Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТУЙ


Кызыл балчыклы яр астында чишмә челтери. Нәни генә, гади генә. Идел дә юл алмый анардан, Чулман да, Агыйдел дә... Әмма шомарып беткән ташлар арасыннан тыелгысыз, ашкынулы бер дәрт белән
тибүендә шундый куәт, шундый ныклык бар! Үжәт булмаса, көчле булмаса. ничек ярып чыгар иде ул бу биек ярларны?
Кулым белән чишмә типкән урынны каплап торам. Салкыны җелекләргә үтәрдәй су бармак араларыннан саркып ага бирә. Нинди кодрәт, нинди гайрәт синдә? Жир астында нинди юлларын бар? Күзгә күренмәгән нинди серләрен бар? Төптә ташлар арасына кысылып калган көмеш тәнкәләр ялтырый. Кемнәр нинди уйлар белән килде икән сиңа?
Ага да ага чишмә. Челтер-челтер... «Килерләр дә китәрләр дә... Ак уйларын күкрәгемә алам, караларын күңелләрдән юам. Ыгы-зыгылардан арыл, иркен итеп һавамны сула, ю битенне чиста суым белән, сөйлә сүзен, алып китәм үзем белән»,— дисенме?
Әсмабикә апа, Гарифҗан абзый, Луиза өчәүләп кичке ашны ашап утыралар иде. Кызлары уйламаганда-көтмәгәндә яңалыгын ярып салгач, ата белән ана капкан ризыкларын йота алмый аптырап калдылар. Луиза үзе, көн дә сөйләнә торган гадәти хәбәр әйткәндәй, тавык ботын кимерүен дәвам итте.
—Бәй. бәй, кызым, бер дә сөйләнгәнең юк иде ләса!—Ин тәүдә Әсмабикә апа һушына килде — Кемгә? Шакир малаенамы0
-Шуңа.
—Кайчан чыгасын инде?
—Августта—туй!
Гарифжан абзыйнын сул кашы сикереп куйды. Ана кеше шаккатып бот чапты.
—Әтәйдән сорау юк, инәй белән киңәшләшү юк! Ходайнын бирмеш бер көнендә тот та «кияүгә чыгам» дип әйт, имеш! Аны уен эш дип беләсеңме әллә0 Кая ашыгасын0 Егермен яна тулды. Апаларын әнә сонрак чыгышып та: «Иртә чыкканбыз кияүгә, азрак торасы булган»—дип үкенеп бетә алмыйлар!
Әнкәсенең бер тезә башласа, тиз генә туктый алмасын белгән кыз каршы төште.
—Алия апанын да, Кадриянең дә зарланганнарын ишеткәнем юк әле. Элек атна саен кайтып урыйлар иде, кияүгә чыккач, эзе-юллары да юк. отпускыларында да ирләрен саклап яталар.—Аннары әткәсенә карады:
—Син нәрсә дисен сон. әткәй?
Гарифжан абзый бер әйтсә, берәгәйле әйтә торган кеше, анын һәр сүзе гаиләдә закон иде. Ул ашыкмады. Тәлинкәсендәге ашын ашап бетерде. Кулларын тастымалга сөртеп, амин тотты.
Луичанын бите ут капкандай кызыша башлады. «Йә инде,—дип уйлады ул, сабырсызланып,—әйт инде бер сүз!* Эчендәге ялкынга түзә алмыйча, сикереп торып, бушаган савыт-сабага тотынды.
— Шакирлар туганлашмаслык нәсел түгел,—диде әткәсе һәм. элгечтәге түбәтәен алып, чыгып та китте.
Әсматтәйнсн үз кайгысы кайгы: авызы ерылган кызга сыначлы караш ташлап сорашырга кереште:
— Нигә ашыгасын сон, кызым, тагын берәр ел эшләмисен? Өс-башынны да карар иен. Илшатыннын да укып бетерергә ике елы бар. Егетләргә ни аларга. өйләнергә кирәк инде Башынны әйләндергәндер Ә дөнья көтә башлагач, бөтен авырлык хатын-кыз җилкәсенә өелә. Әнкәй әйткән ие диярсен әле менә! Кайда яшәргә уйлыйсыз? Шакир малаена дип өн сала икән дигән сүз иори дә ул, алдагысын Алла белгән. Бианаи белән яшисен киләмени? Нинди әйбәт бианаи да үз анан кебек була алмый инде ул
Аннан тавышын акрынайтып
—Ул-бу булдымы әллә, кызым? Сөйлә, курыкма!—диде
— Ничек инде «ул-бу»?!
—Андый-мондый хәл дим
Әнкәсенең ни әйтергә телә!эне кызга көчкә барып житге. Үпкәләп, рәнҗи язып:
— И әнкәй, бигрәк инде син!—диде дә юа башлаган калак-чәнечкеләрен ташлап чыгып Йөгерде.
— Шокер,—дип жинел сулады Әсмабикә апа. Кызынын күңелен кырса- кырды, анын каравы җаны тынычланды. Кы з бала—учтагы утлы куз. авылда, әнә әле берсенең, әле икенчесенең яманаты чыгып кына тора, бер карасаң, китүе хәерле дә. Шул малай белән әллә жиде, әллә сигез ел йөриләр бит инде. Ярар, жүнле ата-ана баласы Шакир—лесник, Фәйрүзәсе хисапчы булып эшләп, пенсия!ә чык1 ы. Дөньялары. иор|-җирләре җитеш. һәммә кеше тигез дип өйрәтсәләр дә, бер кемнен дә газиз баласын нигезсез, көнсез-җирсез гидайга биреп җибәрәсе килмәс. Балалар иөрешә башлаганнан бирле сынап, искә алып килә, начар сүз ишетелгәне юк алай Оч чакрымга сузылган авылның төрле башларында яшиләр, әмма авыл авыл инде—югары очта төнлә «уф» дисәләр, иртәнгә үк түбән очка ишетелә Очрашырга туры килсә, Фәйрүзә үзен корырак тота-тотуын да, ярар, малай инәсе шулайрак була инде. Улныкы гөбернатор, кыз инәсе качып ятыр, диләрме әле?
Әсмаггәинен йөгерек уе шунда ук туй кирәк-яракларына күчте «Ярар, бездә төшеп калганнардан түгел, сынатмабыз, Аллаһы боерса Сандыгы гулы инде, кибеттә эшләгәндә тауар очсыз, акча бар чакта ук тутырып- хәстәрләп куйдым, башым эшләп Шулай да тагын биш-алгы метр сигса, ике-оч метр сатин, ефәк күлмәклек алганда мишәйт итмәс Кодагыйга бүләккә күлмәк кырына затлы яулыкмы, шәлме дә куярга кирәк Ни дисән дә, Илшат—гәпчек малай, бергә яшиселәр. «Институтны бетерәм лә. әтәй урынына, үзебезнен урманга кайтам»,—дип әйтә диләр бит Югары сорт оны азайды, шул кирәк. Бәлешкә һәйбәт дөге, күрәгә-йөземеи. сары майларын әзерлисе бар. Йомырка җитмәсә, сатып алырга туры килер Иткә кы1 зык юк, сугымлык башмаклары бүген готын суярлык, ана шмәсәләр лә аптырыйсы түгел, бүлтерекләре очәү-дүртәү. үрдәк-казы. күркә-чебешләре ихата 1\.ты. августка кадәр вакыт бар. менә дигән симерерләр. Аллаһы боерса'
Һи-и-и. менә исенә гоште. Сания карчыкка хак бирем, нечкә генә йоннан бср-икс пар пирчәткә дә бәйләтеп алырга кирәк шоферларның ничәү бу ысы гәгаен билгеле түгел, запас зыян итмәс. Хәзер яшьләр бәйләнгән пирчәткә киюен кими дә инде, әйдә, бездән калмасын, гадәте шу.ми з>\ илч Газын нәрсәләр? Ярар, гора-бара хәтерләр әле, шокер, беренче кыз бирүләре зүзе з ләса. 1 ипчекләре канатланырга тора Олы кызлары кү з тимәсен, матур зызз.1 яшәп яталар, бая телгә алуы сүз уңаеннан гына иде. кайтып зарланганнары
юк алай. Үзләре исән-сау чагында Луизаларын аткара алсалар бик һәйбәт, бик ХУП, мая бар чагында тәвәккәлләргә кирәк».
Әсмабикә түти шкафтан хат язарга дип саклап тоткан дәфтәрен, конвертлар азды: «Бүгеннән дә катмый кызларга хат язарга кирәк»,—дип уйлады ул.— Туй көне билгеле түгел, шулай да читләтебрәк, уратыбрак белдереп кую зыян итмәс. Ишетә, әзерләнә, жыена торулары хәерле».
и
—Сөйләштеңме9 Ризалармы?—Кичен клубта очрашкач. Илшатның башлап әйткән сүзе шул булды. ^
Луизанын аны үчеклисе килеп китте. Кайгылы төс белән башын иде
— Нәрсә? Каршылармыни?—диде коты очкан егет һәм аны җилтерәтеп дигәндәй тышка алып чыкты —Нигә риза түгелләр? Иә. сөйлә инде!
Луиза кәефе бозылган Илшатка елмаеп карап торды-торды да кычкырып көлеп җибәрде.
—Исәркәем, нишләсеннәр инде риза булмыйча, ризалар, ризалар!
—Ну сине!—Илшат куанычына чыдый алмый, кызны кочаклады —Алдашып торганын өчен нишләтергә сине? Күтәреп, әнә тегендә-ә, буага алып барып ыргытыйммы? Бакалар янына, кашыкбашлар оясына?
—Хатынсыз каласын килсә, ыргыт!—диде Луиза, көлеп.
—Юу-ук инде, әй, хатынсыз булмый! Хатын кирәккәнгә өйләнәбез бит! Ярый алайса, җәзасы соңрак, яме, туйдан сон!—Ул кызнын колагына нидер пышылдады.
Луиза егетне этеп җибәрде:
—Абау, оятсыз! Кияүгә чыгам диген инде менә шушыңа!
—Ярар, ярар, шаяртам гына бит,—диде Илшат һәм аны яңадан кочагына алды. Луиза да карышмады. Шуны гына көткән егет:
—Ә мин шаяртмыйм!—диде. Икесе дә көлеп җибәрделәр.
—Син үзеннекеләр белән сөйләштеңме сон?—диде Луиза, бераз тын торгач.
—Беләсең бит, алар үзләре үк мине өйләнергә кыстыйлар иде. Әйтүем булды—әни шатлыктан чүт еламый, әти дә риза. Мине шәһәрдә бозылып, эчәргә сабышыр, йә берәр марҗага күзе төшәр дип куркалар. Киленнәрдән бәхет бар бит аларнын.
—Нигә?
— Куй, күңелсез нәрсәләр хакында сөйләшмик, матурым! Синен «дипломатический переговорлар» ничек үтте—шуны сөйлә.
— Ничек курыкканымны белсән?! Әйткәч тә, башта аптырап калдылар. Әнкәй сораша инде, әткәй эндәшми. Нәрсә дип әйтә дип йөрәгем туктый язды. Әткәйнең холкын беләсең ләса!
—Минем бабай нәрсә диде соң?
—«Туганлашмаслык нәсел түгел»,—диде, әйкәем.
—Һа-а, бабай үзе шулай дип торганда, ничек чыкмыйсын инде миңа, ә? Беләсең килсә, авылда бер егетне эләктерәсен!
— Шулай, шулай. Бераз мактанчыклыкны исәпкә апмасан, бөтенләй шәп! Кайда яшәрбез, шуны уйлыйсыңмы, яшь кияү?
—Әйттем бит, бүлмә булачак дидем. Комендант үзебезнеке. Күз алдына китерәсеңме, икебезгә—бер бүлмә! Туй акчасына ки-ин карават сатып алабыз. Төне буе кочагымнан чыгармыйм бит инде сине, йә?
— И-и шушыны,—диде кыз.—Караватка хәтле суыткыч алыр идек әле. Һәм, гомумән, хәзер без туй турында уйлый башларга тиеш. Ә синен башыңда гел тузга язмаган нәрсәләр! Мина—күлмәк, туфли, сиңа—костюм, йөзекләр, кыңгыраулар, тасмалар, шарлар, шаһитлар, плакатлар, лотереягә—вак-төяк.
—Житте, җитте!—Илшат Луизаның авызын каплады —Табарбыз, матурым, алырбыз, бар да булыр. Юкка кайгырма. Тирә-якта бер туй ясарбыз! һәм гомумән, үзен әйтмешли, шатлан, сөен—безнен гомернең иң ямьле вакытлары
әле, әйеме? Әнә. сандугачларны тынла әле—ничекләр өздерәләр1
Анын шулай диюе булды, буада саташкан бака бар дөньяны сискәндереп бакылдап куйды Яр буендагы өянкегә сөялгән яшьләргә бу бик кызык тоелды, ахры, жылы июнь төненен бәрхет карангылыгы эченнән азарнын көлешкән тавышлары әле шактый ишетелеп торды
III
Бер-ике атнадан: - Шакир малаена Гарифжан кызын сөйләшкәннәр икән, туйны август ахырына билгеләгәннәр, зурдан купмакчылар икән*.—кебегрәк хәбәрләр телгә менде. Чынлап та. ике гаилә дә төпчекләрен башлы-күзле итәргә җыена, елмын да кулай вакыты: саранланмыйча, мул. иркен кыланып, яшерен ярышта кайсысы да ал бирмәскә ниятләп, утау-печәннәрне тиз-тиз аткарып, көн йокламый, төн йокламый туйга әзерләнә башладылар
Авылда ин биек өй Шакирныкы иде. туй алдыннан түбә калаен ялтырап торган ап-ак буяуга буяп җибәргәч, ул тагын да биегәебрәк, күркәчиәнебрәк киткән кебек булды. Хужага болар гына аз тоелды, ул тирә-якта булмаганча иттереп тәһарәтханә ясады, анын бер ягын ирләргә, икенчесен хатын-кызга тәгаенләп, ике бүлемле итте, электр үткәрде, ои күтәрмәсеннән ак плитәләрлән юл-сукмак сузды—патшалар да җәяү йөри торган җиргә ялан тәпи барырлык булды Гарифҗан абзый киләсе елга дип уйланган мунчасын быел күтәрде урам якка тимер баганалар утыртып, яна капкалар эшләтте Луиза капканы ачык зәнгәр төскә буяды, уртага пар ак күгәрченнәр төшерде
Аналарның мәшәкатьләре исә тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел, тагын да күбрәк, тагын да борчулырак. җаваплырак Эш күп. әмма Илшатнын әнисе Фәйрүзә апа шатлыгыннан кая басарга белми, туй хәбәренә ин сөенгән кеше дә. бәлки, ул булгандыр. «Шул кызнын аяк атлашларына хәтле яратам бигрәкләр дә сөйкемле сөяк».—дип җае чыкканда сүз кыстыра килгәләүләрнен. теләгән теләкләренең дә файдасы тигәндер Күз алдында үскән тыйнак, басынкы кызны Илшаты белән йөри башлаган чаклардан \к үз итеп, балаларга күңеленнән генә фатихасын биреп куйды ул Сиз.* Луиза анын улына акыллы хатын, үзләренә итәгатьле килен булачак Күрше-тирә, кеше арасында әйбәт, тату итеп яшәүгә, шаулатып-гөрләтеп туен үткәреп кода-кодагыйларын белән аш-суга йорешүгә ни җитә' Өч баласын башлы- күзле итеп тә. кода-кодагыйлардан уңмадылар алар Бердәнбер кы пары дөнья читенә. Камчатка урысына кияүгә чыкты Анысы гына җитмәгән егерме сигезгә җитеп дә өйләнми йөргән уллары сенелесенен туенда кодача марҗа* а күзе төшеп, ике-оч ай дигәндә, өйләнешеп тә куйдылар Яшәүләре ярыйсы инде, шунысы йөрәкне кыра: елына бер кайталар, рәхәтләнеп сөйләшеп тә утыра алмыйлар Фәйрүзә апа урысча белми түгел, бөтен Марианна Тропиканкаларны карап барган кеше ул. тик сөйләшә башласам, кирәк сүзе искә төшми дә куя бит. каһәрен, торасын аннан: «Невестушка. принеси из мунчы кисәү деревосын*.— диеп
Омма жамын ин әрнеткәне, шырпыдай кадалганы—уртанчы уллары Айраз белән килене Розамын тормышлары-шулармы уйлап агармаган чәче калмагандыр. Хәзер килеп. Илшатнын туема чакырыргамы-юкмы дип башы катты. Туй тиклем туйга чакырмасам. килешми, чакырсам, нинди җәижал чыгарырлар дип дер калтырыйсын Шәһәр кызы Роза танышырга кайткан коннән үк холкын күрсәтә башлаган иде. әле дә һич ипләнердәй күренми Аема берме икеме кайтып китәләр, шундалв бер-бер мөгез чыгармый калмый инде ул. Йә пешергән ашны ошатмый, калагым ыргытып бәреп горып китә йә һич сәбәпсезгә үпкәләп бүлмәсенә бикләнә Фәйрүзә апа анын жасна да торып карады: «Болай булмый бит. кы зым. мин сезгә катышмыйм, ипләгән эшемне яманламыйм, яны з уем юк. әйбәтләп кенә яшик ате- дип әйтеп тә парады юк инде, ана соте белән кермәгәнне, гана сөте белән керәчәк башы юк Ахырда Шакир абый Айратнын үзен генә туры китереп әйтте: • Булмаса.
еш кайтабыз дип этләнмәгез, улым,—диде.—Сез китү белән әниегез урынга егыла, минем дә кулдан эш китә. Күрше-күләннән яхшы түгел. Рас үзең сайлагансың, икегез килешәсез икән, шул шәһәрегездә яшәгез инде, без сезнен арагызга керергә теләмибез»,—диде. Менә шул сөйләшүдән сон әллә үпкәләделәр, ике-өч айлап күренгәннәре дә юк, хат та язмыйлар.
Фәйрүзә апа белән Шакир абый хәтсез генә баш ваткач уилашкач- кинәшләшкәч, чакырмасан, илдә юк эш, дип. бөтенләй бозылышып бетүдән куркып, туй хәбәрен җиткереп хат язып салдылар.
IV
Туйга көне туры килде дә сон! Чалт аяз, челлә кызуы сүрелгән, елак көз юлга чыккан гына әле, жәй ахырында була торганча йомшак жылы. каяндыр сизелер-сизелмәс кенә алма иске аңкый, ындыр табагында ашлык суккыч машиналарнын берөзлексез тонык гүләве ишетелә; бакча тулы күз явын алыр чәчәкләр, түтәл тулы саргая башлаган кыярлар, сабагында пешеп утырган помидорлар...
Иллә кешеләр дә тырышты! Сонгы ике көндә туи йортларында тонлә дә утлар сүнмәде. Кодагый чәкчәкләрен подносларга эскертләп, ярты метрдай биеклеккә өйделәр, өсләренә кәнфит сибеп, яңа киптергән какларны каплап, төреп-хәзерләп куйдылар; икмәкләр күпереп уңды, табынга биреләсе тавыклар харап зурлар, симезләр иде. Луизанын бирнә әйберләре сандыкка гына сыймыйча, кибеттән чемодан да сатып алырга туры килде; мендәрләренең жинеллеге. йомшаклыгы, көянтә-чиләкләрнен чәчәкле-бизәклелеге. кодачаларга атап тегелгән алъяпкычларның матурлыгы, бүләкләрнең затлылыгы шаккатмалы иде. Шәһәрдән кайткан туган апалар, җиңгиләр, чибәрәни-зурәниләр әллә нинди күз күрмәгән азыклар әзерләп, йөз төрле камыр ашлары пешереп, җиләк-жимешләрне таудай өеп, дүрт-биш өстәллек табынны тутырдылар.
Кияү ягы сәгать уникегә килеп җитәргә тиеш дип сөйләшенгән иде. Иртән үк торган, әмма ары сугьшып. бире сугылып һаман киенә алмаган Луиза белән шаһит кыз Айгөлне жәйге өйгә куып чыгарып, тизрәк бизәнергә- төзәтенергә куштылар.
—Куркасынмы?—диде Айгөл, кәләшнен чәчен тарый-тарый.
Соңгы арада тартылган, ябыккан, үзен көткән яна тормышны, котылгысыз үзгәрешләрне уйлап шөбһәләнгән Луиза кулын селтәде:
—Сорама да инде!
—Барыбер бәхетле син,—диде Айгөл.—Без егетләр белән йөрү турында хыяллана гына идек, ә сез бөтенесен көнләштереп, шундый матур итеп йөри башладыгыз. Армиядән дә көтеп алдын. Хәзер бит алай йөрүчеләр сирәк.
—Уф, Айгөл!—дип. Луиза ахирәтен кочаклап алды.—Туй әйбәт кенә үтеп китсә, сина миннән бер торт! Шундый куркам, беләсеңме0 Туйны бит тавышсыз булмый диләр.
—Тилеләнмә әле,—дип көлде тегесе,—үтәр дә китәр, нигә кайгырасын. Уйлап карасаң, бер формальность инде.
—Син үзен формальность!—Луиза ачуланып Айгөлне чеметеп алды.—Туи гомердә бер генә була торган нәрсә. Менә үзен кияүгә чыгып кара әле. белерсең аннан! Әйдә, җәһәтрәк кыланыйк, яшеренәсе дә бар.
Бик күңелле башланды туй. Усал кодачалар, үткер кызлар кияүне капкадан үткәрми җәфаладылар, акчанын әле яшелен, әле кызылын сорап интектерделәр, бирсә—«очып китте», бүләк-фәлән сузса—«кесә тишек, төшеп китте»,—дип ирештерделәр. Кияү балакай шактый этләнгәч кенә, кайчыга хуҗа булып алган агайга бер «ак»ны биреп, капкага тартылган ал тасманы кисә алды. Кызлар шунда ук верандага, өй ишегенә йөгерделәр. Монда инде кызган кияү аларга Луизанын аяк үлчәмен дә, әбисе белән бабасынын туган көннәрен дә әйтеп тормады, егетләре белән ишекне каплап баскан кызларны
берәм-берәм күтәреп, читкә алып куйдылар да. дәррәү ябырылып өйгә кереп киттеләр. Әлбәттә, кызны аннан таба алмадылар Бик кыйбатка төшкән келәт йозагының ачкычы шулай ук файдага ярамады. Эзли торгач, кәләшне печәнлектән барып таптылар һәм биш яшьлек нәни кодага пәке биреп «сатып аллылар».
Ул арала никах ашына карчыклар жыелып өлгерде. Һәммә кеше өйгә керде, кодаларны түргә утырттылар, кыз ягы ишек төбенәрәк урнашты, яшьрәкләрнең кайберсе басып торды. Авыл мулласы Локман бабай дога кылып ашны башлап җибәрде Никах укыр алдыннан хатын-кызларга башка бөркәнү кирәклеген искәртте Шунда ук яулыклысы яулыгын төшеребрәк бәйләде, яулыксызы түбәсенә кулъяулык булса да куйды.
Беренче чатаклык шунда килеп чыкты. Роза кодача Әсмабикә кодагый сузган яулыкны алмады.
— Кирәкми!—диде күзләреннән ут чәчеп —Мин әби что-ли!
Бу сүзләрдән Фәйрүзә апа белән Шакир абзый, бозлы жил килеп бәрелгәндәй, сискәнеп, калтыранып куйдылар Табындагылар ишетсәләр лә ишетмәгәнгә салыштылар. Локман бабай Коръән укый башлады
Түрдә утырган Луиза, кызыксынып, булачак килендәшенә карады Чибәр иде ул. Затлы киенгән, бизәнгән, алтынга чумган—аллә каян ялтырап күзгә ташлана. Ходай биргән чибәрлектән үзенә кирәккәнчә файдалана белүчеләр затыннандыр, бар кыяфәтеннән үз бәһасен үзе белүе сизелеп тора Гали ромашкалар, пәйгамбәр тырнаклары, кашкарыйлар арасына ялгыш килеп эләккән роза чәчәгемени! «Боз королевасы!»—диде Луиза эченнән генә, бәләкәй чакта укыган әкиятен хәтерләп Чынлап та. Розадан ниндидер салкынлык бөркелгән кебек иде. ана төбәлгән карашларда да сокланудан бигрәк сагаю һәм шөбһә күбрәк булгандыр
«Бу карчыклар, тонык тавышлы мулла, әллә нинди аңлашылмаган нәрсәләр уку нигә кирәк инде?—Роза исә шулай дип гасабыйланды —Бөтенесе дә тыңлаган кыяфәт чыгарып утыралар бит әле!»
Анын уенча, туй мәһабәт никах сараенда ук булмаса да. һич югы клубта башланып китәргә тиеш иде Аларнын үзләренен туе шәһәрдә үл е Айратнын туганнарын чакырып алдылар һәм ресторанда бәйрәм иттеләр. Культурно һәм цивилизованно!—Ө монда—хан заманындагы гадәтләр! Күпме эш' Кичә көн буе аш-су хәзерләште, кичкелеккә хәлдән тайды Ярый, анысына тешен кысып түзде инде Бүген иртән кәефе чынлап торып бозылды Дингез дулкыны төсендәге кыйбатлы импортның күлмәген шундый ашкынып киеп чыккан иде. юк инде, кая ул комплимент ишетү, игътибарлап карамадылар да. Авыл урамында без үкчәле туфлиләре батып тагын эче пошты Ичмасам Айраты да эндәшми йоргән була бит әле анын «Бозау' Идән мунчаласы!» Шушында кайттылармы, үзгәрә дә китә инде, шулай итеп «тегеләргә» («тегеләр» дип ул иренен ата-анасын атый иде) ярарга гырыша бугай Ә өйдә ничек юхаланырга, сырпаланырга белми. Әнә. утыра бит. у-у. күзле бүкән хатыны әллә бар ана. әллә юк!
Роза шулвакыт үзенә кемнеңдер текәлеп карап торуын сизде Күнегелгән гадәт белән башын нәзәкатьле генә борып, керфекләрен матур итеп сирпеп җибәрде һәм ана карады. Урга яшьләрдәге, чәк кенә корсак үстерә башлаган, таза гәүдәле, ут күзле, яхшы киенгән чибәр ирнсн йотардай булып карап торуын күреп, хатыннын йөрәге еш-еш тибәргә тотынды «Һмм. интересный мужик»,—дип уйлап куйды ул
V
Никахтан сон культура сараена ЗАГСка. аннан туган шешле кешеләргә ашка бардылар, кичке ашка төп йортка кайттылар Луиза белән Илшат гүя тош күрәләр иде. котлаулар, теләкләрдән аларнын башы әйләнә, бер тамчы шәраб капмасалар да. зур тантана шатлыгыннан исерә язганнар, өстәлдәге
тәгам-нигьмәтләрнен исеннән, күренешеннән үк тамаклары туйган. Алар башкаларнын майлы калжаларны ничек тәмләп согынуларына, талинкә-талинкә шулпаларны, таба-таба бәлешләрне ничек ялтыратуларына, «шайтан суы»н хәтсез әчүләренә гаҗәпләнебрәк тә карыйлар иде ахры. Авызлары ерык, алар бүген бәхет дингезендә йөзә, Жир шары бүген алар тирәли әйләнә. Алар өчен күпме халык җыелган, күпме туганнары ерак аралардан кайткан. Ә котлаулар, телеграммалар, берсеннән-берсе матуррак теләкләр, сүзләр, бүләкләр-ничек башын әйләнмәсен ди инде... Җырлары соң! Алар әти-әниләре шулкадәр күп җыр беләдер дип башларына дә китермиләр иде. Апа-абыйларынын туенда йомышка йөгерепме, искә алмаганнардырмы, хәзер килеп кайсыбер җырларны гомерләрендә беренче ишетеп, хәйран калып утырдылар. Мәжлес бик шәп, бик күтәренке, хәтта мәнге йомык Гарифҗан да ачылды. Шакир кодасы белән кочаклашып җырлап, бар табынны көлдерделәр: «Дус яшик, кода, бергә- бергә яшик».—дип, бер-берсеннән аерыла алмый, салаларда эчәләр, салаларда эчәләр болар, Әсматгәй кысылмаса һич туктар чамалары юк иде.
Бүген кыз ягы аяк өстендә. Сыйлыйлар да сон кодаларны! Тегеләре ялындыра, болары исертеп аяктан егарга тырыша. «Мисбах җизнинен тавышы бигрәк монды,—диде Луиза Илшатка.—Кара, ничек суза!»
Һаваларда җидегән йолдыз,
Ничә санасам да күчәдер.
Ничә генә айлар, ничә еллар Гомеркәйләр ялгыз кичәдер—
дип җырлап, Алия апасының ире Мисбах Роза кодачага тулы чәркә бирде.
«Сүзләре нинди матур! Тукта, ә нигә «гомеркәйләр ялгыз кичәдер?» Ә апа, балалар? Луиза сагаеп бу икәүне күзәтә башлады. «Розага җизни өлеш бирде. Гадәттә, ир белән хатынга парлап бирәләр. Минем кайнага кайда сон? Ә-ә-ә, булган икән! Булуы җиткән— башын өстәлгә салып, әвен базарына киткән. Ә сон «җиңги» татарча җыр белә микән?» Шуна җавап биргәндәй, Роза торып басты.
—Мин ведь жырлый белмим,—диде. Нечкә бармакларына чеметеп кенә тоткан чәркәне кызыл иреннәренә якын китерде —Болай гына эчәргә
можномы?
Аш ахырына якынлашкан, күп кеше исереп беткән, кайсы йоклап утыра, кайсы үзара сөйләшә иде. Ишеткәннәре:
—Юк, юк, алай ярамый, нинди җыр җырласаң да ярый,—диештеләр.
—Хет әтәч булып кычкыр!—диде кайсыдыр усалы.
Роза уйлагандай башын кырыйга салып торды да, елмаеп, матур гына тавыш белән, сүзләрен урысчарак яңгыратып:
Сандугачлар ияляшкан Су ичярга миляштан,
Кайгыларым битяр иде,
Сине кюреп сюлашсам,
—дип җырлады. Җырлаганда сыгылмалы гәүдәсе өзлексез боргаланды, сыргаланды, ин кыланчык артистлардай кыланды. Ни хәл итәсең, бу да килешә иде ана, каһәргә! Җырны күтәреп алдылар. Розаның яңгыравык тавышы әллә каян аерылып торды.
Эх, тала, тала, тала,
Тала минем билягым,
Нигя тала, нигя яна,
Икян мине юрягым?
Жыр тәмамлану белән зат ишегеннән зур. биек торт күтәргән Алия белән Кадрия күренде, һәммәсе «аһ» итеп тортка карадылар. Ул арада кысыла- кысыла Роза кырына ук үткән Мисбах анардан буш чәркәне атлы һәм колагына: «Сюляшербез. сюляшербеэ!»—дип пышылдады Мона жавап итеп Роза серле-вәгъдәле итеп елмаеп куйды
Бу күренешкә бердәнбер шаһит—кәләшнен—йөзенә кара йөгерде. Нәкъ шул вакыт кинәт уянып киткән Айрат күзләрен ачты, аптырап тирә-ягына карады һәм. йодрыгы белән өстәлгә сугып: «Горька-а!»—дип кычкырды да башын кире өстәлгә салып, йоклап китте. Яшьләрне саный-саныи утызга кадәр үбештерделәр. Монын нәтижәсе шул булды: ике бите мәк чәчәгедәй янган Луизаның күнелсез уйлары юкка чыкты «Жырнын ертыгы юк. кода- кодачалар арасында андый гына шаярышу, төртмә сүхтәр була инде»,—дип үз-үзен тынычландырды ул.
Тон урталарына кадәр сузылган мәжлес ахырына якынлашып килгәндә. Алия апасы Луизаларга эндәште:
—Акыллым, интегеп утырмагыз, иртәгә иртән торасыгыз бар. жәйге өйгә урын җәйдек, капкаларга да илтгек. барыгыз, ял итегез!
—Без утырып торып каян арыйк инде—менә сезнен һушлар беткәндер инде.—диде Луиза аны жәлләп.
— И. апаем, мондый көнне аруны сизмисен ул.—дип. матур итеп елмайды Алия һәм сенлесенең аркасыннан яратып куйды.
Кәләш, кияү, шаһитлар—дүртәүләп бакча түрендәге җыйнак кына жәйге өйгә киттеләр. Болдырга менгәч, Луиза Илшатны туктатты:
—Азрак һава сулыйк әле. Илшат!—диде.
Төнге җиләслектән калтыранып китеп, кәләш белән кияү бер-берсенә сыендылар, эрс-эре йолдызлар янган, ипи кебек түп-түгәрәк ай йөзгән күккә карап, тын тордылар
— Без инде егет белән кыз түге-ел...— диде Луиза, моңсуланып
—Син шундый матурсын бүген,—дип кайнарланып пышылдады Илшат — Туй күлмәге бик килешә үзенә!
— Рәхмәт... Хәзер сиңа комплимент әйтәм. яме?.. Беләсеңме, син мина карата шулкадәр игътибарлы, каигыртучан булдын.. —Мин азрак куркып та куйдым, үзгәрерсең, бергә яши башлагач, икенче кешегә әйләнерсең дип
— Нигә алай дисен? Нишләп үзгәрим ди мин?
— Минем сине өч. биш. ун елдан сон да бүгенгедәй ягымлы, әйбәт итеп күрәсем килә. «Егетләр йөргән чакта гына бер алдына, биш артына төшә, ә яши башлагач, кем икәннәре беленә»,—диләр биз белгән кешеләр'
—Әллә без аз йоредекме. Луиза? Жиде ел эчендә бер-беребезне анлап бетермәдекме икәнни? Кара, әллә елый инде? Исәркәем! Андый уйлар башына каян килә? Елама, матурым! Хәзер үк тукта. Күзләрен шешенеп бетсә, иртәгә кешеләр нәрсә дияр’ Ачуланам хәзер үзеңне Бик беләсен килсә: «Ботсн этлекмен башы хатын-кызда»,— диләр «Кызларның барысы да яхшы, явыз хатыннар кайдан килә икән'’».—дигәнне ишеткәнен юкмыни? Шулай диеп, мин дә елыйммы соң хәзер?
— Бетте, бетте.—диде Луиза, яшь аша елмаеп.—елый күрмә!
—Әйдә, керик,—диде Илшат, кызны җитәкләп —Сәгать дүрт тула бит
Луиза алмагачлар аша үрелеп өйләренә карады
— Безнекеләр йокламый... Утлары яна.
—Сезнекеләр котыла-а.—диде Илшат —Иртәгә безнекеләрнен биисе бар'
Шулвакыт машина тавышы ишетелде. Ак автомобиль аккош сыман салмак кына капкадан үтте дә. ындыр артындагы олы юлга төшеп, күздән югалды
Күзгә күрендеме, чын булдымы бу?
Мисбах жизнинен «дешггкасы® бит. танымадыңмыни?—дип җаваплады Илшат —Берәр йомыш-фәлән килеп чыкты микән?
Белмим, белмим -дип җилкәсен җыерды Луиза. Тавышы тонык һәм таркау иде Илшат гаҗәпсенеп кызга карады, тик эндәшмәде
VI
Икенче көнне иртүк уяулы-йокылы кәләш белән кияүне кыз мунчасына озаттылар, кайткач, кыстый-кыстый тәбикмәкләп чәй эчерделәр, чөгендердәй кызарган кияүнен беренче тәбикмәкне ашап бетерүен искә алып, карап тордылар. Бу вакытта Луизаларга кардәш тиешле көчле, калын тавышлы агай җырлый-җырлый кодаларны уята башлаган иде. Берәм-берәм уята торды, «башларын төзәттереп», «таксига»—түшәк-мендәрләр түшәлгән бәләкәй арбага утыртышып мунчага җибәрә барды. Ике егет, кыска араны озын итеп, ихатаны кат-кат әйләнеп, кодаларны мунчага ташыдылар, аннан шау-шу куптарып, чын атлардай кешнәшеп, яшьрәкләрен ега-аудара алып кайттылар. Илшатның бизнесмен агасына үзен күрсәтергә жай чыкты: теге егетләргә икесенә дә мул гына акча төртеп, өйгә кадәр үк күтәрттереп кертгерде. Мунча шау- шулары тәмамлангач, күрше генә өйгә ашка кереп чыктылар да кыз ягындагы соңгы ашка—«ыступай» шулпасына—җыелдылар.
Илшатның ашыга-каударлана башлаган туганнарына карап, арудан, төн йокламаудан күз төпләре шешенеп киткән апаларының, әнкәсенең үзенә ничектер сәеррәк, жәлләгән сыманрак карауларын сизеп. Луизанын күңеле тулды. Туй мәшәкатьләренә чумып, моңа кадәр уйламаганмы, уйларга теләмәгәнме—ин ахырда аны япа-ялгызын чит өйдә, ят кешеләр арасында калдырып китәчәкләрен, туй дигән бу бәйрәмнең дә эчтәлеге шул—аны, Луизаны, гамьсез кыз вакытларыннан, әткәсе-әнкәсеннән. өеннән аеру икәнен бөтенләй оныткан иде. Машинага утырып, озатырга җыелган күршеләргә акча сибеп, үзе буяган зәнгәр капкалардан чыгып киткәндә, күзләренә яшь тыгылды. Бер-ике көнгә бакчага бәйләп куелган Актырнакларынын шыншый-шыншый өрүен ишетеп, түзә алмады, яшьләре тәгәрәшеп итәгенә тамдылар.
—Артына борылып карый күрмә. Луиза, ярамый,—дип акыл өйрәткән Илшатка хәтере калды, үзен ярдәмчесез, ялгыз, язмыш кулындагы бер уенчыктай тоеп, каршылыклы, анлаешсыз тойгылар буранында адашты.
—Карагыз әле, килен балакаебыз елый!—Айгөл шаталакка җитә калды, кычкырып көлеп җибәрде —Ничек еламаска кирәк—ны-ык еракка, авылнын теге-е-е очына ук китә, әйбит, Илшат?
— Еласын, еласын, туйда еласан. соңыннан еламыйсын,—дигән шаһит егеткә дә пырылдап каршы төште:
— Кит. борынгы заман түгел инде хәзер! Фәйрүзә апа белән Әсматтәйнен инде җиде ел «кодагый» диешеп йөргәннәрен белмисендер шул!
Шулвакыт юлларына дәү трактор аркылы төште. Илшат белән шаһит егет «юл басучылар» белән сөйләшергә киттеләр. Килешеп, кузгалып киткәннәр иде, тагын туктаттылар.
—Безнең очларнын балдызны җибәрәселәре килми-и,—дип сузды руль артындагы Мисбах җизниләре. Илшатның бизнесмен агасының «Мерседес»ы ватылыбрак тора, шуна күрә яшьләргә «девятка»га утырырга туры килгән
иде.
—Сонга калганнар,—дип көлде Илшат.—Сандугачларын лачын эләктерде.
— Һай, баҗа!—Мисбах та көлеп җибәрде.—Сүзен дә табасың, әй? Ничек әле, «Яшәгән ди өч баҗа... »мы әле? Өч баҗа булдык шулай итеп. Шә-әп! Ничек, йокы туйдымы соң?
—Яшь чакта кеше йоклап торамы’’ Бигрәк тә өйләнгән төнне,—дип үткен телләнгән Илшатны бүлеп. Луиза сүзгә кысылды:
—Ә синең, җизни, йокын килмиме? Әйбәт йокладыңмы?—Мисбах көзге аша ялт итеп. Луизага карап алды.
— Мине картка чутлыйсынмыни, балдызым-йолдызым? Хе-хе... Алия апан белән икебезгә җитмеш кенә яшь бит әле!
Илшат, Айгол, шаһит егет машина салонын тутырып көлештеләр. Мисбах магнитофон кабызды, күнелле музыка янгырады
Капка тобенә җыелган каршылаучыларга чәк-чәкләрен сибеп, килен гоште. Кияү кәләшне машинадан күтәреп атып, күтәрмәдәге ап-ак мендәргә бастырды. Фәйрүзә апа. хәзер инде Луизанын бианасы, теләкләрен тели- тели балаларга бал-май каптырды, килен ун аягыннан атлап, кияү йортына аяк басты. Ихатада мут кодалар, уенлы-чынлы сатулашып, кызнын сандыгын, урын әйберләрен, ияреп килгән малларын саттылар Бераздан өндә Коръән ашына җыелган күрше-тирә, әбиләр, олы кодаларга бирнә күрсәтү башланды Луизанын апалары тәрәзә-ишек пәрдатәрен. чыбылдыкларны, карават-мендәр япмаларын күрсәтеп-күрсәтеп куйдылар, тастымал -сөл геләрен элделәр, тагын әллә нинди «тиеш*ләрне җиренә җиткерделәр
Луиза боларны күрмәде дә. белмәде дә. анын бөтен кайгысы су юлы иде «Суым чайпалмаса гына ярар иде».—дип тели-тели чәчәкле чиләкләрен бизәкле көянтәсенә элде. «Икенче көянтә белән кем барыр, гадәттә, бу эшкә җиңгиләрне кушалар. Кайсысынын кулыннан килерлек—маржа җиңгинеңме? Розаныңмы9» Луиза гына түгел, су юлын күрсәтергә баручылар да шулай уйладылар. Шул чак һәммәсен дә аптыратып. Роза үзе үк чиләкләргә барып тотынды.
—Арысам, күтәрешерләр әле,—диде ул. як-ягына шаян караш ташлап.
Ул кызыл орфия күлмәк кигән, бөдрәләткән чәченә алсу чәчәк кадап куйган—бу каракучкыл йөзенә, кал-кара күзләренә бик килешә, бик матур иле ул бүген.
Луиза ялг кына капка төбендәге кешеләрне күзеннән кичерде. «Кем күтәрешер икән сон? Айрат каинагам күренми ләса, һаман айнымаганмы?»
—Күтәрешми димени инде, кодача, күтәрешербез! Өшемисенме сон. юка киенгәнсең? Жилләп тора,—диле Мисбах җизнәсе
Луиза Ал ия апасына карады. Коймага сөялгән апасы беләкләре белән үз- үзен кочаклаган да җиргә төбәлгән, йөзенә карап берни белерлек түгел Анын өстендә дә юка гына җинел күлмәк, яңакларына каз тәне дә калкып чыккан иде хәтта.
«Ишетмисенмени, апа-жаным? Күрмисенмени9—дип эченнән үртәлде кы з Шул юханың чәченә ябышасы урында горасын мәлҗерәп! Ник гомер онытмаслык иттереп сабагын укытмыйсын9 Син анын кебек артык чибәр дә. нечкә билле дә түгелсен, тик син иреңнең законлы хатыны! Кеше алдында ник үзеңне мыскыл иттерәсең?»
Ниһаять, җыелышып, бала-чагаларны ияртеп, су юлына баручылар урам буйлап, гармун уйнап, авыл очындагы чишмәгә юнәлделәр. Алар китеп кенә өлгерде, ихатада шау-шу купты. Кыз ягында кичке ашны йоклап уздырган Айратны. Фәйрүзә апаның кисәтеп куюына карамыйча, ничек кирәк, алан уятып, «Син бит Илшатның бертуган агасы, йоклап яту килешми, табын карашырга, сыйлашырга кеше кирәк».-днгг торгызганнар иде Яхшылыктанмы явызлыктанмы, холкын белепме-белмичәме. кайсыдыр «акыллы башы» Розаның иркен кылануы хакында «тишкән», төгглә югалып торган машинаны күрүчеләр дә булган, бу хәбәрне Айратка китереп җиткергәннәр. Айнык чагында юаш кына ир артыграк эчеп атса, атыштырып куйгандай була, күңеленә җыелган бөтен ачуын берьюлы чыгарып түгә, ачу ярсуын шулай тыя алмый, кыза торган гадәте бар иде.
Кая Роза? Кайда ул шайтан хагын? Кайда йөргән бүген төнлә9 Мина ничек тагылганын онытканмыни! Күрсәтәм мин ана хәзер Тагым элекке гадәтенме куа башладыммы, у-у. өстерәлчек.—дип җенләнеп, ихата бетереп хатынын эзләгән Айратны гынычлаңдырырга тырышсалар да. файдасы булмады Бу вакытта өйдә Коръән ашы бара иде. тизрәк Шакир абын белән Фәнрү «ә апаны чакырып чыгардылар
«Бөтен туйның ямен җибәрә, күпме халык, кодалар алдында адәм хуры
ясый инде»,—дип, коты очкан Фәйрүзә иренә ялынды.
—Син ата кеше бит, тый малайны, бәйләп келәткә булса да ташлагыз!
Дөнья көтәргә, эшкә бик маһир, әмма йомшак күнелле Шакир абзый кулларын жәеп:
—Ничек алай итәсен инде,—дия генә алды.
Бу хәлләр йөрәгенә капкан ана йөгереп өйгә керде. Кулына беренче эләккән касәгә куе чәй салып, плитәдән чажлап торган чәйнекне алды, кулы пешүен дә сизми кайнар су агызды да, Айрат кырына чыкты.
' —Улым, куе гына итеп чәй ясадым, мә. эчеп җибәр әле, йөрәген басылыр,— дип, тузынган Айратка тирән касәне сузды.
— Чәй кайгысымыни! Хатын кайда, хатын?—дип дулады улы.
—Ай!
Фәйрүзә апанын кулыннан чәе төшеп китте, кайнар су Айратның аягына түгелде. Ир кыргый тавыш белән кычкырып жибәрде:
—А-а. пеште, аяк пеште! Скорый! Дүртенче степень ожог! А-а-а!
Әнисе катык алырга кар базына төшеп китте, тизрәк фельдшерга кеше җибәрделәр. Айрат кечкенәдән үк чирдән, аз гына авыртудан да бик курка иде. Шуна да, пешүе әллә ни зыянлы булмаса да, район үзәгендәге шифаханәгә барырга кирәк дия башлады. Аннан: «Юньле врачлары да юктыр әле анда, шәһәргә китәбез ожоговый центр тәүлек әйләнәсенә эшли»,—дип. машиналарына кереп утырды. Ул арада Розаны да чакырып алдылар. Фәйрүзә апа тиз-тизтуй күчтәнәчләрен төяде, кием-салымнарын җыйнады.
—И -и, җайсыз булды, балакайларым, кем уйлаган, бәла аяк астында дип дөрес әйтәләр шул, тизрәк терел инде, гаепләп китмәгез инде,—дип. озатып калды.
Тәнәфескә, саф һавага чыккан кодалар, кунаклар Айратнын аягы пешү хәбәрен ишетеп кызгандылар, туйны күрми дә калды, дип жәлләделәр, аннан: «Туйда андый гына хәлләр була инде»,—диешеп, Фәйрүзә апаны юаттылар.
Тау астындагы чишмәдән килен балакай су ала. Эре-эре ташлар арасыннан йөрәк сыман бертуктаусыз бүлк-бүлк сулкылдап саркылган суны кушучлап ала да, өр-яна чиләкләренә сала.
Вакыт туктаган. Дөнья тын. Су гына челтер-челтер.. Ак күбек күлмәкле яшь киленме, әллә аларны гомерендә бик күп күргән борынгы чишмә үземе, яшел чирәм ябынган тау битеме, сирәк-мирәк йомшак болытлар йөзгән аяз күкме—акрын гына монлы көй көйли, изге теләкләр тели кебек.
Салкын суын авыз итим, көмеш чишмә! Авыр уйларымны агызып китче, йөгерек чишмә; пакъләнсен күңелем, җиңеләйсен җаным; фани дөнья сынавына бирешмимче, олуг чишмә: син өстеннән аккан ташлар сыман, таш булыймчы төшкән җиремдә: сина килер идем, битем юар идем, бөреләнсә чәчәк күкрәгемдә; пар чиләкләрем мөлдерәмә итәм салкын суын белән, бәхетебез булсын диеп шулай, теләк теләп; яман күздән, ялган сүздән, явыз уйдан сакласанчы, изге чишмә; башын иеп тезен чүккән балан синен алда, күрче, чишмә...
Дөнья тын. Чишмә генә—челтер-челтер, челтер... Яшь киленгә су юлы күрсәтергә төшкәннәр.