Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИНАЯЛЕ СҮЗ УЙНАТУ


Шигырь язуга килгәндә, һәр кеше аңа ия Шагыйрьлек?! Анысы башка— Анысы—аномалия!
М. Әгъләм.
Кызык ул: юк тәкә башын Юк казанда бүлү! һәркемгә дә тәтемәгән Яшь аралаш көлү!
Р Фәйзуллин
Шагыйрьләрнең сүз уйнатучылар булуы һәркемгә дә мәгълүм. Поэтик осталык, гади генә итеп әйткәндә, сүз уйнату булып чыга да. Сүз уйнату төшенчәсе лингвистикада «контекст эчендәге берәр сүзнең яки тәгьбирнен бер үк вакытта ике мәгънәдә аңлашылуына нигехтәнгән шаярту алымы» буларак билгеләнелә. Шулай да сүз уйнатуга шагыйрьләр шаяртып карамаганнар дип уйларга нигез бар. Һ. Такташның «шигырьдә матур сузләр уйнатудан мәгънәгә күчү дәвере килде» дигән фикере яши. Дөрес, 20-30 еллар әдәбиятында башкача әйтергә дә ярамагандыр «Сүз уйнату» төшенчәсен М Кәрим шагыйрь Р Хариска карата кулланган иле («Акыл да чөя, сүз дә уйната»). Шагыйрьнең үзенең дә шундый юллары бар: «Этем дә юк, атым да юк... Сүз уйнатам, басып торып, дөньяның кыл уртасында».
Шулай да шигырьгә сүз уйнату гына житми. «Шигырь поэтик булсын өчен шомалык һәм яңгырашлылык кына аз, шулай ук бердәнбер хис кенә дә житми. Теләсә нинди поэзиянең асыл эчтәлеген тәшкил итүче фикер кирәк»,—дигән В Белинский Шигырьдә аваз. ритм, сүз, мәгънә—бербөтен, аерылгысыз. Әлеге фикерне М. Әгъләм шигырьләре нигезендә расларга тырышып карыйк Шагыйрьнен соңгы елларда язылган шигырьләрен уку барышында мин аларда күпләп омоним сүз формасыннан файдалануга тап булдым Дөрес, әлеге күренеш әдәбиятта күптәннән килә (әдәбиятта—«каламбур»). Омоним турында сүз чыгуга, әдәбияттан аз-маз хәбәрдар булган кеше XIX гасыр шагыйре Г. Кандалыйнын «Сәхипҗамал» поэмасыннан традицион мисалны китерергә ашыга:
Бу нидән булды чи генә?
Эшем дә йитте чигенә.
Сәхибем кире чигенә.
Исем китәрде җанкай ла!
Тагын да килеп, мәшһүр Тукайның «уй да мин» һәм «бал авыз», «алдарга оста бикә»ләрен санап үтеп булыр иде. Телдәге омоним чаралар шигырьгә юмор хисе өстәү өчен менә дигән корал инде.
Татар телендә бер үк төсле әйтелсә дә. мәгьналәре бер-берсеннән ерак булган, болар өстенә тагын әле алар арасында бернинди уртаклык билгеләре дә табылмый торган сүзләр очрый. Андый сүзләрнең кайберләре тарихи яктан бер тамырга барып тоташырга да мөмкин. Шулай да аларнын күбесе фонетик яки морфологик үзгәреш нәтиҗәсендә генә аваздаш булып кала бирә. Тел фәнендә әлеге сүзләр «омоним» термины белән йөртеләләр Омоним үзе өч төргә бүленеп карала: саф омоним, омоформа һәм омофон.
Шулай итеп. Кандалый, «чигенә» дигән омонимны дүртьюллыкта өч төрле
мәгънәдә күрсәтүгә ирешеп, лирик героинын шәхси кичерешен татарнын «коеп куйган шагыйре. М Әгъләм -Ынгыраша гына* шигырендә әлеге сүзгә ижтимагый янгыраш та өсти
генә тасвирласа, дип исемләнгән
Сүзләренә күрә акыл чыга— Имәнепләр китәр им генә Эчләрендә ята халык җанын. Халык канын, личлын им генә Ыңгыраша халык.
Чигенә—
Ул җитәчәк соңгы чигенә
Әлеге шигырьдә капма каршы мәгънәне анлата торган тагын бер омоним бар •имәнепләр кигәр им» һәм «халык канын, малын имү» Шагыйрь тагын шуна игътибар итә: җанны, канны талау процессы гаҗәп оста башкарыла Әлеге фикер шигырьнен баштагы ике юлында урын алган Шулай итеп, атеге сәяси эчтәлекле шигырьгә дүрт төрле мәгънә салынуын сизеп була Беренчедән матур сүзләр белән акыл сату; икенчелән, нинди юллар белән булса да әйтелгәнне зшкә ашыр) процессы, өченчедән, алланганны аңлап, чара күрергә омтылыш, дүртенчедән. «жинү*гө ышаныч күренмәвен шигырьмен исеменә чыгару Ә биг бары бер строфалык шигырь' Әмма никадәр гирән фикер' С <>к глнырга I ынл кам Шигырьдәге һәрбер сүзгә күптөрле мәгънә салынуы сизелеп тора Бер үк вакытта шагыйрь сайлаган һәр сүз аны алыштырырдай башка сүз табып булмаячагына ышандыра да.
Бер сүз э чләп, теземнән Күпме сүлем коелды Уен түгел, чын бит бу.
Ташлыймын бу уенны.
дисә дә. М Әгъләмнең икенче бер шигыре дә «ынгырашу» турында, ләкин анысы • Ыңгырашмый кара» дип атала
Донья йоген ничек аппарырга ’
Син этчә дә. инеш, тартма да Шундый хәлдә катгый таләп то/эа Син эчмә дә икән, тарт ма да—
Мәш киләбе > шулай боҗәкләр күк Империя дигән тартмада Иң ачсызы—Кеше. Эч кенә'
Сулык-сулык кизә эч кенә
Аңлаган кешегә гаҗизлек хисен моннан да үтемлерәк итен әйтеп булмас кебек Шигырьдән безгә илдә дөрес яшәү мөмкин түгеллегенә тәмам инанган «очсыз» Кеше карап тора. Аның, тартмадагы бөҗәк кебек бәргәләнә торгач, кашысын »чси басудан башка әмәле калмый Шәхес фаҗигасен шагыйрь шулай бир.» Шигырьгә кешене сискәндереп җибәрергә сәләтле, үзгә, киңәйтелгән метафора килеп кергәч («империя дигән тартма»), шагыйрьнең кешене бөҗәк белән чагыштыруына аптырыйсы ла калмый
Сүзебезне XIX гасыр шагыйре Канлальтйлан башлаган идек Шигырьгә «бөҗәк» төшенчәсе килеп кергәч, янллан ул чорга әйләнеп кайтасы килә XIX гасырмын олы шагыйре Әбелмәних Каргал ы й да «Сәхрадан кайткач» исемле пейзаж лирикасына карый торган бер шигырендә бака чикерткә, чебен кебек бөҗәкләрдән поэтик мәгънә таба Шул чорнын икенче бер Гомәр Мөхәммәт углы дигән шагыйре гуманистик традицияләре булган татар әдәбиятында гали кешене «мәкәе» (чебен) дип атап, мәсхәрәләү объектына әверелдерә Ә яна гасыр шагыйре М Әгъләм.
бөжәкне «тартмага ябып», бөтенләй чыгар юлын калдырмый. Шулай итеп, шагыйрь билгеле бер социаль катлам вәкилләренең тормышын сәнгатьчә тасвирлауда кабатланмас поэтик бизәк табуга ирешә.
Шагыйрьнең нибары сигезьюллык шигырендә татар теленен лексик байлыгы һәм сүзнен күчерелмә мәгънәсе әйтеләсе фикерне җиткерүдә ифрат оста файдаланылган. Ә «тартма» һәм «эч кенә» сүзләре шигырьнен нигезен тәшкил итә. Әлеге шигырь сурәтләү чараларына искиткеч бай. Монда метафора, чагыштыру, эпитет кебек троплар, «дөнья йөге» сүзенен күчерелмә мәгънәсе, риторик сорау һәм өндәү, әйтеп бетермәү кебек поэтик синтаксис чаралары да бар. Шигырьнен ритмик нигезен омоформаларга корылган башлангыч һәм юл ахыры рифмалары тәэмин итә. Риторик «жавап» та бар шигырьдә, ул анын исеменә үк чыгарылган.
Шулай да «империя дигән тартма»да М. Әгъләм берүзе генә түгел. Башка шагыйрьләрне дә борчып торган сорау бу. Мәсәлән, 1993 елнын сентябрендә Р Фәйзуллин болай язган иде:
Империя коллыгында
Гел күнеккәч искегә.
«Демократия»сеннэн дә
Юылмаган ис килә.
«Ынгырашып» язылган шигырьләр М. Әгъләм иҗатында тагын да күзәтелә. Шигырьдән шигырьгә күчә торгач, аларда ирониянең сарказмга үк әйләнүе сизелә башлый. «Мин дөньяга багам»да ул «Ыңгырашып турая тез / Ингә төшкән йөктән», дип яза. Мондый шигырьләрне укый торгач, алдагы якын һәм ерак киләчәккә өмет гә калмаган кебек. Дөрестән дә, шагыйрьнең бер шигыре «Алгы киләчәк» дип атала.
Түрәләргә инде омет бетте.
Ничек кенә булыр киләчәк.
«Кәләпүше кирәк!»—дисә Мәскәү.
Болар
Башың кисеп алып киләчәк.
Күренеп тора, «сәясәттә, урта гасырлардагы кебек үк. хаклык һәрчак көчлеләр ягында» дигән фикерне шагыйрь омоним чара һәм метонимия кебек троп аша бик үтемле ирония белән белдерүгә ирешкән. Чын шагыйрь башкача булдыра да алмый торгандыр. Р Фәизуллин әйткәнчә: «Кем ишетсен Галәмгә дип төбәп, җиң эченә әйткән хаклыкны». Ә М. Әгъләмнең тагын да усалрак фикере болай яңгырый:
Коллыктан яманрак ул
Бездәге мөстәкыйльлек.
Хәер, инде хәтта рәсми даирәләрдә дә «мөстәкыйльлек» сүзен искә атучылар сирәк калып бара бугай. Күптән билгеле гыйбарә: безнең илдә шагыйрь шагыйрь генә булып кала алмый Ул тарихчы, җәмәгатьче, дипломат кебек фикер йөртергә дә тиеш булып чыга. Шагыйрьнең «Иләк ягы да бар» шигыре шуңа ишарә:
Болгар читеге ул безнең өчен
Эшкәртелгән гади күн генә...
Дәүләтеңне югалткансың икән.
Башкаеңны иеп күн генә.
Акчаның шул иләк ягы да бар:
Төшеп тормый һаман күн генә.
Бу юлы инде шагыйрь телнен лексик чаралары белән генә чикләнмичә, фразеологик берәмлекләрне дә эшкә җиккән. Шагыйрьнең 1996 елның август аенда язылган бер шигыре «Дәүләт теле» дип атала. Бу шигырендә шагыйрь дәүләт
сәясэтенен тел өлкәсенә караган мәсьәләләрен күтәреп чыга. Башкатар кебек ул туган телне парламентларга да «менгерми», «кухня теле* дип тә кимсетми әмма планканы ин югарыдан «ата», акча берәмлеге итә
Мохтаҗлыларга ярдәмле Яманга гыйбрәтле ул—
Бары акчага сугылган Тел генә дәүләтле ул
Ә менә 1999 елнын декабрендә язылган «Жинеллекне күтәрүләре авыр» исемле шигырьне һич тә сәясәттән башка карап булмыйдыр. Әлеге атты строфатык шигырь үзе үк Татарстан тарихынын билгеле бер чорын сәнгатьчә тасвирлау булып тора.
Без китәбез генә, дигән идек.
Дөрес юлга җүнәлеп кенә:
Шалт!—авызлык кысты.
Торганнар бит Вакытлыча җибәреп кенә.
Чын шагыйрь һәр чорда ла алдан күрүчәнлек сәләтенә ия була Ләкин әтеге экстрасенска хас сыйфатны бу шигырьдән табуы кыен Күрәссн. б\ очракта лавам кирәкмидер дә дигән фикергә киләсен. Шигырьдә ул болай янгырын
Җиңдек, дидек.
Килде җиңеллек!
Без авырлык көттек, һәм күрәсең.
Җиңеллеккә килеп җигелдек.
Җиңелдек!
Шагыйрь бу очракта сәясәт һәм икътисад өлк&тәренә карый торган карарларны тормышка ашыру (мәсәлән, «базарга йомшак керү») процессын ирония аша бик үткен итеп укучыга җиткерүгә ирешкән
Дәүләт сәясәте турында язганда шагыйрьләр түрә-чиновник юшснчәтәрснә лә битараф кала алмыйлар. XIX гасырнын тагын бер Һибәтулла Салихов исемле суфый шагыйре замана хакимнәрен еланга охшатып сурәтләгән Шагыйрь хакимнәрнең, юк хаганы бар итеп, ришвәткә сатылып, зур җинаятьләрне күрмәмешкә сатышулары турындагы фикерләрен шул рәвешле шигырь юлларына салым җиткергән Суфыйчыл һәм мәгьрифәтчел шагыйрь буларак, һ Сатнхов дидактик максатны алгы планга чыгара «Начарлык кешегә кунган чебен» кебек сурәтләү чараларыннан файдалана.
Заманча яза торган татар шагыйрьләрен хәзер дә әдәбияттагы традицияләргә хилафлык игүдә гаепләп булмый. Менә М Галиев та әтеге әдәби детальне шигыренә «тарихи черки» итеп кертеп җибәрә Тагын да килеп, мисал очен шагыйрь 3. Мансуровнын. түрә-чиновник һәм божәк арасында параллель үткәреп, сурәт тудыруын гына искә төшерик. Анын кинаясе болай интырыи
Эш җаваплы, ат канатлы туктатагиас берни дә Кайчак тотып тора икән куш кергән черки дә
Билгеле, XIX гасырнын үгет-нәсихәтчелек шигърияте белән М Әгъләммсн кинаяле шигырьләре арасында уртаклык зур була атмый Ша1ыйрьнен «аномалияле» шигырьләре белән танышу барышында күнемә «бу шигырьләрнең кочс нәрсәдә?» дигән сорау килә Билгеле, беренчедән заманчалык кочле V т хәпа
«Заманасын жәлләп» шигырендә болай дип белдерә:
Кешелек тә кешелектән чыккан.
Ни хәл итим—авыр замана.
Бу туклыктан Йә ачлыктан микән?—
Ходай ярдәм бирсен аңа да
Икенчедән, шагыйрь әлеге өч ритмик буынлы 10-9 лы традицион үлчәмгә корылган шигырьдә төп фикер аңлата торган ике сүзне яна юлга чыгарып, драматизмны көчәйтүгә ирешкән. Сонгы строфадагы өч омоним рифма («күбенә») әлеге тәэсирне арттырып та җибәрүгә сәләтле. М. Әгъләм хәлле түрәләрне чеметеп кенә калмый, бат ки үз теләкләрен дә әйтә. Шундый шигырьләрнең берсе «Изге теләк» дип атала.
Шатланыплар күпме көл генә, һәммәбездән кала көл генә!
Байлыгыңны чәчеп көлч(е) әле— һәр хәерче булсын көлчәле Шул заманны алып килчәле..
Монысын инде шагыйрьнең «яңа татарлар*га мөрәҗәгате дип кабул итик. Күп тә өмет итми шагыйрь, һәр «хәерчелгә көлдә әче камырдан пешерелгән берәр кабартма булса да җитә. Шагыйрь төрлечә языла торган, ләкин әйтелештә бер- берсенә бик якын булган, паронимнар дип аталган тел чарасыннан файдаланган (көлчәле—колче әле—килчәле).
М. Әгъләмнең соңгы еллар иҗатында лирик геройның тормышка бер дә ышанычы калмаганлыгын күрсәткән шигырьләре дә әледән-әле очрап тора.
Мин дөньяга бары тамак янып Су эчәргә килдем,—
дип белдерә ул. Ләкин кичеккәнлеген аңлый. Бәлки, барысына да искечә яшәү гаепледер, бәлки үзгәрергә кирәктер. Моңа да җавабы әзер шагыйрьнең:
Яхшы эшнең бугазына басып.
Ямьсезлекне матурлыкка төреп.
Үзгәрергә, әнә керештеләр,—
ди шагыйрь, әйтеләсе фикерне иронияләштереп. Шагыйрь иҗатында аерым кешеләрнең шәхси фаҗигасенә игътибар иткәннәре дә очрый. Шундый «аномалияле» шигырьләрнең берсе, «Димәк, беткән» исемлесе, суицид турында Әлеге шигырь:
Аягүрә ныюы торганда да.
Кеше кирәк барып егылырдай Рәхмәт илә дога кылганда да һәркем киләчәген уйлый бугай,—
дип башланып китә. Кеше бүген белән канатланып алса да, кабатлана алмый, дип раслый шагыйрь. Яңача булдыра алмау, искене кабатларга теләмәү фәлсәфәсе кешене үзе теләп бу дөньядан ваз кичүгә китерә.
Ышандыра күрмә, син беркемне Үзем төштем диеп, асылына.
Нигә икән көннәрдән бер көнне Тиктомалдан кеше асылына.
Шигырьдә суициднын сәбәбе лә ачылган Шагыйрь «анын өчен дөньялыкта барып егылырдай кеше беткән» нәтижәсен чыгара Әлеге лүрт строфалык шигырьнең баштагы ике юлы һәм сонгы ике юлы бер-берсенә шарт һәм нәтиҗә вазыифасын үтәве белән лә кызыклы килеп чыккан
Поэзия, илаһи матурлыкка тартылып, кешегә ләззәт хисе бирергә тиешле сәнгать төреннән санала. Беренче карашка әлеге шигырь поэзиягә куелган гомхмталәггләргә жанап бирми Ләкин М Әгьләмнен уңышы шунла: ул шигырьдә яшәү фәлсәфәсенең асылын ачып бирүгә ирешкән Гомумән алганда. Яна гасыр поэзиясендә •антишигырь» дип аталган шигырьләрдә күренеп ала. Бу очракта ин унышлы мисал изеп Р Фәизуллиннын «Жан көеге». Г Моратнын -Урам кызы- «Сәрхуш чатын- М Мирзаның «Эштән чыккан татар кызына» шигырьләрен билгеләп үтү дөрес булыр. Әлеге күренеш тә тагар әдәбиятына бүген генә килеп кермәгән. Г 14 канны искә төшерү дә житә.
Ләкин сүз башыбыз М Әгъләм иде бит Ә менә «Көтүчеләр» шигырендә шагыйрьнең биографик моментлары да урын алган -Иҗатымның чишмә башы- балачакта» дип исемләнгән бер әңгәмәсендә шагыйрь -Көтү көттем мин. лүрт жәи рәттән Мәктәп укытучылары көтүне бирлсртмәдсләр мина. Чөнки алда сигезенче сыйныф—сынау тотасы ел! Ярар, алар тыя дип. теләгемнән кире кайтмадым Дунгыз көтәргә ялландым »—дин искә ала Эпиграф итеп С Хәкимнсн омонимлы шигырь юлларын алган әсәр болай башлана:
Мин китүче идем.
Китү киттем
Рахат кота-кита
Динья киттем -
Үз иңемда тарттым мин аны.
Чыбыркыдай озын донызны
Шигырьдән аңлашылган төп фикерне болай дияргә булыр иде балачакта көтүме булган, хәзерге көндә дөнья көтүче шагыйрь көтү кайткан кебек милләтснсн үз- үзенә кайтачагын өмет итен көтә бирә «Кәгү» төшенчәсе шагыйрьнең берничә шигырендә символик образга ук әйләнә Бу символ «рәхәт котә-көтә» дөнья көткән кешенең горурлыгын да. бала чакнын матур хатирәләрен дә сыйдыра Әлеге фикерне алда телгә алынган шигыры1әрдән тыш тагын -Тик булсын». «Булмый кичәгечә» әсәрләреннән табарга була.
Кызыклы факт: татар әдәбиятында Г Ибраһимовнын «Көгүчеләр»сннән сон М. Әгъләмнең «көтүчеләр»снә бөтенләй башка сихшолик мәгънә салынган. Г. Ибраһимонга «көтү көтү» җанны-тәнне баскан авырлыкны аңлатса. М. Әгъләмдә, киресенчә, романтик иркеңтек мәгънәсен бирә Ә менә өченче төрле «котүчс»нс М. Галнсвтән табарга була. Анын хәтга фәлсәфи фикер тулы -Мин көтүче булам, дигән идем» шигыре дә бар Ә менә -Хозурлык- шигырендә ул -гаярь чыбыркылы- көтүчегә мәдхия укыса, -урман-кыр ларга мәҗүсидәй гашыйк була белүче» көтүчеләрнең бүген бетеп баруын, чәзер һәммә кешенең чираты җиткәч, чыбыркысыз көтүчегә әйләнүен сагыну хисе тулы «Көтүче» шигырендә сурәтли
Дөрес. М Галиевнсн шигырьләрендә омоним формасы аша сүз уйнату сизелми Ә менә М. Әгъләмдә, дөрестән дә. әлеге алым шактый сш очрый «Сөен- шигырендә ул «дөнья—затлы кием—ботактагы тиен» төшенчәләре арасында параллель уздыра да булганына сөенеп яшәргә чакыра Әгәр сөенә бслмәсән. -кирәген бер тиен'» дип. татарлыкны сакларга өнди
Омонимнар кулланып язылган шигырыәрнен барысы да сәяси тематикага карый дип раслиу лорес булмас иде Шагыйрьнең ике строфалык бер шигыре -Шулай кыясын» дип исемләнә.
Үз-үземне юатам да инде.
Уз-үземне кайчан киелм да Майданнарда залп табаеың бит
Нинди генә кием кисәм дә.
Кыяр-кыймас кына йөргән кебек
Баш җипшәстәй эшкә кыяс ың—
Мәйданнардан эзләп табасың да
Суз эндәшеп җанны кыясың—
Кайчак—үзән.
Кайчак—кыясың...
Әгәр «кыясын» омонимына игътибар итсәк, беренче бу төшенчәнең «кыю» тамырыннан килүе аңлашылса, икенче очракта фразеологик берәмлек аша «бимазалау» мәгънәсен анлата. Өченче очракта, әлеге лирик геройны «жәфалаучы» затны кыя кебек горур итеп күрсәтә. Ә менә шигырь исеменә чыгарылган дүртенче мәгънәне аңлатса, М Әгъләм үзе генә аңлата алыр кебек иде. Шигырьнең ритмик бөтенлеген бу юлы да шагыйрьгә хас булган һәм башлангыч, һәм юл ахыры рифмалары саклап тора.
Гомумән, шагыйрьнең иҗатында омоним формасы белән сүз уйнату шактый еш очрый. Бу күренеш, әлбәттә, үзе үк махсус һәм күләмле тикшеренү сорый.
М. Әгъләм һәрвакыт хаклыкны күзгә карап әйтә белде. Шагыйрь фикер-хисләрен «астан өскә карап» әйтә, шуңа анын шигырьләре халык күңеленә тиз юл таба. «Ынгыраша гына» шигырендә дә ул авырая барган тормыш шартларына бәйле рәвештә гади халык һәм пенсионерларның хөкүмәт биргән «ташламаларга» мөнәсәбәтен күрсәтә. Дөрестән дә, шигырьнең соңгы юллары шагыйрьнең перспективалы фикер йөртүенә мисал булып тора. (Шигырь матбугатта 2004 елда дөнья күрде). Пенсионерларның митингларга «ташламалар» таләп итеп чыгуы «чигенү»нең соңгы чиккә җитүен аңлата лабаса. Ә лирик геройның үзенә килгәндә. «Лүзиягә сонгы шигырь»ендә ул:
Мин үземнең кем икәнне беләм.
Беркемнән дә көтмим ташлама.—
дип белдерсә дә, Лүзиягә «бу дөньяны ташлама»,—дип ялвара. Шуна да карамастан, шәхес М. Әгъләмдә нинди генә авырлык килсә дә. миллилегеннән һәм шагыйрьлегеннән ваз кичми. «Шигырь йокламаган» дип исемләнгән бер әсәрендә ул «Миндә татар үлгән? Әллә инде йоклый?» дип сорый да:
Шигырь бит шулай.
Кайчак бетә чама—
Елак булып чыга.
Табып кара чара!—
дип үз-үзенә сорау бирә. Билгеле «елак шигырь»ләр язуда М. Әгъләм ялгыз түгел. Менә М. Мирзаны укып карыйк:
Еламсык шигырьләр яза.
Тагын сыктый, димәгез...
Яралы җаным сулкылдый.
Ялгыш та бер тимәгез!
М Әгъләмнең шигырьгә X. Туфан кебек сакчыл каравы күпләргә мәгълүм. Иҗатташларының язмышына да битараф түгел шагыйрь, һәм тагын анын позициясе рәнҗетелгәннәр ягында. «Иҗат» шигырендә менә ничек яза ул:
Иҗат белән кемнәр канатланып.
Кошлар булып күктә очмаган?
Азмы алар??? Очу хыялыннан
Мәхрүм калып гомер очлаган.
Т Галиуллин әйткәнчә: «поәзиянен үзәгендә бүгенге көн борчулары ятарга тиеш» Р Харис та бит: «Шагыйрьләр, заманнарын сүгеп шагыйрь булган Заман барган юлга / Алар гына читтән карый алган» дип яза. Шулай итеп, без дә М Әгьләмнен «заманча» шигырьләренә бер караш ташладык Дөрестән дә. шагыйрьнсн әсәрендәге һәр сүзе, аны алыштырырлык сүз юклыгын күрсәтеп тора, шул ук вакытта шагыйрь сайлап алган нәкъ менә шул сүз бөтен әсәрнен эчтәлеге таләп иткән уй-фикерне биреп тә бетерә
М Әгъләм шигырьләрен укыганда, М Вэли-Баржылы фикерләре искә төшә: •Шигырь шагыйрьләр өчен генә түгел, ә үзләренен хис-кичерсшләрсн шигырьдә табарга теләгән меннәр һәм миллионнар өчен дә языла. Аны әнә шул миллион йөрәкләргә бәйләгән жепләр никадәр күбрәк булса, шигырьнсн гомере дә шунын хәтле озынрак». Сүз дә юк. хак әйтелгән фикерләр