Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Биектау
Биектау тимер юл станциясе Казаннан 27 чакрым ераклыкта урнашкан. Биектау авылы район үзәге Биектау тимер юл станциясеннән 2. Казаннан 25 чакрым ераклыкта урнашкан.
Биектау районы 1965 елнын 12 гыйнварында оешкан. Үзәге—Биектау тимер юл станциясе. 1993 елның 1 гыйнварына районның мәйданы—1700 км2, халкы—50,3 мен кеше булган. 1992 елның 1 гыйнварына барлык халыкның 46,1 проценты ир-ат, 53,9 проценты хатын-кыз. 1989 елнын 12 гыйнварына барлык халыкның 56.4 проценты татарлар, 41,4 проценты руслар, 0,8 проценты чуашлар. Районда 27 авыл советы. 135 торак пункт булган. Район җирләренең 17 проценты урман белән капланган
Район җирләре аша Казан—Екатеринбург тимер юлы һәм Казан—Малмыж— Киров автомобиль юлы үтеп китә.
1993 елга районда басуларның мәйданы 92,4 мен гектар, печәнлекләр—1.3 мен гектар, көтүлекләр 23,1 мен гектар булган. Игенчеләр бодай, арыш, солы, бәрәнге. яшелчә үстерәләр. Терлекчелектә мөгезле эре терлек, җәнлек асрау тармаклары ач га киткән.
Сәнәгатьчелек өлкәсеннән Биектау районы җирендә түбәндәгеләрне күрсәтеп була: Казан авторемонтлау заводы, сөт заводы (Биектау авылы). Коркачык сәнага- төзү комбинаты, спирт заводы (Усад, Алат авыллары), Коркачык икмәк кабул итү предприятиесе. Ары урман хуҗалыгы.
Камай авылы янында Иске Казан шәһәрлеге бар. Өбрә авылында Салих Сәйдәшев музее, «Каменка» туберкулез диспансеры эшли.
Биектау исемле авыл Балык Бистәсе районында да бар. Ул район үзәге Балык Бистәсе авылыннан 47 чакрым, тимер юл станциясе Арчадан—74. Бөрсет пристаненнән 28 чакрым ераклыкта урнашкан.
Авыл атамасы тарихи-статистик, географик-статистик хезмәтләрдә, теркәү кенәгәләрендә, татар халкының авыз иҗаты әсәрләрендә һәм башка борынгы чыганакларда еш искә алына.
XVIII йөздә (Д. А. Корсаков) авылның Балдоза (Балгуза), Шомбыт суы янына утырган Кочек Ч&члысы дип аталганлыгы һәм анда 151 йомышлы татар яшәгәнлеге мәгълүм. А Артемьев китабында (1866) Шомбыт суы янына утырган бу авыл Кучуковы Челны (Балгузина) дип күрсәтелгән. Андагы 73 хуҗалыкта 472 ир-ат һәм 497 хатын-кыз исәпләнгән, авылда бер мәчет эшләгән. 1898 елда чыккан хезмәттә авыл Көчек Чаллысы (Кучуково Челны) рәвешле бирелгән. К. П. Берстель хезмәтендә (1908) дә авыл Көчек Чаллысы (Кучуково Челны) дип телгә алына һәм анда 1629 татар яшәгәнлеге мәгълүм.
Күренекле галимә Наҗия Борһанова мәгълүматларына күрә. Биектау авылы халкы июньнең соңгы декадасында күршедәге Тәбәрде Чаллысы, Котлы Бокәш Чаллысы. Бирдебәк Чаллысы. Казакъ Чаллысы. Бикчурай Чаллысы. Таулар авыллары белән Чаллы җыены үткәргән.
Олылар хәтерендә авылның Көчек (атама алыштырылган) атамасы барлыкка килү турында түбәндәге истәлек сакланып калган.
Дәвамы. Башы журналның 2006 елгы 6 санында.
Имеш, бер бабайнын өч улы булган. Лнын ин кече улы шушы жиргә килеп урнашкан Гаилә корып җибәргән, тора-бара авыл зурайган һәм авылга Көчек дип исем биргәннәр Соиыннан ул Көчеккә әйләнгән Мондый фараз халык этимологиясенә нигезләнгән.
Авылнын хәзерге исеме— Биектау. Бу атаманы 1937—1938 елларда Хатыип исемле мәктәп директоры тәкъдиме белән куйганнар һәм тарихи Көчек Ч&гтысы атамасы рәсми кулланыштан төшеп калган. Көчек атамасы алган авыл Әгерже районында ла бар «Көчек*— этноним, ягъни кавем-кабилә исеме Билгеле булганча, этнонимнар гора-бара кеше исемнәренә әвереләләр (янарак этнонимнар кеше исемнәреннән дә барлыкка килә), соныннанрак топонимнар һәм гилронимнар булып ныгып калалар. Югарыда сүз алып барылган «көчек* сүзе лә нәкъ шундый үсеш юлы үткән һәм Көчек Чаллысы атамасы рәвешендә сакланган Бу тирәдә Чатлылар күп. бабалар аларны бер-бсрсеннән аеру өчен Көчек Чатлысы, ягъни көчек кабиләләре төзегән Чаллы дип аерып күрсәткәннәр Менә шушы этнонимны йөрткән кавем-кабиләләр безнен якларга да килеп чыкканнар, аларнын бер өлеше Кече Жузга кергән казакъларны ә икенче өлеше татар халкын формалаштыруда катнашкан Башкортстандагы Кара Көчек авылы да шушы ук ояга керә Биекгау мәктәбе директоры Хатыйп әфәнде халыкка акылга муафыйк кинәш бирмәгән һәм иәгижәлә авыл бернинди мәгънә аңлатмый торган Биектау атамасы алып калган Тарихтан хәбәрдар булмыйча, топонимия законнарын аңламыйча, авыл кадәр авыл, шәһәр кадәр шәһәр исемнәрен алмаштырырга ябышу— тарихыбызга, тамырларыбызга балта чабу белән бер.
Авыл атамасының икенче берәмлеге—«чаллы* турында галимнәр арасында күп төрле фикерләр яши.
Г Сатгаров. атамалары составына чаллы сүзе кергән географик берәмлекләрне болгар бабалар телендә төбе, тирә-юне ташлы булган су чыганакларын атау өчен кулланылган чал «таш», чаллы «ташлы* сүзе белән бәйли. Әзәрбәйжан галиме Г А Гсйбуллаев чал. чолларны төрки кавем-кабилә атамалары дип дәлилли Г А. Гейбуллаев фикеренә таянып. Н Борһанова ла составымда чал сүзе булган атамаларны төрки чал. чол. чул этнонимнарына нисбәтән карый
Күренекле татар галиме Һ Йосыпов күптән инде атамалар сосгавынлагы чал берәмлеген этнонимгл мөнәсәбәт тс дип язып чыккан иде Шушы жәһәттән анын «Катан шарлары этногенезын гикшерү өлкәсендә болгар-та тар кабер ташларының һәм топонимнарынын чыганак буларак кулланылуы» мәкаләсеннән бер өзек китерәбез: • Күп сандагы Чаллы топонимы. күрәсен. этнонимик характерда булган һәм аны елъязмаларда очраган челмат» компоненты белән бер ояда карарга кирәк Г М Хисамсглинов аны этник яктан катнаш яки катлаулы (ягъни берничә төрле кавем- кабиләләр катнашкан) этноним дип фараз итә Чуаш топонимиегы Г Г Корнилов чал берәмлеген чуаш телендә таш мәгънәсен белдерә торган чул белән танталлап тикшерә Ул Татарстандагы һәм Чуваш республикасындагы Чаллы исемен йөртә торган күп санлы авылларны, гәрчә алар яныңда бер генә таш булмаса да. Тапны авышыр .дип әйтмәкче Бер өлкәдә, бер республикада, хатта Урал һәм Кавказда да без бу кадәр күп Таишы авылларны очрата алмыйбыз. Аңлатма дөреслектән ерак юра* Бу урында рус галиме Н И Ннаежднн сүзләрен китерү урышы булыр: «Кайбер сүзләрнең күренешләрнең мәгънәсен ачу өчен китап өеме өстендә утыруга караганда барып күрү хәерлерәк» Галим бик дөрес әйткән Чаллы елгалары янышы, гәбендә. Чаллы авылгарынын тирә-юнендә таш булмаганнары да күп. Чаллыны таш белән бәйләү урынсыз
Чал компоненты этнонимик характерда дип әйтелгән фикер белән тулысымча килешәбез һәм Көчек Чаллысы атамасы ике этноним (көчек +■ чал) кушылмасыннан ясалган дип уйлыйбыз
Һәр авылмын үз тарихы, үзенен яшәеш һәм үсеш юлы бу ш Биектау авылынын үз тарихы бар
Авыл халкы арыш, бодай, тары, карабодай, солы, ясмык иккән, герлек үрчеткән, яшелчәлек бөтенләй 6\ тмаган.
Революция еллары Биектау авылына нык тәэсир итә 1918—1921 елларда авылмын 150 улы Кызыл Армия сафларына алына, алар кулларына корал тотып илдә совет
хакимияте урнаштыру өчен көрәшәләр.
1941 елда авыл ир-егетләре Ватан сугышына китә, бөтен эш хатын-кыз һәм бала-чагалар җилкәсендә кала. Авыл халкы фронтка икмәк, акча, киемнәр, азык- төлек белән ярдәм итә.
Ул елларда үзләренен тырыш хезмәтләре белән тракторчылар Марзия Шакирова (8 бала анасы) һәм Хужагарипова Мәрьям (5 бала анасы) апалар халыкнын аеруча тирән ихтирамын казаналар, алар көнлек нормаларын һәрвакыт арттырып үтиләр, күп яшьләрне трактор йөртергә өйрәтәләр.
Авыл егете Зәки Шәймәрдәнев сугыш кырында батырлык күрсәтә, авылга ул Советлар Союзы Герое булып кайта. Авыл халкы сугышта катнашучыларны онытмый, аларга тирән ихтирам күрсәтә. Сугыш корбаннарына авылда һәйкәл- обелиск куелган, анда 161 кешенең исеме алтын хәрефләр белән язылган.
Обелиск янына халык күп килә. Мәктәп укучылары Ватан сугышы корбаннарының сугышчан юлларын өйрәнәләр, аларнын якты исемнәрен торгызалар, мәктәптә хәрби дан почмагы—музей оештырганнар.
Авылдан сугышка 302 ир-ат алына, шуларнын 162 се һәлак була, 140 кеше исән килеш, ләкин күбесе авыр яралар алып кайталар.
Авыл бик матур уйсу җирдә урнашкан. Аны өч яктан урман чолгаган, тирә- юнендә таулар да бар. Авылны нәкъ урталай бүлеп Шомбыт суы ага, элекке вакытларда аны Ачы суы дип тә йөрткәннәр. Суның бик күп кушылдыклары бар һәм аларны халык һәрберсен үзенчә атый: Арышлар суы. Йортлар өсте елгасы. Сулы Керкәле елгасы. Пәриле нарат елгасы. Печән юлы елгасы. Көрәшчеләр елгасы, Казаклар елгасы. Иске зират елгасы, Илбак елгасы, Биккол әрчүе елгасы. Үти чабынлысы елгасы, Пимәр суы. Чүп елгасы. Сусыз Керкәле елгасы һ. б.
Пәриле нарат елгасы бик тирән һәм ике яктан агачлар белән капланган Тау башында нарат агачы үсеп утырган Ул агачны күп тапкырлар яшен суккан һәм хәзер аның янган кәүсәсе генә тора. Бу нарат тирәләре адаштыра дип сөйлиләр. Шуңа мөнәсәбәтле рәвештә елга да Пәриле нарат елгасы дип аталган.
Давыллы елга тирәләре дә юлчыларны адаштыра торган урын, имеш. Әгәр төнлә шул турыдан үтсән, төрле хәлләргә тап буласын икән Бу елга ике авыл уртасына урнашкан.
Һәрбер авыл үзенең чишмәләре белән горурлана. Аларны авыл кешеләре карап, чистартып торалар. Авылга якын чишмәләр: Пимәр чишмәсе. Жамали чишмәсе һәм Сатлыган чишмәсе. Авьш басуындагылар: Бурсык чишмәсе. Баллы чишмә. Илбак чишмәсе. Йортлар өсте чишмәсе. Ташчишмә, Керкәле чишмәсе һ. 6.
Күлләрдән Каенлы күлне. Мунчала күлен атап күрсәтергә мөмкин.
Авыл янындарак кына Бәхтияр тавы урнашкан. Халык анын турында болай сөйли. Имеш, Пугачев кузгалышы вакытында Бәхтияр Канкаев үзе авылга килеп, шушы гауга менеп кешеләрне үзе артыннан барырга чакырган. Моннан тыш тагын басуда Алып бабай чабата каккан тау. Пәри нарат тавы. Хәлим тавы бар.
Авыл урамнары: Бәхтияр очы. Завод урамы, Пимәр урамы, Чутай урамы. Килмешәкләр урамы. Килмешәкләр урамындагы йортларны колхоз төзегән һәм анда читтән килгән кешеләр яши. Шуның өчен урам халык телендә Килмешәкләр исеме алган.
Биектау—Балык Бистәсе районындагы иң зур авылларның берсе. Хәзерге вакытта анда 400 ләп хуҗалык бар. Авыл хәзер тагын да зурая. Шәһәрләрдә яшәп яткан яшь гаиләләр авылга кайтып урнашалар, яна йортлар салалар.
Авылда урта мәктәп эшли, мәдәният йорты, мәчет, китапханә, шифаханә, бататар бакчасы, кибет бар. Тарих музеен халык кадерләп саклый. Халык үзәкләштерелгән газ яга. Су кертелгән, юлларга асфальт түшәлгән.
Авылда күбәүләрнен кушаматы бар: бүре, куян, аю, төлке, сулагай, дрән, чыпчык, кукай, кетер, төбе, шипай, тәпи, япон, мөәзин. пин. чараш, орлык, батман, кәптә, козмый, чыпчык, чүмеч, тояк, гөнә, әтәч, бәрән, пан, пәс, җемү. җимеш, таракан, таз, морзакай, борчак, кулик. тырнак, көтек, баклан, мора, канат, кетер, сандугач, карәжау. таяк, җен, патә, пышкый, бака, сыер һ. б. Кайбер кушаматларның мәгънәсе онытылган да инде.
Бибай Чаллысы авылы
Бибай Чаллысы Әлки районында, район үзәге Базарлы Матак авылыннан 16 чакрым ераклыкта урнашкан.
Бибаи Чаллысы атамасы тарихи чыганакларда һәм фольклорда шактый искә алына. Д. А Корсаков бастырып чыгарган тарихи белешмәдән (XVIII йөз) күренгәнчә. Бибай Чаллысы авылында 62 тагар һәм 2 керәшен татары яшәгән. А Артсмьев редакциясендә басылып чыккан белешмәдән < 1866) аңлашылганча. Бибаи Чаллысы авылы Чаллы суы ярына утырган һәм андагы 70 хуҗалыкта 239 ир-ат һәм 245 хагын-кыз яшәгән, мәчет эшләгән. 1898 елда басылып чыккан белешмәдән билгеле булганча. Бибаи Чаллысы авылында татарлар гомер кичергән К. П Бсрстель (1908) мәгълүматларына караганда, авылда 610 татар кешесе көн иткән.
Элек авыл урнашасы урын тоташ урман булган Өлкән буын сөйләвенә караганда, авылны Бикбау исемле кеше нигезләгән Бикбау артыннан бу җиргә башка кешеләр дә килеп урнашканнар. Алар аучылык белән шөгыльләнгәннәр һәм шунын белән гамак туйдырганнар Әкренләп өйләр күбәйгән, авыл шактый зурайган. Бикбау исемен кыскартып, авылны Бибай дип йортә башлаганнар.
Авыл халкы балаларын мулланын өенә биреп дин сабагы укыткан. Мәчетне Шамкаи кушаматлы бер кеше салдырган Мәчет манарасы 1933 елны кисеп төшерелгән. Аннан сон анын бер ягын мәктәп, икенче ягын клуб иткәннәр Авылның тирә-ягында урманнар үсә. Авыл яныннан Актай һәм Чаллы сулары ага. Чишмәләр һәм күлләр, нигезлә, кеше исемнәре белән аталган. Бер күлгә Кәрим исеме бирелгән. Кышкы салкын һәм бурашы көннәрнең берсендә тракторчы белән Кәрим исемле кеше трактор чанасына калай төяп авылга кайтырга чыгалар Авылга кайтып житәрәк, алар буранда адашалар. Адашкан урыннарында әйләнеп йөргәндә Кәрим абзый чана астында калып үлә. Ул үлгән тау астында жәи көнне кечкенә генә күл барлыкка килә. Бу күлгә Кәрим бабай күле днп исем бирәләр Авылда тагын Хөсәен күле. Хәлдә күле һәм Дубрау күле бар Күлләрне атар үхтәренен бакча артына казыталар һәм халык күлләрне атарнын исемнәре белән атын Авылда Каюм чишмәсе. Барик чишмәсе һәм Госман чишмәсе бар Алар барысы ла бу кешеләрнен үгтәре тарафыннан казылганнар Элек ул чиигматәрдән халык эчәргә су алган. Урман ягында Сафиулла сызасы бар. Сафиулла исемле бер бан кеше шунда төпләнеп яшәгән. Анын шунда көтүлеге дә булган Урман аланнары да шактый күп: Поп аланы, Сары атан һ. б
Иске Чаллы белән Бибай Чатлысы арасында күпер бар Аны хатык Көмешле күпер дип йөртә Авыл янында Җиләклек. Грифон урыны. Өч елга дип агата торган печәнлек җирләр бар
Авылда оч зират бар. Берсе борынгы Керәшен зираты Бу зиратка чукындырылган кешеләр күмелгән. Авыл уртасында иске зират һәм хәзерге зират урнашкан
Авылда күп кеше музыка коралларында уйнаган, хәзер дә уйнаучылар бар Элек скрипкада уйнаучылар да булган Скрипканы Каюм исемле кеше ясаган
Авыл халкы Йортларын бик магур итеп, кәрнизләрен, тәрәзә яңакларын, рәшәткәләрне бизәкләп эшләгәннәр Йортлар матур һәчг яна Халык ашамаса ашамас, әмма каралты-кураны ямьле итеп, нур агып тора торган итеп төзәр, аны карап, төзекләндереп торыр.
Бибай Чаллысы авылы халкы төрле яктан сәләтле Кешеләр бер-берссннән мөнәҗәтләр, бәетләр язып алганнар һәм кич утырганда .парны бср-бсрсснә сөйләгәннәр, укыганнар
Хәзер авылда барысы 47 йорт. Башлангыч мәктәп, клуб, медпункт бар Авыл халкы үзәкләштерелгән пи яга. юлларга асфальт түшәлгән
Авылда 1997 елнын 18 нче июлендә мәчет ачу таптанасы бу пан һәр авылдагы кебек Бибай Чаллысы халкы да бер берсенә шактый үзенчәлекле кушама! |ар гаккан. Алар арасында әтәч, сарык, чулчин. мәче, капчык, куян, га нык. төген, сөт. әнчек, шайтан. чс1ән. тоз. баһый. кашки, кусыпе. лекс. кердеш, аю. бәбәй, пссөй кебекләре бар
Җәке авыллары
ОЛЫ Жәке авылы Зеленодол районында, район үзәге Зеленодол шәһәреннән 40. Казаннан 42 чакрым ераклыкта урнашкан.
Олы Жәке авылы шактый борынгы заманда оешкан. Ул Казан ханлыгы чорында
да булган.
Питиал суы ярына утырган бу авыл Д. А. Корсаков җыентыгында (XVIII йөз) искә алына. Анда 138 ясаклы тагар яшәгән. Йомышлы Жәке исеме белән бирелгән авылда— 14 йомышлы татар. Кече Жәкедә—2 керәшен. 9 йомышлы гатар булган. А. Артемьев хезмәтендә (1866) күрсәтелгәнчә, Олы Жәкедәге 92 хуҗалыкта 356 ир-ат һәм 389 хатын- кыз яшәгән, авылда бер мәчет эшләгән. Кече Жәкедә 5 йорт булып, анда 22 ир-ат һәм 30 хатын-кыз гомер иткән, Н. Н. Вечеслав Олы һәм Кече Жәке авыллары турында мондый мәгълүмат бирә. Олы Жәкедәге 119 хуҗалыкта 436 ир-ат һәм 443 хатын-кыз исәпләнгән, авылда бер агач мәчет, мәдрәсә, бер кибет булган. 1898 елгы китапта Олы Жәке һәм Кече Жәке авылларында татарлар яши дип искәртелә. К. П Берстель белешмәсе мәгълүматларына караганда. Олы Жәкедә 990 татар кешесе яшәгән.
Авылның тирә-юненә нисбәтле атамаларны саный башласан, аларнын хисабы илледән артып китә. Бу атамаларның һәркайсы урынлы, мәгънәле (әлбәттә, серлеләре һәм бик үк анлашылып бетмәгәннәре дә бар), янгырашы аһәңле һәм, бербөтен буларак, барлык татар авылларына хас система тәшкил итәләр
Суфия чишмәсе тау өстендәге бер чокырдан агып утыра. Беренче булып бу чишмәне Суфия исемле хатын таба һәм анын хөрмәтенә кизләүне шулай атыйлар.
Изгеләр чишмәсе. Бу урында изге кешеләрнең мәетләре күмелгән, каберлекләр рәшәткә белән уратып алынган, ә аның кырыеннан чишмә ага.
Тукран елгасы буенда каеннар үсеп утыра (авыл халкы аны посадка дип атый). Ел саен анда тукран тукылдаган тавыш ишетелгәч, елгага Тукран дип исем биргәннәр.
Бакыр елга. Бу елганың суы һәрвакыт болганчык сарырак төстә булган.
Озонбы елгасының ни өчен алай аталганын белүче юк. Озын болын сүзе белән бәйләп аңлатырга да тырышалар.
Әби дәүәни улагы. Бу урында аеруча күп булып үгиана яфраклары үсә. Авылда усал үги ананы әби дәүәни дип атыйлар.
Питиалка күле авыл уртасында тирән генә күл булган. Ана биш авылнын суы аккан. Хәзер бу күл кибеп беткән, яз көне генә күл икәнлеген белгертеп ала.
Каратмән күле. Күл буенда киң яфраклы, карасу әрекмәннәр үсеп утырган. Ә атаманын төбендә нугай татарларының карабәк (би) исеме алган төркеме һәм «төмән» («мен») сүзе ята. Якында гына Каратмән авылы да бар.
Таллык күлен икенче төрле Таллык буе дип тә атыйлар. Чөнки күлнен бөтен ягын тал агачлары әйләндереп алган.
Әпәли урманы. Бу урманда ялгыз гына бер сакау яки әпә кеше (телсез) яшәгән.
Пәхри урманы. Авылда Фәхретдин исемле бай кеше яшәгән. Урман анын исеме белән аталган, чөнки ул анын җирендә булган.
Соловьевка урманы. Жәке авылы янында руслар яши. Урман бик матур һәм анда һәрвакыт кошлар сайрый. Руслар бу урманга сайрар кош—сандугач (соловей) исемен биргәннәр. Урман Соловьев фамилияле кеше җирендә урнашкан булганга да шулай аталырга мөмкин, әлбәттә.
Тукый йорты урманы. Бу атама кеше кушаматыннан ясалган. Шушы йортта торучы кеше мунчаладан намаз укый торган палас тукыган һәм шуны сатып көн күргән
Кече Жәке урманы. Олы Жәке авылының кайбер гаиләләре икенче урынга күченеп китәләр һәм урман буенда кечкенә генә авыл—Кече Жәке барлыкка килә.
Гаптиева рощасы. Бу атаманын килеп чыгышы күбәүләрнең хәтерендә. Колхозлашу чоры башлангач, районнан авылга колхоз төзелешен ныгыту өчен комсомолка кыз Гаптиева җибәрелә. Бервакыт чәчү өчен әзерләнгән бодайны урлыйлар. Гаптиева каракларның эзенә төшә. Бодай кулак амбарында була. Авыл байлары Гаптиевага күп мәртәбә үлем белән яныйлар. Беркөнне Гаптиеваның районнан җыелыштан кайтып килгәнен сагалап торалар һәм аны үтерәләр Шушы
фажигадан сон куаклыкны «Гаптиева рошасы* дип йөртә башлыйлар. Халык хәтерендә «Гаптиева бәете* ате дә саклана
Маһирауза урманында шул исемдәге дивана кыз адашып үлә.
Иван чокыры кызыл балчыклы булган. Янгыр яуса бу чокырдан чыгу бик авыр булган Иван исемле кеше шунда батып үлгән.
Бәкати чокыры. Бу кечкенә генә бокалга охшаган чокыр, исеме шуннан килә диләр
Тухтәнгир чокыры. Авыл халкы Тухтәнгирне мари исеме дип уйлый Б\ ярлы мари кешесе шушы чокырга утын алып кайтырга иөри торган була.
Акбалчык чокыры авылдан якын гына урында тау башында Авылнын хатын- кызлары мич агартыр өчен шушы чокырдан ак балчык алып кайтканнар
Өч шомырт чокыры буенда рәттән өч шомырт агачы үсеп утырганга шулай аталган
Аерым Исхак чокыры Колхозлашу елларында Исхак исемле кеше авылдан аерылып, шул чокыр буена күчеп китә. Колхозга кермичә читтә яшәгәне өчен чокыр1а анын исемен биргәннәр
Хамаша чокыры. Мөхәммәтша исемле баи кеше киреңдә урнашкан бу чокырны. Мөхәммәтша исемен кыскартып. Хамаша чокыры дип атаганнар
Кашлак чокыры. Кашлак—«тау бите» дигән сүз. Биек тау битеннән якын гына урнашкан чокырны шулай дип атыйлар.
Көтүче чокыры Авылда гомере буе көтү көтеп яшәгән бер кеше була. Ул чокыр буенда алачыксыман оидә юрган һәм шунда картаеп үлгән
Ялгыз имән чокыры Бу чокыр янында бер имән агачы ялгыз гына үсеп утырган Бүре чокыры. Авыл янындагы бу чокырда бүреләр яшәгән. Бүреләрне кырып бетергәннәр, ләкин шул бүреләрне аткан өчен үкенәләр, чөнки авыл янындагы урманнар хайваннарга, жәнлекләргә бик ярлыланган Таулардан сәеррәк исемлсләрсн күрсәтик.
Кишәнгср тавы. Бу тау итәгендә жир җиләге күп булган. Тау янына барган һәр кеше җир җиләгеннән авыз итми калмаган
Ахшамак таны. Имеш, бу тау исеме «акчам юк* дип сөйләшергә ярата торган кешенен кушаматыннан алынган Бу фараз «халык этимологиясенә» корылган, әлбәттә.
Экспедиция дәфтәремә болыннардан Карамады болыны (ул Кишәнгср тавы өстендә). Урта күпер болыны (Пигиал күле аша өч күпер салынган Олы күпер. Урта күпер һәм Кече күпер Күл буендагы болынны Урта күпер болыны дип йөриләр) һәм Озын болын теркәлгән
Жәкс авылы түбәнлеккә утырган Жәйләрен һәм бигрәк тә яз-көз көннәрен авылда үтеп булмаслык пычрак була. Авылны икегә күпер бүлеп тора Күпернең сул ягын Түбән як. ә ун ягын Югары як дип йөртәләр Югары як. әлбәттә, корырак булган Марсель Әхмәтҗанов мәгълүматына күр.». Олы Жәке авылының бер очы хәзер дә Чураби урамы булып йөри
Авылда урга мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, кигапханә. медпункт, мәчет, кибет эшли. Халык үзәкләштерелгән газ яга. юллар асфальтланган.
Атамаларында «жәке* берәмлеге булган авыллар Мамадыш районында ы бар Түбән Жәке авылы район үзәге Мамадыш шәһәреннән 26 чакрымда. Кукмара тимер юл станциясеннән—65. Казаннан 131 чакрым сриклыкта. Казан-Чатлы трассасы янында урнашкан
Югары Жәке һәм Түбән Жәкс авыллары тарихи чыганакларда шактый еш телгә
алына
Түбән Жәке авылы зиратында сонгы болгар-Алтын Урда чорына мөнәсәбәт зс кабер ташлары һәм Түбән Жәке зиратынын көнчыгыш өлешендә. Омар суының ун ярында шул ук чорга нисбәтле авыл хәрабәсе билгеләнгән Д \ Корсаков белешмәсендә Югары Жәке. Түбән Жәкс авыллары теркәлгән Югары Жәкслә-6Т Түбән Жәкслә 65 ясаклы татар яшәгән Икс авыл да Омар суы буенда утыра тип
күрсәтелгән. 1859 ел мәгълүматларын туплаган тарихи белешмәдә билгеләнгәнчә, Жәке суы ярына утырган Түбән Жәкенен 68 хуҗалыгында 289 ир-ат һәм 387 хатын- кыз гомер кичергән, мәчет эшләгән. Югары Жәке авылынын 48 йортында ислам дине тота торган 190 ир-ат һәм 203 хатын-кыз яшәгән, мәчет эшләгән. Түбән Жәке авьыы «Аграрный вопрос и крестьянское движение в Татарии XIX века» (М. -Л., 1936, 318—319) дип аталган тарихи чыганакта телгә алына. Андагы халык мәдрәсәдә рус теле укытуга бердәм рәвештә каршы чыккан.
И. А. Износков белешмәсендә ике авыл да Жәке суы ярына урнашкан дип күрсәтелә. Югары Жәкедә 221 ир-ат һәм 231 хатын-кыз. Түбән Жәкедә 322 ир-ат һәм 308 хатын-кыз яшәгән. 1898 елда басылып чыккан белешмәдә ике авылда да татарлар көн күрүе турында әйтелә. К. П. Берстель белешмәсендә күрсәтелгәнчә, Түбән Жәке авылында—1020. Югары Жәкедә 792 татар кешесе яшәгән.
Н Борһанова мәгълүматларына караганда. Югары Жәке авылы халкы күршедәге Урта Кирмән, Кече Кирмән (Кирмәнбаш), Арташ, Нурма, Алан авыллары белән бергәләшеп Кирмән җыены үткәргән. Бу җыен июнь уртасында бәйрәм ителгән. Түбән Жәке авылы халкы Уразбакты авылы белән берләшеп июнь ахырында Имән базары исемендәге җыен үткәргәннәр.
Хәзерге Мамадыш районындагы Түбән Жәке һәм Югары Жәке авыллары революциягә кадәр Казан губернасының Мамадыш өязенә кергән. Авыллар яныннан шактый күренекле Омар елгасы агып үтә.
Түбән Жәке авылы табигатьнең гаҗәеп матур урынына утырган. Биек жирдән караганда ул аеруча ямьле булып күренә. Көмештәй чиста сулы Керәнче елгасы Инешкә кушыла. Авыл читендә ак таштан салынган фермалар тезелеп киткән. Арырак, басулар артында, офыкка сузылган урман. Авыл елга-суларга, чишмә- кизләүләргә бик бай. Кая карама берсеннән-берсе тәмле сулы чишмәләр чыга. Аларнын исемнәре генә дә ни тора: Куян, Кызыл яр. Кушай. Серьги (тегермәнче рус Сергей хөрмәтенә шулай аталган), Мәүлет. Ташкисәр. Тау арты. Айман. Кама башы. Сулы-сусыз чишмә һ. б. Изгеләр чишмәсе дип йөртелгән чишмә авылда икәү Берсенең суы салкынча, икенчесенеке—җылымса. Шул чишмәләрнең берсе баш һәм күз авыруларына файдалы, икенчесе йөрәк авыруларын сихәтләндерә. Шуңа күрә җәйнең матур көннәрендә чишмәләр буенда аларнын шифалы суларын эчеп, юынып, тазарырга өмет баглап килүчеләрне еш күрергә мөмкин. Изгеләр чишмәләреннән өстәрәк кечкенәрәк зират та бар. Ул да изгеләр зираты дип атала. Авыл халкы ул зиратны һәм чишмәләрне зурлап изге исеме биргән. Бер-берсе белән рәттән урнашкан һәм җирдән саркып чыгучы көмештәй саф сулы бу чишмә- кизләүләрне карап, чистартып торалар.
Елга-чокыр. тау битләре, урманнары төрле-төрле җиләкләргә, агач җимешләренә бик бай. Жәй, көз айларында авыл халкы табигать хәзинәсеннән шактый нигъмәт
хәстәрли.
Олылар сөйләвенә караганда, элек авыл урынында мәһабәт һәм төп-төз нарат урманнары булган. Урын үзенен матурлыгы һәм тынычлыгы белән кызыктырган.
Дәүләтшин Мөхәммәтхан һәм Вәлиев Гали абыйлар сөйләвенә караганда, авылга ин элек килеп урнашкан кешеләр тау куышлыкларында яшәгән булсалар кирәк. Тау битләренә урнашкан 5—6 лап куыш була. Һәр куышның авызын каплый торган капчыкларына кадәр сакланган вакытларны да хәтерли Мөхәммәтхан абый Вакытлар узу белән ул куышлар җимерелеп бетә.
Куышта торучыларны халык төрлечә фаразлый. Иван Грозный патшалык иткән вакытта үзләренең динен сатмас өчен чукындырудан качып килгән татарлар булмаганмы болар дип тә уйлыйлар.
Түбән Жәке авылы ничек барлыкка килгән0
Югарыда исемнәре аталган өлкәннәр белән бер рәттән укытучы Хисмәтуллин Нурулла, Гафифә апа һәм башкалар авыл оешуны болайрак сөйлиләр.
Югары Жәке һәм Түбән Жәке авыллары башыннан Лашман юлы узган. Бу юлдан күп сандагы атлар белән имән һәм нарат агачларын бөтен буе белән Казандагы Аракчинога (Адмиралтейство бистәсенә) тарттыра торган булганнар. Бу—Петр I патшалык иткән чор була. Ул агачлар кораблар ясау өчен киткән.
Түбәм Жәке белән Югары Жәке авыллары арасында *Злом» борыны дигән урынла агач тарттырумы атлы колонна туктап хат ата торган була. Атларны да ашатканнар, эчерткәннәр Ул урында атлар очен аерым абзарлар, лапаслар төзелгән булган.
Югарыда әйтелгәнчә. Казаннан 40 чакрым ераклыкта. Зеленодол районында Олы Жәке дигән татар авылы бар Агач тарттыруда шул авыл кешеләре дә катнашкан була Туктап ял иткән вакытта алар әиләнә-тирәгә күз салалар, тикшерәләр һәм бу урын яшәү өчен әйбәт жир булырга ошый дигән нәтиҗәгә киләләр Урманга бай. чишмә-сулары күп. табигать җимешләре һәм нигъмәтләре дә чамасыз унган урын кемне кызыктырмас''
Авылларына кайтып сөйләшәләр, кинәшәләр һәм хәзерге ике авылга күчеп тә киләләр. Лашман юлынын югары ягына утырганнары авылны Югары Жәке, ә гүбән ягына утырганнары Түбән Жәке дип атаганнар. Һәр татар авылынын зур тарихы бар Жәке исемен йөрткән авылларнын да тарихы зур һәм борынгы Анын үткәне киләчәктә тагын да җентекләп өйрәнелер.
1930 елларда авылда клуб булмый Шул елларда Себергә җибәрелгән Гәрәй байнын алты почмаклы йортын кызыл почмак итеп оештыралар Зуррак бүлмә клуб урынына файдаланыла Бу кызыл почмакта беренче ачылган елларны китап бик аз була. Өстәлләргә газета-журналлар тезелә, кечкенә брошюралар куела Шунда ук домино, шашка, шахмат уеннары да оештырыла Клубта һәм кызыл почмакла анлату һәм оештыру эшләрен бер кеше башкарган. Авылда культура тармагында бсренчеләрдән булып Тәкәмеш районыннан (ул елларны аерым район саналган) килгән Хәмидуллин дигән кеше эшләгән
1938 елларда избач (изба-читальня сүзеннән, ягъни китапханәче) һәм партячейка секретаре вазифаларын ла Фәсхиен Хөжжәт башкара. Сугыш елларында авыл халкы арасында мәдәни-агарту эшләрен Миннур ага алып бара.
1947 елнын языннан Шиһапон Исмәгыйль культура-агарту эшләренә җитәкчелеккә тәкл>дим ителә. Бер үк вакытта ул клуб мөдире һәм уку йорты мөдире вазифаларын да башкарган. Клубта драмтүгәрәк оештырыла, уку йортына магур әдәбият соючеләр тартыла Иске мәчетне (арт урамда була) алы урамга күчереп салалар Анын зуррак өлеше уку йорты, кечерәк бүлмәсе колхоз идарәсе итеп оештырыла. Уку йортында китаплар бер шкафка сыеп беткән Барлыгы 370 ләп китап була
Революциягә кадәр авылда 250 дән артык хуҗалык булган Авыл ике мәхәлләдән торган, ике мәчет эшләгән, мәдрәсә булган Беренче мәхәлләдә һадиев Нәҗип, икенчесендә Шәрәфи мулла имамлык эшләрен башкаралар
1912 елда авылда көчле янгын чыгып 193 хуҗалык һәм 1 мәчет янып бетә Янгын Ульданов Каюм бабайлардан чыга
1918 елла Сөнгатуллин Вафа абый һәм мулла малае Сәүбән белән үз өендә (мәктәп итеп) балалар укыта башлый
1920 елда Түбән Жәкедә 4 сыйныфлы мәктәп ачыла Авылда укый-яза белмәүче кешеләр күн була Аларны педагогия училищесы әзерләп чыгарган укытучылар укытканнар. Дүрт классны тәмамлаган укучылар Урта Кирмәнгә барып укыганнар Түбән Жәкедә җидееллык мәктәп 1966 едла ачыла Иске мәктәп яныңда үсеп утыручы мәһабәт каеннар 1929 елда утыртылган Гомерләрен балалар укытуга багышлаган ашат укытучылар һәр татар авызыңда очрый Андый шәхесләр Жәкедә дә бар Нурулла абый Хисмәтуллин 1933 елдан алып 1975 елга кадәр гомерен балалар укытуга багышлаган. Түбән Жәке га килгәнче бер ел Аргашта. бер ел Югары Жәкедә укыткан
Авыл матур гына яшәвен дәвам игә Ашы хәзер урга мәктәп, мәдәният йорты, медпункт, китапханә, балалар бакчасы эшли. Юллар асфальтланган, халык газ яга