Логотип Казан Утлары
Шигърият

Беренче кар


Күңелләргә кинәт килгән ак уй сыман Җир осләрен йомшак кына ак кар кочкан Эрер инде, эреп бетәр, китәр инде.
Җылы көз дә көчле икән ан-ак кыштан.
Күңелләргә кинәт килгән ак ун сыман Җир өсләрен йомшак итеп ак кар кочкан. Артык нәфис, артык нәзек, артык матур. Эрер инде, уйдык-уйдык куенын ачкан
Нәфис-сылу гүзәлкәйнең шәле сыман Яшәештән мәңгелек бер жылы алган. Салкыннарның иң беренче зәһәреннән Саклар очен, талган җирне төреп салган.
Беренче кар, беренче саф мәхәббәттәй. Бу дөньяга пакьлек бирә, аклык бирә.. Җиркәенең кайнап торган хисләреннән Энә инде эрен килә, әрен килә.
Шигърият
Сагышларымны тарата, Кайгыларымны агарта, Дусларымны яклаштыра. Дошманымны яраттыра Шигърият!
111атлыкларымиы күбәйтә. Күңелләремне киңәйтә. Йөзләремне нурлы итә,
Сөйгәнемә тугры итә Пһиърнят!
Хисләремне сойләттерә. Тормышымны койләггерә. Биеклекләргә күтәрә.
Зур бәхетләргә этәрә Шигърият!
МнннерүА (ГЛЙФУЛ.1Н11А \ОВ11Ь> 1.ШНА) '
<Кгшсщ>м >1, ки/ык чин* «сг.члг китапмр анморы АксуоишЫ яши
Кыл ашалган
КЫЛ өстендә гомер тора.... КЫЛ ашалган.
Нинди көчләр, нинди дога Тотып калган?!
Бик нечкәдер.тиз ертыла Аурасы да.
Авыр бара тормышының Арбасы да.
Хәле киткән, юк-бар җил дә Җәберлидер.
Пыскый җаны.соң сулышы Кадерледер.
Кыл өстендә гомер тора... Кыл ашалган.
Нинди көчләр, нинди дога Тотып калган?!
Йолдызнамә
Нинди җисем, нинди йолдыз Иртәгемә салкын юрый? Мин бүген үк инде ялгыз, Җан гөлләрем әнә корый.
Кайсы җисем үпкәләгән, Ник битараф язмышыма? Кемнәр ниләр түләмәгән Йолдызларның ялгышына?
Йолдызнамә—адашудан Саклар өчен язмыш юрый... Ә йөрәгем—алдакчыдан Яклаучыга дога юллый.
Язмыш читтә яшәтсә дә, Тамырлар туган якта. Кайтып күреп килим әле Сау. таза, исән чакта.
Кичке эңгер йотты бугай Барлык сагышларымны. Күркәм җанлы итеп күрәм Барлык танышларымны.
Күпер чыктым, ерак киттем. Каерылып карадым. Эзләремне саклый белгән Сукмагымны барладым.