ХӘТЕРЛӘРДӘ КАЛДЫ


Хәтерлим әле: университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый башлагач ук, без Кояшны группабызның комсоргы итеп сайлап куйдык. Үз- үзен шактый җитди тотуына игътибар иткәнбездерме, кураторыбыз Фәрит Хатипов тәкъдименә болай гына кушылганбыздырмы, без бу кандидатураны бер тавыштан якладык. Ул безнен өметләрне чыннан да аклады. Взнос җыю, җыелыш үткәрү генә димәгән, безне төзүчеләрнең тулай торакларына агитатор итеп тә билгеләде әле ул. Кем халыкара хәлләр турында сөйли, кем әдәбият һәм сәнгать яңалыклары белән таныштыра, кем театр спектакльләренә культпоходлар оештыра —беркемне дә буш тотмый. Кайбер кызлар (ә алар төркемебездә безгә караганда шактый аз иде), үзен эрегә саный ул, дип йөрсәләр дә, егетләр алай вакланып маташмадылар—чөнки һәркайсы диярлек, яшерен булса да, бу чая һәм чибәр туташка гашыйк иде. Хәер, без генә микән?!
Кояш җәмәгать эшләрендә дә, уку буенча да актив булды. Менә дигән педагог чыгар әле аннан, дип уйлый идек без. Ә ул, университетны тәмамлагач, бөтенләй икенче юлдан китте—журналистлык һәм язучылык һөнәрен сайлады. Югыйсә Мидхәт Миншиннан. Фаяз Дунайдан һәм миннән башка шагыйрь яки прозаик булырга дәгъва иткән кеше юк иде бугай безнен арада! Кояш, университетны тәмамлар-тәмамламас борын ук, «Азат хатын» журналы редакциясендә эшли башлады. Ин гаҗәбе: ул анда мәкалә һәм очерклар гына бастырып калмады, әдәбият дөньясына да үтеп керде. Хикәя һәм повестьлар язу гадәти белем генә түгел, ул әдәби талант өстенә ниндидер хыялыйлык, чынбарлыктан аерылганлык һәм бай тормыш тәҗрибәсе дә таләп итә бит әле! Ә Кояш барыннан да бигрәк дөньяви зат, бөтенесен акыл бизмәненә сала торган кеше иде. Анын кырыс укытучылар гаиләсендә тәрбия алып үсүе, дөньяны фәкать ак һәм кара төсләргә генә бүлеп каравы, ярымтоннарны өнәп бетермәве дә үз ролен уйнагандыр. Алтмышынчы елларда Татарстан һәм Башкортстан газета-журналларында, Татарстан китап нәшрияты чыгарган күмәк җыентыкларда басылган хикәяләренең күбрәк журналистикага нисбәтле булуы күп очракта автор иҗат манерасының әле анык билгеләнмәве белән дә аңлатылгандыр. Әйе, журналистлык шаукымы аның зуррак күләмле әсәрләрендә—повестьларында да сизелә иде. Бу яктан анын «Кышкы талпыну» һәм «Ярлар биек» повестьлары гына аерылып тора. Хәер, жанрларның чикләрен тиешенчә тоя алмау бүгенге яшь буын язучыларында да, хәтта Мәскәүнең бүген актуаль темаларга алынган кайбер прозаиклар иҗатында да чагыла. К. Тимбикованың Чаллы автогигантын төзүчеләргә багышланган очерклар сериясе өчен «КамАЗ төзелеше ударнигы» билгесе. БАМ турындагы язмалары һәм журналистика өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан журналистларының X. Ямашев исемеңдәге премиясе һәм «Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем алуы үзе үк—гыйбрәтле фал. Ул барыннан да бигрәк тырыш, тынгысыз, эзләнүчән журналист-язучы иде Анын карашлары университетта уку дәверендә үк калыпланган һәм алар гел үзгәреп торган чынбарлыкның ничек бәяләнүенә һич кенә дә бәйләнмәгән иде. Мондый хәлләрне безнен буын кешеләренең байтагы кичерде.
Теге яки бу язучының иҗат юнәлеше, идеологик мәсләге, әсәр сюжетының корылышы, конфликтларның катлаулылыгы, ниһаять, персонажларның үзенчәлеге турында анын үзеннән башка бер тәнкыйтьче яки әдәбият
белгече дә тәгаен гына аңлата атмындыр. Биниһая ихлас жанлы Кояш Тим- бикованын әдәби әсәрләре, уйдырма булудан бигрәк, реать күренешләрне сурәтләве, «шагыирәнә ялган»нан качып, конкрет ситуацияләргә мөрәжәгать итүе, очеркларында һәм истәлек язмаларында исә чын әдәбилеккә омтылуы, нәфис сәнгать таләпләренә буйсынырга тырышуы—бу игезәк жанрларны якынайта, атарны тормышчанрак итә иде. Анын илле еллык бәйрәме алдын- нан «Казан утлары* журналында басылган «Ник сагынам икән?» дигән авто- биографик әсәре бик күп сорауларга җавап бирә, минемчә. Бу әсәр интона- цияләрнең ачыклыгы, авторнын ихласлылыгы белән жәлеп итә. .Анын мәшһүр шагыйрәбез Сажидә
Соләимановага ба- гышланган «Ша- гыйрәнең хыялында йорткән китабы*, атаклы артистка Наилә Гәрәева турындагы «Мәхәббәт—бер генә* исемле язмаларын да «мәкалә* дигән жанр белән тамгаламас идем мин. Аларда язучының үзенен бай тормыш тәҗрибәсе, шәхси уй- ланулары. шатлык- борчулары чагылган.
Бер гыйбрәтле мисал
гына китерим: «Олуг иленнен ин зур җитәкчеләре дә. бөтен дөнья алдында ялган сөйләүдән, кеше жанын кыюдан тартынмыйлар икән, гаделсез сугыш- ларда сөлектәй егетләрнең гомере өзелә икән, күпме булачак галимнәр, га- лант ияләре кырыла икән.—каләм очы белән кон кичергәннәр арасында гына рәхим-шәфкатьне кем күрсәтсен ’ *—ди ул. Әле телләр бәйле, әйтәсе килгәнне «ачык текст* белән аңлатырга гына җыенган еллар иде ул. Әле генә телгә алынган автобиографик әсәрендә дә ул бер паргия җитәкчесенең аны «сәяси сукырлык*та гаепләвен ачыктан-ачык язып чыккан иде Ксмнен кемлеген гомер кичә-кичә генә аңлыйсын шул!
Әле университетта уку елларында Кояшнын. безнең егетләр «тәртәгә типкәләгән» чакларда, аларга каты кагылуы, нәсихәтләр укуы да. материаль яктан безгә караганда әйбәтрәк тәэмин ителсә дә. беэнен белән Тәмтенсн Идел сусаклагычы астында катачак урманнарын кисешеп йорүе дә. бер генә физик эштән чирканмавы да. хәтта соңыннан, инде аякка баскач, еллар буе түли-түли кооператив фатир төзетеп, тотрыклы гаилә корырга тырышуы да минем күңелдә матур хисләр уятты
Байтак еллардан сон, мин анын ахири дусты язучы Мәдинә Маликовага өйләнгәч, безнең аралашулар бигрәк тә ешаеп китте Үзара кунакка йөрешүләр. эчкерсез сөйләшүләр гадәти күренешкә әйләнде, уйлар фикерләр һәрвакыт ургак булды Хәтта Васильеводагы бакча йортларын да без янәшә, бер ук урыннан юнәтелгән төзелеш материалларыннан сатлык Берәр кунак килеп чыкса, алар оснә дә. безгә дә сугылмыйча катмый иде.
Кояш ире белән бәхетле идеме—анысын кистереп кенә әйтә атмыйм Ин күңелне төшергәне—хатын-кыз өчен бигрәк тә—атарнын дәвамчылары, балалары булмады. Аннан, йөрәкне тагын бер кат җәрәхәтләгәне күпме гомер бергә яшәгәннән сон. ире Рейннын авырый башлавы Ул чорларда бәлаләр Кояш остенә бер-бер артлы китеп кенә торды Карт укытучы әнисен карап тәрбияләүне дә ул үз жаваплылыгына алган иде Абыйсының, тәмам паралич сугып, урын остенә калуы да шул ук Кояшка өстәмә мәшәкатьләр
тудырды. Югалту артыннан югалту Газиз әнисенең үлүе Күпме гомер иткән ире Рейн белән бәхилләшү... Нечкә күңелле Кояшка—хәтта спектакльләрнең фаҗигале мизгелләрен караганда да күзләреннән яшиләр атылып чыккан, хискә бирелүчән Кояшка—бу авыр хәлләрне кичерү жинелдән булмагандыр. Йорәк бер генә бит ул! Болар аны ижатган аерса, эшендәге аңлашылмаучылыклар да аны чыгырыннан чыгара, җан тынычлыгын боза иде. Сабакташыбыз торган саен күңел төшенкелегенә бирелә барды. Әмма горур холыклы каләмдәшебез кем алдында булса да зарлануны, күз яше түгүне кирәк санамады. Бәлки эч серләрен күршедә генә яшәгән композитор Сара Садыйковага. җырчы Вафирә Гыйззәтуллинага. артистка Наилә Гәрәевага, журналистка Фәния Хуҗиәхмәтовага сөйләштергәләгәндер—сонгы елларында алар белән дус иде ул. Ә бәлки сөйләмәгәндер дә Кем белә?! Ул бик тырышып төзеткән бакча йортларының бик серле рәвештә янып китүе дә, халык әйтмешли, чүп өстенә чүмәлә булгандыр. Иҗат өлкәсендә Каф тауларын яулый алмау, гаиләсендәге күңелсез вакыйгалар аны көннән көн күңел төшенкелегенә этәрде, элекке көләчлекне гаделсезлекләргә рәнҗү, яшьлектәге хыялларның җимерелүенә ачыну хисләре ааыштырды Алар кайчандыр үз бәясен үзе белгән, горур Кояш Тимбикованы тормыш диңгезенең читенә этәргәннән этәрә баргандыр.
Кышның да ин зәмһәрир суык көннәренең берсендә хушлаштык без аның белән Берничә сабакташы, элекке хезмәттәшләре, якын туганнары өчен бу хәбәр гайре табигый да, ышанмаслык та иде. Чөнки аны якыннан белгән кешеләр Кояш Тимбикованың озаклап авырып ятканын да, сәламәтлегеннән зарланганын да хәтерләмиләр, ул аларнын күз алдында һаман да шаян, елмаючан, кинаяле сүзле, ләкин һәрвакыт мөлаем ханым булып күңелгә сеңгән иде.
Әлбәттә, ул көнне кайгы сүзләре сөйләнде, уфтанылды. Аннан өсте ябык машина, акрын гына кузгалып. Чистай тарафларына—язучының туган ягына—
юл алды...
Менә анын да тууына 70 ел үтеп киткән икән. Үзе исән булса, без бу көннәрдә анын иҗат бәйрәменә җыелыр идек.
Әхмәт

Реклама