Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӨЗГЕ КҮКРӘҮ


Хатирәләр
Берәүләрнең, балык тәңкәседәй, Медальләре түшкә эленгән— Юбилейлар саен өстәделәр... Хак-нахагын инде кем белгән?!.
Бер абзыйның фәкать бер медале «За отвагу» дигән медаль ул.
Кәм сугышның иң чын хатирәсе- Сыңар аяк һәм дә сыңар кул...
Тэпн-тәпи китте тәти чагым. Чаптырып ла качты балачак.
Яшен кебек яшьнәп үтте яшьлек. - Фанилыкта ниләр калачак?
Барсы уза. Тәкъдиребез шундый. Мин тормышны болай күзаллыйм: Бик тиз үтә гомер фасыллары... Картлык исә... Юк, ул узалмый. Күңел, юкса, һаман уктала...
Тик картлыкта барысы туктала...
Кара көзгә керде җиһан Боегып, тәмам оеп. Тынгы белмәс күңел генә Җилкенә нидер тоеп.
Көтмәгәндә күк күкрәде Кайдадыр тонык кына; Яшене дә күренмәде. Югалды тынып кына...
Илдус ДИНДАРОВ (1949)- журналист: шигырьләре һәм хикәяләре журналларда, көндәлек матбугатта басылып килә. Нурлашта яши.
Кинәт уянган хисләр лә Нәрсәдер даулый шулай. Гомер көзенә кергәндә Бәхилләшү шул бугай...
Алданып сөю кабынгач. Килми лә картаясы!
Бу көзге күкрәү яшьлекнең Булдымы кайтавазы?
Иә булдымы мәхәббәтнен Саташып килгән язы?!.
Шомлы манзара
Шәҗәрәсе нинди класснкнын! Урманмыни нәсел агачы.
Бер тармакны башлый шагыйрь ү Ботак саен бала-ча)асы.
Исемнәре гүзәл. Борынгылар! Асылбикә, Гали, Имамнар... ...Безнең чорга күтәрелгән саен Кнттс аннан Зоя, Иваннар.
Ябалдашның корып кибүе бу. Күперсә да һаман як-якка! Охшап бара агач моны бетеп. Сандугачы качкан куакка...
Өскә таба үскән тармакларга Нинди исемнәрне язарга?
... Бу шәҗәрә-агач түгел инде. Бу серәйгән шомлы манзара...
Тон тэрәзгә дәшәр пәрдә элде:
Ә бүлмәдә бары икәү без.
Боек күзләребез гел тәрәздә. Әйтерсең лә нидер көтәбез.
Тын бүлмәдә һаман икәү без.
Тәрәз төбендәге шау гөлләрне Ай аралап керде, хисләнеп; Сүрән йөзебезне капшады да Читкә алды нурын, сискәнеп. Искәртепме бәхилләшер чакны. Сәгать сукты кинәт: даң да дан! Сөю китте... Инде ай да сүнде... Бу ялгызлык! Шуны аңладым..