Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДӨНЬЯ КЫРЫНДАГЫ ЮЛЛАРДА МИН...


Ирексез
Миңа әйгмн генә- тудырдылар, Көчләп биләделәр биләүгә.
Моңа каршы акырып еласам да, Гаҗәпләнмәде һич берәү дә...
Селкүләрне җенем сөймәсә дә, Салып селкеделәр бишеккә.
Эрләп үстерделәр... Күрсәттеләр Дөнья каран торган ишеккә.
«Укырга!» дип фәрман яңгырады. Укыттылар. Ансы ярыйсы...
Эх, шулкадәр килгән иде минем Авылымда атлар карыйсы.
Ни дисәң дә, зәңгәр болыннарда Син бәйсез бит! Җилләр иркенлә. Рәхәтләнеп атлар утлан йөри, Хыялыңны сүтми беркем дә...
Эмма юкка! Тагын әмер булды: «Белемеңне зстә калада!»
Нәрсә кала тумышыннан алын һаман гел хокуксыз балага?
Ачлы-туклы укыдым. Тик берсе дә Җылы ярдәм кулы сузмады.
Аннан хезмәт... Гомерем буе язмыш Фәрманнардан аерып тормады.
Мансур ШИҺДПОВ (1940) шагыйрь. «Туй кулмэ/е». •Җырлыйсы җырлары.* Лар ле*. •Энскли* һо китаплар, куп популяр җырлар авторы Камгнда яши
Күрсәтмәләр биреп килде фирка, Өстәл сукты түрә булганы.... һәм бүген дә шулай! Сорау телә: Мин үземә үзем хуҗамы?!
Табигатьтә бар тереклек азат. Бәйсез хәтта анда үләне.
Адәм баласы да—табигатьтән,
Ник хокуксыз кеше дигәнең?!
...Дус җилләрем чакыра туган якка, Колагымда атлар тавышы.
Ирекне бер татып карау өчен Болыннарга кайтып барышым.
Мәхәбәтгә хәзер талымсызлык, Тану кая арзан-бозыгын:
Уйнак күңелләрнең азгынлыгы Сикереп чыга сөю сызыгын.
Гасырлардан милли йолаларын Саклап килгән татар халкының Йөзен көйдерә бүген ялган хисле Катнаш никахларның ялкыны.
Рәшә төсле әкрен генә эри Олы яратуның кыйммәте.
(Тагын капшаш никах турында) Төрле каннан туган кавемнәрнең Юк чын горурлыгы, милләте.
Азмы бездә Әкрәм Ивановлар, Хәбнбуллнн Егор, Борислар?
Ике дөнья арасында калган Киләчәккә туган варислар...
Шунысы гаҗәп, сөюләрдә азган Үзен тота шундый гөнаһсыз.
Ә артыннан «йөрәк җимешле килә: Күбесе—телсез, денсез, имансыз...
Бәлки
Кешелекле һәрбер гамәлләргә Аяк чала кайоер мәгънәсез.
Юк, бу тормыш була алмас ахры Мәгънәсез һәм мәнсез адәмсез.
Ә шулай да тормыш кысасында Андый затлар алар сирәктер... ...Бәлки,
Кемнең кем икәнен белү өчен, Шундый сирәге дә кирәктер?
Тормыш жавап эзләтә
Кыйммәт тудырып килгән күңелебез Тирәнрәк безнен диңгездән.
Анын тирәнлеге Илгә кирәк. Ләкин...
Кирәклеген сорый кем бездән?
Йөрәкләрдә ирек давыллары Көчле иде янар таулардан.
Үз вактында форсат ычкындыр да. Табасың ди аны кайлардан?
Кан тамырын шартлап ярылганда, Табиб ярдәм итә, ичмаса.
Илдә халык җаны сызлаганда, Ачы сызлауларын кем баса?..
Бу тормышның салкын күкрәгендә Шактый шундый сорау туа да; Җавапларын табу очен, бәлки, Китә кеше теге дөньяга?!