен нәҗесләреңне. син артына борылганда, синен янында биш йөз генә яранын калган иле. кананнары шәһәр капкасына ябырыла ндс. Шунда агам, куркусыз агам, каһарман агам үзенсн кешеләре белән синен янга бәреп керде, агам сина өч тапкыр кылыч белән чапты, ләкин ике яранын гәүдәләре белән сине каплан өлгерле Атам янә һөҗүм итте, син агарган, клх шапзн илен, сине курку белмәс , ү темнән
курыкмас жан, дип данлыйлар, син атам-нан курка идең, атам сине аркылы чаба иде, насыйп булмады. Син күреп тордың, синең мәркәзеңә бәреп керә алган баһадир Әлмансур һаман орышты, һаман орышты, аның күкрәгенә ике ук кадалды, ботына сөңге батты, ләкин ул якын килгәннәрнең жанын кыя торды. Ул тагын синең янга бәреп керде, ләкин аты сөрлегеп, ул ияреннән егылды, синекеләр саранчадай аны урап алдылар. Атам жан ачуы белән кычкырды: мин Әлмансур шаһиншаһ, мине әмир Тимер жәнаплары янына алып барыгыз, дисә дә син чабарга куштың. Кабих җаннарын аның шәрә калган башына ун кылыч чаптылар. Син аны үтерергә куштың. Чөнки син атамнын исән калуыннан курка иден. Шатлан, кабихҗан, син безне җиңдең. Ләкин мөслимнәр канын агызганын өчен сиңа кыямәттә җавап бирергә туры килер. Син ике сүзнең берендә: мин Коръән кушканча гамәл кылам, мин Пәйгамәр юлыннан барам, дисең. Син атлаган саен Коръән ачтырып, үз явызлыкларына аклану эзлисең. Ачтыр Коръәнеңне, әмир Тимер. Син надан, син укый да, яза да белмисең, синең укырга, язарга өйрәнергә вакытын булмады, чөнки син гомерен буе җаннар кыйдың, таладың, бастың, кырдың, адәм башларыннан, мөселман баш сөякләреннән манаралар кордырдын. Синең тарихта калдырган һәйкәлләрең шулар булыр. Бисмилләһ ир рахмән ир рахим! (Ян кырда махсус җайланмада торган Коръәне алып, Тимергә суза.) Теләсә кайсы сәхифәсен ачыгыз, тәкъсир. Коръән ни ди икән сезнең җәнапларыгыз хаккында? Ачыгыз! (Тимер Коръәнне ала, ача, ачкан килеш Сөрәиягә суза. Сөрәйя башта укый, аннан китапны ябып, яттан сөйли.) Коръ- әни Кәримнен тугызынчы, ягъни Тәүбә сүрәсенең дүртенче аяте: килешүне аза- гынача бозмагыз! Аллаһ гаделсезлек эшләүдән сакланганнарны сөя! (Тагын бер бит ача.) Корьәни Кәримнең уналтынчы сүрәсе, туксан икенче аяте: күзәнәкләрен тыгыз итеп бәйләгән бәйләвен сүтеп ташлаган хатын хәлендә калмагыз Бер халык икенчесеннән өстен булырга мөмкин. Ләкин ул өстен халык өстен булмаганын ялган ант биреп кыерсытмасын. Аллаһ сезне шулай сынап бага! Син сыналдың инде. Аксак
Тимер, синең урынын тәмугьта!
Тимер (кинәт ярсый, кылычын суырып чыгара, Сөрәиягә кизәнә). То-кымыңны ор-раем!
Сөрәйя (урыныннан һич кузгал-мыйча, кычкырып көлеп Тимернен кы-ланмышларына бага). Син мине урталай чапсан, миңа яхшылык кына кылган булырсың. Минем һәлак буласым килә. Изге орышта шәһид китәсем килә минем! Чап син мине, Тимер! Чап! Урталай яр! Минем йөрәгем, үпкәләрем, бавырым урталайга аерылсын, аннан кайнар кара кан аксын, син алырга теләгән женсемә син кергәнче кылычын керсен! (Тимер кылычын төшерә, ул ихтыярсыз.) Дөреслекне күтәрә алмыйсың, Тамерлан. Мин бит сиңа чүп кенә Мин яклаучысыз бичара бикәч. Син мине тураклый аласың, ләкин син мине жинә алмыйсын. Синдә куәтле ир рухы, миндә гайрәтле хатын рухы яралган Алар тигез! Минем беркемем юк, минем бер нием юк. Ярлы янудан курыкмас, ди аталарыбыз. Бәс. мин сина тугрысын чыраеңа чәпәп әйтәмен. Мин кулын белән изә-изә миннән камыр ясый торган зат түгел. Мин үзем тимерне кулым белән изеп, камыр ясый торган зат! (Ул тынып кала, хәлсезләнә. Тимер дә каушаган, кылычын кынына тыгып куя, сабыр. Озак тынлык.)
Тимер. Сөрәйя бикәч, син мине кире чыкмас тарлавыкка ябып куйдын. Мин хәзер шул тарлавыктан чыгу жаен табарга тиеш. Сине көч белән алырга яки сине иреккә җибәрергә яки сине урталай чабарга. Мин сине иреккә җибәрер өчен Шираз тикле Шираздан монда алып кайтмадым. Сине иреккә аткару ул Тимернен йолаларына туры килми. Чөнки монда кергән хатын-кыз кире чыга алмый, аларнын барысы да минем хатыным яки харам хатыным булачак. Мин сине урталай чаба алам, ләкин бүген түгел. Шулай булгач, бер генә юл кала, син минем хатыным яки җариям булырга тиеш. Ләкин мин сиңа иң кулай юлны күрсәтәм. син минем иң сөекле никахлы хатыным булырсың!
Сөрәйя. Атамны чабып, анамны бугазлаган кешенең юрганы астында мин ничек ятармын икән, бөек әмир Тимер? Син бит хатыннарыңның юрган астында кайнар булуын телисеңдер, мин сиңа ничек кайнар булыйм, мин сине
ничек кочаклыйм, мин сине ничек үбим9 Мин бит синнән жирәнәм' Ку- рыкмыйм. жирәнәм мин синнән жирән сакаллы әмир Син мәетне кочачаксын бит юрган астында. Син мәетләрне сөясенмени. шаһ Тимер9
Тимер. Канымны кыздырма, бикәч' Үзем Тимер булсам да. сенерләрем тимер түгел, алар бер шартлар (Кинәт кылычын чишеп ташлый, жоббәсен сала. Янаулы атлап Сөрәйягә таба килә, бикә икенче якка күчә. Тимер тәвәккәл атлый.) Син. кьгзый. артыгын кыланасын Мин сине ирексезләмәскә уйлаган идем Хәзер барысы да үз урынына утырыр
С ө р ә й я (кинәт куеныннан хәнжәр чыгара). Тагын бер атла, бәгыремдә шушы фарсы пычагы булыр. Син фарсы пычагынын ни икәнен яхшы беләсең Икс ягы да үткем хәнжәр “Әжем пычагы" дип атала. Мин шушы әжем хәнҗәрем йөрәгемә батырам да. син минем мәетемне көчләрсең. Сиңа мәет сөю хас! Синең турыла ишеткәнем бар иде. Имеш. Аксак Тимер яна җирләнгән чибәр кызларны каберләреннән казып алып шулар белән ләззәтләнә, дип Тимер Бөһтан! Яла! Нахак сүз сөйләп, гөнаһасын кая куярсын?
С ө р ә й я (келә) Ә син кая куярсын гөнаһларынмы?
Тиме р Куй пычагымны! Яхшылап сөйләшик.
С ө р ө й я. Без сөйләштек бит инде, барысы ла анлашылды Тиме р Теләгеңне әйт Сөрәйя Мине ватаныма кайтарып куй
Тиме р һәй. кем бар анда! (Хан-бикәләр керә) Сездер! Сөрәйя бикәчкә ин олы хөрмәт, ин олы хезмәт булсын' Башыннан бер боргек чәче төшсә дә башыгыз белән ждвап тотарсыз. Сөрәйя минем эчкәриемлә булсын Аны әзерләгез! (Китә Әмир бик.здәр керә.)
М ә л и к ә б и к ә. Хуш килдек, шаһиншаһзадә Сөрәйя бикәч
Г ү к ә л Мәрчаба. Гүзәлбикә Әмиребез ни сәбәпле сине аерым хөрмәткә куйды, бикәч?
Мәликә Гүзәл булгангадыр Сөрәйя. Се з дә гүзәл Т ү к ә л. Акыллы булган гадыр Сөрәйя Сез лә ахмак түгел. Мәлик ә Алайса, ни өчен?
Сөрәйя Чөнки мин анын турында ни уйласам, шуны әйттем Т ү к ә л. Ни диден9 Сөрәйя Аксак, чулак, денсез. кя-фер. жанкыючы. тәмугь кисәве, дидем Мәликә. Ул сине кылыч белән чапмадымы9
Сөрәйя Күреп торасыз сана' Минем никахлы ирем бар Минем азе аннан талак алганым юк Мин эчкәригә кермәсмен!
Мәликә Каян килгән Алданын кашка тәкәсе' Керерсен' Син түгел баш-калар да керле
Чапкын керә.
Мәликә. Ни бар. кем син. каян син чапкын9
Сөрәйя Ичласжан' Хәбәр бармы Шәхриярымнан?
Чапкын Шаһзадә Сөрәйя бикә, синсн никахлы ирен таулар арасында, алган җәрәхәтләреннән вафат булды Аны мин үз кулларым белән җирләдем Урыны жәннәттә булсын' (СорәИятә яулык бирә.)
Мәликә Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәжигүн
Сөрәйя Шәһриярым' Жаным минем, муенында минем яулыкны ахы- рынача саклап йөрткән Хуш. бәхил бул. ярым. Шәһриярым
Чапкын Авыр туфрагы жинел булсын!
Сөрәйя Менә мин хәзер тол хатын! Хуш. бәхил бул, Ихласжан'
Сөрәйя зчкәригә уза.
Беренче җария. Ханым- бикәләр. сезләрне дәстархан көтә
Күгелташ (ашыгып керә) Ханым бикамр. кичерегез, мин кисәтмичә генә Әмир сарайда күренмәлеме9 Мәликә. Сарайда ана ни калган, ул зофаф кичәсе уздыра яна кәләш куй- нынла
Күгелташ Йа Ходам' Кайда әмир9
Мәликә Эчкәрилә Күгелташ Харап булабыз биз Мәликә Ни булды. Күгелташ9 Я> бармы?
Күгелташ Яу булса куаныр илем. Маликә бикә Мур килә'
РЛБИТ БАТУЛД,
Мәликә. Мур килә? Әстәгъфирул-
ла!
Күгелташ. Мур кыра җылкылар- ны, мур кыра куйларны, мур кыра дөя-ләрне. кешеләрне мур кыра.
Мәликә. Качарга кирәк!
Күгелташ. Мурдан качып коты-лып буламыни, Мәликә бикә.
Эчкәридә чырыйлап кычкырган ха-тын-кыз тавышы ишетелә. Бераздан Сөрәйянен гәүдәсен күтәреп, Тимер чыга, Сөрәйянен күкрәгендә хәнжәр Тимер гәүдәне унайлы урынга яткыза.
Т ү к ә л. Син аны үтерден?.. Ул бит сина хыянәт итмәде, син анын жанын кыярга тиеш түгел иден.
Сарана. Мин берни дә күрмәдем
Т и м е р. Ул үз хәнжәрен бәгыренә батырды! Мин аны коткарып кадалмадым.
Чапкын. Әйе, бу шаһзадә Сөрәйя- нен хәнжәре. Сөйгәне Шәһриярның туй бүләге.
Күгелташ. Мур килә!
Чапкын. Бу—кылган гөнаһлары-бызга күрә җибәрелгән жәза!
Хатыннар Мур килә! Качыгыз, мур килә!
Чапкын. Аксак Тимер муры килә икълимгә! Аксак Тимер муры!
Тимер явынын хәрәкәте. Бер офыктан икенчесенәчә атлы гаскәр, жәяүлеләр. дөя җайдаклары сузылган.
Король Һәнрих Өченченең тәхеткә утыруы
Чыннан да. Койрыклы йолдыз узып киткән елда Кастилия короле сараенда бер зәгыйфь бала дөньяга килгән иде Әтисе—король Хуан да, әнисе—королева да шул төнне вафат булды. “Чирләшкә Король" кушаматы алган Һәнрих сабый чактан ук сырхау булса да. зиһенле, үжәт булып үсте. Чире аркасында анын дуслары да куп булмады. Сеньорлар уз балатарын һәнрих белән уйнатмаска тырыштылар. Бичара сабый янында ин якын дусларын санарга бер кул бармаклары да артып кала иде. Чиркәү каршындагы мәктәптә укып, аннан пажлар мәктәбенә бирелгән берничә ятим баладан башка анын якын дуслары булмады Ләкин үжәт һәнрих үзенен король углы—инфант, ягъни принц икәнен бер генә мизгелгә дә онытмады. Пажлар мәктәбендә укыганда да, университетта да тарихны, фәлсәфәне, патшалар турындагы китапларны ул су кебек эчә иде. Анын тырышлыклары бушка китмәде, ул, ниһаять, тәхеткә утыра алырлык шәхес икәнен исбат итте һәм король булды.
Кастилиянен башкаласы Толедо. Король сарае. Тәхетханә. Король Һәнрих белән канцлер Салазар.
Һәнрих (озак кына ютәлләгәннән сон тын ала, башындагы тажын. карыш- кысын идәнгә бәрә). Король, имеш Инаугурания уздырдылар, янәсе, Хуан углы Һәнрих Өченчене кануни король итеп тәхеткә күтәрделәр... Мин нинди ко-роль. дустым Салазар, мин нинди король? Минем турыда халык арасында, бигрәк тә сеньорлар, монахлар арасында ни сөйлиләр? (Салазар таҗны атып, тузаннарын өрештергәләп, тәхет янын-дагы калкулыкка куя, еракка тәгәрәгән карышкыны сак кына алып, корольнең ун тарафына сөйи.) “Чирләшкә король” минем исемем! Чирләшкә король озак тормас, анын урынына башка инфантны. ягъни варисны әзерләргә кирәк. Чирләшкә өйләнергә охшамаган, анда
хатын-кызлар кайгысы юк. ул маврлар, басклар, яһүдләр белән күбрәк аралаша Беләсеңме, мөселманнар, яһүдләр белән аралашканга, мине "еретик" дип атый-
мин чын христиан, ләкин башка диндә- геләр белән кешеләрчә мөнәсәбәттә бу-лырга кирәк, дип уйлыйм. Арагон. Пор-тугалия, Кастилия, Леон, Валенсия. Корлова, хәтта Гранада-бөтенесе бер булып, бөек Испанияне тәшкил итәргә тиеш. Бсзнен корольләр үзара сугышып, ер-берсен талап ята. Маврлар җиде йөз ел безнең өстә тора. Ә инквизиция хрис-тианнарны кыра, яһүдләрне талый, маврларны үтерә Яһүдләрне. маврларны, баскларны күпләп кырып, католик динен ныгытып булмый, дустым Сала-
ир. Халыкга нәфрәт уятып кына була. Маврлар, яһүцяәр гагын ла ны(рак үрчи, гагын азау яра Испания булсын дисәк, сеньорларның казнасы түгел, король казнасы бай булырга тиеш Минем казнам буш. Сеньорлар бай. алар—король, мин король түгел. Узган атнаны кыяфәтемне үзгәртеп, мин шәһәрлә йөрлем Һәр магнатнын сараенда банкет Кардинал Барлини сараендагысы ин бае. корольләр көнләшерлек мул табын Мәҗлесләрдә шау-шу. акырыш-эчеш. кочыш, шулар арасында бер генә сүз. король чирләшкә, король малай мана әле. башка король кирәк' Корольнен казнасы буш. яшермичә кычкыралар Нишлим. Салазар? Алар мине мыскыл игә!
Салазар Атагыз король Хуан епископларга, инквизиторларга азынырга юл куймады, ул я Һүдләрне талауга, аларны күпләп үтерүгә дә каршы чыкты. әмма ул мәрхүм булгач, магнатлар да, епископлар ныграк азлы
Һ ә н р и х. Ин яманы. Салазар. шул аларнын барысы ла католик лине исе-меннән гамәл кыла. Католиклар исе-меннән католик линен җимерергә алын-ган җинаятьчеләр алар, дустым Боек Инкнизишр Бонифаций шул җинаять-ләрне хуплый кебек Анын урынында ниндидер тиле, комсыз, рәхимсез кеше утыра. Ана маврның моселман булуы нәфрәт чыганагы түгел, маврнын бай булуы кирәк Ана яһүдләрнен башка дин тотуы фәлән дә гормый. ана яһүдләрнен байлыгы кирәк
Салазар. Имештер, бу Боек Инк низитор чын гүгел, злскксгесснен иге «әге икән ул. Чын түрәне үтергәннәрме, кая-дыр ябып куйганнармы, дип сойли халык 1> ә н р н \ Имешләр күп. дустым Салазар. Минем агам Хуанны ла мин гуган көнне агулаганнар, дип сойли халык. Мин Койрыклы йолдыз узып киткәндә гупжмын Шул төнне үк анам да кинәг озлегеп. баладан үлә Мине яхшылап карамаганнар, сабый чагымнан ук мин үпкә чирле булганмын Сәер хәлләр сарайда. Салазар Имешләрнең кайсысы дөрес, кайсысы уйдырма, шуны гына белеп булмый
Салазар Сеньорлар арасында һәр кон сугыш-сусш.
һ ә н р и х Христиан христианны
Салазар. Граф Ниебла белән сеньор Понсе арасындагы сугышта өч йөз илле кеше һалак булды Граф Кабра белән граф Альфонсо үзара сугышканда. өч мен кеше үтерелгән. Толедода яһүдтәр мәхәлләсендә яһүдтәрне талап, өч менен кылычтан узгарганнар Ересь- та гаепләп, ике мен дүрт йөз кеше яндырылган
Һ ә н р и х. Иисусе Христосе' Кырылып бетә бит халык. Бу нинди афәт"1 Бу нинди гаделсезлек!
Салазар Инквизиция гагын мен ярым кешегә аутолафе әзерли
һ ә н р и х. Кая бара дөнья ’
Салазар Шулар өстенә. королем. Франния ягыннан басып кергән юлбасарлар илне талый Гасконлылар. германнар, инглихтәрлән торган әтрәк- әләм. оер булып оешалар ла. урман юл-ларында. тау тарлавыкларында гына түгел, хәтта шәһәрләрне, замокларны да талый, яндыра, кешеләрне кыра башлады Аларным башында француз ры царе Бсртран Дюгеклсн. инглиз башки сәре Ричарл Ланкастерский тора .Алармы йөз мен флорин бәясенә Бонифаиин белән Француз короле Тилемсә Карл Ка стилиягә остергән
һ ә н р и ч Йөз меи алгым флорин, дисенме?
Салазар Йөз мен алтын фторин королем
Һ ә н р и х Рәхимсез Бонифаций белән Жүләр Карлга шулкадәр акча түгү мигә кирәк. Салалар'’ Комсыз Боек Ин квнзитор белән тумас борын лкыллан язган Карл үд1әре саранлык белән дан тота, аларнын үхләренә кирәк алтын флориннар
Салазар Бонифаций белән Ти лемсә Карл юлбасарларга ул алтын фло-риннарны чыгарып тоттырмый, королем. бездән галап алынган маллар, ак чалардан Папа белән Карлга бирелгән хгалнын йоз мен флорины талаучылар га калачак
һ ә н р и х Йа Аллам. Йа Исусс Хри-стосе. ни өчен барысы да Кастигийгә ябырыла ’ Ни очен мин король булып утыргач кына бу афәтләр килә Ул йоз мен фторинны агып калыр очен млба сэрлар бехлән МИЛЛИОН алтын флорин татарга тиеш булып чыга бит' Йа-а. лоиья-а. үләм мин бу тәхеттә (Женләнә. гәхегтән тошеп. тахстнс гнлкәлм «н-
киемнәрен салып ыргыта.) Нигә мин инфант булып тудым икән, нигә миңа атам мирас итеп шушы тәхетне калдырды икән! Суялар, кыралар, кая качыйм9 Кемнән ярдәм сорыйм? Бүген, менә хәзер сеньорларның арманданосы бу
лырга тора. Мин бу җыелышка әзер түгел, мин ни әйгим аларга? Аларнын тәкъдимнәренә ничек каршы чыгыйм? Алар минем тарафыма борылып та ка-рамаячак. Әйтерсен лә, тәхеттә король түгел, бер уенчык малай утыра.
Илчеләр
Салазар алгишек янында ниндидер ыгы-зыгы ишетеп, чыгу ишегенә юнәлә.
С а л а з а р. Король хәзрәтләре!
Һ ә н р и х. Кем бар анда, магнатлар җыелышы башланырга тора, соңыннан килсеннәр.
Салазар. Король хәзрәтләре, ерак- ерактан илчеләр килгән. Алар Боек Тагар иленең падишасы әмир Тамерлан-нан! Илчеләрне король гадәттә өч көннән сон кабул итә торган иде.
Һ ә н р и х. Нигә кирәк ул церемо-нияләр. дустым? Вакыт уза тора. Хәзер үк керсеннәр. (Салазар корольгә киенергә, өстен-башын рәтләргә булыша. Король тәвәккәлләп тажны башына кия. кулына карышкысын тота.) Бөек Татар иленең падишасы әмир Тамерланнан илчеләре, дидеме? Кайда сон ул Бөек Татар иле?
Салазар. Маҗарстаннан ары, славяннардан да ары, кар илләреннән ары, Чипанго диңгезе буендагы ил, ко-ролем. Чынгыз, Батый илләре ул, королем. Дөньяның аргы читендәге ил ул Татар иле.
Һ ә н р и х. Бөек Тартария хакиме Тамерланның миндә ни йомышы булыр икән? Атар нинди телдә анлаша икән соң? Чакырыгыз телләр белүчене!
Салазар. Королем, алар гарәпчә, татарча, фарсыча анлаша Бөек Мәвә- рәеннәһер, Сәмәрканд, Хорезм һәм Татар илләренең хакиме әмир Тамерланның бөек илчесе Исрафил хәзрәтләре!
Тантаналы рәвештә илчеләр керә. Мөселман илчеләре киемендә Карадәр- виш. Сакчы, бер-ике хезмәтче күренә.
Салазар. Илчеләр, сез Кастилия короле һәнри Өченче хозурында!
Һ ә н р и х. Хуш килдегез, илчеләр! (Салазарга.) Бу кыргый татарлар испанча аңламый булса кирәк! Шулай да "кыргый татарлар", "вәхши татарлар” дип мәгълүм бу халыкны кысык күзле.
сирәк сакаллы, кәкре аяклы, дип әйтәләр иде. Болар кешегә охшаган, ла-
баса.
Карадәрвиш. Татарлар арасын-да сез әйткән кебекләр дә бар, тәкъсир, гомумән алганда, татарлар бик мәһабәт халык. Испаннардан ким түгел.
Салазар. Иисусе Христосе, сез безнең телне каян шулай яхшы өйрәндегез?
Карадәрвиш. Минем ун ку-лым—Мостафа Гранадада туган, ул ис-панчаны, французчаны, итальянчаны, гарәпчәне, татарчаны, фарсычаны бик яхшы белә, королем. Җиде икълимнен бишесен яулаган бөек жинүче әмир Тимер хәзрәтләре сезгә менә шушы чатны, килешү язуын һәм Һәдияләрен озатып калды. (Хезмәтчеләр берничә сандыкны тәхет янына куеп, артка чигә.) Әмир Ти-мер җәнаплары Кастилия белән сәүдә итмәк тели, сездән нинди маллар безгә, бездән нинди маллар сезгә китерергә мөмкинлеге турында бик кызыксына.
һ ә н р и х. Бу гаҗәеп бер матур гамәл, бөек илче Исрафил хәзрәтләре. Сөйләгез, илчеләр, кем ул әмир Тимер, анын гаскәре күпме, аның теләге нинди? Ихтимал, аның сәүдә, алыш-биреш теләгеннән тыш безгә карата башка бер ихтыяры бардыр.
^ Карадәрвиш. Бөек королем, бөек әмир Тимер сехтәргә тагын бер Һәдия юллады. Ул сезнең өйләнмәгән яшь король икәнегезне ишетеп, сезгә үзенен иң гүзәл җарияләренең берсен күндерде. (Га ишә бикәне алып керәпәр. Ул шәрыкча бай киенгән. Гайшә тез йөгенгән килеш кала бирә.) Кабул кылып алыгызлар. король җәнаплары.
^ ә н Р 11 х. Иисусе Христосе! (Ютәлләп ала). Глориан дей! (Гайшәне әйләнеп чыга.) Талифа куми!
Карадәрвиш. Калык! Аягыңа бас, ди. кызым..
Һ ә н р и х. Талифа куми! (Гайшә калка.)
Караләрвиш. Боек королем, хозурыгызда Алтын Урланын бер олуг вилаятендәге Габдулла ханмын кызы Гайны бик.» булыр бу кыз. Затлы нәсел, затлы кан Атасы, кардәшләре яула һ&лак булгач, аны әмир Тимер үз хозурына алдыр1ан иде. Бөек әмиребезнең изге теләге: сезнен илә дустанә мөнәсәбәтләрдә булу. бәс. шуңа күрә, атаклы яугир Тамерлан үзенсн ин кыйммәтле асылташын сезгә юллады
һ ә н р и х. Искиткеч асылташ. Салалар Бөек илче Исрафил жәнаплары. шундый гүзәллекне исән-сау алып килеп җиткергәнегез өчен чиксез рәхмәтләрем Ләкин безнсн католик дине Йолалары аны мина хатын итеп алырга рөхсәт итми Карадәрви ш Жариягез. хезмәт - чегез. ястыкчыгыз итеп алыгыз, королем Һ ә н р и х. Хуш! Без уйлашырбыз але бу турыда. Кунакбикәне урнаштырыгыз! (Хатын-кызлар Гайшәне алып китә ) Инде тел гәбендә, астарлы сүзсннсн астында ни ятканын безгә бәян ит. илчем!
К а р а д ә р в и ш Мин ялгышма-ганмын. Аллага шөкер! Мин ялгышма-ганмын Касгилия короле зиһенле зат икән!
һ ә н р и х. Мин дә ялгыш малым шикелле. Синен сүзен әле төкәнмәгән Караләрвиш. Дөрес, минем сүзем әле төкәнмәде. Бүгенге көнен синен тууыңа кара(анла да хәтәррәк Чөнки Касгилия королснсн казнасы буш Казна хәзинәсен юлбасарлар гына галап бетерә алмый, казна хәзинәсен епископлар, хәерче монахлар. Бөек Инквизитор гына ашап бегерә алмый Казнаны үз магнатларын талый Ашр галлын хәзинә һәр илнен короле, палн- шасы. әмиренең байлыгыннан да артык Һ ә н р и х. Иисусе Христосе! Син боллрны каян бслассн. Тамерлан әмирмен илчесе? Син күрәзәчеме'’ Әллә син сихерчеме?
Караләрвиш Мин сихерче түгел. Синен бу канцлерын ышанычлы кешеме?
Һ ә н р и \ Патшалыгымда шул ми нем бердәнбер таянычым. Салазар' Караләрвиш Салазар ’ һ ә н р н х. Дусгым Салазар' Бет анын белән пажлар мәктәбендә бертә укыдык.
Караләрвиш (Сала арга сокла-нып карап юра). Салазар! Сөбханалла! Салазар. синен сул беләгеңдә көрән минен бар! Дөресме’
Салазар (аптыраган, жинен сыз-ганып). Дөрес1 Ә сез аны каян белдегез'1 Сакчы Тамерланнын илчесе күрәзәче бит'
Караләрвиш. Король жәнапла-ры. синен яхшы дустын бар. шөкер! (Каранып ала) Безне тынлап тормый-лармы.’ (Салазар белән Сакчы ишекләрне тикшереп килә.) Сарайда диварларның ла казаклары бар. королем (Корольне бер кырга алып, яшертен, ярыч пышылдап.) Боек Инквизитор Бонифаций урынында юлбасар Педро Бургос утыра!
һ ә н р и х. Иисусе Христосе! Караләрвиш. Тсс' Чын Бонифа-цийны яшертен генә куып, ана тач охшаш каракны, башкисәрне утырттылар.
һ ә н р и х. Баш китәрлек сүзләр сөйлисез сез. илче Әгәр боларны баш-каларга сөйләсәм, сине инквизиторлар яндырып үтерәчәк Сез болармы каян беләсез?
Караләрвиш Чөнки мин үзем чын Бонифаиии'
һ ә н р и х (ютәлли башлый. Ка/ы дәранш ана дару каптыра, корагь пи гы- нычлана). Бу нинди дару?
Караләрвиш Тибет тау.зарын-нан жыелган үлән—жәншәи тамырының тузаны. Мә. ютәл кытыюын башлагач, шушыны иснә (Дару бирә )
Һ ә н р и х Акыл житмәслск сүз сөнлиссн син. илче' Мин синнән курка башладым. Син гади кеше генә түгел, енн мат яки сихерче яки тылсымчы Карадәрви ш Тс.тәсән ничек уйла, ләкин сине коткарырга кирәк, сине генә түгел, корольлекне коткарырга кирәк, корольлекне генә түгем, католик динен. Кастмлиянс кожарырга кирәк Касти тияме минрларга. яһүтләргә. гарәпләргә, төрекләргә хач сәфәрләре оештырып кына коткарып булмый, яу артыннан яу чаптылар христианнар Ислам тезләренә Мөселманнар. яһүтләр үрчи бар.ты. баиым барды, куәтләнә барды Яна ысуллар кирәк король.
һ ә н р и х Кем син' Карадәрви иг Мнн хаиннәр тарафыннан сарайдан куы нан чын
РЛБИТ БАТУЛЛ.
Бөек Инквизитор Бонифаций. Мин сине коткарырга килдем. Мин ватанны кот-карырга килдем. Ал мине үз янына.
Һ ә н р и х. Син мөселман илчесе, син Ислам динендәге кеше, мин сине сараема алсам, кардинал Бардини икебезне дә учакка ташлатачак.
Карадәрвиш (шәрык киемнәрен салып ташлый да, испанча кием белән кала. Сакчы да шулай ук кием алмаштыра. Атар икесе дә почмакка карап чукына башлый). Без икебез дә чын христиан. Минем исемем Бонифаций, сарайда мине Пилигрим дип атарсыз, Мостафанын христиан исеме дон Олон- со булыр.
Һ ә н р и х. Могҗиза бу, Салазар!
С а л а з а р. Бу могҗиза безнең фай-дага, королем.
Һ ә н р и х. Салазар, син сул ягымда, Пилигрим, син минем ун кулымда то-рырсың. Патшалыгымда эт баш сыер аяк, тәртип юк.
Карадәрвиш. Королем, зинһар.
сак бул! Магнатлар синнән куәтле. Алар- да гаскәр һәм байлык. Ин башта казнадан талап алынган байлыкны кайтарырга кирәк. Ышанычлы сакчыларыңны һәм палачларыңны чакыр, аларны пәрдә артына постырып куй. Аннан сон маг-натларны. кардиналны чакырырсың. Үгезне мөгезеннән алыр вакыттыр! Кинәт һөҗүм ит! Каушап калсыннар!
һ ә н р и х. Бар. дустым Салазар. минекеләрне һәм палачларны чакыр, ин башта епископ-инквизитор Бардинины. аннан соң магнатлар керсен. Кардинал-ларның җыенын башлыйбыз! (Салазар чыгып китә.) Казнасы буш фәкыйрь Ка- стилиянен Чирләшкә короле һәнрих Өченченен югалтыр нәрсәсе юк. Анын ата-анасы вафат, анын сәләмәтлеге юк. ул озын гомерле булмас, анын хатыны, балалары юк, король мотлак ирекле, мотлак азат. (Ютәлләп ала. Дару каба, тынычлана.) Тәвәккәл таш ярган, ди. Мин дә тәвәккәлләдем! Иисусе Христосе, ярдәмеңнән ташлама! Аме-ен!
Чирләшкә король
Кардинал Бардини, анын артыннан магнатлар керә. Болар үзләрен корольдән өстен тота, аларнын һәрбесенен берничә замогы, гаскәре бар Чынлыкта алар корольгә буйсынмый. Кардинал Бардини тәкәллефсез генә узып, король янына утыра Магнатлар да корольдән арттырыбрак киенгән. Алар да үзләре теләгән урыннарга урнаша. Бардини король янында басып торучы Дәрвиш белән Сакчыны күреп ала.
Бардини. Иисусе! Король җәнап-лары! Сараенда яна магнатлар барлыкка килдеме?
һәнрих. Минем икенче канцле-рым Пилигрим һәм анын хезмәтчесе дон Олонсо... Бу—кардинал-инквизитор Бардини хәзрәтләре. Ул минем мәгънәви атам, гөнаһлыларнын гөнаһларын яр-лыкаучы. Гөнаһлар ул ярлыкап кына бетәрлек булмаса, аларны учакта янды-ру—анын изге вазифасы.
Б а р д и н и. Бу йөзләр бер дә таныш түгел кебек.
һәнрих. Алар бик ерактан, карди-налым, Константинополь шәһәреннән. Хәзерендә Пилигрим шартлы рәвештә, вакытлыча минем кинәшчем. ягъни икенче канцлерым вазифаларын үти.
Бардини. Бөек Кардиналнын рөхсәте, һич югында кардиналыннын фатихасы кирәк булмадымыни, король җәнаплары?
Һәнрих. Сеньор кардинал, бю
рократия уйнамыйк инде.
Бардини. Ичмасам, киңәшкән булырга кирәк иде.
Һәнрих. Киңәшкән булам бит инде. Менә бу минем икенче киңәшчем Пилигримм. аны сараема хезмәткә алырга сез каршы түгелдер бит? (Тынлык.) Сеньорлар-магнатлар, сараема яңа хезмәткәр алуыма сез дә ризадыр бит? (Тынлык.) Дәшмәү—ул ризалык галәмәте! Языгыз! Бу кәгазьгә корольнең мөһере, имзасы сугылып, яна канцлер Пилигрим вазифаларын башкарырга тотынсын!.. (Карадәрвиш корольгә якын тора, ара-тирә иелеп ана кинәшләр бирә.) Хәзер король сараендагы кинәш җыелышын башларга тиеш идек. Ләкин җыелыш башлана алмый! (Халык шаулаша башлый: ни өчен, ничек? кебек сүзләр ишетелеп куя ) Барыгыз да тәхет- ханәдән чыгыгыз! Сарайдагы олы җыелышка, элеккеге корольләр янына, тәхет залына, король Педро Дүртенче,
король Энрико Икенче, король Хуан янына ничек керә илегез'.' Минем яныма да. ягъни королегез янына да шулай керегез! Йола шулай куша!
С а л а з а р. Барыгыз! Барыгыз ла!
Беренче магнат Бу нәрсә була инде?
Икенче Бала-чага уены уйный-бызмы?
Өченче Чишеләсе бер кочак мәсьәләләр бар. без монда уен уйнап маташабыз.
С а л а з а р. Корольгә ике гапкыр кабатлатмагыз!
Магнатлар теләр-теләмәс кенә чыга. Кардинал утырып кала
һ ә н р и х. Карлинал-инкнмзитор Барлини жәнаплары. бу боерык сезгә дә кагыла.
С а л а з а р Кардинал, рәхим итегез!
Барлини. Һәнрико!
С а л а з а р. Король икс талкыр ка-батламый1 Чыгыгыз!
Бардини чыгып китә Дәрвиш. Сакчы. Салазар шатланып, бер-берсенә баш бармакларын күрсәтәләр һәнрих аягүрә баса. Музыка.
Салазар. Кардинал Барлини җәнаплары. сеньорлар! Король сезне кабул итәргә әзер!
Бардини. магнатлар төзәтенә- төзәтенә керәләр. Барысы да аягүрә 6.1- сып тора Һәнрих утыра. Шуннан сон гына Бардини һәм башкалар урнаша
Һ а н р и х. Кардиналлар җыены башланганчы мин Бардини җәнапларына бер сорау бирермен Әйтегез әле. хөрмәтле кардинал. Кает ил иядә ничә король бар'.’
Б а р д и н н Касгилиядә бер король.
Һ ә н р и к о. Кем инде ул король’
Бард и н и. Сез. Һәнрико Өченче җәнаплары'
Һ ә н р и к о. Ялган! Дөрес түгел жөнаби-карлинал!
Бард и н н Мин башка корольне белмим Ә-а, сез ничә кеше тарихта Кастилия короле булып горды. дин со-рыйсызмы’ Фернан Гонеалес. 1арсия Фсрплндес. Санчо Фернандо
Һәнрико Юк' Мин бүгенгесен сорыйм Бүген Кастилиялә ничә король бар’’ Сеньор. Альфонсо Фрелрико. сез җавап бирегез
Альфонсо. Бер генә король, җәнабем!
Һәнрико. Сеньор .Луис. сез ни әйтерсез?
Луис. Мин... ни... король
һәнрико. Утырыгыз, сеньор Луис Мин киемемне алыштырып шәһәр буйлап йөрдем, замокларны барлап чыктым. Халык арасында йөрдем Ссньорларнын бәйрәмнәрендә катнаштым Хезмәтче кыяфәтендә мин карлинал-ииквизитор Барлини сараена да үтеп кердем Гәрчә, ул туйларга мин чакырылмаган илем Чирләшкә корольне кем туйга чакырсын. авыру корольне кем замокка, сараена кунакка алдырсын* Бай яшисез се-ньорлар. бай яшисез. Минем сеньорларым муллыкта яши. дип куандым Ә шәһәрләр арасында йөргәндә мин сонгы плащымны сатып гамак ялгадым Кем король бу илдә’ Япан сөйлисез, гади Аднәпләр. Кастилиялә король берәү генә түгел. Кастилиялә кичендә утыз король барын Х1ин барлап чыктым Мине санасак. утыз бер король, ләкин мине корольгә санаучы юк Сеньорлар арасын да минем исемем Чирләшкә Һәнрих. монахлар арасында мине күптәннән табут та күрәләр Алар мине Гере Мәет Һәнрих дип агын Замоклары, сарайлары берничә булган сеньорлар кызларын Чир1әшкә корольгә түгел, бай юлбасарларга димли. Кастилия короле Хуан утлы Һәнрих юлбасар дәрәҗәсендә лә түгелмени? Мине кардинал әллә кайчан инде чиркәүгә алып кереп, дога укын, яхшылап җирләде Җирләмәгән булса, тере король алдында сез шундый әдәпсез- 1скләр кылмаган булыр илегез Корольнең хәзинә казнасы буш. минем майор- юмыч. ягъни акча эшләрем өчен җавап бирүче хисапчым эшсез утыр1 Санарга акча юк казнада Пешәргә ит юк каздн- .га! Королегезнең теш казнасына кысты рырга ипие, эчәргә шәрабы юк Чөнки кастилиялә утыз король тыгына, ашын, чөмерә. Алар яһүдләрне талый, маврларны сыта, еретиклардан акча каера Бүгеннән Кастилиялә бер генә король Һәнрих Өченче генә булачак. (Магнат- гар арасында ризасызлык, шау-шу куба ) Салазар!
э&
РАБИТ БАТУЛЛ,
С а л а з а р. Каравыл!
Як-яклардан. уртадан баштанаяк коралланган сакчылар кереп, шпагаларын ялангач тотып, магнатларны урап алалар. Уртада кып-кызыл киемле өч палач калкып чыга.
һ ә н р и х. Менә исемлек, һәр сеньор казнадан алган акчаны кайтарырга, һәр сеньор үз биләмәләреннән король карамагына ун-унбиш мен атлы, кораллы сугышчы бирергә тиеш. (Сеньорлар арасында шау-шу.) Урыныннан кузгалган һәр каракны шпага тишеп узачак. Бу—бер. Мин сабый чакта, мин авырып ятканда казнадан урлаган акчаларны кем кайтар-мый. анын урыны җәһәннәмдә булачак! Аңлашылдымы? Имза куймаганнарнын һәрберсен аерым бүлмәгә, каты сак ас-тына, зинданга урнаштырыгыз. Магнат-ның ышанычлы кешесе сарай казнасына тиешле акча китереп биргәч яки имза сал-гач кына сеньорны азат итегез! Миңа үпкә сакларга уйламагыз. Миннән үч алу юлына да басмагыз! Минем югалтасы нәрсәм юк. Әмма мин әҗәлемә чаклы илдә тәртип урнаштырырга тиешмен! Тиешмен! Бетте! Сал азар!
С а л а з а р (исемлекне укый). Мин— Севилья замогының сеньоры Ордонио Рамиро король казнасыннан бурычка алып торган илле мен алтын мараведи- ны шартнамәгә кул куйган көннән алып, бер атна эчендә кайтарып бирергә ышандырып, имзамны куям.. Имза, елы, ае, көне... (Рамиро кәгазьгә имза сала.) Мин—Леон замогынын сеньоры Гарсия Бермудо...
Гарсия кул куя. Имза салу сөреше арткы планга күчә, һенрих белән Бар- дини алга чыга.
Б а р д и н и. Сез, король җәнаплары. кардиналга да имза салдырмыйсыздыр бит?
Һ е н р и х. Мин сездән икеләтә алган булыр идем, кардинал җәналләре. сез хәйләкәр инквизитор, сез шартнамә язмыйча гына казнаны талагансыз.
Б а р д и н и. Инквизиторлар белән бил алышырга азапланганнарның үз билләре сынды, король.
Һ ә н р и х. Бу янаумы, кардинал- инквизитор?
Б а р д и н и Ничек анларга телисез, шулай аңлагыз.
Һ ә н р и х. Король Хуанны да без агуладык, дип әйтергә теләмисездер бит, кардинал?
Б а р д и н и (шартлый яза). Король җәнаплары, сез артыгын кылана баш-ладыгыз түгелме?
һ ә н р и х. Бусын да янау дип анларга кирәкме, кардинал?
Б а р д и н и. Инквизиция барысын да күрә, барысын да белә, король җәнаплары.
һ ә н р и. Инквизиция барысын да белә, барысын да күрә. Илне юлбасарлар талый, кая карый инквизиция'* Жавап бирегез, кардинал-инквизитор! Чит ил башкисәрләренең ватаныбызда кылган кабәхәтлекләре турында инквизиция белмимени? Әллә күрмәмешкә салышамы?.. (Тынлык.) Сез. кардинал- инквизитор, атам үләсе көнне анын са-раенда булгансыз, шулаймы9
Б а р д и н и (сагаеп кала). Сез монын белән ни әйтмәкче буласыз?
Һ ә н р и. Сез. кардинал-инквизитор. король Хуан үләсе көнне анын сараенда булдыгызмы?
Б а р д и н и. Булдым! Мин аутодафе эшләре белән килгән идем. Шуннан ни?
Һ ә н р и х. Болай гына! Шунда бул-ганыгызны гына беләсем килгән иде.
С а л а з а р. Король җәнаплары! Ба-рысы да имза салды. Ике сеньор гына риза булмадылар.
һ ә н р и х. Кемнәр?
Камердинер. Сеньор Опелио белән сеньор Диего Лопес.
Һ ә н р и х. Зинданга ташлагыз! Ин-квизициянең еретикларны җәзалый тор-ган бүлмә аша алып барыгыз да, аерым камераларга ябыгыз.
Опелио. Минем казнага бурычым юк! Мин ул акчаларны каян алыйм?
Диего. Король җәнаплары, минем йортым, авылым янды, минем хәзер генә кайтарып бирерлек малым юк.
Һ ә н р и х. Гранадага якын җәйләүләрдән маврларның елкы, куй көтүләрен ничә тапкыр куып алып кайт-тың? Син инде янган йортынны тагын да яхшырак итеп төзеп кердең. Алыгыз!
Опелио белән Диегоны алып чыгып китәләр. Магнатлар үз урыннарына уты-ра. Кардинал белән король дә урынна-
рыни кайта Тәхетханәдә кыен тынлык урнаша.
һ ә н р и х. Кон тәртибе''
Салача р Король Һәнрих Өченче сараенлагы тәхетханәдәге утырышнын кон тәртибе. кардинат-инквизитор һәм магнат-сеньорларнын теләге: Франци- иләи бәреп кергән юлбасарлар илебезне, замокларны, калаларны. көтүлскләр- не. кешеләрне талыйлар, хатыннарны көчлиләр, кызларны урлап алып китеп, таулар арасына качалар Бу афәттән котылу чаралары, тәкъдимнәр’
һәнрих. Нишлибез, сеньорлар? Илебезне талап-корытып торучыларга каршы көрәшәбезме, әллә үзара сугышып ятабызмы?
А й я л а. Король жәнаплары. ул баш-кисәрләрне Франпия короле Тиле Карл белән Бонифааии яллап безнен илгә керткән, дигән хәбәр бар
Һәнрих. Йоз мен алтын флорин бәрабәренә аларны чыннан да Тиле Карл белән Бонифаций җибәргәне ачык, сеньорлар.
А й я л а. Хормәтлс сеньорлар, чыннан ла. иллә тәргип урнаштырырга вакыт җиткәндер шәт Чит илләрдән кереп талаганнары җитмәгән, бер-беребезне талыйбыз. Кагы кул кирәк’ Пслро Дүртенче. Энрико икенче. Хуан кебек батыр король кирәк Король жәнапләре Һәнриконы мин хуплыйм’ Анын фәрманнарын тулысы белән кабул итәм Иң беренче мин король карамагына егерме мек коралланып атлы сугышчы бирәм Һәм ин баш 1.1 әтрәк-әләм баш кисәрләргл каршы көрәшкә үзем алынам
Һ ә н р и х Рәхмәт . Педро де Айяло Син. сеньор Айяло бабам король Эн- рикога да. агам король Хуан га да күп еллар зугры хсзмә1 иткән багыр рыцарь Хөрмәтле кардинал-инкни штор, сеньорлар. Педро де АЙЯЛОНЫ ки.шыбы з алдында күрсәткән батырлыклары өчен, башкалабыз Толсдонын баш алькальлы. ягъни баш хөкемдары итеп билгелим.’ Сузыш вакытында яки юлбасарларны эзәрлекләү заманасында Педро де Аия- лоны баш командор итеп куям Ул вазифалы чакта, анын әмере минем әмерем кебек, һичкарусыэ башкарылырга тиеш. (Алкышлар.) Сеньор Айяло. вә кыг кыса, юлбасарлар тагын ла катырак кыса, шушы эш буенча кыскача
фикерегез0
А И я л а. Король жәнаплары. һәр сеньорлыктан һич югында бишәр мен генә сугышчы жыелган очракта тау ара-ларына. тарлавыкларга, качкыннарның оясына, тау куышларына һөжүм оеш-тырып була Як-якларга шымчылар жибәреп. юлбасарларнын кай тирәлә икәнен чамаларга, анынчы гаскәрне туплап өлгерергә, монын өчен бер атна вакыт кирәк
Һәнрих. Магнатлар ни ди?
А й я л а Монда ризалык сорап торыш артыктыр, җәнабым Кем күпме сугышчы бирә ала. мәгълүм бит
Р а м и р о Мин алты мен аглы бирәм’
Г а р с и а. Мин оч мен атлы бирәм
һәнрих Бер атнадан тауларга һөжүм башкарырлык гамәлме?
А й я л а Башкарырлык гамәл, ко-ролем.
һәнрих. Тәмам’ Икенче кон тәртибе!
С а л а з а р Сеньорлар, замоклар арасындагы талаш, кырылышны тукта ту ысуллары
һәнрих Артык сүз—ертык сүз! Икс күрше сеньор арасында кан коеш булса, гаепле кешене жәзагл гарзырга Ү тем җәза сына’ Ун мен кеше үлгәнче бер сеньор үлсен! Фәрманым бөтен вилаятъзәргә дә иртәгә үк чапкыннар аша җиткерелсен Тәмам’ Өченче көн тәртибе’
С а л а з а р Кара халык өстснә се-ньорлар салган салым, сеньорлар остенә епископлар тарафыннан салын ган салым, епископлардан кардиналлар җыйган салым акчаларын чиркәүгә Боек Инквизиторга ничек тапшырылуы турында.
Һәнрих Салымнар үтәп булмас ләржәдә авыр Халык риза түзел, халык комсыз монахлардан зарлана, халык инквизнторларнын рәхимссзлегеннәи иза чигә Ишеген торасыз, күреп тори сыз халык баш калкыта Карахалык түзем, ул түзеп-түзеп тора да. бер кузга ла. Халык кузгатса, аны тыюы шактый озакка сузылачак Ни кылабыз*
А И я л о Шушы салымнар, җир са намы, укыш сатымы. чиркәү салымы барысы ла кара хат ык сыртында Шу лар остенә ~генаһларны ярлыкау" дигән кыйммәтле сатым уйлап таптылар монах зар. епископлар
Б а р д и н и. Сеньорлар. Ре Их $и1ра! дигән нәрсә бар. Гөнаһның бәһасе, кыйммәте, бәясе, дигән сүз ул "феликс сульпа”. Языкнын кирәклеге
Һ е н р и х (әче итеп көлә). Сезгә— инквизиторларга гөнаһлылар бик кирәк, әгәр дә кеше гөнаһ кылмаса, сез кем- нен гөнаһларын ярлыкар идегез, кемнән акча җыяр идегез? Феликс сульпа! Кешеләр һәрдаим гөнаһ кылырга тиеш, алар гөнаһ кылмаса. чиркәү нишләр иде, кешеләр гөнаһлы булганда гына инквизиция, котоликлык яшәячәк. Кешеләр гөнаһ кылмыйлар икән, аларны гөнаһ кылырга мәжбүр итәргә яки гөнаһ кылган итеп күрсәтә белергә кирәк, инквизициянең төп максатларыннан берсе, булмаган гөнаһ өчен җәзалау. Халыкны куркытып тоту өчен кирәк ул суд процесслары. Чиркәүгә, монахларга гөнаһ кылмый торган саф кешеләрнең кирәге юк! Менә бөек парадокс кайдан килә! Бәс, чиркәү салымнарын, гөнаһларны ярлыкау салымнарын кыскартырга яки
бөтенләй бетеререгә кирәк!
Күбесе. Дөрес! Халык җиңел су-ласын!
Б а р д и н и. Сез ни кыласыз, сень-орлар. Монарчы халыкны чиркәү, ин-квизиция тотып килде.
һ ә н р и х. Тотып килде, ләкин гөнаһ кылучылар азаймады.
Б а р д и н и. Бөек Инквизитор са-лымнарны кыскартырга рөхсәт бирмә-ячәк! Бу гамәл ересь белән бер тигез.
Һ ә н р и х. Моннан сон чиркәүгә дигән салымны беркая да җибәрмәскә! Мин чыгарган фәрман түгел, атам-ба- бам фәрманы. Король контадорлары турындагы фәрманны архивтан табып алыгыз! Анда король контадорлары, ягъ-ни салым-ясак җыючылардан хисап алу вазифалары гамәлгә кертелгән. Салым җыю каты контрольдә тотылсын! Үтәгез! Тәхетханә утырышы ябык!
Таралалар. Король, Салазар. Кара- дәрвиш. Сакчы кала.
Ата белән угыл
Салазар. Дүртенче көн тәртибен карамадык, король җәнапләре!
һ ә н р и х. Дүртенче көн тәртибен менә хәзер карыйбыз.
Салазар. Күршеләрдәге, ерак күршеләрдәге, бөтен дөньядагы сәяси, икътисади мохит. Бөек җыелыш алдында король җәнапларының яңа канцлеры сеньор Пилигрим нотык сөйли.
Һ ә н р и х. Җиде йөз илле алтынчы елда Астурия короле Фруэлага илчесе Бермудо кайтып, маврлар турында хәбәр сала. Бермудо маврларны куркыныч, җинелмәс батырлар итеп, аларнын гас-кәрен иксез-чиксез дип, испаннарның йөрәгенә курку сала. Король Фруэла җинелә. Бераз хәл алгач, Фруэла илчесе Бермудоның башын чаптыра. Икенче илчесе Овиедо Кордовадан кайтып, мав-рларны зәгыйфь итеп сурәтли. Фруэла тынычлана, маврлар ул гаскәр җыеп өлгергәнче Фруэланы килеп баса. Король Фруэла тагын җинелә. Бераз хәл алгач, король Овидеонын да башын чаптыра. Татарлар турында арттырып сөйләсәң, без куркырбыз, каушарбыз, бу безгә зыян булыр. Синең башын чабылыр. Татарлар турында аларнын куәтен
киметеп сөйләсәң, без тынычланырбыз, алар куәтләнер, бу да безгә зыян. Бу очракта да башын чабылыр. Син, Пи-лигрим, коры дөреслекне сөйлә. Без шуннан ни кылырга кирәклекне аңлар-быз.
Карадәрвиш. Хөрмәтле король Һәнрих җәнаплары, могътәбәр камер-динер. Биредә дүрт мөһим мәсьәлә ал-дыбызга ятты. Аларнын һәрберсе дә бик әһәмиятле. Үзара талаш та. юлбасарлар-ның азуы да. салымнарның тәртипкә салынмавы да. фәкыйрьлекне мактаучы бай монахларның әхлаксызлыгы ла— барысы да җанны тырный торган, бүген хәл ителәсе мәсьәләләр, ләкин мин әйтәсе көн тәртибе каршысында алар бик кечкенә күренер Королем, Испания сеньорлары динебез өчен бер-бер- сенең канын коймый, алар байлык өчен, шәхси үч өчен сугыша. Бу көчне динне яклау тарафына, ватанны саклау тарафына юнәлтергә кирәк. Кардиналларның. монахларның җинаятьләрен фаш итәргә кирәк. Ләкин иң олы афәт, ин олы кырылыш...
Салазар. Мур кырылышы...
Карадәрвиш. Мур кырылы-
шиннан да куркыныч афәт якынлашканын берсе дә сизенми, аңламый, күрми Янәшәдә генә мөселман дәүләтләре: Кордова. Гранада. Балсар утраулары Ярты Пиренеи мөселман маврлар кулында . Янәшәдәге христиан дәүләтләре: Византия. Константино- иоль, Болгария. Юнанстан төрек солтаны Баязид Елдырым кулында. Баязит Еллырымнын бер миллион кылыч тупларлык куәте бар Ул Бурса каласын яулап ала. Яулап ала. ләкин жимерми. халкын таламый, ул Бурсаны гөлчәчәккә күмә, ерак таудан Бурсага су китертә, мәчетләр, мәдрәсәләр төзетә, хасталарга хастаханәләр салдырта Юк-сылларга. мохтаҗларга бушка ашау ха-нәләре төзетә. Шуңа күрә, башка калалар да ана капкаларын ачып торалар Акшәһәр. Бәйшәһәр. Конья шәһәрләре аңа капка ачты. Халык ана күп итеп сугышчы бирә. Шуннан Баязид Византия. Косоволарны яулады Озакламый ул бөтен Ауропаны басып алачак. Баязид Елдырым гайрәтле солтан, акыллы солтан. Әгәр ана комачау итүче булмаса. биш-алты елдан ул Пиреней ярымутравын да, Англияне дә килеп басачак Чонки ана каршы торырлык коч юк. Анын иле чәчәк ата. шул ватанда үскән сугышчы Баязид Елдырым өчен утка ла керә, суга да чума. Сугышта җиңелгән дошманнан алган ганимәт маллары төрекләр арасында т игез бүленә Сугыш- га һәлак булган яугирнен малы гаиләсенә кайтарыла. Сугышчы ни өчен үлемгә барышын анлап бара. Баязид Елдырым безнен ин куркыныч дошманыбыз.
Һ ө н р и х. Баязид Елдырымны җинәр коч бармы?
К а р а д ә р в и ш. Королем, сабыр итсәгез ул мәсьәлә!ә дә килеп җитәрбез, иншалла...
һ ә н р и х. Мин сабыр, мин түзем
К а р а д ә р в и ш Ислам-төрек дәүләте Баязид Елдырым исән булганда ин бай мәмләкәткә әвереләчәк. Баязид Елдырым белән тигез, шулай ук дәһшәтле тагар ханы Туктамыш бар. Ул Алтын Урдага баш Бай ил. алты йөз меңлек кылыч туплый ала торпш боек Тукглмыш ханның иле Идел. Чу шан. Ак Урда. Нугай Урда. Кырым Урда. Озсрбмйждн иле. Кавказ илләре. Боек Болгар дәүләтен, урыс-слаиян. чирмеш
чуаш-башкорт илләрен үз эченә ала. Коточкыч куәт, бетмәс гайрәт бар Алтын Урдада Алтын Урда ислам-татар дәүләте... Өченче куәт бар Бөек Тарта- риялә Анысы сезгә мәгълүм әмир Аксак Тимер—Тамерлан Бөек Тамерланның империясе Мәвәрәеннәһер. Хәрәзсм. Иран. Күк Урла, далалар, тауларны үз эченә ала. Тамерлан сигез йөз мен кылыч туплый ала. Тамерлан җинелү белмәс баһадир Тамерлан иле— ислам-түрк дәүләте.
Һ ә н р и х. Әгәр бу сүзләрен хак булса, ахырзаман киләдер
Караләрвиш Дөрес, ахырза- манта ерак түгел
һ ә н р и х. Татарлары кем дә. гүрек ләре кем'.’ Алар маврмы сон-*
Караләрвиш. Түрк тә. гатар да—барысы да бер нәсел, барысы да мөселман Маврлар мөселман-гарәпләр Әгәр лә диннәре уртак, телләре бер ха лыклар шушы өч мөселман баһадир байрагы янында берләшә калса, атарга Гранада. Корловл. Мавритания. Мысыр мөслеманнары килеп кушылса—без мәнгегә юкка чытачакбыз, королем Ауропанын ионы күккә очачак Като-ликлар да. православнынлар да татар-лармын ат тояклары астында туфрак булачак Һуннар патшасы Атилланы гына искә төшерегез. тәкъсир Алар бер нәсел.
һ ә н р и х. Димәк, бу өч баһадирмын берләшүенә киргә куярга кирәк Караләрвиш. Мин ялгышмаган-мын! Сез зиһенле рыцарь Бу оч баһа-дирны үзара талаштырырга, дошманлаш-тырырга кирәк Алар үзара сугышса, зәгыйфьләнәчәк, алар сугышкан арала христианнарга берләшергә кирәк Бөтен Ауропанын. Кастнлим. Франинн Англия. Германия. Италия. Балкай илләре нсн. маҗарллрнын урысларның бер генә максаты булырга тиеш, шушы җинелмәс өч баһадирны узара дошманлаштыру. оларны зәгыйфыәтү. ул арада көч туплап. Ауропаны. динне саклан кату. Һәм. ниһаять, каплыктан котылу* һ ә н р и х. Кем атына атарным ара сын бозарга?
Караләрвиш Кемнәр атына, дип сорагыз. Өч кеше җитә, дип уйлыйм мин Шушы өч җинелмәс баһадирны җинәргә нибары өч кеше җитә Без фәкыйрегез Туктамыш белән Аксак Ги-
БИТ БАТУ ЛЛ,
мерны сугыштырдык. Туктамыш татар-ларының йоз илле мене Кондырча бо-лынында ятып калды. Без—фәкыйрегез Аксак тимер белән Бөек Болгар пади- шасы Габдулла ханны чәкәштердек. Идел ярында болгарларның йөз мен сугышчысы һәлак булды. Алтын Урда зәгыйфьләнде. Ләкин аждаһаның койры-гы гына киселде, белгәнегезчә, әкияттә аждаһаларның өзелгән коерыгы урынына янасы үсеп чыга. Туктамыш хан һәлак булмады, ул яраланды гына, анын куәте җитәрлек. Хәзер ул котчыккыч куәт туплап ята. Аксак Тимер ул гайрәтле баһадир, акыллы әмир. Ләкин Аксак Тимердә зиһният юк.
һэнрих. Акыл белән зиһен икесе бер түгелмени, Пилигрим?
Карадәрвиш. Юк, королем, акыл башка, зиһен башка. Акыл өстенә зиһенле дә булса, кешене жинеп булмый. Аксак Тимер акыл иясе, ул акыллы яугир. акыллы гаскәр башлыгы, шахматта аны жингәннәр сирәк. Ләкин Аллаһ Тәгаләсе аны зиһенле итмәгән. Аксак Тимер никадәр генә кырыс булса да. беркатлы бәндә. Ул шикчән булса да, бик тиз ышанучан кеше. Мин алар- нын дин тотудагы булган кечкенә генә аермаларын зур гаугага әверелдердем. Аксак Тимер бик диндар кеше. Коръән ачтырмыйча, ул сәфәр чыкмас. Ләкин Коръәнне ул өстән-өстән генә белә. Күп вакыт үзе Коръәнгә каршы килә торган гамәлләр кыла. Туктамыш белән Тамир- лан һичшиксез тагын сугышачак. Чөнки аларнын арасыннан кара мәче узып китте инде. Туктамыш жинелүенен үчен кайтарыр өчен. Аксакка каршы гаскәр туплап ята. Алар сугышканнан сон. кайсы гына жинсә дә, Туктамыш Аксакнымы. Аксак Туктамышнымы, җиңгән якны Баязид Елдырым белән сугыштырырга кирәк.
һэнрих. Монысында нинди хәйлә?
Карадәрвиш. Хәйлә бар, коро-лем. Аксак Тимер Туктамышны тагын җинәр, дип уйлыйм. Баязид Елдырымга яу белән йөрер өчен Тамирланга сылтау кирәк. Ул шул сылтауны эзли булса кирәк. Икесе дә мөселман, икесе түрк- татар. Коръән буенча мөселман мөселманга кылыч күтерергә тиеш түгел. Сәбәп яки сылтау булса, мөселман мөселманның бугазын чәйнәячәк. Төркиядә Кара Йосыф исемле бер харами. юлбасар бар.
Ул таулар арасыннан уза торган бай кәрваннарны талый, Тәбризне. Кавказ. Кырымны тетрәтеп тора. Аксак Тимергә әнә шул турыда сөйләргә кирәк. Таланган кәрваннарның хуҗалары ярдәм сорап, Аксак Тимергә килергә тиеш. Аксак Тимер ярдәм сораган һәр илгә ярдәм итәргә атлыгып тора. Дошманы ярдәм сорап килсә дә. Тимер ана рәхәтләнеп ярдәм итәчәк. Гаскәрен шул илгә кертәчәк. Анын халыклар арасында ярдәмчел мөселман дәрәжәсен яулыйсы килә. Чыннан да ул бик күпләргә ярдәм иткән зат. Тимер эзәрлекләгенне сизенгәч, юлбасар Кара Йосыф Баязид Елдырымга барып сыеначак. Аксак Тимер: халыкларны талаучыны яклыйсын, дип Баязилка яу чабачак Византия, Болгария. Юнанстан Аксак Тимергә илчеләр җибәрсен. Ул илчеләр Аксак Тимердән ярдәм сорасын, имеш, Баязит Елдырым аларны талый, кыерсыта, имеш, алар Аксак Тимер химаясына кереп, ана баш орырга тели. Аксак Тимернең көймазәре юк. ул дала кешесе. Тегеләр ана Баязид- ка каршы сугышканда диңгез ягыннан көймәләр белән килеп, ярдәм итәрбез, дип вәгъдә бирсеннәр. Баязид белән Аксак Тимер сугыша башлагач, көймәләрен кирегә борсыннар. Шулай итеп, арыслан белән юлбарыс икесе генә сугышып калыр. Кем җиңсә дә безгә файда.
Һэнрих. Мин синен чын Бонифа-ций икәненә ышана башладым бит. Пи-лигрим.
Карадәрвиш. Моны хәзергә калдырып торыйк, юлбасар Педро Бур- госны фаш итәргә озак калмады. Татар-ларны хәлсехләндергәч. иркенләп ка-ракны фаш итәргә алынырбыз.
Һэнрих. Мин сине нинди дәрәҗәгә күтәрим дә, сиңа нинди бүләк бирим икән?
Карадәрвиш Татарларны жинү. Педро Бургосны фаш итү минем өчен ин зур бүләк булыр, королем.
Һэнрих. Каян табыйм мин әлеге үзләрен корбан итәрлек фидаиләрне?
Карадәрвиш Анын беренчесе синен янында тора.
Һэнрих. Салазармы?
Карадәрвиш. Әлбәттә.
Һэнрих. Ничек?
Карадәрвиш. Салазар минем углым.
һэнрих. Салазар. Ничек?
Карадәрвиш. Синен анан Лео- нора белән без яшьли таныш идек. Синен ананны сөйгән кебек мин бер генә хатынны да сөя алмадым. Ул сине пажлар мәктәбенә тапшырып, үзе вафат булды
С а л а з а р. Атам!
Карадәрвиш. Улым. Салаза- рым! (Кочаклашалар.) Жылашырга вакыт тар. Ваган бездән ярдәм көтә. Озакламый Бая зид Елдырым Мажарстанга яу чыгачак Бу яуга каршы Изге Рим им- псриясенен короле Сигизмунл җитәкчелегендә Франция, Англия, Ләһсстан. Шведция. Германия. Болгария гаскәрләре хач сәфәре әзерли Бу яуга Бонифаций фатиха биргән. Сез лә. королем, бу яудан читтә калмассыз.
Һ ә н р и х. Мин анда батыр рыцарь Педро АЙЯЛО командалы! ымда гаскәр юллармын
Карадәрви ш Ярамый'
Һ ә н р и х. Ни очен?
Карадәрвиш. Айнло ип кирәкле кешен Шундый тугры терәгеңне сугышка. үлемгә юллыйлармыни’ Ул сина монда кирәк. Кардиналлар, комсыз монахлар. гаделсез сеньорлар белән көрәштә Айяло синен ун кулын Син күз буяр очен генә берат гаскәр бир Шул гаскәр эчендә синен якын дустын, минем бердәнбер улым Салазар булыр Баязид Елдырым бу хач гаскәрен жинәчәк. Ә Салазар ана әсир төшәчәк, ул яшь. солтан аны үз янына алдырыр Салазар Исламны кабул итәр
Салазар Теләсә нинди ЭШКӘ риза, ләкин мине динемнән яздырмагыз.
Карадәрви ш Христос синен юри генә мөселман булганынны күреп тора.
һ ә н р и х. Син Ватан өчен, динебезне саклар очен мөселман булып. Коръән укып, намаз кылып йөрергә тиешсен.
Карадәрвиш Бу саваплы зш. сөекле улым. Бәс. минем дусчым Олон- сосине гарәпчә Коръән укырга, төрекчә сөйләшергә өйрәтә башлар. Сине солтан тәрҗемәче буларак бәяләр Телләр белгән кеше югалмый ул Татарга тылмач кирәкми Ә христианнарга тылмач кирәк Чөнки христианнар үз телләреннән башка телләрне бетми Белергә дә теләми.
Һ ә н р и Ризамы?
Салазар. Риза, королем! Риза, атам Ярый, мин сугышта катнашырмын. исән калып әсир төшәрмен, калган вазифам нинди булыр11
Карадәрвиш Баязилны Аксак Тимер белән сугышырга котырту Сиз-дермичә генә аларнын йомшак якларын ойрән. Әйтик. Баязид Юнан җирләренә басып керсә. Юнан короле Аксак Тимердән ярдәм сорый Аксак Тимер Баязид белән сугышырга мәҗбүр булачак Ул барып чыкмаса. юлбасар Кара Йосыфны мактап, солтан белән дуслаштырып. Тамиртанкын ачуын кабарт Һ ә н р и х. Икенче зат кем ул? Карадәрвиш Анысы мин фәкыйрегез' Руй'
Һ ә н р и х. Руй?
Дәрвиш. Руи-Бонифацнн' һ ә н р и х. Өченчесе ’ Карадәрвиш Минем тугры сакчым Олонсо. Ул Кастилия коро леннән солых, килешү чаты белән 01Ы бүләкләр алып, мин дәрвиш Исрафил. Олонсо Мостафа кыяфәтендә Аксак Тимергә барып җитәргә тиешбез. Аксак Тимер чит илчеләрне бик яхшы кунак итә. Туктамышны җингәч. Тамирлан Баязил оекчы барачак Бан>нлны җингәч. ул, һичшиксез. Кытайга яу чабачак. Кытаймын да. Тамирлдннын да коче зәгыйфьләнәчәк Ауропа олы афәттән котылачак
һ ә н р и х. Католикларны коткаручы дүртенче баһадир кем ул?
Карадәрвиш Дүртенче баһадир ул барысына караганда да баһадир .Аксак Тимсрнен ик соклс хатыны Гайшә бикә.
Ь ә н р и х Ничек' Карадәрвиш. Ганшәнсн Тапирлата үче бар Ул Ганшәнсн агасын, туганнарын яндырып үтерде Без Гайшәне атып, кире Самаркандка кайтып китәрбез.
Ь ә н р и х. Өтәр Тапирын ыиыимаса' карадәрвиш Инанамын кн. Тамиртан ышаначак һәм ул аны 1атын да ныграк сөячәк Никах инарткан бер төнлә Гайшә бикә анын шәрабына агу салачак Шулай итеп, без Кытайны тар- мар килүдән коткарачакбыз, үжбеэ дә татарлар, мөселманнар, төрекләр золы-мыннан котыличакбыт
Һ ә н р н х (келә) Каян килеп чык тын син. Пилигрим Бонифаций * С ин
мине үлемнән алып калдың бит, рәхмәт Менә хәзер шатланырга да була. Биергә дә була, һәй, шәраб китерегез!
Лакей ливреелары кигән хезмәт
челәр, тантаналы музыка янгырап юр-ганда алтын төпсәләргә куелган шәраб кадехләрен алып чыгалар. Кадехләр бер- берсенә бәрелешеп серле музыка кебек зыңгылдыйлар.
Корольнең кәләш сайлавы
Корольнең сарайда ышанычлы өч дусты бар иде. Анын берсе сеньор Айяло, икенчесе—канцлер Салазар, өченчесе—донья Леонора. Атаклы, әмма атасы маврлар белән сугышта һәлак булган каһарман Карлос Вианнын ятимә калган кызы Леонораны сарай тәрбиясенә алганнар иде.
Толедо сарае Король Һәнрих белән донья Леонора.
Леонора. Һәнри, мин синең өчен бик куркам, җаным. Син коточкыч дәһшәткә каршы куйдың үзенне. Сак бул!
һәнрих. Леонора, син минем өчен кайгырма. Мин барысын да алдан уйла-дым Рәхмәт сиңа! Син һәрвакыт мине сакладың, мине дәваладың. Минем синнән якын кешем юк. Син мине аякка бастырган кеше.
Леонора. Һәнри! Минем дә синнән башка якын кешем юк. Мин атам-анам вафатыннан соң сарайда до- ньялар мәктәбенә тапшырылган ятимә. Син пажлар мәктәбендә укыганда бик еш авырый идең.
Һәнрих. Мин бакчада башка ин-фантлардан артка калып, озак кына ют-әлләдем. Минем буылып ютәлләвемә игътибар итмичә пажлар уза торалар. Мин аларга үпкәләмим, чирләшкә ин- фантнын кемгә кирәге бар. Мин пажлар сафынын иң артына бастыралар, миңа аерым савыт, аерым кашык тоталар. Мин аерым бүлмәдә йоклыйм. Мин гел ялгыз. Син шунда доньялардан аерылып, яныма килден.
Леонора. Принц, сине ташлап киттеләрмени, Ходаем? Принц, мин сиңа ничек ярдәм итим. Әйдә, мин сине пажлар ятакханәсенә алып кайтып куям һәнрих. Син ютәл йоктыру турында да уйламыйча, миңа якын килден. Мине кочаклап аягыма бастырдың. Минем йөрәгем чеметеп куйды. Миннән җирәнмәгән кеше дә булыр икән. Мине кызганучы да дөньяда бар икән, дип уй-ладым.
Леонора. Авыру йоктыру турын-да уйлыйлармыни ул вакытта.
һәнри. Шуннан соң мин ютәлем
килмәсә дә сафтан аерылып артта калам. Син шундук пәйда буласын. Син килмәгән көнне миңа күңелсез була. Син килмәгән көнне мин сагышка батам Син килеп чыккач, авыруым артка чигә.
Леонора. Мин инде синнән башка яши алмый идем.
Һәнри. Шулай итеп, син мине караучы, мине саклаучы фәрештәгә әврелден.
Леонора. Мин синнән башка яшәвемне күз алдыма да китерә алмыйм. Мин сине өзелеп сөям. Һәнри.
Һәнрих. Мин дә сине үлеп яратам, Леонора.
Леонора. Ләкин минем күңелем сизенә, эчтән нидер тоям мин, һәнри. без аерылышырбыз кебек, без гомергә бергә була алмабыз кебек.
һәнрих. Мин дә синән башка тора алмам сыман
Леонора. Мин синен яннан бер-кая да китмим
Һәнрих. Бала чактан ук син мина анам да. апам да. сөйгән ярым да булдың. Ләкин, чыннан да. без алга таба бергә була алмыйбыз.
Леонора. Ни өчен, һәнри?
һәнрих. Чөнки минем китмәс, төзәлмәс авыруым бар.
Леонора. Мин авыру йогуыннан һич курыкмыйм. Моңарчы йокмады бит. Моннан сон да йокмас.
Һәнрих. Юк, жаным, авыру йок- маса да безгә аерылырга кирәк.
Леонора. Күз алмам. Һәнри, син ни сөйлисең? Сина ни булды? Берәрсе гайбәт җиткердеме?
һәнрих. Юк, синең турыда гайбәт була алмый, булса да. мин ул гайбәтлә
рне чынга алмас илем Син изге зат. син миһербанлы җан. син наз иясе Син минем бәгырем түрендә чыкмаслык булып урын алган илаһи зат.
Леонора. Жаным, рухымның иясе . Безгә ни комачаулый сон ’ һ ә н р и х. Минем гомерем санаулы гына.
Л е о н о р а. Ташла бу сүаләренне. һәнри' Үпкә авыруы белән җитмешкә җиткәннәр бар
Һ ә н р и х. Мин башка, җаным. Мин үлемгә дучар.
Л е о н о р а Авызыннан җил алсын, король !
һ ә и р и х. Мин сина ойләнә алмыйм. Леонора!
Л с о н о р а. Һәнри, җаным туктат бу сафсатаңны'
Һ ә н р и х. Мин сина өйләнә алмыйм
Леонора. Чөнки син король, мин сарайла тәрбия алган бер ятимә кыз. Кардинал, канцлерлар, сеньорлар җыены никахка фатиха бирмәячәк, шулаймы?
һ ә н р и х. Анысы да бар Ләкин анарны мин җинә алыр илем
Леонора. Шулай булгач, ни ко- мачулый? Әгәр атар никахны хуплама са. без никахсыз гына очрашырбыз һ ә н р и х Саранның диварлары колаклы. түшәмнәре күзле Леонора. мин дөньяга авыру туган баламын атасы буласым килми. Мин өйләнмәячәкмен Л с н о р а. Йа. Иисусс Христосе' Өйләнмә! Тик мине генә яныннан кума' һ ә н р и х. Леонора! Мин авыру, ләкин Алла тарафыннан мина бирелгән кыска гомеремне мин корольлекләрне берләштереп. Боек Испания дәүләте кормак булам. Бу минем изге максатым Ин беренче безне урап алган Кордова. Гранаты илләрен маврлардан арындырыш кирәк Мин Бөек Инквизиторның комсызлыгына юл куяры тиешмен Мин булачак Кастилияне татар- төрек варварларыннан коткарып калырга тиеш Минем шәхси тормышым юк була ла алмый. Өйләнеп, бала-чага үрче тсп. көнкүреш мәшәкатьләренә батсам, мин шушы дүрт боек максатымнан чиг тәтермен, лип куркам Мин мотлак азат булырга тиеш Минем дошманнарым аз гүгсл Минем бабам )нрнко. атам Чуан шул кыла һәлак булган. Гаиләмне, ха
тынымны, балаларымны шушы фетнатәргә кушып, җанымны, канымны тинтерәтмәсеннәр өчен мин өйләнмәячәкмен. Бу кылан мине хәтта олы мәхәббәтем дә тайчанлыра алмас Леонора- Анлалыч. һәнрико Син мәхәббәтеңне корбан итәсен һ ә н р и х. Мин аты мәхәббәтемне ике тапкыр корбан итәм.
Леонора. Ничек, ни өчен икс тапкыр9
һ ә н р и х. Граналанын халифе Мохәммәл куәтле ир Анык илендә бай-лык. корал, гаскәр Ул Кастилиянен борын төбендәге ин хәтәр куркыныч Маврлар, мөселманнар халкыбызны жиле йөз ел буе катлыкта тота, бу катлык богауларын ватып ташларга вакыт җитеп килә. Леонора Әгәр лә без Гра наданы хәлсезләндерсәк, Корлованы тиз алырбыз.
Леонора Син сәясәткә атып кереп киттсн мине.
һ ә н р и ч. Гранала халифе Мохәммәлне син солых төзегәндә сара-ебызда күрлен Ул да сине күреп аттан Леонора Шуннан ни9 һ ә н р и х. Ул миннән сине сорый Л е о н р а. Ничек сорый9 һ ә н р и х Ул сине хатынлыкка хт мак була
Леонора. Син ни сойлиссн. һәнри. син мине маврга сатып жибәр- мәкче буласынмы9
һ ә н р н х. Тынычлан. Леонора Тыштан бак мине Мохәммәл хәлиф сина үлеп ташыйк булган Әгәр дә син ана кияүгә чыксаң.
Леонора. Аңладым мин сине, король, син чине сагасын, син мәчәббәгенне сатасын, кыргый мөсел-манга. маврга син мине сатасын
һ ә н р и ч Мин Испаниянең киләчәге өчен, клюликлык куәтләнсен өчен синнән—сөеклемнән ваз кичәм Мин олы мәхәббәтемне корбан итәм Әгәр мине сойсән. син лә үзенне корбан ит Син мине, наганыбызны, линебезне их дастан сөйгәнемне исбат ит Син хәлиф Мөхәммәлкә кияүгә чык'
Леонора Котчыккыч сафсата' һ ә н р и х. Фи.милек, боек максат өчен боек корбан'
Леонора Ашадым, король' Менә хәзер ни теләсәм, ШУНЫ боер мина, һ ә н р и х Кичер мине, җаным Га
«а
; И Т БАТУЛЛА
епләмә! Каргама да! Син Мөхәммәд хәлифкә чыгып...
Л е о н о р а. Хәлиф христианкага өйләнә алмый, король!
Һ ә н р и х. Син Ислам динен кабул итәрсен!
Л е о н о р а. Изге Мария! Иисусе Христосе! Денемнән язарга кушасың? Католик динен сафландырырга алынган король мине Христостан ваз кичеп, Ис-ламны кабул итәргә боерамы? Мин үземә-үзем кул салачакмын!
һ ә н р и х. Алайса, син Мөхәммәд хәлифнен харамына төшәсең! Ләкин синең максатын: мәхәббәттән тилергән маврның башын әйләндерү, аны дәүләт эшләреннән биздерү, кирәге чыкса, анын ашына агу салу.
Л е о н о р а. Мин барысына да риза, король!
Һ ә н р и х. Ләкин син хәлифкә назлы булырга тиеш. Аны гүзәллегең, акылың белән хәйран-вәйран калдырырга тиешсең.
Л е о н о р а. Мин риза, король!
һ ә н р и х. Сине Мөхәммәд хәлиф илчелеге көтә, Леонора.
Л е о н о р а. һәнри, җаным, онытма мине. (Кочаклап үбә.)
Һ ә н р и х. Бәхиллә мине, җаным, Элеонора! Шулай кирәк!
Л е н о р а. Хуш! (Тәвәккәл атлап 1и>1гып китә.)
Һ ә н р и х. Йөрәгемнән каерып алып, ятларга бирдем сөеклемне! Христоска, Испаниягә булган мәхәббәтем җенси мәхәббәттән куәтлерәк!
Сакчы белән Гайшә керә.
Сакчы. Король җәнаплары, Гайшә бикә хозурыгызга килде.
Һ ә н р и х. Хуш килдең, Габдулла хан кызы Гайшә бикә.
Гайшә. Сәләмәтлек телим сезгә, король.
һ ә н р и х. Рәхмәт, сәламәтлек мина бик кирәк. Гайшә бикә, ватаныңны Та- мирланны искә аласынмы?
Гайшә. Ватанымны бик сагынам. Болгарым төшләремә керә. Чыдап булмас җирсү били җанымны, хөрмәтле король, әмма Аксак Тимерне мин юксынмыйм. мин аны сагынмыйм, мин аны искә алам, бары тик үч алу хыялы белән генә.
Һ ә н р и х. Алайса, минем сиңа бер гозерем бар.
Гайшә. Жәнаби король, мин сезнең хозурыгызда.
һ ә н р и х. Сине мина ерак илләр аша атаклы түрә шаһ Тимер Һәдия итеп юллаган икән. Мин сине Һәдия буларак кабул иттем.
Г а й ш ә. Мин сезнең идарәдә, король.
Һ ә н р и х. Сине кая куярга, сине нишләтергә, дип баш ватам.
Гайшә. Синен ихтыярың, король, мин синен колын, мин синен хезмәтчең, мин синең хатының була алам. Мин бит җиңелгән ханның бичара кызы гына. Сез—җәнабе король хәл итегез.
Һ ә н р и х. Син мөселманлыкны таш-лап, христианлыкка күчәргә ризамы?
Гайшә. Минем ихтыярга куелса, мин денемнән ваз кичмәс идем, мин, әлхәм дүлилләһ, мөэмин мөселманмын
һ ә н р и х. Әгәр дә син мина кияүгә никахлашып чыгарга ризалык бирсән. сине, һичшиксез, чукындырырга кирәк.
Гайшә. Әстәгьфирулла.
Һ ә н р и х. Юкса, чиркәү еретик белән мине кушмаячак.
Гайшә. Мин сезнен харам җария- ңез генә булып калырмын, ахрысы.
Һ ә н р и х. Ихтыярын! Ләкин харам җариясе булудан да син азат будырсын.
Гайшә. Ничек? Мин иреклеме?
Һ ә н р и х. Әлбәттә.
Гайшә (король алдына тезләнә). Чиксез рәхмәтләрем сезгә король җәнап-лары. Димәк, мин илемә кайтып китә алам?
һ ә н р и х. Әлбәттә, ләкин бер шартым бар.
Гайшә. Нинди шарт ул, король?
Һ ә н р и х. Син минем илчем белән Сәмәркандка, шаһ Тимер янына кайтып, анын яхшы мөнәсәбәтен яулыйсын. Анын белән яуга бергә йөрисен: мин синнән аерым тора алмыйм, мин синнән калмыйм, дип ант итәсен һәм җае чыкканнан соң анын ашына, шәрабына менә шушы агуны саласың. Шулай игеп, син янып һәлак булган атаң, анаң, башка туганнарың. Бөек Болгарның үчен алачаксың.
Гайшә. Мин ике куллап риза.
Һ ә н р и х. Олонсо! Калганын син аңлатып бирерсең! (Сакчы белән Гайшә китә.)
Карадәрвиш (керә) Эшләрен ничек, королем'
Һ ә н р и х. Мин аны корбан иттем Карадәрвиш Бу—мактауга лаек корбан, сир Бу—батырлык Бу рыцарь-ларның олы сугышта кылган батыр- лыкларыннан мен тапкыр кыйммәтрәк, король ! Синсн миссиян шундый корбаннар таләп итә. Тагын бер корбан сорый олы максат, сир
һ ә н р и х. Арагонла эшен унлымы. Пилигрим?
Карадәрви ш. Арагон короле Мартин мине бик яхшы кабул итте Синен тәкъдимеңне ул биш куллап каршы алды Король Мартин ике илне берләштерергә риза.
Һ ә н р и х. Кит аннан1 Чынлапмы'' Карадәрвиш. Иисус Христос шаһит1 Король Мартин Арагонны тулысы белән Кастилиягә кушарга риза һ ә н р и х (Карадәриишне кочаклап әйләндерә). Йоз яшә. Пилигрим1
Карадәрви ш. Ләкин анын шар-ты бар. сир.
һ ә н р и х. Нинли шарт? Үтәлерлекме. үтәлмәслекме?
Карадәрвиш. Король Мартин Арагон патшалыгы белән Кастилия пат-шалыгын бергә кушарга ризалык бирәчәк, әгәр дә Кастилия короле һәнрих Өченче анын кызы Изидага никахлап ойләнсә!
һәнрих (артына утыра). Иисусе Христосе! Авва Мария1 Нинди коточкыч шарт!
Карадәрви ш Шулай, королем, шарты бик ж.инсл түгел.
Һәнрих. Син анын кызын күрлсн-
ме сон?
Карадәрвиш. Күрдем. Сөйләшеп тә утырдык.
һ ә н р и х. Ул бит дөнья ямьсеэе' Ул пәри чабаклаган убырлы карчык бит. канцлерым
Карадәрвиш Арттырмагыз, король, ул кадәр ямьсез түгел ул Изила. Матур түгел ул. әмма убырлы карчык түгел бит инде. Ана егерме биш кенә яшь. Ул утырып калган карт кыз Син әле яна гына ин сөекле зат. ин саф жан. сине дәвалаган, сине өзелеп сөйгән ке-шеңне—Леонораны корбан иттен Олы максат өчен моннан да аты корбаннын чонарчы булганы юк. Инде Изидага өйләнүен ул синен батырлыгын. Испа-ниянең килчәге өчен бәһаләп бетергесез батырлык Эшлә син ул батырлык- иы! Арагон белән Касгилия кушылып. Испания хасил итү хөрмәтенә Изидага гына түгел аждаһанын үзенә өйләнергә дә була! Ә принцесса. Изнда гүзәл бул- маса да. бик акыллы, королем'
һ ә н р и Ярый' Күндсрдсн! ХАЗ иттек! Араюн короле Мартенга кызы Изн даны Кастилия короле Һәнрих Өченчегә кияүгә сорап нлче-яучылар жззбә- регез!
Бирнәгә алтын таулары вәгъдә ителгән булса да. бер генә корать лә. бер генә сеньор да. бер генә каблльеро да. хәтта тач калган ирләр лә корать Мартнннын кыш Илиданы ярәшмәде Кастмлнянен яшь короле утырып калган карт кыл И лиана оНчәнус христиан ЮНҺНСЫН шаккатырды
Баязид Елдырымның Аксак Тимергә әсир төшүе
Анкара Янында Тимер ыстаны Яна тына сугыш Аксак Тимер <1к1йласы
Аксак Тимер куч мә тәхетендә утыра Анын яныша берничә хат
канат кичәм белән язалар Муеннарында кара
алар ялганны карап, хаталарын толәтеп Иб-
Төркия.
на тәмамланган
тат тезләренә рәмсл тактасы куеп,
савыты. Хагтат.чарнын арка ягыннан, раһнм-бахшы йөри
И 6 р а һ и м. Һиндстан сәфәреннән алып кайткан ганимәткә корылган Жәмигь маежеденен гүзәллеген сүз белән сөйләп, каләм белән язым бетер- гесез. тәкъсирем Мәсжеднсн арка кан касы белән гөмбәзен Күк гөмбәзе һәм Киек Каз юлы белән генә чагыштырып
будыр иде Мәсжеднсн гөмбәзе, әгәр дә Күк юмбәзе булмаса. Жир йөзендә бер ялгызы гына булыр нле
Тимер Мим үзем өчен йормим яу артыннан яуга. Мин бөтен кешелекззен сәгадәте өчен кешеләрне н кднызз коям Ьу гүзәл мәежеднен нурында бер мин
генә коенмыймын, барысы да коена, бу мәһабәт Аллаһ йортында мин ялгызым гына намаз укымыйм, һәр теләгән кеше Аллаһ йортына керә ала. догасын укый ала... Киндстанга. монафикълар, фетнә-челәр иленә, таш сыннарга табынучылар ыстанына барып, алар кулыннан алган байлыкны мин үземә тотмадым. Әйтте миңа сәед углы сәед Исрафил хәзрәтләре, Һиндстанны алсан, андагы алтын таулары сине жиде икълимнен дүртесенә падишаһ итәчәк, дип яуга фатиха бирде. Яу алдыннан Коръән ачтырдым. Әнфәл сүрәсенең утыз тугызынчы аяте чыкты: анда акка кара белән язылган: пәйгамбәр, фетнәләр беткәнгә чаклы. Аллаһнын дине тулысы белән урнашканга чаклы кяферләр белән орыш Аннан соң Тәүбә сүрәсенең житмеш өченче аяте ачылды: и. пәйгамбәр, кя- ферләргә һәм монафыйкьларга каршы Җиһад ит. Аларга кырыс бул. Аларнын барыр жире—жәһәннәм. диде миңа Ал- лаһу Тәгалә.
Мин Аллаһ юлында Җиһад иттем. Эрзерум янында мин гаскәремне тук-таттым. гаскәрем бөтен тау итәген, да-ланы кара күч кебек сарган иде. Шәһәр шул кара күч уртасындагы утрау кебек кенә булып калган иде. Мин тау түбәсеннән гаскәремә бактым. Һәм уй-ладым: менә мин бер үзем, япа-ялгызым. әллә нинди куәтле көчем дә юк кебек, ләкин шушы чиксез гаскәрнең һәр яугире аерым алганда, бөтен гаскәр, һичшиксез мина буйсына. Мин бер-бер әмер бирә калсам, ул әмерем төп-төгәл жиренә җиткереп башкарылачак. Мин шул турыда уйлап, безне барлыкка китерүче Аллаһка чиксез рәхмәтләр укыдым. Ул мине шушы колларга башлык итеп куйды. Мин бу турыла голәмәдән сорадым. Ни өчен шушы хисапсыз халык мина буйсына, дидем. Атар әйтте: сиңа Аллаһнын нуры төшкән. Аллаһ сине олы иткән, шуна күрә, син Аллаһ- тан алган көч белән куәтле. Әгәр дә кылмышларында хаким гадел булса, анын буйсынарлары аңа һич икеләнмичә хезмәт итәчәкләр, дошманнары аннан кан калтырап торачаклар, диделәр. Идел-Урал, Тәбриз-Кавказ. Ми- сыр-Фарсы. Төрек-Көрт жирләрен— жиде икълимнен дүртесен—Һиндстанны яулап алдым. (Дәһшәтле итеп көлә.) Алышмагыз минем белән, дидем. Ка
рышмагыз мина, дидем. Юк бит! Алы-шалар. карышалар' Жинәрләренә ыша-налар! Аксак Тимерне. Чулак Тимерне жиңәр көч бармы бу дөньяда? Булса, әйтегез! һич сүзем юк! Жинсеннәр мине! Җиңелгән кешегә шул кирәк! Жинелсән. ыңгырашма! Жингәнсен икән, җиңүен белән ләззәтлән! Аллаһ сина жинү ки-терде!
Дәһли каласын алганда минем кулда йөз мен монафикъ әсир иде. Мин аларны Сәмәркандка алып кайтырмын, дип уйлаган идем. Ләкин Дәһли каласына һөжүм иткәндә бу йөз мен әсир арттан төшеп, мина комачау ясар иде. Шуна күрә, мин Аллаһ кушуы буенча бер мизгел эчендә аларнын башларын чаптырдым. Шулай итеп, минем арка ягым тыныч калды. Шуннан мин Дәһлине байлыгы-ние белән кулга төшердем Һиндстаннын алтыны, көмеше, алмазлары. мәрҗәннәре, башка асылташлары безнен казнага күчте.
Жинелмәс солтан. Рум вилаятенен падишасы, Сивас. Урта дингезнен бое-рыкчысы Баязид солтанны да мин ар-касына салдым. Әгәр мин тәкъва мөсел-ман булмасам. әгәр дә мин Аллаһ юлында Җиһад кылмасам. әгәр дә мин пәйгам-бәребез Мостафа салаллаһу галәйһи вә ссәлам үрнәгендә яшәмәсәм. миңа бу җиңүләр килер идеме? Юк! Һич килмәс иде. Димәк, әмир Тимер хак юлда!
Бүгенгә житеп торыр!
Чыгып китә. Ханәдә Ибраһим бахшы хужа булып кала.
И б р а һ и м. Барлас углы Таргатай- ның углы Шаһ Тимер хәзрәтләре 1336 елда Киш каласында дөньяга килде. 1370 елда ул Мәвәрәеннәһернен хакиме булды Башта ул Чыңгыз нәселле Тулык Тимернең углы Илъяс Хуҗаны үтерде, аннан соң ул әмир Хөсәенне кылычтан узгарды. Балх каласына хуҗа булды. Малик Гыясетдинне әсир алып. Хора- санны кулына алды, аннан сон Сизуар. Ни шпур илләрен дәүләтенә кушты. Сар- бедарларның түрәсе Хужалы Мохидне үзенә буйсындырды. 1383 елда Кандагар- ны тар-мар итте, аннан сон Мазенда- ранны. 1384 елда Жалаир солтанны куып. Әзәрбәйжанга бәреп керде. Тәбризне. Каре. Тифлис калаларын буйсындырды. Мозафарныкылар кулыннан
Ширази ы тартып аллы, шуннан сон ул Дәшти Кыпчак ягына китеп. Туктамышны жинеп. Себер якларын инләп атлы. 1399 елла һиндстанны аркылыга буйга таптап чыкты. Дәһлине. 1400 елда Су- айс. Халеб, Шам-Сүрия. Баһлалны тар- мар китерлс. Аннан сон жинелмәс төрек солтаны Елдырым Баязиднен ярты гаскәрен кырып, ике йөз мен кешесе белән солтанны әсир итте Шаһ Тимер утыз алты ел жинелмәс падишаһ булды Ул Дәһли каласы янында йөз мен әсир индусны кылычтан узгарды. Үз наганнарын саклап сугышкан. Тимергә буйсынырга теләмәгән батырларнын тере гәүдәләреннән манаралар кордырлы. әсир төшкән ун меннәрчә батырларны шәһәр диварларыннан аска аттырды, мәетләр өелеп диварга житкәч. атылган батырлар имгәнеп үлми калалар иде. үлми калганнарын әмир Тимер әрләнә итеп өйдереп ут төрттерә иде Исфаган янын ла җитмеш мен кешенен баш сөягеннән манара кордырлы. Җитмеш мең мөселман башын кисеп алып, казаннарда пешекләп. ап-ак баш сөякләреннән тау өйдерде. (Ибраһим саташа башлый ) Әмир Тимер кая гына барса да артыннан елга-елга кан агызды, илче итеп жибәрелтән хатыннарны, сабыйларны меңләгән ат белән таптатып, изеп бетерде (Ибраһим үзаллына сойләнә- сөйләнә йөреп китә.)
Алдарак Аксак Тимер йөри, әсир юшкән Балзид Елдырым белән берничә әсир һәм сакчылар керә Балзид солтан яу киемнәреннән, ләкин ул теткәләнеп беткән
Тимер (мыскыллы көлә) Хуш килдең, бөек солтан Баязид Елдырым хәзрәтләре!
Баязид. Мөшкел хәлгә төшкән солтаннан мыскыллы көлү куәтле ир эше түгел.
Тиме р. Кичер мине, солтан, мин сине мыскылламадым! Мин синнән алда җиңелгән ханнарны, әмирләрне, түрәләрне, падишаһларны, шаһиншаһ-ларны. раджаларнын язмышын күз алдына кигереп елмайдым. Алар да әтәчләнде. Аксак Тимерне жинәрбез. дип хыялландылар Беркатлы да булса - ■ар булырлар икән. Умырткалары сынгач кына алар минем хаклы икәнемне.
минем гаделлек сакчысы икәнемне аңладылар. Си на әйттем ләса, хат юл-ладым ләса. Күкләрнен вә жирләрнен хуҗасы Аллага шөкер, мина ул җиде икълимнең күбесен Һәдия итте Җиде икълимнен күбесе минем аллымда баш орды, алар буйсынарлык камыты киле Чөнки мин: Аллаһ куйган чикләрлин хәттин ашмадым Синен турыда ла бөтен җиһан белә, синен нәселеңне лә. затлы каннан икәненне лә беләбез. Син шундый белемле, итагатьле кеше тәртәгә тибәргә тиеш түгел илен Илеңне, муллыгыңны сактыйсын килсә. Мәккә ютларын галап торучы хәрамн Кара Йосыфны тотып мина бир. дидем Талан- ган кәраван ияләре, таланган калалар нын башлыклары мина илче күндерделәр атар канэчкеч башкисәр Кара Йосыфтан коткаруымны үтенделәр Мин халыкнын үтенеченә каршы бара аламмыни ’ Юксыллар, ярдәмгә мохтаҗларга ярләм игмәсәм минем йокым кача Син Кара Йосыфны тотмалын Син аны тота алмлдынмы. әллә аны якладыммы'’ Халыклармын ялваруына бакмадын Бәс, иксбезнен гаскәр оры шачак дилем Һәм синен кара тәкъди рснә юл ачылачак, дидем Гынллчалын акыллы кеше сүзен Бу бичара хәлгә төшүенә син бары гик > зен генә гаепле Бу—үз кулларын белән утырткан энәле агачларның җимешләре Мин сс злән бик аз гына сорадым Син шул сүзләремә колак салмыйча, минем теләгемә каршы булган гамәл кылдырдым, мин сине жиндем Мин сине кяфер гәр белән бу л ган орышларына ил ярләм итәргә гәлбир корган илем Синен кире халкын үз бв- шына булды Кызганыч, шулай килеп чыкты!
Баязид Харап итген син Ис им дөньясын, әмир Тимер
Тимер Ни сөйлисен син’’ Мин Ислам өчен жанымны. канымны кыз танмыйча гамәл кылам Килешми боек солтанга—нахак яла ягу. килешми Мин сине кат шәкелендә тотмам Син абруйлы кунак буларак минем хозурымда б\ лырсын Минем язларымда кашашыр сын. әгәр тсләсән. кылыч ал. атка мен. без Кытайны яуларбыз, аннан Аурога га. Юнан. Франк якларына сәфәр чыгарбыз ла. дингез кырыендагы итләргә хужл булырбыз
Б а я з и д Мин кылыч кешесе түгел
РЛВИТ БАТУДЛ.
инде, Тимер. Мин кол, мин әсир. Син мина нинди генә хөрмәт күрсәтсәң дә, нинди генә затлы кием кидерсән дә мин солтан түгел. Син мине анламассын, чөнки син солтаннар нәселеннән түгел!.
Тимер. Әйе, мин синең кебек зат-лы кан түгел, мангулдан азган чала татар, мин укымаган, язмаган, бары тик кылыч айкаган бәндә.
Б а я з и д. Шулай! Шуңа күрә, син дөньяның кая барганын белмисен, андамыйсын. аңларга да теләмисең. Син Исламны эчтән жимерергә алынган Иблис! Син Коръәнне белер-белмәс надан монафикъ. Син Ислам исеменнән, Коръән исеменнән Пәйгамбәр исеменнән Исламга, Коръәнгә, пәйгамбәргә каршы гамәл кылучы монафикъ Синен шушы наданлыгыннан чит патшалыкларның илчеләре, жасуслары. шымчылары бик нык файдалана Алар өч бөек шәхесне талаштырырга, сугыштырырга, бер-берсен тар-мар итәргә сине котыртты. Син Туктамышны бетердең, син Баязид Елдырымны пыран- заран китердең. Ә христиан илләре, Ауропа синен шушы гамәлләреңне күзәтеп “Тамирланга рәхмәт" дип кул чабып, алкышлап тора. Ауропадан, йолкыш кына илдән, йолкыш кына бер илче килсә, син аны пәйгәмбәр күргәндәй, күтәреп аласын, мөселман илчеләрен син түбән табынга утыртасың. Синең Франк, Испания. Византия илләрендә мәшһүр буласын килә. Алар синең белән уйный, алар синнән көлә.
Тимер (көлә). Син мине чыгы-рымнан чыгармакчы буласын? Юк, мин жинелүченен үте сытылганнан әйткән сүзләренә дикъкать итмим. Минем жинүем алардан өстенрәк. Кытайны алганнан соң син күрерсен. Мин Визан-тиягә, Римга, Англиясенә чаклы атымның тоякларын бастырачакмын
Баязид. Мин аңынчы тормам, Тимер. (Хәле китә.)
Тимер. Ярдәм итегез, алып чыгы-гыз! (Баязидны алып чыгып китәләр.)
Чапкын. Шаһ Тимер хәзрәтләре Кастилия короленнән илчеләр кайтты.
Тимер (айнып). Ә? Илчеләр! Ара-ларында сәед Исрафил бармы?
Чапкын. Сәет Исрафил бар. тәкъсирем.
Илчеләр керә. Карадәрвиш, Сакчы. Гз ишә.
Тимер. Хак! Мин саташам! Күземә күренәме мина якын кешеләр9 (Жылый.) Сәед Исрафил хәзрәтләре! Күрешер көннәрем дә булыр икән (Кочаклашалар).
Карадәрвиш. Тәкъсир, мин синнән башка яши алмыйм икән.
Т и м е р. Бу кем?
Карадәрвиш. Бу синен сөеклең Болгар ханы Габулланын кызы Гайшә бикә.
Т и м е р. Йа Аллам, син һаман мина юл күрсәтәсең. Гайшәм бикәм...
Гайшә. Әмирем! Мин дә синнән башка тора алмыйм икән? Нигә миңа Каситилия, нигә мина Испания, нигә мина корольләр, син булганда алар чүп кенә.
Тимер. Жаным, Гайшәм, күпме хатын-кызлар күрдем, сине оныта алмый йөдәдем. Күпме каннар койдым, сине оныта алмадым, күпме жаннар кыйдым, сине оныта алмадым.
Гайшә. Кастилия короле чирләш-кә. ул өйләнә алмый, синен бүләгеңне кабул итә алмый. Ана чыгар өчен мин христиан динен кабул итәргә тиеш идем. Аллам сакласын, диненнән язган—де- неннән язган.
Тимер. Күгелташ! Бу бәйрәм ләса, оештырыгыз табын, дәстархан.
Күгелташ. Баш өсте! (Китә.)
Тимер. Гайшәм бикәм кайткан! Мин Гайшәм бикәм хөрмәтенә Кытай илен басачакмын!
Күгелташ (керешли). Рәхим ите-гез, буза, кымыз, шәрап. ачы бал, чишмә суы.
Тимер. Гайшәм бикә ни эчә?
Г а ш ә. Чишмә суы.
Тимер. Мина шәрап салыгыз! (Са-рай әһелләре төпсәләргә куеп касәләр ташый.)
Гэ йшә сиздремичә генә Тимер касәсенә агу сала Тимер йотлыгып эчә.
Бәйрәм башлана. Буталыш, шау-шу, мылтык ату. карнай кычкырту.
Тимер исерә төшә. Бәйрәм дәвам итә, Гэ йшә бикә һәм баш катар йөреп китә.
Янычар кыяфәтендәге Салазар керә.
С а л а з а р. Тәкъсирем!
Тимер Янычар! Син тогал баш-кардың вазифаңны. Янычар Сивас халкы исеменнән хат язып, илчеләр әзерләп жибәрү дә. Кара Йосыфтан зарланып. башка илләр исеменнән хатлар язуын да Баязидка муенчак кигезергә ярдәм итте Ал! Күгелташ1
Күгелташ (керә) Әмерен, әмирем'
Т и м е р. Бу адәмгә һәлиян әзерме?
Күгелташ. Әзер, тәкъсир (Кеч-кенә сандык бирә).
Тимер. Һиндстан мәржәне. Дәһли алмазлары сина!
С а л а з а р. Тәшәккүр. пирем!
Тимер. Син үзен кайсы яклардан. Янычар?
С а л а з а р. Мин Кастилиядә туган. Баязид Елдырымның Изге Рим империясе гаскәрләре белән булган орышында әсир булдым Менә, ничәмә-ничә ел Баязидка хезмәт иттем.
Т и м ер. һәм мина ла.
С а л а з а р. Сезгә лә, тәкъсир. Хәзер инде мин сезгә генә хезмәт итәрмен Минем ссзнен ун кулыгызда Кытайга барасым килә.
Тимер Машалла! Барырбыз' Күгелташ! Янычарны казна хисабына куй!
Күгелта ш. Башым өсте! (Китә )
Тимер. Кастилия короле Һәнрихкә мин илчеләр җибәргән идем, барып жит - мәтеләрме сон? Хәбәрләре юк!
С а л а з а р. Життсләр. тәкъсир Король сезнен илчеләрне бик яхшы кабул итте. Инде кайтып җитәрләр, шәт
Күгелташ (керә). Тәкъсир! Бөек солтан Баязид Елдырым фани доньядан бакыйга күчте.
Тимер. Иннө лиллөһи вә иннө иләйһи рәҗигун Әсирлек хурлыгын ки-черә алмады.
С а л а з а р Аның үлүе яхшырак, тәкъсир. Ул мәгърур кеше иде Иреккә жибәрсән дә ул яшәмәгән булыр иде. Баязидныи билен сындырып, син Ауро- пагв хисаплап бетергесез игелек кылдын Иисус Христос синен бу яхшылыгын ны онытмас! Ул сине җәннәткә кертәчәк. сир.
Тимер Иисус Христос? Мине җәннәткә кертәчәк?
С а л а з а р. Аптырамагыз, сир. безнең Иисус, сезнен И сагыз, кай якларда аны "Гайсә" дип тә йөртәләр.
Тимер Гайсә пәйгамбәрме мине жәннәткә кертәчәк'
С а л а з а р. Әйе. Иисус Христос, пирем.
Тимер. Ташлалс Христосымны' Гайсә диген.
С а л а з а р. Гайсә лнлен ни лә. Иса дидсн ни дә. Иисус лилсн ни. барыбер аларнын барысы ла бер христиан алласы!
Тимер. Тукта, тукта, ничек инде Гайсә Алла булсын' Көфс-ер' Алла берәү генә Син монафикъ, син мәжүсн. син потпарәст. син берничә аллага табын-гансың булып чыга! Сине яргуларга, үте рергә кирәк Мин гомерем буе җиле икъ- лимнси бишесен кылыч белән айкадым. Жир йөзен еннләиләрлән пакъләндерү өчен Нәҗес, кнт янымнан! Син Баяшл янына җибәрелгән жасус. шымчы, әләкче. Иблис Мин сине суям!
С а л а з а р. Мин үз вазифамны баш кирлым инде, мин христианнарны синсн кулын белән коткарып каллыч Син Ея* дырымны бот арина тыгып куипшнан сон Византия бәген Көнбагыш илләре бәйрәм итә Мине синен суюын гына куркыта алмый. Шаһ Тимер. Әмир Гимер падишаһ Тимер' Бәйрәм итә христиан дөньясы Сине. Шаһ Тимер. Ватикан чиркәү, христианнар изге итеп канунлаш гырачак. мин моны үз осгсмә алам Онн христиан изгесе, син Исламның тамыры на балта чапкан каһарман, син мәнгслск Тимер (саташа бара) Син саташ кан яки мин саташкан
С а л а з а р Мин саташкан, сир Син безнен католик линен. Ауропаны Баязилтан коткардың. Сине Христос жәннәткә кертәчәк, син анын Җирләп: хәлифе, анын кушканнарын үтәүче Рәххтәт сина Ауропа илләре синен бу багырлытынны онытмас. Кастилия. Португалия. Франция. Византия сине изге Георгий орлсны белән бүләкли (Хачлы орден атып. Гимер янына килә Анын күкрәгенә хачны калын )
Тимер Мин саташам бугай, мин төш күрәм Атла да мин шундый бер шш күргән идем. имеш, пәйгамбәребез Мо-стафа салаллаһу галөйһн вәссәлам. минем күкрәгемә гәрс-хдч калаклап куй лы Кычкырын уянып киттем, ткычкы ра) мине уятыгыз, мин елташа-ач' Кхнаклар. яраннар йогерешә Күгелташ (керә) Тәкъсир' Ни булды’
4. ■)
. М 11
С а л а з а р. Берни дә булмады, Күгелташ.
Гайшә. Әмирем, күкрәгеңдә ни ул? Бу бит Кастилия короленең батырларга бирелә торган ордены.
Тимер (горур). Әйе, кара алтыннан эшләнгән бу нәмәстәкәйне миңа төшемдә пәйгамбәребез Мостафа салал- лаһу галәйһи вәссәллам үз кулы белән такты.
Гайшә. Әстәгьфирулла!
Тимерне барысы да җинү белән, Гай-шәнең кайтуы белән. Кытайга һөҗүме белән җиңүләр теләп котлыйлар. Тимер авырая бара.
Күгелташ. Әмирем! Ятып то-рыйк, Кытайга яуга чыгар алдыннан сиңа ял кирәк. Алда Кытай диварлары тора.
Тимер. Аксак Тимер каршысында алынмаган дивар юк!
Күгелташ Тимерне алып чыгып китә.
Карадәрвиш. Булдымы?
Г а й ш ә. Булды.
Сакчы. Озакламас!
Кинәт акырган аваз ишетелә. Аксак Тимер кулына кылыч тотып атылып чыга.
Тимер. Кытайга-а! Җиде икълим-нең бишенчесен яуларга-аа! Ачыгыз Коръән, анда минем бу яна сәфәрем турында ни язылган икән? Ач, Исрафил хәзрәт!
Карадәрвиш. Фетнә тулысы белән юк ителгәнгә чаклы бары тик Аллаһ дине калганчыга кадәр сугышыгыз!
Тимер. Сугышыгыз! (Гайрәт белән кылыч кизәнеп җиргә кадый, үкереп җылый.) Димәк, мин гомерем буе хак- сызга кан койган булып чыгаммы? Сәед Исрафил хәзрәт, сәедләр мине хата юлга өндәгәнмени? Алар Коръәнне юри бозып анлатканнармыни? Баязид, Баязид, ник сөйләдең син мина бу сүзләрне? Янычар! Янычар! Син шаярдың гына шулаймы? Син хриситиан җасусы түгел, син бит чын мөселман. Син миңа кызык булсынга гына уйлап чыгардың бит бу тәрене! Коръәндә язылган бит: ля- кум дине кум вәлиаддин, кяферләргә үз
диннәре, безгә үз динебез, дигән бит Аллаһу Тәгалә. Нигә миңа моны элек аңлатмадыгыз? Сәед Исрафил син дә мине алдадыңмы, суям! Үтерәм! (Баязид Елдырымның рухы пәйда була.) Баязид?
Баязид. Туктат син кан коюла-рыңны, шаһ Тимер.
Тимер. Син дә кан коясын бит, Баязид.
Баязид. Мин Ислам дәүләтләрен киңәйтү өчен сугышам.
Тимер. Мин дә Исламны көчәйтү өчен кан коям. Мин Жиһад юлында.
Баязид. Син Иблис юлында, Ти-мер. Йөрмә Кытайга. Шушында туктап кал.
Тимер Кытай мәжүсиләр, потпәрәстләр иле.
Б а я з и д. Ля кум дине кум вәлиәд- дин. Һәркемнең дине үзенә. Сугымчы кәсапчылар да йөзәрләгән малнын җанын кыйганнан сон туктап кала, сөннәтче бабалар да йөзләгән баланы сөннәткә утыркач, гамәлен туктата. Чөнки кан тотачак. Алар гаделлек кысаларында кан койса да, вакыты җиткәч, туктап кала. Син адым саен мөселман канын коясың. Аларның каны сине бер тотар бит, Тимер. Туктат кан коюынны!
Т и м е р. Мин Коръән буенча гамәл кылам.
Баязид. Синен нәселең асылда мангул, син мангулдан азган чала татар. Синен ата-бабаң мәҗүсилек, ярымбуд- дачылыктан Исламга күчкән Ислам сезнең телегезгә менгән, рухыгызга сеңмәгән. Сез намазны фәкать үзегез өчен генә укыйсыз, ә чын мөселман башкалар файдасы өчен Аллага гыйбадәт кыла. Вәхши бары тик үзе өчен генә ураза тота, намаз укый. Аның тупас-кат- кан бәгыре үз карыны турында гына кайгырта. Зиһенле адәм башкаларның иминлеге турында уйлый. Коръәнчә гамәл кылмыйсын син. Шаһ Тимер. Син хыянәт иткән яшь хатыныңның башын чабып өздең. Ул мөселман иде. Коръәндә тугры булмаган хатынны үтерергә димәгән, тиешле җәзасын гына бирергә, дигән, ихлас тәүбә итсә, гафу итәргә, аңа кагылмаска кушкан. Коръәнчә булса, син мөселманның канын агызмас идең. Син Аллаһу Тәгалә вазифаларына үреләсең! Моннан да олы гөнаһның булуы мөмкинме? Син кя-
ферләр белән бер басмала торасын Сина Аллаһын Әфгандагы Исфизар каласының ике мен мөселманын тереләй жнргә күмәргә рөхсәт иттемени ' Исфа гаңдагы җитмеш мен кешенен баш сөягеннән тау өяргә сина пәйгамбәрен куштымыни? Минем карамактагы Сивас каласын алганнан сон тыныч тормышлы дүрт мен мөселманны тереләй күмәргә сина Коръән куштымыни7 Йөз мен индусның башларын чаптыру да синен саваплы зшләренә язылырмы7 Бөек Болгарны җир белән тигезләвен өчен дә син Аллаһтан әжер көтәсснме ’ Сәбөпсезгә үтерелгән хайван өчен дә Аллаһ-у Тәгалә җавапка тартырмын, дигән, сәбәпссзгә үтерелгән бихисап кешенең каны, җаны өчен дә җәннәт өмет итәсеңме7 Син кяфер, синен урынын җәһәннәмдә! Ул сина хас! Син гомерен буе акыл белән эш йөрттен. син гомерен буе ике мангай күзен белән генә дөньяга бактын. Синен күнел күзен сукыр Син күнел күзен сукыр килеш Коръән укыйсын, анын асылына төшенә алмыйсың. Күнел күзен сукыр булганга син миһербансыз!
Баязил юк була.
Тимер (башын икс кулы белән тотып иелеп төшә). Беләм. Күңелем кошы күкрәк читлегемне ярып иреккә чыI ып очар минем соңгы тәхетем Аллаһ янында ул җан өрүче дә. ул җанны алучы да... Мин үлгәч, чәч-баш туздырып, акырып җылаган булып кеше көлдермәгез. Кайсы хатыннарның ирләрен акырып-җылап үлемнән алып кил- ганнары бар? Киемнәрегезне ерткалан әрәм иткәнче сез мәетем янында тыныч кына Фатиха сүрәсен укып утырыш» Аллаһган минем гөнаһларымны ярлыкавын үтенегез
Өрәкләр чыта, аларнын барысы ла башсыз. Атар әкренәйтелгән кннокалр- лар кебек Тимерне урап а ш. Ул кинәт кычкырып алгурә баса
Өрәкләр. Снн алдын безнен җанны -ы' Кая куйдың жаныбызны-ы' Кайтар жаныбызны-ы. Аксак Тиме-ер! Дөмәшкьта син чаптырган башлар бу. җиле йөз мен баш Кайда безнен баш лар? Ялга син безнен башларны
Тимер Каравыл' Сакчылар' Кемнәр база-ар' (Өрәкләр юттә ) Ля кум дине кум вә лиаддин. (Саташа бара ) Мин вәхшиме. Баязил’ Мин вәхши түгел, мин мөселман, мин һәрвакыт гадел булдым Мин кяферләр белән бер басмада, мин гяур Мин монафикъ Ю-ук. мин кяфер түгел, мин монафикъ түгел, чин Аллаһнын юлында булдым Пәйгамбәребез Мөхәммәл... Мостафа салалдаһу галәйһи вәссахзам. Җитмеш мен баштан гау өйдердем йөз мен кешенен башын чаптырдым, ун мен кешене тереләй җиргә күмдердем Су- у. тамагым яна-а. су-у (Ганшә ана су бирә.) Бу агу-у. яндыра-а. мине агуладылар! А-а..
Хәлсезләнә бара. Сүзләре аңлашыл-мый, ул ана-түнә чарша\ артына кереп китә дә егыла
К ү г с л т а из Жан тәслим кыллы бөек Тамирдан'
Гайшә. Этләргә этләрчә үлем' Карадәрвиш Акыллы. боек адәм иде, ләкин зиһенсез иле, мәрхүм Күге л таш Гайшә бикә, син ирекле. син Бинарына кангып китә аласын Гайшә Минем Болгарым юк Мин абыйларым янына Казанга кайтып кигәм
К у г е л Г а ш Хәерле юл Ссзнсн монда калуыгыз хәвефле булыр Хәзер әмир вафатыннан сон тәхез очен сузыш башланачак. Исрафил чәзрәг Мск гафа бәк. сездә ирекле Дүрз ишгыз кыйбла К а р а л ә р в и ш Күтслташ. безнен күптәннән инде дүрз яшбыз ла кыйбла К ү г с д т а ш Астарлы су зеннс аша тын бир. чәзрә1
Карадәрвиш (Испанна монахы киемендә кала). Әверелеш сәнгате'
К ү г е д I а ш Әсзәгъфиру зла! Сәсд хәзрәт' Сез Кдсгилиндә иман аыипыр- ■ансыз түзелме!
Карадәрвиш Испаниядә түгел, без мозиа иман алыштырдык. Күгедгиш Без асьида китишк монахлары!
К ү ( С .3 I а Ш Әмирем' Па Члда димәк. базззка сәсдләр дә чын сәед түзел, сәел чапаны бөркәнгән христиан монах зары булып чыга Менә нн өчен җир Корьәннсн сугышырга өндәгән урынна рын мана ачканнар икән
Карадәрвиш Хакыиказь шу л
М
РАБИТ БАТУЛ.
дыр ки, Күгелташ, Коръән сугышырга өндәми, ул бары тик азатык сугышын гына Жиһаддип саный. Коръән йортыңа басып кергәннәргә каршы сугышырга куша. Жиһад басып алу сугышы түгел. Җиһад гадел сугыш. Тимер Коръәннең бер өлешен генә үз файдасына алган.
Күгелташ. Ул сәедләргә ихлас-тан ышана иде.
Карадәрвиш. Исламны сәед булмаган ялган изгеләр боза килде, Күгелташ. Динне тамырыннан белмәгән мөселманны алдавы бик җиңел. Бу яһүдтән азган мөселман галиме Әбу Сәбәдән килә. Ул Исламның нигезенә еллар буена эчтән кимереп ята торган мәзһәб кертте, шигыйлар мәзһәбе. Артык аерма да юк кебек, ул бары тик Галине дә хәлиф итәргә кирәклеген язды. Әнә кара, шигыйлар белән сөнниләр хәтта бер-берсенә кыз бирмиләр, өйләнмиләр. Мөселман кешесе бик ышанучан, беркатлы ул. Мәрхүм Тимер акыллы иде, ләкин анда зиһен юк иде. Зиһенсезлек Исламны астан, эчтән кимерә. Һәрхәлдә мин, мин генә түгел, король, король генә түгел, бөтен католиклар, католиклар гына түгел, бөтен
Ауропа Аксак Тимергә мәнге рәхмәтле. Хуш, Күгелташ, Тамерланның тугры яудашы, бәхил бул! Безне Испаниядә Һәнрих Өченче король көтә.
Күгелташ. Төштер бу.
Дәрвиш. Төш кенә булса икән, бу өн —Күгелташ, Испания короленең кулы монда хәтле җитә. Яшәсен хрис- тианар! Алла безгә үзе ярдәм итә! (Китәләр.)
Күгелташ (шашар дәрәҗәдә). Йа, кодрәтле Аплаһым, дөнья буталды... Нәрсә соң бу? Аллаһ юлында, дөньяда тәртип урнаштырабыз, дип, без бөек әмир Тимер бәк белән кяферләргә хезмәт иткән булып калабызмыни? Никадәр куәт, никадәр гайрәт сарыф иттек, никадәр зиһен салдык! Никадәр каннар койдык, никадәр җаннар кыйдык, барысы да Исламга зараргамыни? Әмирем, тор, аягына бас! Терел дә тормышыңны яңадан башла! Хаталарыңны төзәт, гөнаһларыңны ю! Ятим калган миллионлаган сабыйлардан син гафу сора! Аллаһ сине ярлыкасын! Син инде Аллаһ каршында җавап тотасындыр! Ярлыкармы безне Аллаһ, әмир Тимер?
Корольнең соңгы көне
Атка атланган Карадәрвиш белән Сакчы ыргып чаба. Аттан төшеп алар көймәгә утыра. Көймәдән соң тагын ияргә менәләр; ыргып, томырылып чабачар Атларын яндырганчы куалар. Ниһаять, алар Толедога кайтып җитте
Король сарае. Король янында көмәнле королева Изида утыра.
Канцлер. Король Һәнрих Кас- тильский җәнапларының чакыруы буенча илчеләр килде. Арагон короле Хуан Беренче илчеләре (Тантаналы рәвештә илчеләр керә, йола йөгенүләре биюгә әверелә), Наварра короле Карл Өченче илчеләре, Византия императоры Ману- ил Икенче илчеләре. Франция короле Карл Дүртенче илчеләре....
Һәнрих. Хөрмәтле корольләрнең хөрмәтле илчеләре. Мин сезне бүген ка-толик диненең зиһниятле шәхесләре аркасында ирешкән бөек җинүләребез- не бәйрәм итәр өчен чакырдым. Күрше мөселман маврларының куәтләре как-шады. төрек солтаны Баязид тар-мар ителде, үзе шушы кайгыны кичерә ал-мыйча вафат булды. Бөек татар ханы
Туктамыш, Идегәй гаскәрләре хәзер вак төркемнәргә аерылды, үзләре һәлак бул-ды. Иң куркыныч Аксак Тимер дә, ниһаять, җиңелде, ул Кытайга сәяхәт вакытында вафат булды. Мин бүген үземнең исемемнән, сезнең исемнән шушы җиңүдә катнашкан каһарманнарыбызны күп илләрдән килгән ин олы бүләк, орденнар белән бүләкләргә тәкъдим ясадым, һәм ул бүләкләр әзер. Гранада хәлифен дәүләт эшләреннән аерып, анын хәрби куәтләрен зәгыйфьләндерүдә үзен кызганмаган зат—ул донья Леонора. Ул Гранада хәлифе Мөхәммәдиен башын әйләндереп, принцлар арасында низаглар чыгуга сәбәпче булды. Нәтиҗәдә Кастилия Гранададан аерылды Хәзер Гранада үзе Кастилиягә салым түли баш
лады Леонора еч илнен ордены белән һәм гомере буе түләнә торган алтын белән айга мен сум франк пенсия белән бүләкләнә. (Тантаналы чыгыш, зонья Лсонорага бүләк тапшырыла.) Икенче баһадирыбыз, ул минем жлн дустым сеньор Салазар Анын хезмәте бәһаләп бетергесез, ул Аксак Тимер белән Бая- зидны кара-каршы сугыш кырында оч-раштырган зат Ана бер замок, биш дәүләтнең каһарманы дигән орденнары, ике мен алтын франк пенсия. (Алкышлар) Берләштерелгән Испаниянсн оны- тылгысыз, мәнгелек каһарманы, утны- суны кичкән монахы Пилигрим Руй белән анын якын дусты сеньор Олон- со. икесе ике миллион гаскәрие жингән каһарман Алар Аксак Тимер белән Туктамышны. Тукмыш белән Идегәйне, Аксак Тимер белән Болгар падишасы Габдулланы чәкәштергән затлар Икесе лә биш илнен алтын орденнары белән бүләкләнә. Пилигрим Руйга икс замок, дон Олонсога бер замок, очәр мен алтын франк пенсия беркетелә. (Алкышлар.) Яшәсен католик зиһнинтс' Яшәсен Ауропаны коткарган каһарман испаннар! Бәйрәм итәбез!
Тантана, шу-шу. төпсәләр белән шәраб чыгарыла, тәгам бирелә, бииләр Алгы планда Һәнри.х белән Рун (Пони фаний).
Бонифаций. Эшнең яртысы бетте, сир.
һ ә и р и х. Котлыйм! Рәхмәт сина. Бонифаций. Син булмасан. мин бетә идем.
Бонифаций. Бетмәс очен тагын корәшәсе бар
Һ ә н р и х. Инквизитор Ьонифанни- нын ялган икәнен фаш итү синен белән минем бурыч
Бонн ф а ц и й Кардинал Бардини мине таныды булса кирәк
Һ ә н р и х Сак бул!
Б о н и ф а ц и й. Син дә сак бул. королем!
һәнри\ королешгны биергә чакыра
Бонифаций янына кардинал Барамын кил».
Ь а р д и н и Котлыйм сине Нилш рим Руй-Бонифаций (Көлә.) Соклинам
мин сина Бонифаций дустым Тсс' Синен серне бер мин генә беләм Сакчын Олонсо белә булыр Өч кеше белгән сер сер була алмый инде ул. Ихтимал, король лә бу турыла беләдер Кайларга гына барып чыкмагансын син. дускай Бонифации Сездән качып йөри торгач, мин дөньяны ике кат әйләнеп чыктым, кардинал Ә сез мин югында монда күпме гөнаһсыз җаннарны теге дөньяга аткардыгыз икән'’
Бардини Тисшлесснен барысын да. Әле аткарасылар күпме Син һәнрих король белән генә Бөек Карлиналнын көчен зәгыйфьләнлереп була, дип уй-лыйсын Бу тиле кеше хыялы Инкви-зициягә каршы барган кеше чиркәүдән мәхрүм ителә, анын мәетен зиратка да жирләгмиләр
Бонифаций Минем бу янаулар-дан куркыр вакытым узган, кардинал Бардини Йә. король белән бергәләп Бонифаций янына барын син ялган, менә ул чын Бонифаций дип әйтсәгез ни бу ласын күз алдына да ки-терә алмыйсы; Мин сина нрләм итәргә әзер, чин сине тәхетенә кайтарырга ля телимдер, ләкин бу эш момкин түгел, кардиналларның күбесе бу Бонифаций ны хуплый, илган икәнен белсәләр лә аларга шушындый Бонифаций кирәк аларга таларга, кочләргә буясын, синен кебек пакь Бонифациннын бер генә кардиналга ла кирәге юк. хәпа халыкмын үзенә лә кирәген юк синен Син юкка чыккан илен бит инде, сине юлбасар Педро, лип тотын алганнар ла асканнар, дип тә ишепек
Бонифаций Әйе. мине Пслро юлбасар, лип тотып, үлемгә хөкем ит теләр Ләкин мин исән, күреп торасын Бардини. Ә син мин Бөек Кардинал' Юлбасар Педро минем урында га ялган түрә. дип кычкырдыкмы мкин Боек Кардинал икән тегенә синен исба тын юк
Бонифаций Исбатым бар' Бардини. Бу җиңүләрдән сон сез ни кыдмак буламсыз инде7 Әлбәттә Педронын ялган түрә икәнен фаш И!әр1ә алыначаксы >
Бонифаций \нысы имле безмен ли. кардинал дс Бардини җәнаплары Сабый чактагы якын дустым, бср-бсрс безне коткарырга ант »чкән дустым Бардино! (Китә )
Б а р д и н и. Багарбыз. Руй де Бони-фаций, кем алдан өлгерер. (Ишарә ясый, Балтазар күренә. Ул бөкрерәк. Норсыз чырайлы, үте сытылган бер бәндә.) Пи-лигримнан күзенне алма, сиздермичә күзәт. Ике мең алтын мараведи кесәңдә булыр.
Икесе ике якка китә. Бәйрәм дәвам итә. һәнрих белән Леонора очраша.
Леонора. Һәнри!
һ ә н р и х. Леонора!
Леонора. Мин һаман сине оныта алмыйм. Өйләнә алмыйм, дип алдасаң да. син мине маврга сатсан да. мин сине барыбер өзелеп сөям.
Һәнрих. Алай әйтмә, Леонора! Күреп торасын, мин үзбаш кеше түгел. Корольләрдән дә ирексез кеше дөньяда юк. Без дәүләт турында уйларга тиеш, дин турында. Кичер мине.
Леонора. Кичердем инде. Минем белән бер биесәң тагын да ныграк ки-черермен.
Һәнрих. Биим, Леонора, рәхәтләнеп биим, ләкин бу минем синең белән соңгы биюем булыр. (Бииләр.)
Леонра. Ни өчен? Сарай гайбәт-ләреннән куркасыңмы?
Һәнрих. Юк, мин гайбәттән ку- рыкмыйм Минем гомерем аз калып бара.
Леонора. һәнри!
Һәнрих. Шулай, җаным. Хуш! Бәхил кал. (Каты ютәлли башлый, бию туктый, барысы да король янына
җыела.)
Салазар. Ни булды, Һәнрих, ко-роль җәнаплары?
Һәнрих. Хәлем китте.
Леонора. Һәнри!
И з и д а. Король, сина ни булды?
Һәнрих буылып ютәлли. Бонифаций йөгереп килеп, анын авызына дару сала, король тынычланган кебек була, аны алып кереп китәләр. Бәйрәмнең яме китә. Бонифаций ялгыз кала. Арттан кара шәүлә булып Балтазар керә.
Балтазар. Пилигрим җәнапләре. мин сезнең батырлыкка шаккатам... Минем исемем Балтазар.
Бонифаций. Балтазар? Кайда-дыр ишеткәнем бар бу исемне, гаҗәеп
матур яңгырашлы исем.
Балтазар Мине бозык хатын урамга ташлап киткән. Монахлар табып алып, мине чиркәүдә үстерделәр.
Бонифаций. Балтазар! Балтазар! Син...
Балтазар. Тумыштан гарип мин, сеньор. Мине монахлар Бөкре шайтан, дип йөретә. Мин атарга ачуланмыйм. Шайтан булгач, мин шайтан вазифаларын үтәргә тиеш. (Хәрәкәт ясый, Бонифаций эчен тотып бөгелеп төшә.)
Бонифаиии. Койрыклы йолдыз узып киткәндә тагын бер бала туар, анысы дөньяга мәкер ташыр, диләр. Син башкисәр Педро юлбасарның уйнаштан туган утлы Балтазар булып чыктың.
Балтазар (ярсып тагын пычагын яралыга батыра). Син уйнаштан тумаган, ләкин син миннән дә гарибрәк. Пилигрим. (Китә. Сакчы күренә.)
Сакчы. Бонифаций! Йа Исусе Хри-стосе! Бонифацийны үтергәннәр.
Салазар (король ягыннан атылып чыга). Король җәнаплары җан тәслим кылды.
Сакчы Бонифаций!
Салазар. Ни булды? (Бонифаций-ны күрә.) Атам, атакаем!
Бонифаций (соңгы сулышы белән). Улым, Салазар... мине..
Салазар. Атам, атакаем!
Бонифаций. Салазар. улым... (Үлә.)
Уртага җыелалар. Хатын-кызлар илаулап жылый.
Кардинал. Икесе лә вакытсыз вафат. Әмма бу ике каһарманны Испания онытмас, аларнын җанын кыючы җинаятьчеләрне инквизиция һичшиксез эзләп табачак һәм тиешле җәзасын бирәчәк. Аме-ен!
Ирләр хоры җыела Алар мәет өстендә укыла торган доганы хор безән җырлый.
Салазар. Ауропаны. христиан-нарны мөселманнар, татарлар мурын- нан коткарып калучыларның рухы җәннәттә булсын!
Хор. А-аме-ен!
Сарай эчендә хатын-кыз кычкырган
аваз, аннан сон яна туган бала тавышы янгырый. Эчкәредән кулына биләүле бала тоткан Дая чыга
Дая Испания короле Һәнрих Өчен- ченен углы, тәхет варисы лөньяга кил-де.
Хор. Аллилуйя Аллилуйя
Чиксез кин, чиксез биек күктә канат-ларын җилпемичә генә мәгърур бөркет оча. Асга таулар, тарлавыклар, тау елгалары, иген кырлары җәйрәп ята
Кайнарташ аланындагы ташка таба кара елан шуыша. Бәхстсезлсгснә күрә, урман тычканы елан каршысына ук
килеп чыкты Кара елан яшен тизлеге белән тычканны чакты Тычкан чикылдап алды да юлын дәвам итте, ләкин ерак йөри алмады, иләс-миләс китеп егылды. Елан бичараны кабып йотты Аннан сон ризыкны ләззәтле йокы белән эшкәртер өчен таш өстснә шуыша башлады
Үткер күзле бөркет канатларын җыйды да аска, туп-туры Кайнарташ аланына таба атылды Бер мәлдән инле тук елан ач боркетнен тырнаклары ара-сында боргалана иде
Бераздан еланнан бушаган кайнар таш өстснә яшь егет белән яшь кыз килеп утырды.
Тәмам
Соңгы сүз: Еллар узар, аз гомерле король һәнрч I Өченче башлап җибәргән изге >ш тагын да куәтлерәк дәвам итәр Аннан соң Ишан тәхетенә утырган корольләр, бигрәк тә король Фердинанд оеган королева Йзабелла заманында (унбишенче гасыр азагы уна /тынчы гасыр башында) маврларны куып. Испания Америка кыйтгасындагы бик куп җирләрне яулап алыр һәм иң куәте дә) итләрнең берсенә әверелер Америка кыйтгасында испан тепе берничә дәүләт коры /ыр

Реклама