Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ТАТАРЛАРЫ : СТАТИСТИК ҺӘМ ЭТНОГРАФИК ҖӘҺӘТТӘН


Казан татарлары, буйсындырылганнан сон өч йөз ел үтсә дә, күзәтүчән этнографның олуг игътибарын җәлеп итәрлек дәрәҗәдә күп кенә үзенчәлекле якларын, милли сыйфатларын саклап калганнар. Алар руслардан һәм башка кавемнәрдән аерымланыбрак, кайчандыр ата-бабаларына хас булган өстенлек сыйфатларын тоеп яшиләр.
Үзләренең чыгышы, әхлакый сыйфатлары, дине, яшәү рәвеше белән горурлана белү тойгысы аларнын үзгә бер холык-табигатен билгели дә инде
Татарларның гореф-гадәте хакында бәян итүдән элек кайбер саннарга тукталмакчы булам.
Ир-ат һәм хатын-кызларны бергә исәпләгәндә Казанда яшәүче татарлар саны 6 мен 500гә житә Күпләп яшәгән урыннары—шәһәрнен көньягында. Иделгә таба урнашкан Иске һәм Яңа бистәдә 786 йорт-кура. сигез мәчет һәм шулкадәр үк мәдрәсә, кунак йорты һәм магистрат йорты бар.
Шушы халык санына керә:
1нче гилышя купеилар—5 гаилә;
2нче гильдия купеилар—3 гаилә:
Знче гильдия купеилар—68 гаилә.
Әлеге 76 гаилә эчендә:
Ирләр—376;
Хатын-кызлар—375.
•Марсель Галиев торҗемасе Таржемә кыскартып басыла.
Жәмгысе кулецлар катлавыннан 751 кеше Мешаннар—722 гаилә:
Ирләр—1.736,
Хатын-кызлар— 1.934
Жәмгысе—мешаннар катлавыннан 3.670 кеше.
Шушы 4 421 кешедән торган сәүдәгәр һәм мешаннар ике татар бистәсендә утрак көн итүчеләрнен төп санын тәшкил итә.
Әмма якын тирәдәге авыллардан 700ләп кешенен ел саен вакытлыча килем рус һәм татарларнын гирс иләү, сабын кайнату заводларына зшкә урнашуда аркасында татарлар саны арта тора Шулай ук Казан губернасынын торлс өязләреннән килгән. Казан мсшаннары санына теркәлгән 850ләп сәүдәгәрне дә мона өстәргә мөмкин Хәзер мин Казанда нигез корып яшәүче татарларнын яшен яшькә аерып, таблицага бүлеп чыгам. Ир-атлар Хатын-кызлар Жәмгысе 5 яшькәчә 385 330 715 5 тән 10 яшькә чаклы 267 241 508 - 10-15- 234 237 471 - 15-20- 177 241 418 - 20—25 - 186 226 412 - 25—30 - 181 219 400 - 30—35 - 120 141 261 - 35-40 - 120 145 265 -40—45 - 102 131 233 - 45—50 - 73 106 179 - 50—55 - 70 91 161 - 55—60 - 69 90 159 - 60—65 - 47 52 99 - 65 70 - 43 27 70 - 70-75 - 23 17 40 -75 80- 11 9 20 -80 85 - 4 1 5 - 85—90 - 3 3 - 90—95 - - -95—100- 2 2
Жәмт ысс-2.112-2.309-4.421
Соңгы 40 ел эчендә Казан татарлары сан ягыннан шактый кимеде, дигән фаразлар бар. Моның сәбәбе күп хатын алу нәтиҗәсендә дигән фикер лә йөри, әмма мин, уа күзәтүләремнән чыгып, бу фикер белән тамырдан китешмим. Татарларнын бик азы гына ике яисә аннан да күбрәк хатынга өйләнә. Бу өлкәдә мин менә нәрсәләр ачыкладым: Казанда татар ирләренең жәмшсс 55с икс хатын белән тора, фәкать алтысы Зәр, нибары 2сс—4әр хатынга өйләнгән. Нәтиҗәдә: 63 ир-атка 136 хагын туры килә.
Әлеге 63 никахлынын кайберләре бөтенләй баласыз, мәсәлән. 44 яшьлек бер татарны мисалга китерә алам: олкән хатынына 38 яшь. кечесенә—14, икесснсн лә балалары юк; 62 яшьтәге бер ир шулай ук ике хагын белән яши. беренчесенә 41 икенчесенә 28 яшь -икесе дә баласызлар, өченче иргә 41 яшь. 30 яшьлек беренче хатыныннан да, 17 яшьлек икенче хатыныннан ы батасы юк. дүртенче ир)ә 26 яшь, үз яшьтәшләре булган ике хатыны шулай ук, бала китермә)ән
Мондыйлар арасында ишле гаиләләр дә очрый 48 яшьлек бер татармы бедәм
4 хатынга —7 малай. 2 кыз. 45 яшьлеге- 3 хатынга 4 кыз. 67 яшьлегенең- 4 чагын»
5 улы, дүртенче мрнен 2 хатынга 7 ул. 2 кызы бар
Гомумән алганда, бер хагын белән генә яшәүче татарлар үрчемлерәк. юрчә бу
10. .1
, М 10
яктан руслардан калышсалар да...
Күп хатынлы гаилә тотучыларның ин нәселлесе, мөгаен. Казанның элеккеге ахуны Саттар Сәгыйтовтыр Ул дүрт хатынга өйләнә, берсе Бохарадан. калганнары- Казан татар кызлары. Үзе мондагы мещан: мәрхүм булганнан соң тол калган өлкән хатыны Знче гильдия купең катлавына языла. Ахуннын балалары: Хәдичә (24 яшь). Зөһрә (22 яшь). Мәфтуха (20 яшь), уллары: Габделкаһар (20 яшь). Хәсәнҗан (18 яшь), Хөсәен (12 яшь). Фәхретдин (11 яшь), Сәгетдин (11 яшь), Садыйк (9 яшь), Габделнасыйр (7 яшь). Йосыф (4 яшь).
Шушы мисаллардан чыгып кына да. күп хатынлылыкнын халык саны артуга мөһим йогынты ясамавын аңларга була.
Мин үзем халык саны кимүгә икенче бик җитди сәбәпләрнең берсе булып татарларның рус трактирларына тартылуы, анда Европа зиннәтләренә кызыгып эчкечелеккә бирелүеннән дип саныйм. Бу мавыгу аларда сонгы егерме елда бик тә көчәйде. Күп кенә татар сәүдәгәрләре һәм мещаннары көн дә диярлек трактирларга сугылып, шактый акчаларын калдырып чыгалар. Килеп кергән уңайга каты аракыга хуш исле үләннәр кушып төнәтелгән бәлзәмне 2-3 рюмка соратып алдыралар; аннары чөгә балыгыннан үтә тәмле пешерелгән солянка китертеп, аңа мул итеп куәтле сыра серкәсе салалар: болардан сон инде ин яраткан эчемлекләре сыра килә. Гадәттә бер татар бер утыруда 5-6 шешә, тазараклары хәтта 12 шешәне бушатып куя. Эчү мәрәкәсендә үзләренең яраткан җырларын сузалар, орган музыкасын яратып тыңлыйлар. Сәламәт татар руска караганда өчләтә артык эчә һәм ашый дияргә мөмкин. Әмма аларнын мәҗлесендә ызгыш-сугышлар русларныкына караганда сирәк кабынып китә. Кабына икән, тиз генә сүндерәм. тынычландырам димә. Тәкәбберлекләре ярсулы ызгышканда да үзен сиздерә.
Алар татлы ризыкны гадәттән тыш яраталар: җәйге көн иде, күзәтеп торам, бер тагар трактирның ачык тәрәзәсеннән туңдырма сатучыны чакырып китерде дә. комсызланып, стакан арты стакан туңдырма ашый башлады, ахырда сатучының берәү дә калмады.
Кайчакларда алар трактирга үрдәк түшкәсе яисә сыер ите кыстырып килеп солянка пешертәләр, чөнки алар рус чалган мал итен ашамыйлар; кайсылары ашны кире дә какмас иде. руслар дуңгыз итен салып пешергәндер дип куркалар шул. Кәрван сарайда (Гостиный двор) сату итүче бай татар сәүдәгәрләре дә, бистәдәге өйләре ерак булганлыктан, төшкелеккә рус трактирына керәләр
Татарларның сан ягыннан ни өчен артмавына тагын бер сәбәп турында әйтмичә кала алмыйм. Хатынлыкка артык яшь кыз баланы сайлау, хөкумәт тарафыннан катгый тыелган булуга карамастан, бигрәк тә байлар арасында күп таралган. Өлгереп җитмәгән мондый хатын-кызларнын чырайлары көлсу, сырхау була. Андыйлар йә бөтенләй бала таба алмыйлар, йә тиз арада үлемгә дучар ителгән, зәгыйфь, җитлекмәгән бала китерәләр
Күп татарлар, рекрутлыкка алынмасын дип, үз улларын төрле өязләргә, хәтта бүтән губерналарга теркәтәләр. Шулай итеп, Казан татарларының саны елдан-ел кими бара. Трактирларда акчасын туздырып яисә шәһәрдә сату эшендә бөлеп, күп кенә Казан татарлары купең яки мешан кавеменнән төшеп кала, сәүдәгәр- крестьянга әверелеп, төрле өязләргә юл йөри башлый Инде килеп, шуны да искәртергә кирәк, татарлар төрле эш урыннарына сайланудан шул кадәр куркалар ки. хәтта башлык дәрәҗәсенә яисә Ратуша әгъзалыгына сайлануны да хуп күрмиләр. Шундый мисаллар да бар: кайберәүләре сайланудан куркып бүтән губерна шәһәрләренә күчеп китәләр.
Татар бистәсенең урамнары шәһәрнең гомум планы буенча төзелсә дә, анда фонарьлар юк, юллар түшәлмәгән, шунлыктан, бигрәк тә көзге айларда ерып чыкмас саз була.
Күп йортлар агачтан, икешәр катлы, таштан, шәп итеп төзелгән өйләр дә хәтсез күренә. Йортларны монда рус осталары сала, мәчет төзелешендә дә аларны күрергә мөмкин. Киресенчә дә була: мин рус авылында татар ирләренең бура бурауларын еш күрдем
Ызбанын аскы каты амбар хезмәтен үти яисә вакытлыча файдалануга биреп
торыла. өске катта исә хуҗалар үтләре яши Элегрәк татарлармын шәһәрдәге йортлары авылдагыча төзелә иде: йорт үзе. гадәттәгечә, ишегалды уртасында, әйләнә тирәсен амбар-койматар уратып ата Хәзерге көндә дә ате мондый йортлармын берничәсе сакланып калган.
Татарларда сәер бер гадәт бар: мәчет-мәдрәсәләре жәмгыять тарафыннан төзелми, төзәтелми, ә аерым бер бай карамагында була Кайбер җәмәгать биналарынын әйбәт сыйфатта тотылчавынын сәбәбе шуннандыр дип уйлынм.
Галәти мешан йортларынын эче мондыйрак тәртиптә: ак бүлмәгә үтәсе ишектән ун кулда зур мич тора: ана аш пешерә торган казан беркетелгән Мич уентыгында жиз комганнар Берсе—ирнеке, икенчесе-хатынныкы Йола буенча атар икесе бер комганнан файдаланырга тиеш түгел. Юыну өчен мич аралыгындагы почмакка зур жиз таз куелган, бит-кулны. аякны сөртергә аерым-аерым ике сөлге эленгән.
Арырак, ун кулда—стенага терәлгән кин сәкедә чаршау аша кабартып куелган менләр-ястыклар күренә. Чаршау эленмәгән очракта, ястык-юрганнарны бөтереп, стена буена өеп куялар Ишеккә туры ун якта йоннан тукылган чәчәкле-чуклы эскәтер жәелгән өстәл тора. Өстәлгә кечкенә терәтмә көзге куелган. Сулдарак. почмакка таба, савыт-саба, фарфор чынаяклар тезелгән тагын бер өстат. Стена буенда гади агач урындыклар, самавыр һәрчак мич кырыенда булыр. Өстәгтәр арасында стенага якын куелган, бик матур бизәкле жиз калай белән тышланган, остснә келәм жәелгән ике санлык ой эчен күркәмләтеп тора Каршы диварда көзге, идәндә гали генә келәм, тәрәзә төбе саен кына, хуш исле рәйхан гөлләре Зур мичтән ун якта чаршау белән бүленгән урын бар Гадәттә хужд ир кунаклар белән мәҗлес корып утырганда, хатыны табынны карый һәм бер арала шушы пәрдә артына кереп ялгызы гына гамагына капкалап ала. Өялды түрендә мичсез генә бер бүлмә булыр Анда тун. толып ише һәртөрле кием-салымнар, кирәк-яраклар эленгән Жәйге эсседә хужалар йокы урынын да монда күчерәләр
Бай татар купецларынын йорты тышкы яктан рус дворян-купец йортыннан әлләни аерылып тормый Өй эчен күп вакыт рус малярларыннан бизәтәләр: чәчәкле урман аланы, елга күренеше яисә жилкәнле кораб йөзгән лиигез манзарасы ясаталар; ләкин бер Йортта да син адәми зат. кош-корт, жвнлек сурәте күрмәссең Бу—катгый тыелган. Зур бүлмәләрдә европадагыча эшләнгән диван- урындыклар Өстәлләр һәрчак бизәкле эскәтер белән капланган булыр Стена буенда берничә зур көзге. Көзге кук» аларда әле күптән түгел генә гадәткә керде Хәзер инде һәрбер сәүдәгәр, өенен мөһим бер күркәмлеге итеп, көзге куюга аерым игътибар бирә Идән затлы фарсы келәмнәре белән капланган Почмакларда кызыл агачтан эшләнгән комод-шкафлар. Рус купепларынлагы кебек монда син шкафларда көмеш заты күрмәссең, татарларда көмеш калаклар куллану тыелган: анын каравы, яхшы сыйфаты фарфор, жете бизәкле кытай фарфорыннан эшләнгән чынаяк, савыт сабаны бигрәк тә яратып кулланалар Байлар өендә дә татарнын ин кирәкле әшьйасы—зур җиз таз. комган, бизәкләп чигелгән ике сөлге, болар дан да өстә хужд ирнсн мәчеткә намазга баргаггла кия торган ак чалмасы эленеп тора Сәүдәгәр өенен һәрберсендә диярлек читлек бар. читлек эчендә мисыр күгәрчене хатыныңны калдырып китмә, дип гөрелдәп утырадыр сыман Түшәмгә бәллүр люстралар асылган, стеналарда—май лампалары Бөтен тәрәзә төпләре, бигрәк тә урам якка караганнары чүлмәккә утыртылган лимон, инҗир куагы, яран бохар кынасы, хуш исле рәйхан гөлләре белән бизәлгән. Өстәлләрнең берсенә Казан басмасындагы Коръән, тышлыгы бик матур бизәлгән кыйммәтле дини кимиләр куелган Стена сәгате, төрле җиргә кул сәгатьләре эленгән Монда син хатын кызны күрмәссен: алар арткы бүлмәләрдә, ирләргә анда керергә ярамый Кунаклар җыелган габынны ир-егетләр карый
Табиб буларак, берничә мәртәбә мина хатын кызлар ягына керергә туры килде Хуҗа ир мине әллә ничә буш бүлмә аша үткәреп, йокы бү гмәсснә хәт гс озатты г.г иткән ншыәгс ханымны чакыртып, мине авыру янына озатырга кушты. > к- кермәде Йокы бүлмәсендә купшы келәм җәелгән кин сәке, бихисап меиләрләр күзгә ташмиа Стенада һәрьяклап хатын-кыз күлмәкләре, бик кыйммәтле туннар пеш.-и Урынлык.лар юк. атар урынына искиткеч матур итеп каймалап эшләнгән, остснә
келәм жәелгән зур-зур сандыклар куелган иде. Минем авыру ханым затлы пәрдә артында ястыкта ята иде. Мин, белгән кадәр татарчалап, пульсын тикшереп карарга рөхсәт бирүен үтенгәч, пәрдә астыннан кул сузылды. Алтын беләзекләрдән, һолланд тәңкәләреннән торган кулдан кан тибеше урынын табу мөмкин түгел иде, бик озак үтенә торгач, бу зиннәтләрне салып куярга көчкә ризалаштырдым үзен.
Ин мөһиме—авыру ханымның телен караган арада матур инсәсен күреп калу теләге котырткан иде дә, янәшәмдә торган карчык мона теше-тырнагы белән каршы килде.
Бай Казан татарларының көндәлек ризыгы түбәндәгечә: таңнан торып чәй эчәләр, эченә сыер ите турап салынган, пәрәмәч дип аталган кечкенә пирожки ашыйлар. Төшке ашка: 1) катык катылган. сыер итеннән ясалган пилмән (казан бөкмәсе). яки таралып пешкән сарачин бодаена1 йөзем кушылган пылау; 2) түгәрәк бәлеш (ит, борай), моңа ияртеп тозлы кыяр бирелә; 3) кыздырылган каз яисә үрдәк ите. бәрәңге белән; 4) пешкән сыер ите. керән яисә тозлаган кәбестә белән; 5) башта парда тотылып, аннары суытылган өрек 6) чәй, бавырсак дип аталган, урман чикләвеге зурлыгындагы баллы кечкенә пирожкилар белән. Кичке сәгать алтыда тагын сөт өсте салып бавырсак белән чәй эчәләр. Кичке ашка пилмән яисә токмач ашы бирелә.
Мещаннарның һәм бай булмаган татарларның ризыгы мондыйрак: иртән ак күмәч белән чәй эчәләр; төшкелеккә токмачлы аш яисә пилмән ашыйлар. Татар крестьяннары иртән тоз салып суда кайнатылган арыш оны (боламык йә талкан); төшкелеккә—умач (сарык мае кушып уылган кечкенә камыр кисәкләре), жәйге көннәрдә саран гына майда пешкән карабодай боткасы, ана катык яисә каймак кушыла; кичләрен тагын шул ук боламык. Бәйрәмнәрдә исә сарык ите дә эләгә. Жыен бәйрәмендә, туйларда инде елкы ите табынга килә.
Татар сәүдәгәрләренең киенү рәвеше аерым игътибарга лаек, чөнки алар бүтән бер халыкка да охшамаганча киенәләр. Ирләрнең ситсыданмы, бәздәнме, кытай ефәгеннәнме тегелгән ак яки кызыл күлмәге тезенә кадәр төшеп тора. Ыштан балаклары кин. Оеклары киже мамыктан. Оек урынына сафьян күннән эшләнгән сары яки кызыл читек киючеләре дә бар. Башмаклары (кәлүш) кара яки яшел төстә. Күлмәк өстеннән камзул: парча яки ефәктән, җиңсез. Анын өстеннән җиңле,, озын итәкле, әдрәс эчле ефәк казаки киелә. Аннары инде зәңгәр сукнодан яки киже-мамыктан тегелгән чикмән киеп, билен ефәк билбау белән буып, култык астына ефәк кулъяулык та кыстырып куйгач, башка түбәтәй генә киясе кала. Гади түбәтәй биш сум булса, алтын белән тәкыялап чигелгәне 60 тәңкә тора. Салкында нинди дә булса мех белән каймаланган бүрек кияләр. Байларныкы—кондыз мехы белән каймаланганы 400 сумга төшә.
Һәр шимбәдә татарлар сакал-мыек төзәтәләр, ике атна саен чәч кырдыралар. Жомга көнне иртән үз мунчаларына барсалар, шимбәдә исә күпләре русларның сәүдә мунчасына йөри. Хатыннары һәр 40 көн үткән саен, нәни эскәк белән коралланып, култык астындагы һәм җан җирендәге төкне йолкып, аны күкерт кисәгенә ябыштыралар. Бу—нәзберек урыннарда тән тиресе катыланмасын дип эшләнә торган, шактый четрекле һәм авыртулы операцияне җиңеләйтү өчен алар бритва кулланмыйлар. Тагарлар тәнгә йон үсү кебек табигый бизәкләр булганда Аллаһыга гыйбадәт кылу ярамый дип саныйлар.
Мулдан яшәүче сәүдәгәр өендәге хатын-кыз киеме:
1) Укалы, чачаклы ефәк калфак, хакы 50 сум. Никахлы хатыннар яулыгы ефәк яки парчадан эшләнә, очлы түбәсе ун якка ятып тора. 2) Көмеш кашлы, чөлдерле алтынланган алканын якынча бәясе 35 сум. 3) Муенса (каптырма); чага—алтынланган көмештән, асылташлардан, бигрәк тә фирүзә белән бизәлә, сурәте тән ягына каратып куелган алтынланган тәңкәләр тезелә, хакы 60 сум. 4) Күлмәк—ситсыдан. киҗе-мамыктан (китайка) яки ефәктән, чуар төстә, итәге үкчәгә кадәр төшеп тора, өч рәт бөрмәләнгән балитәкле, яка һәм түш тирәсенә ука тасмалар тегелә— хакы 80 сум, әгәр инде парчадан тегелсә—350 тәнкә тора. 5) Ыштан—комачтан булса, 9 аршын, ситсыдан 6 аршын, чуар ефәктән кин итеп эшләнгәне 5 аршын. Байларныкы 15 тәнкә тора; урта хәлле хатын-кызларныкы—4 тәңкә, авылныкы-
' Сарачин бодае - борай булырга тиеш (М Галиев искәрмәсе):
лармын бетле бәздән тегелгәне 25 тиен. 6) Читек—сәхтиян күннән, ефәк жөй белән бизәкләнгән, кызыл, сары, яшел төстә. 9 тәнкә тора, алтын белән чигелгәне 18лән 30 сумга кадәр бәяләнә Оек урынына балтырны юка сөлге белән урынлар 7) Кы- зыл сәхиян күннән, алтын жеп белән тегелгән туфли бәясе—7дән 10 сумга кадәр 8) Хатын-кыз түшен каплап торган, ука белән бизәп, парчалан эшләнгән күкрәкчә— 10 тәнкә тора. 9) Ефәктән ука белән каймалап тегелгән, тезгә чаклы төшеп торган, ун якта кулъяулык тыгу өчен кесәсе булган (татар хатын-кызы кулъяулыкны бер- кайчан да кулына тотып тормый) камзул 80 сумнан 400 сумга чаклы бәяләнә 10) Шактый озын жинле, озын итәкле, укалап парча яисә ефәктән тегелгән жилән байлар өчен 2000 тәнкәгә җитә Хәзер инде жилән модалан чыгып килә, анын уры- нын озын жинле камзул биләп бара: байларнын парчалан, ярлыларныкы китайка яисә киже мамыктан, эче төлке яисә куян тиресеннән астарлап тегелә 11) Алтын чәчәме, арканы ябып торган фата (куш жаулык) калфак өстенә беркетеп куела.
байларныкы 120дән 300 сумга кадәр житә 12) Мәржән беләзек—ал- тынланган көмештән ясала, гарәп язуы белән, ахак, фирүзә ташлар тезеп бизәк- ләнә. һолланд тән- кәләре яисә берничә кызыл мәржән жсп яки энже бортскләрс куела, хакы 3000 сум 13) Йөзек—байбичатәрнсн бармагы саен, алтын- ланган көмештән кое- ла. фирүзә, аметист, энже кашлылары була.
Кашшһзгы Ьеремче гимназия ШуилыЙ ун йөзек (ике
кулга) 500 сум тора. 14)
Бер толым итеп, көмеш тәнкәләр тезеп эшләнгән, чынлап торсын өчен очына зуррак тәнкәләр куелган чулпы. 15) Энже. асылташ, алтын тәнкә белән бизәлгән хәситә (боти) сул иннән култык астына төшереп бәйләнә, ун ягындагы кечкенә кесәсенә бик вак язылган нәни генә Корьән тыгылган була, ләкин күп накыт Коръән урынына агач кисәге куялар С әбәбе шул. татар хагын-кызлары күп итеп чәй эчәргә яраталар, тышка чыгарга туры килә, шунын өчен изге китапны ойдә капырмыйча булмый Хәситә 3000 сум тора. 16) Бөркәнчек—постаудан яки киже мамыктан те- гелә. кулны ЖНН эченә тыгып тормыйча, баштан бөркәнеп кенә кияләр
Моннан утыз еллар элек шундый баш киеме бар иле башлы шикәргә охшаган, ефәк белән тышланган, рус тәнкәләре. энже. мәржән белән бизәлгән, конус кебек очлаеп менә лә очы түгәрәк алтын сәяәф белән тәмамлана Мондый баш киеменен авырлыгы 20 кадаклар булгандыр Хәзер инде ул модадан чыкты
Катлы-катлы киенгән бай татар хатын-кызы үрдәк сыман бик мәзәк итеп атлап йөри Шундый сорау туа мондый да купшы киенеп кемгә күренә ала у I' Бердәнбер иренә, яисә сеңелләре, дус хатын-кызлары белән генә аралашуы мөмкин чөнки тагар хатын-кызына хәтта ин якын ир кардәшенә лә битен ачу ярамын Ни үкенеч тагар хатын-кызы өчен'
Кичке биштәрдә чатын-кыхтар компаниясенә кунакка барырга жыенглн татар хатын-кызы менә ничек әзерләнә башта тулаем юынып чыга да чиста ку 1чәк киеп бизәнергә утыра Бигенә иннек-кершән ягына, кыйгач каш-керфекләренә сөрм.* тарта аннары тешләренә кара яга. фарсы юасына тоелган ачуташ кушылган порошокка манылган чүпрәкне тырнак турларына бәйләп чыга Шу тай итен берничә сәгагь эчендә тырнаклары кызгылт-сары төскә керә Әнә шундый бизәнү Каракасеннән сон. күкрәк турына тәнгә берничә тамчы роза мае да сөрткәч, бәйрәм
күлмәге киелә. Шуннан сон ул, ат җиктереп, билгеләнгән җиргә кунакка килә. Ин беренче итеп мулла, мәэзин хатыны, аннары, дәрәҗәсенә карап, сәүдәгәр хатыннары, ин актыктан инде мещанкалар белән исәнләшеп чыга. Баш ию, үбешүләрсез генә, ике кулны берьюлы сузып-кысышып. бер-берсенә хөрмәтен белдерәләр. Шушындый мәрәкә вакытында ялгышып куйса, әйтик, ин беренче мулланыкы белән түгел, сәүдәгәр хатыны белән күрешсә, ул чакта инде мулла хатыны күрешергә сузылмый, ике кулын өскә күгәрә, учларын күрсәтеп, үпкәләвен белдерә.
Гомумән алганда ир-атлары менә дигән гәүдәле. Озынча йөзле, үткен карашлы, кара яисә зур соры күзле, кабарынкы сыртлы, озынча шәрык борынлы, калын иренлеләр, кара сакал-мыеклары пөхтә төзәтелгән, ирен тирәләре тигезләп кырылган, такыр итеп кыркылган баш түбәсенә түбәтәй чәпәп куелган, озын колаклары тырпаеп тора. Калын муен, киң җилкә, текә күкрәк. Гадәттән тыш төз, озын гәүдателәр, сынны горур тотып йөриләр Тәннәре ак, йонсыз. Күбесе калын бәдәнле, корсагы беленеп торганнары да бар. Мәчеттә мин аларнын олпат картларына сокланып карап тора идем. Борынгы Италиянең мәшһүр рәссамнары иске һәм яна Тәүраттагы тарихи вакыйгаларны чагылдырганда бу могьтәбәр картларны һичшиксез файдаланырлар иде
Татар хатын-кызлары арасында артык матурларын күрмәдем шикелле. Андый- ларын бик астында тоталардыр, шуңа күрә мин үзем өченче кимәлгә керткән, вак мещаннарның хатыннары, кызлары турында гына сөйли алам. Юантык гәүдәле, уртача буйлылар. Ирләре кебек үк гәүдәне төз тоталар, әмма атлап йөрүләре ташкаүлчим. Алаңгыр киемнәре комачаулый, күрәсен. Тиз картаялар, 27 яшьлек хатынга 40 яшьне уйламыйча да бирергә мөмкин. Сәбәбе: бик иртә кияүгә чыгалар. Иннек-кершәнне артык мул кулланып, бит тиресен бозып бетерәләр, алар янак сөякләре чыгып торганга, киң йөзлеләр, чагыштырып карасан, тар чырайлы ирләре чибәррәк күренә. Хатын-кызларнын тәннәре, мин күргән кадәресе, саргылт төстә, пергаментка охшаган, купшакланып тора, калын мамык юрган ябынып ятудан, артык җылы кием киюдәндер инде—вак бетчә белән капланган була.
Татарлар—горур, шөһрәт сөючән, кунакчыл, акчага хирыс, чиста, үз дәрәҗәсенә карап укымышлы, хорафатларга аз ышанучан, мактанчык, үзара тату, эзләнүчән, беркадәр юмакай, күп нәрсәдә чама белгән, сәүдәгәрлек өчен туган эшчән халык.
Шактый еллар буена төрле өязләрдә йөргәндә яисә махсус татар авылларына барып чыкканда мина аларнын гореф-гадәтен, әхлагын, гаилә тормышын якыннан күзәтергә туры килде. Һәр халыкның да яхшы һәм начар ягы була. Шул исәптән татарларның да Ике гасыр дәвамында буйсындырылып, руслар арасына сибелгәч тә, гел үзайры яшәгән кебек, гореф-гадәтен, йолаларын, горурлыгын саклап кала алган гаҗәеп халык бу.
Иң матур сыйфаты—кунакчыллык: таныш татар кешесе авылда сине кунакка чакыра икән, белеп тор, икенче көнне хастага әвереләсең Татарның әвәлге төп сые—чәй. Син аны дүрт касәдән дә ким эчеп туктый алмыйсың (ярлыракларда бал белән). Өстәлгә бик куе итеп тугылган каймак куела. Кура җиләге кагы, кайнар табадан гына төшкән коймак. Боларнын һәммәсен кабып карарга тиешсен. Әмма монын белән генә бетми икән. Бөтенләй таныш булмаган тагын ике-өч татар сине кунакка алырга дип көтеп тора. Кире кага алмыйсын. Үпкәләячәкләр. Өйләренә керденме, кыстый-кыстый баллы камыр ризыклары белән сине тагын өчәр чынаяктан да ким чәй эчертмичә җибәрмиләр.
Мин бу чәй җәзасын берничә мәртәбә кичердем; ашказанымда егерме биш чынаяк чәй мөлдерәтеп өемә кайтып авам да икенче көнне дару кабарга тотынам.
Күрше татар авылында мин берничә тапкыр гаиләм белән кунак булдым. Анда инде татарларның кунакчыллыгы бөтен балкышы белән ачылды; безнен хөрмәткә бөтен авыл бәйрәмчә киенгән, зур яулык бөркәнгән хатын-кызлар басу капкасы төбенә җыелган. Кунакка аласы ирләр чирек чакрым каршы чыгып көтеп торалар иде.
Менә башлана инде хәзер чәй табыннары. Кимендә унбиш ызбада булырга кирәк. Безне көткән өйләрнең идәне ялт итеп юылган, киң эскәмияләргә юрган түшәлгән, вак мендәрләр салынган; стенада матур хатын-кыз күлмәкләре, ирләрнең киҗе камзуллары, чигүле сөлгеләр эленгән. Өстәлгә бизәкле ашъяулыклар җәелгән. Гадәттә җиткелекле яшәгән татар гаиләсендә самавыр була. Әмма бу авыл ярлырак
иде. мулла самавыры безнен белән бергә өйлән-өйгә сәяхәт итте
Тагар авылында өй борынча кунак булуыбыз мулла өендә тәмамланды Моңдагы сый-хөрмәт инде Казандагы татарларныкына охшаш кура жиләге кагына йөзем, өрек-күрәгә. кара җимеш, пестә чикләвеге өстәлә. Мулла шәкертләрен тәкъдим итеп, үзенен галимлеген күрсәтеп калырга тели. Икенче бүлмәдә абыстай кыз- кыркыннан Коръән сурәләрен җырлата: һәрберсенең кулында дәфтәр, күрсәткеч таягы; борын аша җырланган сузынкы көйләре күңелгә бер дә ятышлы түгел.
Татарларның кунакчыллыгы бик тә күркәм. Бер сәяхәт вакытында сиртмәле арбабызның кайсыдыр төше ватылды, ят бер авылга көчкә барып җиттек. Экипажны төзәттергән арада мин. кызым белән икәү, эсседән качып бер ихатага кердек тә. йорт күләгәсенә сыендык Хужа күреп алып, безнен янга килде, кем икәнебезне, каян килүебезне сорашып га тормыйча, оенә дәшеп атып, чәй эчертте Июль аенда бит бу. төш вакыты үтеп, сәгать икеләр тулган чак.
Муллаларга да гадел бәя бирергә кирәк. Алар Шәрык мәгърифәтен шәһәрләрдә генә түгел, ин ярлы авылларга кадәр таратып, бу өлкәдә шактый уңышка ирешатәр һәр мулла үз өендә мәдрәсә тота, бик арзан гына түләү хакына малай-кызларга гарәп телен укыта. Коръәнне ятлата, шәригать кануннарын өйрәтә. Шәрык мәгърифәтенең сала һәм калаларга тигез таралуын һәр тагар авылына килеп кергәч үз күзен белән күреп ышанасын. Кечкенә, инә барган иске йортлар арасында берничә матур ой балкып утыра; аларга кермичә китә алмыйсын Керсән. сине ак бәз кү тмәк өстеннән Бохара камзулы кигән хужа каршы ала; бик пөхтә тегелгән ситсы күлмәк кигән хужабикә яулык чите белән йөзен камлап йөри. Көмеш беләзекләре, фирүзә кашлы йөзекләре күренеп-күрснеп ала. Өй эче бик чиста: самавыр, чынаяк тәлинкәләр—шкаф уентыгында, кыршыла башлаган фарсы келәме җәелгән кин сәкедә төрелгән юрганнар, ястык-мсндәрләр өелеп тора. Рус мужигының яшәү рәвеше белән чагыштырсаң, бу татар ире бай яши дип уйларга да мөмкин Юк. бу жир кешесе үз күршесеннән әлләни алга китмәгән. Ләкин анык тормыш алып баруы гадәти крестьянныкыннан үзгәрәк инде Ул һәркөнне. гаиләсе белән түгәрәкләнеп дини кигаплар укый, кичкырын чатмасын киеп мәчеткә юиатә. анда инде өлкән яшькә житкән татарлар арасында мулла эре кыяфәт белән акыл өләшә Мулла анын белән ике куллап күрешә, агайлар ана хәзрәт кырыеннан олылап урын бирәләр Монда ул карангы төшкәнче утырып, мул табын зарыгып көткән өенә кайтып кигә Азын уллары һәм кызлары белем алганнар. Коръәннен эчтәлеген дә му.тллдлн ким белмиләр. Уллары өйгә бик сирәк кайтып керә; ел әйләнәсендә ярминкә 1әргә үз атлары белән йөк ташыйлар, аннары шәһәрдән чыккан татар купеиларына ялланалар, лавкаларында тауар ташып, кап бәйләп, сату эшенә өйрәнеп, приклшик булып алаларда, әкеренләп, капитал туплап, үзләре дә купонлыкка чыгалар. Кы парын исә. зур калым бәрабәренә, Казаннын бай тагар егетләренә кияүгә бирәләр Мондый татарлар арасында хәйран баеп киткәннәре, авылда мәһабәт таш йортлар салдырганнары ла бар. Болар инде Шәрыкча зиннәткә күмелеп яшиләр Казан кулсаларыннан күреп, хатыннарын алтын, фирүзә, энже кебек асылташлар белән бизиләр Жир эшеннән китеп, мажиклыктан чыгасы килү авылдагы һәр татар иренен аерылгысыз теләге. Әгәр анын жыя килгән ике-оч йөз тәңкәсе бар икән, ул инде ярлырак тугандашларыннан аерылыбрак тора; тазарак ой бурашрга керешә, самавыр юнәтә, хатынына бизәнү әйберләре ала, мәчеткә ешрак йөри башлый
Татарлар гадәттән гыш баллы һәм майлы ризык яраталар Гадәттән тыш диюем шуннан, гаилә башлыгы еллык ашлыкны җыеп алганнан сон. шунын яртысын сатып, ит ала. шунын аркасында үзе икмәккә кытлык кичерә
Гомумән алганда, гатарларнын көнкүреше мина бик ошый Хатын-кы стар үзара тату, тыныч көн итәләр, зур гаиләдә аллрнын саны уйга кадәр җитә, кайсыбер ирмен оч хатыны була Шәрык кануннары боларга әнә шундый күндәмлек, сабырлык сыйфатлары сеттдергән
Татарларга пакьлек, пөхтәлек хас Ызбалары чиста, елга берничә мәртәбә мичне дәртләнеп акшарлап чыгалар, хәтта аварга гортлн иске йортта да бу шулай Хатын кызлар ихата-кураны бик чиста, тәртиптә тоталар Ипи пешерергә осталар Ап ардагы кебек КУС. тәмле каймак, кайнатылган сөт өсте бүгтән беркайда да юк Пакьлек
чисталыклары сыер сауганда да күренеп тора; алъяпкыч бәйләп, сыер җиленен җылы су белән юып, йомшатып алалар, сөтле чиләк өстен чиста сөлге белән каплап куялар.
Күп кенә хуҗалыкта кышын сыер саумыйлар. Көздән үк запаска әзерләп куелган каймакны, зур кисмәктә сакланган кайнатылган сөтне кышын җылытып табынга куялар. Авылда татарларның гадәти ризыгы умач, пилмән, каймак салынган борчак боткасы. Үзләре үстергән кәбестәне яратып ашыйлар, таза хәлле гаиләнен берсендә дә итсез ризык күрмәссең
Татар хатын-кызлары кул эшенә осталар: тукыган ашъяулык, чиккән яулык, сөлге кебек әйберләре бик матур була. Йортка чит кеше яисә кунак киләсе икән, әнә шул чиккән-тукыган әйберләре стена буйлап бауга эленә, өстәлләргә бизәкле ашъяулыклар җәелә.
Эшчән татарларның бакчасында бәрәңге, суган, чөгендер, кишер-кәбестә кебек яшелчәләр мул үстерелеп, кышка сакларга куела.
шуны авыллар буеча сатып йөриләр. Татарлар, минемчә, иген игүгә караганда сату эшенә маһиррак. Авылда яшәүче татарларның яхшы сыйфатлары белән беррәтгән яман яклары турында да искәртеп үтәргә кирәк. Әйткәнемчә, Шәрыкнын акыллы- лардан да акыллы пәйгамбәре үзенең катгый кануннары белән йөрәкләренә үтеп кереп, аларны йомшаграк холыклы, нәфис хисле итә алмаган. Шәрык халыклары кебек үк татарларга да каты бәгырьлелек, тупаслык, мәрхәмәтсезлек, кырыслык хас. Гауга чыгып, сугыша башласалар, бер-берсен тешләре белән өзгәләп ташлар- га җитәләр. Эчкерле, үч алучан булсалар да. сәдака бирергә, бата-каза килгәндә ярдәм итәргә һәрвакыт әзерләр.
Болар Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәмер эчмәскә дигән боерыгын беркайчан да сакламыйлар шикелле. Авылда руслар кебек үк исергәнче шәраб эчәргә яраталар, шуңа күрә эчкечелектән килеп чыккан әдәпсез күренешләр, килешсез кыланышлар аларга да ят түгел. Мулла исә хәмергә якын да килми, әгәр анын шәраб яисә сыра эчкәнен фаш итәләр икән, шунда ук урыныннан төшерәләр...
Авылда дини бәйрәмнәр шәһәрдәге кебек үтә. Ураза тоту катгый саклана, көнен гел эштә үткәргән авыл кешесе өчен бу бик авыр Бигрәк тә июль, август айларында, иртәнге сәгать өчтән алып кичке уннарга кадәр кырда, көнозын эссе кояш астында кибегеп бил бөккән мескен татар ирененә бер тамчы су да тидерә алмый...
И, хатын-кызлар! Анабыз Һәвадан башлап, бүгенге мәгърифәтле чорга кадәр шулай: без. тупас ирләр кавеменә буйсынучан бит сез. Тыштан караганда, югары катлау әдәбе сезгә безнен белән идарә итү өстенлеге биргән кебек тоелса да, җентекләп уйласаң, сез бит күп мөнәсәбәтләрдә безгә карусыз буйсынасыз. Ләкин без мөселманнар кебек тупас, аяусыз буйсындыручылар түгел; без бит сезгә яшәүдән
Татарлар рус му-
Университет күренеше Ьолик ягыннан төшерелгән фото
% жиклары кебек үк кышны авылда үткәрәләр. Артык икмәге, печәне бар I икән, Казанга сатар- га алып киләләр
Әгәр инде якын тирәдә шәраб яисә селте заводы бар икән, татарлар мон- да мәш килә; утын кисәргә ялланалар, әвен һәм мич көле җыялар. Күп кенә татарлар Казаннан иннек-кершән, са- бын кебек вак-төяк әйберләр юнәтеп,
Һәртөрле ләззәт алу мөмкинлеген бирәбез, йортыбызнын хужабикаләре буларак, сез безгә иптәш тә. беренче кинәшчебеэ лә И төксе Шәрыкнын бәхетсез хатын- кьшары!.. Мөхәммәл үзенен кануннары белән рәхимсезлек күрсәтеп, аларны мәнге буйсынучан иткән. Менә шундый җәбер астында изелеп яши безнен татар хатын- кызлары Татар ире никадәр баерак. сәүдә эшендә никадәр танылганрак булса, хатынын шунын кадәр яшеребрәк тота; йокы бүлмәсендә генә йөзен ача җанашы, чөнки анын чыраен йортта яшәүче каената да. иренен ир туганнары—олысы-кечесе дә күрергә тиеш түгел Бай хатын-кызнын тормышы эчпошыргыч бертөрлелектә уза Алар кул эше белән дә шөгыльләнмиләр йорттагы хуҗалык эшләрен ире карый, каенана, карчык-корчыклар мәш килә. Ә яшь хагын бизәнү һәм ашказаны ягын гына кайгырта Бай татар хатын-кызы иртән торуга бизәнергә керешә, алтын җепләрдән тукылган күлмәген киеп куя, битенә калын итеп иннек-кершән ягына, аякларын бөкләп, диванда алебастр курчак шикелле утыра Каршында самавыр гөжли Үзе агызып чәй ясый ла битенә сыланган кершәне тир белән агып беткәнче чынаяк арты чынаяк бушата тора. Аннары тагын буяна-төзәтенә лә иртәнге ашка чыга Бераздан инде берәр ахирәте килсә, өстәлгә тагын самавыр менеп кунаклый Кунак белән тагын, иртәнге кебек, җиле чынаяк яисә аннан ла күбрәк чәй эчелә Тагын тир белән биттәге акшар юылып бетә: төшкелеккә ире каршында балкып торсын өчен яңадан буянырга кирәк Төшлектә майлы ит ризыгы ашаганнан сон. ашказанын эшләтү өчен дип чәй эчү татарларда зарури гадәт Менә шулай чәйләп алып, истирахәт кылганнан сон. татар хатыны яна күлмәген киеп, кунакка барырга җыена; дагалы пар ат җигелгән, бизәкле көймәле арбада ниятләгән җиренә барып җиткәнче борынын да чыгармыйча бөркәнеп утыра Байбичә һава сулаудан да мәхрүм Өй каршындагы бәләкәй бакчага, ир туганнарынын күзенә чалынудан куркып, җилән бөркәнеп кенә чыга ала Урамнан үтеп баручыларга күренмим дип ул хәгга тәрәзәдән карарга ла кыймый Урам буш чакта бәлки бер мизгелгә генә дөньяга күз салыр ла иде. ләкин куе булып үскән гөлләр тәрәзәне томалый саф Һай8 урынына рәйхан гөленен үткен каты исен иснәргә генә кала
Менә шулай үтә Казаннын югары кималдәге байбичаләр тормышы Әмма алар мондый тормыштан канәгать Европа хатын-кызларыныи яшәү рәвешенә гаҗәпсенеп, үзләрен бик бәхетле саныйлар Алар уенча. Европа хатын-кызлары берничек тә оҗмахка керә алмаячаклар, шуна күрә үзләренен мөселман өммәтеннән икәнлекләренә шөкрана итеп. Аллаһыга гыйб,гләт кылалар
Казанның икенче дәрәҗәдәге хатын-кызлары алай ук байлардан түгел, бай булган очракта ла бик тәкәбберләнми. Мондыйлар инле бай. мәртәбәле тагар ире үтем барган мизгелне санамаганда, урамнан үткән-сүткәны игътибар итмичә, саф һава сулап, тәрәзә каршында утыра бирәләр Болар өй эшен дә башкаралар, бәлеш, пилмән пешерәләр. Ат, сыер абзарынын чисталыгын карарга ишегалдына чыгалар Ихатада каенатадан кала, ир-ат туганнарыннан йөзен яшермичә йөриләр. Кунакка исә бөркәнчек аегыннан борынын, сынар күзен күрсәтеп. жәяү баралар
Өченче дәрәҗәдәге* хатын-кызлар үзләрен тагын да иреклерәк хис итә Кер юу. сыер саву кебек хуҗалык эшләре болар кулында Шәһәргә кирәк-яракка чыкканда, каршыга татар ире очрамаса. йөзен ярым ачык килеш калдырып йөриләр, кул эшен лә башкаралар; арала менә дигән тегүче 1әр бар. алтын жеп белән кәләпүш- түбәтәй чигеп, аны энже. асылташлар белән бизәклиләр: чигүлс читек-кәвешләре бишәр Йөз сум тора.
Мин бүлеп чыккан шушындый оч дәрәҗәдәге хазын-кызларны язгы Сабан бәйрәмендә ачык күрергә була
Беренче дәрәжәләгеләр бу бәйрәмгә беркайчан ла катнашмыйлар Икенче кимәлләгеләр ыспай пар ат җигелгән, сбруйлары җиз гәнк.иәр белән бизәмәм, җеге төсләргә буялган көймәле арбада килеләр > »тәренең киемнәре дә балкып тора алтындыр, энже-мәржәнлер; иннск-кершвн ягы пан йөзләре маска кебек, кызганыч, бу зиннәтләр бар ла бөркәнчек астында АрСхиар бәйрәм мәйданыннан арырак, агач күләгәсенә туктатыла менә шушыннан инде тагар хатын-кызлары авыр бизәнү әйберләреннән сыгылып, бөркәнчек аегыннан сынар күзен генә елтыратып, тирләп-пешеп утыралар
Өченче кимәлдәгеләр арбага басып, Сабан мәйданын тамаша кылалар. Жәяүлеләре үргә яисә берәр танышының арбасы кузласына басып, бөркәнчек аша күзәтәләр. Әмма берни дә күрә алмыйлар, чөнки бәйрәм шаукымы болардан шактый ерак, арада—атлы арбалар, кешеләр кайнаша.
Бу өч дәрәжәдәгеләрнен дә бәйрәм итүләре бер төрлерәк: туй, Рамазан, Корбан бәйрәме. Берничә көн буена мәҗлесләргә йөриләр, ин затлы күлмәкләрен кияләр, иннек-кершән ягыналар, тешкә кара ягалар, каш-керфекләрен каралталар, тырнак буынлар. Йөзләп хатын-кыз җыелган мәҗлесләр берничә көнгә сузыла. Монда нинди күнел ачу көтә инде боларны? Ике чиләк сыешлы самавыр кайнап тора, чәй табыны өч сәгать буена бара, яңа кунак өстәлгән саен самавыр яңартыла, баштарак туйганчы эчеп хушланганнар алдына да яна чәй китерелә. Аннары төрле җимешләр (Бохара, Кяхта, Эрбеттән китерелгән) салынган тәлинкәләр алга куела. Аннары- кичке аш Байлар өендә бу шаккаткыч, чөнки иллеләп төрдә аш-су әзерләнә. Шунысы гаҗәп: хатын-кызлар барысын да рәттән авыз итеп утыралар. Мина бер туй мәҗлесендә булырга туры килде, боларнын ашау дәртенә исем китеп, күзәтеп утырдым Кичке ахшам намазыннан сон башланган мәҗлес иртәнгә кадәр (кичке биштән тан беленгәнче) фәкать ашказанын канәгатьләндерүгә тотыла. Бөтен хозурлыклары ашау-эчү, кием-салым хакында зарыктыргыч гәп куертудан гыйбарәт
Мин санап чыккан өч дәрәҗәдәге хатын-кызлар да мәҗлестә бергә утыралар. Байлар ярлыларны да кунакка дәшә, үзләре дә аларга бик теләп баралар. Яшәү рәвеше авылча, крестьянча булган, ялланган хезмәтче хатын-кызлар гына болар рәтенә керә алмый.
Минем карашымча, авылда яшәүче хатын-кызлар күпкә бәхетлерәк. Рус хатыннары кебек үзләрен иркен тоталар, өй-курада, кырда батырып эшлиләр; җәен кырла, урманда, кышларын исә бәйләм бәйләү, чигү-тегү, язын туку эшендә; кул кушырып утырырга вакытлары юк. Бөркәнчек ябынып йөрмиләр, җомга көннәрне генә иннек-кершән ягыналар. Шунлыктан авыл хатын-кызлары шәһәрнекеннән матуррак күренә. Ләкин авыл байбичәләре дә казанлылардан күрмәкче. киенеп- ясанып, бер эшсез өйдә кагаеп утыралар.
Авыл хатын-кызларынын да ирләрдән аерым бәйрәм итүе шәһәрдәгечә, әмма күңеллерәк; кайчакта җыр да сузалар, туйларда биеп тә алалар.
Шәрыкнын дәһшәтле канун чыгаручысы Мөслимәләргә храмга кереп гыйбадәт кылуны тыйган. Ләкин мона карап аларнын диндарлыгы һич тә ким түгел. Байга, ярлыга карамый авылда яшәгәннәре дә укый-яза белә һәм аларнын төп рәхәтлеге Коръән сурәләрен моңлы итеп уку. Һәрбер татар хатын-кызы кырыс дин сабакларын гаҗәеп төгәллек белән тырышып башкара Мәчетләрдә көнгә биш тапкыр намаз кылынган вакытта татар хатын-кызы кайда гына булмасын, кунакта чәйләп утырамы, кырда яисә урмандамы, бернигә дә карамыйча, бөтен шөгылен ташлап, уңайлы тыныч урын табып намазга баса. Бу халәттә инде ана берни дә комачау итми, игътибарын читкә юнәлтә алмый. Ничек уйлыйсыз, шушындый да каты тәртип-йолаларга буйсынып, бик артында яшәгән хатын-кызлар янына мәхәббәт кошы очып кереп сөю-гашрәт кузгата аламы? Әйе, мәхәббәт кошы калын диварлар аша да үтеп керә, теңкәгә тигән бөркәнчекләрен тартып ачып, йөзләрен балкыта ала икән шул.
Байбичәләр арасында иренә хыянәт итүчеләр буладыр дип мин элек башыма да китерә алмый идем Сөйләүләренә караганда, ирендә прикашик булып эшләгән яшь егетләргә күз атулар булгалый икән шул. Мона гаҗәпләнәсе юк. чөнки җитмешкә җиткән бай ирләр дә уналты яшьлек кызга өйләнүне мәртәбә саныйлар, ә үзләрен яшь-жилкенчәк прикащиклар урап алган. Татар ханымнарының ишек ярыгыннан, чаршау артыннан бөркәнчек читеннән сынар күзен елтыратып булса да, чибәр егетләрне аера белүе безнең бал-кичаләрдәге Европа дамаларыныкыннан бер дә ким түгел. Мин алда әйтеп үткән өченче дәрәҗәдәге хатын-кызлар өчен мәхәббәт бик мөһим яссылыкта тора. Монда инде йөрәк хисе белән язылган, ике арада йөрүче хат, шигырь, җырлар китә...
Ахыры киләсе санда.