КАЛГАН ХӘТЕР—ЯНГАН КҮПЕРЛӘР


«Көрәшчеләр»
Без бит көрәшчеләр токымыннан.
Без өйрәнгән һәрчак җиңәргә Җиңәр өчен без үләргә әзер һәм гомергә иза чигәргә.
Дошманнарны дошман, дусларны без Дошман ясыйбыз да кайчакта. Көрәшәбез һәм җиңәбез аны Адәм көлкесенә калсак та.
Җимерәбез дә, аны торгызырга Яңа көрәш фронты ачабыз. Торгызгачтын шушы алгарышны «Юабыз» һәм күңел ачабыз.
Эчкелеккә илне сабыштырып.
Аңа каршы корәш ачабыз. Халыкларга сугыш ачабыз да. Кычкырабыз: «Тыныч яшәгез!»
Туп типсәк тә, ип типсәк тә безгә Җиңү кирәк.
Шунсыз инде яши алмыйбыз.
Ә тибәргә хәлдән килми икән. Җиңешергә негр яллыйбыз.
Башта бик тырышып илне-конне Батырабыз да р\хн сазлыкка.
Аннан кычкырабыз дөнья ярын: «Көрәш ачтык әхлаксызлыкка!»
...Җиңәбез дип адарынып йөрдек Килмәсме дип илгә җиңеллек.
Җит ән саен тормыш арбасына Ат шикелле үзебез җигелдек.
Рәшит ЯГЪФӘРОВ (1946) галим, фольклор бел/гчг. җзчз/ать милеклеге. <Талпарларым». *Гуюар моңы» игеше китаплар авторы Казанда яши
АЗ
Җиңелгәннәр күптән җиңеллектә Көн күрәләр кадер-хөрмәттә. Алар алган зур-зур биеклекләр Кул җитәрлек түгел үрелеп тә.
Бәлки инде Рәсәй дигән илдән Җиңешүләр чоры киткәндер. Бәлки инде җиңү чире белән Көрәшергә вакыт җиткәндер?!
Җирдән килгән, җиргә китәргә тиеш
Җирдән килгән җиргә китү тиеш. Гафу итми җир-су хилафны. Җирдән килгән, җиргә китү тиеш Саилчеме анда, хәлифме...
Илгэ-көнгә кайгы, афәт килсә. Кирәк түгел аны гаепләү. Фронт-фронт булып җирдә ята Сугышлардан калган мәетләр.
Чекерәеп күккә карап ята Күмелмәгән кеше башлары.
Илдә җирләнмәгән мәетләр күп. Зилзиләләр шуңарга бетми
Әбием сүзс.
Нишләсен соң шунда табигатьнең Зилзиләсе, бозы, ташлары?!
Яшерергә тели ул аларны Туфрак белән, кар-боз. таш белән. Түләмәсен өчен бу гөнаһны Без—адәмнәр кайгы-яшь белән.
...Ник бәрәкәт килсен бу илгә?
Нигә бәхет иңсен бу җиргә—
Афәт теләп барлык җиһанга.
Мәет яткач Үзәк мәйданда...
Мөдәррис үлеменә
29 ноябрьдә М. Әгъләмне җирләгән вакытта мин хастаханәдә ята идем Төш күрдем.
Ул минем караватта ята имеш Мин әй тәм: «Мөдәррис, син үлдең бит. сине бүген җирләделәр». дим.
Мөдәррис әйтте: •<Мин түгел ул!»—диде
Бөекләр дә китә дигән сүзгә,
Ник ышанмый икән бу күңел.
Төшләремә кереп әйтте рухың:
«Мин түгел ул, дустым, мин түгел».
Төшләремә кереп пышылдыйсың,
«Мин үлмәдем, тере мин!» дисең.
Рухың исән, күктән атылып төште Әгьләм атлы сәйяр бер җисем.
«Мин китә алмам,—диеп җырладың син,—
Милләтемә хөрлек килмичә».
Җаның йөрер инде илләр буйлап,
Китә алмассың «шуны белмичә».
...Мин төшемдә хакыйкатьне күрдем.
Бу төшемдә юктыр ялган һич.
Күк йөзендә сәйяр йолдыз аткан Син түгелме ул, дустым Мөдәррис?!
Янган күперләр
Гомер узды, туннар тузды инде. Сикәлтәле юллар үтелгән.
Яшьлек ярларына кайтыр күпер Сүтелгән шул инде, сүтелгән...
Бәгырьләргә тулып күпме өмет. Күнме хыял җанда йөртелгән. Кайсы калган, кайсы мәңгелеккә Хәтер битләреннән сөртелгән.
Туйлар узган, туннар тузган инде. Башка төште күнме хәтәрләр!
Пыскып ята җанда, көйрәп ята Калган хәтер янган күперләр.
Бу гомерләр безнең җаннан җанга Күпер сала-сала үтелгән.
Алда юл өзеге, ә артымда Янган күпер ята төтенләп.
Гомеркәйләр күпер салып үтте Хыял кая дәшә -шул якка.
Салган күперләрем янып ята. Сират күпере инде чиратта.
Ахырзамангача барырбызмы?
Монысы тагар, монысы башкорт диеп Бүлгәләмик әле бер йортны.
Боек башкорт һәрчак татарлы ул.
Боек татар һәрчак башкортлы.
Бөеклекләр чиктән аша кайчак.
Гәп корабыз, минме, кем боек?
Июләр юк башны бер-беребезгә.
«Хәлең ничек, туганым*, диеп.
Даулашабыз, шаулашабыз кайчак:
Тукай кемнең, кемнең Кол Гали?
Сабан туе кемнең. Карга туе...
Шул хакта да бәхәс булгалый.
Без ике кош Рэсәй урманында Яшәвебез мисле Сак та Сок:
Империя атлы үги ана Безне каргаганы ап-ачык.
Шул анабыз җимнәр сипкән б\ла.
Шуны бүлеп.
Чукышабыз менә чат та чог.
Чукышулар түгел, кавышулар.
Елашулар кирәк кочаклашып...
Күпме чәйнәрбез соң Җим дип сипкән Империя алдау-чәерен.
Ахырзамангача барырбызмы Мәңге бергә, мәңге аерым?!
... Монысы безнең, монысы сезнең, диеп Бүлгәләмик әле бер йортны.
Боек башкорт һәрчак татарлы ул.
Боек татар һәрчак башкортлы!

Реклама