Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кем ул—канатлы татар?


Дөнья күләмендә танылган атаклы биюче, төрле кысымнарга түзә алмыйча КГБ тырнагыннан качып котылган. СССРны. Казан һәм Уфа шәһәрләрен, туганнарын сагына-сагына Франциядә, аннары Англиядә озак еллар яшәгән мәшһүр татарыбыз Рудольф Нуриев турында, аның сикәлтәле язмышы хакында без никадәр беләбез икән?
һәрхәлдә, чама белән генә.
Рудольф Нуриевның тормыш һәм иҗат юлын җентекләп өйрәнгәннән соң Равил Вәлиев аның турында «Канатлы татар» дигән күләмле роман тәмамлады. Киләсе ел башында без романның журнал вариантын тәкъдим итәргә җыенабыз.
Ә хәзергә, әйдәгез, әсәрдән бер өзек белән таныша торыйк
Мәртәбәле кунаклар Ак йортка килеп җиттеләр, барып керделәр АКШ президентынын «оваль кабинет» дип аталган атаклы бүлмәсенә, син күр дә мин күр дигәндәй, утырдылар тирән эчле йомшак-затлы кәнәфиләргә!
Дөрес, бу минутларда Джон Кеннеди бүлмәдә үзе юк иде Шунда ук Жаклин Кеннеди, ирен чакырып керергә дип, каядыр чыгып китте. Алар, балет сәхнәсе кебек кин-иркен һәм ат ятып аунарлык өстәлле зур бүлмәдә өчәү генә калдылар
АКШ президентынын затлы күн белән тышланган кәнәфие буш иде.
Шулчак шаккатыргыч бер хәл булып алды!
СССРдагы тышаулы язмышыннан бөтен тезген-дилбегәләрен өзеп кача алган татар биючесе Рудольф Нуриевның һич уйламаганда көтелмәгән адымнар ясау сәләте моңарчы да күпләргә һәм күптәннән мәгълүм иде. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Джон Кеннеди үз бүлмәсендә юклыктан файдаланып, нигә әле аның ссрле- ымсынлыргыч һәм үтә дә биек кәнәфиенә утырып карамаска9! Бар җиһанны дер калтыратып торган АКШ президенты кәнәфие бит ул! Рудольф Нуриев кебек бер татарга мондый мөмкинлек тагын кайчан эләгәчәк? Ычкындырма сирәк очрый торган алтын мизгелне, егетем!
Һәм. дөрестән дә, тагын бер мизгелдән ул АКШ президенты кәнәфиендә утыра иде инде. Килеп утырган шәпкә, бу гаҗәеп хәлгә үзе дә ышанып бетәсе килмичә, башта әлеге кәнәфидә тегеләй дә болай әйләнгәләп карады. Шәп әйләнә президент кәнәфие! Аннары, телефон трубкаларын алып тормыйча гына, тегенди дә мондый затлы тугралар ясалган ул хәтәр аппаратларны куллары белән капшап-капшап куйды. Их, менә шушы кәнәфидән торып кына СССРда калган газиз анан яки апаларына чылтырата алсан икән ул! Юк. монысы инде—бөтенләй буй җитмәслек хыял!
Ул анына килеп өлгергән арада менә ишектә Жаклин Кеннеди һәм анын ире үзе күреше. Аларны күрүгә, май урлап ашаганда тотылган мәчедәй, Рудольф тирән эчле кәнәфигә сеңде. Ләкин тиктормас малайлар шуклыгы белән ясанган хатаны төзәтергә соң иде инде.
АКШ президенты кәнәфиешә—татар баласы!