КАЗАН ТАТАРЛАРЫ: СТАТИСТИК ҺӘМ ЭТНОГРАФИК ҖӘҺӘТТӘН


Мин өченче төргә керткән татар кьпларынын мәхәббәте нигә шулай кыю. Йөремсәк икән9 Бу аларнын чагыштырмача ирекле булуыннан гына түгелдер, хикмәт шунда: Казанга, бигрәк тә кышкы айларда. Бохаралан сәүдәгәрләр еш килә, җәйләрен дә алар ярминкәгә барышлый бер-ике ай яшәп киталәр Бохара кешесе олы яшьтәге димче карчыклар аша үзенә яшь кәләш таптыра, шарлы шундый унбиш яшьтән лә олы булмасын, мондыйлар да канәгатьләндермәсә. алар унөч, унике яшьлек кызчыкларны таләп итә башлыйлар Әлбәттә, бай яисә ургача тормыш алып баручылар узгынчы бохаралыларга кызларын бирмиләр Аларнын мул гына калымына житәр-җитмәс яшәгән мешаннар гына кызыгып, кызларын корбан итәләр. Бохара адәме яшь кыз белән бер айдан аргык тормый, өенә кайтып киткәч, аерганын әйтеп хәбәр җибәрә Казан татарлары бохара.палардан калганнарга бик өйләнергә теләмиләр. Шулай итеп, унбиш яшьлек тол хатыннар, бигрәк тә ата анасыз ятимәләр, якын кардәше булмаганнар ирексезләп Амур канаты астыннан урын эзләргә тиеш булалар
• • •
Татарларда туй ин зур гаилә бәйрәме Байлар, урта халлеләр турында әйтеп тә торасы юк. хәтта ярлылар да үз якыннарын кунак итәр өчен сонгы тиенен дә кызганмыйлар
Шундый затлы мәҗлестә мина ин кадерле кунак сыйфатында түрдә утырырга туры килде Менә туй башланып кззтә. Билгеле булганча, мөселманнарда кияү егетенә кәләшне күрү тыелган бит инде Күпләр шулай кызны алдан күрмәгән килеш ярәшә Арада елгыррак егет-җилән, кызыксынучан кы з кыркып бу змас димә үз бәхетенә тигәнне алар читтән генә булса лл күреп калу жаен табалар Кәләшкә егетенең кайчан урамнан үтеп китәчәген димче хәбәр итә. кияү егетенә исә кы знын кайчан, кайсы тәрәзә төбендә утырасын, яззеә кайчан ахирәте өенә кунакка киләсем җиткерә Күз кырые белән генә бер-берсен күрен калгач, егет димчегә үтемем ризалыгын яисә кире кагуын белдерә
Ризалык алынса, икс якган ла атл аналар катнашында калым хакы турында килешү төзелә. Бу хак-каләш һәм кияү ягынып мөлкәтенә карап, байларда оч мппгаы я зып биш менгә кадәр җиырм мөмкин Авыт ы н«.ә м\ ' тормыш зы ырмый
.Ахыры. Нашы илтм санда
калымның ярәшкән вакытта бирелгән яртысы кире кайтарылырга тиеш.
Ярәшкәннән сон кияү егете, үз мөмкинлегенә карап, һәр көнне кәләшкә алтын- көмеш. энже-мәржән кебек асылташлы бизәнү әйберләреннән гыйбарәт бүләкләрен юллап тора Туй көнендә исә кечкенә кисмәк белән бал һәм сары май җибәрә Бу- тайпылышсыз бер йола Туй ашы. бала тәпие юу һәрчак шулай бал һәм майны татып караудан башлана. Гадәттә табынга сары майны бер. балны икенче савытка салып китерәләр. Кунаклар зур кашык белән бал белән майны ипигә ягып, бик
тәмләп ашыйлар.
Туй мәҗлесе никахка берничә көн кала
башланып китә. Бер көнне кияү ягында,
икенче көнне кәләш ягында әле ир-атлар, әле хатын-кызлар табыны жыела. Бу
мәҗлесләрдә кияү белән кәләш
катнашмый.
Ирләр табынында мин кайчан телим шунда булалам, ә менә хатын-кызлар гына жыелган мәҗлесне күрү бәхетенә ничә ел буе ирешә алганым юк иде.
Ниһаять, көтмәгәндә, шундый очракка тап булдым. Мин каты авыруга дучар булып, өметсезлеккә тарыган бай гына
татар хатынын дәвалап, аякка бастырдым.
Ул инде бик рәхмәтле калып, минем бөтенесен дә эшләргә әзер иде. У най 4 та чыкты: нәкь шул көннәрдә анын ул ярәшеп йөри иде. Мин әлеге ханы
хатын-кызлар көнендә туй мәҗлесен тамаша кылырга рөхсәт итүен сорадым
Көтелмәгән үтенечтән ул куркынып, тетрәнеп китте, монын мөмкин хал түгеллеген кат-кат аңлата башлады.
Әгәр табиб булмасам. мин аның үҗәтлеген җиңеп һич кенә дә күндерә алмас идем. Бу хакта беркемгә дә тишмәгез, ике арада сер булып калсын, дип ул, ниһаять, миннән ант иттерде. Хатынын белән эңгер төшкәч килерсез, баскыч гәбендә каршы алырмын, диде. Шулай иттек тә. Безне ул стена буйларына катлы-катлы сандык өелгән бүлмәгә урнаштырды. Уртада ашъяулык ябылган түгәрәк ак өстал. Өстат өстендә төрле кипкән җимешләр салынган тәлинкәләр. Мина сандыклар арасында урындык куелган. Моннан кунаклар утырачак зур залга ишек чыга. Ишеккә Бохара ефәгеннән чаршау эленгән. Хужабикә хатынымны зур залга кертте, мина исә чаршауга тишек уеп, шуннан карап утырырга рөхсәт бирде Кунаклар әле килеп җитмәгән иде. Зур залда стена буйларында диванга охшаш сәкеләр тезелеп киткән, алар фарсы келәмнәре белән капланган, анда-санда кечкенә мендәрләр дә күренә Идәнгә дә келәм җәелгән. Ак яисә чигүле ашъяулык белән капланган, кыска аяклы түгәрәк өстәлләр тезелеп киткән. Һәр өстәлдә—кипкән җимешле тәлинкаләр. Бүлмә эче шәмдәлләр белән сүрән генә яктыртылган.
Менә тын залга җан өреп берәм-берәм кунаклар килә башлады. Һәммәсе дә купшыдан купшы киенгәннәр. Бүлмәгә керүгә, җиләннәрен салып, алтынсу камзул, бизәкле күлмәкләрдән калалар. Баш киемнәре төрледән-төрле: алтын-көмеш белән чигелгән яулык бәйләгәннәре дә. кондыз тиресеннән эшләнгән кырку читле, бәрхет гөмбәзле, яннан алтын чук асылынып торган башлык, алтын чачаклы ефәк калфак кигәннәре дә бар.
Һәр кунак киленгә нинди дә булса бүләк алып килергә тиеш. Якын туганнары кыйммәтле парча, күлмәклек тукыма, алтынсу яулык кебек затлы әйберләр салсалар, бүтәннәр инде калфак, күлмәккә ефәк тасма, яка бизәргә укалы тасма, калфак бизәргә чуклы, чачаклы тасма ише әйберләр бүләк итәләр Һәр килгән кунак, күрешеп чыкканнан сон. бүләк куела торган махсус өстәлгә килә. Хужабикә кем нәрсә бүләк иткәнен һәммә кунакка күрсәтеп чыга.
Фуксның гаилә портреты
Мәжлескә килү, бүләк салу мәрәкәсе шактый озакка сузыла. ШУНЫСЫ гаҗәп, кайбер хатын-кызлар, баи гына киемле булуга карамастан, бүләксез килгән иделәр! Хужабикә .сл минем янга кергәләп-чыккалап йоргән арала төшендереп бирде болары ярлылар икән Кешедән алып торып киенгән-ясанган мондый ярлыларны үзләренә акчалата сәдака бирергә чакыралар икән Татарларның әнә шундый гадел сыйфаты бар алар аралашу, бәйрәм мәҗлесләрендә ярлыларны читкә тибәрмиләр, аш-сыйга дәрәжәгә карап түгел, һәммәсен тигез күреп чакыралар
Менә кунаклар габынга түгәрәкләнеп беттеләр Чәй эчү башланды Бер каинатылып. бер яңартылын, ничәмә ничә тапкырлар самавыр кереп чыкты' Хужабикә үзенен кыз туганнары белән чынаяк тулы подносларны йөртеп кенә тора Шулкадәр тәм белән эчәләр чәйне, ничә чынаяк каплаганнарын хәтта санап бару да мөмкин түгст Хатынымны ла пәрдә артына, минем янга чыгарып, безне хуш исте хан чәе белән сыйладылар. Без чәй эчкән арала хужабикә. берәр кыбырсыгы килеп кермәсен дип. сагаеп чаршау янышы басып торды Алай-болай берәрсе бу якка таба кузгала башлый икән, мин инде санлыклар арасына, атлан хәстәрләнгән урынга посарга тиеш илем Хатын-кызлар тәлинкәләрдәге тәм-томга нәзакәтле үреләләр, талымсыз- ланмыйча. чама белеп кенә алалар. Кайберләре камыр ризыкларын кулъяулыкка төреп куя. өйлә калган бата-чагаларга, күрәссн. Чәй эчелеп, бераз вакыт үткәннән сон кичке ашка әзерлек башланды Ханымнар иркенләп, жәс.тебрәк утырдылар. Боларнын аякларын шундый җайлы гына бокләп. итәк очыннан аттыису чигү 1е читекләрен генә күрсәтеп утырулары үзе бер сәнгать иде Купшы читекләрен искәртеп. Чибәркәйләрнең бер-бсрсс каршында көязләнүе иде бу Келәмле идәндә түгәрәк өстәл тирәли утырган хатын-кызларнын күбесе тизрәк ризык килүен көтеп кыбырсый иле шикелле. Менә туй ризыгы чыкты сары май, бал салынган тустаганнар, телемнән туралган ак ипи куелган поднослар башга сәкедә утыручыларга, аннары идәндә түгәрәк остәл гирәли утыручыларга таратылды Һәр чанымның ак ипигә сары май. бал ягып шундый бер отыл ык белән тәгам кабуында үзенә бер серлелек, илаһилык бар иде сыман.
Икенче булып өстәлгә бәрән ите салым пешерелгән токмач килде Өченчегә— пилмән, дүртенчегә—кәбестә бөккәне, бишенчегә—итле бәлеш, алтынчыга— тутырган тавыктан өлеш, җиденчегә эре туралган сарык итеннән борай бәлеше, сигезенчегә—кызыл серкә салынган пешкән суган белән бозау итс. тугызынчыга парла пешкән чөгә балыгы, унынчыга—кыздырылган бәрән иге. унберенчегә кыздырылган каз. уникенчегә—кыздырылган үрдәк, унөченчегә—кыздырылган тавык, ундүртенчегә—кыздырылган күркә, унбишенчегә—йомырка салып кыздырылган табан балыгы, уналтынчыга—кыздырылган корбан балыгы, унҗиденчегә—гөбәдия, һәм инде унсигезенче булып, сигез төрле баллы камыр ризыклары китерелде Бу соңгылары руслармын пирожныйлары кебек, камырга төрле бизәкләр төшереп пешерелгән иде
Шушылай озакка сузылган ашау- зчүдән сон. хужабикә икенче бүлмәдән кәгазь алып чыгып һәр кунакка берәр битне өләшеп чыкты Хужабикә артыннан ук икенче чаным подноста печән эскерте чаклы өелгән, һәртөрле җимешләр белән би исмәм төш-как күтәреп чыкты. Мондый сәнгатьле итеп катырылган төш-как гуйларлл һәрвакыт кәләш ягыннан җибәрелә
Төш-какны табындашлар санынча бүлеп, өлкәннәрдән башлап тараттылар Һәр кунак татып караганнан сон. үз өлешен атеге кәгазьгә, аннары яулыкка төреп, өендә калганнарга туй күчтәнәче итеп алды
Шунысын да искәрдем, кабыгы чистартылып туралган тозлы кыярны имле ун төргә якын майлы, итле ризык ашаганнан сон аерым бирәләр Шуна кү-рә кыярны кетердәтәләр генә.
Бу кадәр дә озакка сузылган мәжлсс мине тәмам ардырды Октябрь асмын озын төнендә кичке 9да башланган иде. таңга кадәр дәвам итте Табын әзерләүчеләр кабаланмый, кунаклар ашау ләззәтен суза белә, ризык аргы ризык агыла н*ра <>' мәҗлесмен азагы булмас кебек иде Бсзнем бүлмәгә лә бу тәгамнәрнең барысы ы рәттән килә горлы. барысын да түгел, кайсыларын гына татын карап за гамакларыбыз туйлы
Инле тәмам яктырып беткәч, сәкедә утыручы хатын-кызлар кыймылдый башладылар; берәүләре торып басты, икенчеләре тамак туйганны белдереп учына иоткергәләп куйды Идәндәге келәмдә утырганнарга да җан керде, кайсыберләре генә урыныннан кузгалмады. Болары ярлылар иле. Менә хужабикә көмеш акча салынган тәлинкә тотып чыкты. Ин беренче итеп ул мулла хатынының учына кызгылт кәгазь акча, туганнарына бер тәнкәлек көмеш, калган ярлыракларга тиеннәр сонды. Сәдака өләшү шулкадәр оста шомалык белән башкарыла ки, кеммен учына нинди акча салынганга күз дә иярми кала.
Менә шулай бәйрәм итә безнен Казан татар хатын-кызлары! Моннан да күңеллерәк бүтән бәйрәм мәҗлесе аларда булалмый.
Ә инде никах укыту мулла катнашында кияү өендә үтә. иртәгесе көнгә мин шунда чакырулы идем. Билгеләнгән вакытка килеп житгем. Кунаклар әле күп түгел иде; өлкән яшьтәге берничә татар агае гына нидер турында тын гына гапләшеп бүлмә буйлап арлы-бирле иөриләр. Кунаклар ашыкмый гына җыелып беттеләр, муллага хәбәр иттеләр, күрәсең, ул ин соңыннан озын таягын тотып килеп керде. Вәкарь белән генә түргә узганда аңа аерым бер хөрмәт билгесе күрсәтеп, һәммәсе дә ике кулын сузып күрештеләр, һәрчак шулай: күрешкәндә өлкән кеше сузган кулны яшьрәге куш учына ала. Кунаклар җыелган бүлмә бөтенләй буш иде. сандыклар да. өстәл - уры нд ы клар да күренми. Идәндә генә калын-калын келәмнәр. Мулла түргә утыргач, мина да анын кырыеннан урын тәкъдим ителгәч, калганнар да. шәрыкча аягын бөкләп, келәмгә чүмәштеләр. Башта табынга чәй килде һәм калак-чынаяк чылтыраулары шактыйга сузылды. Аннары кичке ашка хәзерлек башланды. Икешәр- икешәр булып янәшәрәк утырыштылар. Һәр пар алдына тәлинкә, икешәр агач кашык куелды. Салфетка урынына озын сөлгеләр бирелде. Тәүге ризык—аерым-аерым савытларга салынган куе сары май һәм бал иде. һәр ир заты ипигә мул итеп май. бат ягып, тәмле оеп чәйнәргә кереште. Аннары инде, мин алда хатын-кызлар мәҗлесен сурәтләгәнчә, бер-бер артлы бүтән төрле ризыклар агыла башлады.
Мәжлес беткәндә һәр кунакка берәр стакан ширбәт бирделәр. Аны тамчысынача бушатып, сакал-мыекларны сыпырганнан сон. тамак кыру, төрле тонда (бас. тенор, альт) ямьсез итеп кикерү башланды. Бу—ашказанының табын муллыгына, тамак туюга, хуҗага рәхмәт белдерү музыкасы иде.
Шушындый гадәттән тыш концерт тәмамлангач, келәм өстенә җәелгән махсус ашъяулыкка кызыл, зәңгәр кәгазь акчалар, көмеш тәнкәләр салына. Болар инде каядыр якында аерым билгеләнгән бүлмәдә утыручы кәләш өчен җыела. Кияү куенына керәсе бүлмә йә ишегалдындагы берәр кече өйдә, яисә йортның икенче яртысында әзерләнгән була. Акча җыю ширбәт дип атала, борынгырак дәверләрдә көмеш тәңкәләрне кәләшкә ширбәтле кубокка салып китергәннәр. Ул аны кабул итеп, ярәшкән егеткә чыгарга риза булуын белдергән.
Монда исә җыелган акчаны кубокка түгел, тәлинкәгә салып, ата кеше каләшкә алып китте. Бераздан кире кереп, кызы тарафыннан акчанын кабул ителүе хакында муллага хәбәр итте. Шул мәлдә кияүне чакыртып алдылар да. син ризамы, дип сорадылар. Кияү бер икеләнүсез «Әйе!» дип җавап бирде. Шуннан соң инде мулла калым турында сүз кузгатты. Моңа бәйле сорау-жаваплар беткәч, тамак кырды, учына өч тапкыр ютәлләгән сыман итте дә. сакалын сыпырды, бөтен ирләр дә мулла артыннан шуны ук кабатладылар. Дога уку ун минутларга сузылгандыр...
Дога беткәннән сон. мулла урыныннан күтәрелә, калганнар да аңа ияреп кузгала башлый. Туй мәҗлесендә татарлар да. руслар кебек үк. шәраб яки сыра эчкалиләр; әмма бу бүтән бүлмәгә чыгып, яшертен генә эшләнә. Әгәренки мулла берәрсенен сәрхушләнгәнен сизеп ала икән, бөтен гавам алдында сүгеп ташлап, тегенен йөзен кызарта.
Кунаклар китеп беткәч, яучыбикә кияүне чыбылдык эчендә кәләше түземсезләнеп көткән махсус бүлмәгә алып керә, чыгып киткәндә өсләреннән бикләп куя. Бу бүлмәдән яшь пар дүрт көн буена бер яры да чыкмын, алар янына да яучы хатыннан гайре берәү дә керми.
Дүрт көннән соң кияү егет ата-анасына күренеп китә, төнгә тагын хатыны янына кайта.
Иртәләрен үз өенә кайтып китсә лә. өч ай буе төннәрен хатыны янында уздыра Өч айдан сон инде кавышулар сирәгәя башлый Хатыны ир ягынла КҮНӘК була ла. кабат үз өенә кайтып китә Бер. ике. өч ел шулай уза. аннары инде хатыны (каймакта инде икешәр баласы белән) ир йортына бөтенләйгә күченә
Гадәттә гуйнын икенче көнендә кияү, үд мөмкинлегснә карап, кәләшенә ин затлы әйбер бүләк итә. кайчакта икенче көнне үк хатыныннан ваз кичеп, аеруын сорап муллага мөрәҗәгать итүе дә ихтимал.
Туй мәжлссен мина авылда да күрергә туры килде Йолалар үтәүдә аермалык юк иде Ризык әзерләүләре дә крестьян йортындагы кебек түгел иле Бөккән бәлеш, пироглар ак оннан пешерелгән, ит ризыклары барысы ла ат итеннән иле Мине ин гаҗәпләндергәне улаксыман савытка салынган ризык буяды: туралган ат зчәгесс ботка белән аралазшырылган. актарылып ташланган, куркыныч кыялардан торган тау кечерәйтеп карагандагы шикелле тоела1 Мәжлестә ирләр дә. хатын-кыхтар да бар иле Ирләр—төп яна өйдә, хатын-кыхтар исә келәттә (җәйге кызуларда йоклар өчен анда урыннар да әзерләнгән)
Мулла фатихасы белән мәҗлес көндезге икеләрдә башланды Башта төп сый чәй булды. Аны муллага һәм дәрәҗәлерәк ирләргә китерделәр Яшь-жилкенчәк сыра эчте. Шушы форсат өчен бик күп игеп кайнагып куйганнар Өстәлдә шәраб күренмәде. Кияү үз иптәш егетләре белән кичкә таба гына килде. Энгер төшәр алдыннан никах укытылды Аннары яучы хатын кияүне кәләшнен абыйсы йортына алып кереп китте Аида яна салынган ак өйлә егетне сөеклесе кәгә иде Икенче көнне без иртәнге 7дә юлга кузгалдык, күршедәге яшь пар бу вакытта ате Амур куенында эри иле
Шул ук авылда мина икенче бер тамашанмн шаһиты булырга туры килде Әтисе Йортыннан кызы бөтенләйгә ире йортына күчеп китәргә җыена Кияүгә чыкканнан сон ул төп йортта ике ел ярым яшәгән, ике батасы бар Озату бик күнедле бәйрәм түгел икән шул. Әти-әнисенсн күхтәрендә яшь. кыхтары моннан егерме чакрым ераклыктагы чит авылга китәсе.
Ул келәттә бирнәләрен барлый Анын тирәсенә кызыксынучан хатын-кыхтар җыелган. Нинди бүләкләре барлыгын тотып карап белергә теләгәннәр сандык өстсиә тиеннәр салалар. Ир ягы туганнары ике көмеш тәңкә сатса, кыз ягыныкылар берәр тәңкәлек көмеш куйдылар Бирнә алай ярлы димәс илем аттын белән чигелгән камзул, кижс-мамык бөркәнчек, ситсы күлмәкләр, кызыл читекләр башмлк-тар. кызыл бизәкле шәл. куян мехын астарлап тегелгән киже камзуллар һәм шунын ише башка әйберләр. Ашъяулык, чүпләм сөлге, урын җир җәймәләре һәммәсе үз кулы белән бик матур итеп тукылган, чигелгән
Бирнә бүләкләрен тәртипкә китереп җыюга төп йорпа табын әзерләнде Каймак, сары май. бал. вак бәлеш, баллы камыр кебек нигъмәтләр өстәлгә теккән иде Кияү пар ат җигелгән оч көймәле арбада ир туганнары белән килеп гоште Боларны шунда ук өстәл тирәли утырттылар Алар чәйләгән арада киленнең әйберләрен урнаштырып та куйдылар Әти-әнисе белән хушлашасы ханым келәгы көзге каршында бизәнеп ясанды, кыз чагындагы киемнәрен салып икенчене киле Аннары яучы хатын аша иренә бүләк бәз күлмәк җибәрде Кияү белән килгәннәрнең берсе күлмәкне алын чыкты да ин шәп көймәле арбага җигслын атнын дугасына күлмәк жиннәрен урады, ә күлмәк итеген ат сыртына ябып куйды Бу арбага яучы хатын белән килен утырды, ә кияү кучер урынын аллы Атлар дәррәү кузгалдылар, кызның ата-анлсы. туганнары жылашып хушлаштылар, бетен авыл басу капкасына чаклы боларны озата барды
Татарларда бап тугач бәби тус үткәрү күркәм бер гаилә бәйрәме сана... к.йтарда бу—Йоласына туры кигереп, зурдан кубып үткәрелә Кендек әөисс бай туарга берничә кон кала чакырыла, шушы Йортта яши бапмын Күпләр кендек •юнсен вакыт җиткәнен сизгәч кенә дәш герен алалар Үз әниләре и чакыртыла. ««әш.иә була. Бала исән-имин дөньяга килгәч, ише ага ксшсы туганнарына хәбәр сапына Бала туып өч кон үткәч, дини йоланы үтәргә мулланы дәшеп алалар Мулла
суркыткам» ризык .
■ булырга тис. | М Г»я
сабыйның аягын кыйблага каратып яткыра, баш очына басып, ун колагына азан әйтә, аннары сул колагына камәт3 пышылдый, һәм баланын исемен әйтә. Муллага һәркем, үз чамасына карап, мул гына сәдака бирә. Туган-тумача, күрше-күлән ирләрне чакырып сый мәҗлесе үткәрелә. Берничә көн буена баланың тәүге теше күренсенгә дип (руслардагы кебек үк) әнкәгә бүләк ташыйлар. Балага күлмәклек, байларныкы—ефәк, ярлыларныкы—ситсы, кечкенә юрган, түбәтәй, калфак кебек бүләкләр бер өем була.
Шул әйберләргә кушып тагын чәй-шикәр алып килү зарури санала. Бу очракта да күчтәнәчләрнең муллыгы һәркемнең мөмкинлегенә карый.
Өч яисә биш яшькә җиткәч, ир баланы сөннәткә утырталар. Ни өчен өч, биш0 Еллар саны так булырга тиеш икән. Шундый ышану бар: дүрт яисә алты яшьтә сөннәтләсәң, бала үлеп китә имеш. Сөннәтне аерым бер мулла башкара4, монын өчен аңа түлиләр. Илле сумнан алып алтын тәңкәләргә кадәр, кем ничек булдыра аза. Сөннәтләр алдыннан дога укыла...
Дөресен әйтергә кирәк, татарлар ярлыларга шәфкатьлелек күрсәтү ягыннан русларны уздыралар, әмма ихластан түгел, ә Рәсүлнең әйтеп калдырган катгый кануныннан куркып эшлиләр моны: «Дөньялыкта мохтаҗларга күпме биргәнсез. Ахирәттә шулкадәр әйләнеп үзегезгә кайтыр; ярлыларны ничек ашатып-эчсрткәнсез. үзегезгә дә шундый ук аш-су булыр, ничек киендергәнсез—шундый ук кием үзегезгә дә насыйп ителер».
Сәүдәгәр Чамас Мәхмүд хатыны, минем күршем Шәрифәбануның пәйгамбәр әйткәннәрне ничек үтәвен мисалга китерергә була. Шик юк, аның яхшылыклары ихлас күңелдән эшләнә иде, чөнки ул күндәмлеге-итагатьлелеге белән бөтен танышларын да гажәпкә калдыра иде. Ул уртача гына яши, тол хатын буларак, бар булганын үзе теләгәнчә тота ала иде; ул фәкать ярлылар көнен күреп яши, алар белән бүлешмичә бер сынык ипине дә авызына алмый иде.
Көннәре менә ничек уза иде анын: таң белән иртәнге намазга баса, берничә ярлыны чакырып чәй эчертә, аннары гына үзе чәйләп ала; алар өчен дип кул эшенә утыра. Төшке ашка тагын берничә кешене дәшеп ала, үзенә ни әзерләгән, аларга да шуны ашата. Кайбер чакта көткәннән артыграк кеше килә; мондый хәлдә ул әзерләнгән бөтен ризыгын да уртак табынга чыгара, ә үзе коры ипигә кала.
Ул беркайчан да бай, купшы күлмәк кимәде: үзенә ниндине тегә, шундый укны килен булып төшәсе берәр ярлы кызга да гегеп кигезә. Шулай итеп ул, 22 яшендә тол казып. 37 яшькә кадәр гомер сөрде. Мәрхүмәне озатырга әллә күпме ярлы- ябагай җыелды! Һәрберсенә мул гына сәдака да эләкте...
Казан татарларының дүрт төрле бәйрәме бар: икесе—дини: Рамазан һәм Корбан, икесе—Сабан һәм Җыен—халык бәйрәмнәре.
1. Рамазан
Мөселманнарның елга бер була торган ураза тотуы—Рамазан ае быел 30 декабрьдән башланып, 29 гыйнвар киченә кадәр дәвам изге Мәгълүм ки, Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең Коръәнендә, Аллаһы каршында чистарыну, пакьләнү өчен, елнын бер аенда ураза тотуны кертә. Дөрес, ураза тоту вакытын ул аерым бер төгәллектә билгеләмәгән, әмма анын табынучылары көн дәвамында бөтен шартын китереп ураза тотазар; төн кергәч инде, ак җепне кара җептән аерып күрерлек булып тан атканчы, күпме кирәк шулай ашый-эчә алалар. Рамазан аенда кем лә булса авырып китсә йә юлла казса, ул кеше бүтән чакта шул ук көннәр санынча ураза тотарга тиеш, ә инде моны үтәмәгәннәр, гөнаһларын юар өчен, ярлыларны ашатып торырга мәҗбүр булалар.
Ураза тотуның хезмәт кешесе өчен кыенлыгы шунда: көне буена бер тамчы су
' Камәт аягүрә укыла торган дога һәм аны уку. камәт төшерү ' Фукс ялгыша Сөннәткә мулла түгел, а махсус сөннәтче утырта (М. Г искәрмәсе)
кабарга ярамый Рамазан ае ел саен унбер көн алга күчә бара, шунлыктан кайсыбер елларда жәйнен бик эссе чорына туры килә, житмәсә. якты көн озынлыгы да арта мосслчаннын мондый чакта ничек интегүен күз алдына китерү кыен түгел ачык кырла, көйдергеч зссе кояш астында сусавын басарга да жөрьәт итә алмый бичара Мондагы татарлар көн саен мәчеткә җыелып, үзенә бер олпатлык белән пиәтн догаларны укып, гыйбадәт кылалар иде Мин шунда аяк йөзенә кадәр актан киенгән бер дәрвишне, ягъни мөселман монахын күрдем
Рамазан аенын буеннан буена татарлар, авыз ачып тамак туйдырганнан сон. гон ката өй каршына жыслып утыралар да. изге теләкләрен теләп тәсбих тарталар. Аллаһы Тәгаләне мактап салават әйтәләр
Тогге буе 26 гыйнвардан 27сенә каршы (быел 25 гыйнварда) кадер кичендә бөтен мәчетләр гыйбадәт кылучылар белән тулы иде Олысы-кечесе имчәк балаларга кадәр бу төнлә йокларга тиеш түгел Мәчеткә бармаганнар исә өйдә якыннары белән җыелышып, йокыны куар өчен, чәйләп утыралар Бу төнлә Атлаһ әмере белән фәрештәләр жиргә иңдерелә Танга кадәр изгелек, гөнаһлардан арыну чистарыну хисе тантана итә бу төнлә: чөнки бу төнлә жиргә изге китап - Коръән иңдерелгән
Рамазан аенын 27нче көнендә ярлыларга хәер өләшенә Бу— зәкят дип атала Канун буенча һәркем үз мөлкәтенен уннан бер өлешен бүлеп бирергә тиеиГ Мондагы гатарлар Йорт-кура кебек күчемсез малны һәм кышка дип әзерләнгән азык-төлекне исәпләмиләр, зәкят әйләнештәге мөлкәт яисә товарга әйләндерелгән акча исәбеннән чыгып бирелә һәркем үзенен хәер бирәчәген әйтеп, суммасын билгели, аны әүвәл мулла-мәэтиннәры. аннары ярлыларга өләшә Бүгенге көндәге Казан байлары, сәүдәгәр татарлар: Юнысов. Апанаев. Исай Заманон Бәшир Әитов. Сөсров, Йосыф Корбангали Әхмәри. Мортаза Клшаи. Аппаконлар һәм башка байлар зәкят өчен шактый зур суммалар чыгарып салдылар
Инде 28 гыйнварда ук кайбер үткен күзле татарлар кояш батуга Идезнсн аргы ягында, күк читендә калыккан яна ай урагын күреп алганнар: ул көнне югыйсә күкне юка болыт сүрүе каплаган иде Бу хәбәр шунда ук Казан мөселманнары арасында заралып та өлгерә, икенче көнне инде яна ай урагы калкуга күпләр шаһит булдылар Инде икеләнү-шик юк иде кебек, тик ике ахун арасында каты бәхәс купты, руханиларнын берсе яна айнын болай иртә күренүе мөмкин түгел лип бара иде Шулай да 28 гыйнварда мин алда әйткән җыр сузуны туктаттылар күп кенә бәхәс, каршылыклардан сон. ниһаять, дүшәмбедә (29 гыйнвар) Рамазан ае тәмамлана дигән фикергә килделәр Мәчет яннарында күп кенә татарлар җыелышып кояш батуга яна айны күрергә теләп тынгысыз игътибарлылык белән офыкны күзәтәләр иле 29 гыйнварда күпләр, ниһаять, яна ай урагын тамаша кылу бәхетенә ирештеләр Быел Рамазан 29 көнгә генә сузылды, чөнки яна ай иртәрәк күренде әгәр күренмәгән булса. Рамазан тагын бер көнгә сузыласы иде Мин монда шуны да искәртергә телим: татарлар безнең календарьны өнәмиләр, шуна күрә Ай әйләнешен дә аннан карап белешмиләр иде''
Ун еллар элек Ураза бәйрәме жәйге чорга гуры килгән иле’ Жочга көнне сәгать иртәнге сигезләрдә яше-карты—бөтен гатарлар. жәмгысс 6000 менлөл булгандыр. Яна Татар бистәсенә якын кырга жыслып күк астымда гыйбадәт кызлы ир Шулкадәр күп кешенем тәртипле рәтләргә тезелешеп, бер сулыштан әле аягүрә басып, әле җиргә тезләнеп сәждә кылулары искиткеч күренеш иле һәм б\ тамаша чилән карап торучыларга бик көчле тәэсир иткәндер Азар әйтүенчә гыйболә! кылу кояш агач ябалдашы биеклеге күтәрелгәч (ел фасылыма карап йә иртәрәк йә
'«Ислам» белешмәтүллегемдә (татар кит нәшр 1993 49 б ) әйтелүемчә »жя1 ■ һәм һонәрчеләр очен еллык керемнең 2.5 процентыма кадәр, терлекчелек бе «ж к«»н > очеи 12 процентка җитә Рел
' Азмиралтейгтпп биетәсе татарлары бу бәйрәмне 2У гыйнварда ® шәһәрмен үлмиә ■ Ю ымда үткәрде тәр
1814 СЛИЫЦ 4 сентябрендә бу бәйрәм ячык кырда утк.рстте 1815 гтнын авг>-<
шулай булды О инде 1817 һәм аннан соңгы елларда.һава б.оы.о < >б.мм. ч
генә уздырылды 1823 елмын 29 маемда исә сенатор 4 оймооов катнашымда -ке I ат. арш ындагы кырда б\ бойром иң тантаналы тост* \ езырылды
соңрак) башланырга тиеш икән. Гыйбадәт кылу тәмамлангач, бөтенесе дә зиратка юнәлә, анда Кортеннән берничә сүрә укыла. Аннан сон инде һәркем сый табыны әзерләнгән өенә ашыга. Бу көн—гаед көне дип атала. Бәйрәм ашы итеп табада кызган майда катлама пешерелә. Аны балга манып ашыйлар. Шулай итеп, өч көн буена татарлар, гаед бәйрәме белән котлашып, бер-берсенә кунакка йөрешәләр.
II. Корбан
Рамазан аеннан сон ике ай үткәч мөселманнарның Корбан бәйрәме уздырыла. Гарәп телендә бу сүз корбан чалуны анлата. Мөхәммәд пәйгамбәр бу бәйрәмне Аллаһка табынуны онытмасыннар өчен халыкка керткән. Аллаһ ихтыярына буйсынуын раслап бердәнбер улын корбан итәргә ниятләгән Ибраһимны гыйбрәтле мисал итеп китергән. Әлеге бәйрәмнең көнен тәгаенләштерүдә кайбер кыенлыклар да килеп чыга. Яна ай калкасы көннәрдә күк йөзен болыт каплау сәбәпле, мондагы татарлар ай урагын анык кына күрә алмадылар, вакытны төгәл билгели алмыйча ике ахун арасында бәхәс кузгалды. Хөрмәтле аксакал Ибраһим әфәнде бәйрәм көнен 11 ноябрьгә билгеләде, ләкин күпләр алдагы көнгә тәгаенләгән яшь имам Саттар белән килештеләр. «Фәйләсуфларга гына8 Ай әйләнешен алдан белеп, ярашу хас. ә мөселман өммәтенә ике-өч көн сабыр итеп, күк йөзендәге Айны үз күзләре белән күреп ачыклагач, китапка карауның хажәте юк»,—дигән яшь хәзрәт.
Шушы көннең киченнән башлап һәммәсе ризык җыюдан тукталып тордылар, бәйрәм көннен уртасында гына корбанга чалынган мал ите табынга куелды Кайберәүләр яна ай калыккан көннән башлап 11 көн буе ураза тоттылар. Тугызынчы көн—Гарәфә көне дип атала. Мөселманнар җыелып төп гыйбадәтне кылалар, анннары өч көн буена гыйбадәт кылу соңында тәгъбир әйтелә...
Бәйрәм көненә каршы, кояш чыгарга бер сәгатьләр кала, мөселманнар мәчеткә җыелып, намазнын ике рәкәгать сөннәтен укыйлар.
Беренче рәкәгатьтән сон. гадәти тәкъбирне тагын өч тапкыр “Аллаһу әкбәр" дип тәкьбир әйтеп тәмамлыйлар.
Икенче рәкәгатьтән сон да шул ук тәкьбир кабатлана.
Аннары имам мөнбәрдән гарәп телендә хөтбә укый...
Шуннан сон имам татарчага күчеп, корбанга әзерләнгән хайванны ничек чалу турында киңәшләрен әйтә.
Бәйрәм таңында, мәчетләрдә гыйбадәт кылу гадәггәдегән иртәрәк башланды
Мәчеттән һәммәсе корбанга әзерләнгән малны чалырга дип өенә ашыга4. Монда инде чама тартып, бүлү эше шулай куелган: әйтик, бер сарык яки бәрән бер кешегә исәпләнсә, сыер җәнлеге яисә дөя җиде кешегә тәгаенләнә; ата кеше нәсел-нәсәбен, ашка чакырыласы дин әһелләрен, ярлы-ябагайны—һәммәсен күз унында тота. Гаилә башлыгы яисә йорт хуҗасы, кем булуына карамастан, кенәзме ул, морза яисә мещанмы, бер малны үз кулы белән чалырга тиеш. Хайванны яткырганда башын Мәккә ягына каратып куялар. Муенына сызып җибәргәндә Аллаһ исеме әйтелә.
Ул көнне мин сәүдә әһеле Йосыф Исмәгыйль углы Апанаевта идем. Ихатада корбанга дип әллә ничә сарык, әллә ничә сыер җәнлеге, бер дөя дә әзерләнгән иде. Ул яраннары белән мәш килә, үзе дә чалуда катнаша: ишегалды уртасында зур казанда су кайный, әле җаны да чыгып бетмәгән ит түтәрәмнәрен шул казанга сала торалар. Ярты сәгать үтте микән, казан ит белән тулды; суын алыштырып, ике тапкыр кайнатып алганнан соң, шулпасын йотлыгып чөмерә-чөмерә, Аллаһуга багышлап, кинәнеп ит ашарга керештеләр. Дөя итенен кайбер кисәкләре кайнап пешәргә дә өлгермәгән, кискәндә калтырап тора иде1"
Кызыгып китеп, мин дөя итен ашап карадым; сыер итеннән кызгылтрак, тәме
8 Бу сүз белән татарлар галимнәрне атыйлар. Гади татарлар арасында философ мәгънәсен мина «Фэйласуф ул рус белән хәмер эчүче татар була», дип аңлаттылар
9 1834 елда Корбан бәйрәме 8 апрельдә булды. 1833 елның 19 апрелендә хәрби губернатор Стрекалов катнашында ачык кырда үткәрделәр.
10 Яна суелган йомшак ит кисәкләре кайнар шулпадан алып кискәндә тетрәп, калтырап торган кебек тоела. Суелу белән мул итеп әзерләнгән ит ризыгын ашарга күнекмәгән немецка тере тоелуы да гаҗәп түгел (М. Г искәрмәсе)
ошаш, бераз йомшаграк, баллырак шикелле тоела Шулпасы бик тәмле Мөселман булмавым сәбәпле бу көнлә мина уртак табынла утыру тиеш түгел иле. шуңа күрә мина махсус өстәл әзерләделәр. Татарлар бу көнлә үз тамакларын гына кайгыртмадылар, ярлыларны да онытмыйча, корбан итеннән аларга да өлеш чыгардылар Төштән сон инде туганына, якын кешесенә кунакка иорү. мәҗлесләр, бәйрәм белән котлашу башлана '
III. Сабан
Бу—Һәр язда бөтен кеше катнашында үткәрелә торган борынгы тагар халык бәйрәме Быел ул болында үтә. Сул ягыннан әрәмәле үрләр каймалаган б> базын Яна Татар бистәсеннән көньяктарак. шәһәрдән өч чакрымнар арырак җирлә Сабан—сука-сабанны аңлата, бәйрәмнен мәгънәсе язда табигатьнсн уянуын, кырларны сөрә-зшкәртә башларга вакыт җитүен тантана итү Кайбер татар авылларынла бу бәйрәмне кырлардан кар китүгә үткәрәләр
Казанда исә Сабан сонрак була, чөнки бәйрәм үткәрәсе базын язын Идел сулары астында кала. Сабан бер җомгадан икенче җомгага чаклы атна буена бара Яше- карты гөш алдыннан бәйрәм урынына җыелалар Аркан тартып, түгәрәк мәйдан билгелиләр Мәйдан уртасына яшь. газа татар егетләре көрәшкә чыга, билләренә бәйләнгән сөлгегә тотынып, әле бер. әле икенче якка әйләндереп бер-берссн егарга тырышып көрмәкләшәләр Егу каймакта бик тиз була, кайчакта бик озакка сузыла Чирәмгә сырты белән төшерүгә, тамашачы шау изеп аза Жинүчс егет тактаназы төстә мәйданнан чыга башлый, ана бүләк яисә акча соналар (ун тиеннән азып егерме тиенгә чаклы). Бүләккә дигән акча татар сәүдәгәрләреннән җыелган була Бәйрәмдә гәртип саклаучылар озын таяк тотып, үзлэренен кемлеген сиздереп йориләр. Әгәр инде көрәштә жииелгән яктан дәгъва-фәлән чыкса, әлеге бурмистрлар шунда ук ике якны жайлап. тынычландыралар Акчага кызыктырып атар чипән көрәшчеләр дә табарга мөмкиннәр. Моны белсәләр, таныш чыга, әмма бәхәс тирәнгә китми, тиз арада йомып та куялар. Зур низаглар булмый, чөнки бәйрәмне оештыручылар халыкны тиз тынычландыра беләләр
Көрәшчеләр көрмәкләшкәндә бер-берссн тешләп, чәйнәп ташларга җыенган аюлар кебек тоела Мәйданда руслармын да төрле катлавыннан күп кеше була, бәйрәммен сонгм көннәрендә инде исемле дворяннар да күпләп кашаша Күпләрш читтән күрынлә бертөрле, кызыксыз күренгән татарлар һәртөрле уеннардан зур канәгатьлек табып кайнаша беләләр икән. Оста көрәшә белгән баһадир егет бүләкләр ала-ала бәйрәм чорында шактый суммага тиенә.
Керештән кала, йөгерү ярышы, ат бәйгесе үткәрелә Озын таякка злентән. бүләккә дигән ЯУЛЫК беренче килүчене аргы башта көтеп тора
Чабыш атлары күзгә бәрелеп тормый, тәбәнәк, ябык күренә Әмма шәп чабалар, жайдак малайлар да тезгенне оста ютын баралар
Сирәк була торган, бөтенләй икенче рәвештәге уеннары ла бар дүрт яисә аннан да күбрәк ир-егет иңгә-иң терәлеп, нөзгүбән «палар, боларным өстен күн торыпша белән каплыйлар Бу уенның атаманы төрле яктан ташланып, очы каты төенләнгән озын сөлгеләр белән күн җәймә астында ятучыларның сыртына тамызырга адарынганнардан сакларга гырыша. Әмма анын куллары бау белән «чшләнгән. бау очы күн җәймә астында ягучылар кулында, шуна күрә ул һөҗүм итүчеләрне к>ып еракка китә алмый. Атаман еш кына җәймә астынддгыларнын сыртына басып, «ис анда, әле монда талпына, һөҗүм игүчеләргә аягы белән селтәнә. ә« .*Р берсенә тигерә икән, калганнары ул мавыккан арала жәймә астынлагыларнын сыртын клсиый башлый, тегеләр түзмичә аягурө басалар Азар урынын һөҗүм итүче мр ала
Сабаннын тагын бер истә кала торган уены моидыйрак тәртиптә бара «үтәрәк 1
1 Корбан ас
I к.1Д'Ч> барды Уя ' I йөргән серенме *
хасил итеп, бер-берсеннән ике адым ара калдырып. 12. 15 яисә 20 кеше утырышалар. Төрле кием-салымнарны төреп, олы бер туп кебек эшләнгән төен тотып түгәрәкнең тышында берәү тора. Ул төенне түгәрәктә утыручыларның берәрсенә бирә дә үзе икс-еч адым читкәрәк китеп баса. Шул мәлдә төенне күршедән күршегә ыргытып, түгәрәк буенча кулдан-кулга йөртә башлыйлар. Ә артта торган егет, төенне тотып алырга теләп, түгәрәк тышыннан йөгерә, эләктереп ала икән, төенне кулыннан ычкындырган уенчы урынына үзе кереп утыра: түгәрәк тышына чыгып әлеге жинелгән уенчы йөгерә башлый. Уен кагыйдәсендә ике шарт үтәлергә тиеш: берсе— түгәрәктә утыручылар өчен, төенне бер йә ике кеше аша түгел, фәкать күршенә ыргытырга тиешсен. Ә инде түгәрәк тышындагы аучы төенне ыргытырга җыенганда гына эләктереп алырга тиеш: әгәр очып барганда, яисә ялгыш җиргә төшкәндә төенне эләктерә икән—бусы саналмый; бу очракта ул янадан түгәрәктән өч адым читкә «куыла», төеннен түгәрәк буйлап китүен көтә башлый. Гадәттә, бу кагыйдәләр бозыла, аучы елдам булса, төенне ике-өч кеше аша ыргытырга мөмкинлек бирә: әгәр аның хәлдән тайганын сизсәләр, жәлләп, төенне һавада ук тотарга яисә җиргә төшкәнне алырга да рөхсәт итәләр.
Бу уенда иң ныгы үзенең елгырлыгы белән мактанучы аучыга эләгә. Түгәрәктәгеләр бу мактанчыкны хәлдән тайдыру өчен берләшеп алалар: тезләнеп утырышалар да төенне шундый тиз ыргытыша башлыйлар, аучы өч-дүрт адым артка калып ыргыла, инде дә берәрсенен мыштырдап калуы аркасында аучы төенне куып житә икән, шунда ук аны арткы якка җибәрәләр. Аучы кире борылып йөгерә башлый, әмма төеннән шактый артка кала. Бу мактанчыкны тәмам хәл итү өчен, түгәрәктәгеләр кагыйдәне бозып, төенне әле бер. әле ике кеше аша ыргытырга тотыналар, мескен аучы кайсы якка ташланырга белмичә чарасыз кала.
Бу—елгыр-житезләр уены Үшәнлек белән берни кыра алмыйсын монда.
Татар кызлары да катнаша бәйрәмдә, алар инде төп тамаша мәйданыннан читтәрәк. агач күләгәсенә тукталган көймәле арбаларыннан бөркәнчек аша күзәтеп торалар. Бу очракка инде алар, әлбәттә, ин купшы күлмәкләрен кигәннәр, иннек- кершәнгә буянганнар, битенә юка кара челтәрдән мин кебек түгәрәкләр ябыштырганнар. Әгәр якын килсәң, атар озын җиннәре белән битен каплап бетерә язалар, һаман китмичә карап торсаң инде, битен ачалар. Куак төпләрендә хатын- кызларнын балалары белән чыр-чу килеп чәй табыны корып утыруларын күрергә була. Аз гына танышлыгы булганнарны да алар чәйгә кыстыйлар. Тик татар ирләренә генә табынга якын килергә ярамый.
Бәйрәмгә руслар хәмер алып киләләр, дип зарлана татарлар; күзәтү, тәртип саклау куелган булуга карамастан, кайбер татарлар исергәнче эчеп, тәртип бозалар икән Низаг килеп чыкмасын өчен полиция һәрчак бәйрәмгә кайбер түрәләрен һәм казакларны җибәрә. Билгеле булганча, татарларга Ислам кануны буенча шәраб эчү тыелган.
Элегрәк татарлар бу бәйрәмне Арча кырынла үткәреп, ачык һавада табын әзерлиләр иде (ярлылар монда бушка ашатыла). Бу сыйлану мәҗлесен алар туй дип атыйлар, әмма русларның куәте, хакимлеге үсә барган саен бу гореф-гадәт бетә барды.
Сабан бәйрәменә өлкәннәр дә килә. Әгәр алар күбәү икән, кояш баер алдыннан бергәләп кичке намазга басалар Чирәмле кырда кыл кебек бер рәткә тезеләләр дә. сәҗдә кыла-кыла тын гына, бөек бер олпатлык саклап, гыйбадәт кылалар. Шау- гөр килеп бер якта халык күнел ачканда шундый капма-каршылык сәер тойгылар уята.
IV. Җыен
Язгы Сабан бәйрәменнән сон Казаннын үзәгендә һәм тирә-яктагы бөтен авылларда Жыен бәйрәме уздырыла килгән Хәзер инде Жыен шәһәрдә үткәрелми, ә җиде атнаның һәр җомгасында. Казан губернасындагы авыллар исемнәре белән аталып, тантаналы бәйрәмгә әверелә. 1884 елда Жыен мондый тәртиптә уздырылды: 8 июньдә Шимбер җыены. 15ендә Олыяз авылында Кызылъяр җыены. 22сендә
Бәрәсм һвм Сарлв авылларында. 29ынла Ьарам. Коиыргужа җыены. 6 „юша Әтнала Мукшы җыены Зур Битамаида Кушкапка җыены. 13енла Сая авылында Бисктау җыены һач. ниһаять. 20 июльда Мамлал. Өнса авылларында Кдоак җыены узды
Сабан ирләр бәйрәме булса. Жыен хатын-кызларга багышлана Риваятьләр буенча, монын башлангычы бер татар баена барып тоташа, имеш, байнын кызлары бик күп булган, боларны ничек кияүгә бирергә? Ата кеше кызларын таныл\' очен шунлыи бер сәбәп уйлап чыгара жомга көнне авылнын бөтен мөхтәрәм затларын кырла оештырылган аш мәҗлесенә чакыра. Мәҗлес вакытында кыпарын күрсәтергә дә форсат табыла Шулай итеп кызлар монда егетләрне үзләренә караталар һәм гиз арала кияүгә чыгып бетәләр. Әнә шуннан бирле кыхты әтиләр шул ук ният белән кырга МӨЖЛес җыялар һәм уңышка ирешәләр, имеш Димәк ки. бу бәйрәммен максаты—ирләр күзеннән ерак торган хатын-кызларны дөньяга чыгарып таныту буладыр
Тагарларнын Җыенын күрер өчен мин Казаннан утыз чакрымнар ераклыктагы Сая авылына бардым Килеп тошкәннсм икенче көнендә ирләр аллан, хатын-кызтар ирләрдән сон. мунча керү булды Мунчадан сон табынга чакырдылар, өстәлгә зур савытларга пилмән, татарлар әитмешли, Казан бөкмәсс. яшел суган туралып соттә пешкән гөмбә ашы куелды; аннары сөт өсте кушылган каймак, кечкенә түгәрәк пирожкилар (коймак дип атала) һәм йомырка тәбәсе килде
Көндезге икеләрдә, өйлә намазы бетүгә, төрле яклардан, жәмгысс уналты авызын бОООгә якын кеше бәйрәм буласы кырга агылды. Монда авыллардан гына түге I Казанның үзеннән килүчеләр дә бар идс Җинел кулдан гына берничә лавка ясалган, анда прәннек, чикләвек ише нәрсәләр сатуга куелган, әмма шәрабның тамчысы да юк иде. Берничә музыкант курайда, кулдан ясалган скрипкада уйнап, биергә чакырдылар- Бу, әлбәттә, ирләр ягына гына кагыла иде Хатын кызыр көймәле арбаларда утырган килеш кенә тамашаны күзәттеләр Мин монда немец, француз бию көйләрен ишетеп, казачок биюен карап гаҗәпкә каиым Табигый, монын серен беләсем килә иде. татарлар болай лин ашлаттылар имеш, үзләренең бию көйләре туйдырып бетергән, шунын өчен казачокны, бүтән ят көйләрне уйныйлар икән Мәйданның гөрлс урыннарыннан гали халык җырлары яңгырый идс
Мондый зур бәйрәмдә очынган дәртне пиыи да ныграк канәгатьләндерер очен татар ирләре пистолеттан ату оештырдылар, үзара сөйләшү, жыр танышлары, аг ир пошкыруы, татар кызларының сагышлы аһәне. скрипкл-курай моннары шуна тагын ату-шартлау танышлары да кушылып, сәер бер тәэсир уята идс Талар кызыры ин кәттә күлмәкләрен киеп килгәннәр, җеге куе иннек кершәнгә буялган битләренә ясалма мин төртелгән; керфек-кашлары сөрмәләнгән, тешләре каралтылган үз зәвыгына карап, күркәмлекләре бәзен төсләрдә балкып тора Әмма бу тантаналык озакка бармый, өч сәгатьләп үгү1ә. бәйрәм тарала башлады, берәүләр теләр-ГСЛӘМ.А кенә, икенчеләре зур канәгатьлек кичереп, мәйданнан кузгалдылар Югы мин шулкадәр чибәр кызларны күрүдән гадәттән тыш хисләнгән бер егетне очраттым Анык җыры мондый идс “Сөйкемле кызларны мин корбанын күзәткән гилтәм кебек күзәттем; сөйкемле кызлар мина май ялаган песи кебек күз лпылар
Мәдрәсәләр
Читтән килгәннәргә Казан татарларының татта кайбер Европа халыкларына караганда да белемлерәк икәнен белү сәер тоеладыр Укый-яза белмәгән татарны үз якташлары да санга санамый, һәм ул гражданин буларак га хөрмәткә гаск булалмый 1>әр ата кеше үз баласын укый язарга өйрәнсен, дин сабаклары алсын дип бик иртә мәдрәсәгә бирергә тырыша Ахун күзәтүе астында һәр мәчет каршын ы мәдрәсә ачылган, мәчет му пасы һәр көнне дәресләр алып барын мөгаллим .ек итә Мондагы ике татар бистәсенә жәмгысс 8 мәчет б,.Р Шу гзрга караган мәдрәсәләр дүртәү Шәкертләре күп. Уку укыту алымнары безнекеннән ү»-^.к пансион белән бик аз гына охшашлыгы бар сыман Мәдрәсә бии*.ы нинди та булса татар бае тарафыннан сатып алына, бинаны җылыту һ..м башка кирәк
яракларны ул Аллаһ хакына дип үз өстенә ала. Мәдрәсә бинасы ике өлештән тора: алгы бәләкәй бүлмә һәм зур бүлмә, монысы инде театр сәхнәсе сыман, идәне берничә баскычка биегрәк Шушында хәлфәгә дә. анын ярдәмчесенә дә, шәкертләргә дә урын табыла, мендәре, әржәсе, савыт-сабасы, китап-дәфтәрләре һәммәсенең үзаеры тора.
Хәлфәнең ярдәмчесе шәкертләр белән бергә яши. шушында дәресләр бирелә, шушында хуҗалык эшләре дә бара Әгәр берәрсе авырып китә икән, терелгәнче шушында үз түшәгендә ятып тора. Мондый очракта инде гади генә чаралар белән авыруны савыктыру вазифасын хәлфә башкара. Хәлфә ярдәмчесенең ятагы чаршау белән бүленгән була. Киштәгә анын уку әсбаплары тезелеп куела. Шушында ук гадәттә читек-кәвеш тегә торган әйберләре тора: ул үзенекен генә тугел, шәкертләрнең дә аяк киемнәрен төзәткәләп бирә.
Гадәттә 7 яисә 8 яшькә чыккан балалар мәдрәсәгә алына; уку дәвере кимендә биш елга сузыла. Үзләрен фәнгә багышлап, рухани яки мөгаллим булырга теләгәннәр мәдрәсәдә тагын да озагракка кала.
Дәресләр әлифбадан башлана, аннары Һәфтияк китабыннан Коръән сүрәләрен өйрәнүгә күчәләр. Казанда басылган татар китапларыннан укыла торганнары: Пиргули. Сөббател-Газизин. Фәүзел-Нәжад, Стуани—болар шигъри яки чәчмә телдә язылган Коръән аңлатмалары (тәфсирләре), Мөхәммәд әфәнденен сәүдә эшенә караган китабы" һәм гарәп телендә грамматика дәреслекләре һ. б.
Ислам дине нигезләрен үзләштерүдән кала Коръәнне аңларлык дәрәжәдә гарәп телен өйрәнәләр, моңа өстәп фарсы, Бохара телен дә кертергә була. Телне алар бер яктан сәүдә мөнәсәбәтләрен җиңеләйтү өчен өйрәнсәләр, икенче яктан гарәп- фарсы сүзләре чуарлаган төрек китапларын уку өчен өйрәнәләр, татар теленә, талымлап тормыйча, гарәп, төрек, фарсы сүзләрен кушып, югары өслүбтә яза белүне мәртәбә саныйлар. Шунысы бар: монда татар телен грамматик кагыйдәләргә таянып укымыйлар; татар, диләр атар, телгә әнкәдән өйрәнергә тиеш, мәдрәсәгә монын өчен түләүнең хажәте юк. Шунысы кызыклы, рус арасында яшәп тә, сәүдә мөнәсәбәтләрендә еш аралашып та. рус телен белергә теләкләре күренми Русча яхшы белгән ник берәү булсын араларында, ә инде яза белү хакында әйтеп тә торасы юк. Нигә мәдрәсәләрдә русчага да укытмыйсыз, дип сорагач, андый түбәнлеккә төшкән шәкерткә безнен җәмгыятьтә урын юк, дип җавап бирделәр.
Мулла белән хәлфә үзләре мәдрәсәдә яшәмиләр, шуна күрә күзәтеп тору өчен югары сыйныфтан берәр шәкертне ярдәмче-казый итеп сайлап куялар Казый бернинди дә хезмәт хакы алмый, шәкертләрдән кергән сәдака белән канәгать була. Сәдака итеп ана аз-азлап булса да онын, чәен-балын китереп торалар, кайчакта бакыр акчалар да бирәләр, берәр зуррак бәйрәмдә халат та (җилән, чапан) бүләк итәргә момкиннәр. Сәүдәгәр Сөеровның балалары һәр шимбәдә үз хәлфәсенә күчтәнәч итеп 8 каравай ипи бирәләр. Һәркайдагы кебек, монда да хәлфә никадәр каты куллы булса, бүләкне дә шулкадәр күбрәк бирәләр, ләкин барыбер анын еллык кереме 100 тәңкәдән артып китми. Мин хәлфәләрнең кереме шулкадәр аз булуына гаҗәпләнүемне белдергәч, бер хөрмәтле ахун: «Хөрмәтле әфәндегез Мәгариф министрыннан сорагыз: безнең мәдрәсәләрне үз карамагына алсын,— диде.—Без үз балаларыбызнын төрле фәнне белеп чыгуларын телибез, әмма мона нинди чаралар белән ирешергә икәнен белә алмыйбыз; галим, дин әһеле булырга теләгәннәрне Бохарага җибәрәбез әнә, чөнки монда төпле белем алыр өчен җирлеге дә, матди мөмкинлеге дә юк.».
Мәдрәсәдә дәресләр иртә таңда башлана. Ахун дин кагыйдәләренә өйрәтә. Атна буе үткәнне атна кичтә кабатлата; начар җавап биргәннәрне чыбык белән суктыралар яки идән астына ябып торалар. Хәлфәләр шәкертләрнең үз вазифаларын үтәүләрен дә, кием-салым пөхтәлеген дә даими күзәтеп торалар: нинди дә булса 13
13 Сәүдә мондагы Казан татарларының топ шогыле дип әйтергә була. Әз генә капталы булганнар да аны товарга әйләндереп, сату эшенә керешә Зур капиталы булганнар кытайлар белән икенчеләре бохапалылар. фарсылар белән сәүдә мөнәсәбәтларе алып бара, берәүләре капиталын сабын кайнату һәм тагын башка төрле завод-фабрикаларга кертә Кереме аз булганнар да ефәк, бумази тукымалар белән сату итәргә тырыша инде ярлы дигәннәре дә печән согы һәм башка шундый нәрсәләрне ваклап сата
тәртип бозу ачылса, җәзага тарталар
Шәкертләрнен ял сәгатьләре юк диярлек: атна кичтә генә өйләдән сон сабаклар бетә, шимбә иртәсен лә тагын башлана
Язу өчен алар Һиндстан әтәченен каурыен файдаланалар, су кушылган тушь— язу карасы, кәгазьнен шомасын яраталар Кайбер шәкертләр уку дәверендә Коръәнне лүрт мәртәбә тулысыңча укып чыгалар Сабак ату рәвеше аякларын бөкләп, мендәргә утырып, борын эченнән бер мәкам белән көйләп укыйлар, батар бар да үзенә бер төрле күренеш хасил итә Шәкертләр атна буе мәдрәсәдә, шуна күрә, шобага сатып, аш-су әзерләргә кизү билгеләп куялар Пилмән яисә умач пешерә торган казан барсына да уртак Кем кайчан тели, шунда үз өлешен ашап куя, гадәт буенча, сәгать иртәнге 8дә капкалап алалар, төшкелек кичке бда була Казан татарларында хатын-кыхтар да тиешле дәрәжәдә белем ала Укый-яза белмәгәнен таба алмассын Аларга мондагы яна мәчет каршында чулланын жәмәгате сабак бирә Ул ханым үз предметларын укытуга бик сәләтле Анын шәкертләре язган хатларны, җырларны мин үз күзем белән күрдем Моннан тыш һәр тагар кызы диярлек әнисеннән яисә апасыннан чигү-тегү эшенә өйрәнеп үсә Бигрәк тә читек, кәләпүш ише әйберләрне алтынлап чигеп, тегәргә яраталар Монда инде әллә нинди матур бизәкләр табып сәнгати югарылыкка ирешәләр
Татар басмаханәсе
Монын башлангычы 1802 елга туры килә Татар сәүдәгәре Бурашсн оч ел буена түбәндәге исемдә татар-гарәп китаплары бастыра
1) Татар әлифбасы II 000 данә
2) Коръәннең җидедән бер өлеше14. 7 000 данә
3) Пиргули 1.200 данә.
4) Фәүзел - Нәжал. 3 000 данә
5) Сөббател-Газизин 3 500 данә
6) Стуани. 3 000 данә.
7) Тулы Коръән 2 000 данә.
8) Коръән. 30 бүлектән (һәфтиәк). I 000 данә
1806 елда Йосыф Апанаев карамагына күчкәч басылган китаплар
1) Татар әлифбасы 19 000 данә
2) Коръән (жиледән бер өлеше) 3 000 данә
3) Пиргули I (ИК) данә
4) Стуани. 1.200 данә
5) Сөббател-Газизин I 200 данә
6) Коръән (тулысынча). 1 500 данә.
Алдагы елларда бик күп данәдә Әлифба һәм Коръәннең жиледән бер өлеше басыла Юнысов кулына күчкәч. 121 табактан торган, бик матур би и .сшлс Коръән басыла Бу төпләнгән басма Коръән Түбән Новгород ярминкәсендә 25 тәнкәгә сатыла
Типографияле эшләүчеләр барсы ла тагар.ар аэу карасын аәгатане » руслардан алалар Инжилчелэр жәм.ыятс чорында б> Азиат басмаханәсе үэ эшчәнлеген аерата жәс.тлсреп жибәрлс Татартар. бетнең аебеа үк. үт дини китапларын таратуга ясканып тотындылар - гмиияташ
Бу типографиядә лектор Ибраһим Хачфии сстмәпәреннәт, Ттр фамма.якасы. Хрестоматия һәм лин аһеле Троянсютй бастыр®. Татар сүтте,е лони
Басмачанә тотучы Бурашеанын 1802 атла чытартттн бер тнм» китапка керткә..
кәй»кәр'“ге гурытшт әйтмичә ката атмыйм .Фәүте. Н-жал- литан ..................... .............. .....
ГшигыТ,”! файдасына бер .............................................. би, ост............... күрасси
китапны сатып файда ату турыи-ттт уйлаган буттайдыр Ситет ат буе барптн сүл
14 Корыитиеп жателлн ......... ........... ........................ «ч™"* ..... "" ............................
офтняк (һофтмяк) ДИП аталган (М Г игкормига)
гамәлендә Бурашев динне мәсхәрәләүче дип гаепләнә, Казан татарлары-сөнниләр тарафыннан, әлеге китапка кергән өстәмә битләр ертып азына һәм дин әһелләре.
рус түрәләре каршында яндырыла.
Татарларда чит ил кунакларын кабул итү
Бервакыт өйләдән сон без, чакыру буенча, бер татар мещанына киттек. Ул безне ачык йөз белән капка төбендә үк каршы алды, өенә алып кереп диванга утыргты. Ул юка ак күлмәк өстеннән тезгә җитеп торган камзул, аның өстеннән жинел Бохара чапаны кигән иле. Хуҗа өстәлгә эрбет чикләвеге, йөзем ише тәм- томнар салынган берничә тәлинкә куйды; өстәлгә киже-мамыктан тукылган парчалы фарсы ашъяулыгы җәелгән. Сүз сәүдә эшләре турында барды, үзе эшкәрткән мехлар сату буенча хуҗа белгеч иде Казан губернасындагы төлке, ас, чәшке һәм тагын шундый кечкенә җәнлек тиреләрен сатып алып ул Мәскәү купеиларына тәкъдим итә. тегеләр исә бу тиреләрне Кяхтага җибәреп, китайкага, ягъни төсле киже-мамык тукымага алмаштыралар.
Ниһаять, хуҗаның хатыны кайтып керле. Безнең белән килгән ханымнар хужабикә белән үбешеп исәнләштеләр. Ярты сәгать үтүгә өстәлгә зур коштабак белән аш килде. Шулпада кечкенә, озынчарак, эченә ваклап туралган ит салынган, колакка охшаган пирожкилар йөзеп йөри иле Ашны без агач кашыклар белән ашадык (металлдан ясалган калак тоту аларга ярамый): тәмле генә үзе. Мондый аш шулпа төренә керә; суган, борыч салына, кайчакта катык яисә серкә кушыла һәм әлеге пирожкилары белән бергә пилмән дип атала. Аннан сон безгә тозлы кыяр белән бергә вак кына туралган тавык ите китерделәр.
Табынны хуҗа үзе хәстәрләп торды, хатыны исә почмак бүлмәдә, чаршау артында аерым ашады.
Аннары сөтсез чәй килде, соңгы чынаякларга аракы да өстәлгән иде.
Чәй алдыннан һәм соныннан да Дон шәрабе белән сыйладылар, хуҗа кеше аны тәмләп тә карамады, безнен сыман пунш эчте Без тагын бер сәгатьләп гапләшеп утырганбыздыр, хуҗа акыллы кеше булып чыкты, безнен сорауларга төпле җавап бирде. Ул тагын безне берничә мәртәбә кыстап шәраб эчертте. Без сәгать сигездә генә аның белән хушлаштык. Капка төбендә җигүле ат тора, чанада безнен өчен мамык мендәрләр салынган иде. хуҗаның улы юл буе татарча жыр көйләп безне озатып куйды.
Казан губернасындагы татарлар сәүдәгәр, мещан, игенче крестьяннардан тора; сәүдәгәрләр арасыннан бик сирәге генә ханлык чорындагы морза нәселеннән икәнен онытмыйча үзен кенәз дип йөртә. Казанда яхшы сабын кайнату заводы тоткан кенәз Замановлар яши. Кенәз Исай Заманов Россия тәхетенә тугрылыгы белән аерылып тора, кайчандыр Пугачев фетнәсенә каршы торган һәм күндәм хезмәте өчен патшабикә Екатерина кулыннан Андреев тасмасына беркетелгән алтын медаль алуга ирешкән. Улы Әхмәтнең дә берничә медале бар. Әхмәтнен уллары Вәлид белән Мостафа эшләп чыгарган сабын яхшы сыйфатлы булуы белән аерылып тора Кенәз Яушев губернатор кәнсәләрендә начар тылмач буларак билгеле; кенәз Ибраһим Богданов та аңардан шәбрәк түгел иде Боларнын уллары хәзер Казан университеты каршындагы Татар басмаханәсендә эшлиләр. Кенәз Сәитов кызыл тукыма эшләп чыгаруы белән билгеле.
Татарларның кайберләре казна эшендә хезмәт итә. мәсьәлән, Г Халфин. Казан гимназиясенең элеккеге татар теле мөгаллиме, Г. Алкин хәзерге көндә частный пристав һәм тагын башкалар. Казна эшендәгеләр чәч йөртәләр, европача киенәләр; ләкин инде мәчеткә барырга булса, үзләренең милли киеменә күчәләр, чәче күренмәслек итеп чалма урап куялар. Крепостной тагарлар Казан губернасында юк.
Завод тоткан Казан татарларының эш күрсәткече мондыйрак: кенәзләр— Заманов. Юнысов, Арсаев, Апанаев һәм Якупов заводларында елга 50 000 пот яхшы сабын җитештерелә. Юнысов, Апанаев һәм Арсаев заводларында 150 000 кәҗә тиресе эшкәртелеп Кяхтага җибәрелә. Юнысов һәм Арсаев заводларында һәр ел саен 20 000
пот парафин эшләнә һәм Санкт-Петербургка озатыла. Киҗе-мамык туку фабрикалары —бишәү, сәүдәгәр Аппаков. Ажемов. Уразов. Габдуллин. Бикмөхәммәтевләрнеке Алар үз товарларын Оренбург губернасына илтеп ярминкәдә саталар. Боларлан тыш ике Татар бистәсе арасынла купең Алншевнын селте заводы бар. Монда елга 5 000 пот селте кайнатыла Ике купеи—Габдуллин һәм Фәйзуллиннарнын фабрикалары шулай ук игътибарга лаек монда ефәк һәм алтын жеп белән бизәкләп, күп санда читек-кәвеш тегелә. Бу һөнәргә гагар кыхгары гына түгел, рус кыхчары да хәтсез тартыла Бу ике фабрикадан кала читек тегү шөгылен күп кенә татарлар үз өендә жайга салганнар
Татарлар русларга караганда чиргә азрак бирешүчән Балигълык яшенә җиткән татар кешесе һәр нәрсәдә чама белеп яшәргә тырыша Шулай ла бавыр, эч авырту белән сш интегәләр. Ваба чире вакытында күпләп кырылдылар. Бигрәк тә эссе җәйдә эч китү белән җәфаланалар. Түбән Новгород ярминкәсендә бу авыруны эләктереп, монда да ияртеп кайталар Даруны бик теләп кабул итәләр. Үзләренен арасыннан чыккан табиблар булмау сәбәпле, мондагы рус яисә чит илдән килгән табибларны дәшеп алалар, әмма аларнын хезмәтенә бик саран түлиләр йә бөтенләй буш калдыралар.
Рус телендә чиста сөйләшә белгән татарны бөтенләй диярлек күрмәссең, ә инде русча укый-яза белүчене әйткән дә юк.
Алар русча өйрәнергә тырышмыйлар да. ипи-тохтык белсәләр, шуннан канәгать булалар
Татарларда мин косметикага караган бер генә әйбер күрдем Бохаралан кайтартылган кечкенә агач кисәге Әчкелтем сутлы бу агачны мссвәт-агач дип йөртәләр. Татар сәүдәгәрләре мәчеткә кузгалыр алдыннан, авыздан ис килмәсен өчен, теш-анкауны шул агач белән ышкып алалар.
Татарлар иконалар тоткан һәм дуңгыз ите ашаган өчен христианнарны гүбән жанлыга саныйлар.
Рус чиркәвендә ничек гыйбадәт кылганнарын алар бөтенләй белмиләр, чөнки храмга кереп күз салганнары да юк; алар өчен чиркәүдәге гыйбадәт—кынгырау чыны, урамда күгәреп йөргән иконаларга табынудан гыйбарәт. Яшь татар егетләре кайчакта протестантлар чиркәвенә кереп чыккалыйллр. телне белмәгәч, алар өчен мондагы гыйбадәт орган музыкасыннан һәм кулларны бутаудан гына тора Моны гади руслар да шулай дип уйлый.
Тагарлар үз фамилияләре сонында руслардагы кебек кушымча ялгыйлар Мәсьәләм: Апанай—Апанаев. Заман—Заманов, Юныс—Юнысов
Ел әйләнәсендәге вакытны христиан календаре буенча исәплиләр, ай исемнәрен европача атыйлар Әмма дини бәйрәмнәре Ай әйләнешенә каран билгеләнә Ш> ми итеп, сл саен 11 көнгә алгарак күчә-күчә килә дә. 35 елдан сон бәйрәм көне тагын элекке эзенә кайта.
Бай саналучы купешгар Гобәйдулла Юнысов. кереме 1 миллион I аблерәшит Юнысов—2 миллионга якын; Корбангали Арсаев. Исхак Буштән Якунои Тимербулат Якупов. Давыг Жәдсгәреи. Мостафа Лебяжин. Миңлебай Кохтовтар яргы миллионнан артык керемгә ияләр, һәм тагын яхшы гына капиталы булган башка байларны мисалга кигерергә була.
Гади халыктан чыккан тагарлар арасынла. рус метаннары кебек үк Аоярык сугышына маһирлар күн Ялы һәм көзге айларда, аяз көнне, кичке якта Кабан күле буена Йодрык сугышына җыелалар Тагарлар, зәррәү кычкырып оергәре «>с юн русларга ташланалар, бу һөжүмнен соныша чырайлар канга батмыйча калу сирәк була. Шуны искәрә илем йодрык сугышында татарлар рус ырлап өстен чыта иделәр Хәзерге чорда инде андый йодрык сугышы оештыру гадәте бетге диярлек
Татарлар герле җәмәгать чараларында, күңел ачуларда маскарадларда бик тс юн катнашалар, театрларга йөриләр. «• инде исемлсдәрс Казан кунешмр АӘМГЫЯК нинди дә булса вакыйгага карата үгкәргән мәҗлесләргә лә чакырылалар Каеша атаклы сәяхәтчеләр килгән чакта, мин үзем дә көндезге аш чшж.ссснә дин әһелләрен, беренче гильдия купешарын чакыра илем Алар минем чакыруны оик телеп кабул итәләр иле. табында ит ризыгына кагылмыйлар, балык һәм сопс
ризыклар гына ашыйлар, чит ил шәрабларын кире кагып, әче бал, ширбәт кенә эчәләр иде.
Хатын-кызларына без җыела торган урыннарга килү тыелса да. Арча кырында уздырылган Троица якшәмбесе бәйрәмендә аларны атынгычлар янында күрергә мөмкин Ерак түгел генә атларын туктатып, бәйрәм тамашасын көймәле арбалардан күзәтеп торалар Язын Казансу бозлары киткән чакта, төркем-төркем хатын- кызларнын Болак биржасы янында фарфор чынаяклар сатып алып торганын күрергә мөмкин. Гомумән, татарлар безнең күңел ачу чараларында катнашырга яраталар.
Татар мешаннары вак кәсеп белән шөгыльләнә; ит, эшкәртелмәгән тире, балавыз, тунмай сата, алар өчен Татар Ратушасы янында хәтсез лавкалар ясалган. Чын сәүдәгәрләре исә руслар белән бергә Кремль янәшәсендәге Кәрван сарайда (Гостиный двор) сату итәләр. Шунысын да әйтергә кирәк, руслар урам як рәттә булсалар, татарларның лавкасы ишегалдына караган эчке якта була.
Күптән килгән гадәт буенча, масленица бәйрәме житсә, тирә-юньдәге авыллардан Казанга татарлар агыла башлый (3 меңнән 5 менгә кадәр). Арзан гына хакка русларны атларына утыртып урамнар буйлап йөртәләр; хакны арзан алсалар да, һәрберсе атнага 20-30 тәнкә акча эшли. Полициядән, күпмедер акча түләп, һәммәсе ат йөртергә рөхсәт билеты алган була.
Татар базарында, бигрәк тә кышкы айларда, ерактан килгән үз кавеме сәүдәгәрләрдән татар мешаннары түбәндәге әйберләрне сатып ала:
1) 100 000 данәгә кадәр эшкәртелмәгән тире. Моны Кама аръягыннан, Уфадан, Оренбург даласыннан алып киләләр; 600 000 сыер тиресе, бер-берсе 6 тәңкә тора, 400 000 ат тиресе, 5әр тәңкәдән. Боларны рус купецлары аша С. Петербургка озаталар
2) 150 ОООгә якын кәҗә тиресе, моны Кама аръягындагы авыллардан, Уфадан китерәләр. Эшкәртелмәгән тире 2 тәнкә тора, эшкәртү мондагы татар заводларында башкарыла.
3) 500 000 гә якын сарык тиресе, 2 сумнан. Урдадан (из ордынских) китерелә; рус сарыкларыныкы, 1 сум 80 тиеннән, Оренбург губернасыннан.
4) 150 000 потка якын тунмай, татар заводларында шәм, сабын ясау өчен Оренбург губернасыннан бер поты 12 сумга сатып алына.
5) 10 000 потка якын балавыз, Казан губернасы, Кама аръягындагы авыллардан китерелә. Бер поты 47 сум; балавыз Мәскәүгә озатыла.
6) 20 000 потка якын бал. Гади балнын поты 18 сум. үтә яхшысынын поты 34 сумга бәяләнә; бал Ростов ярминкәсенә җибәрелә.
Бу мисаллар фәкать татарлар алып барган сәүдәгә карый, русларның сәүдә әйләнеше чагыштыргысыз дәрәҗәдә өстенрәк.
Бай, хәлле тагар купецлары кайчакта, дөресрәге, мәжбүр булганнан, губернатор һәм башка түрәләрне чәй мәҗлесенә чакыралар. Бу гадәттә төшлектә була. Чәйдән сон күп төрле жиләк-жимеш белән сыйлыйлар; кабымлыкка әллә ничә төрле балык, уылдык чыгаралар, шампан шәрабе агылып кына тора, әмма хужалар үзләре эчмиләр. Вак түрәләр дә, татарларның мондый кунакчыллыгыннан файдаланып, шактый әрсезлек күрсәтәләр.
Татарлар хәзерге көндә руслар белән килешеп яшиләр, кырык еллар элеккеге кебек, руслар тарафыннан татарларга карата әйтелгән тупас сүзләрне бүгенге көндә ишетмәссен. Шулай да, кайчакларда, атка юл сапмыйча урам уртасында мыштырдаган татарга рус кучеры: “Собака!”—дип бакырырга мөмкин. Мондый чакта татарын борын астыннан: “дуңгыз”, дип мыгырданыр да, эченнән: “син кяфер” дип уйлап куяр.

Реклама