Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖАН—КҮК КЫЗЫ БУЛГАНГА


Бүген төштә мин җинаять кылам, Хисләремне җирдән юк итәм.
Г. Кашапов-Үзиле
Мин төн буе елап чыктым...
Җинаять кылдым бүген:
Сөюемне үтердем мин—
Мәңгегә җиргә күмдем.
Җиргә күмдем: ул—гөнаһлы.
Адаштырды хисемне...
Күкләр җиргә аткан җанны—
Хисемне җир күпсенде.
Имеш, күкләрчә сөям мин—
Илаһи Сөю миндә.
Җирдә бу хисләр ярамый,
Артык саф күңелем дә...
Күкләр Җиргә атты—бәлки,
Тапларыннан пакьләргә?
Ә Җир, ахры, теләгәндер Шул тапларын сакларга?..
Җиргә каты егылганмын—
Күкләр кызы булганга.
Шуннан бирле, һушсыз килеш,
Саф күңелем җыр яза:
Күкләр кызы булганга!..
Елмаюын, йөз чалымын Мин аның төштә күрәм. Иреннәрем тетри һаман Соң кабат үбүеннән...
Мин һаман төштә күрәм.
Күзләрем аның күз нурын Эзләп Кояшка бага.
Сизми дә: аның җырларын Көйләп, җаным моңлана.
...Ник күзләре нуры качкан— Моң югалткан шигырьдәй?! Иреннәре дә чит, салкын...— Үпкәнме ят иреннәр?!
Кайда ул?— дот сорамагыз, Күкләрдән эзләп йөрү... Йөрәктә—җыр... Мөмкинме соң Сөю хисен үтерү?!