Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ


ЧӘЧ КИТӘРҮ (ЯКИ КЫСКАРТУ), ЧӘЧ ЙӨРТҮ Ислам әһелләре арасында чәч китәрү —ирләр өчен сөннәт эш. Ләкин Рәсулуллага охша}- нияте белән җитү йөртелсә, саваплы булачагы мәгълүм. Хатын-кызларга чәч кыскарту йә китәрү дөрес түгел, чөнки алар өчен чәч бер зиннәтдер. Гомумән, ирләрнең яланбаш йөрүләре Шәригать буенча хәләл дә. хәрам дә түгел, башны каплап йөрү хакында да боерык юк. "Чәч җиткереп йөрүдә башка дин халкына охшаулык булса, башын кырып йөртүдә дә башкаларга охшау бар. шулай булгач, берсен дөрес күреп тә, икенчесен манигь итүдә хикмәт ни нәрсә’''" (Р.Фәхреддин). Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ихрамнан чишелгән вакытларда гына чәчен такыр итеп алдырганлыгы ривайәт ителә.
“Үз чәчен кисеп кеше чәченә ялгаучы вә кеше чәчен кистереп үз чәченә ялгатучы, башкаларның йөзләренә вә тәннәренә знә белән тишеп миң ясаучы вә үзенең йөзенә вә тәненә миң ясатучы хатыннарга Аллаһы Тәгалә ләгънәт итсен." Хәдис.
Мөхәммәд Пәйгамбәрнең оныгы Хөсәеннән килә торган сәедләр озын чәч йөртү хокукына ия булганнар
ЧЕЛЛӘ ф. Кырык мәгънәсендәге чәл. чәл сүзеннән. 25 июньнән 5 августка кадәр дәвам итә торган эссе вакыт, кызу чак. челлә ае. Аның беренче атнасы аяу атнасы дип атала. Мәләкәс якларында челлә вакытын ыржа вакыты диләр / "Сәратән аеның 26 көне, 1786. Татар хисабы белән челлә керде." Борынгы кулъязма календарьдан. Җәйнең челләсен җәйнең сәратаны дип тә атыйлар..
Телдә кышкы челлә төшенчәсе дә бар. ул иң суык утыз-кырык көнне (25 декабрьдән алып 5 февральгә кадәр булган вакытны) белдерә.
Тагын кара: ЧИЛЛӘ.
ЧЕЛЛӘ БАБАЙ тар. - Электә кышкы нардуган бәйрәме уеннарында катнаша торган персонаж, хәзерге Кыш бабайга тартым булган.
ЧИ бор. — Элек даладагы ихатасыз өй тирәли үскән каты кура яки камыш киртә. //Өйдән чыккан кыз чидән тышкары. Мәкаль.
ЧИН Эш-хезмәттәге дәрәҗә, сан. Бу сүз рус теленә монголлар аша кергән кытай сүзе дип исәпләнә (И.Г.Прыжов. История кабаков в России). Шуннан чиновник сүзе ясалган.
ЧИН, ЧИН ВИЛ АЯТЕ Кытай. Кытай мәмләкәте Иранда Кытай шушы Чин исеме белән билгеле була. Атама Кытайда яңа эрага кадәр 221 елда тәхеткә менгән Цинь династиясе атамасыннан килеп чыккан В.А.Никонов үзенең "Краткий топонимичсский словарь" сүзлегендә Европа илләренә Чин атамасын XVI гасырда португаллар Һинд-Кытайдан альт кайтканнар дип яза. ләкин татар теленә ул сүз фарсы-гарәп чыганаклары аша кергән. ҮЧ-УШ гасырларга караган төрки язулы Енисей- Орхон истәлекләрендә Кытай Табгач дип атала. Чин касә— чынаяк: чини чәнак.
Дәвамы. Сцзлек 2004 елның 1нче саныннан басылып килә.
Ьзхре Чин — Кытай диңгезе. Сэдде Чини Бөек Кытай дивары Һинд Чине- һннд- Кытай (Индокитай).
Хәзерге вакытта Кытай иң күп халык (1200 млн. кеше, шуларньгн 15 миллионлабы мөселманнар) яшн торган дәүләт (1949 елдан Кытай Халык республикасы Чжунхуа җеньминь гунхэго)
ЧИН ВӘ МА ЧИН (МАЧИН) ф Кайчагында Эчке Кытай вә Тышкы Кытай (яки Япония) мәгънәсендә кулланылган атама Башка бүленеш буенча Чин - Тоньяк Кытай, Мачин Коньяк Кытай Мачинны башкача Табгач (Тавгач) дип тә йөрткәннәр Урпш Чин (Син) - “Хытай" дип аталган Тубан Чин дип Кашгарияне атаганнар
ЧИРУТ ЧИРТҮ Кайбер сөйләшләрдә авыл көтүен көтәргә алынган көтүчеләрне» өй борынча акча җыеп йөрүләре" ('Татар теленең диалектологик сүзлеге 1969) Бер сыер, ике куй бер чирут (русча “очередь" чират сүзеннән) саналган
ЧИРҮ—Гаскәр, яу. армия, һөҗүм, ябырылу Сәйф Сарайда чзрн язылышы очрый
Дошман черисе. Аксак Тимер чируе. Яңа чирц (Төркиядә янычарлар") Сояга таба бу сүз татар телендә "ишле халык" мәгънәсендә дә кулланыла башлаган Инҗилнең русчадан татарчага тәрҗемәсендә чирц сүзе “көч(ләр)" ("силы") мәгънәсендә очрый: "Шул кашы.т коннәрдән соң, кинзгп кояш караңгыланыр, ай I/ / яктысын яктыртмас йолдызлар кцктэн коелырлар: куктэге чирцлзр кузгалышырлар" (Матфей. 25 29) Бүгенге татар телендә "кораллы көчләр" дигәндә шулай ук гаскәр күзлә тотыла, ягъни бу сүз Инҗилдән үк килә икән
Галимнәр, татар телендәге “чирмеш” этнонимы да чиру сүзенә барып тоташа, диләр
Г.Й.Рамстедт русча “шеренга” сүзе борынгы кыпчак диалектларыннан (шзри. иприн - гаскәр) кергән дип исәпли
ЧУК БӘЙРӘМЕ — Керәшеннәрдә мәҗүсилек чорыннан ук калган жәйге төп бәйрәм, яңа стиль белән 7 нче июльгә туры килә Башкача Ибан-пуснай дип тә атыйлар икән Бәйрәм вакытында төнлә учаклар ягып, гөнаһлардан арыну өчен шул ут аркылы сикереп чыкканнар, такыялар үреп, туларның суда йөзүенә карап юраганнар, бер- берсенә су сибеп яңгыр теләгәннәр һ б. 'Чук бәйрәме чуаннарда һәм удмуртларда да булган. Болгар-татарлар Чук бәйрәме көнне туган ир балага Чук исемен кушканнар. |Бу исем) Чуков. Чукин фамилияләрендә сакланган ("Татар исемнәре сүзлеге )
ЧУКМАР тар. Сугыш күсәге с\ ел . гөрзи Гадәттә бер метр озынлыктагы саптан һәм 6-7 тешле тукмактан торган Америкадагы сну кабиләсе һкндусларының томогавкына тәңгәл Томоговк һәм тукмак сүзләренең охшаш яңгырашына игътибар итегез.
ЧУКЫНУ 1.Ү I юнендә яка берәр нар ДО бермендер 61 ля гор< еурәп ясап күрсәтү галәмәте. Хәзерге керәшеннәр бу хәрәкәтне "кач кыл// диләр БУ гчрыда иң борынгы хәбәрләр Тертулианнан һәм Кинрнаннан (III гасырның беренче яртысы) дип исөплөнелә Гадәттә ун кул белән чукыналар Бармаклар баипа манганга аннары күкрәккә, шуннан соң бер-бер артлы җилкәләр прысына ьчета (католик зар бармакларны башта с> I шивәгә ә правоеяааныйлар башта уя яюдяәгә куялар). Бу вакытта католикларда бармакларны ничек тотсаң да ярын ә правосланиынлар баш имән һәм урта бармакларны бергә сузып, атсыз һәм чәнги бармакларны УЧ төбенә бөгеп тоталар Иске йола тарафдарлары (старообрядцы) имән һәм урта бармакларны гына кушырып сузалар, ә баш бармак калган бармакларга орынып тора
Татар телендә синонимы төртену. Удмурт телендә чукин мариларда чокын шул ук мәгънәлеге тамырлар Кайбер галимнәр чукыну сүзен борынгы төрки чөк "утка табыну, утка корбан китерү йоласы" белән бәйләп аңлаталар (Р.Әхмегъяноя)
2. Гадәттә христиан динен кабул итү (йола) мәгънәсе ти-'
Күп кенә тикшеренүчеләр фикеремчә Коръән и бер урында “чукыну төшенчәсе кулланылган Бу “Сыер" сүрәсенең 138 (132) иче аяте Аның мәгънәсен В Порохоиа түбәнлегечә бирә: "Вот каково крешеюн- Господне А может кто-нибудь. почимо Бота
лучше окрестить? И лишь Ему мы предаемся!”, ягъни: "Менә Тәңре чукындыруы шундый. Ә Аллаһыдан башка кем генә яхшырак чукындыра алсын? һәм без бер Ана гына табынабыз.” Комментарийлар өлешендә исә мондый искәрмә бар: “ Чукыну - Алла диненә дүнү буларак—сыйбгать." Ягъни, тәржемәче фикеренчә, монда “чукыну" сүзен туры мәгънәсендә аңламаска кирәк булып чыга (сыйбгать-яратылыш).
Коръәннең Г.С.Саблуков тәрҗемәсендә бирелгән әлеге аятьнең татарчасы түбәндәгечә яңгырар иде "Без —Алла чукынмышлары; ә кем Алла чукынмышыннан яхшырак? һәм без Аңа сәҗдә кылабыз.” Бит астындагы искәрмәдә бу аять “Христианнар өндәвенә җавап дип аңлатылган.”
Аять чыннан да күбәүләрне аптырашта калдыра. Ничек инде мөселман кешесе Аллаһы тарафыннан чукындырылган булсын? "Ногмани тәфсире"ндә аятьтә “чукыну" сүзе гомумән юк: “Коръән хөкемнәре Аллаһ динедер, шул дингә керегез! Аллаһ диненнән күркәмрәк дин булырмы? Шулай булгач, Аллаһ динен кабул итегез, һәм Аллаһуга гына гыйбадәт кылабыз һәм Ана гына итагать итәбез, диегез!"
И.Ю Крачковский үзенең тәрҗемәсендә бу урынны эшләп җиткерергә өлгермәгән (ләкин, комментарийларына караганда, уйланган булырга тиеш). “По релнгии Аллаха! А кто лучше Аллаха по религии? И мы ему поклоняемся.”
Кыскасы, 138 нче аять мәсьәләсендә фикер төрлелеге хөкем сөрә. Ихтимал, иң дөресе "Ногмани тәфсире"нә таяну булыр, әмма ана төпле искәрмә бирү сорала.
ЧУЛПАН ЙОЛДЫЗ-Зөһрә йолдыз, Венера планетасы. Чулпан сүзе чабан, ягъни көтүче мәгънәсенә ия. Алим Гафуров бу сүз “юлъкүрсәткеч” семантикасына ия булган дип яза. Борынгы төркиләр, күрәсең, төнге күктә маяк, ориентир булып хезмәт итәрлек якты йолдызларның барысын да Чулпан дип атаганнардыр. Соңрак мондый атама күктәге иң якты "йолдыз”га — Венера планетасына беркетелгән, Төрки һәм кайбер башка халыклар телендә бу якты планета охшаш яңгырашлы атама алган: Цолмон (Себер татарларында, монголларда, шулай ук тунгусларда). Чолпон (кыргызларда), Шолпон (казакъларда), Чолмон, Чормон (Алтай төркиләрендә), Чолбон (якутларда), Солбон (бурятларда) Солбан (хакасларда), Чолбан, Шолбан (эвенкларда). Бу халыклар күчмә көтүчелек белән көн күргәннәр.
Тагын кара: ЗӨҺРӘ ЙОЛДЫЗ.
ЧУМЫЛДЫРУ—Керәшеннәрдә бала чукындырганда аны суга чумдырып алу (русча — купель). Гомумән чукындыру мәгънәсенә дә ия (чумылган - чукынган) "Татар теленең диалектологик сүзлеге”ндә (1993) шактый кызыклы бер факт теркәлгән. Чистай керәшеннәреннән язып алынган сүз: “Чапый Бәчкәсен беләм мин, башларына чалма чалалар ыйы, пуп үгетлидер ийе, сез чумылган кешеләр, сез былай кермәскә, дидер ийе."
ЧУРА тар -Төрки каһанатта, Идел буе Болгар илендә, Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында хезмәттәге аксөякләрнең титулы (аны Болгар чоры кабер ташларындагы йуари, йөри атамасы белән тәңгәлләштерәләр).
Соңрак бу сүз буйсынган кеше, вассал, кол мәгънәсен алган. Рус телендәге холоп мәгънәсенә дә туры килә. Р Эхмәтьянов аны санскрит теленнән үк кергән дип фараз итә (яугир, .гарби сүзеннән). “Чура” сүзе Акчурин, Байчурин, Канчурин, Карачурин. Колчурчн. Синчурин, Тинчурин фамилияләрендә катнаша Русларда сакланган Чуриков, Чуренных кебек фамилияләрне дә шушы рәткә кертеп карарга кирәк Кол—чура, чура кол.
ЧУХУР иск. — Элек Казан татарлары арасында 'мещан” сүзе урынына кулланылган сүз. / /Казан чухурлары белән берлектә, Николай патша рәсемен кг/тәреп, Яшәсен падишаһы әгъзам хәзрәтләре!" дип, Казан урамнарында демонстрация ясап йөргән Галимҗан хәзрәт әлеге революция хәрәкәтенә катнашкан шәкертләргә каршы кискен чаралар курә башлады. Зариф Бәшири
ЧЫҢГЫЗ ХАН (1155 еллар тирәсе — 1227) - Монгол ханы, җиһангир. Чын исеме Темуҗин (Ти.чучин), русча чыганакларда - Темучин. Йөсцгәй баһадир угылы Чыңгыз
ханнын татар телен белгәнлеге мәгълүм, анын әнисе татар нәселеннән булган дигән томанлы хәбәрләр дә бар Чынгыз ханнын атасы Йөсугәй баһадир заманында татарларның юлбашчысын әсир төшергән була һәм соңыннан татарлар анын үзен дә үтерәләр (бу вакытта Тимучинга 13 яшьләр була) Шул чакта Тимучин барлык татарларны кырып бетерергә чакыра. Шуна да карамастан, яулал алу сугышларын башлап жибәргәндә ул үзенен алдан баручы гаскәрләренә нәкъ менә татарларны керткән (Хәер, бу алым XX гасырда штраф батальоннарында тагын да нечкәрәк хәйлә белән кулланылды.) Яулап алынган илләрнең гаскәрен Чыңгыз хан татарлар дип аталырга мөжбүр итә һәм шул рәвешле, мәсәлән, руслар Көнбатыш Европада монгол - татар исеме астында яулап алу сугышларында катнашалар.)
Тимучин 1206 елда Каракорым шәһәрендә тәхеткә чыгып, каһан (боек хан) дип игълан ителә һәм Чынгыз хан исемен ала ("жинү’че', "мөстәкыйль хан мәгънәләренә ия-Ризамкһн Фзхреддин)
Чынгыз ханнын беренче һәм яраткан хатыны Буртә Фучин (Бортэ-фуҗин) нсемле булган (русча чыганакларда Бортгэлъджин хатун рәвешендә дә очрый) Ул ана 1182 елда өйләнгән. Буртә ханбикә Чынгыз ханнын Җүчи. Чагатай. Угэдәй (Үгдәй) һәм Толуй (ТУли) исемле дүрт улының анасы Чынгызнын икенче хатыны Ху.лан-хатуннан галы Кулкай исемле улы булган, анысы бер рус шәһәрен алган вакытта һәлак була.
Әхмәдзәки Вәлиди Чынгыз хан мәмләкәтендә "рәсми дин юк иде дип яза Чыңгыз һәм аның балалары шаманилыкта торганнар, ләкин монголлар дин әһелләренең һәммәсен ихтирам иткәннәр, аларны дине очен кысмаганнар, ягъни мәмләкәттә дин иркенчелеге хөкем сөргән. Ризазддин бине Фәхреддин Чыңгыз ханны мовәххид (бер аллага ышанучы) дип атый һәм Ислам диненә керү ихтмматы зур булган дигән фикердә тора Әхмәдзәки Вәлиди "Мөселман төрекләр дә Чыңгызны бик яратканнар чөнки \ I Ислам динен һәммә диннәрдән артык, хөрмәтле күргән" дип яза Шулай да Заһир Бигиев язганча. 617 һижри елында Чыңгыз хан Бохаранын астын-өскә китергән һәм атка атланган хәлендә, масаеп, "Мәсжиде Кәлан 'га кергән икән
Замандашларының хатирәләренә караганда. Тимучин зәңгәр күзле, сары сакаллы булган
Чыңгыз хан укый-яза белмәгән
Чынгыз хан чыгарган кануннардан берсе буенча, фәкыйрь-фокра. Коръән укып көн күрүчеләр, канун белгечләре, табиб һәм галимнәр, гомумән гомерен гыйбадәткә һәм дәрвишлеккә багышлаучылар, шулай ук мәетләрне юып гонгы юлга озатучылар салымнардан азат ителгән
Чынгыз хан үзе һәм аның варислары башлаган яулап алу сугышларында 10 миллион
чамасы кеше кырылган дип исәпләнелә
Үзенең империясен, олысын идарә итү өчен Чыңгыз хан кануннар җыелмасы яса (“ясак" язылышы да бар) төзеп игълан итә Ясанып нигезе канунга һәм ханга буйсынудан гыйбарәт Шул кануннары ярдәмендә Чыңгыз хан мәмләкәттә ныклы тәртип һәм тынычлык урнаштырган Күренекле тарихчы 'Әбелгази бу хакта мондый сүзләр язьш калдырган. "Чыңгызхан патшалык иткәндә бәген илдә Иран белән Гуран арасында ~ шулкадәр тыныч иде ки. баш өстенә ләгәне белән алгый күтәргән килеш кояш чыгышыннан алып кояш баешына кадәр һичбсрксмнән рәнҗетү-мазар күрмичә барырга момкин иде
Мәмләкәттә ханнар Чыңгыз нәселеннән булу шарты белән халык тарафыннан сайланып, корылтайда расланалар.
Сугыш вакытында кануннар кыска һәм ачык аңлаешлы булганнар
“Игътибарсыз каравылчы үлемгә хөкем ителә
"Исергәнче эчкән чапкын үлемгә хөкем ителә
“Качкынны яшереп яткыручы үлемгә хөкем ителә
“Хакы булмаган килеш ганимәт малын үзләштергән сугышчы үлемгә хөкем
"Сәләтсез яубашы үлемгә хөкем ителә
"Күмәк сунардан һәм сугыш вакытларын на!
гелми. кораллар дәүләт амбарларында саклана.
“Караклар асып, зиначылар буып үтерелә
Чынгыз ханнын империясе кончьпьшш
I башка, халыкка корал йөртү рөхсәт
I көнбатышка таба 4000 километрларга
Чыңгыз ханның диктаторлык психологиясе аның түбәндәге сүзләрендә ачык чагыла: "Ирдар кеше өчен иң зур ләззәт шуннан гыйбарәттер: фетнә куптаручыны бастыру һәм дошманны җиңеп, аның бар булган мөлкәтен талап алу; никахлы хатыннарын үкереп җыларга һәм яшь коярга мәҗбүр итү, аның шоп-шома сыртлы чаптар атына менү, чибәр хатыннарының корсакларын төнге йокы күлмәгең һәм түшәген итү, аларның гөлчәчәктәй битләренә карап ләззәтләнү һәм үбү, ә имчәк җиләгедәй татлы иреннәрен имү булыр!”
Чыңгыз хан 1227 елның август ае ахырында вафат булган Елъязмачылар олуг хан аттан егылып имгәнү аркасында үлгән дип раслыйлар. Монголстаннан 1247 елда Европага әйләнеп кайткан Плано Карпини ханны яшен суккан дип хәбәр итә. Кайберәүләр аңа кәнизәге агулы эчемлек биргән дип тә сөйлиләр. Кыскасы, Чыңгызның ни сәбәптән үлгәнлеге турында ышанычлы мәгълүматлар юк.
Олуг хан авырып киткәч, аның юртасы алдына озын сөңге кадап куялар һәм анын очлыгына кара киез эләләр. Бу-ханның авыруын белгертергә тиеш була.
Әхмәдзәки Вәлиди Чыңгыз ханның җәсәден "үзенең туган җиренә-Онон буена алып киткәннәр һәм Дилигун Булдакта җирләгәннәр” дип яза. Ләкин анын кабере бүгенгә кадәр табылганы юк. Гомумән, монголлар ханнарының зиратын яшереп тотканнар. Бер ривайәткә караганда, Чыңгыз ханның кабере өстеннән 20 мең баш ат көтүе үткәреп, аны җир белән тәмам тигезләгәннәр дип сөйләнелә
Чыңгыз ханның утыз икенче буышча туры һәм соңгы варисы, Кытайда Эчке Монголия провинцияләре вице-президенты Очир Хукият дигән кеше 1984 елның 2 июлендә сиксән дүрт яшендә рак авыруыннан үлгән. Аны Ордоста мәшһүр “бабасы”на багышланган җирләр тирәсендә дәфен кылганнар
1990 еллар башында Кытайда Чыңгыз ханга һәйкәл куелды.
Ләкин Көнбатышта һәм. әлбәттә, Россиядә Чыңгыз хан вәхшилек һәм золым символы булып кача. Хәтта Брэм Стоукер үзенең хыялый романында мәшһүр вампир граф Дракуланы Чыңгыз ханның туры варисы дип атый
ЧЫРШЫ БӘЙРӘМЕ тар. Русиягә XIX гасыр урталарында Германиядән үтеп кергән яңа ел бәйрәме. (Чыршы бәйрәмен Петр патша керткән дигән сүз дөрес түгел.) Тарих эченәрәк керсәк, Европада беренче чыршы бәйрәменең 1374 елда Парижда үткәрелгәнлеген күрәбез.
Казанда татарлар арасында чыршы бәйрәме беренче тапкыр 1913 елда “Шәрык" клубында тамаша төсендә уздырылган. Балаларга чыршы бүләкләре-уенчыклар өләшү ике-өч көн дәвам иткән. Дин әһелләре моңа мәҗүсилек, агачка табыну һәм урыска иярү дип караганнар, әлбәттә. Шуңа күрә бу бәйрәм Мөхәммәд Пәйгамбәр туган көнгә туры китерелгән һәм Мәүлид бәйрәме рәвешендә узган (Исмәгыйль Рәми)
Ләкин асылда "чыршы бәйрәме” борынгы төркиләрдә үк булган. Тагын кара: ҖИР СУ; ПЕТР ПАТША.
ШАГЫЙРЬ / - Шигырь язучы. Коръән-кәримдә "Шагыйрьләр" сүрәсе бар Аның ахырындагы аятьләрдән шагыйрьләрнең Хакка каршы булулары, аларга юлдан язганнарның гына иярүләре аңлашыла. Ривайәткә караганда, заманында Мәккәнең йогынтылы кешеләре арасында Пәйгамбәргә '‘шагыйрь" дигән кушамат тагу турында да фикер кузгалган була, ләкин ахырда шәһәр урамнарында аны “сихерче” дип игълан иткәннәр (бу турыда кара: Әбу Җаһил).
Шулай да Пәйгамбәрнең җыр-шигырьгә һәм музыкага уңай мөнәсәбәте билгеле (бу турыда кара: Ислам һәм җыр шигырь, музыка)
Шагыйрьгә курку белән өркү хәрам. Тукайдан, һәр милләтнең шагыйрьләре — шул милләтнең теленең сакчысы вә төзәтүчесе Ф.Әмирхан
Күплек саны шәкеле—шөгара.
Хатын-кыз булганда - шагыйрә. Шагыйрә-нең күплек саны шәкеле-шәвагыйрь.
Шунысы кызык, әдәбият тарихында “шагыйрь" сүзен куллануга каршы чыккан очрак та билгеле. Мәс , 1913-14 елларда Оренбургта чыгып килгән “Мөгаллим” гәзитендә: “.. "шагыйрь” сүзләре безгә ят сүзләр, “акын" сүзе безнең үземезнеке, борынгы төрек бабаларымыздан калган, без аны сөямез, хуплап язамыз.. " ,-дигән фикергә тап булабыз.
Дәвамы киләсе саннарда