Логотип Казан Утлары
Бәян

ЙӨРӘК БАБАЙ БЕЛӘН ПАДИШАҺ

Дөнья әдәбияты үрнәкләре
Җаһит
Зарифоглу
(1940-1987)
Төркиянең Каһрамачмараш шәһәреннән булган Зарифоглу Истанбул университетының азман теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый Күпмедер бер вакыт башлангыч мәктәп укытучысы һәм агман теле укытучысы булып мәктәпләрдә эшли 1976 елдан башлап ТРТда (Төркия радио-телевидениесе) тәрҗемәче сәркатип вазифасын башкара Төрле гәҗит-журналларда эсселары басыла Иптәшләре белән Манера- исемле җурнал нәшер итә «Заман» газетасында һәм «Мавера» журналында « Уку чылар белән» исеше язмалары халык күңелендә бик зур яңгыраш таба Шулай ук мәктән ролен башкаручы әңгәмә почмаклары да оештыра.
1983 елда ТРТның Истанбул радиосында эшли башлый Шунда радио уеннары яза 1984 елда Горкия язучылар берлегенең баз азар әдәбияты бүләге лауреаты була
Зарифоглуның шигырьләре торек әдәбиятында үзенчәлекле урын бизи Әдип үзе заманча торек шигъриятенең иң күренекле вәкигз әреннән. Хикәя ко1С1ек (истәлек-хатирәләр), роман, эсселәр язу безән бергә. 1980 еъзар башында базалар өчен дә яза башлый һәр яшьтәге кешеләргә атап язган балалар турындагы китаплары зур яңгыраш таба Менә бу яктан да торек базалар әдәбиятының классик әсәрләре арасында аның китаизары мөһим урын азып тора «Йорәк бабай безән падишаһ» ш\ зарның бе/н < Зарифоглу коры үгет-нәсихәтсез тәрбиязи. акыз сатмыйча гына искиткеч рәвештә белем бирә Аның язганнары яшәешенә тәңгәл кизә Балалар турында язган әсәрләрендә каһарманнарының күпчелеген хайваннар тәшкил итә. азар һәммәсе дә кеше кебек уйл ый Без аз арны укыганда чыпчык, тукран, арыслан, төлке, карлыгачның кешеләр кебек сөйләшкәнен тиз генә аңлап азабы з Бу ЯЗУ < тизе белән Зарифоглу то/кк балалар әдәбиятында яз\а сукмак яра
1987 елның 7 июнендә (/шни дөньядан мәңгелек газә.игә күчеп киткән Җаһит Зарифоглу безгә иман һәм мәрхәмәт тузы олы йөрәгеннән ургылып чыккан әсәрләрен ядкәр итеп калдырды

Борын-борын заманда, күп тә түгел, аз да түгел, бары берничә гасыр элек бер авылда карт белән карчык яшәгән
Авыл халкы әйтмешли, бу авыл «сәһил* жирдә урнашкан Ягъни кыш көннәрендә өйләргә суык бураннар, салкыннар керми икән Кышын яхшы гына булса да. җәен бу якларда яшәп булмый ди Тын алгысыз, чиктән ашкан дымлы һавасында көч-хәл белән генә сулыш аласын Ярар, болары калып торсын, тирә-яктә һәрнәрсә саргаеп сула, герлекләргә ашарлык ^ тән дә калмый икән Менә шунлыктан, тирә-як авыл халкы кышын авылга кайта ә жәен авылларын ташлап җәйләүләргә чьнып китә икән
Шушы авылда -Йорәк Хәсән* исемле яшь егет яшәгән. Аныдла шулай
ш
эндәшкәннәрме, әллә армиядән алып кайтканмы? Билгесез. Еллар үтү белән, бу турыда кызыксынучы да булмаган.
Йөрәк Хәсән һәм анын яшь хатыны җәен җәйләүгә, кышын авылга кайтып яшәгәннәр һәм авылнын нык тамырлы кешеләре булганнар.
Яшьләре егермегә, утызга, кырыкка, иллегә, алтмышка, җитмешкә, ниһаять, сиксәнгә җиткән.
Гел бер төрле тормыш. Гел бер үк күченүләр. Ләкин күңелләрендә бернинди ялыгу, дөньяга карашларында бернинди үзгәреш булмаган. Бары яхшы күнелле булып калганнар. Йөрәк Хәсән Йөрәк Хәсән булып калган. Хатыны исә һәрвакыт яп-яшь килен кебек. Йөрәк Хәсәннең Гайшәсе Бу вакытларда алар сиксәненче яшъләренен язына керәләр.
Жәйләүнен исе авылга тарала башлаган, бу елны җәйләүгә беренче тапкыр китәсе сабыйларның башлары да ул якка таба борылган.
Сарык, эт, кәжә һәм дөяләрдә сизелерлек үзгәреш күзәтелә. Килен сөт тулы чиләген кулыннан төшереп җибәрә. Бала абынып егыла. Ата кычкыра. Ана борчыла.
Бер көнне иртә белән беренче төркем юлга чыга. Аларга баш булып авылнын ин кешелекле, чын мөселманмы мөселман кешесе бара.
Йөрәк Хәсән белән хатыны Гайшә әби икенче төркемгә калалар. Гайшә әбинең тыны кысыла. Йә бу төркем белән, йә башка төркем белән кузгалырбыз дигәндә, бөтен авыл күченеп тә бетә. Йөрәк Хәсән белән хатыны Гайшә әби авылда гына кала.
Шул сәбәпле башта Йөрәк Хәсән, аннан Гайшә әби авырып китә. Язмышлары шулай булгач, күчәргә насыйп булмаган, димәк.
Бер көнне икесе дә сәламәтләнеп, аякка басканнар.
—Хатын, ни диярсен. иртәгә юлга чыгабызмы?—дип сораган Йөрәк Хәсән.
—Иркәем,—ди Гайшә әби—син ничек кушсан, ничек кулай күрсәң, минем өчен ин яхшысы шул булыр.
—Солтаным, бу нинди сүз? Син ни теләсәң, минем теләгем дә шул булыр.
— Рәхмәт төшкере. иркәем әфәндем. Миндә нинди башка теләк булсын инде. Мин сиңа иярәм, син ни дисән шул булыр.
Нинди генә эшкә бергә тотынырга уйласалар да, өйләнешкәнгә 65 ел вакыт булса да, бер-берсенен күнелен күрү өчен һәрвакыт шул рәвешле сөйләшеп, эшлисе эшләрен дә онытканнар. Менә бүген дә, җәйләүгә бару турында сөйләшүләре дә исләреннән чыккан. Бер-берсенә тәмле сүзләр сөйләп, иркәләнеп, назландылар. Икенче көнне:
—Сөекле хатыным, ни диярсең, көннәр шундый җылынды. Бөркүлек безне харап итәчәк бит, юлга чыгыйкмы әллә?
—Иркәем,—диде янә Гайшә әби—син нәрсә дисәң, шул булыр
—Һымммм,— диде Йөрәк Хәсән —Бүген әзерләнеп бетәрбез, иншалла. Иртәгә иртәнге намаздан сон юлга чыгарбыз.
—Бик яхшы булыр иде,—диде хатыны Гайшә.
Шулай итеп, бер бүлмәле өйләрендә тагын бер кич кундылар. Әйбәт кенә йокладылар. Йөрәк Хәсән уяну белән пышылдап кына:
—Хатын, —диде.
Әби шунда ук ишетеп, лә илаһә иллаллаһ, дип, яткан җиреннән торды. Тиз генә коедан су алып, аны комганга салды. Ләгән китерде. Хәсән бабай җиңнәрен сызганды. Әби изге бер эш эшләгән сыман әкрен генә, Хәсән бабайнын кулына комганнан су агызды. Аякларын юарга чират җиткәч, Хәсән бабай комганны алып, аякларын үзе юды. Тураеп басуга, кулына сөлге тотып карчыгы килеп җитте. Йөрәк Хәсән ике кулын алга сузды. Әби исә, сөлгене җәеп, ана бирде. Йөрәк: Хәсән сөлгене альт, хатынына изге теләк теләде:
—Хатын, Аллаһ синнән риза булсын! Тоткан әйберләреңне алтын итсен! .әерле итсен Сина теге дөньяда яхшы гамәлләрне генә юлдаш әйләсен! Алсу битле җан юлдашым!
Ярый әле дөньяла син бар. Аллаһ синнән дә риза булсын. Сина лаек була алмыйм, картайдым, көчсехтәндем. гаеп итмә
—Әстәгьфирулла. әстәгьфирулла. Бу нинди сүз тагын, бүтән ишетмим, һыы.
Берсе алда, берсе бер аршын артта.
Ике рәкагать сөннәт кылдылар
Башларын иеп. бераз тын тордылар. Соныннан Хәсән бабай торып басты. Калын, егетләрчә мөбәрәк тавыш белән камәт төшерде Ул имам булды. Гайшә әби—җәмәгать.
Алар укыган намааз! Тәннәре дә. рухлары да жиде кат күкләрдә, жәннәт бакчасы гөлестаннарында. Аларнын йөрәк тибүләрен берәү күрә калса әйтер иде:
—Дөнья болар кулына тапшырылган, галәмнәр боларга бирелгән, ни кушсалар шул булыр, бул дисәләр булыр, җимерел дисәләр җимерелер.
Намаз беткәч, башларын иеп сүзсез генә тордылар Кояш чыкканчы селкенмәделәр дә.
Һәм Гайшә әби ашны учакка куйды Аннары, бисмилла әйтеп, болгата башлады. Аш пешә торган арада. Йөрәк Хәсән Аллаһка ялварып торды —Хакими мотлак, һичшөбһәсез. Син! Мал-мөлкәт синеке, мәгънә синеке Мин гонаһлыны кичер. Анам, атамны ярлыка. Гайшә хатынымны кичер. Хаким, һичшөбһәсез. Син! Мал-мөлкәт синеке, мәгънә лә синеке
Утырып, бер савыттан аш ашадылар. Табакмын төбен ипи белән яхшы гына сөннәтләделәр (сыпырып алдылар) Табын өстенә коелган ипи валчыкларын җыеп, бисмилла әйтеп авыхтарына каптылар
Бер сәгать тә үтмәгәндер, әйберләрен җыеп га бетерделәр Бер кат юка түшәк, кечкенә генә йон чатыр Берничә азык-төлек капчыгында бераз он. әз генә талкан, тархана. ясмык, бер уч ногыт борчагы, бер уч дөге Бер комган, бер кечкенә ләгән, берничә аш савыты, бер казан, берничә чокыр, бер бакрач
Бар булган әйбер шулар. Әмма карасаң, шактый гына әйбер күренә Таулар аша кем күтәреп барыр инде боларны? Һаа. туктагыз әле: бер кечкенә дөяләре дә барлыгын онытканбыз?!
Бу әкият тә шул дөя аркасында килеп чыккан иде бит Ниләр булган, ничек булган—сүзебез шул хакта.
Йөрәк бабай белән Гайшә әбинен бер ишәккәйләре булган Ул аларга бик озак еллар хезмәт иткән. Шулай бер кон абзарга керсәләр—ишәк үлгән Йөрәк бабай белән хатыны бик кайгырганнар, әмма: Ходаинын тәкъдире дип юанганнар Йок ташырга кирәк булганга. Ходай бирер әле. дигәннәр Тагын бер ишәк сатып алырга ниятләнгәннәр һәм Йөрәк бабай ат базарына ишәк алырга киткән, ләкин таба алмаган.
Ни күрсен, башын иеп кечкенә генә дөя басып тора икән, ана берәү дә борылып карамый икән.
Дөякәйнсн хуҗасы исә. аны һәркон ат базарына атын килеп, сата алмыйча, кире кайта икән Әлбәттә, монда бер хикмәт бардыр, бер көнне сатып алучы табылыр әле дип, бер дә кайгырмыйча алдына ашарын куя икән
һи. әллә бу әкияттә бер начар кеше дә юкмы * Бодай. булмас кебек күренә. Һәркем яхшы, һәркем канәгать, хәтта үлем килә калса ла. ана буйсынып, ризалык белән каршы алачаклар Ләкин тукта әле' Әлбәттә, ниндидер хикмәт булачак
Ярар. Йөрәк бабайнын дөяне күргәч күнсле җылынган Хәтта йөрәге әрнегән. Ана тунын өчен дә Йөрәк Хәсән дигәннәр биз Шундый мәрхәмәт зе шундый сөйкемле була ул. Ярар, якынрак килеп, күзен дөядән алмыйча гына, сорап куйган:
— Бу сөйкемле, жангл якын дөякәйнен хакы күпме?
— Бер яхшы сүзгә бирәем сезгә,—дип жаваи биргән хуҗасы
—Бу нинди сүз?—дип әйтергә дә өлгермәгән, хужасы дөянен бавын Йөрәк бабайнын кулына тоттырып китеп тә барган.
—Тукта, иптәш,—дип артыннан дәшеп Йөрәк бабай аны тиз генә куып җиткән дә, кулыннан эләктереп алган —Кара әле. иптәш, ни эшләвең бу? Мин бит ничә сум гына дип сорадым. Нинди гаеп эшләдем, кулыма бавын тоттырып качасын?
—Бабай,—дигән,—әйттем ләбаса, хакын: бер сөю дә, бер яхшы сүз дип
—Ярар,—дигән Йөрәк Хәсән.—Алла бирсә, рәнҗетмәбез аны, яхшы карарбыз. Тик әйт әле: бирәчәгем күпме, икенчедән, акчам җитәрлекме- юкмы?
—Җитәрлек, җитәрлек!
—Алайса, әйт, күпме?
—Бабай! Бер сөю белән бер яхшы сүз,—дигән сатучы янадан.
—Улым, күреп торасын, яшем шактый, тезләремнең жигәре дә юк, уйнап юанма минем белән. __
—Нинди уйнап юану булсын. Алай бик түлисен килсә, ярар алайса. Ярар да. Һымм...
Хуҗа әйтергә дип уйлана икән. Ләкин берни әйтә алмый ди.
Йөрәк бабай да кызыксынып көтә. Ниһаять:
—Ин яхшысы: син моны миннән бүләк итеп кабул ит. Иншаллаһ, файдасын күрерсең,—дигән. „
—Алай булмый. Минем акчам бар бит,—дигән Йөрәк бабай.
—Күпме акчан бар?
—Менә!—дигән һәм бер бакыр акча чыгарып күрсәткән.
—Ооо!— дигән хуҗа.—Бу бик күп була бит. Сина бу акчага ике дөя бирерләр.
—Миннән көләсен инде син? Бу акчага кечкенә генә бер ишәк тиясен син дә яхшы беләсен. Хәтта тимәс тә әле..
—Алай! Димәк, шәһәрдә бәяләр бик арткан. Белми дә йөрим икән. Ярый алайса, бир бакыр акчанны, ал дөяне.
Кул кысыша башлыйлар. Бер-берсенен кулларын тоткан килеш селкепме, селкиләр. Берсе, алдым, ди, берсе, бирдем, ди. .
—Һәммәсе белсен, белмәгән калмасын! Һәркем шаһит булсын! Дөя өчен мин бер бакыр акча бирдем.
—Мин дә дөя өчен бер бакыр акча алдым.
Шул рәвешле, дөянен бавыннан тотып, Йөрәк бабай өенә юнәлгән. Хуҗа исә, бакыр акчаны кулында әвәли-әвәли, башка бер якка юл тоткан.
Әйберләрне дөягә төягән чакта, аны базардан ничек сатып алганын тагын бер мәртәбә исенә төшергән Йөрәк бабай. Дөя бик тә яшь, буе да тәбәнәк икән. Ләкин аяклары, муены, күкрәк итләре тулышып тора икән. Тамагы бик нык ачкан кеше ана бер карап алса, авызыннан сулар килерлек.
Йөрәк бабай хатынына:
—Җанкисәгем, шушы дөя булмаса, бу ел җәйләүгә дә күченә алмас идек,— дигән.
—Әйе, шул. Анын хакын ничекләр генә үтәп бетерербез икән?
Шулай итеп, капкаларын бикләп, өйләрен Аллага тапшырып, тауларга таба юл тотканнар.
Бара-бара кичкә таба җәйләүнен беренче тукталышына килеп җиткәннәр. Әгәр дә берәр каршылык килеп чыкмаса, икенче көнне башка тукталышка, өченче көнне җәйләүгә җитәчәкләр икән.
Йөрәк бабай белән хатыны дөягә төягән йөкне бушатып, тиз генә йон чатырны корганнар. Җиде урынга җиде казык какканнар. Чатырнын җепләрен бәйләгәннәр.
Җилфер-җилфер җил исә икән.
Түбәндә, моннан еракта, бер шәһәрнең җем-жем янган утлары күзгә күренә.
Тау бөжәкләренен исләре бер-берсенә шулкадәр кушылган ки. иснәгән кеше исерер, хуштан язар
—Әй. Раббым.—диде Йөрәк бабай —Тауларын үзгә, сәһилләрен үзгәчә. Кояшны чыгарасын, карангылыкны китерәсен. Күкне йолдыхтарын белән бизисен. Дөнья шул тауларнын авырлыгын күтәрә дә. бер бәндә бер гөнаһ эшләгәч, күкләр тетрәнә Синен газабын үткәнче фәрештәләр куркуларыннан үләләр. Әй, бөек Раббым. Син яралткан меннәрчә бөжәк хакы өчен, яралткан менләгән ис хакы өчен мине ярлыка, мине гаматләремә карап бәяләмә, мен ел гомер бирсән. мен ел синнән башкасын уйламыйча гыйбадәт кылсам да. биргән бер бөртек күз нуры белән карап, галәмне күрүнең хакын, шөкерен үти алмам Син мине кичермәсән. мин нишләрмен Син беркемгә дә мохтаж түгел, әмма без һәрберебез Сина мохтажбыз. Синен ярдәменнән башка нәрсә эшләр илек7
Гайшә әби гел Йөрәк бабайнын артында утырып, анын сөйләгәннәрен йотылып тынлап, онытылып китә. Вакыт-вакыт тетрәнеп кайнар күз яшьләрен түгә.
Тора-бара икесен дә йокы үзенен иркен ястыкларына чакырып, атынчыгына утыртып атындырган. Икесе дә фәрсшталәрнен канатлары астында, еракларга сузылган төшләренең атынчыкларында, учактагы ялкынны тукландырып яшәткән яна һава кебек, йокыга талганнар
Тау һавасы сал кынча да, жанлы да. Билгеле, бик тә арыган булалар Дөя чатырнын алдында гына тора Ашказаны да яна ашаган үләннәр белән тулы. Җиргә яткан да. башын түбәндәге шәһәрнен жсм-жем янып сүнгән утларына борган. Аннан бер хәбәр китерүчене, берәр кунакны көткән төсле керфек какмыйча тора. Тик бу күзләр гүя бер төш күрәләр шикелле Юешләнеп ялтырыйлар
Иртәгесен, тан атмас борын тордылар Янә шундый ук җанлылык, шундый ук тизлек белән күз кабакларын ачтылар Акыл тәндәге урынын алу белән, авыздан чыккан беренче сүз. башка килгән беренче жөмлә дә әшһәлү ән лә иләһә илләллаһ вә әшһәдү әннә Мүхәммәдәр Расүллүллаһ Янә су, янә комган Янә тәһарәт, янә намаз
Яна урында өстәлгән дәрт белән бер мәртәбә кыйбла! а юналтелгән тирән дикъкать була аларда. Хәзер зиһен үзгәрәк. Караш җанлырак Намаз тагын да иркен. Йөрәк бабай шулай. Аллаһу әкбәр. диюгә Гайшә әби җил бәргән сыман тирбәлеп китә.
Дөя инри. Барча бөжәкләр берьюлы тыналар
Шәһәрнен утлары каршы, әмма анын урынына башка бер яктылык төшә башлый.
Салам, сәлам, сәлам, сатам, сәлам, (иминлек, тынычлык)
Уңга галәмнен теге башына кадәр һәм тарала.
Салам, сәлам, сәлам, салам, салам
Тау башында кояш чыкканчы кешеләр ничек уянганнар икән ’
Бер гади сәгать тә. шалтыраучы сәгать тә булмаган. Уятучы да. сакта торучы да юк.
Кояш ястүдән сон биш сәгатьтән, йә ун сәгатьтән чыга Кояшнын чыгуы ел фасылыннан ел фасылына үзгәрә Ә үзгәрмәсе организм билгеле бер вакытта торырга ияләшкән дип әйтер илек Ләкин бер фасыл кояш сәгать дүрттә, бер фасыл тугызынчы яртыда чыга
Һәр нргәнс. кояш чыгарга бер сәгать калгач. Йөрәк бабай кү и әрен ача. Гайшә әби рәхәтләнеп йоклый икән Иллә мәгәр Йөрәк бабай уятып савапка керәсе килә икән. л
Әгәр шактый вакыт үтеп тә. кояш чыгарга бер чирек вакыт калгач. Йөрәк бабай һаман уянмаса. бу юлы күзләрен Гайшә әби ача да ти» генә
_Ай. Аллам, бәй! Сонга калабыз. Озакламый кояш чыга,—дигәч, кабаланып торып, намазга басалар
Озакламый намаз тәмам. Йөрәккә тагын бер ялтыравык атыла, караш
юешләнә.
Шул рәвешле, Аллаһның боерыгы, бәндәнен теләге белән барган гыйбадәт, күз яше, ялвару, бөеклек, хикмәт һәм эре күз яшьләре белән чылатылган күңел почмаклары, утта кыздырылган бер тимер поднос шикелле кояш.
Жир авызын ачкан, кошлар ук кебек һавага атылган. Дөя торып, чирәмлектә йөри башлаган. Ул әйләнеп шәһәр ягына карый икән.
Тегендә, чатыр янында, бисмилла әйтеп аш ашыйлар. Гүя ашнын да жаны бар. Гүя түксән рәнҗер, савытта калдырсаң үпкәләр сыман.
—Хатынкаем, әйберләрне иртәрәк төяп, тауга таба барыйкмы, әллә монда бер-ике көн юанып вакыт үткәрикме, ни әйтерсең?—дип сораган Йөрәк бабай.
—Син ничек теләсәң, шул булыр
—Синен фикерең ничек соң?
—Әйе, юлчының юлда булуы хәерле, диләрме?
—Шулай диләрме?
—Шулай диләр бугай.
—Диләрме икән?
—Диләр икән.
—Һыммм, алай булгач, тагын бер көнгә калыйк әле,—диде Йөрәк бабай. —Бу кичтә дә әнә шул шәһәрнең утларын карыйк әле. Мине ул утлар үзенә шулкадәр жәлеп иткәнен, уйландырганын белсән иде
Шәһәрнең кичен җемелдәп янган утлары карт кешене ни турында уйландырды икән9 Ни турында сөйләгән Йөрәк бабай, нинди уйлану турында әйткән—безгә билгесез, анысы сер.
Тынлыйк әле бу сөйләшүнең ахыры ничек төгәлләнгәнен.
—Бераз йөреп, чишмә башын табыйкмы, җанашым? Юкса суыбыз җитәр дип монда калыйкмы?
—Ничек телисен. Теләсәң, мин барып бер карап килим. Син интекмә, сәфәр юлдашым, дөньядагы иптәшем.
—Ул нинди сүз тагын, ханым. Аллаһтан теге дөньяда икебезнең бергә булуын телим мин.
—Аһ, Аксакалым, анда сина ни кирәгем бар, яшем шактый, күрәсен. Пәйгамбәр Әфәндебезнең, «җәннәткә карт хатыннар кермәячәк» дигәнен беләсен.
—Бу сүзне ул кемгә әйткән?
—Карт бер хатынга.
—Хатын нишләгән?
—Борчылган.
—Соныннан Әфәндебез нәрсә әйткән?
—Борчылганын күргәч, өстәп куйган: «Чөнки анда ирләр яки хатын һәммәсе япь-яшь булып керәчәк»,—дигән.
—Шулай булгач, Алла бирсә, син дә, мин дә җәннәткә кереп япь-яшь булачакбыз, ә?
—Шулай да, хур кызлары була торып.
Әллә син тегендә күчмәс борын хур кызларыннан көнләшә башладыңмы?
—Аһ. әфәндем! Ничек дип әйтим, көнләшмим дисәм, зур ялган булыр
инде.
Йөрәк бабай кеткелдәп, көлде.
—Сина бер нәрсә әйтимме?—диде.
—Боер.—диде Гайшә әби.—Боер, эшлим. о Хатынкаем! Мин дә сиңа әйтергә дип йөри идем: Күптән миннән бер әйбердә сорамыйсын. Ни кушсаң шуны эшлим. Син куш. мин эшлим.
—Ай. әфәндем, бу нинди сүз, мин синең аягын астында җир булыйм. Боерык бир, үземне юлына корбан итим.
—Ай. күтемне» нуры! Солтаным! Бу нинди сүт инде0 Син мине кытартасын. оялтып бетерәсең
— Мин синен әмереңне ишетергә телим.
Сүт янадан назга, нәзакәтле сүхтәргә кайтып калган Әмма соңыннан Йорәк бабай шуны аңлаган ки: озак еллар инде хатыны үт гомерен тулысы белән иренә хезмәт итүгә багышлаган, әгәр берәр теләге була катса, аны бары Аллаһтан гына сораячак.
Ул теләгәнне Аллаһ әгәр Йорәк бабайның күңеленә салса, булыр, салмаса булмас икән Гайшә әби анысына да. монысына да риза
— Бусы ла нечкә бер эш.—диде эченнән генә Йөрәк бабай Монда да бер үзенчәлек бар Яши-яши безнен хатын боек затка, әүлиягә әверелә Һәм бусы да күз алдында була, мин генә сизмим, ахры
Кулга кул тотынышып чирәмлектә, агачлар арасында йөри башлаганнар Һәммә үсемлекнен хәлен белешеп, жиргә басарга курка-курка. чирәмне таптарга да кыймыйча, озак йөргәннәр һәм. якында бер чишмә табып, суларын янарткач. озак кына тирән уйга чумып ион чатырларына кайтканнар Өйлә вакыты җиткән. Кояш өскә күтәрелгән Күләгәләр ике катлы булып сузылган.
Кояш кичкә таба авыша башлаган Менә шул мизгелдә Йорәк бабай, хатыны Гайшә әби һәм дөякәй ераклардан тауга таба килүчеләрне күреп алганнар: бер төркем атлылар килә икән
— Менә нинди шатлык1—дигән Йорәк бабай хатынына
—Менә нинди шатлык!—дигән Гайшә әби —Шөкерләр булсын кунак җибәрүче Раббыбызга!
Үзләрен каршы алыр өчен ашыга-ашыга атлап килгән Йорәк бабайга:
—Әссаламегаләйкум,—диде атлыларнын беренчесе —Вәгаләикүмәссәлам! Хуш килдегез, хуш килдегез'
Башкалары да бер яктан атларыннан төшеп, картны берәм-берәм сәламли башладылар.
—Әссаламегаләйкум'
—Вәгаләйкүмәссәлам!
—Әссәламегаләй кум!
—Вәгаләйкүмәссәлам!
—Әссәламегаләй кум'
—Вәгаләйкүмәссәлам'
—Әссаламегаләйкум!
-Вәгаләйкүмәссәлам. агайлар, бәйләр, хуш килдегез! Соенечләр китердегез Рәхим итегез бу якка, рәхим итегез!
Карт һәрберсен биек бер агачнын салкынча. рәхәт күләгәсе астына алып килде Чатырда яннарында гына. Утырганнар. Хәл-әхвәл сорашканнар —Кайдан киләсез, кая барасыз бодай'’-дигән Йорәк бабай. Төпченеп соравы түгел, ә болай. сүз кушар өчен генә, гадәттәгечә
—Сәүдә эшенә чыккан идек, менә йөрибез шулай.—дигән башлыклары Йорәк бабай гел бу башлык кешенен генә сөйләшүен, башкаларының әдәп саклап утыруларын күзәткән
— Бу егетләрнең башы, башлыклары синме, улым ’
Бу кеше елмаеп көлгән
—Боларнын һәрберсе минем кадерле иптәшләрем Башлык дип ослсәмр башлыклары булырмын, әмма колыбыз дисәләр, ул вакыт аларнын коллары булырмын
’ Барысы бергә сискәнеп, кинәт күтәрелеп басканнар һәм кулларын Йөрәкләре өстенә куеп
—Әстәгьфирулла, әстәгъфирулла. —дип пышылдаганнар —Улым, сина Ходай серле бер сүз әйттерде Мин шуны анладым. әмма теләсәң, син әйг
—Ни анладын, башта сине тынлыйк әле. Зинһар, иң элек исемеңне әйт. Кем диләр сини?
—Минем исемем Хәсән.
—Бары тик Хәсән генәме?
—Хәсән дип дә әйтәләр, Йөрәк Хәсән дә, Йөрәк бабай дип тә...
—Йөрәк бабай, ә?
—Шулай, падишаһым.
—Башлыклары икәнемне кайдан белеп әйтәсең?
—Белмим, шулай телемә килде. Кайдан белим. Әмма карап торам да, син үзен дә, иптәшләрен дә падишаһ булырлык кешеләр. Телегез нәзакәтле, әдәбегез, холыкыгыз затлы, ә тәдбирегез бик нечкә. .
—Нинди тәдбир ул, Йөрәк бабай?
—Бөтенегез дә чатырга аркагыз белән утырдыгыз, ягъни яшь кыз булса, ялгышып күз ташларбыз, гөнаһка керербез дип уйладыгыз. Их, моннан да нечкә тәдбир була аламы?
—Ничә яшьтә син, Йөрәк бабай?
—Сиксән, туксан булды бугай.
—Яшен сиксәндә-туксанда булса да, күзләрен, акылын, карашын әле дә бик үткен.
—Их, Аллаһыньщ рөхсәте белән, шулайдыр.
Шулай дигәннән сон Йөрәк бабай, аларга салкынча су алып килергә дип торганда, борылып болай дигән:
—Тынычлап утырыгыз. Һәр як сезнен мөлкәтегез дип белегез. Һәм, өлкән бер яшьтәге хатыным бар, анагыз кебек булсын. Сезне дә үз балалары кебек күрер. Шуна күрә тынычлап утырыгыз.
Алар иркенләп утырганнар.
—Сезгә суык әйрән китерим. Монда калыгыз, кунагыбыз булыгыз. Бергә ашарбыз. Без дә сезгә догада булырбыз, рәхмәт әйтербез.
—Ярар, бик әйбәт булыр,—дигән башлыклары —Без болай да бик ачыккан идек инде. Тау һавасы аны тагын да арттырды. Чишмә суы эчкәч, тагын да ашыйсыбыз килде.
Йөрәк бабай рөхсәт сорап читкә китте. Чатырга керде.
—Хатын, килүчеләр бик тә ачыккан. Мескенкәйләр ачыкканнар, сусаганнар. Беренче булып сусауларын басыйм әле. Турсык белән суык су алып кайтуыбыз да ярап куйды. Хәзер үк илтим,—дип әйткән дә, җәһәт кенә касәне алып, турсыкны алып яннарына барган.
Зур касә белән тутырып бирүгә, башлык яртысын бер тында, яртысынын яртысын тагын бер тында, калганын да бер тын алуга эчеп бетергән.
—Абау,—дигән Йөрәк бабай,—бигрәк янган икән эчегез. Шулай да. агайлар, бу кадәр күп эчеп карыныгызны туйдырмагыз.
Калганнарына да касә белән суык суны сузган. Күп йотыл, иркен сулышлар алып, Бисмиллалар әйтеп, әлхәмдулиллаһ дия-дия, суны эчкәннәр. Йөрәк бабай рөхсәт сорап тагы киткән. Чатырга кергән.
—Жан юлдашым, болар бик кадерле кунакларга ошап торалар. Аллаһ безне кызганып, кунак итсеннәр дип боларны җибәргән. Әгәр болар килмәгән булса, шул юлга чыккан ике көннән бирле, «Әллә Аллаһ безне яхшылар дәфтәреннән төшердеме һәм оньггтымы», дип эчемнән уйлый башлаган идем. Никадәр гөнаһлы бәндәләр икәнбез, ә? Аллаһны хәтерләп искә төшерү өчен йә сый-хөрмәт, йә бер бәла, йә булмаса, мосафир кунак тиеш булган Аһ, ваһ безгә!
—Әфәнде, туктап тор әле, туларны әйтергә дип кердеңме?
—Нәрсә әйтергә кергән идем әле?
—Аллаһ безне кызганды да, мосафирлар җибәрде, дигән иден. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә шул турыда уйлый идем. Аллага шөкер, безгә кунаклар
килде.
Дөрес, дөрес, диде Йөрәк бабай,—Хәзер нәрсә эшлисен, килгән кунакка нәрсә әзерлисен?
— Кулыбызда булганын алларына куярбыз —Нәрсәбез бар?.
—Бер казан талкан пылавы пешереп, күпме маебыз бар. барысын ла салырмын. Аннан зур касәләрдә суык әйрән, кин савытта бик тәмле катык— кичә генә оеткан идем. Бераз икмәгебез дә бар. Вакыт булса, тагын ипи пешерермен.
—Яхшы, диде Йөрәк бабай — Бик яхшы Вакытын табылыр,—Әмма үзе һаман нидер уйлый сыман.
—Яхшысын яхшы да
—Бәем, әфәндем, нәрсә телисен, әйт
—Менә шулай. Кунакнын мондыен беркайда да табып булмас —Дөрес әйтәсен, дөрес
— Һәрберсе падишаһка ошап тора. Валлаһи, болар бик кадерле кунаклар Һәрберсен төрле ил падишаһлары дип уйлыйм Аллаһ безне жәлләп боларны җибәрде.
— Ни хикмәттер, мин дә шулай дип уйлыйм.
—Шулай булгач, ал арны болай гына сыйлау дөрес булырмы икән'
—Йә, ничек ничек сыйларга? Әйт. тагын нәрсә эшли алам, бәем әфәндем, бүтән ашый торган нәрсәбез юк!
—Ханым, Аллаһ безне кызганып жибәрде боларны. мен шөкер Ходайга Ни әйтергә дә белмим, кыенсынам да Әйдә, кил. дөякәебезне чалып, боларны сыйлыйк. Ни диярсен, мәнгелек юлдашым, башымнын тажы. солтаным?
—Аһ-ваһ!— диде Гайшә әби —Ваһ минем кара язмышым Ай. Аллаһым Мин беттем, һәлак булдым Аллаһ сиңа озын гомерләр бирсен, миннән атып сина бирсен Ваһ. кара инде мине, моны ник баштарак уйламадым мин Дөнья малы, дөнья хирысы минем күземне томалаган да. шуны да белмәгәнмен Валлаһи, дөяне суеп ашатыйк бичараларны. Яхшы булыр, бик тә шәп булыр —Бераз курыккан идем риза булмассың дип —Алай булырга мөмкин түгел! Ләкин нәрсәдер борчый мине —Нәрсә ул?
—Дөякәй булмагач, үтәсе биек тауларны уйладым да Аһ. нәрсә дип әйтим икән, картайдым, кулдан-аяктан калдым Мин күпме генә әйбер күгәрсәм дә. нишлим, картайдым, аякларнын жегәрс бетте, йөкнең күбесен сина күтәрергә туры килер дип куркам Ә син һичберсен мина бирмәссең дә Авыр йөкләр белән ни эшләрсең?
—Син бердә борчылма—диде Йөрәк бабай—Олуг Раббым бер жаен бирер Ә хәзер ялкыт барында ризыкларны әзерләп, алларына куйыйк
Йөрәк бабай тиз генә дөякәй янына барган. Ана яратып, мәрхәмәт белән шундый итеп караган да:
—Кил. дөякәй,—дип башыннан тоткан. Битеннән сыйпый сыйпый аны тиешле урынга алып киткән
Агач төбендә утыручыларның берсе нидер әйтергә теләгән, һәрберсе башлыкларына карап нәрсә әйтер икән дип тынып калганнар Ул кулы белән —Катнашмагыз,—дигән сыман ым каккан
Дөячек күндәм генә Йөрәк бабай белән янәшә атлый икән Йөрәк бабай: —Дөякәй, бик тә ияләнгән идек сина. Әмма сина да. безгә дә бик зур бәхет иреште. Аллаһ безгә яхшы кунаклар жибәрде Аларны кунак игү безнең бурыч ыбы з.
Дөякәй муенын иде, янбашы белән, килештек, дигән кебек, хуждсынын җилкәсенә гортте
Йөрәк бабай дөякәйнең башын коньякка. Кәгъбәгә габа борды Бисмилла әйтеп пычагын чыгарды Доякәйнен муенындагы төкләрен өреп, ике якка
ачты. Мәрхәмәтлек белән пычакны чалды. Бисмилаһ, Аллаһу әкбәр!
Карчыгы да шунда булып, дөякәй пычакны күрмәсен дип, куллары белән анын күзләрен каплап торды.
Дөячек Аллаһнын аятенә туры килгән рәвештә, ян якка егылган.
Әйдәгез, без янадан мосафирларга кайтыйк. Кем икән болар? Төп-төгәл җиде кеше. Киемнәрен алыштырып халык арасына чыккан падишаһ һәм вәзирләре икән болар.
Бу падишаһ кичләрен утлары жемелдәп янган шәһәрдә яши, сарае да шунда имеш.
-Тирә-юньдәге авылларга, кырларга, тауларга, җәйләүләргә дә бер чыгып карыйк әле. Анда ниләр бар икән. Нинди яхшылыклар, нинди начарлыклар барганын белмәсәк. Ходай сорау алганда ни дип җавап бирербез,—дигәннәр һәм, шулай итеп. Йөрәк бабайның чатырын күреп алганнар.
Падишаһ, нинди генә падишаһ әле. Шундый падишаһ ки: дусларга да, хәтта дошманнарга да падишаһ. Ягъни дошманнар, кяферләр дә анын җитәкчелеге астында исән-имин, рәхәттә генә яшәрләр.
Шундый падишаһ ки, гүзәл буй-сынлы, якты карашлы бер кеше.
Без Харун Рәшид дип әйтик, сез Фатих Солтан диегез, алар Солтан Сөләйман дисеннәр, мин дә Солтан Сәлим дим...
Нинди матур исемнәр.
Ә бит исемнәрне йөртүчеләр Ул вакытларда малайларга, кызларга бик уйлап, үлчәп исемнәр биргәннәр.
Балаларына Күк, Кыя, Таш, Чәчәк фәлән дип беркайчан да дәшмәгәннәр.
Ә ничек? Иллә-мәгәр Пәйгамбәргә лаек булсыннар, алар кебек үк Исламга хезмәт итсеннәр, Пәйгамбәргә тугрылыклы булсыннар дип, бөекләрнең гүзәл исемнәрен эзләп табып кушканнар.
Менә падишаһның вәзирләре
Һәрберсе—гөлестанда бер чәчәкле юл. Берсенең исеме, Сары Салтуклардан, Ибраһим улы Мөхәммәд. Бу—баш вәзир. Соныннан, Хужазадәләрдән. Йоныс улы Габделкәрим. Башка вәзир, Чүлмәкчезадәләр дигәннәр, суфый гаиләдән Якуп улы Габделмәжид. Тагын берсе исә. Коръән Кәримгә булган хормәт йөзеннән Аллаһ аны күтәргән, исеме Исхак улы Фәйзуллаһ. Тагын берәү, яше егерме биштән дә артык булмаганы, Гомәр улы Габдрахман. Аннан соңгысы исә шундый яшь, әле мыекта чыкмаган, коллыктан иреккә чыккан һәм алга таба Кол Морад исеме белән дан алачак. Мәсгут улы Морад.
Болар чатыр янында утырганда, анда Йөрәк бабай белән Гайшә әби дөяне чалу турында ишетелерлек итеп сөйләшүләрен, аһ-ваһ килүләрен оныталар.
Әлбәттә, мона бераз картлык та сәбәптер ..
Падишаһ да, вәзирләре дә аларнын сөйләшкәннәрен ишеткәннәр. Әмма ләкин падишаһ вәзирләрен ахырга кадәр туктатып торган. Ягъни падишаһ:
—Туктагыз, нишлисез сез! Кыен хәлгә төшәрсез, мескенләнеп бетәрсез, дөякәйне чала күрмәгез дип әйтмәгән.
Ул әйтмәгәч, дөякәйне суйганнар. Алар да сабырлык белән көтеп күзәткәннәр.
Йөрәк бабай белән Гайшә әби сәгатьләр буе мәш килгән. Итне чистартып, ин яхшы кисәкләрен аерып куйганнар. Турыйлар, турыйлар. Кайсысын пешерергә, кайсысын шашлыкка дип куйганнар Һәм шулай итеп, падишаһларны күздә тотып бер табын әзерләгәннәр. Өстенә кара борыч сибелгән ит шулпасында булгур пылавы парланып пешкән. Әйрән, катык, тегесен-монсын дигәндәй, тауның, болыннарның ин шифалы үләннәрен, һәр авыруга дәва булсын дип, итләр, катыклар янына куйганнар.
Падишаһ һәм янындагылар туйганчы, рәхәтләнеп ашаганнар.
Падишаһ эченнән генә:
Тамак туйганчы туктарга кирәк, ди икән. Әмма, тагын берне, тагын
берне дип, гадәттән артыграк та ашап ташлаган. Бүтәннәр лә шулай ук. Падишаһ дога укырга тотынган:
—Әлхәмдулиллаһ! Раббилгаләмин! Вәссәлатү вәссәләмү галә сәйиединә Мөһәммәдин вә галә әлеһи вәсәһбиһи әжмәгыин Әлхәмдулиллаһ. әтгамәнә вәсәканә вә жәгаланә минәл мөслимин Әтгаминуллаһи тәгалә мин тәгам ил жәннәһ вә мин шәрабүл кәүсәр вә зәүвижна мин хурилин Вәлхәмдулиллаһи раббилгаләмин. бихөрмәтикә сирры сурәтил фатиха
Догадан сон нәрсә булган диярсез. Әлбәттә, һәрберегез болай уйлагандыр падишаһ мин фәлән фәлән: болар да фәлән фәләннәр дип үзләрен белгертеп. Йөрәк бабайны мактарлар.
Әмма ләкин алай булмаган шул. Иллә мәгәр падишаһ киемен алыштырып чыкса да. үтерсәм дә ассам ла ү 36Н бс пертмәс ГаНЫТМЭС ШунлыИ бер гадәте булган анын
Бу кин күңелле, юмарт, жаны саф падишаһ бу юлы да шулай эшләгән
Ләкин кигәр алдыннан картка әйткән
—Әнә каршыла бер шәһәр, булганын бармы анда?
— Юк. һич язмыш ташламады ул якларга Шулай да. җәйләүгә барышлый, монда туктап, берничә тон жемелдәп янган утларны күзәтәбез. Ул тирәләрне бик яратабыз.
—Анда пайтәхет бит. беләсеңме?
—Белмичә, әмма син янадан анлатәле9
—Бер илнен. императорлыкнын баш шәһәре пайтәхет дип йөртелә Ягъни тәхете булган шәһәр
Ягъни падишаһыбыз анда утыруын әйтәсен. шулаймы, улым?
—Шулай. Йөрәк бабай. Анда падишаһ утыра Нинди дип беләсең аны’ —Аны бик бөек, бик гадел, бик мәрхәмәтле дип беләм Күнеле кин. беләге көчле булсын. Һәр намазымда анын һәм дөньясы, һәм дә ахирәте өчен дога кылам Аллаһ аны сакласын, анын өчен мин бик борчылам - Нигә борчыласын. Йөрәк бабай9
—Борчылмыйча Без йон чатыр белән, беткән казаннын хисабын теге дөняда ничек бирербез дип куркып торабыз. Әгәр ана мал-мөлкәте турында сорау бирелсә, нәрсә дип әйтер, нәрсә сөйләр?. Жинел генә җавапларын бирсен иде. Раббым! Менә бусы ла аның сираты Сират күпере Падишаһ дерелдәп куя Йөрәк бабай моны күреп —Балам, һава салкынчаланды, суык булып киттеме?
—Әйе. баба Ярар, байтак вакыт үтте, але барасы юллар шактый, караңгыга калсак, юлбасарларның очравы бар
-Мин үземне белгәннән бирле юлбасарлар бу тирәләрдә булмады Падишаһыбыздан Аллаһ ри ы булсын Анын дәүләтендә юлбасарлар барлыкка килсә, димәк, кыямәт кубачак.
—Шулай дисенме?
—Әйе, шулай дим. әфәндем, салганым, бәй улым Әгәр бер илдә һәркем мул яшәгәннән сон һаман караюлар була икән, әгәр бер илдә тулы гаделлек булып та. юлбасар барлыкка килсә, кыямәт галәмәтләредер, улым —Дөрес әйтәсен
—Аллаһ падишаһыбыздан риза булсын Ярар, балаларым, әйдәге». юлыгы ш сонга калмагыз Дога кылыгыз Үткәнегезне онытмагыз Иншаллаһ. тагын килегез, янадан кунак булыгыз. Кыерсыткан-кимсеткән бу лсак. гафу итеге » Бәлкем, күңелегезне күреп бетерә алмаганбыздыр. жятешсетекләребез лә булгандыр Яшебез шактый. Кем белгән, кабат күрешергә насыйп булмас, шуна бәхил булыгыз
— Башта сез бәхил булыгыз. Йөрәк бабай Анабыз да бәхил булсын Исән- сау булыгыз.
—Әйдә, куаныч белән юлыгызда булыгы» Якты күк йөзе кебек юлыгыз ла якгы булсын.
—Ә,—диде падишаһ, нәрсәнедер исенә төшереп.—Ул шәһәрдә олы мәчет бар. Ягъни үзәк мәчет дип атала. Падишаһ һәр җомгада ул мәчеткә килеп, намаз укып, вәгазь сөйли, нәсихәт бирә. Халыкны тыңлый. Мохтаҗ булганнарга кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Син дә бу җомгада шунда бар, ярыймы? Падишаһ янына кил, син дә берәр нәрсә сора. Ул сине кабул итәр, сараена алып китәр һәм сый-хөрмәт күрсәтер.
—Нәрсә әйтим, белмим шул,—диде Йөрәк бабай.
—Бер тапкыр булса да сынап кара.
—Нигә сынарга, улым. Син шулай дигәч, шулай булыр. Әйткән сүзләреңә ышанам. Мин башка бер нәрсә әйтмәкче идем.
—Нәрсә димәкче идең?
—Күпме мохтаҗлар була торып, падишаһны борчуыбыз дөрес булырмы?
Падишаһ тез чүгеп Йөрәк бабайның кулын үбеп, үзен фаш итәр кебек иде. Ләкин тыелып калды.
—Бабакай, үтенеп сорыйм, бер мәртәбә булса да барып кил һәм күреп кал, ерактан сөеп хөрмәтләгән падишаһын мона лаекмы икән? Син дә үз бәянне әйт.
—Ярар, балам, барырмын. Бәлки яхшы да булыр, безнең дә ихтыяҗыбыз табылыр, кем белгән...
Йөрәк бабай шулай дигән һәм эчтән генә:
Минем җан юлдашыма бер дөя алырга бер бакыр акча бирер, бәлкем. Бик яхшы булыр иде, дип уйлап куйган.
Мосафирлар атларына атланганнар. Дөм караягы булганчы шәһәргә кайтып җитәргә дип атларын куганнар.
Падишаһ күңеленнән уйлаган:
—Йөрәк бабай. Йөрәк бабай! Бер килеп күр. Безнең йөрәгебезне яулап алдын. Сине күргәч, үзем өчен оялдым. Синең тырнагына да тормыйм, әмма шәһәрне килеп күр, синдә безнең өчен тагын нинди акыллар, нинди хикмәтләр бар икәнен күрербез.
Йөрәк бабай чатырга кайтты. Аларны озатып, артларыннан бик озак карап калганнан соң, чатыр каршысына утырдылар.
Калган итләрнең беразын бер савытка куйдылар. Бераз икмәк, азрак катык белән әкрен генә ашадылар. Калган итләрне бергә җыештырып, бер капчыкка тутырдылар. Бер кисәкне дә әрәм-шәрәм итмәү чарасын күрделәр. Ярый азе монда көн салкынча. Өскә таба тагын да салкынча булачак. Боларны саклау ансат булачак. Әле пешерелмәгән бик күп ит тә бар бит. Болардан куырма ясап, кыздырып кәстрүлгә бастырып куярга кирәк.
Шулай итеп, бу урында тагын бер көн калачаклар. Аннары күз күрер.
—Хатынкаем, башымнын таҗы, күземнең нуры, жан юлдашым, ни әйтерсең икән, ишетеп калыйм әле.
—Син сөйлә әле матур итеп, мин тынлыйм.
—Әлһамдулиллаһ, Аллаһ безгә кунаклар җибәрде, шөкерләр булсын, аларны сыйладык. Алларына да Ходай биргән ризыкларны куйдык.
— Аллага шөкерләр булсын...
—Ханым, син эшнең ахырын ишетми калдың. Башлыклары булган ул буй-сынлы зат менә мина шулай-шулай диде. Нәрсә әйтәсең, бүген дүшәмбе булгач, берничә көн тагын бу тирәләрдә калып, җомгага анда төшимме икән? Юкса иртәгә итебезне кайнатып, куырмасын кәстрүлгә басып икендедән соң яки берсе көнгә юлга чыгыйкмы, ни диярсең?
—Син ничек уйлыйсың?
—Мин шулай уйлыйм: Ул мина шәһәргә төшәргә, падишаһны күрергә кушты. Мин дә юк дип әйтмәдем. Ярар, дидем. Бер барып кайтыйм әле дим.
—Яхшы, яхшы. Бер барып кайт.
—Ә падишаһны күргәч, янына барыйммы соң?
—Син ничек хуп күрәсен инде0
—Шулай хуп күрәм мин: шәһәргә бер төшкәч, аны бер күргәч, янына барып сөйләшеп карасам дим. Болай дим диюен: әмма, аи-һаи. ханым, моны уйлар өчен дә нихәтле көч кирәк. Белмим, белмим
—Иркәем, сина бу олы затлар бу акылны биргән икән, әлбәттә, атар миннән яхшырак беләләрдер.
—Синнән генәме, миннән дә яхшырак белә атар.
—Миннән яхшы беләләр белүен, әмма синнән яхшы белүләренә килгәндә, син атардан яхшырак беләсен.
—Хатынкай, мина кайдан бу кадәр ышаныч0
—Хатын өчен иреннән дә яхшырак уйлаучы ир-ат булмый Ин яхшысын ире генә уйлый ала.
—Их. син нинди ягымлы, нинди чытлык, нинди шаян кеше'
Йөрәк бабай шулай дип әйтеп бетермәде, анын янбашына яратып кына төртеп алгач, кеткелдәп көлде. Бер-берссн кочаклап, инде картайган янаклары беректе Гайшә әби оялып күзләрен йомды. Анын шулай оялган вакытларында Йөрәк бабай һәрвакыттагыча:
—Яле. тагын әйт әле, тагын әйт,—диде —Аи. Ходаем, әфәндем! Нәрсә дип әйтим тагын —Әйдә әле, әйдә әле. .
—И рәхмәт төш кере.
Икесе дә көлешеп, гөлчәчәк яфрагына кагылган төсле, бер-бсрсенен кытыршы йөзләренә кагылдылар.
—Белеп кайт әле. ниндиерәк кеше икән ул падишаһ0 Сөйләгәннәре кебек гадел, буй-сынлы, ваемлы кеше микән ' Шулаен шулайдыр ла. Барыбер син дә бер күреп кайт әле.
—Яхшы Ләкин тагын бер ни бар әле. Кунакларыбыз әйткәнчә, падишаһның үзеннән берәр нәрсә сорарга микән, юк микән?
—Билгеле инде, сора. Падишаһтан да сорамасан ’
—Әйе, димәк, падишаһ дисен, юлына да каршы чыкса, азлыңда басып торса, сорамыйча хәлен юк. Сорамасак нәрсә булыр икән?
— Нәрсә булырмы?
Нәрсә була, сорамасак дөнья бетәрме?
Әби бер мәлгә туктап торды
—Юк. бетмәс,—диде —Сорамасан да була. Ай. Ходаем, шунын өчен юлга чыгасын икән, сорарга кирәктер —Әллә барма диюенме бу?
— Белмим инде. Син барам дисән. ничек барма дип әйтим мин.
—Минем бер нәрсә дә ниятләнгәнем юк. Барырга да телим анысы, әмма
үземне анда ничек тотармын, нәрсә эшләрмен, бер дә белмим
—Ин яхшысы, карарсың. Мохәммәд өммәте ничек эшләсә, син дә шулай эшләрсең.
—Ягъни әәәә. әйе. Акладым. Алланын рәхмәте яусын, һай мен яшә. хатынкай! Янакларында гөлчәчәкләр атсын. Күнелен шат. геге дөньяда урының жәннәпә булсын Мине зур мөшкелдән коткардың, күңелемне тынычландырдык Чыннан да. нәрсәгә монда үземне бимазалап йөрим. Хәзер ни генә уйласам дә файдасыз. Анда баргач, билгеле булыр әле Аннары үзалдына мыгырданып:
— Мөхәммәт өммәте нәрсәдә иттифак итсә, мин дә шулай эшләрмен.
— Шулай шул,—диде карчыгы
— Нәрсә шулай икән?
— Нәрсә дип әйттем ки?
— Кычкырып уйландык да.
—Әәә. әйе
—Әйдә, йокла инде. Күрмисенме, башын авырайган, чәчләрен и назем.
син кайчан безне мендәргә саласын инде,—дип сорыйлар.
Менә шулай сүз сүзгә ялганып, авызлар арыгач, Гайшә әби иркәе бераз йокласын, ял итсен диеп ана гел болай дия иде:
—Күрмисеңме, башын авырайган, чәчләрең инәлеп сорыйлар. Син кайчан безне мендәргә саласың инде,—диләр.
Ул шулай дип әйтүгә. Йөрәк бабай белән бергә башын мендәргә куялар иде.
Бу юлы да бергәләшеп башларын мендәргә куйдылар, һәм балдан татлы итеп йоклый башладылар.
Жомга көн.
Иртәнге намазын кылгач, авызына бер валчык ризык капмаган килеш. Йөрәк бабай юлга чыгарга әзерләнде.
Шәһәр кулыңны сузсаң тотып алырлык ераклыкта күренә, әмма Йөрәк бабай болай әкрен барса, жомга намазына чак-чак өлгерәчәк иде.
Саубуллашалар.
—Бәхил бул. Барып та кайтмау, кайтып та күрешә алмау бар. Артымнан изге теләкләр теләп тор.
—Аллаһ юлларны имин кылсын. Аюдан, бүредән сакласын сине.
Елгалар, таулар аша Йөрәк бабай шәһәргә килеп җиткән. Олы мәчетне дә тапкан. Карый, анда халык шактый күп. Монын кадәр халыкны гомерендә беренче мәртәбә күрүе иде анын.
Караса, кешеләрнең барысы бер якка агылалар, кайнашалар. Башын борып караса, бераз алдарак падишаһ хәзрәтләре. Кайсы анын белән сөйләшергә тели, кайсы үтенеч җиткерә.
Йөрәк бабай шулай карап тынып калган. Анын болай бер урында кыймылдамыйча торганын күреп, падишаһ аңа якынлашырга теләсә дә, халык падишаһны сырып алгач, анын янына бара алмаган.
Халык күбәеп, дәррәү ябырылгач, иминлек сакчылары бер кемне рәнҗетмичә генә, ипләп кенә падишаһка юл ярганнар.
Йорәк бабай урынында шул рәвешле көтеп калган.
—Монын кадәр халыктан соң чират җитмәс, дигән. Һәм падишаһны карап калырга, йөзен-күзен хәтеренә сеңдерергә теләгән.
Кайткач Гайшә әбигә сөйләп күрсәтәсе бар бит әле. Тагын үзенчә уйлана:
—Мохтаҗ кешеләр никадәр күп икән! Боларнын барысы да һәрхәлдә бөтенләй фәкыйрьләр, хәсрәтле кешеләрдер. Аллага шөкер, бар нәрсәбездә бар. Ходай безгә һәрнәрсәне мул итеп биргән. Юкса, билгеле, мин дә монда килеп, бу капкада ярдәм теләнер идем.
Шулай дигән дә, падишаһнын күзләре бик ерактан ана карамасынмы? Шулкадәр оялган, һәм тиз генә башын түбән игән.—Ярар, дигән, бер тапкыр күзгә күз дә караштык бит. Монысы да бик җиткән. Аллаһым. мен шөкер, безгә мондый гүзәл, мондый гадел падишаһ биргәнсен. Күнелем бик тыныч, ярый әле күреп калдым. Хәзер тагын күзгә-күз килгәнче, моннан әкрен генә китеп, күздән югалыйм әле. Күрәсен күрдек, тиешлесен эшләдек, шунысы безгә бик җиткән.
Ул башын шулай иеп торганда, тавышлардан, этеш-төртештән ниндидер хәл булганын анлап алды. Тавышлар бераз басылгач, эченнән генә:
Нәрсә булды икән, дип әйтергә өлгермәгән, башын күтәрүгә, караса падишаһ каршысында басып тора түгелме?
—Ай, Аллам,—дип әйтеп куйган үзен тота алмыйча.
Падишаһ җитди, калын тавыш белән:
—Синен нинди теләген бар?—дип сораган.
—Саулыгыңны телим. Һичбер үтенечем юк.
Әйдә, бабай, сөйлә әле. Ишетеп калыйк әле, нинди йомышын, нинди хаҗәтен бар?
—Минем бер нинди йомышым да, хаҗәтем дә юк. Мин килдем .
—Берәр нәрсә сорарга килдеңме?
—Бер нәрсә дә сорамаска дип килдем.
—Бу ни дигән сүз?
—Карасам, монда чын мохтаҗлар гына. Минем берәр теләгәнем булса, аны да боларга бир. дияр илем —Синен исемен ничек, бабай''
—Минем исемем Хәсән.
—Бары тик Хәсән генәме?
—Хәсән дә дип әйтәләр. Йорәк Хәсән дә. Йөрәк бабай дип тә —Йөрәк бабай, ә?
— Шулай, дәүләтлем
Падишаһ таудагы соиләшүнен бермә-бер кабатланганын күреп соенгән һәм көлеп тә жибәргән Бабай да хәлне аклап алгандыр дип уйлаган Ләкин караса: Йөрәк бабай сафлардан да саф күнелле падишаһны таный алмаган.
Ул каян белсен падишаһнын киемен алыштырып халык арасында йөргәнен Мондый эш, падишаһ өчен, дәүләт өчен үлчәм булса да, Йорәк бабайнын акылына сыймый. Ул монын ише нәрсәләрне хәилә-алдау дип белә.
Шул сәбәпле, падишаһны теге килгән кунакларга охшатып торса да. барыбер андый алмаган
Анын мондый булуы падишаһны тагы да сөендергән —Алай булгач,—диде эчтән генә, намаздан сон сарайга алып кайтырмын, вәзирләрне дә чакырып үземне ачыклап, берничә янчык алтын да биреп җибәрермен Безне кунак иткән лоя өчен теләсә өч иоз дөя алсын.—Шулай уйлаганнан соң:
—Әйдә, Йорәк бабай, әйт әле, нәрсә телисен, шуны бирәм —Саулык-сәламәтлегегезне телим. Ссзнен саулыгыгыз булсын, минеке булмаса да бик мөһим түгел. Мохәммәд өммәтенә ин элек Аллаһ. Пәйгамбәр, аннары Сез кирәк.
—Син шулай да берәр нәрсә сора.
—Сорамыча булмыймыни'
— Юк, булмый.
Падишаһ таудагы сөйләшүне Йөрәк бабайнын исенә төшерүен һәм бер дөялек акча соравын тели иде. Әмма ләкин Йорәк бабайнын исенә төшми икән.
Уйлаган да уйлаган. Анын шулай уйлавына халык бераз сәерсенеп тә караган.
—Исемә бер нәрсә дә килми, падишаһым Хажәтем булса сорар идем —Хажәтен булмагач, нишләп монда басып тордын?
—Башта да әйттем. Падишаһым: иозегезне күрергә теләдем. Аллага шөкер, күреп морадыма җиттем.
—Монда буласыбызны кайдан бедден?
Йорәк бабай теге көндә булган хәлне сөйләп биргән лә. «Ул зат мина падишаһка бар. аны күр» дип әйтте,—дигән.
—Тагын нәрсә әйтте''
—Падишаһ сине кабул итәр, сараена алып барып сыйлар һәм анда сине бүләкләр,—диде.
—Алай булгач, мин дә сине сарайга алып барып, сый-хөрмәт күрсәтим Анын сүзе һавада эленеп калмасын.
—Юуук Сез нәрсә, падишаһым! Мин бит бары тик анын сүзләрен җиткерер өчем сөйләдем Вакытыгызны мимем өчен әрәм итмәгез
-Нинди әрәм итү булсын. Безгә синнән файда 1ына булыр Ойдэ. хәзер намаз укырга керик Хәзер азан әйтәләр. Минем янымда гына бул. еракка
китмә, яме? _ , , _
Шулай итеп, эчкә кереп киткән падишаһ Йөрәк бабай да анын артыннан
барган.
9. «К. V • м ы
Горләп азан янгыраган.
Намаз, аннары жомга хөтбәсе дигәндә хозур белән укылган жомга намазы Тәсбих тартудан сон, дога кылырга чират җиткән. Падишаһ белән бергә барлык халык кулларын күтәреп Аллаһтан сорый башлаган.
Беравык Йөрәк бабай, падишаһнын догасын колак салып тыңлагач, анын шулай ялваруын ишеткән:
—И, Раббым! Син бер кемгә мохтаж булмаучы, чын байлык иясе, бәндәләренә мул итеп бирүче Кәримнәрдән дә кәримсең. Безгә бик шәфкатьле, рәхимсең. Олыларның олысы Син. Миңа ризык бирче, саулык-сихәт бирче Син!
Бу сүзләрне ишеткәч, Йөрәк бабай үзалдына:
—Моның да кулыңда бернәрсә юк икән. Ә мин аннан сорарга дип килдем. Күр әле, ул үзе дә бүтән бер падишаһтан сорый. Мин исә анын белән сараена барырга ризалаштым. Мин дөрес эшләмәдем. Тиз генә моннан чыгып, чатырга кайтыйм әле. Юл буенча агачлар, чәчәкләр, һава белән серләшеп, барлык хәжәтемне Аллаһыма сөйләп бирим, бары тик Аннан гына сорыйм. Минем янда шушы игелекле, юмарт падишаһ булса да, аннан сорамыйм. Әгәр сорасам, әдәпсезлек булыр Раббыма. Ә ул миннән мондый нәрсәне яратмас.
Йөрәк бабай кабаланып мәчеттән чыккан.
Падишаһ дога кылганда, Йөрәк бабайның башын сузып тыңлаганын чамалады һәм анын ашыга-ашыга торып чыгып киткәнен дә күреп калды. Бер дә дәшмәде. Ул Йөрәк бабайнын изге кеше икәнен белде. Шуңа күрә аның ни өчен торып китүен аңлады.
Бу юлы догасын үкенүләр белән тутырып, күзләреннән яшьләр агызып. Аллаһка яп-яна бер рух белән ялвара башлады һәм эченнән генә:
—Менә нинди икән син, менә нинди икән син. Йөрәк бабай!—дип кабатлап торды.
Гайшә әби карангы төшәр-төшмәс. калын агач таягын җилкәсенә күтәреп каршы чыккан. Йөрәк бабайны күрүгә, сөенә-сөенә килде.
—Әссәламегаләйкүм, гүзәл хатыным, җан юлдашым.
—Вәгаләйкүмәссәлам, әфәндем, солтаным. Хуш килден, сафалар китердең Жаныма хозур бирдең, шатлыклар алып кайттың.
—Ничек хәл-әхвәлләрең? Яхшымы? Бөтенесе дә әйбәт, иншалла?
—Яхшы. Аллаһыма шөкерләр булсын. Сине күргәч, бөтенләй яхшырып китте, күңелем шатлык белән тулды. Мондый олы бәхет өчен Аллаһка рәхмәтемне ничек кенә җиткерә алырмын икән.
_ Йөрәк бабай белән Гайшә әби чатыр янына кадәр бергәләп атладылар. Йөрәк бабай көне буе авызына валчык ризык та капмаган иде. Хатыны:
—Ачмы син?—дип сорагач.
—Әйе. Иртән чыккан килеш торам.
—Һай,—диде хатыны.—Һай, минем иркәем, әфәндем!
Тиз арада нәрсәләрдер әзерләп китерде. Бу ризыклар Йорәк бабайга җәннәт тәгамнәре булып тоелды.
—Мина болар җәннәт ризыклары кебек булды. Синең кулын аша килгәч. Аллаһ биргән ризыклар шулкадәр тәмле була ки...
Бергә ашадылар, эчтеләр. Намазларын кылдылар. Догаларын укыдылар.
Йөзләре белән кыйблага борылып, ун кулларын битләре астына куеп, җәннәт йокылары кебек йокыга талдылар.
Иртәгесе көн әйберләрен җыйдылар. Һәм аларнын җиңелен, авырын бүлеп аркаларына күтәрделәр.
Әкренләп юлга чыктылар. Һәм Гайшә әби кичә сөйләмәгәннәрен иркенләп юлда сөйләшеп бардылар. Йөрәк бабай башыннан үткәннәрен сөйләде, Гайшә әби тынлады да әйтте:
Бик дөрес эшләгәнсең. Мин сина әйткән идем бит, син алардан яхшырак
беләсен дип.
—Син моны күз алдында тотып әйткән иленме?
—Юк, ул кадәр үк түгел. Әмма менә шулай дидем.
Әле юлнын дүрттән берен дә үтә атмадылар. Икесе дә арып, атжап йөкләрен җиргә бушаттылар Бер-ике сәгать урыннарында сулышлары кабып кыймылдамыйча утырдылар Тик намаз кылу өчен хәл кереп җанланып кузгалдылар.
—Хатынкай,—диде Йөрәк бабай —Алда тагын юл бар барын, ләкин адым атларлык хәлебез катмады бит. Бу тирәне бик яхшы белеп бетермибез. Тирә- юньдә су бар микән. Шунда туктыйкмы әллә дим.
—Яхшы булыр, бик тә яхшы булыр —диде хатыны
Караштыра торгач, чатыр корыр өчен бер жирне ошаттылар.
Бераз ял иткәннән сон. чагыр өчен казык кагарга һәм чатырнын җепләрен бәйләргә тотындылар. Сонгы казыкка чират җиткәч, кагып кына булмый бит казыкны. Жепнен сузыласы җире билгеле. Ни бер карыш тегендә, ни бер карыш монда кагып булмый казыкны.
—Хатынкай,—диде карты —Шул кәйләне бир әле, монда бер таш чыкты. Алданын хикмәтедер инде, ватып урынына казыкны кагыйм ди*
Йөрәк бабай ташны урыныннан алыр өчен берничә мәртәбә кәйлә белән суккач, алтын тулы казан, кыйммәтле ташлар чыкты.
Бу хәлне күргәч, аптырап калдылар. Казанны бөтенләй чыгарып, капкачын ачуга, бик күп хәзинәне күреп шаккатып тынып калдылар
Кояш баерга тора иде. Йөрәк бабай ашыгып әзерләнде Агач таягын кулына тотты да:
—Гүзәл хатыным,—диде —Бары тик Аллаһтан гына сорасан. Ул мул итеп бирә. Ләкин бу кадәрле иок һәм монын хәтле байлык була торганда йоклап төн үткәрсәк, белеп тор: башыбыз бәладә Йоклап уянмавыбыз бар. Аннары Аплаһ бездән: «Шуның хәтле байлыкны нишләттегез?» дип сораса ни дип җавап бирербез. Шуна күрә хәзер үк шәһәргә тошәм. Гарип-горәбаларны җыеп китерәм. Һәрберсенә өләшеп чыгам.
Һәм шулай итеп. Гайшә әбинен догалары белән. Йөрәк бабай юлга кузгалды.
Гайшә әби намазлыкка утырды. Анын йөрәге бу авыр җаваплылык алдында дерелдәп тора иде.
Гайшә әби иртәгәсен Йөрәк бабай өлкәнен ин фәкыйрьләреннән оешкан зур халык төркеме белән күренгәнче урыныннан тормады Аларны күрүгә, шокерләр әйтә-әйтә торып басты. Соенә-сөенә туры Йөрәк бабайга таба йөгерде
Караса, ул кечкенә бер дөякәй сатып алган икән Жиленнәре сот белән тулы доякәи Йөрәк бабай юлда ана атланырга кыймаган Ьаныннан тотып алып кайткан һәм «Ничек сөенер инде!» дип самими елмаю белән Гайшә әбигә карап тора иде.. _
Төрекчәдән Фатих КУТЛУ гәржемәсе